“Балаларның туган як табигатенә мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”. Шәһәребез бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен доклад
материал на тему

Гафурова Нурфия Василовна

“Балаларның  туган як табигатенә  мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.

Шәһәребез бакчаларында   эшләүче тәрбиячеләр өчен    доклад.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының  “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль учреждениесе

«25 нче  гомуми үстерешле  балалар бакчасы»

 

“Балаларның  туган як табигатенә  мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.

Шәһәребез бакчаларында   эшләүче

тәрбиячеләр өчен    доклад   компьютер  презентациясе белән

Тәрбияче: Гафурова  

                                                                         Нурфия Васил  кызы

Түбән  Кама

2016

Туган ягыбыз...

Нинди матур, иркен, саф һавалы,

Нинди күркәм безнең языбыз!

Кайда бар соң бездәгедәй язлар?

Гүзәл дә соң туган ягыбыз!

һәр почмагы аның, һәр сукмагы

Тиңсез матур, чиксез ягымлы!

Җирнең һичбер гүзәл урынына да

Алыштырмам туган ягымны. (С. Урайский)

     Ничек табигатьнең матурлыгын күрә белергә, серенә төшенергә, тылсымлы авазын ишетергә?...  Моның өчен ерак сәяхәтләргә чыгып, эзләнүләр үткәрергә кирәк түгел. Үзебезне чолгап алган табигатькә күңел күзе белән карасаң,     сәнгать әсәрләрен аңлап карасаң,   син һичшиксез табигатьнең матурлыгын күрерсең, серенә төшенерсең һәм тылсымлы авазын ишетерсең.

      ”Матур табигать - яшь күңелнең үсүенә көчле йогынты ясый ки, бу яктан тәрбияченең сүзләре аның белән тиңләшә алмый. Чөнки баланың әрәмәләрдә, кырларда бер генә көн булуы да, бакчада әллә ничә атна буена үткәргән вакытка тора.Табигать белән якыннан танышмыйча, матурлыгын күрмичә балаларга экологик тәрбия биреп булмый.”- дип яза күренекле педагог К.Д.Ушинский.

       Бала белән табигать арасындагы мөнәсәбәт бик җитди мәсьәлә. Баланы табигатьне яратучы гына түгел, ә аны саклаучы һәм яклаучы итеп тә тәрбияләү – һәр тәрбияченең төп бурычы.  

      Без балаларда әйләнә-тирә мөхит белән кызыксыну уятырга,  табигатьтәге матурлыкны күрә һәм аңлый белергә, табигать һәм анда яшәүче тере җан ияләренә карата миһербанлы караш тәрбияләргә тиешбез.

       Балаларның туган як табигатенә   мәхәббәтләрен арттыру,   ныгыту йөзеннән мин үз эшемдә  сынлы сәнгать эшәнлеге аша тәрбияләүне киң кулланам. Бу эшчәнлек көн дәвамында аралашу вакытында, уеннар уйнаганда, күзәтүләр экскурсияләрдә һәм шөгыльләр барышында тормышка ашырыла. Күзәтүләр, экскурсияләр вакытында яфраклар, орлыклар, чыршы һәм нарат күркәләре, каурыйлар җыябыз. Җыйган табигый материалларны рәсемнәр ясаганда, әвәләү, кисеп ябыштыру, кул хезмәте,  иҗади конструкцияләү шөгыльләрендә кулланам. Яфраклар, орлыклар, күркәләр, җепләр, төсле пластилин белән эшләү барышында балалар табигатьнең матурлыгын  күрергә, табигатьне аңларга өйрәнәләр.

Балалар үзләренең иҗади эшләре аша әйләнә-тирә табигатьне ничек кабул итүләрен чагылдырырга тырышалар.

 

Безнең эшләребезне менә алдыгызда күрә аласыз (Слайдларда күрсәтелә).

Картиналар карау шулай ук  балаларда зур кызыксыну уята.Чөнки алар үзләре күрмәгән үзгәрешләр, кыргый хайваннар, үсемлекләр белән картина, рәсемнәр аша таныша алалар.

      Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз ул. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны табигатьне коткарып кала алабыз. Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге аша тагын да белемнәрен ныгыту – бу экологик белемне күтәрүнең төп ачкычы. Бу проблема сезнең дә күңелгә тия икән, моны балаларга күрсәтергә, бирергә мөмкин. Чөнки балалар безгә караганда нечкә күңелле һәм чистарак.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә : балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү – безнең изге бурыч. Шуңа күрә без үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәнгать эшчәнлеге аша балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү.

Кеше тормышының, гомеренең иң истә кала торган, иң сагындыра торган вакытлары, хатирәләргә бай чаклары була. Әйтеп бетергесез күңелле истәлекләр бигрәк тә балачак белән бәйле. Ә шул балачакның ...

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Интерактив җихазны балаларның иҗадый сәләтен сынлы сәнгать аша үстерү өчен кулану.

Статья подготовлено для выступлдения на городском методическом объединении воспитателей и педагогов ДОУ г. НижнекамскаИнтерактив җихазны балаларның иҗадый сәләтен сынлы сәнгать аша үстерү өчен кулану....

Презентация "УЕННАР АША БАЛАЛАРНЫ ТУГАН ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШЕРГӘ ӨЙРӘТҮ"

Уеннар , үткәрелү максатыннан чыгып, өч аспектка нигезләнә:-Танып белү. Балаларның иҗади күзаллауларын арттыра, логик фикерләү сәләтен үстерә.-Сөйләм үстерү. Балаларның диалогик сөйләмен формалаштыра,...