"Туган телдә сөйләшәбез" (автор З.М. Зарипова.) перспектив план
календарно-тематическое планирование по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сөйләм үсеше өлкәсенең "Туган телдә сөйләшәбез" буенча перспектив план.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_teld_soylshbez.docx37.59 КБ

Предварительный просмотр:

                                     Туган телдә сөйләшәбез

(6-7 яшьлек мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерү)

Тема:

Максат

Шөгыль

саны:

Үткәрү вакыты:

1

Энгэмэ:  “ Белем бэйрэме”.

1. Балаларда белем алырга омтылыш тәрбияләү.

2. Логик фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү.

3. Балаларны мәктәп тормышы белән таныштыруны дәвам итү, алган белемнәрен системалаштыру.

Сүзлек: укучы, укытучы, мәктәп, белем, кыңгырау, глобус.

1

  . 04.09.2017

2

Хикәянең эчтәлеген сөйләү: В.Осеева.”Тылсымлы сүз.”

1. Матур әдәбият аша балаларның сөйләмендә ягымлы сүзләр куллануларына ирешү.

2. Балаларның хәтер сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

3. Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген дөрес интонация белән сөйләү күнекмәләре тәрбияләү.

Сүзлек: тылсымлы, тупас, зинһар, гаҗәпсенеп, тылсымчы, басынкы.

1

11.09.2017

3

 “Туган ягым язучылары.

1. Балаларда язучыларыбыз иҗатына карата кызыксыну уяту, аларга карата ихтирам тәрбияләү.

2. Табышмак, мәкальләр ярдәмендә логик фикерләү, хәтер сәләтен үстерү.

3. Сорау- җавап тибында аралашу вакытында баланың булган белемнәренә таянып фикер йөртергә, гомумиләштерергә, аерым карарга килергә һәм берләштерергә өйрәтү.

Сүзлек: викторина, белем чишмәсе

Җиһазлар: тартма, рәсемнәр.

1

18.09.2017

4

Татарстан буйлап сәяхәт.

1. Татарстан шәһәрләренең ( авылларының ) үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен күрә һәм соклана белү хисе тәрбияләү.

2. Татарстан шәһәрләре ( авыллары ) турында балаларның белемнәрен киңәйтү,кызыксынучанлыкларын, хәтер сәләтен үстерү.

3. Шәһәрләрнең ( авылларның ) нәрсә белән данлыклы булулары турында белем бирү.

Сүзлек: Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Чистай.

Җиһазлар:аудиоязма“Мин яратам сине, Татарстан.” ( Р. Байтимеров сүзләре,

Р. Яхин көе.),слайдлар, рәсемнәр, альбомнар, туп.

1

25.09.2017

5

Әңгәмә. “Чал тарихлы Казаным.”

Бурычлар.

1. Балаларда тарихи үзаң, башкалабыз Казан турында күбрәк белергә теләк тәрбияләү.

2. Балаларның уй- фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Татарстан Республикасының символикасында төшерелгән рәсемнәрнең, төсләрнең мәгънәсен аңлату.

Сүзлек: Ител, ачыргаланып, легенда, Казан, тугра, Барс, манара, мәчет.

Җиһазлар: Казанның тарихи урыннары турында слайдлар, фотосүрәтләр, казан, тугра, байрак, аудиоязмаТатарстан Республикасының “гимны.”

Матур әдәбият: К. В. Закирова “Балачак аланы”, 290 бит.

1

02.10.2017

6

Шигырь уку:  Э.Синегулов.  “ Татарстан жирлэре”.

1. Туган ил, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.

2. Балаларның фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм телен үстерү.

3. Әсәрнең төп идеясен аңлый, геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү.

Сүзлек: фонтан, дәрья, приказ, указ, көпшәк.

Матур әдәбият: К В. Закирова “Балачак аланы”, 374 бит.

1

9.10.2017

7

Үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзү. “Мин уңыш җыйдым."

