Презентация "УЕННАР АША БАЛАЛАРНЫ ТУГАН ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШЕРГӘ ӨЙРӘТҮ"
презентация

Хафизова Эндже Хамитовна

Уеннар , үткәрелү максатыннан чыгып, өч аспектка нигезләнә:

-Танып белү. Балаларның иҗади күзаллауларын арттыра, логик фикерләү сәләтен үстерә.

-Сөйләм үстерү. Балаларның диалогик сөйләмен формалаштыра, сүзлек байлыгын арттыра, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирә.

-Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Уеннар ярдәмендә балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек тәрбияли.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prez.enzhe_tugan_tel.pptx2.76 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

УЕННАР АША БАЛАЛАРНЫ ТУГАН ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШЕРГӘ ӨЙРӘТҮ « Уен — кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул », — В.А.Сухомлинский .. ТР Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылы «Ромашка» балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Тәрбияче:Хафизова Э.Х .

Слайд 2

Балаларны үз ана телендә сөйләшергә , аралашырга өйрәтү , туган телебезне ярату , аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Туган телгә өйрәтү , сөйләм үстерү бурычларын чишкәндә өйрәтүнең төрле методлары , алымнары , чаралары кулланыла . Шуларның берсе – уеннар . Уеннар барышында сөйләм теле үстерү белән бергә балаларның мөстәкыйль фикер йөртү сәләте дә үсә , тормыш-көнкүрешкә һәм тирә-юньгә карата булган мөнәсәбәт формалаша , бала ана теленең матурлыгын тоярга , аның яңгырашын аңларга , яратырга өйрәнә . Бала уйнаганда телне өйрәнә , үзенең җитди хезмәт белән шөгыльләнгәнен сизми дә кала . Уеннар , үткәрелү максатыннан чыгып , өч аспектка нигезләнә : - Танып белү . Балаларның иҗади күзаллауларын арттыра , логик фикерләү сәләтен үстерә . - Сөйләм үстерү . Балаларның диалогик сөйләмен формалаштыра , сүзлек байлыгын арттыра , бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирә . - Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү . Уеннар ярдәмендә балаларда дуслык , иптәшлек , гаделлек , зирәклек тәрбияли . Уеннар күптөрле : хәрәкәтле , сюжетлы - рольле , музыкаль , дидактик уеннар,үстерешле танып белү уеннары һ.б.Уеннарның кайберләре физик тәрбия чарасы булса , икенчеләре эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә .

Слайд 3

Баланың телен ачуда , сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота . Әле сөйләм теле ачылмаган бала белән бармак уеннары уйнаганда , сүзләрен өлкәннәр үзләре әйтә бара. Бармак-кул моторикасы үсеше тел ачылуга , сөйләм үсешенә уңай тәэсир ясый . Шуларны искә алып , мин халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарын кечкенәләр төркеме балалары эшч әнлекләрен дә кулланам . Мәсәлән , “Без, без, без идек …” ,“ Бу бармак бабай …”, “Баш бармак бау ишә …” , “ Песием , песием , прес !”. Кайвакыт бармак уеннарын күп хәрәкәтле уеннардан соң балаларны тынычландыру , ял иттерү өчен кулланам . Аларның кайберләрен уйнаганда без җырлар җырлыйбыз , такмак-такмазалар әйтәбез . Текстларны балаларга аңлаешлы итеп өйрәтергә тырышам . Бармак уеннарын кечкенәләр белән өйрәнү эшч әнлекләрне җанландыра , эшч әнлекләр гә кызыксыну уята , балаларның теле ачылуга ярдәм итә .

Слайд 4

Дидактик уеннар – балаларны уйланырга , эзләнергә , фикер тупларга , берләштерергә , күнекмәләрне , гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә , сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә , яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана . Балаларны туган теленә өйрәткәндә дидактик уеннарны кулланып , аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек , игелеклелек , түземлелек сыйфатлары формалаштырырга омтылам.Моның өчен миңа “Кем өйдә яши ?”, “Кем юк ?”, “ Нәрсә юк ?”, “ Тупны өлешләрдән җый ”, “Бел, әйт , сана”, “ Серле шакмак ” кебек уеннар ярдәмгә килә . Дидактик уеннар өч төргә бүленә : предметлы , өстәл , сүзле .

Слайд 5

Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль предметлар кулланам . Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга , охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә ; предметларның үзенчәлекләре : төсе , зурлыгы , формасы , сыйфаты белән таныша . Уенчыклардан үзәк урынны курчак алып тора. Мин аны үз эшемдә һәрвакыт кулланам , курчак , башка балалар кебек , « телне өйрәнә ». Аның белән төрле уеннар оештырам : « Курчакны юындыру », « Курчакны киендерү » һ.б . Һәр уенда да телефоннан сөйләшү моментын кертергә тырышам . Моның нәтиҗәсе дә күңелле : матур сөйләмгә өйрәнү белән берлектә , әдәплелек сыйфатлары да арта. Уен вакытында башкалар фикере белән хисаплашырга , көчсезләрне якларга , иптәшләренә булышырга өйрәтәбез .

Слайд 6

Өстәл уеннары балалар өчен кызыклы шөгыль . Алар күп төрле : парлы рәсемнәр , лото, домино һ.б . Аларның бурычлары төрле : төс , форма, төркемләү , сан тәртибе буенча , предметның тирәлектә урнашуы , кисәкләрдән тулы рәсем җыю.һ.б .

