Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган як табигатен өйрәтү аша патриотик тәрбия бирү.
статья


Предварительный просмотр:

Л.Р. Аминова, Л.Ф. Гайфуллина, А.Р. Халитова

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының  “Дөбъяз “Гөлчәчәк” балалар бакчасы,  мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, Дөбъяз авылы, Биектау районы

e-mail: halitovaalsu@yandex.ru

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган як табигатен өйрәтү аша патриотик тәрбия бирү.

         Хәзерге вакытта әхлакый-патриотик тәрбия бирү җитди һәм актуаль проблема булып тора. Патриотны тәрбияләү - катлаулы процесс. Ул мәктәпкәчә яшьтән башлана. Без тәрбиячеләр тәрбияләнүчеләребезнең киләчәктә нинди булачагына битараф була алмыйбыз. Ватанпәрвәрлекнең бер чагылышы – туган табигатькә мәхәббәт, чөнки табигать - кешенең хисләренә һәм хис-кичерешләренә эмоциональ йогынты ясауның иң көчле чарасы. Әгәр тәрбияләнүчеләрне әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрергә, аның кадерен белергә, табигать байлыкларын арттырырга өйрәтсәк, һичшиксез, без илнең патриотын үстерәчәкбез. Шуңа күрә патриотик тәрбияне экологик белем бирү аша тормышка ашырырга кирәк.

     Туган як табигате турындагы күзаллаулар төрле белем бирү өлкәләре: танып белү-тикшеренү, сәнгать-эстетик, социаль-коммуникатив, физик өлкәләр белән уңышлы интеграцияләнә. Шулай ук:

- режим моментлары барышында гамәлгә ашырыла торган белем бирү эшчәнлегендә (сәфәрләр, максатчан экскурсияләр, күзәтүләр);

- балаларның мөстәкыйль эшчәнлегендә (дидактик һәм хәрәкәтчән уеннар, дидактик рәсемнәр һәм иллюстрацияләр, энциклопедияләр карау);

- гаиләләр белән аралашу барышында (конкурсларда, проектларда, ярышларда катнашу һ. б.)

      Табигатькә уңай караш нигезендә патриотик тәрбия бирү эшен оештырганда төбәк компонентын (төбәктәге әйләнә-тирә мохитне һәм экологик вәзгыятьне) исәпкә алу мөһим). Без яши торган Татарстан Республикасының табигате бик бай. Бездә төрле флора һәм фауна, елгалар, күлләр, урманнар һәм таулар. Ул туган якны өйрәнү һәм экологик эш алып барырга, тере һәм терек булмаган табигатьне күзәтергә мөмкинлек бирә. Региональ материалда белем бирү процессын төзү түбәндәге бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә:

- Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү;

- балаларның Россия, туган як табигате турындагы белемнәрен баету;

- төрле милләт кешеләренә карата эмоциональ-позитив мөнәсәбәт формалаштыру;

 - төрле ситуацияләрдә табигатькә әхлакый мөнәсәбәткә сәләтле рухи шәхес формалаштыру;

- әйләнә-тирә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

     Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик белем нигезендә патриотик тәрбияләү түбәндәге компонентларны үз эченә ала:

 - балалар бакчасында экологик яктан уңайлы мохит булдыру.

- балаларның табигать белән даими аралашуы.

- мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирүдә ата-аналарның актив катнашуы.

- социум белән тыгыз элемтә (Татарстан Республикасының экологик оешмалары, музей, мәктәп, юннатлар станциясе).

       Балаларда туган як табигатенә уңай караш тәрбияләү процессында "Татарстанның хайваннар дөньясы", "Республикабыз үсемлекләре", "Кызыл китап", "Табигатьне чисталыкта тотыйк", "Табигатьне саклаучы Эколятлар" кебек  танып белү чаралары , "Агачны танып бел","Файда – Зарар", "Кем күбрәк", "Тасвирлама буенча бел",  "Кемнең күләгәсе?", "Урман даруханәсе"," Яхшы-Начар"," Язгы чәчәкләр"," Чүп-чарны аер» дидактик  уеннарын уйнау уңай нәтиҗәләр бирә.

      Язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләре балаларга табигать турында файдалы белем бирә, аларны күзәтүчәнлеккә һәм туган як табигатен яратырга өйрәтә. Хайваннар һәм кошлар турындагы шигырьләр һәм хикәяләр истә калырга җиңел, Россия һәм Татарстан хайваннарының үз-үзләрен тоту үзенчәлекләрен чагылдыра.