1. Туган ил, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.

2. Балаларның фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм телен үстерү.

3. Әсәрнең төп идеясен аңлый, геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү.

Сүзлек: фонтан, дәрья, приказ, указ, көпшәк.

Матур әдәбият: К В. Закирова “Балачак аланы”, 374 бит.

1

             16.10.2017

8

“Игенченен тырышлыгы кырларыннан куренэ”.

1. Балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык, куаныч китерүен төшендерү, бу байлыкларны тудыручы игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү.

2. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.

Сүзлек: бөртек, һөнәр, күлти, механизатор.

Җиһазлар: “Комбайнчы”, “Тракторчы”, “Машина йөртүче” рәсемнәре.

1

23.10.2017

9

Шигырь уку: Р.Вэлиева. “ Ашлар солтаны”.

1. Балаларда эстетик тойгылар, икмәккә һәм башка ризыкларга сак караш тәрбияләү.

2. Балаларның әдәби әсәрне тыңлый, сәнгатьле сүрәтләү чараларын күрә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.

3. Балаларның әдәби багажын шигырьләр, табышмаклар, тизәйткечләр белән тулыландыру.

Сүзлек: ашъяулык, солтан, бөккән, хәйран калу, ләззәт, бәхәс.

Җиһазлар: милли ризык муляжлары, аудиоязма.

Матур әдәбият: К. В. Закирова “Балачак аланы”, 275 бит.

1

30.10.2017

10

Ижади хикэя тозу:  “ Тату гаилэ”.

1.Гаиләдә бер-берсенә игътибарлылык, ярдәмләшү һәм дуслык, үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү.

2. Балаларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

3. Сөйләмдә гаилә әгъзаларын белдерә торган сүзләрне куллану күнекмәләре бирү, иҗади хикәя төзергә өйрәтү.

Сүзлек: горурланам, тату, нәсел, язма яздым.

Җиһазлар: “Тату гаилә” темасына балалар ясаган рәсемнәр

1

13.11.2017

11

Энгэмэ: “ Кунак чакырдык”.

1. Балаларда кунакчыллык, кунакларга карата хөрмәт сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның игътибарлылыгын, диалогик сөйләмен үстерү.

3. Сөйләм әдәбе кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү, кунаклар белән аралашу, үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, өстәл әзерләү күнекмәләре булдыру.

Сүзлек: тартынмагыз, кыстап- кыстап, авыз итегез, гаеп итмәгез.

Җиһазлар: савыт- саба, милли ризык муляжлары, аудиоязма“Кунаклар.” ( Ш. Галиев сүзләре, С. Сабирова көе.)

1

20.11.2017

12

Танышу уены:  “ Эбиемнен серле сандыгы”.

1. Балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну тәрбияләү.

2. Бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмдә парлы, кушма, ясалма сүзләр куллану күнекмәләре бирү.

3. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллануны системалаштыру.

Сүзлек: бәби итәкле күлмәк, камзул, күкрәкчә, түбәтәй, йөзек, беләзек, чулпы.

Җиһазлар: слайдлар яки рәсемнәр- Казан Сынлы сәнгать музее залы, милли киемнәр ясалган рәсемнәр,аудиоязма “Авыл көе”, “ Кәләпүш.” ( Р. Вәлиева сүзләре, Л. Батыр- Болгари көе.)

1

 27.11.2017

13

 “ Килеп житте матур кыш”.

1. Балаларда кызыксыну уяту, табигатькә сак караш, экологик бәйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү.

2. Чагыштырып тасвирлый белү күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның кыш, кар үзенчәлекләре турында белемнәрен баету.

Сүзлек: сафландыра, тәңкә кар, өермә, сырган буран, буран тургае.

Җиһазлар: чаналар, җимлек, җим, “Буран” мотоциклы рәсеме.

1

04.12.2017

14

Шигырь ятлау: “ Кыш килде”.