Слайд 7

Сүзле уеннар Балалар бакчасында , сүзле , җырлы түгәрәк уеннары уйнау,шигырьләр ятлау төп алымнардан санала . Сүзле , хәрәкәтле , түгәрәк уеннарын уйнатуның төп максаты — балаларны көндәлек уен шартларында бер —берсе белән мөстәкыйль сөйләшергә өйрәтү . Җырлы - сүзле уеннар да тәрбияви яктан бик әһәмиятле.Алар балаларны музыкаль авазлар белән хисләндерәләр , күңелендә нәфислек тойгысы уяталар . Шуның өчен балалар җырлы - сузле уеннарны бик яраталар . Күмәк җырлы әйлән - бәйлән уеннарының кайберләре борынгы бәйрәм йолалары белән бәйләнешле булса , икенче берләре җитезлек һәм зирәклекне үстерә , өченчеләре хәтер һәм рефлекска корылган булулары белән бик кызыклы . Бу уеннарның барысы да көләргә - куанырга , күңел ачарга ярдәм итә . “ Туган телдә сөйләшәбез ” дип исемләнгән аудиоязмалар җыентыгына кергән кайбер җырларны балалар яратып тыңлыйлар һәм сүзләрен яттан беләләр . Болар исәбенә “ Йомшак су, йөгерек су”, “Туп”, “ Бу – мин”, “ Матрёшкалар җыры ”, “ Тукран ”, “ Песи ” кебек җырлар .

Слайд 8

Сюжетлы-рольле , хәрәкәтле уеннар үткәргәндә рольләргә бүлү гаять мөһим . Чөнки уен барышында баланың сәләте һәм холкы бик ачык күренә . Рольләрне төрлечә бүләргә мөмкин : теге яки бу рольне балага үзем тапшырам , яисә санамыш ярдәмендә билгелим . Балаларның диалогик сөйләмен формалаштыруда сюжетлы - рольле уеннарның әһәмияте зур . Балаларның бәйләнешле сөйләм телен формалаштыруда “ Йокла,курчагым ”, “ Савыт-саба кибете ”, “ Куык ”, Песи-тычкан ”, “ Уенчыклар кибете ” кебек уеннар ярдәмгә килә .

Слайд 9

Балаларның сөйләм телен үстерү һәм ныгытуда иң камиль ысуллардан – театральләшкән уеннар санала . Үз чиратында , бу төр уеннар , балаларның әдәби әсәрләрнең эчтәлеген белү , рольләрне башкарганда мимика, хәрәкәт һәм интонация белән әйтелергә тиешле фикерен аңлатуны үз эченә ала. Балаларны курчак театрының төрле төрләре белән таныштырып,аларны кечкенә - кечкенә шигырьләр , әкиятләр өйрәнү процессына этәрдем . Әкренләп балаларда актив сөйләм , уен осталыклары барлыкка килде . Балалар “ Кабартма ”, “ Теремкәй ”, “ Чуар тавык ”, “ Шалкан ” әкиятләрен балалар бик яратып сәхнәләштерәләр .

Слайд 10

Балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып , уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлешне күрсәтеп ү тәсем килә : - баланың фикерләү , күзаллау сәләтен үстерү ; - уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә , режим моментларына кертү ; - һәр баланың характерын , темпераментын , шәхси мөмкинлеген , теләген истә тоту . Балаларның уенын оештыруда файдалы киңәшләр әйтеп үтәм : 1) уеннарны башка шөгыльләр белән алыштырырга тырышмагыз : 2) уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз ; 3) бала сезне уенга чакырса , каршы килмәгез ; 4) бала белән уйнаганда , үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз ; 5) уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз ; 6) уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз , балаларга сайлау мөмкинлеге бирегез . Уеннар өчен методик кулланмалар : “Балачак- уйнап көлеп үсәр чак” К.В.Закирова “Үстерешле уеннар” З.М. Зарипова “Әй уйныйбыз, уйныйбыз” К.В.Закирова, Л.Р.Мортазина “Балачак аланы” К.В. Закирова “Туган телдә сөйләшәбез” аудио-кушымта


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Туган телдә сөйләшәбез»

Кечкенәләр өчен....

Туган телдә сөйләшәбез

Зурлар төркемендә танып белү шөгыле....

ООД по родному языку "Путешествие по природе Татарстана" для детей старшего дошкольного возраста по проекту "Туган телдә сөйләшәбез"

Занятие по родному языку “Татарстан табигатенә сәяхәт” по проекту "Туган телдә сөйләшәбез" знакомит детей богатством Татарстана. Дети узнают много нового, знакомятся с животным и растительным миром Та...

"Туган телдә сөйләшәбез" (автор З.М. Зарипова.) перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сөйләм үсеше өлкәсенең "Туган телдә сөйләшәбез" буенча перспектив план....

“Балаларның сөйләмен үстерүдә Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинованың «Туган телдә сөйләшәбез» 2-3 яшь укыту-методик комплектын куллану” темасына педагогик киңәшмәдә чыгыш

ldquo;Балаларның сөйләмен үстерүдә Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинованың «Туган телдә сөйләшәбез» 2-3 яшь укыту-методик комплектын куллану”темасына педагогик киңәшмәдә чыгыш...