     Балалар белән табигать белеме әдәбиятын укудан тыш, «Игелек дәресләре» үткәрелә, аларның максаты - табигатькә карата кызыксынуны үстерү, табигатькә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, аны саклау һәм аның турында кайгырту теләге, сизгерлек, тереклек ияләре турында кайгырту тәрбияләү.

      Туган як табигатенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү өчен даими рәвештә экологик күңел ачулар үткәрелә, алар тәрбияләү һәм укыту өчен уңай шартлар тудыра. Күңел ачу процессында танып белү эшчәнлегенең төрле формалары кулланыла: һәр балага үзен күрсәтергә мөмкинлек бирә торган ситуацияләр тудыру; рольле танып белү һәм дидактик уеннар; кроссвордлар чишү, альтернатив экологик бурычларны хәл итү. Экологик күңел ачуларның барлык төрләре республикабызның табигать белеме материалларына корылган: "Татарстан – минем туган ягым" экологик КВН, "Бөтенроссия Эколяталар көне", "Җир шары көне", "Россиянең табигый байлыклары", "Язгы серләр".

     Туган якка мәхәббәт һәм табигатькә сакчыл караш формалаштыру эше ата-аналар белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Анда уртак эшчәнлекнең традицион булмаган ысуллары: табигатьтә ял көннәрен бергәләп үткәрү; бәйрәмнәргә бергәләп әзерләнү; түгәрәк өстәлләр һәм эшлекле уеннар формасында ата-аналар җыелышлары; гаилә командаларының экологик Квннары, зоопаркларга һәм музейларга бергәләп бару карала. Ата-аналар белән бергә «Кошлар көне», «Урманны янгыннан саклыйк» һәм башка экологик бәйрәмнәр үткәрелә. Ата - аналар "Һәр кошның үз йорты", "Кышын кошларны ашатыгыз", "Батарейкалар җыябыз", "Макулатура җыегыз - агачларны саклагыз", "Чүп-чарның икенче тормышы", "Тәрәзә төбендәге бакча"," Экояз" табигатьне саклау акцияләрендә," Мин һәм Кызыл китап"," Эколята - кошларның  дуслары" район һәм республика күргәзмә-конкурсларында актив катнашалар.

        Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү буенча тәкъдим ителә торган эш системасы Кече Ватан өчен горурлык нигезләрен үстерүгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә, яшьтәшләр, өлкәннәр, әйләнә-тирә дөнья белән үзара мөнәсәбәтләрнең элементар нормаларына һәм кагыйдәләренә тартылуга, патриотик хисләр формалаштыруга ярдәм итә.

                                      Кулланылган әдәбият.

1.Кашапова М.Ф. Табигатьне саклыйк балалар! Дүртенче китап./Казан.: “Школа” редакция-нәшрият үзәге, 2017.

2. Николаева С.Н. Программа "Юный эколог", технологии "Экологическое воспитание дошкольников"/Москва.: Мозаика –Синтез, 2004.

3. Маневцова Л.М. «Листок на ладони» - СПб.: «ДЕТСТВО – ПРЕСС» 2004 г. – с. 209.


По теме

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә балаларга патриотик тәрбия бирү.

Туган ил, туган җир. Бу сүзләр мәгънәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай, безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөньясы керә....

“Балаларның туган як табигатенә мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”. Шәһәребез бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен доклад

“Балаларның  туган як табигатенә  мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.Шәһәребез бакчаларында   эшләүче тәрбиячеләр өчен    доклад....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү (методик рекомендацияләр).

Методик рекомендацияләрдә әхлакый-патриотик тәрбия эшенең системасы һәм эзлеклелеге яктыртыла. Аның роленә әһәмият бирелә. Мәктәпкә баручы баланың нәрсәләр белергә тиешлеге билгеләп үтелә. Тематик пла...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе буенча балалар бакчасы һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлеге.

quot;Ватан белән шәхси бәйләнешне сизмичә,  ата-бабаларыбызның, әтиләребезнең һәм бабаларыбызның ничек яратканнарын һәм аны ничек саклаганнарын белмичә, патриот булып булмый.Гаилә -  ул бал...

“Туган ил – кайдан башлана?” (әхлакый-патриотик тәрбия бирү буенча зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү эшчәнлеге)

Максат: Балаларда кече ватан, олы ватан  турында элементар күзаллауларны формалаштыру, балаларның танып белү эшчәнлеген оештыру..Бурычлар:Белем бирү: карта белән таныштыруны дәвам итү, районыбыз,...