1.Балаларда шигырь юллары аша кышкы табигатькә соклану хисләре, мәхәббәт тәрбияләү.

2. Балаларның хәтерен, сәнгатьле сөйләмен үстерү.

3. Шигырьнең эчтәлеге буенча куелган сорауларга дөрес җавап алуга ирешү. Халык сынамышларына кызыксыну уяту.

Сүзлек: мамык, шыгырдый, йомарлаган, саф, йомшак, кырлачлы, бәс.

Җиһазлар: матур тартма, кәгазь кар бөртекләре.

Матур әдәбият: К. В. Закирова “Балачак аланы”, 278 бит.

1

11.12.2017

15

Иҗади хикәя төзү. “Кышкы уеннар.”

1.Эшчәнлектә үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, тыңлый белү күнекмәләрен камилләштерү.

2.Балаларның таныш булган вакыйгаләр турында тулы җөмләләр белән сөйли белү күнекмәләрен үстерү.

3.Бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү.

Сүзлек: җепшек, каравыл, кәшәкә.

Җиһазлар: парлы рәсемнәр, туп.

1

18.12.2017

16

Язма сойлэм: “ Кыш бабайга хат”.

1. Балаларда бәйрәмнәргә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга җиткерә белү сыйфаты тәрбияләү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен, иҗади күзаллауларын үстерү.

3. Балаларда хат яза белү күнекмәләрен, үз тәҗрибәсеннән чыгып бәйрәм турында әйтә алу мөмкинлекләрен камилләштерү.

Сүзлек: эри, юлдаш, гөр килә, иңенә салып.

Җиһазлар: аудиоязма “Бу- Кыш бабай.” ( Җ. Тәрҗеманов сүз., С. Сабиров муз.), конверт, каләм, кәгазь.

1

25.12.2017

17

Кыргый хайваннар кайда ничек кышлыйлар?

1.Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.

2. Мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларны кыргый хайваннар, аларның тышкы билгеләре, яшәү рәвешләре белән таныштыруны дәвам итү.

Сүзлек: букча, сикергән.

Җиһазлар: кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары рәсемнәре, кроссворд

1

15.01.2018

18

Рәсем буенча хикәя төзү. “Кыш.Тиеннәр.”

1. Хайваннарны кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту.

2. Эвристик ( уйлап табуга юнәлтелгән ) фикер йөртү алымнарын үстерү.

3. Балаларның урман җәнлекләре, яшәү рәвешләре турындагы белемнәрен баету, рәсем буенча хикәя төзүләренә ирешү.

Сүзлек: яңгырата, соры, җитез, койрык.

Җиһазлар: “Кыш. Тиеннәр.” рәсеме, җәнлекләр яраткан азык муляжлары, койрыклар гына төшерелгән рәсемнәр.

1

22.01.2018

19

Кошларны кузэту: “ Безнен канатлы дусларыбыз”.

1. Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.

2. Тышкы билгеләренә ( төсе, зурлыгы ), үз- үзләрен тотышларына, тавышларына карап кышлаучы һәм күчмә кошларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту.

Сүзлек: сыртлы, күгелҗем.

Җиһазлар: кош тавышлары язылган аудиоязма, кош рәсемнәре.

1

29.01.2018  

20

Рәсем буенча хикәя төзү:   “Авылда ишегалды”.

1. Балаларда үз фикерләрен дустының фикере белән чагыштырып карый белү, бер- берсен игътибар белән, бүлдермичә, сабыр гына тыңлый белү сыйфатлары тәрбияләү.

2. Тышкы билгеләренә ( зурлыгы, үз- үзләрен тотышларына, тавышларына) карап кыргый һәм йорт хайваннарын аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.

3. Үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп, хикәя формасында сөйләргә өйрәтү эшен дәвам итү.

Сүзлек: бәйләнгән кофта, йон оек, йозак, мылтык.

Җиһазлар:“Сыер савучы”, “Кошчы” рәсемнәре, аудиоязма“Йорт хайваннарының тавышлары”, интерактив такта, Г. Тукай. “Кәҗә белән сарык” мультфильмы.

1

05.02.2018  

21

Рэсем буенча хикэя тозу:  “ Йорт хайваннары”.

1. Балаларда үз фикерләрен башкаларга төгәл итеп җиткерә алу, бер- берсен тыңлый белү сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның күзәтүчәнлеген, кызыксынучанлыгын, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

3. Рәсем буенча эзлекле хикәя төзү, җөмләдә сүзләрне яраштырып сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү, йорт хайваннарының яшәү рәвеше турында белемнәрен системалаштыру.

Сүзлек: ял, тырпая.

Җиһазлар: “Ат белән колын” рәсеме, аудиоязма“Авыл иртәсе”, туп.

1

12.02.2018

22

Энгэмэ: “ Юл йору кагыйдэлэре кирэк безгэ хэр конне”.

1. Әдәплелек кагыйдәләрен саклау, үз- үзеңне тоту культурасы формалаштыру.

2. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында фикерләү сәләтен, игътибарын үстерү.

3. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү, юл йөрү билгеләрен һәм яңа терминнар өйрәтүне дәвам итү.

Сүзлек: регулировщик, тукталыш, пассажир, бүлү полосасы, урам чаты, шлагбаум.

Җиһазлар: балалар санынча рульләр, төсле флаглар, слайдлар ( рәсемнәр ), рәсем -схемалар

1

19.02.2018

23

“Кемнэр алар ил сакчылары?”

1. Ватанны саклау теләге, әтиләре белән горурлану хисе тәрбияләү.

2. Балаларның уй- фикерләү сәләтен камилләштерү.

3. Балаларга Ватанны саклаучылар турында башлангыч төшенчә бирү.

Сүзлек: хәрби, летчик, снайпер, вертолетчы, парашютчы, танкист, су асты көймәсендә хезмәт итүче, чик сакчысы.

Җиһазлар: гаскәрләрнең символлары, киемнәре, хәрби техника, 8- 10 метр бау, слайдлар, рәсемнәр.

1

26.02.2018  

24

“Муса Жэлил – боек шагыйребез”.

1. Балаларда патриотик хисләр тәрбияләү.

2. Шигырьне сәхнәләштерү аша балаларда артистлык күнекмәләрен үстерү.

3. М. Җәлил турында балаларның белемнәрен баету, аның әсәрләре белән танышуны дәвам итү.

Сүзлек: дошман, чолан, йомыш, карак, үкенер.

Җиһазлар: М. Җәлил турында слайдлар, рәсемнәр, яулык, алъяпкыч, чуен, песи, тычкан битлекләре.

1

05.03.2018

25

Фикер алышу: “ Дуслык – боек коч”.

1. Төрле милләт халыкларына хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү.

2. Балаларның акыл, хәтер, логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

3. Идел буе халыклары турында балаларның белемнәрен баету.

Сүзлек: дуслык, милләт, чуваш, мари, удмурд, башкорт, алъяпкыч, калфак, камзул, күлмәк, тухчя.

Җиһазлар: мари, чуваш халык костюмнары төшерелгән рәсемнәр яки слайдлар, аудиоязма“Дуслык җыры.” ( Ф. Сафин сүзләре, А. Гарифуллина көе.)

1

12.03.2018

26

Х.Халиков “ Сойлэшсэлэр безненчэ”.

1. Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.

2. Матур әдәбият әсәрләре кулланып сүз байлыкларын арттыру, фикер йөртү сәләтен, игътибарлылык һәм хәтердә калу күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй- фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү, туган телнең матурлыгын һәм аһәңен тоя, күрә белергә өйрәтүне дәвам итү.

Сүзлек: дәрәҗәле, җитлеккән, камилләшкән, затлы.

Җиһазлар: аудиоязма“Туган тел.” ( Ф. Мортазин көе, А. Хәмзин сүзләре.)

1

19.03.2018

27

“Кучмэ кошлар безгэ яз алып килде”.

1. Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү.

Сүзлек: тургай, сандугач, карлыгач.

Җиһазлар: аудиоязма“Кошлар тавышы”, күчмә кошлар рәсемнәре, кроссворд.

1

26.03.2018

28

“Нәрсә ул кояш системасы?”.

1. Тирә- юньне, табигатьне аңларга һәм сакларга сәләтле социаль актив, иҗади шәхес тәрбияләү.

2. Балаларның аралашу осталыкларын, вакыйгаларның яңа эзлеклелеген төзи белү күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның кояш системасы турындагы белемнәрен камилләштерү.

Сүзлек:кояш системасы, галәм- космос, орбита, күк җисемнәре, метеорит.

Җиһазлар: күк җисемнәре кергән рәсемнәр, фотографияләр, слайдлар, сюжетлы- рольле уен өчен кирәк- яраклар.

1

02.04.2018

29

Энгэмэ: “Космонавтика коне”.

1. Балаларда уен барышында ярдәмләшү, бер- береңә булышу күнекмәләре тәрбияләү.

2. Балаларның кызыксынучанлыгын, алган белемнәрен мөстәкыйль куллана белү сәләтен үстерү.

3. Космонавтика көне турында белемнәрен формалаштыру.

Сүзлек: ракета, космонавт, космонавтика көне, скафандр, глобус.

Җиһазлар: “Космоска очучы” рәсеме, кәгазьдән киселгән йолдызлар, аудиоязма“Яшь космонавтлар”( Ф. Әхмәтов көе, Т. Мөхәммәтшин сүзләре.), рәсемнәр, фотолар, слайдлар, глобус

1

09.04.2018

30

Рэсем буенча хикэя тозу: “Спорт мэйданчыгында”.

        

1. Балаларда бер-берсен тыңлый, кирәк вакытта башкаларның җавапларын тулыландыра белү сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның хәтерен, иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3.Тәрбияче тәкъдим иткән рәсем буенча зур булмаган күмәк хикәяләр төзеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. Сәламәтлекнең мөһим булуын төшендерү.

Сүзлек: гайрәт.

Җиһазлар: “Спорт мәйданчыгынада” рәсеме, спорт җиһазлары төшерелгән рәсемнәр.

1

16.04.2018  

31

Әдәби викторина.  “Мультфильмда кунакта.” Г.Тукай иҗаты.        

1. Г. Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү.

2. Балаларның игътибарлылыкларын, хәтерләрен, фикерләү сәләтен үстерү.

3. Таныш әдәби сюжетлар буенча балаларның Г. Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен камилләштерү.

Сүзлек: сайрый, әгъза, гайрәтле, шәкерт.

Җиһазлар: “Гали белән кәҗә”, “Җил һәм яңгыр”, “Кызыклы шәкерт” мультфильмнары

1

23.04.2018

32

Г. Тукай. “Кызыклы шэкерт”.

1. Балаларның Г. Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомумиләштерү һәм балаларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү.

2. Телнең сәнгатьлелеген камилләштерү, хәтер сәләтен үстерү.

3. Шигырьдәге төп фикерне аңларга, әсәрне сәхнәләштерергә өйрәтүне дәвам итү.

Сүзлек: шагыйрь, язучы, ятим, аума, газаплыйсың, ауныйсым килә, маэмай, яшьләй, җайсыз, каткач буыннар, уңайсыз.

Җиһазлар: магнитофон, эт маскасы, “Шагыйрьнең балачагы” поэмасы буенча слайдлар яки рәсемнәр.

Матур әдәбият: К. В. Закирова “Балачак аланы”, 389 бит.

1

30.04.2018

33

Ветераннар белән очрашу:  “Алар безгә Җиңү бүләкитте

1. Балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

2. Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын үстерү.

3. Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү.

Сүзлек: Бөек Ватан сугышы, Җиңү көне, парад, ветеран, батыр, патриот.

Җиһазлар: Бөек Ватан сугышы геройлары турында стенд, “Хәтер” китабы, аудиоязма “Җиңү көне”( А. Гайнетдинова сүзләре һәм көе.), чәчәкләр.

1

07.05.2018

34

“Г. Тукай хэм балалар”.

1. Балаларда бер-берсен тыңлый белү сыйфаты, татар шагыйре Г. Тукай иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

2. Балаларның шигырьләрне сәнгатьле сөйләм осталыкларын ,логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларның үзләре уйлап тапкан табышмаклар аша, уй- фикерләрен башкаларга җиткерә алуларына , сәнгатьле итеп таныш шигырьләрен сөйләүләренә ирешү.

Сүзлек:зирәк, тел остасы.

Җиһазлар: рәсемнәр, атрибутлар, “Кәҗә белән сарык” мультфильмы.

1

14.05.2018

35

“Без барабыз мэктэпкэ”

1. Балаларда белем алуга омтылыш уяту.

2. Сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү.

3. Балаларның мәктәп турында күзаллауларын киңәйтү.

Сүзлек: кыңгырау, әсбап, сумка сөйрәлер.

Җиһазлар: “Укытучы” рәсеме, таблица, уку әсбаплары, бозгыч, карандаш, китап, дәфтәр, уенчыклар, аудиоязма“Хуш, сөекле бакчабыз” ( Ә. Бикчәнтәева сүзләре, Н. Лотфуллина көе.)

1

21.05.2018

36

Шигырь ятлау:  Б. Рэхмэт.  “Мэктэпкэ”.

1.Балаларда башкаларны игътибар белән тыңлый белү сыйфаты тәрбияләү.

2. Баларның хәтерен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның шигырь эчтәлеге буенча сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү, укырга теләк уяту.

Сүзлек: тормышка юл.

Җиһазлар: курчак, җиләк, кармак төшерелгән рәсемнәр яки уенчыклар.

Матур әдәбият: К.В.Закирова. “Балачак аланы”, 533 бит.

1

             28.05.2018

Барлыгы 1 атнага

1

Барлыгы 1 айга

4

Барлыгы 1 елга

36

                                          Кулланылган  әдәбият:    

  1. Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / Төз.: З .М. Зарипова, Л. Н. Вәҗиева, Р. С. Зөфәрова һ.б. – Казан: Фолиант, 2012
  2. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти- әниләре өчен хрестоматия  / Төз.: К.Ф.Закирова  - Казан: РИЦ, 2011
  3. Уйный-уйный үсәбез (балалар бакчасында уеннар): балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма/ Төз.: - К.В. Закирова -Казан: Мәгариф, 2005
  4. Әхлак нигезе – матур гадәт (Гаиләдә  балалар бакчасында әдәп –әхлак тәрбияләү) : Методик кулланма / Төз.: К. В. Закирова, Р. Ә. Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004
  5. Әй уйныйбыз, уйныйбыз... (балалар бакчасында уеннар): балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма/ Төз.: - К.В. Закирова, Л. Р. Мортазина -Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Туган телдә сөйләшәбез»

Кечкенәләр өчен....

Туган телдә сөйләшәбез

Зурлар төркемендә танып белү шөгыле....

ООД по родному языку "Путешествие по природе Татарстана" для детей старшего дошкольного возраста по проекту "Туган телдә сөйләшәбез"

Занятие по родному языку “Татарстан табигатенә сәяхәт” по проекту "Туган телдә сөйләшәбез" знакомит детей богатством Татарстана. Дети узнают много нового, знакомятся с животным и растительным миром Та...

“Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшь)

quot;Туган телдә сөйләшәбез" беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3 яшь) Авторлар Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина...