Туган телдә сөйләшәбез.
план-конспект занятия по физкультуре на тему

Шаманова Альфинур Котдусовна

Тематик план

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл komplekt-metodic_1.docx210.89 КБ
Файл plan_konspekt.docx216.92 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

“Туган телдә сөйләшәбез” укыту –методик комплекты Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының (23.11. 2009)655 нче номерлы боерык нигезендә расланган “Мәктәпкәчә мәгарифнең төп гомуми белем бирү программасы  структурасына федераль дәүләт таләпләре”  (алга таба ФДТ.-авт.),Татарстан республикасының 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтүне ,сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру юнәлешен тормышка ашыру  максатын  күздә тотып төзелде.Ул  түбәндәге  бурычларны билгели:

  • Балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү;
  • Тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру;
  • бәйләнешле сөйләм үстерү;
  • Тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау(тоемлау) сәләте булдыру

ФДТ дә билгеләнгән 4 төп тәрбия юнәлеше үсешенә нигезләнеп,

(1-“Физик үсеш,” 2 “Социаль-шәхси үсеш”, 3-“Танып белү-сөйләм үсеше,”

4- “Нәфис-нәфасәти үсеш”) комплекслы – тематик план төзелде. Ул зурлар төркемендә 40 проектны, мәктәпкә әзерлек төркемендә  32 проектны һәм шул проектлар буенча төзелгән   97 шәр эшчәнлек конспектларын үз эченә ала.

  “Минем бакчам”, “Мин яратам сине Татарстан”, “Саулык –зур байлык,” “Исемең матур кемнәр куйган, ”  “Кунак булсаң- тыйнак бул” “Исәнме мәктәп, ” “Кояш системасы,” “Дуслык белән көчле без, “Идел  буе мозаикасы” һәм башка күп проектлар  балалар тормышын чагылдыручы, үсемлек һәм тереклек дөньясына кагылышлы, экологик культура, табигатькә аңлы караш, туган җиргә, телгә мәхәббәт тәрбияләүгә булышлык  итүче шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр; нәниләрдә кешелеклелек хисләре, үз-үзеңне тоту күнекмәләре, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүгә, нәрсә – яхшы, нәрсә – начар, үзара дустанә мөнәсәбәтләргә, тормыш куркынычсызлыгы нигезләренә, юл хәвефсезлеге кагыйдәләренә, табигатьтә үз-үзеңне тоту күнекмәләренә кагылышлы  эшчәнлекне үз эченә алган.   Һәр эшчәнлектә  халкыбызның тормыш сынавы аша узган тәрбия җәүһәрләре – мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар, табышмаклар, эндәшләр алынды. Ана телебезнең матурлыгы, камиллеге һәм байлыгы гәүдәләнгән әлеге энҗе-мәрҗәннәр балаларның сөйләмен баетуда, тапкырлык-зирәклекләрен тирәнәйтүдә, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерүдә ярдәмлек булыр дип ышанып калабыз.  

Бу укыту-методик комплектында  ФДТ күрсәткән өч белем бирү өлкәсе карала:

-“Танып белү ” белем биру  өлкәсе  табигать, аның үзенчәлекләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыру; балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен тирәнәйтү, системалаштыру; нәниләрдә экология бурычларын гамәлгә ашыруны,  туган як, өлкәннәр хезмәте турында балаларның белемнәрен тирәнәйтүне максат итеп куя. Шушы максатларны тормышка ашыруга ярдәм итүче  зурлар төркемендә 30 эшчәнлек, мәктәпкә әзерлек төркемендә  35 эшчәнлек  каралган. Балалар белән эшчәнлек  сәяхәт, күзәтү, тәҗрибәләр уздыру, төрле уеннар формасында уздырыла.

- “Аралашу” белем бирү өлкәсе нәниләрдә туган телгә мәхәббәт, матур әдәбият әсәрләре белән кызыксыну, авазларны дөрес әйтү, бәйләнешле сөйләм культурасы булдыруга, сабыйларга кара- каршы сөйләшә белү (диалогик сөйләм) күнекмәләрен камилләштерү,сәнгатьле сөйләм чараларын үзләштерүгә булышлык итү бурычларын гамәлгә ашыра. Бу белем бирү  өлкәсенә туры килгән, зурлар төркемендә 36 эшчәнлек, мәктәпкә әзерлек тәркемендә 38 эшчәнлек  тәкъдим ителә. Авазларны кабатлау, калын һәм нечкә авазларның дифференцациясе һәр эшчәнлеккә өлеш итеп кертелде.Бу өлкәдәге эшчәнлек әңгәмә, сәхнәләштерү, өстәл театры карау, рәсемнәр, картиналар карау, алар буенча хикәя төзү, уен-викториналар; тасвирлау, үз тәҗрибәсеннән чыгып  хикәя төзү, хикәяне дәвам итеп сөйләү кебек эш формаларын күздә тота.  

- “Матур әдәбият”белем бирү өлкәсе кешеләрне һәрчак яхшыга гына өндәүче, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирүче, авыр вакытта югалып калмаска, нык ихтыярлы, батыр йөрәкле булырга өйрәтүче,  яшь үзенчәлекләрен искә алып сайланган шигырьләр, хикәяләр, әкиятләрбелән танышуны, балаларны әдәби телдә сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя.  Бу белем бирү өлкәсе зурлар төркемендә  31 эшчәнлекне, мәктәпкә әзерлек төркемендә 30 эшчәнлекне  үз эченә ала. Эшчәнлек матур әдәбият әсәрләрен уку, эчтәлеген сөйләү, ятлау кебек эш формалары кулланып оештырыла..

Укыту- методик комплекты ФДТ дә күрсәтелгән 10 белем бирү өлкәсе: (“Сәламәтлек”, “Физик культура”, Социальләштерү”, “Хезмәт”, “Куркынычсызлык”, “Танып – белү”, “Аралашу”, “Матур әдәбият уку”, “Иҗат”, “Музыка”) буенча куелган бурычларны күздә тотып эшләнде. Һәм алар турыдан-туры бердәм белем бирү эшчәнлеге  стуктурасында интегральләштереп  бирелде.

Укыту-методик комплектында тупланган материал балалар бакчасы педагогларына  балаларның сөйләмен үстерү,тирә - юнь, матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперимент эшләре, кисеп ябыштыру, музыка, физкультура  эшчәнлекләрендә, иртән балаларны  кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти-әниләр белән бердәм эшчәнлектә кулланылыр һәм ныгытылыр дип өметләнәбез.  

“Туган телдә сөйләшәбез” - балаларыбызга халкыбызның тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт- итәгать  тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклаык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Шушы җирдән, шушы туфрактан без.

Китә калсак үзгә бер якка,

Өянкеләр җырлап, таллар елап,

Сандугачлар моңы озата. – дип шагыйрә К.Булатованың  шигырен

укыганда, балаларга  туган җир, туган туфрак, туган телнең изгелеген, өянкеләрнең кайчан җырлаганын, талларның ничек итеп итеп елаганын, сандугачларның моңы ничек итеп күңелне кузгатканын    аңлата алсак без үз максатыбызга ирешкән булырбыз.

Тәрбиячегә ярдәмлек  йөзеннән сөйләм үстерү методикасы бирелә.

Матур әдәбият әсәрләрен уку методикасы:

1Әдәби  әсәрне сәнгатьле итеп уку.

2Әдәби әсәрне максат куеп уку.

3Әдәби әсәр эчтәлеге  буенча әңгәмә уздыру.

4 Әдәби әсәрне кабатлап уку.

Матур әдәбият әсәрләренең эчтәлеген сөйләү методикасы:

1Әдәби әсәрне сәнгатьле итеп уку.

2 Аңлашылмаган сүзләрне аңлату.

3Әдәби әсәрне максат куеп уку.

4 Эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

5Әдәби әсәрне кабатлап уку.

6 Балалар тарафыннан әсәрнең эчтәлеген сөйләү.(5-6 бала)

Шигырь ятлау методикасы.

1Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

2Шигырьне максат куеп уку.

3Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә

4 Шигырьне кабатлап ук

46 Балалар тарафыннан әсәрнең эчтәлеген сөйләү.(5-6 бала)

Тасвирлау хикәяләре төзү планы:

1Бу нәрсә?

2 Нинди өлешләрдән тора?

3Нәрсәдән ясалган? (нинди материал)

4Ни өчен кирәк?

Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү .

( Мурашковска И.Н. методикасы )

1 адым-“бүл” (Рәсемдә кем нәрсә күрә, һәрбер бала аерым –аерым әйтә, тәрбияче схематик рәвештә балалар күргән һәм әйткән рәсемнәрне түгәрәккә алып тактага ясый)

2 адым – “әйдә” (Балаларга эчтәлеге белән туры килгән ике рәсемне кушарга тәкъдим ителә һәм ни өчен дигән сорауга тулы җөмлә белән җавап бирүләре сорала)

3 адым – “нинди тавышлар ишетәсең” ( Уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү)

4 адым – “нинди исләр тоясың” (  Уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү)

5адым –“рәсемдәге әйберләрнең сыйфатларын әйтү”. (Уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү)

6 адым – Хикәя төзү. (Биш адымны берләштерү)

Комплекслы -  тематик план.

Зурлар төркеме.

Проект

Эшчәнлек темасы

эшчәнлек саны

1.“Минем бакчам”

Бакча буйлап сәяхәт.-“Килегез, күрегез, без бакчага йөрибез! “

Рәсем карау. -“Балалар бакчасында “

Шигырь ятлау -М .Фәйзуллина “Өлкән группага күчкәч”

1

1

1

2.“Мин яратам сине, Татарстан”

 Әңгәмә – “Туган ил кайдан башлана?”

Слайдлар карау- “ Башкалабыз- Казан”.

 Шигырь уку- Р.Рәкыйпов. “Мин яратам сине, Татарстан.”-

1

1

1

3.“Яхшы сүз - җан азыгы”

 Әкият буенча өстәл театры - “Өч кыз” татар халык әкияте

 Хикәя эчтәлеген сөйләү.Ә.Бикчәнтәева. “Тәмле сүз”

1

1

4.“Абдулла Алиш иҗаты”

Әкиятләр иленә сәяхәт. -“А. Алиш- балалар язучысы.”

Хикәя уку.  -А.Алиш.“Каз белән аккош.”

1

1

5. Хуш киләсең, ямьле көз!

Бакча тирәли сәяхәт- “Җәйләр үтте, көзләр җитте.”

Рәсем буенча хикәя төзү. “Көзге табигать”

Шигырь ятлау -Х.Халиков.  “Көз”

1

1

1

6. Көз күчтәнәчләре.

Яшелчәләр күргәзмәсенә сәяхәт- “Көзге могҗиза”

Шигырь сәхнәләштерү-В.Хәйруллина.

 “Яшелчәләр бәхәсе”

Шигырь ятлау- Х.Гарданов. “Түтәлләрдә үсте яшелчә”

1

1

1

7. Икмәк – яшәү терәге.

Үстерелешле диалог- “Игенче хезмәте белән танышу.”

Әңгәмә -“Икмәк –тормышның  нигезе”

Әкиятен уку -“Икмәк”-төрекмән халык әкияте.

1

1

1

8. Күңел җылысын тоеп

 Фикер алышу – “Әби-бабайларны хөрмәтлик.”

1

9. Минем гаиләм , өем, йорт җиһазлары

Үз тәҗрибәсеннән чыгып  хикәя төзү. - “Безнең гаилә”

Шигырь ятлау - Ә.Бикчәнтәева. “Дәү әнием”.

Әңгәмә- “Йорт җиһазлары”

 Мини-музейга сәяхәт-“Һәркемнең үз йорты бар.”

Шигырь уку- Ә.Ерикәй. “Әти йорт төзи”

1

1

1

1

1

10. Табын янында.

Савыт-саба кибетенә сәяхәт.

Чагыштырма хикәя төзү- “Чәйнек белән самавыр “

  Әңгәмә.- “Мин кунак яратам”

Хикәя сөйләү.-  “Тәлинкәнең төбе нинди”

1

1

1

1

11. Киемнәр дә безне бизиләр.

Кием – салым кибетенә сәяхәт

Әңгәмә.- “Милли киемнәр”

1

1

12. Саулык –зур байлык.

Слайдлар  карау.-  “Су, һава һәм кояш-безнең белән гел юлдаш!”

Сәхнәләштерү.- “А.Алиш. “Куян кызы” әкияте

Шигырь ятлау. -Ә.Ерикәй. “Чисталык сөябез”

1

1

1

13. Исеменә күрә-җисеме

Әңгәмә. -“Исемең матур, кемнәр куйган.”

Үстерелешле уен.-“Без дә  хокуклы”.

1

1

14. Салкын кыш.Кышкы уеннар.

Әңгәмә - “Без суыктан курыкмыйбыз”

Тәҗрибә – “Бер хәлнең икенче хәлгә күчүе”

Рәсем буенча хикәя төзү. -“Кышкы уеннар”

Уку- К.Ушинский.”Кыш әбинең шуклыгы.”

1

1

1

1

15. Бездә кышлаучы кошлар.

 Урамга экскурсия -“Җимнәр сибәм кошларга”

 Рәсем карау- “Кошлар килгән җимлеккә.”

Шигырь ятлау.-Д.Гарифуллин. “Песнәк”

Шигырь уку.- Г.Лотфи.”Балалар ярдәм итә”

1

1

1

1

16. Кыргый хайваннар.

Уен оештыру.- “Зоопаркка сәяхәт”

Рәсем буенча хикәя төзү. -“Куяннар”

Әкият уку,сәхнәләштерү.- “Төлке белән бүре”. Татар халык әкияте.

 Шигырь ятлау -К.Мостафин. “Бүре баласы”

1

1

1

1

17. Йорт хайваннары һәм кошлары.

Үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзү.- “Ишегалдында”

Картина карау. -“Песи һәм песи балалары.”

Хикәянең эчтәлеген дәвам итеп сөйләү.-Г.Мөхәммәтшин.”Ак песи”

1

1

1

18. Транспорт.

 

Үстерелешле диалог.- “Җир өсте, һава, су транспорты.”

Чагыштырып тасвирлау хикәясе төзү. - “Йөк машинасы һәм җиңел машина”

Хикәя уку.  И. Дәүләтшин. “Алпамыш шәһәргә килде”

1

1

1

19. Юл йөрү кагыйдәләре.

Үстерелешле уен -“Машина йөртүче һәм җәяүлене кисәтүче куркынычсызлык билгеләре.”

 Әңгәмә - “Велосипед- минем дустым” Шигырь ятлау. - Ш.Галиев. “Светофорның өч күзе”

1

1

1

1

20. Хезмәт төбе – хәзинә.

Төзелеш булган җиргә сәяхәт яки  рәсем карау.”Хезмәткә  хөрмәт”

Үстередешле диалог - “Кем булырга.”

Шигырь уку.-В.Хәйруллина. “Архитектор”

1

1

1

21. Кунак булсаң-тыйнак бул!

Әңгәмә.- “Сүз эчендә энҗе бар.”

Шигырь уку.- В.Хәйруллина. “Табын кагыйдәләре”

1

1

22.Рәсәй –зур дәүләт

Танып белү уены.-“Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел...”

1

23. Халыкара телләр көне.

 Әңгәмә. – “Теле барның-иле бар.”

1

24. Батырлыкта –матурлык.

Слайдлар карау.- “Җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар.”

Шигырь уку. - Җ.Дәрзаман. “Солдат булдым”  

1

1

25. Заманча әкиятләр.

Фикер алышу - “Винни - пух кунакка бара”-минем яраткан мультфильмым.”

1

26. Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!

Әңгәмә.- “Әни кирәк”

 Шигырь ятлау.-Н.Гайсин. “Әни гөлләре”.

1

1

27. Без язны яратабыз.

Балалар бакчасы тирәли максатчыл күзәтү.

Рәсем буенча хикәя төзү.- “Яз”

Татар халык иҗаты аша язны тасвирлау.

Тәҗрибә үткәрү.- Суган утырттык”

Шигырь ятлау.- М.Мазунов. “Яз килә.”

1

1

1

1

1

28. Безнең канатлы дусларыбыз.

Рәсем буенча чагыштырма хикәя төзү.

 “Сыерчык белән карга, яз килүгә шатлана.” Уен – викторина.- “Кошлар – безнең дусларыбыз!”

 Шигырь уку- Г.Тукай. “Карлыгач.”

 

1

1

1

29. Хәрәкәттә-бәрәкәт.

Слайдлар карау.- “Минем яраткан спорт төре.”

Шигырь уку. - В.Хайруллина.”Туплар”

1

1

30. Су яшәү чыганагы.

   Әңгәмә. - “Яңгыркаем яу, яу!”

   Тәҗрибә.-  “Суның үзенчәлекләре.”

1

1

31. Уттан саклан!

Әңгәмә.- “Янгын куркынычсызлыгы!”

Шигырь уку.- Г.Гыйльманов. “Ярый әле”

1

1

32. Бүлмә гөлләре.

Үстерелешле уен.-Хуш исле нәфис гөлләр. Тәҗрибә. - “Кояш, су һәм һаваның үсемлекләр өчен әһәмияте”

1

1

33. Галәм киңлекләре

Уен “Планетарийга сәяхәт.”

1

34. Г. Тукай иҗаты.

   Слайдлар карау.- “Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты.”

Сәхнәләштерү.-Г.Тукай. “Бала белән күбәләк.”  Шигырь ятлау.- З.Туфайлова.”Тукай абый”

1

1

1

35 Урман- җиребезнең матурлыгы, байлыгы.

Урман почмагына экскурсия - “Туган ягым урманнары.”

Танып белү уены.- “Камканы күзәтү.”

Әкият эчтәлеген сөйләү.- Ф.Зариф. “Татлы җәй”

1

1

1

36. Табигать тиңсез хәзинә.

 Үстерелешле диалог.- “Кызыл китап нәрсә ул?”

1

37. Җиңү алып килде май.

Сугыш ветераннары белән очрашу.-  “Бөек җиңү”

Шигырь уку.- С.Шакир.”Бабамның медальләре”

1

1

38. Чәчәкләр – тормыш яме.

Уен-викторина.- “Чәчәкләр – тормыш яме.”

1

39. Алдакчы, саран булма.

Хикәя уку.-Н.Фәттах. “Велосипедлы Мөнир”

1

40

Хуш киләсең, ямьле җәй!

Зурлар төркеме.

Минем бакчам.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (1-1)

   Бакча буйлап сәяхәт. –

“ Килегез, күрегез, без бакчага йөрибез!”

1. Бакчага карата ярату хисләре тәрбияләү.

2. Балаларга үзләре йөри торган бакча турында төшенчә бирү, белемнәрен камилләштерү.

3. Тәрбияче планына таянып “Минем бакчам” дигән темага хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү, үстерелешле диалогта катнашу теләге тудыру.

  Сүзлек: ашханә, су коену бүлмәсе, ике катлы, салганнар.

 

1. Бакча буйлап экскурсия.

- Ашханә.

- Музыка залы.

- Спортзал.

- Кышкы бакча.

- Су коену бүлмәсе.

2. Сораулар буенча әңгәмә.

- Нинди бүлмәләр күрдек?

- Бүлмәләрнең үзенчәлекләре ?

- Кемнәр эшли?

- Иң тәмле бүлмә нинди? Ни өчен?

- Безнең төркемнең исеме ничек?

- Иң истә калган бүлмә?

3. Шигырь уку.Б. Рәхмәт. “Безнең бакча”

 4. Җырлы уен “Күңелле бакчабыз”.

( Балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр.)

Без йөрибез бакчага,

Балалар бик күп анда.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз,

Күңелле безгә монда.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (1-2)

  Рәсем карау. “Балалар бакчасында”  

1. Тәрбияче хезмәте турында күзаллауларын киңәйтү. Тәрбияче хезмәтенә ихтирам, аның эш нәтиҗәләренә соклану хисләре тәрбияләү.

2. Тәрбияче биргән план ярдәмендә рәсем буенча хикәя төзергә ирешү.

3. Балаларны дус-тату яшәргә өйрәтү, Дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү.

    Сүзлек: “тәмле” бүлмә, “күңелле” бүлмә.

   Күрсәтмәлелек: “Балалар бакчасында” дигән рәсем.

1. “Дөресен әйт” уены.

( Туп ярдәмендә. )

- Бакчабызның исеме?

- Төркемнең исеме?

- Иң “тәмле” бүлмә?

- “Күңелле” бүлмә?

2. Рәсем карау. “Балалар бакчасында”  

- Бу рәсемдә кемнәрне күрәсез?

- Балалар кайда уйныйлар?

- Рәсемнең алгы өлешендә нәрсә сүрәтләнгән?

- Тәрбияче апа нишли?

- Малай нәрсә эшли?

- Ә кызлар нишлиләр?

3. Тәрбияче планы буенча хикәя төзү.

План:

- Рәсемдә нинди ел фасылы сүрәтләнгән?

- Һава торышын тасвирла.

- Балалар эшчәнлеген сөйлә.

- Зурлар эшчәнлеген сөйлә.

- Рәсемгә нинди исем бирәсез?

4. Балалар хикәясе.

( 4-5 бала сөйли. )

( Әгәр дә хикәя сыйфатлы булмаса, тәрбияче үрнәк бирә.)

5. Җырлы уен “Күңелле бакчабыз”. (Кабатлау.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (1-3)

    Шшигырь  ятлау.

М. Фәйзуллин “Өлкән группага күчкәч”

1. Балаларда бакчага карата ярату хисләре тәрбияләү.

2. Балаларның хәтер сәләтен үстерү.

3. Шигырьгә кызыксыну уяту һәм ятлау теләге тудыру, һәр эшне вакытында эшләү кирәклеге турында аңлату.

   Сүзлек: өлкән, оят, соңга калу.

1.  Шигырь уку.

М. Фәйзуллин. “Өлкән группага күчкәч”

Ятканда әйттем әнигә:

- Мине иртәрәк уят!

Өлкән группага күчкәч,

Соңга калуы оят.

2. Шигырь буенча әңгәмә үткәрү.

- Ятканда мин әнигә нәрсә дип әйттем?

- Без нинди төркемгә күчтек?

- Зур балалар нинди була, үзләрен ничек тоталар?

- Соңга калсаң нәрсә була?

3. Шигырьне яттан сөйләү.

( 4-5 бала яттан сөйли.)

4. Сүзле уен “Без инде хәзер зурлар”.

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә уабыз,

Гөлләргә су сибәбез.

Менә шундый уңган без,

Менә шундый булган без.

( Сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.)

Мин яратам сине, Татарстан.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (2-1)

   Әңгәмә. “Туган ил кайдан башлана?”

1. Балаларда туган якка тугрылык, ярату хисләре тәрбияләү.

2. Тирә-юнь турындагы белемнәрен киңәйтү исәбенә сүз байлыгын арттыру, активлаштыру, диалогик сөйләмне үстерү.

3. Балаларның туган ил турындагы күзаллауларын киңәйтү, “кече илгә” карата кызыксыну формалаштыру.

  Сүзлек: инешләр, чишмәләр, балачак.

  Күрсәтмәлелек: туган төбәккә кагылышлы булган слайдлар, фотографияләр.

 

1. Мәкаль.

Туган ил була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

( Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату.)

2. Әңгәмә “Туган ил кайдан башлана?”

- Без нинди шәһәрдә ( авылда ) яшибез?

- Сезнең урамыгызның исеме ничек?

- Сез торган җирдә нинди истәлекле урыннар бар?

- Безнең нинди танылган шәхесләребез бар?

- Шәһәребезне ( авылыбызны ) матурлар өчен без нәрсә эшли алабыз?

( Әңгәмә барышында слайдлар күрсәтелә.)

3. Шигырь уку. Р. Валиева “Туган илем”

Туган илем басу, кырлар,

Урманнар, яшел юллар.

Инешләрем, чишмәләрем,

Туганнар, якын дуслар.

Шушы җирләрдә үтәләр

Балачак елларыбыз,

Шул чакларны олыгайгач

Сагынып искә алырбыз.

4. Дид/ уен “Фотоаппарат”.

( 30 сек. рәсем күрсәтелә. Аннан соң шундый ук рәсем үзгәрешләр белән бирелә. Бала бу үзгәрешләрне сизәргә тиеш.) ( Рәсемнәр туган як белән бәйле.)

5. Җырлы- биюле уен “Куш кулым”.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (2-2)

  Слайдлар карау.” Башкалабыз- Казан.”

1. Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

2. Балаларның диалогик сөйләмен, игътибарлылыгын үстерү.

3. Татарстан башкаласы Казан турында белемнәрен тирәнәйтү, Татарстан символикасы һәм аның мәгънәсе  белән таныштыру.

   Сүзлек: әләм, тугра, башкала.

   Күрсәтмәлелек: ТР картасы, символикасы (герб, флаг, милли курчаклар, слайдлар, фоторәсемнәр, аудиоязмалар)

1. Татарстан картасын карау.

( Татарстан республикасының урманнарга, суларга байлыгы; шәһәр, авылларының күплеге, матурлыгы; файдалы казылмалары турында кыскача мәгълүмәт бирү.)

2. Әңгәмә. ( Слайдлар яки рәсемнәр карау.)

- Казан нинди елга буена урнашкан?

- Казан шәһәре нинди?

- Аның нинди истәлекле урыннарын беләбез?

- Казанда нинди завод, фабрикалар бар?

3. Татарстан республикасы символикасы белән таныштыру.

4. Уен.

( Киселгән рәсемнәрдән Татарстан символикасын җыю.)

5. Аудиоязма тыңлау.

( “Туган җирем- Татарстан” Г.Зәйнашева сүзләре, А. Ключарев көе.)

6. Тизәйткеч ятлау.[к]

Кремль, Казансу, Кабан...

Күкләргә ашкан Казан!

Төбәлгән карашыбыз

Гүзәл Казанга табан.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (2-3)

    Шигырь уку. Р. Рәкыйпов “Мин яратам сине, Татарстан”

1. Матур әдәбият әсәрләре аша балалар күңелендә туган илне сөю хисе тәрбияләү.

2. Балаларның тыңлый белү, үз фикерләрен башкаларга җиткерә белү сәләтен үстерү.

3. Туган як турында балаларның белемнәрен системалаштыру, сорауларга тулы итеп җавап бирүләренә ирешү.

 

     Сүзлек: горур, җан эретә торган, тугайларың.

Күрсәтмәлелек:аудиоязма.

1. Мәкаль.

Туган җирдәй җир булмас,

Туган илдәй ил булмас.

( Мәкальнең чагыштырмача эчтәлеген аңлату)

2. Уен “ Сорау- җавап”. ( Туп белән.)

- Нәрсә ул Туган ил?

- Безнең республикабыз?

- Татарстан республикасының башкаласы?

- Татарстан республикасының туграсында нәрсә сүрәтләнгән?

- Татарстан әләмендә нинди төсләр бар?

- Бу төсләр нәрсәне аңлаталар?

3. Шигырь уку.Р. Рәкыйпов. “Мин яратам сине, Татарстан”

4. Шигырь  буенча әңгәмә.

- Шагыйрь Татарстанны ни өчен ярата?

- Татарстанның халкын ничек дип атый?

- Татар теле нинди?

- Бу шигырьдә нинди күренекле шәхесләрнең исемнәрен очратырга мөмкин?

5. Аудиоязма тыңлау.

( “Мин яратам сине, Татарстан”.

С. Фәтхетдинов башкара.)

Яхшы сүз- җан азыгы.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (3-2)

Әкият буенча өстәл театры - “Өч кыз” татар халык әкияте

1Балаларда якыннарына , әти –әниләренә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Әкияттәге образларны дөрес итеп бирә белү, хәтер сәләтен үстерү.

3Әдәби әсәрләр аша тирә – юньдәге вакыйгаләргә дөрес бәя бирергә,үз фикерләрен башкаларга җиткерә белергә өйрәтү.

Сүзлек:гөберле бака,үрмәкүч, эрли.

Күрсәтмәлелек: әкият өчен кирәк булган материал.

1. Мәкаль.

Ата- анаңны тәрбия ит,

Үзең дә тәрбия күрерсең.

( Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату.)

2. Әңгәмә.

- Безнең өчен бик якын, кадерле кешеләр кемнәр алар?

- Өйдә алар нинди эшләр башкара?

- Якын кешеләрегезне ничек сөендерәсез?

- Авырган чакларда сезне ничек кайгырталар?

3. “ Өч кыз” әкиятен уку.

- Әни кызларын ничек үстергән?

- Әни авырып киткәч нәрсә булган?

- Ни өчен олы кыз гөберле бакага әйләнгән?

- Уртанчы кызны тиен ни өчен үрмәкүчкә әйләндергән?

- Кече кызга тиен нинди ягымлы сүзләр әйткән?

3. Үстерелешле уен “Ягымлы сүзләр”.

4. Өстәл театры “Өч кыз”.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (3-3)

    Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

Ә. Бикчәнтәева “Тәмле сүз”

1. Балаларга әсәрнең эчтәлегенә төшенергә булышу, матур әдәбият геройлары аша төрле начар сыйфатларга: дорфалык, үзен генә яратучанлыкка карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Үзе һәм яшьтәшләре кылган эшләргә дөрес бәя бирә белү сыйфатларын камилләштерү.

3. Төрле ситуация проблемалы сораулар аша яхшылык, шәфкатьлелек, дуслык турында күзаллау бирү.

     Сүзлек: тәмле телле, ефәк, юләр, тупас, тәмсез телле.

1. Уен- күнегү “Тәмле сүз”. ( Туп белән.) ( Үрнәк: рәхмәт, зинһар өчен, исәнмесез, хәерле көн һ. б.)

2. Хикәя уку.Ә. Бикчәнтәева “Тәмле сүз”

3. Хикәянең эчтәлеге буенча әңгәмә .

- Әби ниндн тәмле сүзләр белә?

- Кунак апа Гөлкәйгә нинди матур сүзләр әйткән? Ни өчен?

- Кемне тәмсез телле дип әйтергә була? Ни өчен?

- Гөлкәй хатасын ничек төзәткән?

4. Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

( 5-6 бала сөйли.)

5. Хәрәкәтле уен “Капкалы”.

( Түгәрәктә балалар бию көенә биеп йөриләр, ә ике бала түгәрәктә кара- каршы басып, кулларын тотышып  югары күтәрәләр “Капка” ясыйлар. Көй туктагач, кулларны төшерәләр, “Капка” эчендә калган бала “Тылсымлы” сүз әйтә.)

Абдулла Алиш иҗаты.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (4-1)

   Әкиятләр иленә сәяхәт.-

“А. Алиш- балалар язучысы.”

 

1. А.Алиш әсәрләренә кызыксыну уяту, язучы әкиятләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү.

2. Балаларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

3. А. Алишның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү.

       Сүзлек: батыр, көрәшче, талантлы язучы, әләкче.

 

      Күрсәтмәлелек: А.Алиш портреты, рәсемнәр, әкият буенча иллюстрацияләр, мультфильм- диск.

1. А. Алиш портретын карау.

( Язучының тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.)

2. А. Алиш әкиятләре буенча иллюстрацияләр карау.

3. Уен- табышмак “Бу кайсы әкияттән?”

а).Җәй буе бал җыя,

Кыш буе хәл җыя.

( Бал корты- “Нечкәбил”.)

б). Соскы борын- бакылдык

 Күп сөйләшә- такылдык.

( Үрдәк- “Сертотмас үрдәк”.)

в). Алгы тәпиләре кыска

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.

( Куян- Куян кызы”.)

г). Башы- тарак,

Койрыгы- урак.

Кычкыртып быргысын.

Уята барысын.

( Әтәч- “Чукмар белән тукмар”.)

4. [У],[ү] авазларының дөрес әйтелешен ныгыту.( Калын һәм нечкә сузыклар.)

Кикрик- ү- ү- үк!

Өс бөтен,

Тамак ту- у- у- ук!

Тавыгым кү- ү- ү- үп,

Баш астында мендәр юу- у- у- ук

Ку- у- у- у- ук!

5. Мульфильм карау. “Чукмар белән тукмар”

6. Мультфильм буенча әңгәмә.

- Әби әтәчләренә ни өчен Чукмар һәм Тукмар дип исем биргән?

- Аларның нинди начар гадәтләре булган?

- Әби Чукмар белән Тукмарны ничек укыткан?

- Алар ничек үзгәргәннәр?

- Әби дөрес эшләгәнме?

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (4-3)

     Хикәя уку. А. Алиш. “Каз белән Аккош”

1. А. Алишның әсәрләренә кызыксыну уяту һәм балаларда сәламәтлекне саклау кебек яхшы сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Әсәрнең эчтәлеген аңларга булышу, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтару, әсәрнең эчтәлегенә, геройларның эш- гамәленә карата мөнәсәбәтен белдерү һәм аны үз сүзләре белән әйтүләренә ирешү.

        Сүзлек: аккош, ябык, көчсез, таза, чак.

Күрсәтмәлелек:ике малай рәсеме

1. Рәсем карау. ( Ике малайны чагыштыру.)

- Бу ике малайга карагач нәрсә әйтеп була?

- Беренче малай ни өчен таза, көчле булып үскән?

- Икенче малай үсмичә калган, бер көче дә булмаган. Ни өчен?

- Бу кечкенә калган малайга сез нинди киңәшләр бирер идегез?

2. Хикәя уку.А. Алиш “Каз белән Аккош”

3. Хикәя буенча әңгәмә.

- Аккош белән Казның әниләре нәрсә турында сөйләшкәннәр?

- Каз үзенең бәбкәсен ничек сыйлаган?

- Аккош баласы велосипедны ничек йөрткән?

- Ни өчен Киек Каз бәбкәсе велосипедта йөри алмаган?

- Көчле, сәламәт булыр өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

4. Җырлы- биюле уен “Чума үрдәк, чума каз”.

Хуш киләсең, ямьле көз!

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (5-1)

      Бакча тирәли экскурсия. “Җәйләр үтте, көзләр җитте.

 

1. Көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек һәм кызыксыну хисе тәрбияләү.

2. Үзләштерелгән сүзлек запасына таянып агач, яфрак,үләннәрне, һава торышын тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен үстерү.

3. Күзәтүләрдән чыгып, нәтиҗә ясаганда исем ясагыч һәм сыйфат дәрәҗәләрен белдерүче кушымчалардан файдаланырга өйрәтү ( җиләк, яшькелт, сап- сары, зәп- зәңгәр һ. б.)

         Сүзлек: яшькелт, сап- сары, зәп- зәңгәр.

1. Табышмак.

Һәр көн диярлек

Елап яшь коя.

Килгән кошларны

Көньякка куа. ( Көз.)

2. Бакча тирәли экскурсия.

( Көзне чагылдырган барлык үзгәрешләрне күзәтү. Балалар яфраклар җыялар, аларны саныйлар.)

3. Үстерелешле уен “Сүзләр ясау”.

( Кызыл- кып-кызыл, яшел- яшькелт.)

4. Җырлы уен “”Көз һәм яңгыр”.

Балалар бер якка тезелеп басалар, алар каршында Көз басып тора.

Балалар. Исәнме, Көз, алтын көз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?

Көз. Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин,

Сезгә аяз көннәрдә

Яңгыр алып килдем мин.

Балалар. Яңгыр яу, яу, яу, яу!

Бар табигать юынсын,

Тирә- як көлеп торсын!

Яңгыр. “Яу- яу- яу!- дип яңгыр телисез,

Ә үзегез качып йөрисез”,- ди дә балаларны куа башлый. Берничә бала тотылгач, рольләр алышына һәм уен шулай дәвам итә.

5. Көз турында сынамышлар.

- Миләш күп булган елны, көз озын һәм яңгырлы була.

- Сентябрьда- алма, ә октябрьда- кәбестә исе аңкый.

- Агачтан яфрак сирәк коелса- кыш салкын була.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (5-2)

      Рәсем буенча хикәя төзү.

 “Көзге табигать”

1. Балаларның бер- берсен тыңлый белү, кирәк урында тулыландыра белү сыйфатларын тәрбияләү.

2. Балаларның игътибарлылыгын, рәсемдәге детальләрне күрә алу сәләтен үстерү.

3. Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләргә ярдәм итү.

      Сүзлек: каен, нарат, имән, алтын көз, өн.

       Күрсәтмәлелек: рәсем.

1. Табышмак.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана

Бу кайчак була? ( Көз.)

2. Җырлы уен “Көз һәм балалар”.

( - Көз, Көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар? )

3. Рәсем карау.

- Елның кайсы вакыты сүрәтләнгән?

- Ни өчен шулай уйлыйсыз?

- Рәсемдә нинди агачлар күрәсез?

- Көз аларга нинди төс бүләк иткән?

- Бу рәсем сезгә нинди кәеф бүләк итә?

- Бу рәсемгә сез нинди исем бирер идегез?

4. Рәсем буенча балалар хикәясе.

( 4- 6 бала хикәя сөйли.)

5. Аудиоязма тыңлау “Көзге җыр”.

( М. Мозаффаров көе .)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (5-3)

    Шигырь  ятлау.

  Х. Халиков. “Көз”

1. Көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек һәм кызыксыну хисе тәрбияләү.

2. Матур әдәбият белән баларның кызыксынуын үстерү буенча алдагы эшчәнлектә башлаган эшне дәвам итү, шигырьнең эчтәлеген, катлаулы сүзләрне аңларга булышу.

3. Шигырьне яттан сөйләргә өйрәтү.

        Сүзлек: җылый, сер (яшерелгән),

аяз, коймый, талгын җил, шиңәләр, сеңәләр, бәргәләнә, бармак яный, гомергә, моңсу, гүя, харап булмыйк.

         

       

1. Мәкаль.

Көзге көн бала кебек, әле көлә, әле елый.

( Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату.)

2.Әңгәмә.

- Көн елый яки көлә беләмени?

- Мәкальгә нинди сер яшеренгән?

3. Сынамышлар.

а). Сентябрь аяз булса, көн салкын булыр.

б). Сентябрьдә кар күренсә, көз озак килер.

в). Агач яфрак коймый, кар яумый.

4. Музыка тыңлау.

М. Мозаффаров “Көзге җыр”

 ( Музыка астында хәрәкәтләр ясау һәм хәрәкәтләрне аңлата бару.

5. Шигырь уку.Х.  Халиков. “Көз”

6. Шигырь буенча әңгәмә үткәрү.

- Көзге җил яфракларны нишләтә?

- Ә суык бабай нишли?

- Моңсу казлар нәрсә уйлый?

- Нинди казлар юлга чыккан?

- Торналар нинди сүзләрне кабатлыйлар?

7. Шигырьне яттан өйрәнү.

( 4- 6 бала яттан сөйли.)

Көз күчтәнәчләре.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (6-1)

        Яшелчәләр күргәзмәсенә сәяхәт “Көзге могҗиза”.

1. Балаларда туган як табигатенә, яшелчәләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.

2. Яшелчәләрне танып белү эшчәнлеген системалаштыру.

3. Алган белемнәрен уен барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү.

        Сүзлек: кисмәк, җиз бүкән, чүлмәк, яшелчәле, тәм.

1. Табышмаклар.

а).Озын яшел – түтәлдә,

Сары, тозлы – кисмәктә. ( Кыяр.)

б). Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. ( Бәрәңге.)

в). Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. ( Кәбестә.)

г). Өч кат тун кигән,

Кем салдырса, шул елый. ( Суган.)

2. Яшелчәләр күргәзмәсенә сәяхәт.

- Яшелчәләр кайда үсә?

- Яшелчәләр ни өчен кирәк?

- Уңыш үссен өчен нинди шартлар кирәк?

- Алардан нәрсә әзерләп була?

- Күргәзмәдәге яшелчәләр нәрсәләргә охшап үскәннәр?

3. Үстерелешле уен “Яшелчә турында әйт”. ( Туп белән. Үрнәк: кыяр- яшел төстә, озынча, тәмле һ.б.)

4. Дидиктик уен “Бер- күп”.

( Яшелчәләрне берлек һәм күплек санда әйтү.)

5. Санамыш.

Мин барамын бакчага

Яшелчәләр сайларга.

Озын койрык, яшел чук

Монда торма, тизрәк чык!

6. Бармак уены.

Кыяр өлгерә,

Борыч кызара,

Кәбестә үсә,

Помидор пешә,

Суган, сарымсак әзер-

Тик җыеп кына өлгер!

( Кул йодрыкланган, бармакларны ача баралар.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (6-2)

      Шигырьне  драматизацияләү.

  В. Хәйруллина. “Яшелчәләр бәхәсе”

1. Матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну тәрбияләү.

2. Артистлык сәләтләрен үстерү.

3. Тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен ныгыту, шигырь эчтәлеген истә калдырырга ярдәм итү.

   

       Сүзлек: бәхәсләшә, рәйхан гөл, тәпән, баклажан, каротин.

       Күрсәтмәлелек: күргәзмә, битлекләр, яшелчә муляжлары.

К.В.Закирова “Балачак аланы”

1. Санамышны кабатлау.

2. Үстерелешле уен “Кем беренче таный”

( Бер бала яшелчә билгеләрен әйтә, калганнар нинди яшелчә булуын ачыклый.)

3. Шигырь уку. В. Хәйруллина “Яшелчәләр бәхәсе”

4. Шигырьнең эчтәлеге буенча үстерелешле диалог “Сорау- җавап”.

- Яшелчәләр ни өчен бәхәсләшә?

- Алар үзләрен ничек мактыйлар?

- Каротин кайсы яшелчәдә күп?

- Чөгендер барлык яшелчәләрне нәрсә әйтеп тынычландыра?

5. Шигырьне драматизацияләү.

6. Сүзле уен “Аш пешерү”.

Ярдәм көтеп тормыйбыз,

Яшелчәләр турыйбыз.

Чиста итеп юабыз,

Без кәбестә турыйбыз.

Бераз кишер кырабыз,

Ваклап суган турыйбыз,

Тозлап, майлап алабыз

Яхшылап болгатабыз,

Бигрәк тәмле, ашагыз!

( Сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (6-3)

      Шигырь ятлау.

 Х. Гарданов. “Түтәлләрдә үсте яшелчә.”

1. Балаларда бер- берсен тыңлый белү сыйфаты тәрбияләү.

2. Балаларның хәтер сәләтен үстерү.

3. Матур әдәбият әсәрен сәнгатьле итеп сөйли белүенә ирешү.

      Сүзлек: катлы- катлы, йодрык- йодрык, кып- кызыл.

        Күсәтмәлелек: киселгән өлешләрдән торган яшелчә рәсемнәре, яшелчәләр.

К.В.Закирова “Балачак аланы”

1.Уен “Таралган рәсемнәр”.

( Киселгән өлешләрдән яшелчә рәсемнәре җыю.)

2.   Уен “Бер- күп”. ( Туп белән.)

( Үрнәк: суган- суганнар, бәрәңге- бәрәңгеләр һ. б.)

3. Шигырь уку. Х. Гарданов. “Түтәлләрдә үсте яшелчә”

4. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Көз көне түтәлләрдә нинди яшелчәләр үсә?

- Кәбестә ничек үсә?

- Помидор нинди?

- Чөгендер кайда төшеп үскән7

5. Шигырьне яттан сөйләү.

( 4- 6 бала шигырь сөйли.)

6. Уен “Тәме буенча бел”.

( Балаларның күзләрен бәйләп яшелчә каптыру, тәме буенча нинди яшелчә булуын ачыклау.)

Икмәк-  яшәү терәге.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (7-1)

       Үстерелешле диалог “Игенче хезмәте белән танышу.”

1. Игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы эш икәнен аңлату, игенчегә хөрмәт тәрбияләү.

2. Табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү.

3. Яңа очраган сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, сүзлек запасын баету.

      Сүзлек: сабан, механизатор, комбайнчы, тракторчы, агроном.

       Күрсәтмәлелек: слайдлар.

1. Үстерелешле диалог “Ил табыны икмәктән башлана”.

- Икмәк өстәлгә нинди юллар белән килә?

- Икмәк үстерүдә кемнәр катнаша?

- Икмәк үстергәндә нинди транспорт төрләре кулланыла?

2. Табышмаклар.

а).  Тәгәрмәчләр өстендә

Зур гына арбасы бар.

Аның эченә салып

Бик күп йөкләр ташыйлар. (Машина.)

б). Ат түгел кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе йөри тыр да тыр,

Йә, бу нәрсә, кем әйтер? ( Трактор.)

в). Эшне генә ярата ул,

Булганы юк уенда.

Аннан башка үткәрәләр

Үзе килми туена. ( Сабан.)

г). Ура, суга, җилгәрә

Үзе төяп җибәрә.

Бик күп җыеп игенне,

Баета ул илемне. ( Комбайн.)

3. Слайдлар карау.

- Игенчеләр ни өчен кар тоталар?

- Көзге бодай ни өчен өшеми?

- Халык мәкале: “Кырда кар калын булса, ашлык мул булыр”- ди. Ни өчен?

- Механизаторлар ни өчен машиналарны кыш көне әзерлиләр?

- Ашлыкны вакытында җыеп алмасаң нәрсә була?

4. Хәрәкәтле уен “Ак калач”.

5. Җыр тыңлау “Чайкала иген кырлары”.

( Г. Латыйп сүзләре, И. Шәмсетдинов көе.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (7-2)

      Әңгәмә.

 “Икмәк – тормышның нигезе”  

1. Икмәккә сак караш тәрбияләү.

2. Балаларның игътибарлылыгын, хәтерен үстерү.

3. Балаларга икмәкнең әһәмияте, ипи үстерүдә катнашучыларның хезмәте турында белемнәрен ныгыту.

          Сүзлек: ярма, орлык, башак, бөртек, тегермән.

          Күрсәтмәлелек: слайдлар, рәсемнәр.

1.Әңгәмә. “Икмәк- тормыш нигезе”

- Безнең өстәлебездә көн дә нинди ризык була?

- Икмәк нинди ул?

- Ни өчен икмәк- тормыш нигезе дибез?

2. Дидактик уен “Тәртип буенча тезеп чык”.

( Икмәк үстерүчеләрнең эшен күрсәткән рәсемнәрне тәртип белән тезү.)

3. Эндәш өйрәнү.

Яңгыр яу, яңгыр яу,

Иләктән, чиләктән.

Пәрәмәчтән, коймактан,

Арпадан, бодайдан,

Эшләр китәр уңайдан.

4. Үстерелешле уен “Мәкальне әйтеп бетер”.

а). Икмәк ил- ... ( тоткасы.)

б). Ипидән зур нәрсә- ... ( юк.)

в). Икмәкне әрәм- шәрәм итү зур- ...

( гөнаһ.)

г). Икмәк тормыш- ... ( нигезе.)

5. Уен “Кем күбрәк камыр ашларын әйтә”.

( Камыр ашларының төрләрен атау.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (7-3)

    Әкият уку.  “Икмәк” төрекмән халык әкияте.

1. Икмәккә сак караш, игенче хезмәтенә карата кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү.

2. Балаларга ипинең әһәмияте турында төшенчә бирүне дәвам итү, аның нинди юллар белән безнең өстәлгә килүен сөйләү.

3. Игенче хезмәте турындагы белемнәрен баету, татар халкының хезмәт сөючән халык икәнен, ялкаулыкның бездә элек- электән зур кимчелек, начар сыйфат булуын, һезмәт сөю һәркемгә хас сыйфат булырга тиеш икәнен аңлату.

       Сүзлек: төрекмән, иген, игенче, җир сөрү, ашлык, башак, комбайн, тегермән.

     

       Күрсәтмәлелек: слайдлар,рәсемнәр.

1. Мәкаль.

Пешкән икмәкнең исе,

Һәр чәчәктән хуш исле.

( Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату.)

2. Әкиятен уку. “Икмәк” төрекмән халык әкияте.

3. Әкият буенча әңгәмә үткәрү.

- Егет белән әнисе ничек яшәгәннәр?

- Егет ни өчен тауга киткән7

- Әнисе ипине нәрсә дип биргән?

- Егетнең: “Әни мине алдаган”- дигән уе белән килешәсезме?

- Ипи нинди?

4. “Ипине кемнәр үстерә?” слайдлар карау.

5. Уен “Без ипи пешерәбез”.

( Ипи пешерү өчен кирәкле рәсемнәрне тактага ябыштыру.)

Күңел җылысын тоеп.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (8-2)

      Фикер алышу.

 “Әби- бабайларны хөрмәтлик!”

1. Зурларга карата хөрмәт тәрбияләү.

2. Куелган сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыгын үстерү.

3. Әби- бабайларның кадерле кешеләр булуын төшендерү.

        Сүзлек: дәү әни, дәү әти, өлкәннәр, онык, хөрмәт.

1. Тизәйткеч.

Сорамадым соравын,

Алдым бабам боравын.

2.  “Әби- бабайларны хөрмәтлик!” әңгәмә.

- Безнең өчен бик якын, газиз кешеләр кемнәр алар?

- Әти- әнигә кем тормыш биргән? Кем карап үстергән?

- Әби- бабай дип кенә түгел, тагын нинди ягымлы сүзләр белән эндәшәбез?

- Сездән читтә яшәгән әби- бабаларыгызның хәлләрен ничек беләсез?

- Алар нинди эшләр башкара?

- Әби- бабайларыгызга ничек булышасыз?

3. Хәрәкәтле уен “Бабай һәм оныклар”.

( Бер бала- бабай, калганнары- оныклар. Бабай өйдә утыра, ә оныклар өйдән читтәрәк нәрсә эшләячәкләре турында сөйләшәләр.

( Мәсәлән, бакчада җир казыдык, оекбаш бәйләдек, кер юдык һ. б.) Аннары бабай янына киләләр, бабай алардан: “ Сез кайда булдыгыз?”- дип сорый. Балалар: - Өйдә ( урманда, бакчада һ. б.) Бабай: - Сез анда нишләдегез?- ди. Балалар бергәләп бертөрле хәрәкәт белән нәрсә эшләгәннәрен күрсәтәләр. Бабай белергә тиеш. Дөрес җавап әйтелгәч, балалар йөгерәләр, бабай аларны куа.

Беренче тотылган бала – бабай була.)

4. Үстерелешле уен “Кем күбрәк әйтә”.

( Тылсымлы сүзләр әйтешү.)

5. Җыр өйрәнү “Әбием җыры”.

( Ә. Синугыл сүзләре, Г. Гәрәева көе.)

Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (9-2)

       Үз тәҗрибәсеннән чыгып  хикәя төзү. “Безнең гаилә.”

1. Гаилә әгъзаларына хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.

2. Образлы фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларның үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзүләренә ирешү.

        Сүзлек: корыч, әрем, назлы, бәбкәем, гаилә әгъзалары.

     Күрсәтмәлелек: гаилә темасын чагылдыручы рәсемнәр, фотографияләр.

1. Шигырь уку. Г. Тукай.  “Безнең гаилә”

2. Әңгәмә.

- Сезнең гаиләдә кемнәр бар?

- Алар нәрсә белән шөгыльләнәләр?

- Сезнең гаиләгезнең яраткан бәйрәме нинди?

- Ял көннәрен сез ничек үткәрәсез?

3. Уен “Бездә шулай, ә сездә ничек?”

( Тәрбияче башлый, балалар дәвам итә.)

а). –“ Мин кайткач аш бүлмәсенә керәм, бәрәңге әрчергә тотынам. Әтиебез ит турый, кечкенә улыбыз әтисенә булыша. Ә сездә ничек?...”

б). – “Эшләр беткәч, кичке ашны ашагач без ял итәбез. Мин китап укыйм. Әтисе белән , кечкенә улыбыз шашка уйный. Әбиебез оекбаш бәйли. Ә сездә ничек?...”

( Тәрбияче үз күзлегеннән чыгып ситуацияләрне күбәйтә ала.)

4. Табышмак.

Кайвакыт ул мамык кебек йомшак,

Кайвакыт ул корыч кебек каты,

Кайчагында баллы, татлы

Ә кайчакта әремнән дә әче. ( Тел.)

5. Уен “Назлы сүзләр”

( Гаиләдәге кешеләргә матур сүзләр белән эндәшү. Мәсәлән, әнием, әткәем, әбекәй, дәү әти һ. б.)

6. Шигырь уку.Н. Исәнбәт.  “Иң матур сүз”

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (9-3)

        Шигырь ятлау.

Ә. Бикчәнтәева. “Дәү әни”

1. Гаиләң белән горурлану хисе тәрбияләү.

2. Гаилә әгъзаларын белү, аларны ихтирам итүне ныгыту.

3. Ямьсез эшләр белән аларны борчырга ярамаганлыгын өйрәтү.

            Сүзлек: гаилә әгъзалары, дәү әни, бәбкәм, нур.

       

         Күрсәтмәлелек: гаиләгә кагылышлы рәсемнәр.

1.Хәрәкәтле уен “Аю- бүре”.

2. Шигырь уку.Ә. Бикчәнтәева. “Дәү әнием”

3. Шигырь буенча әңгәмә.

- Кем ул дәү әни?

- Дәү әни нинди?

- Дәү әни нәрсәләр эшли?

- Без аңа нәрсә әйтәбез?

- Кемнең дәү әнисе бар?

- Алар нинди?

- Дәү әни безгә ничек эндәшә?

- Кичләрен нәрсәләр сөйли?

- Ул безне нәрсәләргә өйрәтә?

4. Шигырьне яттан сөйләү.

( 4- 5 бала яттан сөйли.)

5. Уен “Дәү әнигә эндәшү”.

( Туп белән.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (9-4)

      Мини –музейга сәяхәт.  “Һәркемнең үз йорты бар”.

1. Дөньяда яшәүче башка халыкларга ихтирам, алар турында кызыксыну сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү.

3. Җир йөзендә яшәүче халыкларның торак йортлары аларның яшәү урыннарына бәйле булуы турында аңлату.

            Сүзлек: тирмә, мич, бишек, сандык, сәке.

            Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, слайдлар, макетлар, мини- музей.

1. Ковролинда “Төлке һәм куян” әкиятеннән өзек карау.

- Куян өен нәрсәдән төзегән?

- Төлкенең өе нинди булган?

- Ни өчен төлкенең өе эреп беткән?

- Төлке өен дөрес төзегәнме?

2. “Һәркемнең үз йорты бар” әңгәмә.

- Йортларны нинди табигый материаллардан төзиләр? Ни өчен?

- Ни өчен шәһәрдә өйләрне күпкатлы итеп төзиләр?

- Кайсы милләт халыклары тирмәдә яши? Ни өчен?

- Син ничә катлы йортта яшисең?

3. Башкорт халык уены “Тирмә”.

( Уенда дүрт төркем балалар катнаша. Һәрбер төркем үз түгәрәгенә баса. Түгәрәкнең уртасында милли яулык бөркәлгән урындык тора. Һәр төркем үз түгәрәгендә җыр җырлап әйләнеп йөри:

Без шат балалар,

Түгәрәккә басабыз.

Аланлыкка җыелып,

Әйлән- бәйлән уйныйбыз.

Аннан соң балалар музыка көенә бер зур түгәрәк ясап йөриләр. Музыка бетү белән һәр бала үз урындыгына йөгерә, яулыкның дүрт почмагыннан тотып, баш өстенә күтәрәләр. Тирмә барлыкка килә.)

4. Мини- музейда борынгы татар йортының җиһазларын карау.

- Йортта мичнең нинди әһәмияте бар?

- Бишектә кемне тирбәтәләр? Ни өчен?

- Сандыкта әбиләр, әниләр нәрсә саклый?

- Сәкене нәрсә өчен кулланырга мөмкин?

- Бабайлар урындык, өстәлне нәрсәдән ясаганнар?

5. Уен “Табышмак әйтәм табыгыз!”

а). Аягы бар, кулы юк,

Аркасы бар, түше юк. ( Урындык.)

б). Дүрт туган бер ашъяулык астында. ( Өстәл.)

в). Калын түшәк салынган,

Мендәр, юрган куелган.

Бик уңайлы бу ятак,

Рәхәтләнеп мен дә ят.

Исеме аның?... ( Карават.)

г). Беләсезме бу өйне?

Сыйдырган бар киемне. ( Шкаф.)

6. Шигырь уку.Х. Халиков. “Без төзүчеләр”

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (9-5)

       Әңгәмә.

 “Йорт җиһазлары”

1. Йорт җиһазларына сакчыл караш, аларны ясаучыларга хөрмәт тәрбияләү.

2. Танып белү эшчәнлеген, игътибарлылыкны үстерү.

3. Балаларның йорт җиһазлары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү.

          Сүзлек: җиһаз эчендә, өстендә, аста.

         Күрсәтмәлелек: йорт җиһазлары турында рәсемнәр яки уенчык җиһазлар.

1. Шигырь уку.Г. Латыйп. “Әтидән өйрәндем”

 2. Уен “Яңа фатир”.

( Алып баручы зур карточкалар өләшә, бүлмә фрагментлары белән һәм кечкенә предметлы карточкаларны күрсәтә. Кем дөрес әйтә, шуңа бирә. Кем тизрәк шакмакларны каплый, шул җиңүче.

3. Әңгәмә.

- Йорт җиһазларын нәрсәдән ясыйлар?

- Җиһазларны кайда ясыйлар?

- Кайдан сатып алалар?

- Йорт җиһазлары ни өчен кирәк?

- Кибетләрдә нинди өстәлләр саталар?

- Киемнәрне, савыт- сабаны кайда сакларга мөмкин?

4. Үстерелешле уен “Нәрсә үзгәрде?”

( Үрнәк: алма өстәл өстендә иде, ә хәзер алма өстәл астында һ. б.)

5. Хәрәкәтле уен “Буш урын”.

( Урындыклар тезелә. Балалар музыка астында урындыклар тирәли йөри. Музыка туктауга урын җитмәгән бала уеннан чыга.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (9-6)

       Шигырь уку.

 Ә. Ерикәй “Әти йорт төзи” .

1. Балаларда әти кешегә карата ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү.

2. Балаларның төзүче һөнәре турындагы белемнәрен системалаштыру.

3. Шигырьне игътибар белән тыңлау. Эчтәлеге буенча тәрбияченең биргән сорауларына җавап бирергә өйрәтү.

          Сүзлек: биек, кирпеч түши, сырлап, шомартып, турылап.

1. Табышмаклар.

а). Тик бер генә һөнәр беләм:

Кыям, турыйм, юнам, теләм. ( Балта.)

б). Тешләре бар, авызы юк,

Үзе чәйни, үзе йотмый,

Ашаганы- агач он. ( Пычкы.)

в). Тимер жираф, башы күктә,

Күп күтәрә көче күпкә.

Тонна- тонна йөкләрне

Эләктереп ала ул,

Балконнарны балкытып,

Биек өйләр сала ул. ( Күтәрү краны.)

2. Төзүче һөнәре буенча әңгәмә.

- Төзүче һөнәре ни өчен кирәк?

- Төзелештә кемнәр эшли?

- Алар нинди эшләр башкара?

- Төзүчеләр булмаса нәрсә булыр иде?

3. Шигырь уку.Ә. Ерикәй “Әти йорт төзи”

4. Шигырь буенча әңгәмә.

- Без нинди һөнәр белән таныштык?

- Йорт нәрсәдән салына?

- Югарыга кирпечне нәрсә ярдәмендә күтәрәләр?

- Әти үз һөнәрен дөрес сайлаганмы?

5. Хәрәкәтле уен “Буяу сатыш”.

( Бер бала “Буяу сатучы, икенчесе “Буяу алучы”, калганнары “Буяулар” булып тезелеп басалар. Аларның һәрберсенә үз төсен “сатучы” әйтеп чыга. Буяу алучы:

- Дөбер- дөбер...

- Кем бар?

- Миңа буяу кирәк иде.

- Нинди?

- Ак.

Үзенең төсе әйтелгән буяу йөгереп китә. Тотса, ул  уеннан чыгарыла. Шул рәвешчә барлык буяулар алынып беткәч, буяу сатучы алучыга килә:

- Син минем буяуларымны бир!

- Мә, бирәм буяуларыңны, тик бер шарт белән: син аларның сәдәф төсен белергә тиешсең.

Шулвакыт барлык “ буяулар” сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, алучы аларны биреп җибәрә.

Табын янында.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (10-1)

        Савыт- саба кибетенә сәяхәт.

1. Савыт- сабага карата сакчыл караш тәрбияләү.

2. Балаларның диалогик һәм монологик сөйләмен үстерү.

3. Савыт- саба турында белемнәрен тулыландыру, тәрбияче үрнәгендә кечкенә хикәяләр төзеп сөйләргә өйрәтү.

         Сүзлек: чынаяк, чәнечке, пычак, чәйнек, кәстрүл, кашык, чүмеч, сатучы, сатып алучы, киштә.

1. Табышмаклар.

а). Ут өстенә утырган да,

Борынын чөеп, пар өрә,

Кайный- кайный шапырына

Түрә үзенә күрә. ( Чәйнек.)

б). Колагы бар, башы юк,

Ашамаган ашы юк. ( Кәстрүл.)

2. Савыт- саба кибетенә сәяхәт.

- Сез киштәләрдә нәрсәләр күрәсез?

- Чәйнек, чынаяк, кәстрүл, кашыкларны бер сүз белән ничек әйтеп була?

- Бу савытларны нинди очракта кулланабыз?

- Бу киштәдә нинди пыяла савытлар бар?

- Нинди аллюмин савытлар бар?

- Җиз самавырлар бармы?

- Фарфор савытлар бармы?

3. “Савыт- сабалар” турында хикәя төзү.

( Бу савыт- сабалар кибете. Монда савыт- сабалар сатыла. Фарфор, пыяла, җиз, көмеш, аллюмин савыт- сабалар киштәләргә урнашкан. Һәрбер савыт- сабага ярлык эленгән. Бу савыт- сабаларны сатучы сата.)

4. Дидактик уен “Дөрес әйтсәң-бирәм”.

( - Башы гел суда булып тора, ә койрыгы чөйдә эленеп тора. ( Чүмеч.)

Һ. б.)

5. Бармак уены.

Баш бармак ала чынаяк,

Имән бармак- тәлинкә.

Урта бармак- чәнечке,

Атсыз бармак аш сала.

Чәнти бармак ала кашык,

Утырырга, әйдә ашык.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (10-2)

       Чагыштырма хикәя төзү.

    “Чәйнек белән самавыр”

1. Савыт- сабага сак караш, игътибарлылык тәрбияләү.

2. Эзлекле, бәйләнешле итеп чагыштырып тасвирлау хикәясе күнекмәләре камилләштерү, фикерне әйтә белү сәләтен үстерү.

3. Савыт- сабаны урынлы куллана белергә өйрәтү.

        Сүзлек: самавыр, аллюмин, эмаль, фарфор, җиз, көмеш.

       Күрсәтмәлелек: самавыр, чәйнек.

1. Үстерелешле уен.

- Савыт- сабалар нинди төрләргә бүленәләр?

- Чәй эчү өчен нинди савытлар кулланыла?

- Нинди савытларда чәй кайнатып була?

2. Чагыштырма  хикәя төзү.

 “Чәйнек белән самавыр”

- Бу нәрсә?

- Нинди өлешләрдән тора?

- Нинди материалдан ясалган?

- Нинди аермалары бар?

- Ни өчен кирәк?

3. Хикәя төзеп сөйләү.

( 4- 6 бала сөйли.)

4. Уен “Самавыр”.

( “Самавыр” һәм “Әби” сайланып куела. Калганнары читтәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга чәй ризыклары исемнәре әйтеп чыга, аларны самавыр ишетмәскә тиеш. Әби, самавырның колагын тотып:

 “Чәй эчәргә килә- килә...шикәр!”- ди. Шикәр әкрен генә килеп, самавырның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. Самавыр караганда балалар барысы да баш бармакларын өскә каратып утырган булалар. Самавыр кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тотылган бала самавыр була. Белмәсә, шикәргә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган самавырга җәза бирелә.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (10-3)

 Әңгәмә. “Мин кунак яратам”.

1. Үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен тәрбияләү.

2. Милли ризыклар турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

3. Балаларны кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтү.

 Сүзлек: кунакчыл, кыстыбый, чәк-чәк, коймак, бәлеш.

  Күрсәтмәлелек: милли ашлар муляжы яки рәсемнәр, геометрик фигуралар.

1. Юраулар.

а). Самавыр җырласа, кунак килә.

б). Мәче битен юса, кунак көт.

в). Мендәр ишелсә, кунак килә.

г). Пычак яки кашык идәнгә төшсә, кунак килә.

2. Әңгәмә. “Мин кунак яратам” ( Тәрбияче: - Бүген без халкыбызның күркәм гадәтләреннән берсе- кунакчыллык турында сөйләшербез. әби- бабаларыбыз элек- электән үк кунакчыл булган, кунакка ачык йөз, сый- хөрмәт күрсәткән.

- Кешеләр ни өчен бер- берсенә кунакка йөриләр?

- Ни өчен кунак килгәнне яратабыз?

- Кунакны каршы алырга ничек әзерләнәбез?

- Кунакны нинди сүзләр белән каршы алабыз?

- Кунакның күңелен ничек итеп ачалар?

- Табын янында әдәпле утыру кагыйдәләрен беләсезме?

- Татар халкы кунакны нинди милли ризыклар белән сыйлый?

3. Шигырь уку.Ш. Галиев “Кунаклар” 4. Уен “Дөресен әйт!”

а). Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың,

Ул нәрсә?  ( Коймак.)

б). Вак- вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай.

Чак- чак кына алып, өзеп,

Аша дустым, син шулай. ( Чәк- чәк.)

в). Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

Почмаклар ясаганнар. ( Өчпочмак.)

5. Уен “Нәрсәгә ошаган?”

( Кыстыбый, бәлеш, чәк- чәк, өчпочмак һ. б. нинди формада булуын ачыклау.)

6. Мәгънәле сүзләр уены “Әйтеп бетер!”

а). Коры табынга кунак ...

( утыртмыйлар.)

б). Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ... ( ач.)

в). Кунак сые: ...( якты йөз, тәмле

сүз ), аннан кала ... ( ипи, тоз.)

г). Каршы алу, озатып калу- ...

( кунакка бар хөрмәт.)

7. Җырлы уен “Кунаклар”.

( Балалар кулга- кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн иде,

Чакырдык без кунаклар.

Кунакларны сыйларга,

Салдык майлы коймаклар.

Чыж- чыж итеп коймаклар,

Җәелде, әй, җәелде.

( Кулларын як- якка җәяләр.)

Менә тагын кечкенә

Булып калды, җыелды,

Җыелды, әй, җыелды. ( Кысылалар.)

Аннан ары кабарды,

Кабарды, әй, кабарды.

( Кулларын югары күтәрәләр.)

Шиңде юп- юка калды,

Пеште инде коймаклар. ( Чүгәлиләр.)

Сыйландылар кунаклар,

Тордылар баш иделәр. ( Баш ияләр.)

Таралдылар, әй, шатлар,

Бииләр, ай- яй, шатлар. ( Бииләр.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (10-4)

      Хикәя сөйләү.

 “Тәлинкәнең төбе нинди”

1. Савыт- сабаларга карата сак караш тәрбияләү.

2. Әсәрнең төп идеясен аңлый, геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен үстерү.

3. Алган белемнәрен уен барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү.

           Сүзлек: ашханә, тәлинкә төбе, аш тәлинкәсе, сай тәлинкә.

          Күрсәтмәлелек: тәлинкәләр җыелмасы.

1. Табышмак.

Тирәненә аш салалар,

Саенда була ботка.

Минем исемне белсәгез,

Ватылмас идем бушка. ( Тәлинкә.)

2. Хикәя уку.

 “Тәлинкәнең төбе нинди”

 3. Хикәя буенча әңгәмә.

- Балалар ни өчен  кашыкларын өстәлгә куйдылар?

- Галиянең кәефе ни өчен төшкән?

- Мәрьям апа рәсемсез тәлинкә турында нәрсә әйтә?

4. Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

( 4- 5 бала сөйли.)

5. Үстерелешле уен “Сыйфатын әйт”.

( Балаларга ризык исемнәре кушыла. Балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче туп ыргыта, ә бала ризык сыйфатларын әйтеп тупны кире бирә.)

6. Аз хәрәкәтле уен “Ашханә”.

( Балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче балаларга ризык исемнәре кушып чыга. Ризык исемнәре кертеп, хикәя сөйләнә. Хикәя барышында исеме чыккан бала әйләнеп ала, ә “Ашханә” дигән сүздә барлык балалар да әйләнәләр. Уен түгәрәктә бер генә бала калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.)

Киемнәр дә безне бизиләр.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (11-1)

        Кием- салым кибетенә сәяхәт.

1. Киемгә карата зәвык, сакчыл караш тәрбияләү.

2. Тормышта тышкы кыяфәтнең дә мөһимлеген аңлауларына ирешү.

3. Өс- баш, аяк киемнәрен чагыштырырга, төркемнәргә аерырга өйрәтү.

          Сүзлек: бизи, шәл, бүрек, башлык- баш киемнәре, өс ( аяк ) киемнәре.

          Күрсәтмәлелек: кием- салым кибете өчен киемнәр.

1. Мәкаль.

“Кием кешене бизи”.

( Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату.)

2. Үстерелешле уен “Кибеттә үзеңне ничек тотарга?”

- Кычкырып сөйләшмәскә.

- Бер- береңә карата яхшы мөгаләмәдә булырга.

- Үзеңә генә кирәк әйберне карарга.

- Әйберләргә карата сак булырга.

-Сатучы белән әдәпле сөйләшергә.

3. Кием- салым кибетенә сәяхәт.

( Кибет белән танышу.)

4. Әңгәмә.

- Кибеттә нинди бүлекләр бар?

- Ни өчен киемнәрне аерым бүлекләргә урнаштыралар?

- Киемнәрне кайда тегәләр?

- Һәр бүлектәге киемнәрне бер сүз белән ничек әйтергә була?

( Киемнәрне классификацияләү.)

- Безгә киемнәр ни өчен кирәк?

5. Сүзле уен “Табышмак әйтәм, бел!”

а). Ике колагыннан тартсаң,

Усал агайдан яшерә. ( Бүрек.)

б). Урманда ул ерткыч җәнлек,

Ахырына к өстәгәч, була?... ( Бүрек.)

в). Иңемдәге соры кәҗәм

Йомшак мамыктыр,

Каты- каты суыкларда

Мине җылытыр. ( Мамык шәл.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (11-2)

      Әңгәмә.  “Милли киемнәр”

1. Халык сәнгате аша балаларда зәвык, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү.

2. Балаларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү,  күп белү теләген уяту.

3. Милли киемнәргә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау.

       Сүзлек: лалә, өчяфрак, канәфер чәчәге, милли.

         Күрсәтмәлелек: милли киемнән курчаклар, милли киемнәр, кисмә рәсемнәр.

1. Шигырь уку. Л. Лерон. “Татар баласы”

Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә,

Нинди гүзәл татар кызы,

Күз тимәсен үзенә.

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә.

Нинди матур татар улы,

Күз тимәсен үзенә.

2. Әңгәмә.

 “Татар милли киеме кигән кыз һәм малай курчакларын карау”

 - Сез нинди милли киемнәр беләсез?

- Ни өчен аларны “милли” дип атыйлар?

- Аларның нинди үзенчәлекләрен әйтергә була?

- Татар халык бизәкләрендә нинди орнаментлар күренә?

- Милли бизәкләрдә нинди төс юк?

- Малай белән кызның киеме нәрсә белән аерыла?

3. Дидактик уен “Әбиемнең сандыгы”.

а).Яңа гына идем итек

Ч өстәгәч булдым ...( читек.)

б). Әнием ак сәйлән тезеп

Чиккән яшел бәрхетне

Бар түбәмдә ...( түбәтәем )

Мин бүген бик бәхетле.

в). Җырлый- җырлый сәхнәләрдә

Кызларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы ...( калфагы.)

4. Җырлы- биюле уен “Түбәтәй”.

Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,

Бик ераклардан кунакка килгәнсең.

Түбәтәең энҗеле дә укалы,

Түбәтәем менә кемдә тукталды.

Яле дустым, җырлап кына ал әле.

5. Тизәйткеч ятлау.

Итек, читек, энә, без,

Матур итеп тегәбез.

6. Үстерелешле уен “Бу нинди бизәк?”

( Кисмә рәсемнәрне җыю.)

Саулык- зур байлык.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (12-1)

        Слайдлар карау.  “Су һәм кояш, безнең белән гел юлдаш”.

1. Балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү.

2. Балаларның үз фикерләрен дөрес итеп җиткерә белү күнекмәләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш булдыру.

3. Балаларга  сәламәтлекне саклауда табигатьнең әһәмиятен аңлату, чыныгу чаралары белән таныштыру.

       Сүзлек: талпына, армый- талмый, чыныккан, таза.

        Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, слайдлар, аудиоязма.

1.Шигырь уку.М. Хөсәен “Армыйм да мин, талмыйм да мин”

 - Физзарядканы ни өчен саф һавада ясау яхшырак?

- “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” әйтемен сез ничек аңлыйсыз?

2. Слайдлар яки рәсемнәр кулланып тәрбияченең сөйләме.

( Безгә үсү, сәламәт яшәү өчен су, һава һәм кояш бик кирәк. Саф һава һәм кояш тәнебезне чыныктыра, көч өсти. Ләкин кояш нурларыннан дөрес файдаланмасаң сәламәтлеккә зыян килергә дә мөмкин.)

3. Дидактик уен “Нәрсә ярый, нәрсә ярамый”.

- Кояшта баш киемсез йөрергә ярамый.

- Озак кызынырга ярамый.

- Елганың тирән урынында су коенырга ярамый.

4. Табышмаклар.

а). Исе юк, төсе юк

Аннан башка тормыш юк. (Су.)

б). Лампа түгел- яктырта,

Мич түгел- җылыта. ( Кояш.)

в). Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел. ( Һава.)

5. Эндәш.

Кояш чык, чык, чык!

Майлы ботка бирермен,

Тәти кашык бирермен.

Кояш чык, чык, чык!

Тәти кашык сабы алтын

Безгә кирәкми салкын.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (12-2)

      Сәхнәләштерү. А.Алиш.  “Куян кызы” әкияте.

1. Авыр хәлдә калганда ярдәм итү теләген уяту, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Балаларның үзләре белгән әкиятләре буенча тамашалар уйнау осталыкларын үстерүне дәвам итү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, ныклап аңлау сәләтен ныгыту.

3. Балаларны тирә- юньдәгеләр кыен хәлдә калганын  күрә белергә, ярдәмгә килергә өйрәтү.

         Сүзлек: сәламәтлек, дәвалый, киңәш, туңмасын, киез итекләр, бәбкәм, яланаяк.

        Күрсәтмәлелек: куян, куян кызы, Айболит өчен битлек, костюмнар, урман күренеше, урман шавы.

1. Табышмак.

Дөньяда иң кирәк,

Иң кирәктән ни кирәк? ( Саулык.)

2. Мәкаль.

Сәламәтлегеңне саклыйсың килсә, һәрвакыт сак бул.

3. Әкият уку.А. Алиш “Куян кызы”

 4. Әкият буенча әңгәмә.

- Әкият нәрсә турында бара?

- Куян кызының аягы ни өчен авырта?

- Куян үзенең кызына нинди ягымлы сүз әйтә?

- Куян кызының аягын кем дәвалый?

- Айболит куян кызына нинди киңәш бирә?

- Ә сез нинди киңәш бирер идегез?

5. Сәхнәләштерү. “Куян кызы” әкияте

6. Җырлы -уен “Куянкай”.

( Түгәрәк уртасында моңаеп куян утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый- җырлый әйләнәләр:

Ак куянга ни булган,

Әллә инде авырган?

Иптәшен дә табалмый,

Урыныннан да торалмый,

Куян, куян, син сикер,

Иптәшең табып китер!

Куян бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (12-3)

   Шигырь  ятлау.

Ә.Ерикәй.“Чисталык сөябез”

 

1. Балаларга чисталык- сәламәтлекнең нигезе икәнен төшендерү.

2. Эзлекле һәм сәнгатьле итеп шигырьне сөйләү күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларны гигиена кагыйдәләренә гадәтләнергә өйрәтү.

           Сүзлек: пөхтә, кичкырын, сөя.

          Күрсәтмәлелек: “Серле тартма”: сабын, сөлге, тарак, көзге, теш щеткасы.

1. Табышмаклар.

а). Сиңа мин һәркөн кирәк,

Нәрсә соң мин, әйт тизрәк! ( Су.)

б). Хуш исле, шома,

Үзе чисталап юа. ( Сабын.)

в). Һәркөн авызына капса,

Яратса аны кеше,

Беркайчан да сызламас

Һәм ялтырап торыр теше.

( Теш щеткасы.)

г). Аккош кебек ак кына,

Йомшак кына, пакъ кына.

Көн дә сыйпый битемнән,

Элеп куям читеннән. ( Сөлге.)

2. Шигырь уку.Ә.Ерикәй “Чисталык сөябез”

 3. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Кайчан матур булабыз?

- Балалар пөхтәлекне ничек саклыйлар?

- Аш алдыннан һәрвакыт нәрсә ләр эшлибез?

- Аякларны кичкырын нәрсә белән юабыз?

- Без ни өчен чиста торабыз?

4. Шигырьне яттан сөйләү.

( 5- 6 бала сөйли.)

5. Уен “Серле тартма”.

( Бер бала тартмадагы әйберне карый һәм аның билгеләрен әйтә:

- Бу әйбер кечкенә, озынча, тешләре күп ясалган. Дөрес җавап алган бала “серле” тартмадагы икенче предметны карап, билгеләрен әйтә.)

Исеменә күрә - җисеме.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (13-2 )

 Әңгәмә. “Исемең матур, кемнәр куйган”

1. Халык- аваз иҗаты аша милли исемнәргә кызыксынучанлык тәрбияләү.

2. Исемнәргә багышланган халык җырлары, шигырьләре аша, исемнәрнең матурлыгын тоя белү сәләтен үстерү.

3. Балаларга һәр исемнең аерым бер мәгънә белдерүе турында төшенчә бирү, үзеңнең дә, иптәшләреңнең дә исем- фамилиясен, кыскартырга, үзгәртергә ярамаганлыгын аңлату.

 Сүзлек: ышанычлы, турылыклы, куркусыз, тынычландыручы, дәвалаучы, мәгънәле.

 Күрсәтмәлелек: курчак, яулык.

1. Табышмак.

Кешегә дә ябышкан,

Әйбергә дә ябышкан.

Хайванга да ябышкан,

Сикерсәң дә, төшеп калмый,

Әйтегез, бер тавыштан. ( Исем.)

2. Такмак әйтү.

Аклы, чиста күлмәгеңнең

Якаларын кем уйган?

Исемең матур, кемнәр куйган?

Сине күреп кем туйган?

3. Сүз эчендә энҗе бар “Исеме җисеменә туры килгән”.

- Исемеңнең аңлатмасын беләсеңме?

( Мәсәлән, Әминә- ышанычлы, турылыклы, куркусыз һ. б.)

4. Шаян сүзләр.

а). “Асия” Ә.Фәйзи шигыре.

Чәй эчәбез бал белән,

Бала-чагалар белән,

Бала-чага алты җан:

Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан,

Зәйнәп белән Галия,

Иң соңгысы Асия.

б). Зәйнәп балык пешергән,

Бану бәреп төшергән,

Оркыясы җыя- җыя

Биш бармагын пешергән.

5. Уен “Мин кем”.

Безнең белән уйна Ләйлә,

Тик уртага чык әле.

Күзләреңне йомып кына

Кем җырлавын әйт әле.

( Бер бала күзен бәйләгән килеш уртага баса. Түгәрәктә баскан бер бала көйләп “Мин кем” дип сорый. Уртадагы бала көйләп исемен әйтә, белмәсә җәза бирелә.)

6. Уен “Адым саен исем ата”

( Уен барышында кем күбрәк исем әйтә, ул җиңүче була.)

7. Уен “Үз исемеңне хәрәкәттә күрсәт”.

( Уен, бер-берсенең исемнәрен истә калдырырга ярдәм итә, уңай хисләр тудыра. Балалар түгәрәктә утыралар, сәгать теле уңаена үзләренең исемнәрен аңлата торган төрле хәрәкәтләр ясыйлар.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (13-1 )

 Үстерелешле уен“Без дә хокуклы”.

1. Балаларда шәфкатьлелек, әхлаклылык тәрбияләү.

2. Кеше хокуклары турындагы матдәләрне матур әдәбият һәм рәсем- иллюстрацияләр аша искә төшерү, белемнәрен ныгыту, сөйләм телләрен үстерү.

3. Рольләрне дөрес мимика, интонация белән башкара белергә өйрәтү.

 Сүзлек: хокук, поскып, ятим, кайгыртулы.

 Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, театр курчагы.

1. Шигырь уку Ш. Галиев “Җирдә миңа ни кирәк?”.

Бар ла безнең хокукыбыз:

Яшәү урынлы булырга,

Әтиле дә, әниле дә,

Кайгыртулы да булырга.

( Тәрбияче: - Димәк, һәр баланың әти- әниле булырга, яратырга һәм яратылырга, өйле булырга һәм кайгыртылып яшәргә, сәламәт булырга хокукы бар. Әкияттә бар нәрсә дә тиз генә матурлана да, сәламәт тә була ала, ләкин тормышта алай ук түгел шул!.. Безнең инвалид

( сәламәтлекләре җитеп бетмәгән, зәгыйф, кайберләре гарип ) балалар бар, хөкүмәт аларга бик нык игътибар итә, ярдәмен күрсәтә, аларны укыта да, ял  итәргә дә булыша.)

2. “Золушка” курчак драматизациясе.

Пыскып янган шәм утында

Идәннәрне себерәм.

Бар көчемне кызганмыйча

Ашханәдә хезмәт куям.

Кайгымны да күрсәтмим,

Еламыйм да, җырлыйм мин.

Хәтта кайчак елмаям

Нигә дисезме?

Моннан минем

Юктыр ла чыгар җирем.

3. Әңгәмә.

- Бу кадәр күп эшләргә ярыймы?

- Үги ана кызның нинди хокукларын кыса?

4. Мәкаль.

Дөньяда иң ачы- ятимлек ачысы.

( Мәкаль эчтәлеге буенча әңгәмә.)

- Балалар сезнең нинди хокукларыгыз бар?

5. Дидактик уен “Алай ярыймы соң?”

( “Төлке, куян һәм әтәч”, “Зөһрә кыз”, “Золушка”, “Үги кыз” әкиятләренең рәсемнәре буенча.)

- Нинди хокуклар сакланмый?

6. Хәрәкәтле уен “Почмак сатыш”.

( Дүрт почмакта дүрт бала басып тора, уртадагы бала:

Йортсыз- җирсез калдык без,

Ашсыз- сусыз калдык без,

Кемнәр сата почмагын,

Күп хак биреп алыйк без.

Шулай диләр дә, почмактагылар йөгерешеп урыннарын алышалар. Урын ала алмаса, уртадагы тагын сорый:

Сатлык почмак кемдә бар?

Булса сатсын почмагын.

Почмактагылар:

Кем алдырыр- йөгереп!

Син көтеп тор, бер кавым!

Салкын кыш. Кышкы уеннар.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (14-1 А )

     Әңгәмә    “Без суыктан курыкмыйбыз”.

1. Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү.

2. Балаларның иҗади күзаллауларын, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

3. Кыш турында белемнәрен тирәнәйтү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.

        Сүзлек: алсу, ыжгыра, бөтерелә, оча, шуам, тәгәрәтәм.

1. Тел шомарткыч.[ш],[с]

а).Ыш- ыш- ыш

Безгә килде салкын кыш.

б). Су- су- су

Суыкта битләр алсу.

2. Әңгәмә. “Кыш килде”

 - Ни өчен тирә- як ап- ак?

- Елның кайсы вакыты?

- Кыш айлары нинди айлар?

- Кыш айларында нинди үзгәрешләр була?

 - Кыш айлары сезгә ошыймы? Ни өчен?

- Кыш көне нинди уеннар уйнарга яратасыз?

3.”Кышның файдасы һәм зыяны” слайдлар яки картиналар карау.

- Карның нинди файдаларын беләсез?

- Карның нинди зыяны бар?

4. Шигырь уку. Г. Зәйнашеваның “Кыш килде”

Ап- ак тун киеп кыш килде,

Яфрак- яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

Чормадан сикереп төште,

Чаңгылар һәм чаналар.

Ак мамыктай ап- ак кышны

Сагынып көткәннәр алар.

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк-

Безнең иң якын дуслар.

5. Сүзле хәрәкәтле уен “Кар ява”.

Ябалак- ябалак кар ява,

Чыгабыз уйнарга,

Урамга- һавага.

Чуарлап өсләрне,

Ябалак кар, яу- яу!

Без ясыйбыз кардан тау,

Ак мамыктай тузгып яу!

Бик дәү булсын безнең тау!

 

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (14-1 Б )

         Тәҗрибә “Бер хәлнең икенче хәлгә күчүе” (карның үзлекләре белән таныштыру - урамда.)

1. Туган як табигатендәге үзгәрешләргә карата кызыксынучанлык тәрбияләү.

2. Балаларның күзәтүчәнлек, фикерләү сәләтен һәм сөйләмен үстерүне дәвам итү.

3. Кайбер әйберләрнең бер халәттән икенче халәткә керүен ( су бозга, боз суга әйләнә ) сынап карау юлы белән балаларның белемнәрен тирәнәйтү.

           Сүзлек: карлану, кар салу, карлы- бозлы, карлы- буранлы.

    Күрсәтмәлелек: тәҗрибә өчен фильтр

1. Табышмак.

Ак кына, вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Югала, юк була,

Учта тотсаң чак кына. ( Кар бөртеге.)

2. Шигырь уку Г. Афзал. “Беренче кар”.

Кояш йөри сүрелеп кенә,

Болытка төренеп кенә.

Кыяр- кыймас әйләнгәләп,

Кар ява иренеп кенә.

Бу әле- кышның малае,

Бу- беренче кар әле.

Ак сакаллы, җил- буранлы

Кыш бабае бар әле.

3. Шигырь буенча әңгәмә.

- Кар кайчан ява?

- Кар бөртекләре нәрсәгә ошаган?

- Карның нинди үзлекләрен беләсез?

4. Тәҗрибәләр үткәрү.

а). Зурайткыч пыяла аша кар бөртекләрен карау.

- Кар бөртекләре нинди формада?

б). Карның эрүен күзәтү.

- Карны кулга алгач кар нишли? Ни өчен эри?

в). Карны бияләйгә куеп карау.

- Ни өчен эреми? Карга сулыш өрсәң нишли?

г). Кар суын фильтр аша тикшерү.

( Бүлмәдә уза.)

5. Дидактик уен “Кар һәм боз”.

( Кар һәм бозның үзенчәлекләрен чагыштырып әйтү.)

6. Сүзле уен “Кар бөртекләре”.

Кар, кар, кар ява,

Бураннарны туздыра.

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз,

Аннан туплар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз,

Бик күңелле яшибез.

Суыктан без курыкмыйбыз,

Рәхәтләнеп уйныйбыз.

Кар бөртекләрен куып,

Уйнаудан һич туймыйбыз.

7. “Сүз эчендә энҗе бар” - зиһен күнегүләре.

- Карлану- кар белән каплану.

- Кар салу- кар яту, кар җыелу.

- Карлы- кары булган, кар капланган.

- Карлы- бозлы- кар белән боз катыш.

Карлы- буранлы- кар яуган һәм буран бураган.

- Тәңкә- тәңкә ( кар.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (14-2 )

Рәсем  буенча хикәя төзү.

 “Кышкы уеннар”

1. Балаларда үзара дустанә мөнәсәбәт, бер- берсен тыңлый белү сыйфаты тәрбияләү.

2. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен, эзлекле итеп сөйли белү сәләтен үстерү.

3. Балаларны рәсемнең эчтәлеге буенча сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү, хикәя төзеп сөйли белүләрен ныгыту.

 Сүзлек: шук, шаян, тимераяк, көрт.

 Күрсәтмәлелек: рәсем.

1. Шигырь  уку.  М. Крыймов “Җилләр җыры” [ж],[ш], [у].  

( Балалар белән авазларны ныгыту.)

Илләр ашып,

Карлар ташып,

Выжылдыйбыз: “Выж- ж- ж- ж!”

Юллар көрәп,

Карлар иләп,

Без эшлибез “Эш- ш- ш- ш!”

Биеп- чөеп,

Көртләр өеп,

Без җырлыйбыз: “Ыж- ж- ж- ж!”

Каршы җилгә,

Чыксаң юлга,

Билләреңне “Бу- у- у- у!”

Тунсыз булсаң,

Бездән туңсаң,

Кулларыңны “Ууу- у- у- у!”

2. Рәсем карау.  “Кышкы уеннар”

 - Сез рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

- Бу рәсемдә нинди көн сүрәтләнгән?

- Тау башында балалар нишли?

- Тау итәгендә нинди кызыклы хәл булган?

- Рәсемнең арткы өлешендә кемнәрне күрергә була?

- Алар нишлиләр?

- Бу рәсемгә карап балалар турында нәрсә әйтер идегез?

3. Рәсемгә план бирү.

а). Һава торышын тасвирла.

б). Балалар эшчәнлеге. ( Ничек киенгәннәр? Нәрсә эшлиләр? )

в). Зурлар эшчәнлеге.

г). Рәсемгә исем уйла.

4. Сүзле уен “Кар бөртекләре”.

( Уенны кабатлап уйнау.)

Кар, кар, кар ява,

Бураннарны туздыра.

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз,

Аннан туплар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз,

Бик күңелле яшибез.

Суыктан без курыкмыйбыз,

Рәхәтләнеп уйныйбыз.

Кар бөртекләрен куып,

Уйнаудан һич туймыйбыз.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (14-3)

 Хикәя  уку .К. Ушинский. “Кыш әбинең шуклыгы”

1. Серле табигать күренешләренә соклану һәм мәхәббәт уяту.

2. Кышкы салкын көннәрнең кошлар, хайваннар, кешеләр өчен иң авыр вакыт булуын ачыклау.

3. Балаларны әдәби әсәр аша кышның матур тасвирланышы белән таныштыру.

 Сүзлек: өрде, җанвар, корт, шарт- шорт, яра, күшиләр, төпкә, толыбын, шыбыр тир, бөрки, гарьләнде.

1. Табышмак.

Әби килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып. ( Кыш килү.)

2. Хикәя уку.К. Ушинский. “Кыш әбинең шуклыгы”

 3. Фикер алышу.

- Кыш әби кошларга ничек ачуланды?

- Кошлар кайсы якларга очып киттеләр, ә нинди кош калды?

- Җанварлар кышның салкыннарына ничек җайлаштылар?

- Балыкларга каршы нинди усал гамәлләр кылды?

- Салкын кышны нәрсәләргә бәйләп карарга була?

- Кыш кешеләрне ничек сынады?

- Әби кемнәрдән гарьләнде? Ни өчен?

- Салкын кыш ачуыннан балаларның кайсы җирләрен чеметә?

- Кыш нишләп елап җибәргән?

4. Сынамышлар “Халык әйтсә, хак әйтә”.

а). Кояш бик еракта булып күренсә, салкын булыр.

б). Багана сызгырса, суык булыр.

в). Каз аягын күтәреп торса, салкын булыр.

г). Чыпчык агачның очына кунса- көн салкын була, түбән ботакларына кунса- җил чыга.

5. Сүзле уен “Син нишләргә яратасың?”

( Балалар чиратлашып җавап бирәләр. Мәсәлән,  мин чаңгы шуарга яратам. Ә син?... һ. б.)

6. Хәрәкәтле уен “Нардуган”.

( Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәли бер түгәрәк ясап, кулга- кул тотынышып, шушы нардуган җырын җырлап әйләнәләр. Ул үзенә бер көйгә җырлана:

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, нардуган.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам!

Җыр бетүгә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиешләр. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.)

Кышлаучы кошлар.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (15-1)

      Урамга экскурсия.“Җимнәр сибәм кошларга”.

1. Кошларга сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

2. Чагыштыру, күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларны кошлар турында кайгыртырга, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга өйрәтү.

        Сүзлек: җим, җимлек.

       Күрсәтмәлелек: кышлаучы кошларның битлекләре.

1. Уен “Булсаң зирәк, әйт тизрәк”.

а). Гөлдер- гөлдер гөл итекле,

Гөлкәй кызыл читекле. ( Күгәрчен.)

б). Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? ( Тукран.)

в).Савытыннан сабы озын.  (Саескан.)

г). Яшькелт- сары түшле ул,

Бер кечкенә кошчык ул. ( Песнәк.)

д). Иртә таңнан, кичкә хәтле,

Чык- чырык та чык- чырык.

( Чыпчык.)

2. Үстерелешле диалог. “Кышлаучы кошлар”

- Бездә кышлаучы нинди кошларны беләсез?

- Аларны кайда очратырга була?

- Кышлаучы кошлар нәрсәләр белән тукланалар?

- Кошларга елның кайсы вакытында күбрәк ярдәм кирәк?

- Аларга ничек итеп ярдәм итәргә мөмкин?

3. Шигырь уку.Ә. Кари “Кошлар туйдырам”

4. Тизәйткеч. [Җ]

Җим- җим- җим итә,

Җимлеккә кошлар килә.

Җил- җил- җил исә,

Җиде кош очып китә.

5. Сүзле уен “Килегез, кил, кошкайлар” (Х. Гарданов буенча.)

- Килегез, кил, кошкайлар

Сез бит безнең дускайлар.

Бакчабызга куныгыз,

Көн дә кунак булыгыз.

- Чыпчык, чыпчык- чык- чырык,

Җим сиптем, кил тиз очып!

( Чыпчык битлеге кигән бала уртага чыга, “җим чүпли”яки бии.)

- Песнәк, песнәк., кил тизрәк-

Җим сибәм сиңа әзрәк.

- Карга-карга, син кара,

Кабып кал азык бар да!

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (15-2)

 Рәсем карау. ( И. Н. Мурашковска методикасы буенча.)

 “Кошлар килгән җимлеккә”

1. Кошларга сакчыл караш тәрбияләү, ярдәм итә белү теләген тудыру.

2. Рәсемнең эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга дөрес, ашыкмыйча башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп җавап бирергә күнектерү.

3. И. Н. Мурашковска  методикасы буенча рәсемгә карап, хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү.

Сүзлек: җимлек, песнәк, түше яшькелт- сары, томшык, койрык.

Күрсәтмәлелек: магнитофон, кышлаучы кошларның тавышлары язылган аудиоязма, “Кошлар килгән җимлеккә” рәсеме.

1. Эндәш.

Песнәк, песнәк, кил тизрәк-

Җим сибәм сиңа әзрәк!

2. Аудиоязмада кышлаучы кошларның тавышларын тыңлау.

3. Рәсем карау.  “Кошлар килгән җимлеккә”

4. Үстерелешле диалог.

1 адым.

- Кем нәрсә күрә, әйтегез?!

( Балалар берәмләп һәр предметны әйтә баралар, тәрбияче тактада ясый бара.)

2 адым.

- Нинди ике рәсемне бергә кушып була һәм ни өчен?

3 адым.

Хикәя төзү.

( 5-6 бала сөйли. Хикәя сыйфатлы булмаса, тәрбияче үрнәк бирә.)

5. Сүзле уен.

Карга килә казан аса,

Саескан килә су сала,

Тукран килә тоз сала,

Песнәк килә пешерә,

Чыпчык килә тикшерә,

Күгәрчен ашап бетерә.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (15-3 А )

Шигырь ятлау. Д. Гарифуллин “Песнәк”

1. Балаларда кошларга, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

2. Шигырьне ятлау теләге булдыру, хәтер сәләтен үстерү.

3. Сәнгатьле итеп ятлау, сөйләү күнекмәләре булдыру.

 Сүзлек: кырау, кырпак, читлек, алъяпкыч.

Күрсәтмәлелек: песнәк рәсеме.

1. Табышмак.

Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен- кышын

Салмый сары

Алъяпкычын. ( Песнәк.)

2. Шигырь уку.Д. Гарифуллин “Песнәк”

 3. Шигырь буенча әңгәмә.

- Песнәк ни өчен тәрәзәне шакый?

- Кошлар ни өчен рәхмәтләрен җиткерәләр?

- Кошлар Ильнур турында ниләр  әйткәннәр?

- Әтисе улын нинди сүзләр әйтеп үсендерә?

4. Шигырьне яттан сөйләү.

( 4- 5 бала сөйли.)

5. Хәрәкәтле уен “Кошлар һәм читлек”.

( Уенда катнашучы ярты төркем бала, кулга- кул тотынышып “Читлек” хасил итәләр, калганнары кошлар. Алар төрле якка очып йөриләр. Уенны алып баручы хәбәр биргәч, читлек ачыла- балалар кулларын югары күтәрәләр. Кошлар читлеккә кереп- чыгып йөриләр. Алып баручы яңадан хәбәр салгач, читлек ябыла- балалар чүгәли төшеп, кулларын төшерәләр. Түгәрәктән чыга алмый калган кошлар тотылган дип исәпләнә. Алар да кулга- кул тотынышып, читлек ясаучылар янына басалар. Өч- дүрт кат читлек ачылып- ябылгач, уенга йомгак ясала. Соңыннан уенчылар урыннарын алмашалар.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (15-3 Б )

 Шигырь уку.Г. Лотфи “Балалар ярдәм итә”

1. Матур әдәбият аша балаларда мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның диалогик сөйләмен, әйләнә- тирә мөхит үзгәрешләрен, бер- берсе белән бәйләнешен күрә белү сәләтен үстерү.

3. Авазларны ныгыту буенча эшне дәвам итү. Балаларның сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирүләренә ирешү, кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыту.

 Сүзлек: орчык.

Күрсәтмәлелек: темага туры килгән рәсемнәр.

1. Авазлар өстендә эш. ( т, ч, к ).

а). Кара карга кардан бара,

Канатларын кага- кага.

б). Тукый- тукый тукыган,

Тугыз талны чукыган.

в). Чыпчык, чыпчык, чык чыпчык,

Чык- чык, кошчык, очып чык.

2. Шигырь уку. Г. Лотфи “Балалар ярдәм итә”

 3. Үстерелешле диалог.

- Кышын бездә нинди кошлар яши?

- Кышын салкыннар җиткәч, аларга ничек була?

- Аларга балалар ничек ярдәм итә?

- Кошлар балаларга ничек итеп рәхмәт әйтәләр?

4. Санамыш.

Чар- чар- чыпчыклар

Бирсәгез лә орчыклар.

Анда чык, монда чык

Саубуллаш та моннан чык.

5. Сүзле уен .

( Балалар сүзгә китереп хәрәкәтләр башкаралар.)

Урамда ак кар яуган

Өй түбәсе агарган.

Агач ботаклары бар да

Яшел күлмәген салган.

Безнең бакчада кошлар да

Нигәдер сайрамыйлар.

Салкын икәнлекне сизеп,

Җим эзләргә очмыйлар.

Әйдә, дуслар, бергә чыгып

Җимнәр салыйк кошларга.

Азык булса, җиңел булыр

Бар кошларга кышларга.

6. Уен “Җөмләне дәвам ит!”.

( Шигырь эчтәлегеннән чыгып, тасвирлап җөмләне дәвам итү.)

Кыргый хайваннар.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (16-1)

 ( Төркемдә уен оештыру.)

 “Зоопаркка сәяхәт”.

1. Кыргый хайваннарга карата кайгыртучанлык һәм зоопаркта үз- үзеңне тоту сыйфатлары тәрбияләү.

2. Уеннар һәм тирә- юнь белән танышу барышында балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Кыргый хайваннар һәм аларның үзенчәлекләре турында белемнәрен баету.

 Сүзлек: бурсык, маймыл, арслан, фил.

Күрсәтмәлелек: картиналар сериясе, уенчыклар.

1. Табышмаклар.

а). Үзе кардай ап- ак ул,

Озын колак бик сак ул.

Дошман күрсә элдертә,

Кем аны куып җитә? ( Куян.)

б). Кош түгел- оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне бик ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата.

                                     ( Тиен.)

в). Асрамый да умарта,

Балны бик, бик ярата.

Кышын сөя йокыны,

Язгача тормый ята. ( Аю.)

2. Үстерелешле диалог.

- Бу хайваннарны бер сүз белән ничек атыйлар?

- Кыргый хайваннар кайда яши?

- Алар нәрсә белән тукланалар?

- Кыргый хайваннар кышка ничек әзерләнәләр?

- Җылы якта нинди хайваннар яши?

3. Дидактик уен “Дөрес тап. Дөрес итеп билгелә”.

( Интерактив тактада яки рәсемнәр белән кыргый хайваннарның яшәү, туклану, табигатькә ничек җайлашуларын ук белән билгеләү.)

4. Бармак уены.

Баш бармагым бүредер,

Имән бармагым- төлке,

Урта бармагым- бурсык,

Атсыз бармагым- аю,

Чәнти бармагым- куян,

Куянны кая куям?

5. Хәрәкәтле уен “Куяннар һәм бүре”.

( Бер бала “Бүре”, калганнары “Куяннар” була. Уен барышында куяннар үз урыннарында

( түгәрәкләрдә ) утыралар, ә бүре икенче якта ( чокырда ) утыра. Тәрбияче әйтә:

Яшел болында куяннар,

Сикергәләп йөриләр.

Як- якларына каранып,

Бүре килүен күзлиләр.

Куяннар урыннарыннан чыгып уйныйлар, ә бүре чокырдан чыгып, куяннарны тотмакчы булып йөри. Куяннар үз урыннарына йөгерәләр. Тотылган куянны бүре үзе белән чокырга алып китә.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (16-2)

 Картина  буенча хикәя төзү.

 “Куяннар”

1. Балаларда бер- берсен тыңлый белү сыйфатлары тәрбияләү.

2. Карау өчен бирелгән рәсем турында сөйлисе килү теләген үстерү.

3. Балаларга хикәя төзеп сөйләүгә булышлык итү, кыргый хайваннар турында белемнәрен тирәнәйтү.

 Сүзлек: куян, көч, җиңеп булмый.

 Күрсәтмәлелек: “Куяннар” картинасы.

1. Табышмак.

Алгы тәпиләре кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка. ( Куян.)

2. Әңгәмә.

- Куяннар ни өчен кыш көне ак тун кия?

- Кыш көне куяннар нәрсә белән туклана?

3. Рәсем карау. “Куяннар”

- Рәсемдә кайсы ел фасылы сүрәтләнгән? Ни өчен сез алай дип уйлыйсыз?

- Рәсемнең алгы өлешендә нәрсә күрәсез?

- Куяннар нишли? Ни өчен алар урманнан чыкканнар?

- Ни өчен бер куян арт аякларына басып, гаҗәпсенеп карап тора?

- Алар турында нәрсә әйтергә була?

- Рәсемнең арткы өлешендә нәрсә ясалган?

- Бу рәсемгә карап сез нинди исем бирер идегез?

4. Рәсем буенча балалар хикәясе.

( 4-6 бала сөйли.)

5. Сүзле уен “Куяннар санамышы”.

Бер, ике, өч

Куяннарда бөтен көч!

Дүрт, биш

Безне җиңеп булмый һич.

Алты, җиде

Куяннар башын иде.

Сигез, тугыз, ун

Алты бүре, алты тун.

Без тук бүген, бүре- ач,

Әнә килә, тизрәк кач!

6. Зиһен үстерү күнегүе.

( Әйтемнәр буенча балаларның фикерен тыңлау.)

а). Койрык кыска, озын колак

Аңа шулай яхшырак.

б). Арткы аяклары озын,

Ә алда алар кыска.

в). Кышын куян ак тун кия,

Миңа яхшы дия- дия.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (16-3)

Уку һәм  сәхнәләштерү. “Төлке һәм бүре” татар халык әкияте

1. Балаларда театр сәнгатенә мәхәббәт һәм эстетик зәвык тәрбияләү.

2. Балаларның үзләре белгән әиятләре буенча тамашалар уйнау осталыкларын үстерүне дәвам итү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Әкиятнең эчтәлеген бәйләнешле, эзлекле итеп үз сүзләрең белән сөйләп бирергә өйрәтү.

 Сүзлек: чана, төягән, бөгәрләнгән, яка, карана, бәке, көянтә.

 Күрсәтмәлелек: төлке, бүре, карт, әби киемнәре.

1. Табышмак.

а). Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Сарыклар эзли. ( Бүре.)

б). Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар,

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күптөрле. ( Төлке.)

2. Әкият уку “Төлке белән бүре”.

3. Әкият буенча әңгәмә.

- Әкият нәрсә турында бара?

- Карт кайда барган?

- Төлке ничек хәйләләгән?

- Төлке хәйләсенә тагын нәрсә эләккән?

- Бүренең койрыгы ни өчен өзелгән?

- Әкият ничек тәмамлана?

4. Әкиятне сәхнәләштерү.

5. Сүзле уен “Аксак төлке”.

( Аксак төлке белән өй хуҗасы сайлана, башка балалар тавыклар булып зур түгәрәк эченә кереп басалар. Сорауларга җавап биреп уйныйлар. Аксак төлке ялгышып икенче аягы белән дә җиргә басса, хуҗа күреп, аның үзен куа башлый.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (16-4)

 Шигырь ятлау  К. Мостафин “Бүре баласы”

1. Шигырь юллары аша кыргый хайваннарга карата ихтирам, сакчыл караш тәрбияләү.

2. Балаларның үз теләкләре белән яттан шигырьләр сөйләргә булган омтылышларын, хәтер сәләтен үстерү.

3. Шигырьне укып аның төп идеясен аңларга, мөстәкыйль һәм шигырьгә бәйле рәвештә үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү.

 Сүзлек: кыйшык- мыйшык, ава- түнә, сабак, ялый.

1. Такмаза әйтү.

Барыр идем урманга,

Соңга калсам, кунарга

Таба алмасам бер җир дә,

Очрап куйса бүре дә,

Куып китеп ач бүре,

Кайта алмасам кире?

Юк, мин урманга бармыйм,

Бармыйм, урында ауныйм.

Утыным бетсә бетәр.

Тиздән җәе дә җитәр.

2. Шигырь уку  К. Мостафин. “Бүре баласы”

3. Фикер алышу.

- Аучы капчыктан нәрсә чыгара?

- Ул нинди?

- Борыны нәрсәгә охшаган?

- Песи баласы белән бүре баласы ничек дуслашканнар?

4. Шигырьне яттан сөйләү.

( 5- 6 бала сөйли.)

5. Дидактик уен “Кисмә рәсемнәрдән кыргый хайваннарны җыю”.

Куанабыз матур- матур

Рәсем карасак.

Кисеп өлешләрдән җыеп

Зур бер рәсем ясасак.

6. Уен “Бүре һәм көтү”.

( Көтүче:

Алдым кулыма быргы,

Кычкыртам: тру- ру- ру...

Ә шунда бер сыер

Каршы чыкты: му- му- му.

Көтүдән ( сыер, сарык, кәҗә, бозау маскалары киеп уйнаучы балалар арасыннан ) мөгри- мөгри сыер чыга.

Көтүче:

Син, сыер, кит урманга,

Хәтфә төсле кырларга,

Тик кайтырсың кич белән,

Кич белән бик күп сөт белән.

“Терлекләр” төрлесе төрле якка таралышалар. “Бүре” чыгып куа башлагач, өлгерә алмаган баланы бүре тотып ала. Ул бала бүре булып, уен дәвам итә.)

Йорт хайваннары һәм кошлары.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (17-1)

 Үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзү. “Ишегалдында”

1. Балаларда барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. Аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.

2. Рәсемнәр аша балаларның йорт хайваннары һәм кошлары турындагы күзаллауларын системалаштыру, кешенең алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүне формалаштыру.

3. Үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп, сөйләмдә гади һәм кушма җөмләләр кулланып, хикәя сөйләргә өйрәтү.

 Сүзлек: бозау, колын, көчек, чеби, бәбкә

Күрсәтмәлелек: уенчыклар.

1. Табышмаклар.

а). “Кикрикүк!”- дип, таң белән

Йокыдан уятучы.

Ул- иң иртә торучы,

Һәм иң иртә ятучы. ( Әтәч.)

б). Күлгә таба йөгерә,

Җиргә басып лап та лоп.

Күпләп су эчә, ашый,

“Бак- бак”,- диеп мактанып. ( Үрдәк.)

в). “Иһа- һа- һай,”- дип кешни,

Арба тарта, йөк ташый.

Чабышка да чыга ул,

Аннары солы ашый. ( Ат.)

г). Хайван рәхәткә чыккан:

Һаман җирне актара.

“Мырык- мырык” сөйләнә,

Ә борыны кап- кара. ( Дуңгыз.)

д). “Кыйгак- кыйгак” килә дә

Бермәлгә уйга кала.

Исәп итеп суда йөзә,

Һәм бераз оча ала. ( Каз.)

е). Кешенең дусты, йортның хуҗасы. ( Эт.)

2. Үстерелешле диалог.

- Бу табышмаклар нәрсәләр турында?

- Ни өчен аларны йорт хайваннары дибез?

- Тагын нинди йорт хайваннарын һәм кошларын беләсез?

- Алар кайда яшиләр, нәрсә ашыйлар?

- Кешеләр алар турында ничек кайгырта?

- Җылы якларда яшәүче нинди йорт хайваннарын  һәм кошларын беләсез?

- Сез ничек уйлыйсыз, аларның кешеләргә нинди файдасы тия?

3. “Ишегалдында” үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя сөйләү.

4. Дидактик уен “Баласын әйт!”

( Мәсәлән, сыер- бозау, ат- колын, тавык- чеби һ. б.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (17-2)

Рәсем карау. “Песи һәм песи балалары”

1. Бер- береңне игътибар белән бүлдермичә, сабыр тыңлау сыйфатлары тәрбияләү.

2. Хайваннарның һәм балаларының исемнәрен дөрес атау күнекмәләре бирү, хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне ныгыту.

3. Эчтәлекле рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү.

 Сүзлек: бөгәрләнгән, ала, йомшак.

 Күрсәтмәлелек: “Песи һәм песи балалары” рәсеме.

1. Тизәйткеч.

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

2. “Песи һәм песи балалары” рәсемен карау.

- Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

- Ана песи нинди?

- Песи балалары турында нәрсә әйтергә мөмкин?

- Алар бер- берсеннән нәрсә белән аерыла?

- Охшашлыклар бармы?

3. Рәсем буенча хикәя төзү.

( 5- 6 бала сөйли.)

4. Дидактик уен “Нәрсә ничек кычкыра?”. ( Туп белән.)

( Үрнәк: песи- мыраулый, эт- өрә, ат- кешни, сыер- мөгери һ. б.)

5. Сүзле уен “Сүзләр яса” [с]

Мас- мас- мырламас.

Мас- мас- җырламас.

Мас- мас- суламас.

Мас- мас- йокламас.

Мас- мас- ашамас.

Мас- мас- утырмас.

Мас- мас- ятмас.

6. Санамыш ятлау.

Ыргада, мыргада,

Мәче йөри елгада.

Эремчек, төн чык,

Син кал, бу чык.

7. Хәркәтле уен “Песи һәм тычкан”

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (17-3)

 Хикәянең эчтәлеген дәвам итеп сөйләү. Г. Мөхәммәтшин. “Ак песи”

1. Балаларда игътибарлылык, дикъкать, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

2.  Балаларның иҗади күзаллауларын,  фонематик ишетү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

3. Балаларга үз тәҗрибәләренә таянып хикәя төзергә, үз фикерләрен аңлаешлы итеп башкаларга җиткерергә ярдәм итү.

 Сүзлек: күмәч, ут- күз, ага ( абый ).

 Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, песи битлеге, туп.

1. Шигырь уку.

. Әти, песи алыйк әле

Һәммәбез карар иде.

Әгәр песи булмаса,

Мәче дә ярар иде.

2. Хикәя уку. Г. Мөхәммәтшин “Ак песи”

3. Хикәя буенча әңгәмә.

- Айдар бакчага бармый калган көн нинди булган?

- Ул көнне Айдар нәрсәгә тап булган?

- Айдар песигә ничек ярдәм иткән?

- Балалар Айдарның сөенче хәбәрен ничек кабул иткәннәр?

- Сез ничек уйлыйсыз, аннан соң нәрсә булган?

4. Балалар хикәясе.

( 4- 6 бала хикәя сөйли.)

5. Сүзле уен “Песине дәшү”.

( Туп белән. Мәсәлән, песием, йомшагым, пескәем һ. б.)

Транспорт.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (18-1)

 Үстерелешле диалог.“Җир өсте, һава һәм су транспорты”

1. Балаларда урамда, транспортта үз- үзләрен дөрес тоту, игътибарлылык һәм транспорт хезмәткәрләренә ихтирам тәрбияләү.

2. Транспорт турындагы күзаллауларын киңәйтү, фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү, аларның исемнәрен истә калдыру, кулланылышын белү.

 Сүзлек: коры җир, су юлы, тимер юл, һава юлы.

 Күрсәтмәлелек:

1. Табышмаклар.

а). Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсәң кая. ( Трамвай.)

б). Уф итәр, пуф итәр,

Төкренер дә пошкырыр.

Пошкырса да алып китәр,

Акча түләсәң илтер. ( Поезд.)

в). Канаты бар- йоны юк,

Үзе бара- юлы юк. ( Самолет.)

2. Үстерелешле диалог .

- Бер сүз белән ничек атыйбыз?

- Транспортны нинди төрләргә бүлергә була?

 - Нинди коры җир транспортларын беләсез?

- Ни өчен ул шулай атала?

- Нинди су юлы транспортлары була?

- Нинди һава юлы транспортлары бар?

 - Транспорт ни өчен кирәк?

- Машиналарны сакларга кая куялар?

Автобусларны? Трамвайны?

3. Уен “Нәрсә артык?”

а). Мотоцикл, скутер, велосипед, мопед.

б). Трамвай, троллейбус, автобус.

в). Самолет, вертолет, поезд.

г). Теплоход, метеор, автобус.

д). Самокат, велосипед, троллейбус.

е). Комбайн, трактор, самолет.

4. Ярышлы уен “Поезд”.

( Балалар ике төркемгә бүленәләр һәм старт сызыгы артына бер- бер артлы тезелеп басалар. Алар- “Вагоннар”. Алда төркем алдында- “Локомативлар”. Тәрбияче сигнал биргәч, капитаннар алдан билгеләнгән урынга ( флагка ) таба йөгерәләр һәм аны әйләнеп узып, кире командаларына киләләр. Капитаннарга икенче булып басып торган балалар ( вагоннар ) ябышалар һәм икәүләшеп йөгерәләр. Уен барлык вагоннар да беркетелеп беткәнче дәвам итә. Старт сызыгына беренче булып килеп җитүче поезд җиңүче була.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (18-2)

 Чагыштырып тасвирлау хикәясе төзү. “Йөк машинасы һәм җиңел машина”  

1. Балаларның бер-берсен бүлдермичә тыңлый белү, игътибарлылык, тирә- юньдә ориентлаша белү сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларны тәрбияче биргән план буенча чагыштырып тасвирлау хикәясе төзергә өйрәтүне дәвам итү. Юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.

 Сүзлек: йөк машинасы, җиңел машина.

 Күрсәтмәлелек: аудиоязма, уенчык машиналар, өч төсле түгәрәкләр.

1. Табышмаклар.

а). Тәгәрмәчләр өстендә,

Зур гына арбасы бар.

Арбаның эченә салып,

Бик күп йөкләр ташыйлар. ( Йөк машинасы.)

б). Очмый, жуылдамый да,

Ул урам буйлап чаба.

Аның ике күзендә дә,

Яктырып утлар яна. ( Җиңел машина.)

2. Фикер алышу.

- Машиналар нинди төрләргә бүленә?

- Йөк машинасы белән нәрсә эшләп була?

- Йөк машинасының кузовына утырып йөреп буламы?

- Безгә җиңел машиналар ни өчен кирәк?

3. Рәсемнәр яисә уенчыклар карау.

( План буенча, йөк һәм җиңел машинаны  аерым- аерым карау.)

- Бу нәрсә?

- Нинди өлешләрдән тора?

- Нәрсәдән ясалган?

- Ни өчен кирәк?

4. Чагыштырма тасвирлау хикәясе төзү.

( Мәсәлән: - Бу җиңел машина, ә бу йөк машинасы. Җиңел машинаның ак кабинасы, дүрт кечкенә алтынсу тәгәрмәчләре, пластмас утыргычлары бар. Ә йөк машинасының әрҗәсе тимердән, руле пластмастан ясалган, дүрт зур кара тәгәрмәче бар.

Җиңел машинаның кабинасы пластмас, тәрәзәләре пыяла, ә йөк машинасының кабинасы тимер,тәрәзәләре пыяладан ясалган.

Йөк машинасы йөк ташыр өчен, ә җиңел машина кешеләрне йөртер өчен кирәк.)

5. Балалар эшчәнлеге.

( 5- 6 бала сөйли.)

6. Хәрәкәтле уен “Машиналар һәм җәяүлеләр”.

( Балалар машиналар һәм җәяүлеләргә бүленәләр.Тәрбияче кулында төсле түгәрәкләр светофор ролен үти. Светофор машиналарга һәм җәяүлеләргә аерым сигналлар бирә.)

7. Җыр тыңлау. ( В. Вәлиева сүзләре һәм көе.)

 “Юлларда булсын тәртип”

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (18-3)

Хикәя уку. И. Дәүләтшин “Алпамыш шәһәргә килде”

1. Юлда үз иминлеген һәм башкаларның иминлеген кайгырту һәм саклау сыйфаты тәрбияләү.

2. Балаларның игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Матур әдәбият аша балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.

 Сүзлек: тротуар, чат, бина.

 Күрсәтмәлелек: рәсем- схемалар, төсле түгәрәкләр.

1. Ми чарлау “Тиз әйт!” ( Туп белән.)

- Җәмәгать транспортлары?

- Юл хәрәкәтендә катнашучылар?

- Җәяүле юлны кайдан чыга?

- Тротуар нәрсә өчен хезмәт итә?

- Нинди юлны аркылы чыгарга җиңелрәк, киңнеме әллә тарнымы?

- Светофорның ничә сигналы бар?

- Транспортка утыру белән сез кемгә әйләнәсез?

- Тимер юлдан йөри торган транспорт төрләре?

- Йөк машинасы һәм поезның кайсына йөк күбрәк сыя?

2. Хикәя уку.И. Дәүләтшин Алпамыш шәһәргә килде”

3. Хикәя буенча әңгәмә.

- Алпамыш шәһәргә килгәч кем белән очраша?

- Дусты аңа нинди кагыйдәне өйрәтә?

- Машиналарның кайчан кузгалып китәсен каян белгәннәр?

- Алпамыш юлдагы ак сызыклар турында нәрсә белгән?

- Алпамыш нинди төр транспортлар белән танышкан?

- Ни өчен трамвайның артыннан чыгарга ярамый?

- Троллейбус белән автобусны кайсы яктан урап үтәләр?

4. Хәрәкәтле уен “Күңелле светофор”.

( Балалар тәрбияче күрсәткән төсләргә туры китереп хәрәкәт итәләр.)

5. Үстерелешле уен “Кагыйдәне бел!”

( Тәрбияче рәсем- схемалар күрсәтә, балалар кагыйдәне әйтә.)

Юл йөрү кагыйдәләре.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (19-1)

Үстерелешле уен.  “Машина йөртүче һәм җәяүлене кисәтүче куркынычсызлык билгеләре”

1. Урамда, җәмәгать транспортында, торак зонасында үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.

2. Юлларда күзәтүчәнлекне, фикерләү мөстәкыйльлеген,

дикъкатьлелекне үстерү.

3. Юл билгеләрен аера белү, юлда хәвефсез тоту кагыйдәләрен өйрәтү.

    Сүзлек: руль, юл макеты, юл билгеләре, рәсемнәр.

   Күрсәтмәлелек: урам макеты, юл билгеләре

1. Тизәйткеч.[з]

Озын- озын, озын юл,

Озын юлга чыкты ул.

Озын юлда озак йөреп,

Очына барып чыкты ул.

2. Мәкаль.

Юлда булсаң, уяу йөр.

( Чагыштырма эчтәлеген аңлату.)

3. Җырлы- сүзле уен.

Автобуска утырдык,

Сәяхәткә җыендык.

Би- би- би, би- би- би!

Сәяхәткә җыендык

Барабыз урам аша,

Безгә кояш елмая.

Би- би- би, би- би- би!

Безгә кояш елмая.

4. Үстерелешле диалог.

- Син нинди очракта пассажир буласың?

- Урамга чыккач та сез кемгә әвереләсез?

- Юл хәрәкәтендә нинди яхшы ярдәмчеләр бар?

- Нинди дә булса транспорт чарасын идарә итүчене кем дип йөртәләр?

5. “Урам макетын карау”.

- Бу юлда хәрәкәт ничә юнәлешле?

- Светофорның нинди сигналларын беләсең һәм ниндиләр алар?

- Урам үз эченә нәрсәләр ала?

- Җәяүле нинди юлдан һәм кайсы яктан йөри?

6. Дидактик уен “Юл билгесен дөрес куй!”

- Велосипедларда йөрү тыела.

 ( Тыючы.)

- Җәяүле юлы. ( Боеручы.)

- Тукталыш урыны. ( Мәгълүмат бирүче.)

- Җәяүлеләр юл аркылы чыгу урыны.

( Кисәтүче.)

- Беренче медицина ярдәме пункты.

- Туклану пункты. ( Хезмәт күрсәтү билгеләре.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (19-2)

 Әңгәмә. “Велосипед- минем дустым”

1. Юлларда үз- үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.

2. Бирелгән мәгълүматны тыңлый белү һәм үзләштерүне формалаштыру, мөстәкыйль фикер йөртә белү, коммуникатив сәләтләрен үстерү.

3. Велосипедта хәвефсез йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.

 Сүзлек: велошлем, терсәкчә, руль, утыргыч, чылбыр, багажник.

 Күрсәтмәлелек: юл билгеләре, велосипедның өлешләре, макет.

 

1. Табышмак.

Руль, утыргыч, ике педаль,

Ялтыравык ике тәгәрмәч.

Ә хәзер җавабын көт:

Ул минем ... ( велосипед.)

2. Шигырь уку. К. Низамиева “Велосипедыңа өйрәт”

3. Әңгәмә. “Велосипед- минем дустым”

- Нинди велосипедларны беләсез?

- “Кама,” “Аист,” “Салют”  һ.б. маркалы велосипедларны беләсезме?

- Велосипедчылар нинди кагыйдәләрне белергә тиеш?

- Велосипедчы нинди махсус киемнәр кия?

 - Хәрәкәт башланыр алдыннан велосипедның нәрсәләрен тикшерергә кирәк?

- Велосипед йөртүчегә нәрсәләр тыела?

4. Дидактик уеннар.

а). “Велосипедыңны җый!”

б). “Бу өлеш ни өчен кирәк?”

5. Макетта эш.

- Велосипедта хәвеф- хәтәрсез йөри торган урыннарны билгелә.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (19-3)

Шигырь ятлау.

  Ш. Галиев “Светофорның өч күзе”

1. Балаларда урамда, юлда үз- үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

2. Шигырь аша светофор турындагы белемнәрен ныгыту, хәтер сәләтен үстерү.

3. Шигырьне яттан сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү.

 Сүзлек: ваемсыз, кисәтү, чат, сакта, ич, кузгалма, сабыр, дия.

 Күрсәтмәлелек: яшел, кызыл, сары төстәге түгәрәкләр.

1. Табышмак.

Җәен, кышын, язын, көзен,

Иртән, кичен, көндезен.

Ача- йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен-

Бик тиз аңлыйлар үзен.

Бу нәрсә? ( Светофор.)

2. Шигырь уку. Ш. Галиев. “Светофорның өч күзе”

3. Шигырь буенча әңгәмә.

- Урамнарны күзәтеп, ваемсызны күрсәтеп нәрсә тора?

- Светофор кайда тора?

- Светофор нинди хезмәт башкара?

- Нинди өч сүзне әйтеп тора?

- Кызыл күз, сары күз, яшел күз нәрсә ди?

4. Шигырьне яттан сөйләү.

( 4- 5 бала сөйли.)

5. Уен “Светофор”.

( Тәрбияче яшел төсле түгәрәк күтәрсә, балалар алга баралар. Сары төс күтәргәндә- бер урында атлап торалар, кызыл төскә- бер- берләренә бармак яныйлар.)

Хезмәткә хөрмәт.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (21-1)

 Төзелеш булган җиргә экскурсия яки  рәсем карау. “Хезмәткә хөрмәт”

1. Хезмәт кешесенә, төзүче һөнәренә хөрмәт тәрбияләү.

2. Бәйләнешле сөйләм һәм танып белү эшчәнлеген үстерү.

3. Балаларның өлкәннәр хезмәте турында күзаллауларын киңәйтү, төзүчеләр хезмәте белән таныштыру.

 Сүзлек: һөнәрләр, штукатурчы, ташчы, буяучы.

1. Шигырь уку. Ә. Ерикәй.  “Әти йорт төзи”

Минем әти- төзүче,

Ул сала биек йортлар.

Ул салган биек йортларда,

Балкып торалар утлар.

Минем әти кирпеч түши,

Нык итеп, тигез итеп.

Матурлап, сырлап, шомартып,

Турылап, тигез итеп.

2. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Кем биек- биек йортлар төзи?

- Кирпеч белән йортның стеналарын кем өя?

- Стенаны измә белән кем сылый, тигезли, шомарта?

- Балта остасы нәрсә эшли?

- Тәрәзә рамнарын ак буяу белән кем буйый?

3. Йорт төзүчеләр турында слайдлар карау.

4. Туплы уен.

- Ышкы кемнеке?

- Пумала кемнеке?

- Измә кемнеке?

5. Мәкальләр.

а). Хезмәт кешене бизи.

б). Кем эшләми- шул ашамый.

в). Эшләп ашасаң, тәмле булыр.

г). Хезмәт кешесе хөрмәткә лаек.

д). Хезмәт иясе- хөрмәт иясе.

6. Уен “Эшләсәң эш табыла”. [ш]

- Оста иртән үк эшкә кереште,

Эш кораллары юксынган эшне.

- Сөенде ышкы ( эш- эш- эш ),

- Шатланды пычкы ( ты- рыш, ты- рыш ),

- Очынды чүкеч ( шап- шап- шап ),

- Талпынды балта ( шалт- шалт ).

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (21-2)

 Әңгәмә. “Кем булырга?”

1. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

2. Балаларның фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.

3. Балаларның өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү. Алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату.

 Сүзлек: янгын сүндерүчеләр, табиб, хезмәт иясе, һөнәр.

 Күрсәтмәлелек: һөнәр ияләре күрсәтелгән рәсемнәр.

1. Мәкаль.

Эш кешенең- көзгесе.

( Чагыштырма эчтәлеген аңлату.)

2. Рәсемнәр буенча әңгәмә.

- Сез нинди һөнәрләрне беләсез?

- Әти- әниләрегез нинди һөнәр ияләре?

- Эшчән кешегә нинди сыйфатлар хас?

- Хезмәт яратмаган кеше нинди кеше була?

- Нинди һөнәр иң кирәклесе дип уйлыйсыз, ни өчен?

3. “Тапкырларга табышмак”.

а). Шәһәр, авыл йоклый әле

Без бик иртә торабыз.

Иләк биетеп, он илибез,

Һәм мичне кыздырабыз.

Ипекәй һәр иртәдә

Килсен өчен өстәлгә. ( Ипи пешерүче.)

б). Ул сала биек йортлар

Ул салган биек йортларда

Балкып кабына утлар.

Кем икән ул, балалар? ( Төзүче.)

в). Янып торган чәчкә ясап

Өйләрне матурлаучы.

Кем икән соң ул, балалар?

Ул әлбәттә ... ( буяучы.)

г). Ул эшли зур кибеттә

Конфет- прәннек сата.

Я, әйтегез кем белә?

Ул бит ... ( сатучы апа.)

д). Ул теккән матур киемне

Барлык кешеләр кия.

Үз эшен бик тә сөюче,

Ул буладыр ... ( тегүче.)

4. Бармак уены “Һөнәрләр”.

Баш бармагым- биюче,

Имән бармак- тегүче,

Урта бармак- төзүче.

Атсыз бармагым- укытучы,

Чәнти бармак кем була?

Читек чигүче була.

5. Дидактик уен “Күңелле лото”.

( Һөнәр ияләре төшерелгән рәсемнәр һәм эш кораллары төшерелгән вак рәсемнәр бирелә. Балалар дөрес итеп эш коралларын урнаштыралар.)

6. Җырлы уен “Кәрия- Зәкәрия” көенә.

Бу бик яхшы тегүче,

Бу бик яхшы тегүче.

Аның күлмәге матур

Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы очучы,

Бу бик яхшы очучы.

Ул бик булган һәм кыю

Аннан үрнәк алыгыз. Һ. б.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (21-3)

Шигырь  уку. В. Хәйруллина. “Архитектор”

1. Архитектор һөнәренә ихтирам хисе, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү.

2. Бирелгән шигырь аша архитекторның хезмәте турында белемнәрен үстерү.

3. Әйләнә- тирәдәге төзелешләрнең үз тарихын аңлап, күреп чагыштыра белергә өйрәтү.

 Сүзлек: архитектор, хыял, урау- урау, манара, гөмбәз, мәчет.

1. Тел шомарткыч. [ш]

Үз ишен ише көтә,

Эшлене эше көтә.

2. Шигырь уку. В. Хәйруллина “Архитектор”

 3. Фикер алышу.

- Кемнең хыялында урам туа?

- Мәһабәт сарайларны, мәчетләрне, өйләрне кем төзи?

- Калалар нәрсәләр белән бизәлә?

- Архитекторның хыялы һәм оста кулы нәрсә бүләк итә?

3. Борынгы яшәгән төбәк архитектурасы турында слайдлар карау.

4. Такмак- такмаза.

Йорты читән,

Түшәме чапта иде, ди.

Пиче галанский,

Өй түбәсе саламский,

Күк белән терәгән,

Балчык белән сылаган,

Әйтсәң күнәрлек,

Төртсәң, түнәрлек иде, ди.

5. Сүзле уен “Без инде хәзер зурлар”.

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар.

Без чокыр да казыйбыз,

Без кирпеч тә өябез.

Без түшәм дә җәябез,

Без түбә дә ябабыз.

Тәрәзәләр куябыз,

Һәм ишектән керәбез.

Кунак булсаң, тыйнак бул.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (20-2)

 Әңгәмә.”Сүз эчендә энҗе бар”

1. Кунаклар белән аралашу, бер- береңне тоту кагыйдәләрен ныгыту. Кешеләргә ихтирам тәрбияләү.

2. Бәйләнешле сөйләм һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

3. Кунакларга хөрмәт күрсәтү кагыйдәләрен бирү.

 Сүзлек: гадәт, әдәп, якты чырай.

1. Шигырь уку. Э. Мөэминова .

  “Чакыру”.

Безнең халык кунакчыл:

“Якты чырай, такта чәй”,- дип,

Каршы ала кунакны.

Ата- баба гадәтләрен

Без дә дәвам итәбез.

Безгә кунакка килегез-

Чын күңелдән көтәбез.

2. Такмаза “Сәлам кайтарышы”.

Әй, Әпсәләм, Әпсәләм,

Сәлам бирдем: - Әпсәләм!

Синнән безгә тиештер бит:

- Вәгаләйкемәссәләм.

3. Халык юрамалары.

- Мендәр ишелсә, кунак килә.

- Самавыр җырласа, кунак чакыра.

- Мәче битен юса, кунак көт.

4. Мәкаль.

Кунак булсаң, тыйнак бул!

( Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату.)

5. Фикер алышу.

- Әдәпле кунак нинди була?

- Ямьсез гадәтләр дип нәрсәне уйлыйсыз?

- Сез нинди яхшы сыйфатлар беләсез?

6. Сүз эчендә энҗе бар:

 “Кулъяулык алыш” уены.

( Балалар түгәрәккә басалар. Кулына

кулъяулык алган бала, кунакта әйтелә торган матур сүзләр әйтә. Мәсәлән, килүегез өчен рәхмәт, гаеп итеп китмәгез, һ. б.)

7.Сюжетлы уен “Гаилә”.

( Кунакка чакырышып уйнау.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (20-3)

 Шигырь уку .  В. Хәйруллина.

 “Табын кагыйдәләре”

1. Дикция, темп өстендә эш, игътибарлылык тәрбияләү.

2. Балаларның сәнгатьле итеп яттан шигырьләр сөйләүгә булган омтылышларын, хәтер сәләтен үстерү.

3. Шигырьне игътибар белән тыңлау. Эчтәлеге буенча тәрбияченең биргән сорауларына җавап бирергә өйрәтү.

 Сүзлек: иыйнак кунак, уймак, чынаяк.

1. Әйтем.

Тыйнаклык кешене бизи.

2. Тел төзәткеч.

- Нак- нак- нак- мин бүген кунак.

- Нак- нак- нак- мин булам кунак.

- Нак- нак- нак- бу минем чынаяк.

3. Шигырь уку.  В. Хәйруллина.

 “Табын кагыйдәләре”

4. Шигырьэчтәлеге буенча әңгәмә.

- Кунак булсаң нинди бул?

- Тыйнак кунак ул нинди була?

- Табын янында ризыкны ничек ашарга кирәк?

- Авызны чапылдатып ашау матурмы?

- Табын янында дөрес утырсаң нинди бала буласың?

- Ашар алдыннан нинди матур сүз әйтәбез?

5. Уен “Сюжетны дөрес итеп төзе!”

( Табын кагыйдәләрен эченә алган төрле- төрле аерым сюжетлар.)

6. Бармак уены.

Бер бер мәк,

Ике икмәк.

Өч өчмәк,

Дүрт дүртмәк.

Биш биштәт,

Алты атмак.

Җиде җитмәк,

Сигез сипмәк.

Тугыз тукмак,

Ун уймак.

Таба тулы коймак.

7. Такмаза.

Рәхмәт, сыйладыгыз,

Ялан шулай кыланыгыз.

Баегыз, тегермән салыгыз,

Онны сатып алыгыз.

Рәсәй – зур дәүләт.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (24-1)

 Танып белү уены.  “Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел!”

1. Туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләмен, кызыксынучанлыгын үстерү.

3. Балаларның Россиянең башкаласы Мәскәү турындагы белемнәрен баету, Россиянең символикасы турында мәгълүмат бирү.

 Сүзлек: әләм, тугра, бөркет, калкан.

 Күрсәтмәлелек: слайдлар, рәсемнәр, символика.

1. Шигырь  уку. Ш. Маннур. “Яхшы бел!”.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә- безнең өчен,

Иң кирәкле затлы тел.

Татарчасы- туган тел

Безгә газиз булган тел.

Атаң- анаң, әби- бабаң

Сине сөя торган тел.

Тел кешене дус итә

Бер- берсенә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең.

2. Үстерелешле диалог.

- Безгә рус телен белү ни өчен кирәк?

- Татарстан нинди җирдә урнашкан?

- Рәсәйнең башкаласы нинди шәһәр?

3. Уен “Мәскәүгә сәяхәт”.

( Уен слайдлар карап оештырыла. Танылган урыннарны ( Кремль, соборлар, Кызыл мәйдан, мәңгелек ут һ. б.) карау, кыскача информация бирү.)

4. Россия символикасы белән танышу.

- Әләм һәм туграны кайда очратырга мөмкин?

- Анда нинди төсләрне күрергә була?

- Бу төсләр нәрсә аңлата?

- Тугра формасы буенча нәрсәне хәтерләтә?

- Анда нинди кош сүрәтләнгән?

- Ни өчен аның башы икәү?

5. Үстерелешле уен “Дөрес урнаштыр!”

( Кисек рәсемнәрдән Татарстан гербын, флагын һәм Россия гербын, флагын җыю.)

Халыкара телләр көне.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (23-2)

Әңгәмә. – “Теле барның-иле бар.”

1 Балаларда туган телебезне ярату, зурлау, аңа соклану хисләре  тәрбияләү.

2Халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләмен үстерү.

3Мәкаль –әйтемнәрдәге төп фикерне аңларга, җырлаганда сүзләрне ачык итеп тырларга өйрәтү.

Сүзлек: талы тел, кадерләгән, күңел түрем.

Күрсәтмәлелек: магнитофон,аудиоязмада “Туган тел” җыры.

1 Җыр җырлау Г. Тукай “Туган тел” .

2 Шигырь уку- Ф.Яруллин “Анам теле”

Татар теле –анам теле,

Иң беренче бабам теле.

Буыннардан –буыннарга

Күчеп килгән заман теле.

Анам теле-телләр теле,

Милләтемнең бердәнбере.

Син булганга без дә исән,

Син булганга без дә тере.

3Үстерелешле диалог

- Татар теле турында нәрсә әйтергә була? (бабаларыбыз сөйләшкән  борынгы тел.)

-Татар телен тагын ничек әйтергә була? (туган тел, ана теле.)

-Ни өчен туган телне ана теле диләр?

- Ана балаларына иң татлы нәрсәне бүләк итә?

- Туган телебез нинди? (матур, бай)

4Мәкаль, әйтемнәр.

-Теле татлының дусты күп.

- Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

-Туган телем-иркә гөлем.

Киңдер сиңа, күңел түрем.

-Иң талы тел- туган тел,

Анам сөйләп торган тел.

5 Тәрбияче хикәясе.

“Балам”,- диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием”,- дип  әниемә,

Мин туган телдә дәшәм.

Балаларның  үз туган телләрендә әти-әниләре белән сөйләшүе – аларга рәхәт, күңелле,җан җылысы бирә. Үзенең әти-әнисен, туган илен яраткан кеше туган телен дә ярата, хөрмәт итә. Без дә үзебезнең туган телебезне, татар телен сакларга, аның белән горурланып яшәргә тиешбез.

Батырлыкта матурлык

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (24-1)

 Слайдлар карау.” Җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар.”

1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту, әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү.

2. Ватанны саклаучылар турындагы күзалллауларын киңәйтү, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

3. Җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар турында белем бирү, аларның мөһимлеген аңлату.

 Сүзлек: пехотачы, танкист, диңгезче, очучы, артиллерия, чик сакчылары.

 Күрсәтмәлелек: слайдлар, рәсемнәр.

1. Шигырь уку. К. Булатова.  “Солдатлар”.

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган.

Зур абый да солдат булып,

Ил чикләрендә торган.

Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим генә аз гына.

2. Үстерелешле диалог.

- Ватанны кемнәр саклый?

- Алар Ватанны кемнән саклыйлар?

- Хәрбиләрнең нинди төрләрен беләсез?

3. Слайдлар карау “Җирне, күкне, диңгезне саклаучылар”.

4. “Әйе, юк “уены.

- Самолетны кем йөртә, матросмы?

- Самолетны кем йөртә, летчикмы?

- Корабльне кем йөртә, летчикмы?

- Корабльне кем йөртә, матросмы?

- Танкны кем йөртә, матросмы?

- Танкны кем йөртә, танкистмы?

5. Мәкальләр, әйтемнәр.

- Ватанга хезмәт- үзеңә хезмәт.

- Ил тыныч булса- без дә тыныч.

- Илдә яшисең икән- илеңә хезмәт ит.

- Батыр егет- ил күрке.

6. Дидактик уен “Таякчыклардан төзе”.

( Танк, ракета, машина, самолет һ. б. )

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (24-3)

 Шигырь уку.  Җ. Дәрзаман.

 “Солдат булдым”.

1. Илебезнең тынычлыгын саклаучы солдатларга патриотик хисләр тәрбияләү.

2. Балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын һәм аны ярату хисләрен үстерү.

3. Сорауларга төгәл, кабатланмыйча, аңлаешлы җавап бирергә өйрәтү.

 Сүзлек: кыю, батыр, тугры, төгәл, җаваплы, түземле, чыдамлы.

1. Шигырь уку.  Җ. Дәрзаман.

 “Солдат булдым”.

2. Фикер алышу.

- Нәрсә будым билемә,

Нәрсә тактым җиңемә?

- Йолдызлы бүрек кигәч, кем

Булдым дип уйладым?

-Иңемә нәрсә астым,

Кем каршына бастым?

- Әтидән ниди фәрман алдым?

- Ялкаулык ни өчен беткән?

- Малай ничек үзгәргән?

- Аны нинди гамәлләр солдат иткән?

3. Солдат тормышыннан эпизодлар

( слайдлар ) карау “Солдатның бер көне”.

4. Тизәйткеч. [Һ]

Һәммә ялкау, гамәлсез,

Һәм һөнәрсез, һәм гамьсез.

5. Җырлы- сүзле уен “Күрсәт әле, үскәнем”. ( Солдатлар тормышы буенча.)

Заманча әкиятләр.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (25-2)

Фикер алышу - “Винни-пух кунакка бара”-минем яраткан мультфильмым.”

1 Балаларда кунаклар белән аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, кешеләргә ихтирам хисләре тәрбияләү.

2Халкыбызның күркәм гадәтләре: тыйнаклык, кунакчыллык сыйфатларын үстерү.

3Мульфильм геройларының кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөйләргә өйрәтү.

Сүзлек: кунакчыл, тыйнак.

Күрсәтмәлелек: төрле мультфильм рәсемнәре, “Винни -пух кунакка бара”-диск

1 Мультфильм карау.

2 Фикер алышу:

-Винни - пухның сезгә ошамаган яклары бармы,ни өчен?

-Бу мультфильмда нинди геройлар уйный?

-Сезгә кайсы герой бик ошады, ни өчен?

-Сез кайсы геройга “кунакка бару кагыйдәсен” аңлатыр идегез, ни өчен?

3 Маҗаралар сөйләү.

-Сезнең кунакка барганыгыз бармы?

-Кунакка баргач кызык хәлләр булганы бармы?

- Кунакка йөрергә яратасызмы, ни өчен?

4Мәкаль.

-Күңелсездән көлке чыкмас.

(Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату)

5 Дидактик уен “Рәсемен карап, исемен әйт”

 (Балалар рәсемнәргә карап, заманча мультфильмнарны таныйлар, исемнәрен әйтәләр.)

Кояш гомере телим мин, әнием сиңа.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (26-2)

Әңгәмә. “Әни кирәк”

1. Әниләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

2. Әсәрнең эчтәлегенә, геройның эш- гамәленә карата мөнәсәбәтеңне белдерү һәм аны үз сүзләрең белән сөйләп бирү күнекмәләрен үстерү.

3. Сорау- җавап тибында аралашу баланың булган белемнәренә таянып фикер йөртергә, гомумиләштерергә, аерып карарга һәм берләштерергә өйрәтү.

 Сүзлек: яклау, үлчи, шәфкать.

1. Мәкаль.

Ана- шәфкать диңгезе.

2. Җыр тыңлау.  “Әни кирәк”

( Р. Миңнуллин сүзләре, М. Шәмсетдинова көе.)

3. Фикер алышу.

- Көннәр якты булсын өчен кем кирәк?

- Йокы татлы булсын өчен кем кирәк?

- Җил- яңгырдан саклар өчен,

усаллардан яклар өчен, кем кирәк?

- Ашлар тәмле булсын өчен,

дөнья ямьле булсын өчен, кем кирәк?

- Гөлләр чәчәк атсын өчен,

бәхет- шатлык артсын өчен, кем кирәк?

- Иң кадерле кеше җирдә кем, димәк?

- Безгә һәрвакыт- әни кирәк!

4. Дидактик уен “Кемнең әнисе кайда эшли?”

( Магнитлы тактада һөнәр ияләрен билгеләү. Мәсәлән, тегү машинасы рәсеме- тегүче. Ризыклар, савыт- саба- пешекче һ. б.)

5. Санамыш.[ч]

Әлчи- бәлчи,

Әни миңа күлмәк үлчи.

Үлчи торгач, җитмәде,

Кисә торгач, бетмәде.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал, бу чык.

6. Уен “Әнием- алтыным”.

( Әниләргә матур сүзләр әйтеп, чәчәкләрнең таҗларын җыю. Үрнәк:

матурым, кояшым, күз нурым һ. б.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (26-3)

 Шигырь  ятлау.Н. Гайсин.  “Әни гөлләре”

1. Шигырьнең тылсымлы юллары аша әниләргә карата чиксез мәхәббәт тәрбияләү.

2. Шигырьгә кызыксыну уяту, ятлау теләге тудыру, игътибарлылыгын, хәтер сәләтен үстерү.

3. Авазларны, сүзләрне ачык итеп, сәнгатьле сөйләргә өйрәтү.

 Сүзлек: кулъяулык, талчыбык.

 Күрсәтмәлелек: аудиоязма, рәсемнәр, кулъяулык.

1. Табышмак.

Күңелсезгә- юаныч,

Күңеллегә- куаныч. ( Җыр.)

2. Җыр тыңлау.  “Әнкәм гөле” ( В. Агапов сүзләре һәм көе.)

3. Фикер алышу.

- Җырны тыңлагач кәефегез нишләде?

- Ни өчен бик моңсу булды?

- Сезнең өйдә гөлләр бармы?

- Ул гөлләрне кем үстерә?

- Гөлләр ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

4. Шигырь  уку. Н. Гайсин. “Әни гөлләре”

5. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Әни нәрсә утыртты?

- Гөлләр өйгә нәрсә биреп утыралар?

- Әниемә ничек булышам?

- Хуш исле нәфис гөлләр ничек үсәр?

6. Шигырьне яттан сөйләү.

( 5- 6 бала сөйли.)

7. Лото- табышмаклар. ( Бүлмә гөлләре белән.)

( Тәрбияче табышмаклар әйтә. Балалар шул табышмакларның җавапларын рәсем ярдәмендә күрсәтәләр һәм әйтәләр. Мәсәлән:

Исемнәре бер үк төрле,

Холыклары төрле-төрле:

Берсе тышта тып- тып тама,

Берсе өйдә тып- тын тора.

( Тамчы һәм тамчы гөл.)

Без язны яратабыз.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (27-1 А )

 Балалар бакчасы тирәли максатчыл күзәтү.

1. Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләре тәрбияләү.

2. Балаларның күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү.

3. Максатчыл күзәтү аша балаларны язгы табигать күренеше белән таныштыру.

 Сүзлек: саба җиле, йомшак җил, гөрләвек, каурый, бүртте, ләйсән яңгыр.

1. Шигырьне әйтеп бетер!

Елгада бозлар кузгалды,

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлады

Ямьле һәм күңелле ... ( яз.)

2. Әңгәмә.

- Тирә- юнь ничек үзгәрде?

- Яз көне һава торышы нинди була?

- Табигатьтә нинди үзгәрешләр барлыкка килде?

- Агачлар язны ничек каршылыйлар?

- Яз көне кояш нинди була?

- Яз көне җир өстеннән аккан су ничек атала?

- Яз көне беренче булып нинди кошлар кайта?

- Сыерчыкларны ничек каршы алабыз?

3. Тәрбияче хикәясе.

( Кояш күктә җылы нурларын сибә. Зәңгәр күктә каурый- каурый болытлар йөзә. Саба җилләре исеп китә. Җылы яклардан кошлар очып кайтты. Агачларда бөреләр уянып, бүртте. Җир өстеннән җырлый- җырлый гөрләвекләр йөгерә. Язның иң беренче яңгыры ләйсән яңгыр явып үтте.)

4. Ай исемнәренә эпитетлар туплау.

- Март- тамчыбай, гөрләвекбай.

- Апрель- хуҗа, ул канатлы дусларыбызны каршылый. Ул- сулы, ташулы, хезмәт батыры, матур.

- Май- ямьле, матур, чәчәкле.

5. Үстерелешле уен “Кем күбрәк сүз таба?”

( Үрнәк: күчмә кошлар, ташу һ. б.)

6. Уен “Торыйк- торыйк, торналар”.

( Р авазын ныгыту буенча.)

( Барлык балалар аркалары белән түгәрәк ясап, урындыкларга утыралар. Уртада алып баручы. Барысы бергә кабатлыйлар:

Торыйк- торыйк, торналар

Торкылдашып торалар.

Торганнары очып китә,

Тормаганны тоталар.

Әйтеп бетерүгә, алып баручы кулларын чәбәкли, балалар урындыкларыннан сикереп торалар. Алып баручы торып өлгермәгән баланың аркасына кагылып ала һәм ул бала алып баручы була. Уен шулай дәвам итә.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (27-2)

 Рәсем буенча хикәя төзү.”Яз”

( И. Н. Мурашковска  методикасын кулланып.)

1. Балалар сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белү, юрауларга төгәл җавап бирә белү сыйфаты тәрбияләү.

2. Әйләнә- тирә дөньяга эстетик мөнәсәбәт формалаштыру, карау өчен бирелгән рәсем буенча сөйлисе килү теләге уяту.

3. Балаларны табигатьтә була торган үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү, тасвирлап сөйли белүләренә ирешү.

 Күрсәтмәлелек: яз рәсеме, аудиоязма.

1. “Язгы тамчылар” җырын тыңлау.

( “Табигать күренешләре” циклыннан, Р. Еникеев көе.)

2. Үстерелешле әңгәмә.

- Бу музыка нинди ел фасылына туры килә?

- Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

- Бу музыканы тыңлаганда сез нәрсәләрне күз алдына китерәсез?

- Язгы айлар нинди айлар?

3. Рәсем карау.

1 адым.

- Кем нәрсә күрә?

( Балалар берәмләп һәр предметны әйтә баралар, тәрбияче тактада схема төшерә.)

2 адым.

- Нинди предметларны бергә бәйләп була, ни өчен?

( Балалар рәсемдәге предметлар арасындагы бөйләнешләр турында сөйли.)

3 адым.

- Нинди тавышлар ишетәсез?

4 адым.

Балалар эшчәнлеге.

 ( 5- 6 бала хикәя төзеп сөйли. Хикәя сыйфатлы булмаса, тәрбияче үрнәк бирә.)

4. Җырлы уен “Яз һәм балалар”.

Балалар: Исәнме, яз, матур яз

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Яшел чуклар элдеңме?

Яз: Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Яңгыр да китердем мин.

Балалар: Яңгыр яу, яу, яу

Бар табигать юынсын,

Тирә- як көлеп торсын.

Яңгыр: Яу, яу дип яңгыр телисез,

Ә үзегез качып йөрисез.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (27-3 А )

  Татар халык иҗаты аша язны тасвирлау.

1. Балаларда бер- берсен  игътибар белән тыңлый, иптәше сөйләгәнне тулыландыра, аның эшчәнлегенә дөрес бәя бирә белү сыйфатлары тәрбияләү.

2. Халык авыз иҗаты белән таныштыру аркылы балаларның сүзлек байлыгын, диалогик һәм монологик сөйләмнәрен, хәтер, фикер, иҗади уйлау сәләтләрен үстерү.

3. Яз турында эндәшләр, тизәйткечләр, әйтенүләр, сынамышлар әйтү.

1. Үстерелешле диалог.

- Бар табигать җанланган ел фасылы кайчан?

- Нинди яз айларын беләсез?

2. Эндәш “Кояш, чык!”

Кояш, чык, чык, чык!

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка Казанда,

Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга,

Тәти кашык алырга.

Тәти кашык- сабы алтын,

Безгә кирәкми салкын.

3. Тизәйткеч.[җ]

Җы- җы- җы- җы

Яз килде җылы.

4. Әйтенү “Сыерчык”.

Яз көне кайткан

Сыерчык, сыерчык.

Күк күлмәгең киеп чык,

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык.

5. Мәкаль.

Язгы хезмәт- көзге хөрмәт.

( Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату.)

- Яз көне кешеләр нинди хезмәт башкаралар?

- Чәчүгә чыгар алдыннан нинди бәйрәм була?

- Яз көне нинди борынгы бәйрәмнәр билгеләп үтелә?

6. Зиһен сынаш уены “Кап та коп”.

( Балалар бер- берсенең баш бармакларын учлаган килеш йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп- төшереп түбәндәге такмазаны әйтәләр:

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек, бал ашадык,

Келәткә кердек, май каптык,

Кап та коп,

Тимер туп,

Авызыңны ач та йом!

Бар да берьюлы авызларын йомалар. Кем алдан авызын ачса, я көлеп җибәрсә җәза бирелә.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (27-3 Б )

 Шигырь ятлау.М. Мазунов. “Яз килә”

1. Табигатьнең матурлыгын күрә, соклана белү хисләре тәрбияләү.

2. Аерым сүзләрне аңларга булышу, татар теленә генә хас авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтүләренә ирешү.

3. Шигырьгә кызыксыну уяту, ятлый белү теләге тудыру, сәнгатьле итеп уку алымнарын өйрәтү.

 Сүзлек: аяз, күк, көмеш тамчы.

1. Мәкаль, әйтемнәр.

а). Каз килсә- яз килә.

б). Апрель туса- яз була.

в). Апрель җитсә, яз җитәр,

Эреп бетеп, кар китәр.

2. Шигырь уку. М. Мазунов. “Яз килә”

3. Әңгәмә.

- Яз килгәндә табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

- Күктәге кояш ничек көлә?

 - Автор тамчыларны нәрсә белән чагыштыра?

- Нинди ел фасыллары яздагыдан ямьлерәк? Ни өчен?

- Яз безгә нәрсәләр алып килә?

4. Дидактик уен “Җөмләне дәвам ит!”

( Мәсәлән, җылы яктан кошлар ...

Урманда ... уянды. Җиргә тама көмеш ... . Нур сибеп ... көлә. Яз белән бергә ... килә һ. б.)

5. Шигырьне яттан сөйләү.

( 5- 6 бала сөйли.)

6. Уен “Яз килде”.

( Балалар һәрбер җөмләгә хәрәкәтләр уйлап чыгаралар.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (27-1 Б )

Тәҗрибә үткәрү.“Суган утырттык”.

1. Балаларда суган үстерүче өлкәннәр белән горурлану һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

2. Балаларның логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.

3. Суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган турында белемнәрен тулыландыру.

 Сүзлек: җылылык, яктылык, итләч, йомры.

 Күрсәтмәлелек: чиләк, туфрак, тартма, утырту өчен суганчалар, сулы лейка, тартмада һәм түтәлдә үскән суган.

1. Рәсемнәр карау.

( Түтәлдә һәм тартмада үскән суган.)

- Бу рәсемнәргә карап сез нәрсә әйтә аласыз?

- Ни өчен бакчада дип уйлыйсыз?

- Яшелчәләрне түтәл ясап кайсы вакытта утырталар?

- Бу рәсем турында нәрсә әйтә аласыз?

- Болай утыртуның нинди уңай ягы бар?

- Суган үссен өчен нәрсәләр кирәк?

2. “Табышмак әйтәм- җавабын тап!”

а). Кечкенә генә йорт, эче тулы корт.

( Кыяр.)

б). Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. Ул нәрсә? ( Кишер.)

в). Кат- кат тунлы, карыш буйлы.

( Кәбестә.)

г). Җир астында җиз бүкән,

Ул ни икән? ( Бәрәңге.)

д). Туп түгел-  түгәрәк,

Тычкан түгел- койрыклы.

( Чөгендер.)

е). Итләч, йомры, яшелен,

Өзеп алдым, яшердем.

Гаҗәпләндем бераздан-

Кояшсыз да кызарган. ( Помидор.)

ж). Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар. ( Суган.)

3. Үстерелешле диалог.

( Суган үзенчәлекләрен әйтү.)

- Ул нинди формада?

- Нинди төстә?

- Катымы, йомшакмы?

- Тәме нинди?

- Суган ни өчен кирәк?

- Суганның файдасы нинди?

- Суганнан нинди ризыклар пешереп була?

4. Балаларның тасвирлау хикәясе.

( 5-6 бала сөйли.)

5. Уен “Аш пешерү”.

Ярдәм көтеп тормыйбыз,

Яшелчәләр турыйбыз.

Без кәбестә турыйбыз,

Чиста итеп юабыз,

Бераз кишер кырабыз,

Ваклап суган турыйбыз.

Тозлап, майлап алабыз,

Яхшылап болгатабыз,

Бигрәк тәмле, ашагыз.

6. Суган утырту.

( Өстәлдә һәр балага җитәрлек суганчалар, тартма, туфрак, лейка белән су. Балалар тәрбияче белән берлектә эшлиләр.)

Безнең канатлы дусларыбыз.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (28-1)

 Терәк сораулар буенча рәсемгә карап, чагыштырма хикәя төзү.

 “Сыерчык белән карга яз килүгә шатлана”

1. Кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

2. Балаларның күзаллау, тасвирлау сәләтен үстерү.

3. Кошлар турында белешмә бирү, тышкы билгеләренә карап сыерчыкны һәм карганы танырга өйрәтү, кешеләр алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүне формалаштыру.

 Сүзлек: сыерчык оясы, моң- көең.

 Күрсәтмәлелек: сыерчык рәсеме, карга рәсеме, сыерчык оясы, карга оясының рәсеме.

1. Шигырь  уку.Б. Рәхмәт.  “Яз килә.”

Яз килә! яз килә!

Сыерчык, карга килә.

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар килә.

2. Шигырь  уку Я. Игәнәй. “Сыерчыкның яңа өе”.

3. Сыерчык һәм карга ояларын карау.

- Нинди кош оялары күрәсез?

- Бу ояларны кем ясаган? Нәрсәдән?

- Бу ояларда нинди кош яши?

- Балалары турында ничек кайгырталар?

- Кошларга карата без нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Ни өчен?

4. Чагыштырып хикәя төзү.

( Балаларга ике рәсем тәкъдим ителә. Беренче рәсемдә сыерчык сайрап тора, ә икенчесендә карга утыра. Сорауларга җавап биреп, чагыштырып хикәя төзиләр.)

5. Әйтенүләр ятлау.

а). Сыерчык, сыерчык,

Ояңнан очып чык.

Ошаса бу өең,

Түгелсен моң- көең!

б). Карга әйтә: Кар, кар,

Мичтә бәлеш бар, бар,

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар.

6. “Табышмак әйтәм- җавабын тап!”

Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы. ( Сыерчык.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (28-2)

Уен- викторина. “Кошлар- безнең дусларыбыз”

1. Балаларда кошларга, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

2. Күзаллый, тасвирлый белү, уй- фикер сәләтен, сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

3. Балаларга кошлар турында белешмә бирү, тышкы билгеләренә карап танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтү.

 Сүзлек: сырт, туена, ерткыч, купшы, зирәк, кәеф.

 Күрсәтмәлелек: аудиоязма, туп, интерактив такта, рәсемнәр.

1. Эрудит сораулар.

- Кошлар хайваннардан ничек аерылалар?

- Ак сыртлы кош?

- Кызыл күкрәкле кош?

- Оча торган барабанчы?

- Нинди кошлар хат ташучы була алалар?

- Нинди кош сәгате булмаса да вакытны әйтә?

- Көз көне җылы якларга китеп, язын кире кайткан кошлар ничек дип аталалар?

- Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча, кешеләрне куркыта?

- Дөньяда иң зур кош?

- Нинди кош судан коры чыга?

- Урман докторы?

- Нинди кош үз йомыркасын чит ояга сала?

2. “Кошлар тавышы” аудиоязма тыңлау.

3. Игътибарлы уен “Кошлар кайтты”.

( Күчмә кошларны ишеткәч кул чабу.)

Мондый кошлар кайттылар:

Күке, казлар, аккошлар,

Сандугачлар, песнәкләр,

Ябалаклар, ләкләкләр,

Кара карга, тургайлар,

Сыерчыклар, чыпчыклар,

Карлыгачлар, торналар.

Барыгыз да булганнар,

Барыгыз да уңганнар.

4. Уен “Яхшы- начар”.

- Кошларның җылы якка китүе яхшымы, начармы?

5. Дидактик уен “Исеңә төшер һәм җөмләне тәмамла!”

- Кайсы кошның нәрсә белән туенуын күрсәт.

( Интерактив такта яки рәсемнәр белән.)

( Мәсәлән, песнәк- бөҗәк ашаучы кош.

Карабүрек- ...

Карчыга- ...

Аккош- ...

Белешмә өчен сүзләр: ерткыч, бөҗәк ашаучы, орлык белән туенучы, балык ашаучы һ. б.)

6. Уен “Сыйфатларын әйт!” ( Туп белән.)

( Мәсәлән, ябалак- авыр хәрәкәтле, сандугач- җырчы, аккош- зифа һ. б.)

7. Тел шомарткыч. [ч]

Чыпчык, чыпчык,

Чык, чыпчык.

Чыкчы, чыпчык,

Чык, кошчык.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (28-3)

Шигырь  уку.

 Г. Тукайның “Карлыгач”

1. Балаларда кошларга карата сакчыллык, күзәтүчәнлек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.

2. Әдәби әсәрләргә эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, диалогик сөйләмне үстерү.

3. Балаларны игътибар белән шигырь тыңларга өйрәтүне дәвам итү. Шигырь аша кошларның үзенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтү.

  Сүзлек: тәрәзә капкачы, иренмичә, ялтыр- йолтыр.

 Күрсәтмәлелек: кош рәсемнәре, кош оялары төшерелгән рәсемнәр, карлыгач.

1. Дидактик уен “Һәр кошның үз өе”.

( Кош рәсемнәре, төрле кош оялары төшерелгән рәсемнәр бирелә- балалар рәсемнәрне парлап урнаштыралар.)

2. Табышмак.

Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, оя ясый. ( Карлыгач.)

3. Шигырь уку.Г. Тукай “Карлыгач” 4. Әңгәмә.

- Карлыгач нинди урынны оя иткән?

- Ояны ничек итеп ясаган?

- Карлыгач ояны ни өчен ясый?

- Карлыгач балалары ачыкса аларны нәрсә белән сыйлый?

5. Хәрәкәтле уен “Оясыз кош”.

( Балалар парлашып түгәрәккә басалар. Алар “кошлар” булалар. Кошлар түгәрәк буйлап очып йөриләр. Тәрбияче:

Очып баручы кошлар

Тукталдылар аланда.

Балалар парлашып басалар, парсыз калган бала- “Оясыз кош” була. Ул бала уеннан чыгарыла. Тәрбияче:

Утырып ял иттеләр,

Кире очып киттеләр.

Уен шулай дәвам итә.

Хәрәкәттә-бәрәкәт.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (29-2)

Слайдлар карау.-“Минем яраткан спорт төре.”

1 Балаларда  итыяр көче, сабырлык, кыюлык, уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатлары тәрбияләү.

2Танып белү һәм мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген үстерү.

3Үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга өйрәтү.

Сүзлек: көрәшче, милли көрәш, баскетбол,волейбол, футбол, теннис.

Күрсәтмәлелек: спорт төрләре турында слайдлар, яисә рәсемнәр, картоннан аяк табаны, комлы янчыклар.

1 Җыр тыңлау.  “Мин спортчы” . (Р.Вәлиева схз., И Якупов көе)

2 Фикер алышу.

-Нәрсә ул спорт?

-Спортчы нинди булырга тиеш?

-Сезнең гаиләдә спорт белән шөгыльләнүчеләр бармы?

-Нинди спорт төрләрен беләсез? (җиңел атлетика, аэробика, көрәш,велосипедчы, ат чабышы)

-Спорт белән шөгыльләнгән бала нинди була?

-Спорт белән шөгыльләнгәндә кагыйдәләрне ничек үтәргә кирәк?( җиңел атлетика, аэробика...)

-Син нинди спорт төрен яратасың?

3Үстерелешле уен. “Нинди спорт төрләрен беләсең”

(Слайдлар, рәсемнәр карау)

4Үзлектән хикәя төзү.

 “Минем яраткан спорт төре”

(Мин велосипедта йөрергә яратам, чөнки...- бабалар хикәяне дәвам итә)

5 Дидактик уен. “Кемгә нәрсә кирәк”

-Кимоно-көрәшчегә кирәк.

-Туп футболчыга кирәк.

-Кәшәкә хоккейчыга кирәк...

6Хәрәкәтле уен. “Кайсыбыз җитезрәк”

(Спорт  төрләреннән уеннар)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (29-2)

Шигырь уку. В.Хайруллина.”Туплар”

1 Балаларда  физик, психик, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

2Спортның төрләренә кызыксынучанлык, мөстәкыйльлек үстерү.

3Сөйләмдә грамматик формаларны һәм ясалма, парлы сүзләрне куллана белергә өйрәтү.

Сүзлек: көрәшче, милли көрәш, баскетбол,волейбол, футбол, теннис.

Күрсәтмәлелек: төрле туплар, тасма, сикергеч.

1 Табышмак.

Типтем-очты биеп-биеп,

Суга төште батмады.

Әни әйтә:-“Шуны чөеп,

Тәрәзәне ватма,”-ди.  (Туп)

2 Шигырь уку. В.Хайруллина.”Туплар”

3 Фикер алышу.

-Нинди туплар бар?

-Спортсменнар нинди туплар белән уйныйлар?

-Фәниснең тубы белән ничек (нинди) уеннар уйнарга була?

- Туп белән махсус урында уйнамасаң нинди бәләгә юлыгасың?

-Күп уйнаудан туп нишләде?

-Тыны чыккан тупка ничек ярдәм итәргә мөмкин?

4Уен. “Булсаң зирәк - әйт тизрәк.”

-Футбол, хоккей, теннис алар...

-Ярышларда беренчелекне алган кеше  ул...

-Хоккей, футбол уенында капкада торучы ул...

-Стадионда тамашачылар утыра торган урын...

-Ярышларны хөкем итә...

5Дидактик уен. “Киресен әйт”

Старт-

Җиңү-

Шатлану-

Тиз-

Хәрәкәт-

Кыю-

Биек-

Көчле-

Җиңел-

6 Хәрәкәтле уен. “Күңелле уеннар” [Һ][х]

(Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар. Бертөркем бала уртада туп, тасма, сикергеч белән төрле спорт күнегүләре башкара. Тамашачы балалар хуплау сүзләре кычкырып торалар. Ничек хупларга икәнен башта тәрбияче күрсәтә: “Хуп!..

“Яхшы!”... Һай, һай, һай!!!-балалар төрле тизлектә әйтәләр.)

Су- яшәү чыганагы.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (30-1 А )

 Әңгәмә.“Яңгыркаем яу, яу!”

1. Табигатькә сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

2. Табигатьтә була торган үзгәрешләр турында балаларның күзаллауларын киңәйтү.

3. Табигатькә соклана һәм аның гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.

 Сүзлек: ләйсән яңгыр, эре яңгыр, яшенле яңгыр, суалчан.

 Күрсәтмәлелек: слайдлар яки рәсемнәр.

1. Шигырь  уку. И. Юзеев.

 “Яңгыр ява”.

Яңгыр ява, яңгыр ява

Шыбыр- шыбыр.

Йөгереп чыга бала- чага,

Ыбыр- чыбыр.

Яшен яшьни, күкләр тетри

Дөбер- шатыр.

Курыкмыйлар, кулларында

Зонтик- чатыр.

2. Аралашу.

- Нинди яңгырлар була?

( Ләйсән яңгыр- язын беренче тапкыр, сибәләп яуган, вак кына җылы яңгыр.

Эре яңгыр- җәйге яңгыр гадәттә, каралып, куерып килгән болыттан ява. Авыр эре яңгыр тамчылары җиргә уктай атыла, тәңгә тисә, салкынлыгы белән чеметеп- чеметеп ала.

Яшенле яңгыр- җәйге челлә вакытында була. Кап- кара болытлар бергә җыела, һәм көчле җил куба. Яшен яшьни, күк күкри, шул ук вакытта яңгыр да чиләкләп коярга тотына. Яшенле яңгыр вакытында боз да яварга мөмкин.

Кояшлы яңгыр- бик аз вакыт эчендә яуган яңгыр.)

3. Тәрбияче хикәясе “Яңгыр ничек барлыкка килә?”

( Кояш диңгез, океан, елга, күл өстен җылыта һәм аларның суын парга әйләндерә. Пар җылы һава агышы белән югарыга күтәрелә. Ул шунда суына, куера һәм бик вак су тамчылары хасил итә. Без аларны ак болытлар итеп күрәбез. Бер- берсе белән куышып, эреләнгән, авырайган тамчылар исә сибәләп яисә коеп ява торган яңгыр булып җиргә төшә. Яңгыр менә шулай барлыкка килә.

4. Зиһен үстерешле уен “Яңгырның файдасы һәм зыяны”.

- Яңгырның нәрсә өчен файдасы бар?

Ни өчен?

- Күп итеп яуган яңгырның зыяны бармы?

5. Сүзләр эчендә энҗе бар!

- Яңгырлау- бик еш яңгыр яву.

- Яңгырлы- яңгыр ява торган, явым- төшемле.

- Яңгырсыз- яңгыр булмаган, корылыклы ( яңгырсыз ел ).

- Яңгыр суалчаны.

- Яңгыр башмагы- гөмбә, аю тәмәкесе

( русча- дождевик ).

- Яңгыр күзе төшү- яңгыр алдыннан берәм- сәрәм тамчы тамып алу.

- Яңгыр артыннан чыккан гөмбәдәй- бик тиз, бик күп булып барлыкка килү.

6. Мәкаль.

Халык әйтсә, хак әйтә.

- Яңгыр боткасы буламы?

( Элекке заманда озак вакыт яңгыр яумый торган, корылыклы елларда, балалар йорт саен тоз, май, ярма җыеп йөргәннәр. Аннары су буена төшеп, казан асып, тәмле ботка пешергәннәр. Су сибеп уйнаганнар.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (30-1 Б )

 Тәҗрибә.“Суның үзенчәлекләре”.

1. Яшәү чыганагы булган суга ихтирам тәрбияләү.

2. Су турында балаларның белемнәрен ачыклау, күзаллауларын үстерү.

3. Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

 Сүзлек: халәт, салават күпере.

 Күрсәтмәлелек: бал кашыгы, сулы, сөтле стакан, тоз, елга комы, термос, пыяла, күбекле су, салам таякчыклары.

1. Табышмак.

Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк. ( Су.)

2. Фикер алышу.

( Җир шары макеты- глобус белән.)

- Анда коры җир күбрәкме әллә сулармы?

- Су кайларда була?

- Су турында ниләр беләсез?

- Ул нинди?

- Кешеләр, хайваннар, үсемлекләр сусыз яши алалармы?

- Алар суны каян таба?

- Сулыкларны пычратырга ярыймы?

- Суның ничә төрле халәте бар?

- Су белән нәрсәләр эшләргә мөмкин?

3. Су белән тәҗрибәләр.

Беренче тәҗрибә.

- Исе бармы?

( Балаларга суны иснәп карарга кушу.)

Икенче тәҗрибә.

- Тәме бармы?

( Балаларга гади су биреп, тәмен татып карарга кушу.)

Өченче тәҗрибә.

- Төсе бармы? Кайсысында бал кашыгы күренер? Ни өчен?

( Бал кашыгын су һәм сөт салынган стаканга төшерү.)

Дүртенче тәҗрибә.

( Ике стаканда су. Берсенә- тоз, икенчесенә елга комы салына, болгатабыз:

- Кайсысы эреде? Ни өчен? Тоз кая китте? )

Бишенче тәҗрибә.

( Термоска кайнар су салсак, аны ачкач пар күтәрелә. Өстен пыяла белән ябабыз, бераздан анда су парлары пәйда була.)

4. Хәрәкәтле уен “Яр- су”.

( Озын сызык сызыла.Сызыкның бер ягы “Су”, икенче ягы- “Яр”. Алып баручы: “Яр- су, яр- су, яр- су”- дип тора, ә балалар буталмыйча ул әйткән җиргә сикерәләр. Буталганы уеннан чыга, иң соңгы бала җиңә һәм алып баручы була.)

5. Тыныч уен “Салават күпере”.

( Сабын күбекләрен очыртып, анда салават күперендәге төсләр булуын ачыклау.)

Уттан саклан.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (31-2)

 Әңгәмә “Янгын куркынычсызлыгы”.

1. Ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булу сыйфаты тәрбияләү.

2. Балаларның уй- фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтен, игътибарлылыкны үстерү.

3. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышуны дәвам итү, янгын чыгу очрагында  үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту.

 Сүзлек: янгын, ялкын, электр.

 Күрсәтәмәлелек: рәсемнәр.

1. Табышмаклар.

а). Аягы юк, кулы юк,

Тиз йөгерә, тиз җиңә. ( Ут.)

б). Ялт- йолт итәр,

Ялмап китәр.

Башыбыз бар, гәүдәбез бар,

Юк кул- аякларыбыз.

Балалар тотса куркабыз-

Яман шул якларыбыз. ( Шырпы.)

2. Фикер алышу.

- Ут кешенең дустымы әллә дошманымы?

- Ут кешеләргә ни өчен кирәк?

- Утны дөрес кулланмаганда нинди зыян килергә мөмкин?

- Нинди әйберләрдән янгын чыгу куркынычы зур?

- Янгын чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәк?

- Куркынычсызлык чаралары нинди була?

3. Дидактик уен “Ут кайда яшеренгән?”

( Рәсемнәр карау. Балаларның рәсем буенча фикерләрен тыңлау.)

4. Үстерелешле уен “Кагыйдәне бел!”

- Шырпы белән уйнарга ярамый.

- Электр әйберләренә зурлардан башка кагылырга ярамый.

- Урманда учак якма!

- Газ плитәсен үзең кабызма!

- Янгын  чыккан  очракта “01” гә шалтырат.

Пожар турында ишеткәч,

Сигнал бирергә ашык.

Янгын гел көчәя бара,

Туктатып булмый ич һич.

Су гына сүндермәс аны,

Кирәк шул...( ут сүндергеч.)

5. Хәрәкәтле уен “Кем беренче шалтыратты?”

( Балалар ике командага бүленәләр. Уен эстафета формасында оештырыла. Тәрбияче телефон  номерын әйтеп тора. Балалар чиратлап шул номерга туры килгән машина рәсемен табып күрсәтә. Кайсы команда алдан җитешә, шул җиңүче була.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (31-3)

 Шигырь уку. Г. Гыйльманов. “Ярый әле”.

1. Матур әдәбият аша балаларда фаҗиганең нәрсәдән барлыкка килүен, аларга карата сак караш, игътибарлылык тәрбияләү.

2. Балаларның уй- фикерләү сәләтен үстерү, җөмләләрдәге һәр сүзне үз урынына куеп, кушымчаларны дөрес ялгап әйтүләрен камилләштерү.

3. Балаларны игътибарлы булырга өйрәтү.

   Сүзлек: имеш, бәп- бәләкәй, өеп, учак, маташа, дөрләп, үрле- кырлы, үкерә, газап, хикмәт, өстәвенә.

   Күрсәтмәлелек: “Янгын бүлегендә мин  нәрсә күрдем?” рәсем күргәзмәсе.

1. Уен “Булсаң зирәк- әйт тизрәк!”

- Нәрсә ул янгын?

- Ут кешеләргә нинди зыян ( файда ) китерә?

- Нинди әйберләрдән зыян чыгарга мөмкин?

- Нинди телефон белән шалтыратырга?

2. Шигырь уку “Ярый әле”.

( Г. Гыйльманов.)

3. Үстерелешле диалог.

- Бәләкәй малай нәрсә белән уйнарга яраткан?

- Өй эченә нәрсә өеп, нишләргә маташа?

- Дөрләп янган ут аша нишләгән?

- Уйный- уйный нәрсәләренә ут капкан?

- Бу тәртипсез малайга ни булган?

- Бөтен хикмәт нәрсәдә?

- Уйнаганы нинди йорт булган?

- Өстәвенә шырпысы да нинди булган?

- Ярый әле, ярый әле, ул уенчык нәрсә булган?

4. Рәсем күргәзмәсе “Янгын бүлегендә нәрсә күрдем?”

5. Мәкаль, әйтемнәр.

- Батыр үзе үлсә дә,

Исеме үлмәс!

- Кыю бер үләр,

Куркак мең үләр.

- Куркак кеше үз күләгәсеннән курка.

- Куркуын җиңгән- батыр булыр.

- Батыр иле өчен үләр.

6. Дидактик уен “Янгын сүндерүчеләрне чакыр!”

( Уен өчен ике телефон: берсе-  шалтыратуларны кабул итү пункты

( диспетчерский ). Икенчесе- хәбәр бирү өчен. Балалар “01” номеры аша янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Чакыру вакытында төгәл, ачык итеп:

- Үз исем, фамилияңне әйтү.

- Нәрсә, кайда янганын хәбәр итү.

- Янгын чыккан урынның адресын әйтү.)

Бүлмә гөлләре.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (33-1а)

Үстерелешле уен

“Хуш исле нәфис гөлләр.”

1.Балаларда бүлмә гөлләренә карата сак караш тәрбияләү.

2 Бәйләнешле сөйләм,чагыштырып фикерләү сәләтен үстерү.

3 бүлмә гөлләренең үзенә генә хас үзенчәлекләре буенча танып,бер-берсеннән аерырга өйрәтү,кеше тормышында гөлләрнең әһәмиятен аңлату.

Сүзлек: бүлмә гөле, фикус, алоэ, үрмә гөл, кактус.

Күрсәтмәлелек: бүлмә гөлләре яисә рәсемнәр, дидактик уен өчен материал.  

1 Шигырь уку.Л.Шакирҗанова.”Гөлләр”

Үстерде гөлләр Гөлнара,

Шундый матурлар алар,

        Урамнан үтүчеләр

        Бары да сокланалар.

 Гөлнара үстергән гөлләр

         Күмелделәр чәчәккә.

        Ул аларны бүләк итеп,

        Алып килде бакчага.

2 Әңгәмә:

-Гөлнара нинди гөлләр үстергән?

-Алар кайда үсәләр?

-Аларны урамда үстерәләрме?

-Сез нинди гөлләр беләсез?

-Гөлләр безгә каян килгән?

3 Алоэ турында әкият сөйләү.

Борын-борын заманда  җылы якта булган бер кабилә. Кабилә кешеләре урманга ауга йөри торган булганнар. Бервакыт бер аучы каты яраланып, аягын авырттырып, хәлсезләнеп, агач күләгәсенә  яткан икән. Агач телгә килеп: “Син минем бер яфрагымны кисеп ал да, яраңа яп, яраң төзәлер”,- дигән. Аучы шулай эшләгән. Аягы бик тиз төзәлгән. Агачка рәхмәт йөзеннән ул аның бер ботагын өенә алып кайтып, чүлмәккә утырткан. Шулай итеп алоэ гөле бүлмәдә үсә торган булган.

4Дидактик уен: “Сабаклар һәм гөлләр”

(Чәчәкләренә, яфракларының формаларына һәм сабакларына карап гөлнең чәчәген һәм сабагын дөрес табу.)

5 Гөл турында кыска хикәя төзү.

6Сүзле –хәрәкәтле уен “Ал кирәк-гөл кирәк”

Балаларның һәрберсенә чәчәк-гөл исеме бирелә: яран, роза,тамчы гөл, фикус, кына...

Балалар ике төркемгә бүленәләр. Кулга -кул тотынышып, бер-берсенә каршы басалар, түбәндәгечә әйтешәләр:

1нче төркем:

Ал кирәк,гөл кирәк,

Безгә нәфис гөл кирәк.

2 нче төркем:

Ал кирәк, гөл кирәк

Безгә матур чәчәкле,

Тамчы гөл бик кирәк.

“Тамчы гөл” каршы якка йөгереп барып, ике бала арасыннан үтәргә, аларның кулларын өзәргә тырыша. Өзеп чыга алса, ике баланың берсен җитәкләп алып, кире үз ягына кайта.Әгәр өзә алмаса, үзе шул якта кала.  

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (33-1б)

Тәҗрибә. -“Кояш, су, һаваның үсемлекләр өчен әһәмияте.”

1 Балаларда  тапкырлык, зирәклек,игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

2 Гади генә тәҗрибәләр ясап, балаларның экологик фикерләү сәләтен үстерү.

3 Балалар белгән табигать  күренешләрен күзәтеп, алар арасында үзара бәйләнеш булуы турында нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.

Сүзлек: Кислород, углекислый газ.

Күрсәтмәлелек: Ике төрле шартларда үскән  бүлмә гөлләре , дидактик уен өчен материал.  

1 Табышмаклар әйтү:

-Зур алтын кыршау тәгәри,

Көн саен һава буйлап.

Тупка да бик охшаган ул-

Кызганыч булмый уйнап. (Кояш)

-Исе дә юк, төсе дә юк,

Аннан башка тормыш юк. (Су)

-Борынга керә, үпкәгә үтә,

Аннан башка яши алмый беркем дә. (Һава)

2 Фикер алышу:

-Кояш,су һәм һава безнең иң якын дусларыбыз- сез бу әйтемне ничек аңлыйсыз?

-Кеше сәламәт булсын өчен нишләргә кирә? (Саф һавада булырга кирәк)

-Җан ияләре нинди һаваны сулый? (Кислород)

-Үсемлекләр нинди һава сулый? (Углекислый газ)

-Углекислый газ кайдан чыга?

-Чиста һава булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

-Үсемлекләр үссен өчен нәрсә кирәк?

3 Эндәшләр:

-Яңгыр яу, яу, яу,

Бакчаларда алмагач

Корый яңгыр яумагач.

Игеннәр дә күп булсын,

Сыерлар да тук булсын,

Безгә катык.сөт булсын.

Яңгыр яу, яу, яу.

-Кояшкаем чык,чык.

Майлы ботка бирербез.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Кирәкми безгә салкын,

Кирәк безгә саф алтын.

4Дидактик уен: “Мин кайда үсәм”

(Интерактив тактада, яисә рәсемнәр белән эш)

Болын, урман, кыр, чәчәк клумбасы сүрәтләнгән 4 зур рәсем эленә.Балалар кулларындагы чәчәк рәсемнәрен дөрес итеп урнаштырырга тиешләр. Мәсәлән: “Умырзая урманда үсә...”)  

5 Ике аерым урынга утыртылган яран гөлен күзәтү. Берсе күләгәдә үсә, икенчесе – кояшта. Нинди аермалар күрәсез, ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

Нәтиҗә: Кояш нурлары төшкән гөл матур булып үсә.

6Сүзле –хәрәкәтле уен “Ал кирәк-гөл кирәк”

Балаларның һәрберсенә чәчәк-гөл исеме бирелә: яран, роза,тамчы гөл, фикус, кына...

Балалар ике төркемгә бүленәләр. Кулга -кул тотынышып, бер-берсенә каршы басалар, түбәндәгечә әйтешәләр:

1нче төркем:

Ал кирәк,гөл кирәк,

Безгә нәфис гөл кирәк.

2 нче төркем:

Ал кирәк, гөл кирәк

Безгә матур чәчәкле,

Тамчы гөл бик кирәк.

“Тамчы гөл” каршы якка йөгереп барып, ике бала арасыннан үтәргә, аларның кулларын өзәргә тырыша. Өзеп чыга алса, ике баланың берсен җитәкләп алып, кире үз ягына кайта.Әгәр өзә алмаса, үзе шул якта кала.  

Галәм киңлекләре.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (32-1)

Уен “ Планетарийга сәяхәт.”

1. Балаларда беренче очучы Ю. Гагарин белән танышу аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү.

2. Балаларның образлы күзаллауларын, иҗадилыкларын үстерү.

3. Балаларга кояш системасы, планеталар турында элементар белешмә бирү, алар турында күбрәк беләсе килү теләге уяту.

 Сүзлек: галәм, орбита, планета, глобус, космонавт, ракета, кояш системасы.

 Күрсәтмәлелек: слайдлар, рәсемнәр, глобус.

1. Глобусны карау.

- Бу нәрсә?

- Без яши торган планетаның исеме ничек?

- Ул нинди формада?

- Зәңгәр төс белән глобуста нәрсә күрсәтелә?

- Кич белән күк йөзен караганда нәрсәләрне күрергә мөмкин?

- Ни өчен көндез йолдызлар күренми?

2. Уен “Планетарийга сәяхәт”.

( Интерактив тактада, слайдлар яисә рәсемнәр ярдәмендә уздырыла.

- Безнең галактиканың үзәгендә иң зур йолдыз- кояш урнашкан. Кояш безгә җылы һәм яктылык бирә. Кояш тирәсендә 9 планета хәрәкәт итә. Аларның һәрберсенең үз юлы бар. Бу юл орбита дип атала. Кояш һәм планеталарны бергә- кояш системасы дип атыйлар. Безнең планетабыз кояштан иң уңай ераклыкта урнашкан. Шуңа күрә бары безнең планетабызда гына тереклек өчен шартлар бар. Кешеләр галәм киңлекләре белән бик күптән кызыксынганнар. Галәм очкычы- космик корабль төзегәннәр. Иң беренче булып Ю. Гагарин галәмгә очкан. 12 апрель- космонавтика көне дип билгеләп үтелә.)

3. Сүзле уен “ Яшь космонавтлар”.

Без булачак космонавтлар

Тик тормыйбыз бер дә без:

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез.

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз,

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Шул арада иелеп

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз

Без бик көчле булабыз.

4. Тапкырларга- табышмак.

а). Лампа түгел яктырта,

Мич түгел җылыта. ( Кояш.)

б). Төнлә калка, көндез ята. ( Ай.)

в). Мич тулы пәрәмәч,

Уртасында бер калач. ( Ай һәм йолдызлар.)

г). Төнлә баксам, күк тулган,

Иртән баксам, юк булган.

( Йолдызлар.)

5. Г. Гыйльмановның “Чүмеч йолдыз” шигырен уку.

Г. Тукай иҗаты.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (34-1)

 Слайдлар карау.“Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты.”

1. Г. Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.

2. Шигырьнең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү.

3. Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әдәби әсәрләрен тыңлый һәм сөйли белүләренә ирешү.

 Сүзлек: шәкерт.

Күрсәтмәлелек: Г.Тукай портреты, китаплар, аудиоязма.

1. “Туган тел” җырын тыңлау.

- Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры- “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

2. Слайдлар, рәсемнәр ярдәмендә Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышу.

- Портретта сез кемне күрәсез?

- Кем соң ул Г. Тукай?

- Ул сезгә ничек таныш?

- Г. Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?

3. Китаплар карау.

( Иллюстрацияләр ярдәмендә әсәрләрнең исемнәрен искә төшерү.)

4. Шигырь  уку. “Кызыклы шәкерт”

- Малай Акбайны ничек өйрәткән?

- Акбайның ни өчен өйрәнәсе килмәгән?

- Малай ни өчен тырышырга кушкан?

5. Үстерелешле уен “Кайсы әсәрдән икәнен бел!”

а). Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт

Ә исеме ничек? ( Эт- “Кызыклы шәкерт”.)

б). Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. ( Куян- “Бичара куян”.)

в). Нәкъ кеше кебек үзе

Бар маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты”, дип акыра

Туганнарын чакыра. ( “Шүрәле”.)

г). Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып

Я кала җирдә посып. ( Күбәләк- “Бала белән күбәләк”.)

6. Уен “Су анасы”.

( Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала “Су анасы” итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра.Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора-

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап кала. Су анасы урыныннан тора, бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы су анасы була.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (34-2)

Сәхнәләштерү. Г. Тукай. “Бала белән Күбәләк.”

 

1. Бирелгән шартларда балаларның иҗади сәләтен камилләштерү.

2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын үстерү.

3. Балаларда оештыру һәм алып баручы ролен башкару осталыгын формалаштыру, үзләренең эш- гамәлләрен, уенны алып баручы һәм башка катнашучыларның гамәлләренә яраклаштырырга өйрәтү.

 Сүзлек: чуар, уңа.

Күрсәтмәлелек: аудиоязма, сәхнәләштерү өчен атрибутлар.

1. Табышмак.

Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып

Я кала җирдә посып. ( Күбәләк.)

2. Шигырь уку. “Бала белән Күбәләк” 3. Шигырь буенча әңгәмә.

- Кыз Күбәләккә нинди сораулар бирә?

- Күбәләк ни дип җавап бирә?

- Күбәләк кайда яши?

- Нәрсә белән туклана?

- Күбәләкне ни өчен рәнҗетмәскә кирәк?

4. “Бала белән Күбәләк” җырын аудиоязмадан тыңлау.

5. Г. Тукайның “Бала белән Күбәләк” шигырен сәхнәләштерү.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (34-3)

 Шигырь ятлау.

З. Туфайлова. “Тукай абый”

1. Шигырьнең тылсымлы сүзләре аша шагыйрьгә карата чиксез мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

2. Балаларда үз теләкләре белән яттан шигырьләр сөйләүгә булган омтылышларын, хәтер сәләтен үстерү.

3. Шигырьдәге төп фикерне әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: җен, гүзәл, шүрәле.

Күрсәтмәлелек:аудиоязма,  Г.Тукай әкиятләреннән иллюстрацияләр

1. Җыр тыңлау. Г. Тукай “Туган тел”

 2. Дидактик уен “Бу кайсы әкияттән?”

( Г. Тукай әкиятләре буенча якият геройларын танып әйтү.)

3. Шигырь уку.З. Туфайлова. “Тукай абый”

4. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Әле укый белмәсәк тә, без нинди җыр җырлыйбыз?

- Нәрсәне иң гүзәл бер җыр дибез?

- Ничек телләребез ачыла?

- “Су анасы”, “Шүрәле”не ни өчен дуслар дип атыйбыз?

5. Шигырьне яттан сөйләү.

( 5- 6 бала сөйли.)

6. Җырлы- биюле уен “Шүрәле, шүрәле”.

( Балалар, кулга- кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Түгәрәк эчендә бала. Балалар, такмак әйткәндә, аның исемен әйтеп җырлыйлар. Бу бала, такмак беткәч, йә бии, йә җырлый, йә шигырь сөйли. Түгәрәк эченә икенче бала керә.

Җен дә түгел, җил дә түгәл

Күренеп йөри торган.

Шүрәлене саклап тора,

Татарда кара урман.

Куш: Шүрәле, шүрәле,

Син Айгөлне күр әле!

Үзе бии, үзе җырлый,

Куллар чабып тор әле!

Бер мөгез дә, койрык бер,

Кети- кети уйный ул.

Кием- салым кими ул,

Балаларга тими ул!

Куш: Шүрәле, шүрәле,

Син Газизне күр әле!

Җырга оста- җырласын,

Һич оялып тормасын.)

Урман- җиребезнең матурлыгы, байлыгы.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (35-1 А )

Уурман почмагына экскурсия.

 “Туган ягым урманнары”

1. Урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү.

2. Кешеләрнең табигатьне сакларга кирәклеге турында нәтиҗә чыгара белүне формалаштыру.

3. Балаларның урман, андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен аңлату.

 Сүзлек: урман, сәяхәтче,яшел доктор, сукмак, бака яфрагы,энҗе -чәчәк

Күрсәтмәлелек: рәсемнәр.

1. Табышмак.

Моңлы да ул, серле дә ул,

Файдалы да, бай да ул.

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә.

Санап та бетереп булмый,

Нәрсә соң ул, кем белә? ( Урман.)

2. Фикер алышу.

- Урман кешегә ни өчен кирәк?

- Урманда нәрсәләр үсә?

- Ни өчен күп кошлар урманда яши?

- Урманда нинди җәнлекләр, бөҗәкләр яши?

- Урманда нинди шифалы үләннәр үсә?

- Урманда үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсеңме?

3. Дидактик уен “Табышмак буенча агачны бел һәм күрсәт!”

- Ак кием кигән, яшел чугын элгән.

( Каен.)

- Җәен дә, кышын да бер төстә.

( Чыршы, нарат.)

- Нинди агач җилсез шаулый?

( Усак.)

- Җимешем кып- кызыл була,

Бу- шатлык минем өчен.

Чөнки көзге салкын да

Һич тә үзгәрми төсен. ( Миләш.)

4. Үстерелешле уен “Безнең яшел докторлар”. ( Рәсемнәр кулланып.)

Беләсезме үләннәрнең,

Күпме дару биргәнен.

Дәшмисезме? Шулар инде

Яшел доктор дигәнем.

- Сәяхәтче юлдашы

Булыр бу үлән.

Сукмакларда мин аны

Һәрвакыт күрәм. ( Бака яфрагы.)

- Мин дә таныйм дус- ишне,

Кара нинди хуш исле.

Тагып йөрерлек түшкә

Бу бит көрән ... ( мәтрүшкә.)

- Бик күп төрле авыруга

Шифасы бар аның да.

Тамакны да дәвалый ул

Эчәк авыруларын да. ( Сары мәтрүшкә.)

- Сусауны тиз баса

Бу җиләк чыннан да.

Су эзләп йөрисе

Юк икән  урманда. (Каен җиләге.)

Энҗе чәчәк- матур чәчәк,

Энҗе сыман чыннан да.

Дарулы да, агулы да

Сак булыгыз җыйганда. ( Энҗе чәчәк.)

- Күрегез әле сез

Сукыр кычытканны.

Йөрәк даруы өчен

Җыялар ич аны. ( Сукыр кычыткан.)

- Яратам мин таң нурын

Дару минем тамырым.

Шикәре дә җитәрлек,

Тәме исең китәрлек. ( Тузганак.)

5. Җырлы уен “Аю урманында”.

Җиләк җыям чиләккә,

Әниемә бүләккә.

Монда җиләк күп икән

Аю, бүре, юк микән?

6. Уен “Сорау- җавап”. ( Туп белән.)

- Нинди агач ак күлмәк кия?

- Ни өчен керпе баласын тотарга ярамый?

- Яз җиткәч, кызлар күп итеп умырзая чәчәген җыеп кайттылар. Алар дөрес эшләдеме?

- Урманда үсүче нинди агач ныклыгы белән башкалардан аерыла?

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (35-1 Б )

 Танып белү уены “Камканы күзәтү.”

1. Табигатьтәге тереклек ияләренә карата сак караш тәрбияләү.

2. Образлы күзаллау сәләтен үстерү.

3. Табигатьтә яшәүче бөҗәкләр белән таныштыруны дәвам итү. Камка турында үзләренең белгәннәрен бөйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү.

 Сүзлек: камка, тәти кош, каты канат, кондыз оча, яфракка куна.

 Күрсәтмәлелек: тере камка.

1. Эндәш.

Камка түти, киявең килгән,

Тимер капкаң ач та коч.

2. Камка кондызын карау, очырту.

- Камка нинди?

- Ул ничек хәрәкәтләнә?

- Камка нәрсәләрне аулый?

- Алар кайда яшиләр?

- Нәрсә белән файдалы?

- Кайда кышлыйлар?

3. Тәрбияче хикәясе.

( Камка озынча формада.Ул ачык кызыл яки кызгылт- сары төстә, кара таплар белән бизәлгән. Аның төсе тирә- юньгә җайлашкан, саклану чарасы булып тора. Кошлар андый төстәге бөҗәкләрне ашарга ярамаганлыкны беләләр. Аның үтә күренмәле, каты, көрән төстәге, кечкенә канатлары бар. Камка бик тиз үрмәли, ерак араларга оча ала. Камка бик күп зарарлы бөҗәкләрне ашап, кешеләргә зур файда китерә. Камка кыш чыгар өчен, агач кайрыларына, корыган агач кәүсәләренә яшеренә.)

4. Шигырь уку. Ш. Галиев. “Камканы коткардым”

5. Дидактик уен “Дөресен әйт!”

( Туп белән. Сораулар бирелә.

Мәсәлән, камка нинди? Ул нишли? Нәрсә ярата? Нәрсә белән дус? Һ. б.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (35-3)

Әкият  эчтәлеген сөйләү. Ф. Зариф. “Татлы җәй”

1. Җәйге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек һәм кызыксыну хисе тәрбияләү.

2. Балаларның сүзлек запасын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Әкиятләргә кызыксыну уяту, сөйли белү теләге тудыру, эчтәлеге тулаем яки аерым кыен сүзләрне аңларга өйрәтү.

 Сүзлек: татлы, нигъмәтләр, сыйпап, гомумән, игелек, гырылдашкан, нәни йөнтәскәйләр, гаҗәеп.

Күрсәтмәлелек:уен өчен битлек.

1. Табышмак.

Кигән киеменең бизәге,

Бөтен дөньяны ямьгә бизәде. ( Җәй.)

2. Хикәя “Ул кайчак була?”

( Көннәр җылы була. Тау башында җиләк пешкән. Көннәр тагын да озая, төннәр кыскара.Эссе, коеп яңгыр ява, күк күкри, яшен яшьни, салават күпере чыга. Бөтен җирдә яшеллек. Үсемлекләр үсә,  җимеш бирә.)

3. “Сүз эчендә энҗе бар”.

( Сүзлек өстендә эшләү.)

4. Әкият уку. Ф. Зариф “Татлы җәй” 5. Әңгәмә.

- Төлке баласы Шаянга әнисе ни өчен җәйгә рәхмәт әйтергә куша?

- Җәй нинди балаларга гына күренә?

- Акыллы бала нинди була?

- Шаян Шәүлегән баласына ничек ярдәм иткән?

- Аю балаларына нәрсә бүләк иткән?

- Җәй ягымлы тавыш белән аңа нәрсә әйткән?

- Җәйнең татлы икәнен каян белгән?

6. Балалар эшчәнлеге.

( 5- 6 бала сөйли.)

7. Тел көрмәкләндергеч “Елама, Җамалый.” [җ]

Җәен җиләк җыйганда

Җиңен ерткан Җамалый.

Елама- елама, Җамалый,

Елап җиңең ямалмый.

8. Уен “Җиләк җыю”.

- Дуслар кая барасыз?

- Кара урманга барабыз.

- Кара урманда нишлисез?

- Кура җиләк җыябыз.

- Җиләк белән нишлисез?

- Җиләктән как коябыз.

- Аю килсә нишлисез?

- Урман буйлап чабабыз.

Аннан соң барысы бергә күмәкләп җырлыйлар:

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю- бүре юк икән.

Аю яшеренгән җиреннән чыга да аларны куа башлый.

Табигать  тиңсез хәзинә.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (36-1)

 Үстерелешле диалог.“Кызыл китап” нәрсә ул?

1. Китапка кертелгән хайван һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту.

2. “Кызыл китап”тагы үсемлек һәм хайваннар турында белемнәрен арттыру, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

3. Балаларны сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар, үсемлекләр турындагы китап белән таныштыру.

 Сүзлек: кызыл китап, кыр кәҗәсе, кондыз, бөркет, дельфин, аккош, лачын, тыюлыклар.

 Күрсәтмәлелек: кызыл китап, слайдлар, рәсемнәр, туп.

1. Мәкаль.

Табигатьне саклаган- үз яшәвен аклаган.

( Чагыштырма мәгънәсен аңлату.)

2. “Кызыл китап”ны күрсәтү.

- Бу нинди китап?

- Нәрсә соң ул “Кызыл китап”?

- “Кызыл китап” нинди өлешләрдән тора?

( Бу китапка җир йөзеннән юкка чыгып бара торган хайваннар, кошлар һәм үсемлекләр теркәлгән, алар турында мәгълүматлар бирелгән.)

- Ни өчен ул кызыл?

- Кызыл төс нәрсә аңлата?

( Кызыл төс куркыныч янауны белдерә. Җир йөзендә сирәк калган җан ияләрен саклагыз дип кисәтә, кирәк булган очракта  ярдәм итәргә өнди.)

-Аз калган хайван һәм кошларны, тыюлыкларны саклау өчен нинди чаралар каралган?

3. Слайдлар карау.

( Кыр кәҗәсе, чуар болан, ак аю, кондыз, дельфин, кеш кебек хайваннар. Бөркет, аккош, ак челән, лачыннарның бөтен төре. Юлбарыс

 һ. б. )

- Юлбарыс турында нәрсә әйтә аласыз?

- Юлбарысның тиресе нинди?

- Кешеләр аны ни өчен аулый?

4. Дидактик уен “Кем тизрәк җыя?”

( Кызыл китапка кертелгән хайван һәм кошларның рәсемнәрен өлешләрдән җыю.)

5. Үстерелешле уен “Кызыл китапта бармы?” ( Туп ярдәмендә.)

6. Балалар эшчәнлеге.

( Балалар үзләренең ничек итеп кошларга ярдәм итүләре турында сөйлиләр. 5- 6 бала сөйли.)

Җиңү алып килде май.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (37-1)

 Сугыш ветераннары белән очрашу.

“Бөек җиңү”

1. Патриотик хисләр, Туган якка, Туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

2. Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын үстерү.

3. Сугышчыларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен арттыру.

 Сүзлек: Бөек Ватан сугышы, ветеран, хәтер, кыю, батыр, патриот, парад.

 Күрсәтмәлелек: Р. Еникеевның “Марш”ы, магнитофон, слайдлар, “Хәтер” китабы, “Хәтер көне” күргәзмәсе, чәчәкләр.

1. “Марш” тыңлау. ( Р. Еникеев көе.)

2. Бөек Ватан сугышы геройлары турында слайдлар карау.

3. Сугышта катнашкан ветеран чыгышы.

4. Җиңү көненә багышланган шигырьләр сөйләү.

( 4- 5 бала сөйли.)

5. “Хәтер китабы” белән танышу.

( Илебезнең тынычлыгын саклаучы солдат һәм офицерларның кыю, батыр, курку белмәс һәм үз илен, үз халкын яратучы чын патриот булулары турында сөйләшү.)

6. “Хәтер көне” рәсем күргәзмәсе карау.

7. Бөек Ватан сугышы ветераннарына

чәчәкләр бирү.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (37-3)

Шигырь уку.С. Шакир.  “Бабамның медальләре”

1. Балаларда патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

2. Шигырьнең эчтәлеге буенча сорауларга төгәл җавап кайтара белү күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның бу шигырь аша Бөек Ватан сугышы геройлары турында күзаллауларын киңәйтү.

 Сүзлек: разведчик, немец тылы, баһадир, ветеран.

 Күрсәтмәлелек: слайдлар, рәсемнәр.

1. Бөек Ватан сугышы геройлары турында слайдлар карау.

2. Әңгәмә.

- Нәрсә ул җиңү көне?

- Ни өчен һәр елны зурлап билгеләп үтәләр?

- Кемнәр ул Ветераннар?

3. Шигырь уку.С. Шакир. “Бабамның медальләре”

4. Үстерелешле диалог.

- Бабай кем булган?

- Бабайга батырлыклары өчен нәрсә биргәннәр?

- Бабайның сыңар кулы кайчан яраланган?

- Ни өчен аңа сокланып карыйлар?

5. Мәкальләр, әйтемнәр.

- Ватанга хезмәт- үзеңә хөрмәт.

- Илнең күрке- тынычлык.

- Илдә яшисең икән- илеңә хезмәт ит.

- Ил тыныч булса, без дә тыныч.

6. Уен “Кем җитез, кем кыю”.

( Командаларга бүленеп, төрле биремнәр үтәлеп уйнала.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.  (39-2)

Чәчәкләр- тормыш яме.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. (38-1)

 Уен –викторина.“Чәчәкләр- тормыш яме”.

1. Чәчәкләргә сакчыл караш, туган як, туган як табигатен өйрәнү теләге тәрбияләү.

2. Мөстәкыйль фикерләү, фикерне бер юнәлештә җыя белү сәләтен үстерү.

3. Балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету, чәчәкләрне танып белергә, тасвирлап сөйләргә өйрәтү.

 Сүзлек: энҗе чәчәк, ак чәчәк, тукранбаш, хушбуй, таҗ, мохтаҗ, ышык.

 Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, слайдлар.

1. Уен “Яз килде”. ( Лото.)

( Балалар яз билгеләренә туры килгән рәсемнәрне тәртип буенча тезеп чыгалар һәм сөйлиләр.)

2. Табышмак.

Төрле- төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар

Кем аны сөртеп йөргән?

Алар нәрсәләр? ( Чәчәкләр.)

3. Тәрбияче хикәясе. ( Слайдлар, рәсемнәр ярдәмендә.)

( Яз, җәй көннәрендә, иртә көздә кырларда, болыннарда, урманнарда, бакчаларда чәчәкләр үсә. Алар төрле, чөнки аларның яшәү шартлары бер- берсеннән аерылып тора. Урманда үскән ак чәчәк ( ромашка ) эре, аның таҗ яфраклары киң була. Ә кырда үскән ак чәчәк вак, таҗ яфраклары- тар була. Ни өчен? Чөнки кырда дым аз, ә урманда күп. Урман чәчәкләре ышыкта үсә. ...)

4. Фикер алышу.

- Кырда, басуда үсүче чәчәкләрне ничек атыйлар?

- Кыр, урман чәчәкләрен кем тәрбияли?

- Бакча гөлләре нинди шартларда үсә?

- Нинди бакча гөлләрен беләсез?

5. Уен- викторина “Мин кайда үсәм?”

( Болын, урман, кыр, чәчәк клумбасы сүрәтләнгән зур рәсемнәр эленә. Балалар таратылган чәчәкләрдән, берне сайлап алып, аның турында сөйлиләр һәм урынына урнаштыралар.)

6. Җырлы уен “Түгәрәк алан”.

Бу аланда чәчәкләр күп

Кыймыйм ләкин өзергә.

Умырзая, умырзая

Чык әле син биергә.

( Балалар түгәрәккә басалар, чәчәк исемнәре кушыла. Балалар җырлап, түгәрәк буйлап йөриләр. Исемен ишеткән бала уртага чыгып бии.)

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.  (39-2)

Хикәя уку. Н. Фәттах. “Велосипедлы Мөнир”

1 Балаларда  геройның хәленә керә белү сыйфаты тәрбияләү.

2Тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтара белү күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3  Каршылыкларны мөстәкыйль рәвештә чишәргә, үзләренең сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәтү.

 

Сүзлек:вәгъдә

Күрсәтмәлелек:

 

1Мәкаль.

Кешегә чокыр казысаң, үзең төшәрсең.

(Мәкальнең чагыштырма эчтәлеген аңлату)

2. Хикәя уку.

 Н. Фәттах. “Велосипедлы Мөнир”

3Фикер алышу.

-Мөниргә әтисе кибеттән нәрсә алып кайткан?

-Мөнир Илдуска велосипедында йөреп карарга ни өчен рөхсәт иткән?

-Мөнир Илдуска нәрсә вәгъдә иткән?

-Мөнир вәгъдәсен үтәгәнме?

-Мөнир вәгдәсен үтәмәгәч, Илдус нишләгән?

-Велосипед ни өчен шәбрәк тәгәри башлаган?

-Мөнир ни өчен тормозга басмаган?

-Мөнир куркуыннан нәрсә дип кычкырган?

-Ни өчен Мөнир велосипедыннан егылып  төшкәч, берәү дә булмаган?

-Сез хикәяне ничек тәмамлар идегез?

4Тизәйткеч. [с]

Саран Сара

Саный –саный,

Сарыгына салам сала.

Саран гына

Сарыгына

Саламны да

Санап сала.

5Үртәвеч.

Саран,саран

Сагынсам да бармам.

Алдакчы, саран булма - проект.



Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

“Туган телдә сөйләшәбез” укыту –методик комплекты Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының (23.11. 2009) 655 нче номерлы боерык нигезендә расланган “Мәктәпкәчә мәгарифнең төп гомуми белем бирү программасы  структурасына федераль дәүләт таләпләре”  (алга таба ФДТ.-авт.),Татарстан республикасының 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтүне, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру юнәлешен тормышка ашыру  максатын  күздә тотып төзелде. Ул  түбәндәге  бурычларны билгели:

- Балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү;

- Тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру;

- Бәйләнешле сөйләм үстерү;

- Тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау(тоемлау) сәләте булдыру

ФДТ дә билгеләнгән 4 төп тәрбия юнәлеше үсешенә нигезләнеп,

(1-“Физик үсеш”, 2- “Социаль-шәхси үсеш”, 3-“Танып белү-сөйләм үсеше”,

4- “Нәфис-нәфасәти үсеш”) комплекслы – тематик план төзелде. Ул зурлар төркемендә 39 проектны, мәктәпкә әзерлек төркемендә  31 проектны һәм шул проектлар буенча төзелгән   зурлар төркемендә 98, мәктәпкә әзерлек төркемендә 100  эшчәнлек конспектын үз эченә ала.

  “Минем бакчам”, “Мин яратам сине, Татарстан”, “Саулык –зур байлык” “Исеменә күрә-җисеме ”,  “Кунак булсаң- тыйнак бул”, “Исәнме мәктәп”, “Кояш системасы”, “Дуслык белән көчле без” , “Китап кайдан килә” һәм башка күп проектлар  балалар тормышын чагылдыручы, үсемлек һәм тереклек дөньясына кагылышлы, экологик культура, табигатькә аңлы караш, туган җиргә, телгә мәхәббәт тәрбияләүгә булышлык  итүче шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр; нәниләрдә кешелеклелек хисләре, үз-үзеңне тоту күнекмәләре, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүгә, нәрсә – яхшы, нәрсә – начар, үзара дустанә мөнәсәбәтләргә, тормыш куркынычсызлыгы нигезләренә, юл хәвефсезлеге кагыйдәләренә, табигатьтә үз-үзеңне тоту күнекмәләренә кагылышлы  эшчәнлекне үз эченә алган.   Һәр эшчәнлектә  халкыбызның тормыш сынавы аша узган тәрбия җәүһәрләре – мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар, табышмаклар, эндәшләр алынды. Ана телебезнең матурлыгы, камиллеге һәм байлыгы гәүдәләнгән әлеге энҗе-мәрҗәннәр балаларның сөйләмен баетуда, тапкырлык-зирәклекләрен тирәнәйтүдә, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерүдә ярдәмлек булыр дип ышанып калабыз.  

 Бу укыту-методик комплектында  ФДТ күрсәткән өч белем бирү өлкәсе карала:

-“Танып белү ” белем биру  өлкәсе  табигать, аның үзенчәлекләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыру; балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен тирәнәйтү, системалаштыру; нәниләрдә экология бурычларын гамәлгә ашыруны,  туган як, өлкәннәр хезмәте турында балаларның белемнәрен тирәнәйтүне максат итеп куя. Шушы максатларны тормышка ашыруга ярдәм итүче  зурлар төркемендә 28 эшчәнлек, мәктәпкә әзерлек төркемендә  36 эшчәнлек  каралган. Балалар белән эшчәнлек  сәяхәт, күзәтү, тәҗрибәләр уздыру, төрле уеннар формасында уздырыла.

- “Аралашу” белем бирү өлкәсе нәниләрдә туган телгә мәхәббәт, матур әдәбият әсәрләре белән кызыксыну, авазларны дөрес әйтү, бәйләнешле сөйләм культурасы булдыруга, сабыйларга кара- каршы сөйләшә белү (диалогик сөйләм) күнекмәләрен камилләштерү,сәнгатьле сөйләм чараларын үзләштерүгә булышлык итү бурычларын гамәлгә ашыра. Бу белем бирү  өлкәсенә туры килгән, зурлар төркемендә 39 эшчәнлек, мәктәпкә әзерлек тәркемендә 37 эшчәнлек  тәкъдим ителә. Авазларны кабатлау, калын һәм нечкә авазларның дифференцациясе һәр эшчәнлеккә өлеш итеп кертелде.Бу өлкәдәге эшчәнлек әңгәмә, үстерелешле диалог (балалар сорау бирә, сорауларга җавап кайтара), сәхнәләштерү, өстәл театры карау, рәсемнәр, картиналар карау, алар буенча хикәя төзү, уен-викториналар; тасвирлау, үз тәҗрибәсеннән чыгып  хикәя төзү, хикәяне дәвам итеп сөйләү кебек эш формаларын күздә тота.  

- “Матур әдәбият”белем бирү өлкәсе кешеләрне һәрчак яхшыга гына өндәүче, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирүче, авыр вакытта югалып калмаска, нык ихтыярлы, батыр йөрәкле булырга өйрәтүче,  яшь үзенчәлекләрен искә алып сайланган шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр белән танышуны, балаларны әдәби телдә сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя.  Бу белем бирү өлкәсе зурлар төркемендә  31 эшчәнлекне, мәктәпкә әзерлек төркемендә 30 эшчәнлекне  үз эченә ала. Эшчәнлек матур әдәбият әсәрләрен уку, эчтәлеген сөйләү, ятлау кебек эш формалары кулланып оештырыла..

Укыту- методик комплекты ФДТ дә күрсәтелгән 10 белем бирү өлкәсе: (“Сәламәтлек”, “Физик культура”, Социальләштерү”, “Хезмәт”, “Куркынычсызлык”, “Танып – белү”, “Аралашу”, “Матур әдәбият уку”, “Иҗат”, “Музыка”) буенча куелган бурычларны күздә тотып эшләнде. Һәм алар турыдан-туры бердәм белем бирү эшчәнлеге  стуктурасында интегральләштереп  бирелде.

 Укыту-методик комплектында тупланган материал балалар бакчасы педагогларына  балаларның сөйләмен үстерү, тирә - юнь, матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперимент эшләре, кисеп ябыштыру, музыка, физкультура  эшчәнлекләрендә, иртән балаларны  кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти-әниләр белән бердәм эшчәнлектә кулланылыр һәм ныгытылыр дип өметләнәбез.  

“Туган телдә сөйләшәбез” - балаларыбызга халкыбызның тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт- итәгать  тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклылык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Шушы җирдән, шушы туфрактан без.

Китә калсак үзгә бер якка,

Өянкеләр җырлап, таллар елап,

Сандугачлар моңы озата. – дип шагыйрә К. Булатованың  шигырен

укыганда, балаларга  туган җир, туган туфрак, туган телнең изгелеген, өянкеләрнең кайчан җырлаганын, талларның ничек итеп итеп елаганын, сандугачларның моңы ничек итеп күңелне кузгатканын   аңлата алсак без үз максатыбызга ирешкән булырбыз.

Тәрбиячегә ярдәмлек  йөзеннән сөйләм үстерү методикасы бирелә.

Матур әдәбият әсәрләрен уку методикасы:

1). Әдәби  әсәрне сәнгатьле итеп уку.

2). Әдәби әсәрне максат куеп уку.

3). Әдәби әсәр эчтәлеге  буенча әңгәмә уздыру.

4). Әдәби әсәрне кабатлап уку.

Матур әдәбият әсәрләренең эчтәлеген сөйләү методикасы:

1). Әдәби әсәрне сәнгатьле итеп уку.

2). Аңлашылмаган сүзләрне аңлату.

3). Әдәби әсәрне максат куеп уку.

4).  Эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

5). Әдәби әсәрне кабатлап уку.

6). Балалар тарафыннан әсәрнең эчтәлеген сөйләү. (5-6 бала)

Шигырь ятлау методикасы:

1). Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

2). Шигырьне максат куеп уку.

3). Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.

4).  Шигырьне кабатлап уку.

5).  Балалар тарафыннан әсәрнең эчтәлеген сөйләү. (5-6 бала.)

Тасвирлау хикәяләре төзү планы:

1). Бу нәрсә?

2).  Нинди өлешләрдән тора?

3). Нәрсәдән ясалган? (нинди материал?)

4). Ни өчен кирәк?

Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү:

( Мурашковска И.Н. методикасы. )

1 адым-“Бүл” (Рәсемдә кем нәрсә күрә, һәрбер бала аерым –аерым әйтә, тәрбияче схематик рәвештә балалар күргән һәм әйткән рәсемнәрне түгәрәккә алып тактага ясый.)

2 адым – “Әйдә” (Балаларга эчтәлеге белән туры килгән ике рәсемне кушарга тәкъдим ителә һәм ни өчен дигән сорауга тулы җөмлә белән җавап бирүләре сорала.)

3 адым – “Нинди тавышлар ишетәсең?” ( Уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү.)

4 адым – “Нинди исләр тоясың?” (  Уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү)

5адым –“Рәсемдәге әйберләрнең сыйфатларын әйтү”. (Уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү)

6 адым – Хикәя төзү. (Биш адымны берләштерү)

Комплекслы -  тематик план.

Мәктәпкә әзерлек  төркеме.

Проект

Эшчәнлек темасы

эшчәнлек саны

1. “Белем бәйрәме.”

Мәктәпкә экскурсия. “Исәнме, мәктәп!”

Әңгәмә. “Белем бәйрәме.”

Хикәя уку. М .Хәсәнов.  “Сара мәктәпкә бара.”

1

1

1

2. “Аралашу әдәбе.”

 Әңгәмә. “Тәмле сүз-җан азыгы.”

 Хикәя эчтәлеген сөйләү. В. Осеева. “Тылсымлы  сүз.”

1

1

3. “Туган ягым –яшел бишек.”

 Танып белү эшчәнлеге. “Минем туган җирем.”

Әңгәмә. “Минем гүзәл халкым.”

Танып белү эшчәнлеге. “Туган ягым язучылары.”

Танып белү эшчәнлеге. “Татарстан буйлап сәяхәт.”

Әңгәмә. “Чал тарихлы Казаным.”

Шигырь уку. Ә. Синегулов. “Татарстан җирләре.”

1

1

1

1

1

1

4.“Абдулла Алиш иҗаты.”

А. Алиш иҗаты белән танышу.

Әкиятнең эчтәлеген сөйләү. “Сертотмас үрдәк.”

1

1

5. “Алтын көз!”

Урман почмагына экскурсия.

Рәсем буенча хикәя төзү. “Алтын көз.”

Шигырь ятлау. М. Җәлил. “Көз җитте.”

1

1

1

6. “Яшелчә, җиләк-җимеш.”

Фикер алышу. “Бакчада көзге эшләр.”

Үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзү. “Мин уңыш җыйдым.”

Шигырь уку. Х. Халиков. “Дәү әнием-бакчачы.”

Танып белү эшчәнлеге. “Көз күчтәнәчләре.”

Картина буенча хикәя төзү. “Көзге эшләр.”

Шигырь уку. Н. Мадьяров “Балан.”

1

1

1

1

1

1

7. “Икмәк – яшәү терәге.”

Танып белү эшчәнлеге. “Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә.”

Картина карау. И. Шишкин “Арыш басуы.”

Шигырь уку.  Р. Вәлиева “Ашлар солтаны.”

1

1

1

8. “Гаилә һәм йорт җиһазлары.”

Танып белү эшчәнлеге. “Минем өем, өй җиһазлары.”

Әңгәмә. “Нәрсә ул электр һәм электр приборлары?”

Иҗади хикәя төзү. “Тату гаилә.”

Шигырь уку. З. Туфайлова. “Минем гаиләм.”

1

1

1

1

9.“Ашамлыклар һәм савыт-саба.”

Танып белү эшчәнлеге.  Ашханәгә экскурсия.

Әңгәмә. “Кунак чакырдык.”

Хикәянең эчтәлеген сөйләү. С.Сәүбәнова. “Ботка нигә тәмле.”

1

1

1

10. “Милли киемнәр.”

Танышу уены. “Әбиемнең серле сандыгы.”

Чагыштырып хикәя төзү. “Кием кешене бизи.”

Шигырь уку. Р. Вәлиева. “Кәләпүшем, кәләпүш.”

1

1

1

11. “Кыш. Кышкы уеннар.”

Паркка экскурсия.  “Килеп җитте матур кыш.”

Әңгәмә. “Паркта минем күргәннәрем.”

Шигырь ятлау. Г. Латыйп. “Кыш килде.”

Танып белү эшчәнлеге. “Боз һәм бозлыклар.”

Иҗади хикәя төзү. “Кышкы уеннар.”

Язма сөйләм. “Кыш бабайга хат.”

1

1

1

1

1

1

12. “Кыргый хайваннар.”

Танып белү эшчәнлеге .“Кайда, ничек кышлыйлар.”

Рәсем буенча хикәя төзү. “Кыш. Тиеннәр.”

1

1

13. “Кышлаучы кошлар.”

Кошларны күзәтү. “Безнең канатлы дусларыбыз.”

Үстерелешле диалог. “Кошларга ярдәм итик.”

Калмык халык әкиятен  уку.  “Күңелле чыпчык белән күңелсез карга.”  

1

1

1

14. “Йорт хайваннары һәм кошлары.”

Танып белү эшчәнлеге. “Авылда ишегалды.”

Картина буенча хикәя төзү. “Йорт хайваннары. Ат белән колын.”

Әкиятнең эчтәлеген сөйләү. “Үрдәк беренчелекне алган.”

1

1

1

15. “Транспорт, юл йөрү кагыйдәләре.”

Танып белү эшчәнлеге. “Транспорт төрләре белән танышу.”

Әңгәмә. “Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәркөнне.”

Шигырь ятлау. Г. Юнысова “Светофор.”

1

1

1

16. “Һөнәрләр.”

Балалар бакчасы буйлап сәяхәт. “Безне җырларга кем өйрәтә.”

Әңгәмә. “Әти-әниләр һөнәре.”

Шигырь уку. Э. Мөэминова “Фокусчы.”

Укытучы һөнәре белән танышу. “Минем- әнием укытучы.”

1

1

1

1

17.“Мультфильмда кунакта.”

Әкиятне дәвам итеп сөйләү. “Күчтәнәч”тә кунакта.”

Әңгәмә. “Әкиятләр иленә сәяхәт.”

1

1

18. “Мин дөньяның бер кешесе.”

Әңгәмә. “Мин бәхетле-мин хокуклы.”

Танып белү эшчәнлеге. “Тигез хокук белән яшик бу җирдә.”

1

1

19. “Мин һәм минем сәламәтлегем.”

Шифаханәгә (шифаханә бүлмәсенә) экскурсия. “Шәфкать туташы.”

Фикер алышу. Сәламәтлек – зур байлык.”

Хикәянең эчтәлеген сөйләү.  

В. Монасыйпов “Шифалы табиблар.”

1

1

1

20. “Муса Җәлил. Ил сакчылары.”

Танып белү эшчәнлеге. “Кемнәр алар ил сакчылары.”

“Муса Җәлил – бөек шагыйребез”. (Сәхнәләштерү. М.Җәлил “Карак песи.”)

Шигырь уку. Р. Корбан “ Җәлил турында җыр.”

1

1

1

21. “Халыкара телләр көне.”

Фикер алышу. “Дуслык бөек көч.”

Әңгәмә.  “Россия – безнең илебез.”

Шигырь ятлау. Х.Халиков. “Сөйләшсәләр безнеңчә.”

1

1

1

22. “Бүлмә гөлләре.”

Тәҗрибә. “Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар.”

Чагыштырып хикәя төзү. “Кактус белән фикус.”

Шигырь уку. Ә.Габиди “Минем гөлләрем.”

1

1

1

23. “Ямьле яз.”

Паркка экскурсия. “Туган якка яз килде.”

Эчтәлекле рәсемнәр сериясе буенча хикәя төзү. “Яз. Сыерчыклар.”

Шигырь уку. Н. Мәдьяров. «Көләч яз.”

Күзәтү. “Ак болытлар ага зәңгәр күктә”.

1

1

1

1

24.”Исәнмесез, кошкайлар.”

Шигырь ятлау. Г. Юнысова. “Кара.”

Танып белү эшчәнлеге. “Күчмә кошлар безгә яз алып килде.”

1

1

25. “Урман. Кызыл китап.”

Танып белү эшчәнлеге. “Нәрсә ул кызыл китап.”

Әңгәмә. “Урман безнең байлыгыбыз.”

Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

 Р. Төхвәтуллин. “Шомырт нигә елый.”яки

Хикәянең эчтәлеген сөйләү. М.Пришвин.”Алтын болын.”

1

1

1

1

26. “Китап кайдан килә.”

Китапханәгә экскурсия.

Бирелгән сүзләрдән хикәя төзү. “Китап кибете.”

Шигырь уку. Х. Халиков. “Китап докторы.”

1

1

1

27. “Космос.”

 Танып белү эшчәнлеге “Нәрсә ул кояш системасы?”

Әңгәмә.  “Ю. Гагарин – беренче космонавт.”

Шигырь уку. Йолдыз “Сәлам, галәм.”

1

1

1

28. “Спорт.”

Танып белү эшчәнлеге. “Казанда Универсиада.”

Рәсем буенча хикәя төзү. “Спорт мәйданчыгында.”

Шигырь ятлау. Г.Юнысова “Зарядкага бас.”

1

1

1

29. “Г. Тукай иҗаты.”

Әдәби викторина. “Мультфильмда кунакта.”

Сәхнәләштерү. Г. Тукай “Кызыклы шәкерт.”

Шигырь уку.  Г. Тукай “Эш беткәч, уйнарга ярый.”

Үстерелешле уен.  “Тукай әкиятләренә сәяхәт.”

1

1

1

1

30. “ 9 нчы май-Җиңү көне.”

Ветераннар белән очрашу. “Алар безгә җиңү бүләк итте.”

Хикәянең эчтәлеген сөйләү. Л.Кассиль. “Күңелләрдә мәңге сакланыр.”

1

1

31. “Хуш бакчам, исәнме, мәктәп!”

Үстерелешле уен.  “Без барабыз мәктәпкә.”

Сәхнәләштерү. Г. Тукай “Һәркем эштә.”

Шигырь ятлау. Б. Рәхмәт “Мәктәпкә.”

1

1

1

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Белем бәйрәме.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

 Мәктәпкә экскурсия. “Исәнме, мәктәп!"

1. Мәктәп турында уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Мәктәпкә бару теләген формалаштыру.

3. Укучы, укытучы, дәрес, тәнәфес сүзләре белән таныштыру.

 Сүзлек: укытучы, укучы, тәнәфес, кыңгырау, сыйныф бүлмәсе.

1. Табышмак.

Эче тулы балалар,

Парталар һәм такталар.

Бик тырышып белем бирә,

Абыйлар һәм апалар. ( Мәктәп.)

2. Мәктәп белән танышу.

( Сыйныф бүлмәсен, мәктәп китапханәсен, ашханә, спорт бүлмәсен һ. б. карау.)

3. Әңгәмә үткәрү.

- 1 нче сентябрь нинди бәйрәм ул?

- Ни өчен 1 нче сентябрьне белем бәйрәме дип атыйлар?

- Балаларның кәефе нинди?

- Балаларга белемне кем бирә?

- Укучы сумкасында ниләр бар? Беләсезме?

-  Бик яхшы билгеләре нинди?

- Мәктәп балаларны ничек каршылый?

4. Кыңгырауның ни өчен кирәклеген аңлату.

Үзе кечкенә генә,

Ә тавышы яңгырау.

Дәрескә дәшеп,

Чыңлый ... ( кыңгырау.)

5. 1 нче сыйныфта дәрестә катнашу.

 Әңгәмә. “Белем бәйрәме”.

1. Балаларда белем алырга омтылыш тәрбияләү.

2. Логик фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү.

3. Балаларны мәктәп тормышы белән таныштыруны дәвам итү, алган белемнәрен системалаштыру.

 Сүзлек: укучы, укытучы, мәктәп, белем, кыңгырау, глобус.

 Күрсәтмәлелек: интерактив такта, рәсемнәр, эчтәлекле уен өчен кирәк- яраклар.

 Ф. Ю. Юсупов “Гөлбакча.”

1. Шигырь уку. М. Әхмәтгалиев “Беренче көн”.

2. Үстерелешле диалог.

- 1 нче сентябрь ул нинди бәйрәм?

- Без сезнең белән бәйрәмдә нәрсәләр күрдек?

- Беренче тапкыр мәктәпкә килгән балалар нинди иделәр?

- Сезгә бәйрәмдә нәрсә охшады?

- Беренче дәрестә утырганда нинди тойгылар кичердегез?

- Кыңгырау тавышы нәрсә турында хәбәр итә?

3. Уен. “Урынын тап!”

( Интерактив тактада яки рәсемнәр ярдәмендә үткәрелә. Мәктәптә- укытучы һәм  китап кибетендә- кибетче төшерелгән рәсемнәр бирелгән. Уку әсбаплары башка предметлар белән буталып бирелә. Бала шул әйберләрне тиешле урынга урнаштыра. Мәсәлән: Мәктәп- глобус, такта, указка, акбур, укучылар, укытучы һ. б. Китап кибете- китап киштәсе, касса, китаплар, кибетче, сатып алучылар,  һ. б.)

4. Проблемалы ситуацияләр чишү.

“Белмәсәң бел!”

- Мәктәпкә йоклап калмас өчен нишләргә кирәк?

- Яхшы билгеләр алыр өчен нишләргә кирәк?

- Мәктәптә кәефең күтәренке булсын өчен ниәләргә кирәк?

- Әти- әниеңне сөендерер өчен ниәләргә кирәк?

- Мәктәптән кайткач, иң элек нишләргә кирәк?

5. Дидактик уен. “Җөмләне тәмамла!”

( Туп ярдәмендә уйнала.)

- Балалар мәктәпкә... ( баралар.)

- Аларны укытучы ... ( каршылый.)

- Балалар мәктәптә ... ( укыйлар һ. б.)

- Укытучы апа ... ( ягымлы һ. б.)

- Мәктәп бинасы ... ( матур  һ. б.)

- Балалар мәктәптән ... ( кайталар.)

6. Үстерелешле уен “Бирелгән сүзләрдән дөрес җөмлә төзе!”

- Малай, бүген, бара, мәктәпкә.

- Бара, мәктәпкә, озата, әнисе, кызны.

- Каршылый, аларны, укытучы.

- Чәчәк, тоткан, кулына, укучы.

7. Уен. “Киресенчә әйт!”

( Тукмак тәгәрәтү.)

Мин әйтәмен югары,

Син әйтәсең (тәбәнәк.)

Мин әйтәмен бик куркак

Син әйтәсең ( бик батыр.) һ. б.

8. Эчтәлекле уен “Мәктәп.”

 Хикәя уку.  М. Хәсәнов “Сара мәктәпкә бара”.

1. Халык авыз иҗаты аша балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

2. Балаларда әдәби әсәрләрне тыңлый белү сәләтен үстерү.

3. Хикәя эчтәлеге буенча сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирүләренә ирешү.

 Сүзлек: ак алъяпкыч, сандал, белем.

 Күрсәтмәлелек: магнитофон,  аудиоязма, схема-рәсемнәр.

К. В. Закирова “Балачак аланы”,

534 бит.

1.”Зирәкләргә табышмак.”

Ал таң ата, нурлы кояш

Балкып чыга.

Бөтен халык кузгала да

Эшкә чума. (Иртә.)

Йөзә кояш зәңгәр күктә,

Кайный эшләр.

Бераз гына туктый ялга.

Бар кешеләр. (Көндез.)

Ялыккандай талгын гына.

Кояш бата.

Шунда һәркем эштән туктап,

Өйгә кайта. (Кич.)

Бөтен дөнья төренеп ята

Караңгыга.

Арыган халык чума шунда

Тын йокыга. (Төн.)

 2.Хикәя уку. М. Хәсәнов “Сара мәктәпкә бара.”

3. Хикәя эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Ишек алдында нинди яңалык ишеткәннәр?

- Бала- чагалар ни өчен авызларын ачып тынып калганнар?

- Сара ничек киенгән?

- Сара ни өчен иптәшләре белән уйный алмам дип уйлаган?

4. Җыр тыңлау. “Сара мәктәпкә бара”.

( Б. Рәхмәт сүзләре.)

Иртәгә Сара

 Мәктәпкә бара,

Кара син аның

 Сумкасын кара.

Әлифбасы да

Бар сумкасында,

Рәсемнәре бар

Матур барысы да.

Шатланган нинди

Җырлый да бии.

“Мәктәпкә барам,

Иртәгә мин”, - ди.

5. Мәкаль.

Беләге юан, берне егар,

Белеме булган, меңне егар.

6. Мәкаль буенча пиктограмма ясау.

( Балалар эшчәнлеге.)

Аралашу әдәбе.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

 Әңгәмә. “Тәмле сүз- җан азыгы”.

1. Фикерләрен, уйларын тартынмыйча, үз сүзләре белән сөйләп бирү һәм тыңлый белү күнекмәләрен тәрбияләү.

2. Балаларның көнкүрешкә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен үстерү.

3. Балаларны төрле ситуацияләрне бәяләргә, аңлаешлы итеп әйтә белергә, катлаулы булмаган нәтиҗәләр ясарга өйрәтү.

 Сүзлек: мәрхәмәтле, юмарт.

1. Тәмле сүзләр.

Тәмле сүзеңне кызганма,

Син, дустым сөйләшкәндә.

Ягымлы һәм мөлаем бул,

Кешегә эндәшкәндә.

2. Мәкаль.

Татлы тел тимер капканы ачар.

3. Хикәя уку. Ф. Бәдретдин “Рәхмәт”.

  “Рәхмәт!”, “Рәхмәт яусын!”, “Рәхмәтләр яусын!” Бик тәмле сүзләр. Син аларның тәмен үзең дә беләсең, чөнки үзеңә генә аталганнарын гел- гел ишетеп торасың.  

 Ә менә тиешле урында үзең дә рәхмәт әйтә бел. Берәрсе иелеп ботинка бавыңны бәйләсә- рәхмәт әйт. Әниең белән син килеп керүгә автобуста кемдер сикереп торып урын бирсә: “Рәхмәт!”- диген. Өйдә дә, урамда да, бакчада да кемнәрдер сиңа гел яхшылык эшләп тора бит. Берсен дә рәхмәтсез калдырма. Алар: “Дәү үс!”- диярләр. Көненә утыз мәртәбә “Дәү үс!” дисәләр, ай үсәсен көн үсә башлыйсың әле ул. Чынлап. Ышанмасаң, сынап кара.

4. Фикер алышу.

- Нәрсә ул тәмле сүзләр?

- Сез нинди очракларда тәмле сүзләр кулланасыз?

- Сез нинди тәмле сүзләр беләсез?

- Ни өчен тәмле сүз дип атыйлар?

- Нинди әкиятләрдә геройлар үзләренең мәрхәмәтлелеге һәм тәмле телле булуы белән кыен хәлләрдән җиңеп чыга?

- Кәҗә кайсы әкияттә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә һәм ни өчен?

- Украин халкының “Башак” әкиятендәге әтәч турында син нинди матур сүзләр әйтер идең?

- Татар халкының “Өч кыз” әкиятендәге иң кече кызга нинди мактау сүзләре әйтер идең?

5. Уен. “Капма- каршы әйт!”

( Мәсәлән, “Төлке һәм торна” әкиятенең яхшы һәм начар якларын әйтү:

- Кунакка чакырышу яхшы.

- Ачу саклау начар.

Яхшы- начар, тырыш- ялкау, дус- дошман, юмарт- саран һ. б.)

6. Җырлы- биюле уен. “Наза” [з].

( Балалар парлашып, бер- бер артлы тезелеп басалар. Бер бала парсыз, ул уенчылар каршысына чыгып баса.

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән.

“Наза”- дигән уенны без

Уйныйбыз чын күңелдән.

Кушымта:

Наза, Наза

Наза матур кыз бала.

Наза тырыш,  уңган бала,

Зирәк акыллы бала.)

 Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

В. Осеева “Тылсымлы сүз”.

1. Матур әдәбият аша балаларның сөйләмендә ягымлы сүзләр куллануларына ирешү.

2. Балаларның хәтер сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

3. Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген дөрес интонация белән сөйләү күнекмәләре тәрбияләү.

 Сүзлек: тылсымлы, тупас, зинһар, гаҗәпсенеп, тылсымчы, басынкы.

 Күрсәтмәлелек: туп.

 К. В. Закирова “Балачак аланы”,

266 бит.

1. Мәкаль.

Теле татлының дусты күп.

2. Хикәя уку В. Осеева “Тылсымлы сүз”.

3. Хикәя эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Ни өчен Павликның кәефе юк?

- Озын, ак сакаллы бабай аңа нинди тылсымлы сүз әйткән?

- Павлик тылсымлы сүзне кемнәр белән сынап караган?

- Тылсымлы сүз ничек булышкан?

4. Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

( 6- 7 бала сөйли.)

5. Сүзле уен “Ягымлы сүзләр”.

( Туп белән уйнала.)

6. Җырлы- биюле уен “Куш кулым”.

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Син бит минем якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.

Туган ягым- яшел бишек.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

 Танып белү эшчәнлеге. “Минем туган җирем”.

1. Туган шәһәребезгә ( авылыбызга ) карата горурлык хисе тәрбияләү.

2. Үстерелешле диалог, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

3. Балаларның Ватаныбыз, республикабыз, ( шәһәр һәм авыл ) һәм аның символикасы турындагы мәгълүматларын арттыру.

 Сүзлек: хат, тугра.

 Күрсәтмәлелек: слайдлар, фотосурәтләр, хат, аудиоязма, тугра.

1. Хат уку.

( “Сезгә Мәскәү балалары хат яза.

  Исәнмесез, балалар! Без ... шәһәренә

( авылына ) үзебезнең дусларыбыз янына танышырга килмәкче идек.

Сезнең туган шәһәрегез ( авылыгыз ) белән якыннанрак танышасыбыз килә. Зинһар өчен булышыгыз әле, балалар!”

- Балалар, Мәскәү дусларыбызга булышабызмы? )

2. Җавап хаты.

( Слайдлар, рәсемнәр буенча.)

- Хат башын ничек башлар идегез?

- Без нинди республикада яшибез?

- Башкалабыз ничек атала?

- Без нинди шәһәрдә ( авылда ) яшибез?

- Республикабызның тагын нинди шәһәрләрен беләсез?

- Шәһәребездә нинди истәлекле, күренекле урыннар бар?

- Шәһәребез ( районыбыз ) туграсында нәрсә сүрәтләнгән, алар нинди төстә, нәрсә аңлата?

- Безнең шәһәр ( авыл ) нинди елга буена урнашкан?

3. Балалар эшчәнлеге.

( Балалар сөйләгәнне тәрбияче язып бара. Кирәк булган очракта тәрбияче үрнәк бирә.)

4. Тел шомарткыч. “Борылма.” [б].

Бу елгада

Борылма да

Борылма

Борылма дип

Юлдан кире

Борылма.

5. Дидактик уен. “Бу урынны таныйсыңмы?”

( Шәһәр ( авылның ) матур күренешләре күрсәтелгән рәсемнәр буенча оештырыла.)

6. Җыр тыңлау.

( Туган җир, шәһәр, авыл турында.)

Әңгәмә. “Минем гүзәл халкым”

1. Туган җирең, халкың, телең белән горурлану хисе тәрбияләү. Татарстанда яшәгән башка халыкларның мәдәниятен хөрмәтләү.

2. Балаларда халыкның туган җиренә, теленә, үткәненә, тарихына, мәдәниятенә кызыксыну үстерү.

3. Сөйләмдә төрле сүз төркемнәрен мәгънәсе буенча аңлап, төгәл кулланырга өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: рәссам, композитор, җырчы.

 Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, яшел яулык.

1. Мәкаль.

Халыкның бер йорты бар:

Ул да булса- туган ил.

2. Уен. “Башын мин әйтәм, ахырын син әйт!”

- Кош канаты белән, ... ( кеше дуслары белән көчле.)

- Дустың булмаса эзлә, ... ( тапсаң югалтма.)

- Күмәк күтәрсә- ... ( күлне күчерер.)

- Ялгыз агачны ... ( җил сындыра.)

3. Дидактик уен. “Мин сөйлим, син танып әйт!”

(Рәсемнәр буенча монологик сөйләм.) Уен барышы: балаларның төрле милләт вәкилләренең

( татарлар, чувашлар, руслар, удмуртлар, марийлар, башкортлар, мордвалар ) тормыш- көнкүреше, милли ризыклары, киемнәре, яратып уйный торган уеннары, бәйрәмнәре турында сөйләү.

4. Викторина. “Күренекле шәхесләр”.

- Милләтебезнең сандугачлары

( җырчылар ) кемнәр ул?

- Татарстанда яшәүче нинди рәссамнарны беләсез?

- Нинди күренекле композиторлар бар?

- Нинди татар язучыларын беләсез?

5. Җырлы уен. “Яшел яулык”.

( Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә яулыкны калдырып китә, үзе түгәрәк эченә кереп баса. Яулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә- әйтә, уенны дәвам итә. Әгәр ул тоткарланып торса яки яулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.)

Танып белү эшчәнлеге. “Туган ягым язучылары”.

1. Шагыйрьләрнең иҗатына карата кызыксыну уяту, аларга карата ихтирам тәрбияләү.

2. Табышмак, мәкаль ярдәмендә логик фикерләү, хәтер сәләтен үстерү.

3. Сорау- җавап тибында аралашу вакытында баланың булган белемнәренә таянып фикер йөртергә, гомумиләштерергә, аерым карарга һәм берләштерергә өйрәтү.

 Сүзлек: викторина

 Күрсәтмәлелек: тартма, рәсемнәр.

1. Табышмак.

Тавышсыз, кулсыз булса да,

Күп сүзле, күп рәсемле.

Нинди тылсымлы әйбер ул?

Син, дускай беләсеңме? ( Китап.)

2. Мәкальләр.

- Китап- һәр кешенең якын дусты ул, һәркемгә дә кирәк.

- Китап- белем чишмәсе.

3. Әдәби викторина.

- Сезгә нинди әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр охшый?

- Аларны кемнәр яза? ( Язучылар,

шагыйрьләр.)

- Сез нинди язучыларны беләсез?

- Өйдә нинди әкиятләр, хикәяләр укыйсыз?

4. Дидактик уен. “Тылсымлы тартма”.

( Тартмада таныш әкиятләргә, шигырьләргә, иллюстрацияләр салынган. Уен барышы: Балалар кулларына алган рәсемнәрнең кайсы әкияттән һәм кем язганын аңлаталар.)

5.Төбәк язучылары һәм шагыйрьләренең хикәя, шигырьләреннән өзекләр  уку.(мәсәлән: Яр Чаллы шәһәре язучылары- З.Гомәрова, Н.Мәдияров, М.Сафин, М.Газизов...)

6. Балалар эшчәнлеге. “Яңа әкият яки хикәя төзү”.

( Балалар үзлектән берничә тыңланган әкият геройларын сайлап алып бер әкият яки хикәя төзеп сөйлиләр.)

 “Татарстан буйлап сәяхәт”.

1. Татарстан шәһәрләренең

( авылларының ) үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен күрә һәм соклана белү хисе тәрбияләү.

2. Татарстан шәһәрләре ( авыллары ) турында белемнәрен киңәйтү һәм формалаштыру.

3. Шәһәрләрнең ( авылларның ) нәрсә белән данлыклы булулары турында белем бирү.

 Сүзлек: Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Чистай.

 Күрсәтмәлелек: слайдлар, рәсемнәр, альбомнар, туп.

1. Җыр тыңлау. “Мин яратам сине, Татарстан”. ( Р. Байтимеров сүзләре, Р. Яхин көе.)

2. Татарстан картасы буенча әңгәмә.

- Без нинди республикада яшибез?

- Татарстан республикасының башкаласы нинди шәһәр?

- Татарстанда тагын нинди шәһәрләр ( авыллар ) бар?

- Бу шәһәрләр нәрсә белән дан казанган? (Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Болгар һ. б.)

3. Татарстан шәһәрләре ( авыллары ) турында слайдлар, рәсемнәр, альбомнар карау.

- Болгар җире нәрсә белән танылган?

( Изге җир һ. б.)

- Борынгы Болгар шәһәрендә яңарышларны башлап җибәрүче кеше кем? ( М. Ш. Шәймиев ).

4. Дидактик уен. “Сүзләр чылбыры.”

(Татарстандагы шәһәрләр һәм авыллар исеме.)

 Уен барышы: Бу уенда сүзләр чылбырындагы сүзнең соңгы авазы белән аннан соң килә торган сүзнең беренче авазы туры килергә тиеш. Тәрбияче туп ыргыта һәм нинди дә булса сүз әйтә. Мәсәлән: Түбән Кама, Арча, Актаныш, Шәмәрдән һ. б.

5. Мәкальләр.

- Туган- үскән җирдән дә матур җир булмас.

- Үз илем- үземә кадерле.

- Туган җирдәй җир булмас,

Туган илдәй ил булмас.

- Туган илем- туган өем.

6. Җырлы- сүзле уен. “Татарстанның елга- күлләре”.

( Балалар кара- каршы басып, ике командага бүленәләр. Бер команда икенче командага елга исемен әйтеп җырлый- җырлый килә һәм бер баланы алып үз урынына баса. Икенче команда аталмаган елга исемен җырлап каршы командага  каршы килеп бер баланы алып китә. Елга исемен әйтә алмаган команда җиңелә.

Агыйделнең суларында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дустым, безнең якка,

Безнең яклар күңелле.

Зәңгәр чәчәк җыя- җыя,

Зәңгәрләттем кулымны.

Бергә- бергә уйныйк әле,

Бир, дускаем, кулыңны.

Мәсәлән: Идел, Ык, Мишә, Зөя, Казансу, Чулман, Карабаш һ. б.)

 Әңгәмә. “Чал тарихлы Казаным”.

1. Балаларда тарихи үзаң, башкалабыз Казанга хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.

2. Балаларның уй- фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Татарстан Республикасының символикасы төшерелгән рәсемнәрнең, төсләрнең мәгънәсен аңлату.

 Сүзлек: Ител, ачыргаланып, легенда, Казан, тугра, Барс, манара, мәчет.

 Күрсәтмәлелек: Казанның тарихи урыннары турында слайдлар, фотосүрәтләр, казан, тугра, байрак, аудиоязма.

К. В. Закирова “Балачак аланы”,

290 бит.

1. Легенда “Казан”.

( Бер кыз юарга дип алып төшкән казанын Иделгә төшереп җибәргәч, ачыргаланып: “Казан, ай казан!” – дип кычкырган. Аның үзәк өзгеч тавышын тирә- юньдә яшәүчеләр дә ишеткәннәр. Тиздән бу тирәдә яшәүче халык үзе торган җирне, үсеп килүче каланы “Казан” дип атый башлаган. Бу исем бөтенесенә ошаган. Шул ерак заманнардан бирле безнең башкалабыз “Казан” дип атала. Исеме казан кебек чыңлап, зыңлап тора. )

2. Слайдлар, фотосүрәтләр карау.

“Казанның иң тарихи урыннары”.

3. Әңгәмә. “Тарих буйлап сәяхәт”.

- Идел елгасы элек ничек аталган?

- Ител елгасы тирәсендә кайсы милләт кешеләре яшәгән?

- Татар халкы Идел елгасы тирәсендә генә яшәгәнме?

- Аларны ничек атаганнар?

- Алар нинди телдә аңлашканнар, сөйләшкәннәр?

- Халык ничек көн күргән?

4. Уен. “Җавабын әйт!”

- Татар халкының чисталык символы.

( Сөлге.)

- Җырларга күчкән елга исеме.

( Идел.)

- Татар халкының милли бәйрәме.

( Сабантуй.)

- Казандагы күл исеме. ( Кабан.)

- Милли татар ризыгы. ( Чәк- чәк.)

- Татар халкының изге тарихи, истәлекле урыны, ханбикә исемен йөртә. ( Сөембикә манарасы.)

- Казан кремеленың манарасы.

( Спас манарасы.)

- Казанның йөзек кашы- мәчет исеме ничек? ( Кол шәриф.)

5. Шигырь уку. Ф. Яруллин “Татарстан байрагы”.

6. Үстерелешле диалог.

- Татарстан байрагы җилләрдә җилфердәп татар халкына нәрсә әйтә?

- Безнең намус төсебез нинди төстә?

- Яшәү төсе нинди төс?

- Кызыл төстә нәрсә чагыла?

- Татарстан байрагы кайда, кайсы вакытларда эленеп тора?

7. Татарстан Республикасының “гимн”нын тыңлау.

- Гимн нинди вакыйгалар вакытында башкарыла?

- Гимнны ничек тыңлыйлар?

- Ир балалар баш киемен салырга тиешме?

8. Татарстан Республикасының туграсы ( герб ).

- Татарстан Республикасының туграсында нәрсә сүрәтләнгән, ул нәрсәне аңлата?

- Ни өчен Барс канатлы?

- Кашкарый чәчәге нәрсәне аңлата?

- Ни өчен Барс кояш җирлегендә урнашкан?

- Кызыл кояш нәрсәне аңлата?

 Шигырь уку. Ә. Синегулов “Татарстан җирләре”.

1. Туган ил, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.

2. Балаларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле диалогик сөйләм телен үстерү.

3. Әсәрнең төп идеясен аңлый, геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү.

 Сүзлек: фонтан, дәрья, приказ, указ, көпшәк.

 К В. Закирова “Балачак аланы”,

374 бит.

1. Мәкаль.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

2. Шигырь уку. Ә. Синегулов “Татарстан җирләре”.

3. Фикер алышу.

- Самолеттан нинди шәһәр күрәм?

- Нефть фонтанында факеллар ничек яна?

- Самолеттан нинди елгалар күрәм?

- Нефть вышкалары нинди шәһәрләрдә күренә?

- Ни өчен бөтен җир шатлыкка күмелгән?

4. Дидактик уен. “Мин һәм минем илем”.

( Интерактив такта яки рәсемнәр белән.)

( Уен барышы. Нинди шәһәрләр нәрсә белән дан казана шул шәһәр рәсемнәрен тиешле рәсемгә туры китерү.)

5. Уен. “Татарстанда нинди елгалар беләсең?”

( Аяк адымы белән атлаган саен елга исемнәрен әйтү.)

6. Уен. “Көлдереш”.

( Балалар түгәрәкләнеп утыралар һәм бер көлдерүче сайлыйлар.

Указым, указым

Казаннан килгән, приказым:

Алга- артка карамаска,

Елмаймаска, көлмәскә,

Елга, күлгә тимәскә,

Әйе һәм юк димәскә.

Мәсәлән, Чаллыда көпшәк заводыннан кәлүш аласыңмы?

Балалар җавабы. Чаллыда көпшәк заводы булмагач, кәлүш ала алмыйм. Һ. б. )

А. Алиш иҗаты.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

 А. Алиш иҗаты белән танышу.

1. А. Алиш әсәрләре буенча балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

2. Әкиятләр, хикәяләр ярдәмендә балаларның сөйләм телен үстерү.

3. А. Алиш китаплары һәм иллюстрацияләре аша әсәрләрен искә төшерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.

  Сүзлек: начар хәл, атна, оста.

 Күрсәтмәлелек: А. Алиш әкиятләре һәм иллюстрацияләр.

1. Шигырь уку. А. Алиш “Үзем турында җыр”.

Әйтсәләр дә: барып тор син, дип

Дөньяның иң рәхәт җиренә.

Әйтер идем: кирәк түгел, дип,

Кайтам мин, дип, туган илемә.

Сатмас егет илен алтын- көмешләргә,

Әгәр югалмаса вөҗданың;

Алтынны ул чүпкә санар,

Иң кыйммәтле күрер Ватаным.

2. Үстерелешле уен. “Бу кайсы әкият герое?”

( А. Алиш әкиятләре буенча рәсемнәр, слайдлар карау.)

3. Мультфильм  карау. “Тукмар белән Чукмар”.

4. Уен. “Башын әйтәм, азагын тап!”  

- Бала бәгырь ... ( җимеше.)

- Бала күргәнен ... ( эшләр.)

- Балалы кеше - ... ( бай кеше.)

- Баланы эт тә ярата, бия дә,

Хикмәт - ... ( тәрбиядә.)

- Иркә бала ... ( ир булмас.)

- Үзе егылган бала ... ( еламас.)

5. Зиһен үстерешле уен. “Уйла һәм әйт!”

- “Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде”, - дигән...

( “Бикбатыр белән Биккуркак”.)

- “Инде һәрвакыт әти- әни сүзен тыңлармын”,- дигән.

( “Бик яхшы сабак алды ябалак”.)

- “Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, әниеңнең сүзен тыңла, тагын начар хәлгә калма”, - дигән.

( “Куян кызы”.)

- “Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим”, - дип башлап җибәрә торган булган ул сүзен.”

( “Сертотмас үрдәк”.)

- “Осталарның да остасы икәнсең, мондый шәп савытны ничек ясый алдың? – дигән.

( “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”.)

- “Борыныма кадәр барып җитә, димәк, чебеннәргә моннан соң көн бетә”, - ди.

( “Койрыклар”.)

- “Батырның тавыш- тыны юк, өенә бикләнде, ахры”, - дип көлделәр.

( “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”.)

- “Ай, кызым Гөлгенәм килгән икән, бик сагындырдың, бер атна бит инде сине күргән юк”, - диде.

( “Әбиләрдә кунакта”.)

- “Батам, батам коткарыгыз”.

( “Алдакчы Наил”.)

- “Табигатьтә барысы да кирәкле, улым, - диде ачылып килә торган офык читенә күз төшереп.”

( “Кемгә кирәк, кемгә кирәкми”.)

- “Син акыллым, ашны да аз ашыйсың, вакытында йокламыйсың. Һавада уйнамыйсың, ахры, шуңа күрә бик ябык, буең да кечкенә, шунлыктан велосипедка да аягың җитми, хәзергә өеңә кайтып тор, зур үскәч килерсең”, дигәннәр.

( “Каз белән аккош”.)

6. Хәрәкәтле уен. “ Төлке һәм казлар”.

( Мәйданчыкның бер башында “казлар өе”, икенчесендә “көтүче өе”  билгеләп куела. Бу өйдән читтәрәк- “төлке өе”. Буш урын- “болын”.

- Казлар, казлар!

- Га – га - га!

- Ашыйсыгыз киләме?

- Бик килә, шул, бик килә!

- Алай булса кайтыгыз!

- Без бит кайта алмыйбыз,

Тау астында төлке бар,

Ул безне тотып ашар.

- Сезнең бар канатыгыз –

Очып кына кайтыгыз.

Казлар канатларын җәеп болын өстеннән өйгә таба очалар, аларга төлке каршы чыга һәм казларны тотарга тырыша. Тотылган казларны төлке үз өенә алып китә.)

 Әкиятнең эчтәлеген сөйләү.  А. Алиш “Сертотмас үрдәк”.

1. А. Алиш әкияте буенча балаларда әхлакый сыйфатлар ( серне саклый белү, иптәшләреңне авыр хәлдә калдырмау ) тәрбияләү.

2. Балаларның монологик сөйләм телен үстерү, тыңлап аңлау сәләтен ныгыту.

3. Балаларда әкиятнең төп идеясен аңларга, әкият аша геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә һәм әкиянең эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә өйрәтү.

 Сүзлек: бүрекле, төкле, сертотмас, гәүһәр.

 Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, туп.

 Р. Ш. Халикова “Раушан көзге”,

208 бит.

1. Рәсемнәр карау.

( А. Алиш әсәрләре буенча.)

2. Әкият уку. А. Алиш “Сертотмас үрдәк”.

3. Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү.

- Йорт хуҗасы этен ияртеп урманга киткәндә нәрсә әйтеп киткән?

- Ни өчен хайваннар хуҗаны эзләргә үрдәкне җибәрәләр?

- Үрдәк беренче булып нәрсәне очраткан һәм аңа нәрсә сөйләгән?

- Керпе үрдәккә нинди киңәш биргән?

- Керпедән соң үрдәккә нәрсә очраган?

- Аю җайлы вакыттан файдаланып нәрсә эшләргә уйлый?

- Ә бүре тешләрен шыкырдатып кая юнәлгән?

- Көлтәдәй койрыклы төлке белән үрдәк нәрсә турында сөйләшкәннәр?

- Ни өчен үрдәк хәлакәткә юлыккан?

- Кыргый хайваннар ни өчен хуҗага зыян сала алмаганнар?

- Күп сөйләшү, серне саклый белмәү нәрсәгә этәргән?

4. Әкиятнең эчтәлеген сөйләү.

( 6- 7 бала сөйли.)

5. Уен. “Үрдәккә туры китер!”.

( Уртада зур түгәрәк сызыла.Ул үрдәкләр йөзә торган күл вазифасын үти. Түгәрәкнең тышына кара- каршы ике “аучы” баса, калган балалар “үрдәк” булып күл эчендә йөриләр. Ике аучы чиратлашып бер туп белән икесе ике яктан күлдәге үрдәкләргә бәрәләр. Туп тигән үрдәк күлдән чыга бара, ахырда түгәрәк эчендә бер генә бала кала. Аучылар бу үрдәккә чиратлашып ун мәртәбә аталар. Әгәр тидерә алсалар, аучылар җиңүче, тидерә алмасалар, ул бала “герой үрдәк” була.)

Алтын көз.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

 Урман почмагына экскурсия. “Алтын көз”.

1. Табигатькә һәм үз исәнлегеңә сак караш тәрбияләү.

2. Сөйләшү барышында мәкальләр кулланып, балаларның логик фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү.

3. Тере табигать белән тере булмаган табигать арасындагы бәйләнешләрне аңларга өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: буталчык, куак, сентябрь, октябрь.

 

1. Табышмак.

Үзе тук була,

Елап яшь коя.

Кошны, гөлләрне
Еракка куа. ( Көз.)

2. Мәкальләр.

а). Көнгә- көн ошап тумас,

Көн саен кояш булмас.

б). Көзге көннең көлүе,

Көлүе дә елавы.

3. Фикер алышу.

- Бүген һава торышы нинди?

- Күк йөзе нинди төстә?

- Октябрь аендагы табигать торышы сентябрь аендагыдан аерыламы, нәрсәсе белән?

- Иң беренче һәм соңгы булып җылы якка нинди кошлар китә?

- Агачларда нинди үзгәрешләр күрәсез?

- Безнең сәламәтлеккә табигатьнең тәэсире нинди?

- Табигать кочагында үзеңне ничек тотарга кирәк?

4. Дидактик уен. “Буталчык”.

( Кайсы орлыкның кайсы агачтан икәнен билгеләү.)

5. Хәрәкәтле уен. “Кем кая кача?”

( Качкан куакның яки агачның исемен атау.)

 Рәсем буенча хикәя төзү. “Алтын көз”. ( И. Н. Мурашковска методикасы буенча.)

1. Әңгәмәдәшен тыңлый белергә, кирәкмәгәндә аны бүлдермәскә, өлкәннәрнең сөйләшүенә кушылмаска өйрәтү.

2. Балаларның игътибарлылыгын, фикерләү сәләтен үстерү, сүз байлыгын тулыландыру, авазларның дөрес әйтелешен активлаштыру.

3. И. Н. Мурашковска адымнары кулланып, рәсем буенча хикәя төзеп сөйләүне камилләштерү.

 Сүзлек: өрәңге, тоясың.

 Күрсәтмәлелек: рәсем “Алтын көз”.

1.Тел төзәткеч [а]. ( Кат- кат әйтергә.)

Мин әйтә алам,

Кем әйтә ала,

Әхмәт, син әйтеп кара.

2. Рәсем карау. “Алтын көз”.

3. Рәсем буенча фикер алышу.

Беренче адым.

- Кем нәрсә күрә?

Икенче адым.

( Балалар эчтәлеге туры килгән ике рәсемне кушалар.)

Өченче адым.

- Нинди тавыш ишетәсең?

Дүртенче адым.

- Нинди исләр тоясың?

Бишенче адым.

( Рәсемдәге әйбернең сыйфатларын әйтү.)

Алтынчы адым.

( Хикәя төзү. Балалар эшчәнлеге. 6- 7 бала сөйли.)

4. Көзге сынамышлар.

- Сентябрь аяз булса, кыш салкын булыр.

- Көз озын килсә, яз соң килер.

- Көз көне тычкан күп булса, кыш җылы килер.

5. Дидактик уен. “Нәрсә артык?”

( Көзге чәчәкләр арасыннан язгы чәчәкләрне аерып алу.)

6. Бармаклар уены.

Бер, ике, өч, дүрт, биш

Алтын сары яфракларны

Кулга җыябыз ич.

Бу- каен яфрагы,

Бу- имән яфрагы,

Бу- өрәңге яфрагы,

Бу- юкә яфрагы,

Бу- миләш яфрагы.

Яфракларны җыябыз,

Кәрзиннәргә салабыз.

 Шигырь ятлау. М. Җәлил “Көз җитте”.

1. Көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белү, соклану хисләре тәрбияләү.

2. Балаларның игътибарлылыгын арттыру, хәтер сәләтен үстерү.

3. Шигырьнең эчтәлеген, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен аңлату, шигырьне яттан, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: кибеп сулдылар, уйсу җир.

 Күрсәтмәлелек: көз турында рәсем.

 Ф. Ю. Юсупов “Гөлбакча”,

124 бит.

1. Табышмак.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була? ( Көз.)

2. Дидактик уен. “Көз билгеләрен әйт!”

3. Шигырь уку. М. Җәлил “Көз җитте”.

4. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Урман- кырларда, киң болыннарда нинди үзгәрешләр булды?

- Көзге салкыннан сулар нишләде?

- Ни өчен кошлар безне калдырып китте?

- Укучыларга нинди вакыт җитте?

5. Балалар эшчәнлеге.

( 6- 7 бала сөйли.)

6. Сүзле уен.“Көз”.

- И балалар, күрегез,

Тышта әнә килде көз.

- Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

- Я әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

- Кошлар оча көньякка,

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз,

Без бакчага йөрибез.

Яшелчә, җиләк- җимеш.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

 Фикер алышу. “Бакчада көзге эшләр”.

1. Күмәк эшләрдә башкалар белән беррәттән катнашу теләге, тирә- юньдәгеләр өчен кирәкле кеше булу, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешү омтылышы тәрбияләү.

2. Диалогик һәм монологик сөйләмне камилләштерү, образлы фикерләү сәләтен үстерү.

3. Эзлекле һәм сәнгатьле итеп әдәби текстларның эчтәлеген сөйләргә, сәхнәләштерергә өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: татлы, баз.

 Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, шалкан әкиятенә костюмнар.

 К. В. Закирова “Балачак аланы”,

277 бит.

1. Тизәйткеч.

Үзе яхшының

Эше дә яхшы.

Үзе яхшыга

Кеше дә яхшы.

2. Мәкаль.

Эшләп ашасаң, һәр ризык балдай татлы була.

3. Шигырь уку. Н. Гайсин “Уңыш җыю”.

4. Фикер алышу.

- Бакчада нинди уңышлар җыеп алдыгыз?

- Сезнең бакчада булышканыгыз бармы?

- Җыйган уңышларны кайда саклыйлар?

- Киләсе елга да уңышлар күп булсын өчен нишләргә кирәк?

5. Уен. “Дәвам ит!”

- Яз килде ... ( кошлар кайтты.)

- Җәй җитте- ... ( тау башында җиләк пеште.)

- Көз килде- ... ( өстәлләр байлык белән тулды.)

- Кыш җитте- ... ( җир өсте ап- ак карга күмелде.)

6. Дидактик уен. “Эшләү өчен кемгә нәрсә кирәк?”

( Рәсемнәр ярдәмендә эш коралларының исемен һәм ни өчен кулланылышын әйтү.)

7. Өстәл театрын сәхнәләштерү.  Украин халык әкияте “Башак”.

 Үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзү. “Мин уңыш җыйдым”.

1. Өлкәннәр хезмәте һәм үз хезмәтеңне хөрмәт итәргә өйрәтү.

2. Эзлекле, бәйләнешле фикерләү һәм хәтер сәләте, кызыксынучанлык, иҗади монологик сөйләм үстерү.

3. Үз тәҗрибәңнән чыгып хикәя сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: кайнатма, куш кулым.

 Күрсәтмәлелек: “Көзге бакча” турында рәсемнәр, яшелчә, җиләк- җимеш муляжы, тәлинкә, чәнечке.

1. Шигырь уку . “[К] лар тулган бакчага”.

Бу бакчага ни булган?

Карлыган һәм кәбестә,

Кишер, карбыз һәм кабак,

Крыжовник һәм кукуруз,

Кыяр, кавын, кузгалак ...

Әйдә, рәхим итегез,

Авыз итеп китегез!

2. Уен. “Кем күбрәк әйтә?”

( [к] авазы кергән сүзләр әйтү.)

3. Үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзү. “Мин уңыш җыйдым”

План.

- Урамда кайсы вакыт?

- Бакчада нинди эшләр башкардыгыз?

- Нинди яшелчә, җиләк- җимешләр җыйдыгыз?

- Син ничек итеп зурларга булыштың?

( 6- 7 бала сөйли.)

4. Уен. “Тәмле!”

( Өстәл өстенә куелган вазаларда җиләк- җимеш муляжлары. Чакырылган бала, өстәл янына килеп, үзләре теләгән җимешне сайлап ала һәм аны мактап, матур итеп сөйли.)

5. Уен. “Тәме буенча бел!”

( Балага күзе йомылган килеш яшелчә кисәге каптырыла, бала аның нәрсә икәнен һәм тәмен әйтергә тиеш.)

6. Җырлы- биюле уен. “ Куш кулым”.

Урман буйларына менәм

Урман буе ямьлегә.

Бир кулыңны мин дә бирәм,

Дус булырга мәңгегә.

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Уң кулым да, сул кулым да

Менә сиңа куш кулым.

Алма бакчасына кереп,

Алма ашыйсым килә.

Син алмасы, мин чәчәге

Булып яшисем килә.

  Шигырь уку. Х. Халиков “Дәү әнием- бакчачы”.

1. Өлкәннәргә карата ихтирамлылык, игътибарлылык, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның безнең җирлектә үсүче яшелчәләр турындагы белемнәрен арттыру, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Витаминнарның файдалы яклары белән кызыксыну теләге уяту.

 Сүзлек: бакчачы, парник, һөнәр, буш вакыт, булышам, дәү булгач, дәвам итәм.

 Күрсәтмәлелек: дегустация өчен киселгән яшелчәләр, муляжлар, бер зур кәрзин, ике кәстрүл, өч урындык.

 К. В. Закирова “Балачак аланы”,

398 бит.

1. Көзге сынамышлар.

- Көз бик озак торса, ашлык уңмый.

- Көз озын килсә, яз соң килер.

- Суган кабыгы калын булса, кыш салкын килә.

2. Уен. “Кем зирәк, әйт тизрәк!”

а). Озын яшел -  түтәлдә,

Сары, тозлы – кисмәктә. ( Кыяр.)

б). Җир астында алтын казык,

Алдык без аны казып. ( Кишер.)

в). Итләч, йомры яшелен,

Өзеп алдым, яшердем.

Гаҗәпләндем бераздан,

Кояшсыз да кызарган. ( Помидор.)

г). Ормый, сукмый,

Үзе кешене җылата. ( Суган.)

д). Төрле- төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар

Кем аны сөртеп йөргән? ( Чәчәк.)

3.  Шигырь уку.  Х. Халиков “Дәү әнием- бакчачы”.

4. Әңгәмә.

- Дәү әнием- нинди һөнәр иясе?

- Ни өчен аның һөнәре бакчачы дип атала?

- Мин аңа ничек итеп булышам?

5. Дидактик уен. “Мин башлыйм, син дәвам ит!”

- Ган, ган- ачы суган.

- Сак, сак-  ачы сарымсак.

- Ге, ге – сары бәрәңге.

- Дер, дер- кызыл чөгендер.

- Шер, шер- озынча кишер.

- Рыч, рыч- бик тәмле борыч.

- Яр, яр- яшел кыяр.

6. Дидактик уен. “Татлы кайнар дегустацияләр”.

( Өстәлгә яшелчәләр куела. Катнашучы балаларның күзләре яулык белән бәйләнә. Алар исе буенча сарымсак, суган, ә тәме буенча тозлы кыяр, кәбестә, помидор һ. б. атыйлар.)

7. Хәрәкәтле уен. “Яшелчә ашы һәм җимеш суы әзерлибез”.

( Балалар ике командага бүленә. Зур кәрзингә яшелчәләр, җиләк- җимешләр салына. Беренче команда- яшелчә ашы, икенче команда- җимеш суы пешерү өчен кирәкле яшелчә һәм җиләк- җимешләрне  генә сайлап, урындыкка куелган кәстрүлгә ташый.)

Танып белү эшчәнлеге. “Көз күчтәнәчләре”.

1. Үз сәламәтлекләре турында кайгырту, аны саклау сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларны яшелчәләрнең файдалы яклары белән кызыксынучанлыкларын, уйлау сәләтләрен үстерү.

3. Балаларның үз регионында үсә торган яшелчәләр турында белемнәрен арттыру, аларның сәламәтлек өчен нинди файда китерүләрен ачыклау.

 Сүзлек: каротин, микроб, винегрет, борыч.

 Күрсәтмәлелек: кәрзин, яшелчә муляжлары, рәсемнәр, салат савыты.

 К. В. Закирова “Балачак аланы”,

513 бит.

1. Шигырь уку. В.Хәйруллина “Яшелчәләр бәхәсе”.

2. Фикер алышу.

- Яшелчәләрнең безнең сәламәтлегебез өчен файдасы бармы?

- Суган һәм сарымсакны әче булса да  ни өчен ашарга кирәк?

- Кыяр ашауның нинди файдасы бар?

- Ни өчен кешеләр помидорны яратып ашыйлар?

- Чөгендернең файдасы нинди?

3. Сүзле- хәрәкәтле уен.

Кәрзиннәрне алабыз,

Без бакчага барабыз.

Бабайга булышабыз,

Әбигә булышабыз.

Яшелчәләр җыябыз,

Ә нәрсәләр җыйганны

Табышмактан беләбез.

- Турыйсың- турыйсың,

Тураганда елыйсың. ( Суган.)

- Төбе алмалы,

Башы чалмалы. ( Бәрәңге.)

- Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз. ( Шалкан.)

- Кызыл кызы җир астында,

Чәчләре җир өстендә. ( Кишер.)

- Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үскәч тамырын ашыйлар. ( Суган.)

( Табышмакның җавабын әйткәч, бала яшелчә муляжын алып кәрзингә сала.)

4. Үстерелешле уен. “Мин башлыйм, син дәвам ит!” ( Кабатлау.)

- Ган, ган- ачы суган.

- Сак, сак-  ачы сарымсак.

- Ге, ге – сары бәрәңге.

- Дер, дер- кызыл чөгендер.

- Шер, шер- озынча кишер.

- Рыч, рыч- бик тәмле борыч.

- Яр, яр- яшел кыяр.

5. Уен. “Иң тәмле салат”.

( Бу уен интерактив тактада яисә рәсем муляжлары белән оештырыла. Балаларга “Винегрет” салаты ясарга тәкъдим ителә. Бу салатка кергән яшелчәләрне балалар сайлап алырга тиеш. Өстәлгә салатка кермәгән яшелчәләр дә куела.)

 Рәсем буенча хикәя төзү. “Көзге эшләр”.

1. Яшелчәләргә, җиләк- җимешләргә карата сак караш, аларның витаминнарга бай булуын аңлап, сәламәт тормыш алып бару теләге тәрбияләү.

2. Балаларның сенсор тоемлауларын, тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирә белү осталыкларын үстерү.

3. Яшелчәләр һәм җиләк- җимешләр хисабына балаларның сүзлеген баету, тәрбияче кисәтүе буенча яшелчәләрне тану осталыгына өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: кызыл эчле, алмасы тамырында.

 Күрсәтмәлелек: рәсем “Көзге эшләр”.

1. Табышмаклар.

а). Кызыл эчле, яшел өй,

Тәрәзәсез, ишексез.

Авыз итеп карасаң,

Балдан татлы һичшиксез! ( Карбыз.)

б). Озын- озын агачлар,

Агачларда оялар,

Ояларда кошчыклар. ( Борчак.)

в). Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. ( Бәрәңге.)

г). Ашка салсаң, тәм кертә,

Борынга керсә, төчкертә. ( Борыч.)

2. Рәсем карау. “Көзге эшләр”.

- Кайсы ел фасылы сүрәтләнгән?

- Бакчада нинди җиләк- җимешләр, яшелчәләр өлгергән?

- Көз көне бакчада нинди эшләр эшлиләр?

- Өлкәннәр хезмәте турында нәрсәләр әйтә аласыз?

- Балалар өлкәннәргә ничек ярдәм итәләр?

- Рәсемгә нинди исем бирер идегез?

3. Рәсем буенча балалар хикәясе.

( 6- 7 бала сөйли.)

4. Арифметик табышмак. “Чиясез калмыйммы?”

Ун чиянең

Өчесен энемә,

Икесен ашатам

Бәләкәй энемә.

Дусларга өләшсәм

Әгәр дә дүртесен,

Чиясез калмыйммы

Шуннан соң мин үзем?

( Үзенә бер чия кала.)

5. Сүзле уен. “Көз килде”.

Әй, балалар, күрегез-

Тышта әнә килде көз.

- Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

Я, балалар, сөйләгез

Ничек итеп килә көз?

- Кошлар очты көньякка,

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар, ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз,

Без бакчага йөрибез.

6. Уен. “Кәбестә”.

( Балалар “әби” сайлап куялар. Калганнары бер сафка тезелеп чирәмгә утыралар. Алар “кәбестәләр” була. Әби: “Кәбестә алырга дип килгән идем, яхшыларын сайлап алыйм әле”,- дип, кәбестәләрнең нык итеп иңбашларына басып- басып китә. Кем егылып китә, ул “черек кәбестә” була һәм уеннан чыгарыла. Әби моны кабат- кабат эшли. Иң ахыргача нык утырган бала “яхшы кәбестә” була. Шуны әби үзенә алып китә.)

 Шигырь уку. Н. Мадьяров “Балан”.

1. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, витаминлы ризыклар белән кызыксыну теләге уяту.

2. Бәйләнешле фикерләү сәләте үстерү.

3. Урман җиләк- җимешләре турындагы белемнәрен баету, тулыландыру.

 Сүзлек: балан, бөрлегән.

 Күрсәтмәлелек: җиләк- җимеш рәсемнәре, җиләк- җимеш муляжлары.

 К. В. Закирова “Балачак аланы”,

434 бит.

1. Рәсемнәр карау. (Урман җиләк- җимешләре һәм аларның файдасы  турында сөйләү.)

2. Шигырь уку. Н. Мадьяров “Балан”.

3. Шигырьнең эчтәлеге буенча фикер алышу.

- Бәлешкә нәрсә кирәк?

- Балан җимеше кайда үсә?

- Баланның иң кызылын каян таптык?

- Әнинең туган көненә нәрсә бүләк булды?

4. Дидактик уен. “Тәме буенча бел!”

( Балага, күзен йомган килеш, берәр җиләк- җимеш каптыралар. Ул ни ашаганын тәме, сыйфаты буенча белергә тиеш.)

5. Бармак уены.

Баш бармак- балан,

Имән бармак- карлыган,

Урта бармак- бөрлегән,

Атсыз бармак- алма,

Чәнти бармак- чия,

Кем күбрәк җимеш җыя?

6. Уен. “Дуслар кая барасыз?”

( Бер бала “бүре” итеп билгеләнә. Калган балалар бүлмәдә урманга бару хәрәкәтләре ясыйлар.

- Дуслар, кая барасыз?

- Карурманга барабыз.

- Карурманда нишлисез?

- Кура җиләк җыябыз.

- Җиләк белән нишлисез?

- Җиләктән как коябыз.

- Бүре килсә нишлисез?

- Урман буйлап чабабыз.

Аннан соң барысы да җиләк җыю хәрәкәтләре ясыйлар һәм җырлыйлар:

Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю- бүре юк икән.

“Бүре” яшеренгән җиреннән чыга да балаларны куа башлый. Бүре куып тоткан бала “бүре” була, ә “бүре” бала булып уйный.)

Икмәк- яшәү терәге.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Эшчәнлек барышы.

 Танып белү эшчәнлеге. “Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә”.

1. Көзге байлыкның халыкка шатлык, куаныч китерүен төшендерү, бу байлыкларны тудыручы игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: бөртек, һөнәр, күлти, механизатор.

 Күрсәтмәлелек: эчтәлекле рәсемнәр.

1. Мәкаль.

Һәр иген бөртегендә- кеше хезмәте.

2.Шигырь уку. Ә. Ерикәй “Уңыш”.

Үсеп утыра арыш,

Һәр башагы бер карыш.

Бодай үсә ургылып,

Дулкынланып, зур булып.

Әгәр күрсәң солысын-

Исең китеп торырсың.

Әнә кара тарыга,

Үрмәли югарыга.

Зәңгәр чәчәкле җитен-

Читләтеп үтү читен.

Киндер аеруча уңган,

Әйтерсең кара урман.

3. Дидактик уен. “Кем нәрсә эшли?”

( Тәрбияче балаларга зур рәсемнәр өләшә, кечкенәләре аның үзендә кала. Зур рәсемдә теге яки бу һөнәр иясе сурәтләнгән. Зур рәсем янында кечкенә рәсемнәр белән тутырыла торган алты буш шакмак урнашкан. Тәрбияче кечкенә рәсемнәрне ача һәм сорый:

- Кем җир сөрә?

- Кем җирне тырмалый?

- Кем орлык  чәчә?

- Кем икмәк ура?

- Кем иген ташый?

- Җир эшләренә кем җаваплы?

Балалар сөйләме үрнәге: җирне тракторчы сөрә һ. б. Шакмакларны беренче тутырып бетергән бала җиңүче була.)

4. Уен. “Бер сүз белән әйт!”

( Классификацияләү.)

( Тракторчы,  комбайнчы, чәчүче, ташучы һ. б. бер сүз белән ничек әйтелә? ( Механизаторлар.)

5. Такмаза.

Бардым борчакка,

Төядем корсакка.

Килеп чыкты иясе,

Инде ни диясе?

Килеп чыкты Фазлый,

Мине ничек каезлый,

Килеп чыкты Миргали,

Менә миңа биргәли.

 Картина карау. И. Шишкин “Арыш басуы”.

1. Рәсем сәнгате аша балаларда туган ягыбызны ярату хисләре, игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

2. Сөйләмдә үз тәэсирләрен аңлату сәләтен, эстетик тойгыларын үстерү.

3. Рәсем сәнгате турында балаларның белемнәрен киңәйтү, сәнгать әсәрләрен хис белән кабул итәргә өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: бөртек, бөртеклеләр, арыш, алтынсу, ялгыз.

 Күрсәтмәлелек: “Арыш басуы” картинасы.

1. Мәкаль.

Икмәк табынга-  нур сибүче,

кешегә, илгә- көч, куәт бирүче.

2. Дидактик уен. “Исемен дөрес әйт!”

( Балаларга бөртеклеләр салынган кечкенә савытлар тәкъим ителә. Алар һәр бөртекнең үзенчәлекле якларын билгелиләр, исемнәрен атыйлар. Мәсәлән: Бодай, арыш, солы, арпа.)

3. Дидактик уен. “ Икмәк нинди юл үтә?”

( Балалар рәсемнәрне тәртип буенча куеп чыгалар.)

4. Картина карау. И. Шишкин “Арыш басуы”.

- Рәссам бу рәсемдәелның нинди фасылын сүрәтләгән ?

-Арыш басуын нәрсәгә тиңлисез?

- Басу уртасыннандагы юл сезгә нинди булып тоела?

- Күк йөзе турында ничек әйтер идегез?

- Басудагы наратлар нәрсәгә охшап тора?

- Сез бу рәсемгә нинди исем куяр идегез?

5. Тәрбияче хикәясе.

Табигатьнең бик матур вакыты. Арыш өлгергән чак. Җәйге җылы җил исеп- исеп китеп, арыш басуын, дулкынланып торган, диңгезгә охшата. Арыш басуы буйлап сузылган юл серле дә, сихри дә дөньяга алып китәр кебек. Басу түрендә үскән горур наратлар илаһи бер матурлык биреп, күренешне бизиләр. Басу читендәге яшел үлән өстендә карлыгачлар уйнап очалар, гүя алар ромашкалар белән качышлы уйныйлар. Күк йөзе яшькелт- зәңгәр төсе белән арыш басуын тагын да матуррак итеп күрсәтә.

6. Җырлы уен. “Ак калач”.

( Балалар, кулга- кул тотынышып, бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

Булатның туган көненә,

Без пешердек ак калач;

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы,

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

Ул үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла. Уен- җыр шулай дәвам итә.

 Шигырь уку. Р. Вәлиева “Ашлар солтаны”.

1. Балаларда эстетик тойгылар, икмәккә һәм башка ризыкларга сак караш тәрбияләү.

2. Балаларның әдәби әсәрне тыңлый, сәнгатьле сүрәтләү чараларын күрә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.

3. Балаларның әдәби багажын шигырьләр, табышмаклар, тизәйткечләр белән тулыландыру.

 Сүзлек: ашъяулык, солтан, бөккән, хәйран калу, ләззәт, бәхәс.

 Күрсәтмәлелек: милли ризык муляжлары, аудиоязма.

 К. В. Закирова “Балачак аланы”,

275 бит.

1. Үстерелешле уен. “Тылсымлы ашъяулык».

( Табышмаклар әйтелә, җавабын тапкан бала, милли ризык муляжларын өстәлгә куя бара.)

- Чыж иттереп саласың

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың

Ул нәрсә? ( Коймак.)

- Вак- вак кына итеп кисеп

Өяләр аны таудай.

Чак- чак кына алып, өзеп

Аша дустым син шулай. ( Чәк- чәк.)

- Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар.

Бәрәңге, ит, тоз салып

Почмаклар ясаганнар. ( Өчпочмак.)

- Үзе түгәрәк,

Урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк.

Әчкелтем дә төчкелтем

Бар нәрсәдән кадерлерәк. ( Икмәк.)

- Менә мине әйткәндә,

Мин бит төрлечә булам.

Бер пешкәндә ит белән,

Бер алма белән тулам. ( Бөккән.)

2. Шигырь уку. Р. Вәлиева “Ашлар солтаны”.

3. Фикер алышу.

- Шигырьдә сүз нинди ризыклар турында  бара?

- Ләвәш ашлар солтаны дип нинди ризыкны атый?

- Игенче ашлар солтаны дип нинди ризыкны әйтте?

- Ни өчен игенче ипине иң кадерле ризык дип атый?

- Игенче сүзләрен ишеткәч ризыклар нишләде?

- Алар ипекәйне ничек каршы алдылар?

4. Зиһен үстерү уены. “Мәкальне тәмамла!”

- Ил табыны ... ( икмәктән башлана.)

- Икмәкне җир уңдырмый ... ( тир уңдыра.)

- Икмәк – ил ... ( тоткасы.)

- Икмәкне әрәм- шәрәм итү- ... ( зур гөнаһ.)

5. Уен. “Парлашып калу”.

( Көй уйнаганда балалар таралып биеп йөриләр. Көй туктагач, парлашып басалар. Кем парсыз кала- ул татар халык ашлары турында сораулар  ала.)

6. Тизәйткеч өйрәнү [ч].

Чәк- чәк белән чәй эчкәндә

Чак- чак кабып чәк- чәкне.

Чәй эчү бигрәк тәмле

Чәшкеләре чәчәкле.

Гаилә һәм йорт җиһазлары.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Эшчәнлек барышы.

 Танып белү эшчәнлеге. “Минем өем, йорт җиһазлары,Тату гаилә”.

1. Балаларда гаилә әгъзаларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт, йорт җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.

2. Балаларның йорт җиһазлары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү, мөстәкыйль һәм гомумиләштереп фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларны тәҗрибәләренә таянып, тәрбияче тәкъдим иткән темага сөйләргә өйрәтү.

 Сүзлек: бистә, утыргыч, аркасы, түше, түбә, йорт җиһазлары, ашъяулык.

 Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, йорт җиһазлары, туп, геометрик фигуралар.

1. Уен. “Табышмаклар әйтәм табыгыз!”

а). Аягы бар, кулы юк

Аркасы бар, түше юк. ( Урындык.)

б). Дүрт туган бер ашъяулык ( түбә ) астында. ( Өстәл.)

в). Калын түшәк салынган,

Мендәр, юрган куелган.

Бик уңайлы бу урын,

Рәхәтләнеп мен дә ят.

Исеме аның ( карават.)

г). Беләсезме бу өйне?

Сыйдырган бар киемне. ( Киемнәр шкафы.)

2. Үстерелешле диалог.

- Балалар, болар барысы бергә ничек дип атала?

- Сезнең өйләрегездә нинди йорт җиһазлары бар?

- Йорт җиһазлары нинди кибеттә сатыла?

- Алар ни өчен кирәк?

- Йорт җиһазлары нәрсәдән ясалганнар?

3. Дидактик уен. “Минем өем.”

( Йорт җиһазлары төшерелгән рәсемнәрне бүлмәгә төре буенча дөрес итеп урнаштыру. Мәсәлән:

Газ плитәсе- аш- су бүлмәсендә, карават- йокы бүлмәсендә һ. б.)

4. Сүзле  уен. “Мин тасвирлыйм, син әйт!”.

( Урындык, өстәл, кәнәфи, диван, савыт- саба шкафы һәм кием шкафы турында  бер бала тасвирлый, ә икенчесе җавабын таба. Мәсәлән,  Агачтан ясалган, аның дүрт аягы, утыргычы һәм аркасы бар- урындык.)

5. Туплы уен. “Тиз уйла!”

( Балалар түгәрәктә, уенны алып баручы уртада, кулында туп. Алып баручы йорт җиһазын әйтеп бер балага тупны ыргыта. Бала, бу йорт җиһазының сыйфатын атап, тупны кире ыргыта. Балалар өчкә кадәр кычкырып саныйлар. Шул вакытка баланың җавабы әзер булмаса, ул уеннан чыга.)

6. Уен. “Бу фигура кайсы җиһазны хәтерләтә?”

( Балаларга геометрик фигуралар таратыла, алар үз фигураларының нинди җиһазга ошаганын әйтәләр яки бүлмәдән табып күрсәтәләр.)

7. Бармак уены. “Йорт җиһазлары.”

Баш бармак- диванда,

Имән бармак- идәндә,

Урта бармак- урындыкта,

Атсыз бармак- караватта,

Чәнти бармак- кәнәфидә-

Барысы да бүген өйдә.

 Иҗади хикәя төзү. “Тату гаилә”.

1.Гаиләдә бер-берсенә игътибарлылык, ярдәмләшү һәм дуслык, үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү.

2. Мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

3. Сөйләмдә гаилә әгъзаларын белдерә торган сүзләрне куллану күнекмәләре бирү, иҗади хикәя төзергә өйрәтү.

 Сүзлек: горурланам, тату, нәсел, язма яздым.

 Күрсәтмәлелек :балалар ясаган рәсемнәр “Тату гаилә”.

1. Мәкаль.

Ана җылысы- кояш җылысы.

2. Шигырь уку. Н. Мирхазова “Горурланам гаиләм белән!”.

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен әти- әнием белән!

Татулык- гаиләбез нигезе!

Әби- бабай иң кадерле кеше!

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен туганнарым белән!

Нәселебез дәвамчысы- мин, беләм,

Горурланам гаиләм белән!

3. Әңгәмә. “Тату гаилә”.

- Сез кемнәр белән яшисез?

- Гаиләгез зурмы?

- Гаиләдәге якын кешеләрегезгә ничек эндәшәсез?

- Гаиләдә кем нинди эш башкара?

- Гаиләдә тату яшисезме?

- Үз гаиләгез турында нинди матур сүзләр әйтер идегез?

3. Тәрбияченең үрнәк хикәясе.

( Бу- минем әни. Ул дәфтәрләр тикшереп утыра. Әни мәктәптә укытучы булып эшли. Аны балалар бик ярата. Мин дә әнине бик яратам.

Бу- минем әти. Ул энемә китап укый.

Ә менә монысы- бабай, ул телевизор карый. Әби диванда оекбаш бәйләп утыра. Ә бу- мин. Мин шакмаклар белән уйныйм. Без бик тату яшибез.)

4. Балалар эшчәнлеге.

( 6- 7 бала сөйли.)

5. Бармак уены.

- Бармак, бармак,

Кайда булдың?

- Бу абый белән

Баланга бардым.

- Бу абый белән

Ярма ярдым.

- Бу абый белән

Чәй эчтем.

- Бу энем белән

Биергә төштем.

 Шигырь уку. З. Туфайлова “Минем гаиләм”.

1. Балаларда гаилә әгъзаларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Балаларда үзенең гаиләсе белән горурлану хисе үстерү.

3. “Тату гаилә” дигән төшенчәнең асылын бирү.

 Сүзлек: бишек, әрәм булу, бәрәкәт.

 

Күрсәтмәлелек: рәсемнәр.

 К. В. Закирова “Балачак аланы”,

367 бит.

1. Әңгәмә. “Безнең гаилә”.

- Сезнең гаиләдә кемнәр яши?

- Алар нәрсә белән шөгыльләнә?

- Әтиең ( әниең ) кем булып эшли?

- Әби- бабаң турында нәрсә әйтә аласың?

2. Шигырь уку. З. Туфайлова “Минем гаиләм”.

3. Шигырьнең эчтәлеге буенча сораулар.

- Әби белән әни безгә нәрсә пешергән?

- Өстәлгә агачтан, көмештән, җиздән ясалган нәрсәләр куйганнар?

- Ни өчен өйгә тәмле ис тулган?

- Бу гаиләдә кемнәр яши?

- Бу гаилә ни өчен матур?

4. Уен. “Булсаң зирәк- әйт тизрәк!”

- Әниеңнең әнисенә син ничек дәшәсең?

- Әниеңнең әтисе кем була?

- Әниеңнең улының ( кызының ) исеме ничек?

- Гаиләгездә иң өлкән кеше кем?

- Әгәр дә әти әнидән өлкәнрәк булса, әни ... ( яшьрәк.)

- Г. Тукай шигырендәге җиденче гаилә әгъзасын әйт.

5. Уен. “Мәкальне тәмамла!”

- Әнкәм йорты- алтын бишек.

- Әткәй шикәр- әнкәй бал.

- Өйнең яме- ана белән.

- Олыласаң олыны- олыларлар үзеңне.

- Ата- ананы тыңлаган адәм булган,

Тыңламаган – әрәм булган.

- Бердәм өйдә- бәрәкәт була.

- Тату туганнар- таштан койма корганнар.

6. Уен. “Тимербай”.

( Уйнаучылар кулга- кул тотынышып түгәрәкләнәләр. Бер бала уртага чыга. Түгәрәктәге балалар хор белән такмак әйтеп әйләнәләр:

- Тимербайның биш баласы,

Бар да матур, күз карасы;

Агым суда коендылар,

Ап- ак итеп юындылар,

Өс- башларын киенделәр,

Рәхәтенә тиенделәр.

Тезелеп кайтып киттеләр,

Ашамадылар, эчмәделәр,

Бер- берсенә караштылар-

Менә шулай эшләделәр.

Такмак бетүгә уртадагы бала нинди дә булса берәр хәрәкәт ясый. Түгәрәктәге балалар шунда ук аның кыланышларын кабатлыйлар. Кем кабатлый алмый, аны уртага кертәләр һәм уен яңадан башлана.)

Әңгәмә.  “Нәрсә ул электр һәм электр җиһазлары?”

1. Кеше кулы белән эшләнгән әйберләргә карап соклана, хезмәткә нәтиҗәләрен күреп горурлана белү хисләре, электр җиһазларын кулланганда саклык сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның фикерләрен бер юнәлештә җыя белү, алган белемнәрен көнкүрештә куллана белү сәләтен үстерү.

3. Эш урынында кешенең хезмәтен җиңеләйтүче, өйдә кеше өчен уңайлыклар тудыручы предметлар турында белемнәрен камилләштерү.

 Сүзлек: электр тогы, электр җиһазлары.

 Күрсәтмәлелек: уен өчен парлы рәсемнәр, схема- рәсемнәр, ватман, төсле карандашлар.

1. Уен. “Табышмак әйтәм- җавап көтәм”.

а). Төймәсе челт итә,

Үзе гөлт итә. ( Лампочка.)

б). Табаным утлы булса да,

Тукымадан йөрим мин.

Җыерык кына йөзләрне дә

Матурлыйм, тигезлим мин. ( Үтүк.)

в). Чүп- чар, тузан йота ул,

Өйне чиста тота ул. ( Тузан суырткыч.)

г). Өй эчендә базым бар,

Баз эчендә бозым бар.

Керер идем сыялмыйм,

Бозларында шуалмыйм. ( Суыткыч.)

д). Бер көзгегә дөнья сыйган.

( Телевизор.)

е). Бар хезмәте бармакта,

Ак кәгазьгә язмакта. ( Компьютер.)

2. Үстерелешле диалог.

- Табышмакта әйтелгән әйберләрне бер сүз белән ничек атарга була?

- Электр җиһазлары безгә ни өчен кирәк?

- Ни өчен аларны электр җиһазлары дип атыйлар?

- Электр җиһазларының нинди уңай һәм куркыныч яклары бар?

- Электр чыбыгын кул белән тотарга ярыймы?

- “Электр җиһазлары саклыкны ярата”- дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?

- Ут чыккан очракта нишләргә кирәк?

3. Уен. “Кем тизрәк?”

( Балалар ике төркемгә бүленәләр. Аларга карандашлар һәм зур ватман тәкъдим ителә. 1 нче команда “Ут сүндерү” машинасын, 2 нче команда “Ашыгыч ярдәм” машинасын ясый. Һәр команда үз машинасы турында сөйли.)

4. Үстерелешле уен. “Бел!”

( Төрле рәсемнәр бирелә, балалар парлап куялар.)

 Язу машинасы- компьтер.

Шәм- электр лампасы.

Себерке- тузан суырткыч.

Күмер үтүге- электр үтүге.

Таз, сабын- кер юу машинасы.

Телефонның иске варианты- кәрәзле телефон.

Энә, җеп- электр тегү машинасы.

Мич- микродулкын миче.

5. Уен. “Кагыйдәне онытма!”

( Схема белән.)

- Электр җиһазларын үзең генә кабызма!

- Электр чыбыгын кул белән тотма!

- Кабынган электр җиһазын озак эшләтмә!

- Электр җиһазлары ватык булса, кулланма!

- Розеткага әйберләр тыкма!

- Ут чыккан очракта электр җиһазларына су сипмә!

- Янгын чыкса “ 01 “ гә шалтырат!

Ашамлыклар һәм савыт- саба.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Эшчәнлек барышы.

  “Ашханәгә экскурсия”.

1. Өлкәннәр хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.

2. Көндәлек туклану режимы турында төшенчә бирү, һәр төр ашка туры килүче ризыклар, аларның сәламәтлеккә тәэсирен ачыклау, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Өйрәнелгән сүзләрнең сөйләмдә кулланылышын активлаштыру, гомумиләштерүче сүзләрнең мәгънәсен аңларга өйрәтү.

 Сүзлек: ашханә, пешекче.

 Күрсәтмәлелек: рәсемнәр.

1. Такмак [ә].

И әбекәй, әбекәй,

Пешер миңа тәмлекәй.

Пешер бераз әлбә дә,

Яныңа куй хәлвә дә.

2. Ашханәгә экскурсия.

3. Табышмаклар.

а). Эче куыш, тышы таш,

Түбәтәе орчыкбаш. ( Чәйнек.)

б). Бәләкәй генә тай,

Төбе чеп- чи май. ( Таба.)

в). Ике туган суга бара,

Берсен- берсе уза бара. ( Чиләкләр.)

г). Колагы бар, башы юк,

Ашамаган ашы юк. ( Кәстүл.)

4. Фикер алышу.

- Сезне ашханәдә кемнәр каршы алды?

- Пешекчеләр сезгә нинди ризыклар пешерәләр?

-Ризыклар пешергәндә пешекчеләр нинди савыт-сабалар кулланалар?

- Нәрсә ул дөрес туклану?

- Сезгә нинди ризык төре ошый?

- Сез табын артында утыру кагыйдәләрен беләсезме?

-Пешекчеләргә нинди матур сүзләр әйтер идегез?

5. Шигырь уку. Б. Рәхмәт “Аш вакыты”.

Тәлинкә, кашыклар,

Чәнечке, пычаклар

Тарата дежурный-

Аш урыны хәзерли.

Бик ипләп йөртә ул,

Ватмыйча кертә ул,

Эштә бик оста ул,

Тәлинкә, кашыкның

Битләрен сөртә ул.

Тәртипне беләбез:

Әйбәтләп кенә без

Ашыйбыз, эчәбез,

Бер сүз дә дәшмибез,

“Апа, бик рәхмәт”,- дип

Урыннан торабыз,

Авызны чайкыйбыз.

Кулларны юабыз,

Ә урындыкларны

Урынына куябыз.

6. Эчтәлекле уен. “Ашханә”.

7. Уен- реклама. “Кем күбрәк мактый?”

( Балалар бер ризыкны сайлап алып мактыйлар. Мәсәлән, дөге боткасы- бик тәмле, ул файдалы. Ботканы ашасаң сәламәт, таза буласың. Ботка майлы, баллы, йомшак һ. б.)

 Әңгәмә. “Кунак чакырдык”.

1. Балаларда кунакчыллык, кунакларга карата хөрмәт сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның игътибарлылыгын, диалогик сөйләм формаларын үстерү.

3. Сөйләм әдәбе кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү, кунаклар белән аралашу, үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, өстәл әзерләү күнекмәләре булдыру.

 Сүзлек: тартынмагыз, кыстап- кыстап, авыз итегез, гаеп итмәгез.

 Күрсәтмәлелек: савыт- саба, милли ризык муляжлары, аудиоязма.

  Ф. Ю. Юсупов “Балалар бакчасы”,

511 бит.

1. Хикәя уку. Ф. Бәдретдин “Хуш киләсез, рәхим итегез!”

2. Фикер алышу.

- Сез кунакны ничек каршылыйсыз?

- Татарлар кунакны ничек итеп сыйлыйлар?

- Ничек итеп озатып калалар?

- Түбәнчелекле хуҗа булу нәрсә аңлата?

- Юмарт хуҗа нинди була?

- Эчкерсез хуҗа дип кемне атыйлар?

- Әдәпле хуҗа булу ничек була?

- Ә тәрбияле хуҗа дип кемне атыйбыз?

- Сез үзегезне нинди хуҗа дип атар идегез?

3. Үстерелешле уен. “Кунак көтәбез”.

( Балалар табын әзерлиләр. Моның өчен башта савыт- саба исемнәрен ачыклыйлар, ә аннары ашъяулык ябып, савыт- сабаларны тиешенчә урнаштыралар.)

4. Зиһен уены. “Өстәлгә ниләр килде?”

( Милли ризыклар турында табышмаклар әйтелә. Исемен әйткән бала, шул ризык муляжын өстәлгә китереп куя.)

5. Җыр тыңлау. “Кунаклар”.

( Ш. Галиев сүзләре, С. Сабирова көе.)

Без әзерлибез табын

Китереп бөтен ягын.

Уртага куйдык чәк- чәк,

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле- төрле

Сумса, бәлеш, өчпочмак.

Гөбәдия һәм коймак

Һәркемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый, бар бәлеш,

- Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә,

Ашыкмагыз, кунаклар!

6. Эндәш ятлау [з].

Әйдә безгә килегез!

Капкалардан керегез.

Капкалардан керегез

Өебезгә үтегез.

Өебезгә үтегез,

Кунак булып китегез.

Кунак булып китегез,

Гөрләп бәйрәм итегез!

 Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

 С. Сәүбәнова “Ботка нигә тәмле?”

1. Сөйләм әдәбе тәрбияләү.

2. Күрсәтмә образлы фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларга әкиятнең эчтәлеген аңларга һәм хәтердә калдырырга ярдәм итү. Текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәтү.

 Сүзлек: тап- таза, сау- сәламәт, калак, капкалап.

 Күрсәтмәлелек: песнәк рәсеме.

 К. В. Закирова “Балачак аланы”,

321 бит.

1. Тел шомарткыч.

Мә сиңа калак,

Утырма карап.

Аша капкалап,

Иренеңне ялап.

2. Мәкаль.

Эшләп ашасаң, һәр ризык балдай татлы була.

3. Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

 С. Сәүбәнова “Ботка нигә тәмле?”

4. Фикер алышу.

- Кыз нәрсә ашарга ярата?

- Кыз нәрсә  дип әнисен ялганлый?

- Әнисе кызны кая алып барган?

- Кыз тагын нинди хәйлә тапкан?

- Кыз кай җирем авырта дип еларга тотынган?

- Әнинең акчасы беткәч,  нинди ботка пешергән?

- Кыз, манный боткасын нәрсәләр ашасын дигән?

- Ни өчен әни кызына “песнәккә әверел,”- дигән?

- Кыз чын  песнәкләр кебек бөҗәкләр чүпли алганмы?

- Песнәк ачыккач кая кайткан һәм нишләгән?

- Ашаганда нәрсәләр әйтеп сайраган?

- Шушы хәлдән соң кыз әнисен бимазалаганмы?

5. Балалар эшчәнлеге .

( 6- 7 бала сөйли.)

6. Тизәйткеч. “Беләсеңме?”

Үзе яхшының

Эше дә яхшы.

Эше  яхшыга

Кеше дә яхшы.

7. Зиһен сынаш уены. “Кап та коп”.

( Балалар бер түгәрәк булып утыралар, бер- берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларны күтәреп- төшереп әйтәләр:

Без- без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек- бал каптык,

Келәткә кердек- май каптык,

Кап та коп,

Кара Якуб,

Тимер туп,

Авызыңны ач та йот!- диләр дә бар да берьюлы авызларын йомалар. Уйнаучылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш. Алар бер- берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз- йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем элек авызын ачса йә көлеп җибәрсә, аңардан:

- Күктән кем өй башына төштең?- дип сорыйлар. Ул берәр таныш өйне атый. Ул өйдә ничә кеше бар, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына, я маңгаена шулар санынча чиертеп ала. Уен тагын башлана.)

 

Милли киемнәр.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Эшчәнлек барышы.

 Танышу уены. “Әбиемнең серле сандыгы”.

1. Татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә ихтирам тәрбияләү.

2. Бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмдә парлы, кушма, ясалма сүзләр куллану күнекмәләре бирү.

3. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллануны системалаштыру.

 Сүзлек: бәби итәкле күлмәк, камзул, күкрәкчә, түбәтәй, йөзек, беләзек, чулпы.

 Күрсәтмәлелек: слайдлар- Казан Сынлы сәнгать музее залы, милли киемнәр ясалган рәсемнәр.

1. Шигырь уку. ( “Авыл көе” яңгырый.)

Әбиемнең күңел сандыгы

Нинди серләр саклый икән?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы ...

Әби- бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен,

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән

Ач, әбием, безгә күңелеңне

Яшь буынга мирас булып калсын

Бер хәзинә калсын үткәннән.

2. Слайдлар яки рәсемнәр карау.

( Казан Сынлы сәнгать музее залы. Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре белән танышу: бала ( бәби) итәкле  күлмәк, камзул, алъяпкыч,  күкрәкчә, калфак, түбәтәй, йөзек, беләзек, чулпы һ. б.

3. Уен. “Милли киемнәр турында сөйлә!”

( Тәрбияче милли киемнәр рәсемнәре тарата. Балалар үзләрендә булган рәсемдәге кием турында сөйлиләр. Мәсәлән, бу- бик матур күлмәк. Ул аска таба киңәеп киткән, бәби итәкле, озын җиңле. Күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч ябылган.)

4. Дидактик уен. “Табышмаклар әйтәм- җавабын тап!”

а). Яңа гына идем итек,

[ч] өстәгәч булдым ... ( читек.)

б). Әнием ак сәйлән тезеп

Чиккән яшел бәрхетне.

Бар түбәмдә ... ( түбәтәем )

Мин бүген бик бәхетле.

в). Җырлый- җырлый сәхнәләрдә

Аларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы ... ( калфагы.)

5. Җыр тыңлау. “ Кәләпүш”.

( Р. Вәлиева сүзләре, Л. Батыр- Болгари көе.)

6. Уен. “Түбәтәйле”.

( Уртада 5- 6 урындыкта түбәтәйләр тора. Балалар урындыклар тирәли түгәрәккә басалар һәм көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга балалар түбәтәйләрен киеп урындыкларга утырырга тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уенны кабатлаганда уртада өч урын кала, уйнаучылар саны артыграк. Азакта калган бала җиңүче була.)

 Чагыштырма  хикәя төзү. “Кием кешене бизи”.

1. Матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү.

2. Балаларның акыл, хәтер, күзаллау, фикер йөртү сәләтен, сөйләмен үстерү.

3. Татарстан Республикасындагы төрле халыкларның дус һәм тату яшәүләрен камилләштерү һәм гомумиләштерү.

 Сүзлек: башмакчы, кунак кызы.

 Күрсәтмәлелек: предметлы рәсемнәр, татар һәм рус киемендәге курчаклар.

1. Мәкаль.

Кунакны киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар.

2. Көтелмәгән хәл. “Кунак кызларын каршы алыйк”. ( Татар һәм рус киеме кигән курчаклар кунакка килә.)

- Безгә кунакка кемнәр килгән?

- Алар бер- берсенә ошаганмы?

- Кайсы яклары белән ошаганнар?

- Кайсы яклары белән аерылып торалар?

- Татар кызының күлмәге нинди төстә, ничек киенгән?

- Рус курчагында күбрәк нинди төсләр кабатлана?

- Рус кызының башында нәрсә, ул калфактан кайсы ягы белән аерылып тора?

- Бу бизәкләрне тагын кайда күреп була?

- Сезнең төркемгә нинди милләт балалары йөри?

- Сез дус яшисезме?

3. Дидактик уен. “Нинди сүз төшеп калган?”

( Тәрбияче рәсемнәрне балаларга тарата, һәр рәсемгә карап җөмлә төзи. Җөмлә төзегәндә бер сүз төшереп калдырыла. Балалар шул сүзне табарга тиеш. Мәсәлән, бу- татар кызының ... ( читеге ) һ. б. Бу- ...

( татар кызының ) күлмәге.

4. Җырлы- сүзле уен. “Башмакчы”.

 Итек, читек, энә, без

Матур итеп тегәбез,

Башмак башы чигәбез.

Кирәкмиме, алмыймсыз,

Әллә киеп карыймсыз?

Түгәрәктәгеләр аңар каршы:

И башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы,

Син сайрама такмагың,

Бир кияргә башмагың,- диләр.

( Түгәрәктәгеләр бер якка таба әйләнеп йөгерә башлыйлар. Башмакчы утырган урыннан йөгерүчеләрнең аягына кулындагы башмагы белән тиеп калырга тырыша, тидерсә йөгерүче бала җәза ала.)

 Шигырь уку. Р. Вәлиева “Кәләпүшем, кәләпүш”.

1. Милли киемнәргә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган: нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү.

2. Халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру; сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү.

3. Милли киемнәрне аера һәм аларның исемнәрен, үзенчәлекләрен әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: кәләпүш, укалы, энҗе, мәрҗән.

 Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, түбәтәй.

 К. В. Закирова “Балачак аланы”,

498 бит.

1. Табышмак.

Әнием ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхетне.

Ул үзем кебек бәләкәй,

Ә исеме- ... ( түбәтәй.)

2. Шигырь уку. Р. Вәлиева “Кәләпүшем, кәләпүш”.

3. Фикер алышу.

- Дәү әти туган көнгә нәрсә алып килгән?

- Татар малае нинди була?

- Кәләпүш ничек итеп эшләнгән?

- Малай нинди һөнәрләр белә?

- Әнисе ни өчен сөенгән?

- Дәү әтисенең бүләге малайга ошаганмы?

4. Дидактик уен. “Дөрес итеп милли киемнәрне җый!”

( Кисмә рәсемнәрдән милли кием рәсемнәре җыю.)

5. Үстерелешле уен. “Кем күбрәк белә?”

( Милли киемнәрне санау. Мәсәлән, кәләпүш, калфак, читек, чүәк һ. б. )

6. Җырлы- биюле уен. “Түбәтәй”.

( Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый- җырлый, түбәтәйне бер- берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм, дигәнсең.

Кушымта. Түп- түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә ( бии, җырлый, әтәч булып кычкыра һ. б.  Уен шулай дәвам итә.)

Кыш. Кышкы уеннар.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Эшчәнлек барышы.

 Паркка экскурсия. “Килеп җитте матур кыш”.

1. Балаларда кызыксыну уяту, табигатькә сак караш, экологик яктан белемле кешеләр тәрбияләү.

2. Чагыштырып тасвирлый белү күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның кызыксынучанлыгын, танып белү активлыгын өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: сафландыра, тәңкә кар, өермә, сырган буран, буран тургае.

 Күсәтмәлелек: чаналар, җимлек, җим.

1. Табышмак әйтәм, җавабын тап!

Урамнарны агарта,

Бар дөньяны яңарта.

Сафландыра кешене,

Ничек аның исеме? ( Кыш.)

2. Тизәйткеч [ы].

Ыш- ыш- ыш,

Килеп җитте

Матур кыш.

3. Фикер алышу.

- Кыш айлары нинди айлар?

- Бу айларда кояш турында нәрсәләр әйтә аласыз?

- Җир өстен нәрсә каплаган?

- Кыш көне без нинди һава торышын күзәтәбез?

- Ни өчен агач төпләрен кар белән каплап куярга кирәк?

- Җимлеккә нинди кошлар очып килде?

- Ни өчен чыпчыклар, песнәкләр йоннарын кабартып утыралар?

- Ни өчен кыш көне кошлар кешеләр яши торган урыннарга күбрәк киләләр?

4. Уен. “Сорау- җавап”.

- Нәрсә ул болытлардан ява торган, туңган су кристаллары?- ... ( Кар.)

-Нинди карлар була?- ... ( Беренче кар, рашкы кар, җепшек кар, ябалак кар, тәңкә кар.)

- Кар нигә шыгырдый?- ...

- Карның файдасы, зыяны бармы?- ...

- Кыш көне нинди бураннар була?- ...

( Җәяүле буран, карлы буран, сыерчык бураны, өермә буран, сырган буран.)

- Буранның файдасы, зыяны бармы?

- “Буран”га утырып йөреп буламы?- ... ( Кар өстеннән йөри торган мотоцикл бар. Ул яныңнан бер узып китсә, аның артыннан бураннар уйнап кала. Шуңа күрә аны “Буран” дип атаганнар. Димәк, “Буран”га утырып йөреп була.)

5. Шигырь уку. Р. Миңнуллин “Буранлы көн”.

Беркем чыкмый урамга,

Буранлы көн булганга.

Буран ала бөтереп,

Салкын ала өттереп.

Кошлар гына һавада

Чайкалалар һаман да.

Рәхәтләнеп очарга

Бик кыендыр кошларга.

6. Сүз эчендә энҗе бар!

( Кар көрте, кар тоту, кар атышлы, кар шуышу, кырлач. Буран туздыру- бик каты җилләнеп бию. Һ. б. Буран тургае- кызылтүш.)

7. Хәрәкәтле уен. “Чаналарга!”

( Чаналарны мәйданчыкның бер ягына урнаштыралар. Аларның саны уйнаучылардан бергә кимрәк булырга тиеш. Мәйданчыкның икенче каршында балалар йөгереп йөриләр, әйләнәләр, сикергәлиләр. Тәрбияче: “Чаналарга!”- дип сигнал бирә, балалар чаналарга таба йөгерәләр һәм тиз генә берәр чанага утыралар. Иң соңгы килгән бала урынсыз кала.)

 Әңгәмә. “Паркта минем күргәннәрем”.

1. Үсемлекләргә, кошларга, хайваннарга карата сак караш тәрбияләү.

2. Экологик фикер йөртү, иҗади хыял сәләтләрен үстерү.

3. Табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турындагы белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү.

 Сүзлек: кар бабай, җирне коча, кызылтүш, тиңсез хәзинә.

 Күрсәтмәлелек: 2 флаг.

1. Әңгәмә.

- Табигать- тиңсез хәзинә ( байлык ) дигән сүзне ничек аңлыйсыз?

- Парктагы күренеш сезгә ошыймы?

- Кыш көне табигатьтә нинди күренешләр күзәтелә?

- Мамык кебек җиңел, күпереп торган эре бөртекле карны нинди кош исеме белән атыйлар? ( Ябалак кар.)

- Нинди кар белән кар бабай ясыйлар? ( Җепшек кар.)

2. Сүзле- хәрәкәтле уен. “Кышкы паркта”.

Кышкы паркка килдек,

Матур урыннар күрдек.

Тун кигән каен уңда,

Ямь- яшел чыршы сулда.

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча.

Кызылтүшләр очалар,

Бигрәк матур алар.

Паркта рәхәт булса да,

Өйгә кайтыйк, балалар.

3. Тизәйткеч. “ Шуа- шуа шомара”.

Чаңгычының чаңгысы

Шуа- шуа шомара.

Чаңгың шомарсын дисәң,

Кирәк ешрак шуарга.

Шаһидәнең чаңгысы

Шома әнә шуңарга.

4. Дидактик уен. “Дөрес тасвирла!”

( Балалар кош исемнәрен атыйлар: песнәк, чыпчык һ. б. Мәсәлән, чыпчык- кечкенә, хәрәкәтчән, чыдам. һ. б.)

5. Үстерелешле уен. “Фотога төшер!”

( Балалар паркта күргән кызыклы вакыйгаларны күзаллап сөйлиләр.)

 Шигырь ятлау. Г. Латыйп “Кыш килде”.

1. Шигырь юллары аша кышкы табигатькә соклану хисләре, мәхәббәт тәрбияләү.

2. Шигырьнең эчтәлеге буенча куелган сорауларга дөрес җавап алуга ирешү.

3. Шигырьне ятлап, ашыкмыйча, сәнгатьле сөйләргә өйрәтү.

 Сүзлек: мамык, шыгырдый, йомарлаган, саф, йомшак, кырлачлы, бәс.

 Күрсәтмәлелек: матур тартма, “Буран” мотоциклы рәсеме.

  К. В. Закирова “Балачак аланы”,

278 бит.

1. Табышмак.

Колак, борынны уып,

Өеңә кертә куып. ( Салкын.)

2. Мәкаль.

Җылы сөяк- сындырмый.

3. Шигырь уку. Г. Латыйп “Кыш килде”.

4. Әңгәмә.

- Ак мамыктай кар кая төшә?

- Карның нинди сыйфатларын беләсез?

- Кар нигә шыгырдый?

- Салкын кыш аен ничек каршылыйбыз?

- Йортлардан чана шуарга кая чыгалар шаулап?

- Учта йомарлаган юеш туп белән нәрсә эшлиләр?

- Кышның көне, һавасы нинди?

- Йомшак тун киеп кунакка кем килде?

5. Шигырьне яттан сөйләү.

( 6- 7 бала сөйли.)

6. Сынамышлар. “Халык әйтсә- хак әйтә”.

- Гыйнвар ае- олы кырлач,

Февраль ае- кечкенә кырлач.

- Кар калын булса, ашлык уңар.

- Каз аягын күтәреп торса, салкын булыр.

- Төтен җиргә төшсә, кышын кар явар.

- Кояш бик еракта булып күренсә, салкын булыр.

- Ай киртләнсә, тиздән буран булыр.

7. Хәрәкәтле уен. “Кар бөртекләрен җыю”.

( Бүлмә идәненә кар бөртекләре сибелә. Уенда ике бала катнаша.

Аларга матур тартма бирелә.

Тәрбияче сигналы буенча, балалар кар бөртекләрен җыеп, тартмаларга салалар. Алдан кайсы җыеп бетерсә, шул бала җиңүче була.)

Танып белү эшчәнлеге. “Боз һәм бозлыклар.”

1.Балаларда табигать күренешләрен белергә омтылыш, үз фикерен әйтә белү сыйфаты тәрбияләү.

2.Балаларның  табигать объектлары белән кызыксынучанлыкларын, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.  

3.Балаларда табигать  турындагы күзаллауларын киңәйтү. Әйләнә – тирә чынбарлыкка нәфасәти мөнәсәбәт формалаштыруны дәвам итү.

   Сүзлек: бозлавык, шугалак, тайгак, тайгаклык, айсберг.

   Күрсәтмәлелек: слайдлар, рәсемнәр.  

1. Зиһен ачкычы-табышмак.

а). Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк. (Су.)

б). Йолдыз-йолдыз вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә су була. (Кар бөртеге.)

в). Ишегалдында таш була,

Өйгә керсә су була. (Боз.)

2. Фикер алышу.

-Суның нинди өч хәләтен беләсез?

-Кардан боз ясап буламы?

-Бозның нинди үзенчәлекләрен әйтә аласыз? (Шома, кытыршы, үтә күренмәле, каты, уалучан...)

-Бозның нинди файдасы бар?

( Шугалак, төрле фигуралар- сыннар, косметика, медицина...)

-Нәрсә ул бозлык?

3.Тәрбияче хикәясе.

(Слайдлар, рәсемнәр ярдәмендә.)

Бозлык күп еллар буена тупланып килгән боз катламы. Бозлыклар җир шарында 10% коры җирне каплап торалар. Аларның иң зур өлеше Гренландия утравында, Антарктидада, Көньяк һәм Төньяк полюсларда тупланган, ә калганы биек тау башларында. Бозлыкларның барысы да хәрәкәт итә. Боз катламы бик калынайса ул авырлыгы белән кузгала башлый. Океаннарда йөзеп йөрүче айсберглар шушы боз  кисәкләре инде.

Беркемнең дә океанда

Килми ялгыз каласы.

Ә ул йөзә, дөнья гизә

Зур бозлыкның “баласы.”

Айсберглар суда йөзгән корабльләргә куркыныч тудыра. Бозлыкларның кеше өчен файдасы да бар. Алар зур күләмдәге төче су запасын саклаучылар. Тау елгалары коры климатлы урыннарда  уңдырышлы җирләрне сугаралар.

4.Үстерелешле уен. “Сүз эчендә энҗе бар.”

- Җир өстенең боз белән каплануы -... ( бозлавык.)

-Бозлавыкны икенче сүз белән ничек әйтергә була?- ...( тайгаклык.)

- Боз белән капланган өслек- ...

( шугалак.)

5.Тизәйткеч ятлау [з].

Оз-оз-оз-оз

Асылташ боз.

Оз-оз-оз –оз

Ялтырый боз.

6.Хәрәкәтле уен. “Бозлы фигуралар”

( Балалар талгын музыка астында ирекле хәрәкәтләр ясыйлар. Музыка туктауга балалар матур фигуралар ясап туктап калалар. Иң матур фигура ясаучы балага фишка бирелә. Иң күп фишка алган бала җиңүче була.)

Иҗади хикәя төзү. “Кышкы уеннар.”

1.Эшчәнлектә үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, тыңлый белү күнекмәләрен камилләштерү.

 

2.Таныш булган вакыйгаләр турында тулы җөмләләр белән сөйли белү күнекмәләрен үстерү.  

3.Бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү.

 Сүзлек: җепшек, каравыл, кәшәкә.

   Күрсәтмәлелек: предметлы рәсемнәр, туп.  

1.  Шигырь уку.  Д.Гарифуллин. “Кар бабай ясадык.”

Җыелып җепшек кардан

Кар бабай ясап куйдык.

Матурлап аның күзләрен,

Авызын хәтта уйдык.

Нинди эш кушыйк аңа, дип,

Кичен уйлап тордык та.

Каравылга дип калдырдык,

Бер таяк тоттырдык та.

2. Фикер алышу.

- Саф һавада кыш көне нинди уеннар уйнарга яратасыз?

- Кыш көне сез нәрсәләр белән уйныйсыз?

- Уен вакытында сез нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтисез?

- Сез нинди уеннар  уйныйсыз?

(Балалар җавабы схема рәвешендә тактага беркетелеп барыла.)

3. Иҗади хикәя төзү. “Кышкы уеннар.”

План.

-Нинди кышкы уеннар беләсез?

-Иң яраткан уеныгыз нинди?

-Бу уенда нинди атрибутлар кулланасыз?

-Уенны ничек итеп уйныйсыз?

- Сезнең яраткан уенның иң кызыклы өлеше?

4. Дидактик уен. “Парын тап.”

( Бирелгән сүзләрне мәгънәләре  буенча туры килерлек итеп парлаштыру.)

Чаңгы- таяк.

Туп – кәрзин.

Кәшәкә – шайба.

Чана – тау.

Кыш- кар.

Боз- тимераяк. һ.б.

 Язма сөйләм. “Кыш бабайга  хат.”

1. Балаларда бәйрәмнәргә карата кызыксынучанлык, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга җиткерә  белү сыйфаты тәрбияләү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.  

3. Балаларда хат яза белү күнекмәләрен, үз тәҗрибәсеннән чыгып бәйрәм турында әйтә алу мөмкинлекләрен камилләштерү.

   Сүзлек: эри, юлдаш, гөр килә, иңенә салып.

   Күрсәтмәлелек: аудиоязма, конверт.  

1.Табышмак .

а). Елга ул тик бер килә,

Ул килсә, җир гөр килә.

Яшел чыршы әйләнә

Якты заллар күркенә.  (Яңа ел.)

б). Кыш бабайның юлдашы,

Аның белән гел бергә.

Шуңа аны җәй көне

Мөмкин түгел күрергә.

Җәй көне ул бөтенләй,

Мөмкин хәтта эрергә,

Суга әверелергә. (Кар кызы)

в). Килә бары кыш җиткәч,

Иске ел үтеп киткәч.

Үзе белән һәрвакыт

Яңа ел алып килә.

Бүләк тулы капчыгын

Иңнә салып килә. (Кыш бабай)

2.Фикер алышу:

- Яңа ел бәйрәме кайсы ел фасылында була?

- Сез бу бәйрәмгә ничек әзерләнәсез?

- Сезгә бу бәйрәм ошыймы? Ни өчен?

- Яңа елның сихри киченә нинди әкият геройлары килә?

- Бу бәйрәмгә кемнәрне чакырыр идегез?

- Бәйрәм турында Кыш бабайга ничек хәбәр итәргә була?

3. Кыш бабайга  хат язу.

-Хат башын ничек башлар идегез?

-Без аны нинди бәйрәмгә чакырабыз?

-Кыш бабайны бәйрәмгә кемнәр белән чакырасыз?

-Кыш бабайны ни өчен чакырабыз?

-Сез Кыш бабайга нинди бүләкләр  әзерләдегез?

-Кыш бабайдан нинди бүләкләр сорар идегез?

-Кыш бабай сезне ничек табар?

4. Хат язу. ( Кирәк булган очракта тәрбияче үрнәге кулланыла. Балалар әйтеп тора, тәрбияче яза.)          

6. Җырлы-сүзле уен. “Бу- Кыш бабай.” (Җ. Тәрҗеманов сүз.,

 С. Сабиров муз.)

Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре?

Кемнең көмештәй сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

Бу Кыш бабай, Кыш бабай,

             Безгә бик таныш бабай.

Кем соң безгә шундый

Ямьле яңа ел алып килә?

Матур кәгазь  капчыкларга

Күчтәнәч салып килә?

      Бу Кыш бабай, Кыш бабай,

             Безгә бик таныш бабай.

Чаңгы чанада шуарга,

Булды шома тавыбыз.

Кем безгә аны ясаган?

Кем икән ул табыгыз.  

Бу Кыш бабай, Кыш бабай,

              Безгә бик таныш бабай.

Кыргый хайваннар.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Эшчәнлек барышы.

 Танып белү эшчәнлеге. “Кайда ничек кышлыйлар?”

1. Кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.

2. Мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларга кыргый хайваннар, аларның тышкы билгеләре, яшәү рәвешләре белән таныштыруны дәвам итү.

 Сүзлек: букча, сикергән.

 

 Күрсәтмәлелек: кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары рәсеме, кроссворд.

1. Дидактик уен. “Дөрес сайла!”

( Рәсемнәрдән кыргый хайваннарны сайлап алу, йорт хайваннарыннан аермаларын ачыклау: тышкы билгеләре, нәрсә белән тукланулары, өннәре нинди булуы, кайда кышлаулары, үз – үзләрен һөҗүмнәрдән саклау рәвешләре. Мәсәлән: Керпе- төнге ерткыч җәнлек. Аның аяклары кыска, ләкин тиз йөри. Азыкны тиз генә борынын сузып эләктерә. Суалчан, кондыз, тычкан, әкәм- төкәмнәр белән туклана. Башка ерткыч хайваннардан саклануда энәләре нык ярдәм итә.)

2. “Булсаң зирәк- әйт тизрәк!”

- Җәнлекләр патшасы?

- Буй- буй майка кигән ат?

- Балны бик яратса да, умарта асрамый?

- Нәрсәнең мөгезе борынында?

- Букчалы ( сумкалы ) сикергәк?

- Елгаларда плотина төзүче җәнлек?

3. Дидактик уен. “Нәрсә кайда кышлый?

Аю өнендә йоклый.

Төлке урманда йөри.

Керпе өнендә йоклый.

Тиен агач куышында кышлый.

Бүре урманда йөри.

Куян урманда йөри.

Бурсык җир астында кышлый.

4. Кроссворд. “Кыргый хайваннар”.

1). Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар.

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күптөрле. ( Төлке.)

2). Өсте җылы тунлы,

Җир астыннан юлы.

Сызгырып җибәрсә,

Яңгырата кырны. ( Йомран.)

3). Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри

Бозаулар күзли. ( Бүре.)

4). Асрамый да умарта,

Балны бик- бик ярата.

Кышын сөя йокыны

Язгача тормый ята. ( Аю.)

5). Кош түгел, оча

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата

Сызгырса, урманны яңгырата.

( Тиен.)

1

К

А

5

3

4

Б

А

Н

5. Уен “Хәйләкәр төлке”.

( Балалар түгәрәккә тезеләләр. Түгәрәктән читтә сызык белән “төлке өе” билгеләнә. Балалар күзләрен йомалар, ә тәрбияче түгәрәкне әйләнеп чыга һәм балаларның берсенә кулы белән кагыла. Бу бала “хәйләкәр төлке” була. Аннан соң тәрбияче балаларга күзләрен ачып, бер- берсенә игътибар белән карарга тәкъим итә. Балалар өч тапкыр: “Хәйләкәр төлке, син кайда?”- дип сорыйлар һәм бер- берсенә карап торалар. Өченче тапкыр сораганнан соң, хәйләкәр төлке тиз генә түгәрәк уртасына чыгып баса да, кулларын югары күтәреп: “Мин монда!”- ди һәм балаларны куа башлый.)

  Рәсем  буенча хикәя төзү. “Кыш. Тиеннәр”.

1. Хайваннарны кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту.

2. Эвристик ( уйлап табуга юнәлтелгән ) фикер йөртү алымнарын үстерү.

3. Балаларның урман җәнлекләре турындагы белемнәрен баету, яшәү рәвешләре белән кызыксынуларын арттыру.

 Сүзлек: яңгырата, соры, җитез, койрык.

 Күрсәтмәлелек: [т] авазы кергән сүзле рәсемнәр, җәнлекләр яраткан азык муляжлары, койрыклар гына төшерелгән рәсемнәр.

1. “Бер табышмак әйтәм, кем җавабын табар?”

Кош түгел, оча

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата

Сызгырса, урманны яңгырата.

( Тиен.)

2. Рәсем буенча әңгәмә. “ Кыш. Тиен”.

- Рәсемдә нинди җәнлекләр күрәсез?

- Тиеннәрне нәрсә куркыткан?

- Беренче тиен ничек итеп кача?

- Икенче тиен нишли?

- Тиеннәрнең дошманы нәрсә?

- Ул ничек итеп тиеннәргә карап тора?

- Бу рәсемгә нинди исем кушар идек?

3. Тәрбияченең үрнәк хикәясе.

( Бер тиен агачтан икенче агачка сикереп сусардан кача. Икенчесе әкрен генә агач башына үрмәли, чөнки сусар аларның дошманы. Ул игътибар белән аларның кайсысын тотып ашыйм икән диеп карап тора. Мин бу картинага “Җитез тиеннәр” диеп исем кушар идем.)

4. Балалар эшчәнлеге.

( 6- 7 бала сөйли.)

5. Уен. “Уйлап тап!”

( Кыргый хайваннар турында табышмак уйлап табу.)

6. Уен. “Кем нәрсә ярата?”

( Кыргый хайваннарның нәрсә белән туклануларын әйтү. Мәсәлән, куян- кишер, кәбестә һ. б. ашый.)

7. Дидактик уен.“Танып бел!”

( Кыргый хайваннарның койрыклары сүрәтләнгән рәсемнәр буенча, койрыктан танып әйтү.)

Кышлаучы кошлар.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. ( 13-1)

 Кошларны күзәтү .“Безнең канатлы дусларыбыз”.

1. Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.

2. Тышкы билгеләренә ( төсе, зурлыгы ), үз- үзләрен тотышларына, тавышларына карап кышлаучы һәм күчмә кошларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның кышлаучы кошлар  турындагы белемнәрен ныгыту.

 Сүзлек: сыртлы.

 Күрсәтмәлелек: кош тавышлары язылган аудиотасма, кош рәсемнәре.

1. Көйләр тыңлау. “Кошлар тавышы”.

2. Ситуация. “Кошларны танып бел!”

( Рәсемнәр буенча кошларны танып белү, үзенчәлекле якларын тасвирлау.)

3. “Булсаң зирәк- әйт тизрәк!”

- Кошларны хайваннардан ничек итеп аерып була?

- Ак сыртлы кош?

- Кызыл күкрәкле кош?

- Оча торган барабанчы?

- Хат ташучы кошлар?

- Нинди кош сәгате булмаса да вакытны әйтә?

- Дөньядагы иң зур кош?

- Нинди кош судан коры чыга?

- Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча, кешеләрне куркыта?

4. Әйтемнәр.

- Кош оясын туздырма, башың авыртыр.

- Кошларга таш атма, күзең сукыраер.

- Сыерчыкларга оя яса, эшең уңар.

- Кош йомыркаларын ватма, күз яшеңне түгәрсең.

5. Табышмаклар.

а). Көләч түтәй гөлдерәп,

Кызыл читек, күк күлмәк.

Җим сибәбез күргәчтен

Бу кем була? ... ( Күгәрчен.)

б). Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? ( Тукран.)

в). Чырык- чырык чыркылдый,

Бер җиргә дә ул китми.

Безнең белән дус яши,

Әйтегезче, ул ни? ( Чыпчык.)

г). Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен- кышын

Салмый сары

Алъяпкычын. ( Песнәк.)

д). Ала чапан киенгән,

Мал суйганга сөенгән,

Шунда төшеп йөгергән. ( Саескан.)

6. Театрләштерелгән уен. “Кошлар белән уйныйбыз”.

( Кошлар берәм- берәм сайрыйлар. Калган балалар кошларны таныйлар.

Балалар: Кошлар- безнең дусларыбыз,

Сайрасалар танырбыз.

Кошлар: Ярар, ярар сайрарбыз,

Танырсызмы, карарбыз.

Күгәрчен: Гөлдерү- гөлдерү, гөлдерү

Күк күгелҗем, миндер бу!

Балалар: Әйе, әйе, таныдык,

Күк күгәрчен, син бит бу.

Тукран: Тук- тук, тук итәм,

Агачтагы кортларны, юк итәм.

Балалар: Тукран бит бу.

Урман докторын, әнә

Бар агачлар да дус итә.

Чыпчык: Чык- чырык, чык- чырык,

Ник көләсең шырык- шырык?

Балалар: Көлмичә, түзим ничек

Таныдык, син бит чыпчык.

Ярканат: З- ррр, з- ррр, ...

Балалар: Менә шулай көйләп оча,

Төнлә ул ауга чыга.

Исеме була ярканат,

Каравылчы каравылдан азат.

Уен шулай дәвам итә.)

Үстерелешле диалог. “Кошларга ярдәм итик”.

1. Кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык сыйфатын тәрбияләү.

2. Уйлап табуга юнәлтелгән фикер йөртү сәләтен үстерү.

3. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.

 Сүзлек: зәһәр, саклау, куышлы агач, өшетә, зирәк, күгелҗем.

 Күрсәтмәлелек: җимлек, кышлаучы кошлар рәсеме, кошларның битлекләре.

1. Тизәйткеч.

Ша- ша- ша- менә сиңа тамаша.

Шә- шә- шә- су тулы шешә.

2. Уен. “Сүзләр яса”.

Аш- аш- ... ( баш.)

Еш- еш- ... ( бәлеш.)

Шы- шы- ... ( чыршы.)

Ыш- ыш- ... ( кыш.)

Ош- ош- ... ( кош.)

3. Үстерелешле диалог. “Кошларга ярдәм итик”.

- Урамда кайсы вакыт?

- Һава торышы нинди?

- Кышлаучы кошларга нинди кошлар керә?

- Алар кышның зәһәр суыкларына ничек җайлашалар?

- Нинди кош кыш көне бала чыгара?

- Кыш көне кошларга нинди азык бирергә була?

- Кошларга ничек ярдәм итәргә, кайгыртырга мөмкин?

4. Гамәли- практик күнегү. “Җимлек ясыйбыз”.

( Кисеп ябыштыру эшчәнлеге. Төрле тартмалардан кошларга җимлекләр ясау.)

5. Уен. “Кайсы кош җим эзли?”

( Җимлек рәсеменә кошларның сүрәтләрен ябыштыру.)

6. “Иҗади табышмак”.

( Кошлар турында табышмаклар уйлап әйтү.)

7. Зирәклекне сынау.

- Песнәк түбәгә оялый аламы? ( Әйе.)

- Чыпчык үзен “мин кош” дип әйтә аламы? ( Юк, ул сөйләшә алмый.)

- Кара карга койрыгын өшетә аламы?

( Юк, ул көньякта кышлый.)

8. Уен. “Ни өчен шулай атаганнар?”

Зирәк- песнәк.

Күгелҗем- күгәрчен.

Авыр хәрәкәтле- ябалак.

Купшы- ала карга һ. б.

9. Хәрәкәтле уен. “Читлектәге кошлар”.

( Читлектәге кошлар музыка көенә түгәрәктә очып йөриләр. Музыка туктауга кошлар да туктыйлар: ”Безне иреккә чыгарыгыз, без читлектә ямансулыйбыз”,- диләр. Читлек булып торган балалар: “Сакланыгыз каргалар, чыпчыклар, күгәрченнәр, сезне песи тотар!”- диләр һәм тотынган кулларын өскә күтәреп, “кошларны” иреккә чыгаралар.)

 Калмык халык әкиятен уку. “Күңелле чыпчык белән күңелсез карга”.

1. Әкиятнең эчтәлегенә төшенергә булышу, матур әдәбият геройлары аша төрле начар сыйфатларга: көнчелеккә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Күрсәтмә- образлы, фикерләү сәләтен һәм үзара аралаша белү күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларны сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтү һәм кошлар турында белемнәрен камилләштерү.

 Сүзлек: пырхылдап, күңел, көнче, төшенкелек, көенеч, чал, чук, читлек, тәкәббер, чырае сытылган.

 Күрсәтмәлелек: кошларның койрыгы ясалган рәсемнәр, кошлар битлекләре.

 Ф. Ю. Юсупов “Гөлбакча”,  212 бит.

1. Табышмаклар.

а). Урмый, чәчми,

Ил өстендә көн итә. ( Чыпчык.)

б). Нинди кош иртәдән кичкә кадәр үзенең исемен әйтеп кычкыра?

( Карга.)

2. Калмык халык әкиятен уку. “Күңелле чыпчык белән күңелсез карга”.

3. Әңгәмә.

- Чыпчыкның күңеле ни өчен шат?

- Карга нигә күңелсез утыра?

- Чыпчык кара каргага ничек җавап биргән?

- Көнчелектән кара карга нишли?

- Тормышта төшенкелеккә бирелергә кирәкме, ни өчен?

4. Уен. “Мәкаль нәрсә турында?”

- Кеше кулындагы калач зур күренә.

- Көнче көне көенеч.

- Көнченең күңеле тар булыр.

- Күрше тавыгы күркә булып күренер.

5. Җөмлә төзү уены. “Нәрсә койрыгы?”

( Кайсы да булса кош койрыгы ясалган рәсем күрсәтелә. Шул рәсемгә карап җөмләләр төзү.)

6. Сүзле уен. “Кем нәрсә эшли?”

( Бер баланың башына кош битлеге киелә. Тәрбияче бу балага әкрен генә бирем бирә: “Айдар, сикер әле”,- дип һәм балалардан : “Карга нишли?”- дип сорый. Балалар бер сүз белән җавап бирәләр. ( Чүпли, сикерә, оча, канат кага һ. б.)

7. Хәрәкәтле уен. “Читлектәге кошлар”. ( Кабатлап уйнау.)

( Читлектәге кошлар музыка көенә түгәрәктә очып йөриләр. Музыка туктауга кошлар да туктыйлар: ”Безне иреккә чыгарыгыз, без читлектә ямансулыйбыз”,- диләр. Читлек булып торган балалар: “Сакланыгыз каргалар, чыпчыклар, күгәрченнәр, сезне песи тотар!”- диләр һәм тотынган кулларын өскә күтәреп, “кошларны” иреккә чыгаралар.)

Йорт хайваннары һәм кошлары.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

 Танып белү эшчәнлеге.  “Авылда ишегалды”.

1. Үз фикереңне дустыңның фикере белән чагыштырып карый белү, бер- береңне игътибар белән, бүлдермичә, сабыр тыңлау сыйфатларын тәрбияләү.

2. Тышкы билгеләренә ( зурлыгы, үз- үзләрен тотышларына, тавышларына карап ) кыргый һәм йорт хайваннарын аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.

3. Үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп, хикәя формасында сөйләргә өйрәтү эшен дәвам итү.

 Сүзлек: бәйләнгән кофта, йон оек, йозак, мылтык.

 Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, аудиоязма, интерактив такта.

1. Аудиоязма тыңлау.

 “Йорт хайваннарының тавышлары.” 2. Үстерелешле диалог.

- Сез нинди тавышлар ишетәсез?

- Сез үзегезне кайда дип хис иттегез?

- Йорт хайваннарын кешеләр ни өчен асырыйлар?

- Кешеләр алар турында ничек кайгырта?

- Авыл кешеләре шәһәр кешеләренә  нинди ярдәм күрсәтә?

- Йорт хайваннарының һәм кыргый хайваннарның нинди аермалыклары бар?

3. Эрудит уен.

( Интерактив такта яки рәсемнәр белән. Мәсәлән: сөт, эремчек, сыр, каймак һ. б. - сыер.

Итек, йон, бияләй, оекбаш һ. б. – сарык.

Йозак, мылтык һ. б. – эт.

Йөкле арба, кымыз һ. б. – ат.)

4. Дидактик уен. “Нәрсә артык?”

( Йорт хайваннары рәсемнәре арасына кыргый хайваннар, йорт кошлары рәсемнәре куела.)

5. Артикуляцион гимнастика. “Ватык телевизор”.

( Иреннәр, тел һәм тешләр ярдәмендә тәрбияче күрсәткән йорт хайваннары  рәсеменә карап тавышларын күрсәтү.)

6. Күләгә театры. Г. Тукай “Кәҗә белән сарык” әкияте.

 Рәсем буенча хикәя төзү. “ Йорт хайваннары.  Ат белән колын”.

1. Балаларның үз фикерләрен башкаларга төгәл итеп җиткерә, бер- берсен тыңлый белү сыйфатларын тәрбияләү.

2. Балаларның күзәтүчәнлеген, кызыксынучанлыгын, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

3. Рәсем буенча эзлекле хикәя төзү, җөмләдә сүзләрне яраштырып сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү, йорт хайваннарының яшәү рәвеше турында белемнәрен системалаштыру.

 Сүзлек: ял, тырпая.

 Күрсәтмәлелек: рәсем “Ат белән колын”, аудиоязма, туп.

1. Аудиоязма тыңлау. “Авыл иртәсе”.

2. Туп белән уен. “Баласын әйт!”

( Сарык- бәрән, сыер- бозау, ат- колын, эт- көчек, песи- песи баласы, кәҗә- кәҗә бәтие һ. б.)

3. Табышмак.

Тимерче дә түгел,

Балта остасы да түгел,

Үзе авылда беренче эшче. ( Ат.)

4. Рәсем карау. “Ат белән колын”.

- Бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

- Ат нинди?

- Ат белән колын бер- берсенә охшаганмы?

- Кайсы ягы белән алар аерылып тора?

- Атлар кешегә ничек ярдәм итә?

- Сез бу рәсемгә нинди исем бирер идегез?

5. Балалар эшчәнлеге.

( 6- 7 бала сөйли.)

6. Сүзле- хәрәкәтле уен. “Тавыш бирче, ишетим!”

( Балалар түгәрәккә басалар, уртада бер бала тора. Уртадагы күзе бәйләнгән бала:

Әй, эзлимен, эзлимен,

Күзем бәйле күрмимен.

Аткаем ( сыеркаем, кәҗәкәем һ. б.)

Кайда син?

Тавыш бирче, ишетим!

Тәрбияче күрсәткән бала йорт хайваннарының тавышын чыгара. Күзе бәйләнгән бала танып, ул баланың исемен әйтергә тиеш була. Дөрес әйтсә, урыннарын алышыналар.)

7. Үстерелешле уен. “Адашкан сүзләр”

( Бирелгән сүзләрдән дөрес җөмләләр төзү.

- Ярата, ашарга, солы, ат.

- Ташыйлар, төрле, атлар, йөкләр.

- Китерә, зур, кешегә, файда, атлар.

- Яратам, атларны, мин, бик.

 Әкиятнең эчтәлеген сөйләү.  “Үрдәк беренчелекне алган”.

1. Әкият геройлары аша төрле начар сыйфатларга: мактануга, кыланчыклыкка карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Игътибар белән тыңларга, сорауларга тулы җөмләләр ярдәмендә җавап бирергә күнектерү, иҗади уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Балаларны тыйнак, итәгатьле булырга өйрәтүне дәвам итү, монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

 Сүзлек: хәбәр, һөнәр, хәйран, игътибар, шаркылдап, көлгән, чалыш атлап, мәтәлеп киткән. Гөр килеп, ләгән.

 Күрсәтмәлелек: рәсемнәр.

 К. В. Закирова “Балачак аланы”,

489 бит.

1. Мәкаль әйтү.

Мактану һәркемне хур итә,

Тыйнак булуга ни җитә.

 2. Табышмаклар.

а). Канаты бар,

Аягы бар,-

Йөзә алмый? ( Тавык.)

б). Су төбенә төшә,

Чыланмыйча чыга? ( Үрдәк.)

в). Үлән ашый, май ташый? ( Сыер.)

г). Сакалы бар, акылы юк? ( Кәҗә.)

3. Әкиятнең эчтәлеген сөйләү.  “Үрдәк беренчелекне алган”.

4. Фикер алышу.

- Йорт хайваннары һәм кошлары нинди яңа хәбәр белдергәннәр?

- Ничек итеп һөнәрләрен күрсәткәннәр?

- Комиссия әгъзалары Аю белән Төлке нәрсәгә сулы ләгән бүләк иткәннәр?

- Булдыра алмаган эшкә алыну кирәкме?

5. Әкиятнең эчтәлеген сөйләү.

( 6- 7 бала сөйли.)

6. Санамыш. “Мактанчыкка - буш капчык”.

Арыш- бодай игәбез,

Аны болай бүләбез:

Тигез, уңган, таза, нык,

Ялкау, чытык, мактанчык,

Мактанчыкка- буш капчык,

Буш капчык, уеннан чык!

7. Уен. “Энә, җеп, төен”.

( Балалар кулга- кул тотынып, түгәрәккә басалар. 1 бала- энә, икенчесе- җеп, өченчесе-  төен булып, бер сафка тезеләләр. Энә, балалар арасыннан төрлечә йөреп, җеп белән төенне адаштырырга тырыша. Калган балалар, берсеннән- берсе калмыйча, аның артыннан йөриләр. Әгәр берсе адашып калса, аның урынында икенче бала уйный. Ә теге бала түгәрәккә баса.)

Транспорт. Юл йөрү кагыйдәләре.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. ( 15-1)

 Танып белү эшчәнлеге. “Транспорт төрләре белән таныштыру”

1. Балаларда транспорт йөртүче һөнәр ияләренә карата хөрмәт, ихтирам һәм урамда, транспортта үз- үзләрен дөрес тоту сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү.

3. Коры җир, су һәм һава транспорты чараларын аера белергә, аларны чагыштырырга, төркемнәргә аерырга өйрәтүне дәвам итү. Һәр төр транспорт турындагы күзаллауларын киңәйтү.

 Сүзлек: юрга, машинист.

 Күрсәтмәлелек: төрле транспорт рәсемнәре, жезл, регулировщик киеме.

1. Бәйләнешле сөйләм.

- Сез балалар бакчасына нәрсә белән киләсез?

- Безнең шәһәрдә ( авылда, авылдан авылга, авылдан район үзәгенә ) нәрсәләргә утырып йөриләр?

- Нинди транспорт төрләре бар?

- Аларны кем йөртә?

- Нинди һава транспортын беләсез?

- Су транспортларын беләсезме?

- Нинди транспортны җир өсте транспорты дип атыйлар?

2. “Табышмаклар әйтәм- җавабын тап!”

а). Тәгәрмәчләр өстендә

Зур гына арбасы бар.

Арбаның эченә салып,

Бик күп йөкләр ташыйлар.

( Машина.)

б). Тәрәзәле һәр ягы,

Җиргә тими аягы.

Сыртында бар дугасы,

Я, бу нинди юрга соң? ( Трамвай.)

в). Канаты бар җилпеми,

Эче җылы- җил тими.

Корыч йөрәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул. ( Самолет.)

г). Уф- пуф сулар,

Уфтанса да алып китәр,

Барыр җиренә җитәр.

( Поезд, тепловоз.)

д). Аяклары түгәрәк,

Куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Теләсә кая таба. ( Велосипед.)

е). Үзе бара- эзе юк,

Маңгаенда күзе юк. ( Көймә.)

3. “Булсаң зирәк- әйт тизрәк!”

- Ашап булмый торган баранка?

- Җир асты тимер юлы?

- Нигә барлык автомобильләрдә дә тормоз бар?

- Поезд килер алдыннан ни өчен шлагбаум төшерелә?

- Юл нинди өлешләргә бүленә?

- Очкычны ( самолетны ) кем йөртә?

- Транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен төсле сигналлар белән көйләүче?

- Светофорның төсләре нәрсә аңлата?

4. Мәкальләр.

- Юлда йөргәндә дә акыл кирәк.

- Юлда йөрсәң уяу йөр.

- Ашыккан ашка пешкән, йөгергән суга төшкән.

- Үзең кабалансаң, атың да абына.

- Урау булса да, юл яхшы.

5. Дидактик уен. “Дөрес җавап бир!”

 ( Төрле транспорт чаралары арасыннан билгеле бер транспортны табарга. Мәсәлән: Төзелештә кайсы транспорт кирәк?

- Янгын сүндерү өчен нинди машина кирәк?

- Кайсы машина юлда тәртип саклый?

- Ашыгыч медицина машинасы ... ?

6. Хәрәкәтле уен. “Регулировщик”

( Уен мәйданчыкта уйнала. Урам чатлары ясала, анда җәяүле юлы билгеләнә, уртада- регулировщик.

Балалар ике төркемгә бүленәләр: машиналар һәм җәяүлеләр. Алар сигнал буенча хәрәкәтләнәләр. Кагыйдә бозылса регулировщик сыбызгысын сызгырта һәм бозучыга аңлатма бирә.)

 Әңгәмә. “Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне”.

1. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү. Әдәплелек кагыйдәләрен саклау, үз- үзеңне тоту культурасы формалаштыру.

2. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында фикерләү сәләтен, игътибарын үстерү.

3. Балаларга юл йөрү билгеләрен һәм яңа терминнар өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: регулировщик, тукталыш, пассажир, бүлү полосасы, урам чаты, шлагбаум.

 Күрсәтмәлелек: балалар санынча рульләр, төсле флаглар, слайдлар

( рәсемнәр ).

1. Әйтем. “Юлларда сак булырга кирәк!

2. Тел чарлау.

- Транспортта баручы ничек дип атала? ( Пассажир.)

- Кечкенә балаларны машинада йөртү өчен нәрсә таләп ителә?

( Балалар креслосы.)

- Электр белән нинди төр транспорт йөри? ( Трамвай, троллейбус.)

- Юл чатында нәрсә тора?

( Светофор.)

- Светофорны кайбер вакытта кем алыштыра? ( Регулировщик.)

- Транспортның туктавын кайда көтәләр? ( Тукталышта.)

- Юл йөрү кагыйдәләре ни өчен кирәк? ( Бәләгә юлыкмас өчен, аварияләр булмасын өчен.)

3. Слайдлар ( рәсемнәр ) карау. “Юл йөрү билгеләре белән танышу”.

Кисәтүче билгеләр:

“Пассажир”, “Җәяүле”, “Куркыныч юл”, “Бүлү полосасы”, “Бер ( ике ) яклы хәрәкәт”, “Урам чаты”, “ Шлагбаумлы тимер юл”.

Тыючы билгеләр: “Йөк машиналарына керү тыела”, “Узу тыела”, “Велосипедта йөрү тыела”, “Җәяүлеләр керү тыела”, “Боҗралы хәрәкәт”, “Юнәлеш күрсәтелгән юл”

Мәгълүмат бирүче билгеләр:

“Телефон”, “Ашыгыч ярдәм пункты”, “Полиция”, “Техник ярдәм пункты”,

“АЗС”, “Туендыру пункты”, “Туктау урыны”.

4. Хәрәкәтле уен. “Төсле машиналар”.

( Балалар бүлмәнең бер ягында торалар. Алар машиналар. Һәр балага бер төсле руль бирелә. Тәрбияче уртада төсле флаг күтәрә, балалар шуңа карап юл буенча хәрәкәтләнәләр, юл кагыйдәләрен үтиләр. Икенче төстәге флаг күтәрелгәч, машиналар гаражга кайталар.)

5. Дидактик уен. “Транспортта үз- үзеңне тоту кагыйдәләре”.

а). Автобус, трамвай, троллейбуска арткы ишектән керергә кирәк.

б). Чыкканда алгы ишектән төшәргә кирәк.

в). Транспорт эчендә тыныч утырырга, кычкырып сөйләшмәскә кирәк.

г). Өлкәннәргә урын бирергә онытмаска кирәк.

6. Мәкальләр.

- Юлда булсаң, уяу йөр.

- Юлда йөргәндә дә акыл кирәк.

- Урау булса да, юл яхшы.

- Ашыккан - ашка пешкән,

Йөгергән суга төшкән.

  Шигырь ятлау. Г. Юнысова “Светофор”.

1. Балаларда урамда, юлда үз- үзләрен дөрес тоту, бер- берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

2. Шигырь аша светофор турындагы белемнәрен ныгыту, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

3. Шигырьне яттан сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү.

 Сүзлек: фәрман, озын агай.

 Күрсәтмәлелек: светофор рәсеме, юл билгеләре.

К.В. Закирова “Балачак аланы” 413 бит.

1. Табышмак.

Алмаш- тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә,

Булыша ул көнозын. ( Светофор.)

2.  Шигырь уку. Г. Юнысова “Светофор”.

3. Үстерелешле диалог.

- Озын агайның нинди өч күзе бар?

- Икесе сүнеп торганда берсе нишли?

- Юл аша чыкканда ни өчен күзләргә карыйбыз?

- Сары күз нинди сүз әйтә?

- Кызыл күз нинди сүз әйтә?

- Яшел күз нәрсә әйтеп елмая?

4. Шигырьне яттан сөйләү.

( 6- 7 бала сөйли.)

5. Хәрәкәтле уен. “Светофор утлары”.

Светофорда – кызыл ут!

Юл хәтәр- үтү юк!

Ә сары утны күрсәтсә-

“Әзерлән”- дип кисәтә.

Яшел утны ул алды-

Чыга башла юл бушады.

( Бу уенда барлык балалар да- җәяүлеләр. Хәрәкәт көйләүче “светофорда” сары сигнал күрсәтә- балалар тезелешеп хәрәкәт башларга әзерләнәләр. Яшел ут янгач-  йөрергә, сикерергә, бүлмә буйлап чабарга мөмкин. Кызыл ут янгач – барысы да урыннарында катып калалар. Ялгышучы уеннан чыгарыла.)

Һөнәрләр.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. ( 16-1)

 Балалар бакчасы буйлап сәяхәт. “Безне җырларга кем өйрәтә?”

1. Борынгы бабаларыбыз шатлыкта да, кайгыда да, сөюдә дә, сагышта да уйнаган уен коралларына хөрмәт, сакчыл караш тәрбияләү.

2. Балаларның игътибар белән күзәтүчәнлек сәләтен үстерү.

3. Музыка җитәкчесенең хезмәте турында белемнәрен тирәнәйтү.

 Сүзлек: гомерлек, сәнгать остасы, милли, думбра, скрипка, быргы, курай.

 Күрсәтмәлелек: музыка кораллары яки рәсемнәр, аудиоязма.

1. Дидактик уен. “Сүзләр кайсы авазлар белән аерыла?”

Кош- көч.

Кач- каш.

Иҗек- ишек.

Җир- чир.

Шәл- җәл.

2. Әңгәмә. “Кем ул?” ( Слайдлар яки рәсемнәр карау.)

- Кем тәмле ашлар пешерә?

- Кем матур күлмәкләр тегә?

- Кем авыруларны дәвалый?

- Кем пианинода, гармунда көйләр уйный?

- Кем кызыклы тестлар үткәрә?

- Кем балаларны күп нәрсәләргә өйрәтә?

- Кем җырларга өйрәтә?

3. Музыка залына сәяхәт.

- Хезмәт итү, эшләү - нәрсә ул?

- Сез бакчада нишлисез?

- Бакчада эшләүче апалар нәрсәләр эшлиләр?

- Бу  нинди бүлмә? Ни өчен кирәк?

- Музыка залында кем эшли?

- Музыка җитәкчесе балаларны нәрсәләргә өйрәтә?

- Нинди музыка кораллары бар?

- “Җыр, музыка- кешенең гомерлек юлдашы”- дип әйтелә халык телендә, ә сез ничек уйлыйсыз?

- Татар халкының сәнгать осталарыннан ( җырчы- композиторлар) кемнәрне беләсез?

- Элек-  электән татар халкы нинди милли музыка коралларында уйнап моңланган?

4. Тапкырларга - табышмак.

а).Җебенә тисәң- елый,

Колагын тартсаң- чыңлый. ( Думбра.)

б). Сары сандык сатып алдым,-

Үзе нәни генә.

Төрле тавышка җырлый белә.

( Скрипка.)

в). Эче буп- буш,

Тавышы дөньяга сыймый. ( Барабан.)

г). Авызы юк- кычкыра,

Теле – юк чакыра. ( Быргы.)

д). Тартма өстендә таяк,

Таякта җиде җеп.

Җиде җептә-

Җитмеш сайрар кош. ( Гитара.)

е). Сырлы- сырлы, сырлы ул,

Безнең кулда җырлый ул. ( Гармун.)

ж). Авызы бар- теле юк,

Тавышы бар- сүзе юк. ( Курай.)

5. Шигырь уку. Ф. Яруллин “Моңлы курай”.

Уйнар идем, гармуным юк,

Җырлар идем- тавышым.

Кисеп алып курай иттем,

Елгабызның камышын.

Әйтәләр миңа кешеләр:

“Моңлы”- диләр, уйнавың.

Минем монда катнашым юк-

Үзе моңлы кураем.

6. Әйтемнәр.

- Барабан тавышы ерактан яхшы.

- Кубыз биетми, моңы биетә.

- Скрипка искергән саен яхшырыр.

- Ярык курай уйнамас.

- Өзелгән кылдан өзек җыр чыга.

- Һәр заманның үз көе.

7. Җыр тыңлау.  “Үз җырыбыз”.

( Ф. Галимов көе, Ә. Яруллина сүзләре.)

Әңгәмә. “Әти- әни һөнәре”.

1. Кеше өчен һөнәрнең яшәү чыганагы икәнлеге хакында аң тәрбияләү.

2. Хезмәтнең нәтиҗәсен күрә белергә, тырышып эшләргә тиешлеген төшендерү.

3. Рәссам- дизайнер һөнәренә карата кызыксыну уяту. Һөнәрнең җәмгыятьтәге роле турындагы белемнәрен арттыру.

 Сүзлек: һәйкәл, һөнәр, ялкау, мал, белемле, уңган, тырыш, иренү, дошман.

 Күрсәтмәлелек: слайдлар, рәсемнәр.

1. Уен. “[һ] син кайда?”

- [һ], син кайда?

- Шәһәрдә...

( Һавада, һәйкәлдә, һәрвакытта, һөнәрдә, һәркемдә һ. б.)

2. Кызык мәзәк. “Ул да эшли”.

 Иртә белән барысы да ашыгып эшкә барырга җыеналар. Кечкенә кыз Сәлимә болай ди: “Мин дә эшкә барам”. “Ә кайда эшлисең соң син?”- дип, сорыйлар. “Балалар бакчасында”- дип, җавап бирә Сәлимә.

3. Әңгәмә. “Әти- әни һөнәре”.

( Слайдлар яки рәсемнәр куллану.)

- Нәрсә ул һөнәр?

- Нинди һөнәрләр беләсез?

- Әти- әниегез нинди эштә эшли?

- Сез кем булыр идегез?

4. Тәрбияче хикәясе. “Рәссам- дизайнер һөнәре”. ( Слайдлар куллану.)

Алиянең әтисе рәссам- дизайнер булып эшли. Дизайнер ул- төрле өлкәләрдә кешенең иҗтимагый таләпләрен зәвыклы итеп тормышка ашыручы. Дизайнерлар төрле өлкәләрдә эшлиләр: өй җиһазлары, кием- салым, аяк киемнәре, автомобиль промышленностенда, архитектура өлкәсендә, фасадларны, ланшафтларны, флористика- чәчәкләрне зәвыклы итеп бизәү өстендә эшли. Рәссам- дизайнер программалар, эскизлар, макетлар төзи. Журналлар, буклетлар матурайтуны тормышка ашыра. Бу һөнәр бүгенге җәмгыятьтә экономиканың үсешендә иң кирәкле һөнәр.

5. Дидактик уен. “Мәкальгә нинди сер яшерелгән?”

- Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эш белән.

- Эш яратудан осталык туа.

- Эшсез үткән бер көнең- елдан да озынрак.

- Зур максатың барында, эшеңне ял дип сана.

6. Уен. “Сикергеч сүзләр”.

( Тәрбияче сүзләр әйтә, балалар сүзне тиешле басым белән иҗекләп әйтә- әйтә, иҗек санынча сикерәләр. Мәсәлән, ка- ран- даш, гипс, кә- газь, плас- ти- лин, гу- ашь, ак- ва- рель.)

 Шигырь уку. Э. Мөэминова “Фокусчы”.

1. Һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

2. Яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, сүзлек запасын баету, диалогик сөйләм үстерү.

3. Бирелгән шигырь аша фокусчының хезмәте турындагы белемнәрен киңәйтү.

 Сүзлек: фокус, ышанмастай, аждаһа, хәйләли.

 Күрсәтмәлелек: фокусчы киеме, өч стакан, өч буяу, озынча икегә бүленгән тартма, чәчәк, яулык, әфлисун, алма.

1. Тел шомарткыч.

Це- це- це- концерт.

Ци- ци- ци- Люция.

Ци- ци- ци- цирк.

2. ”Табышмак әйтәм- тап җавабын!”

Башкалабыз Казанда

Зур тәлинкә бар анда.

Аю бии, арслан сикерә,

Бу нинди җир була? ( Цирк.)

3. Шигырь уку. Э. Мөэминова “Фокусчы”.

4. Фикер алышу.

- Бар кешегә фокусчы нәрсә күрсәтә?

- Нинди эшләрне ышандырырлык итеп эшли?

- Салкын су нәрсәгә әверелә?

- Нәрсә белән селтәнгәч күгәрчен очып китә?

- Авыздан бөркегән ут нәрсәгә ошаган?

- Фокусчы хәйләли беләме?

- Ул ничек итеп үз эшенең остасы булган?

- “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” мәкаленең эчтәлеген ничек аңлыйсың?

5. Фокус алымнары.

а). Өч  үтә күренмәле стаканның төбендә өч төрле буяу. Шул стаканнарга су саласың. Тылсымлы сүз әйтәсең. Мәсәлән: “Әфсен- төфсен, могҗизалар килеп чыксын!”.  Өч төрле төстә су барлыкка килә.

б). Озынча тартма икегә бүленгән. Тартманың бер ягына чәчәк куелган, ә икенче ягы буш. Тылсымчы тартманың буш ягын күрсәтә һәм тылсымлы сүз әйтеп, тартманы әйләндерә. Шуннан соң чәчәкле ягын күрсәтә.

в). “Алмалы әфлисун буламы?”

Фокусчы әфлисун күрсәтә, аннары аны яулык белән каплап: “Әфсен- төфсен, фокус- покус килеп чыксын”- ди дә, яулыкны күтәреп читкә алып куя. Өстәлдә әфлисун урынында алма ята. Фокусның сере: бу фокуска алдан әзерләнергә кирәк. Кабыгын бозмыйча әфлисунны чистартырга,  аннары кабык эченә кечерәк алманы яшерергә кирәк. Яулыкны алган вакытта, беркемгә дә сиздермичә, кабыкны да алырга кирәк.

6. Үстерелешле уен. “Ышанам, ышанмыйм, чөнки ...”

( Мәсәлән: Тәрбияче: “Кыш көне кояш кыздыра”. Бала: “Ышанмыйм, чөнки кыш көне кояш кыздырмый, ә яктырта гына”.)

  Танып белү эшчәнлеге.“Укытучы”.

1. Балаларда белем алу омтылышы тәрбияләү.

2. Балаларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Балаларны укытучы хезмәте белән таныштыруны дәвам итү.

 Сүзлек: хушлашу, кое казу, кызыксынучан, чыдам, ышанычлы, указка.

 К. В. Закирова “Балачак аланы”

533 бит.

1. Табышмак.

Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә,

Аны белә һәр кеше-

Ул була ... ( Укытучы.)

2. Шигырь уку. Б. Рәхмәт “Мәктәпкә”.

3. Фикер алышу.

- Балалар 1 нче сентябрьдә кая баралар?

- Мәктәпкә баручы балаларны ничек дип атыйлар?

- Аларны кем укыта?

- Укучылар нинди билгене бик яраталар?

- “Уку - энә белән кое казу” мәкален сез ничек аңлыйсыз?

4. Үстерелешле уен. “Сүз эчендә энҗе бар”.

( “Укытучы” сүзенә кергән авазларга туры китереп укытучыга хас матур сыйфатларны әйтеп чыгу. Мәсәлән:

У- уңган ...

К- кешелекле, кызыксынучан ...

Ы- ышанычлы ...

Т- тәрбияле, тырыш, түземле ...

У- укымышлы ...

Ч- чыдам ...

Ы- ышандыручан ...

5. Уен- реклама. “Нинди дәрес кирәклерәк?”

( Түгәрәктә баскан балаларга көй уйнаганда указка җибәрелә. Көй туктагач, кулында указка калган бала үзе сайлап алган дәресне мактап сөйли. Мәсәлән, физкультура- сәламәтлекне ныгыта, төз, матур буласың. Йөгереп, сикереп була һ. б.)

6. Җырлы- биюле уен. “Кәрия- Зәкәрия”.

( Балалар кулга- кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың җыр- биюдә, хезмәттә, укуда булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче, }2 тапкыр.

Аның биюе матур

Аннан үрнәк алыгыз. }2 тапкыр.

 Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып такмак әйтәләр:

Кәрия, Зәкәрия, коммая,

Кәрия, Зәкәрия, коммая.

Кәри комма, Зәкәр комма,

Зәкәрия, коммая ...  } 2 тапкыр.

 Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып, әйләнеп тора.)

7. Эчтәлекле уен. “Мәктәп”.

Мультфильмда кунакта.

Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

 Әкиятне дәвам итеп сөйләү. “Күчтәнәчтә кунакта”.

1. Балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын һәм аны ярату хисләре тәрбияләү.

2. Үз фикерен ана телендә эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп әйтеп бирә белү, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Сорауларга тулы, төгәл җавап бирергә, геройларның кылган эшләренә, әхлакый сыйфатларына бәя бирә белергә, шигырь һәм мәзәкләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: рәссам, тылсым, сихер, үтенеч, күчтәнәч.

 Күрсәтмәлелек: эчтәлекле рәсемнәр, мультфильм геройлары белән рәсемнәр.

1. Табышмак.

Бу ясалма тәрәзәгә

Дөнья хәлләре сыя.

Кичләрен ул үз алдына

Бөтен гаиләне җыя.

( Телевизор.)

2. Фикер алышу.

- Сез телевизордан нинди тапшырулар карарга яратасыз?

- “Күчтәнәч” тапшыруын караганыгыз бармы?

- Ул нинди көннәрдә, кайсы вакытта һәм нинди телдә алып барыла?

- Бу тапшыруны кемнәр алып бара һәм нәрсә күрсәтәләр?

-Күчтәнәч тапшыру нинди сүз белән башлана һәм нинди сүз белән бетә?

- Татар мультфильмнарының кайсылары сезгә охшый?

3. Үстерелешле уен. “Табышмак- рәсем”.

- Рәсемдә нинди мультфильм геройлары бар?

- Әкиятләрнең авторлары кем?

- Рәссам нинди хаталар җибәргән?  (Шүрәле кулында алтын тарак, төлке белән торна бер казаннан ашыйлар, су анасының маңгаенда мөгезе бар ...)

4. Дидактик уен. “Тылсым ияләре”.

( Тылсым ияләре геройларының тылсымнарын искә төшерү. Мәсәлән, убырлы карчык- сихер ярдәмендә кешеләрне төрле кыяфәткә кертергә сәләтле. Чуртан- Емеляның үтенечләрен үти. Алтын балык- ... )

5. Уен. “Мин башлыйм, син дәвам ит!”

( “Күчтәнәч” тапшыруына әкият уйлап табу. Тәрбияче башлый, балалар әкиятне үзләре уйлап тәмамлый. Мәсәлән: Борын- борын заманда Актырнак белән Мырауҗан исемле ике дус яшәгәннәр. Актырнак йортны чит кешеләрдән, ә Мырауҗан өйне күселәрдән саклаган. Алар ашаганда да, йоклаганда да бергә булганнар. Бу дуслыкларын хуҗалары да яраткан, намуслы хезмәтләре өчен аларны тәмле ризыклар белән сыйлаганнар. Бер көнне ... )

6. Балалар иҗаты.

( 6- 7 бала сөйли.)

7. Җырлы- биюле уен. “Йөзек яшереш”.

( Балалар түгәрәккә басып җырлыйлар.

Сөләйманның йөзеген

Дию кызы урлаган.

Каф тавының артында

Алтын сандыкка салган.

Көтүче: Йөзек анда калмаган

Аннан песи урлаган.

Киң дәрьяны чыкканда

Суга төшереп калдырган.

Күмәк җыр: Инде йөзек югалган,

Табалмассың уңмаган.

Көтүче: Киң дәрья туңмаган,

Йөзек синдә булмаган!-дип, берәүнең кулын тота. Әгәрдә йөзек ул баладан чыкса, ул көтүче була. Әгәрдә йөзек ул баладан чыкмаса, баштагы көтүче үз урынында кала.)

 Әңгәмә. “Әкиятләр иленә сәяхәт”.

1. Бергә уйный торган иптәшләренең фикере белән исәпләшә, бәхәсләрне гадел хәл итә белүчәнлекне тәрбияләү.

2. Балаларның иҗади күзаллауларын үстерү.

3. Балаларда яхшы һәм начар төшенчәләрен формалаштыру, үзен һәм башкаларны дөрес бәяли белергә, уңай һәм тискәре якларны күрә белергә өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: бакылдык, чыелдык, куркаккай, хәйләбай, соры колак, камыт аяк.

 Күрсәтмәлелек: хат белән конверт, интерактив такта яки рәсемнәр, магнитлы такта, костюмнар, магнитофон язмасы.

1. Саесканнан хат уку.

“Хөрмәтле балалар! Безнең әкиятләр иленә афәт килде. Явыз тылсымчы килеп бөтен әкияттәге геройларны бутап китте. Хәзерге көндә кечкенә нәниләребезгә әкият күрсәтә дә, сөйли дә алмыйбыз. Сездән зур ярдәм сорап: Барлык әкият геройлары.”

2. Дидактик уен. “Дөрес сайлап ал!”

( Интерактив тактада яки рәсемнәр белән.

Буталып беткән әкият геройлары рәсемнәрен дөрес аерып кую һәм кем язганын әйтү. Мәсәлән: Г. Тукай “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы” ..., А. Алиш “Койрыклар”, “Сертотмас үрдәк”... һ. б.)

3. Әдәби викторина.

- Әкиятләр гадәттә ничек башлана?

- Әкияттә нинди холыклы геройлар була?

- Чуар тавык әби белән бабайга нинди вәгъдә биргән?

- Былтыр исемле егет- кайсы әкият герое?

- Өч кызның кайсысы игелекле булган?

- Сыерчыкның мактанчык күршесе нинди кош?

- Нинди кошлар бер кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр?

- Боздан салынган өй ныклымы, әллә кайрыдан салынганымы?

- Бүре башыннан курыкмаган нинди йорт хайваннарын беләсез?

- Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы нәрсә?

- Куян кызы ни өчен елый?

4. Үстерелешле уен. “Бел!”

( - Әкиятләрдә аларны ничек атыйлар?)

Бака- ... ( бакылдык).

Тычкан- ... ( чыелдык).

Куян- ... ( куркаккай).

Төлке-  ... ( хәйләбай).

Бүре- ... ( соры колак ).

Аю- ... ( камыт аяк).

5. Режиссер уены. “Мин әкиятче”.

( Өстәл театры. Үзләре уйлап тапкан әкияткә исем кушып сәхнәләштерү.)

6. Уен. “Ялгышма”.

( Тәрбияче хәрәкәтләрне куллар белән чәбәкләп чиратлаштыра. Балалар тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне ялгышмыйча кабатлый. Уен азагында темп тизлеге арта һәм катлауландырыла.)

7. Конкурс. “Актерлык осталыгы”.

1 нче бирем.

- Чаллы шәһәрендә нинди театрлар бар?

- Сезнең  кайсы театрда булганыгыз һәм нинди спектакльләр караганыгыз бар?

2 нче бирем.

“Иң оста башкаручы”.

( Мимика һәм хәрәкәт белән күрсәтү:

төлке, күбәләк, әби, теше сызлаган кеше һ. б.)

3 нче бирем.

Җырлы- биюле уен. “Түбәтәй”.

4 нче бирем.

Ф. Яруллинның “Шүрәле” көен тыңлап күз алдына килгән әйберне сүрәтлә.

5 нче бирем.

Һәр адым саен белгән әкият исемен әйт.

Мин дөньяның бер кешесе.

Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. ( 18-1 А )

Әңгәмә. “Мин бәхетле, мин хокуклы”.

1. Балаларда әхлакый сыйфатлар, әти- әнигә хөрмәт тәрбияләү.

2. Игътибар белән тыңларга, сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирергә күнектерү, фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларның гаиләдәге хокуклары турындагы белемнәрен ныгыту, аларның ялга, уенга хокуклы булуларын аңлату.

 Сүзлек: хокуклы, яшәү урыны, саклыйлар, яклыйлар, кайгырталар, иҗат үзәге.

 Күрсәтмәлелек: телевизор макеты, яшел яулык, сюжетлы рәсемнәр

( балалар мәктәптә, балалар бакчасында, иҗат үзәгендә ), указка.

1. Телевизор карау. “Һәрберебез хокуклы”.

( Тәрбияче: “Исәнмесез! Сезнең белән телестудиядә очрашуга бик шатмын. Әңгәмәләр вакытында актив катнашырсыз дип ышанып калам. Без сезнең белән хокук турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Хокук ул- кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу, үз- үзеңне тоту кагыйдәләре. Без иң элек гаиләдәге хокукларыбыз турында сөйләшербез.

2. Әңгәмә.

 1 нче хокук. Һәр бала туганнан алып исемле булуга хокуклы.

- Сез моны ничек аңлыйсыз?

( Мин тугач та әти белән әни миңа исем кушканнар. Минем исемем ... )

- Исемең нәрсәне аңлата? Беләсеңме?

- Синең фамилияң, әтиеңнең исеме ничек?

2 нче хокук.  Һәр кеше әти- әниле булуга хокуклы.

- Бу хокукны ничек аңлыйсыз?

( Һәр кеше үз әтисен, әнисен һәм аларның исем- фамилияләрен белергә тиеш.)

- Әти- әниләрегез сезне ничек яраталар, саклыйлар, яклыйлар, кайгырталар?

( Әти- әни безне киендерә, ашата, балалар бакчасына йөртә, кино- тетрларга алып бара һ. б.)

- Безгә яшәү өчен ни кирәк?

( Йорт, өй  һ. б.)

3 нче хокук. Һәр бала яшәү урынлы булуга хокуклы.

( Яшәү урынын һәр кеше үзе сайларга хокуклы. Кеше тели икән шәһәрдә, тели икән авылда, тели икән күп катлы йортларда, тели икән үзләренең шәхси йортларында яшәргә хокуклы.)

- Ә сез кайда яшисез?

( Урам, адрес, телефон номерын әйтәләр.)

3. Рәсемнәр карау.

- Сез бу малайларны, кызларны кайда дип беләсез?

( Мәктәптә, бакчада, балалар бакчасында, иҗат үзәгендә.)

- Алар нишлиләр?

( Җырлыйлар, бииләр, рәсем ясыйлар.)

4. Тәрбияче хикәясе.

Һәр бала иҗадилеккә, ялга, спорт һәм сәнгать белән шөгыльләнергә, белем һәм тәрбия алырга хокуклы. Балалар бакчасында алар төрле шөгыльләргә: рәсем, кисеп- ябыштыру, әвәләү, конструкцияләү, җыр, спорт, иң гади математик күзаллаулар формалаштыру, бала һәм әйләнә- тирә дөнья, сөйләм үстерү буенча белем алырга тиеш.

- Әйтегез әле безнең балалар бакчасында бу хокук үтәләме соң?

( Без уйныйбыз, вакытында йоклыйбыз, шөгыльләрдә белем алабыз, спорт белән шөгыльләнәбез, түгәрәкләргә йөрибез, биибез һәм җырлыйбыз.)

5. Реклама.    

“Безнең балалар бакчасында төрле түгәрәкләр эшли”.

- Сез нинди түгәрәккә йөрисез?

- Сез анда нишлисез?

- Бакчада үткән нинди бәйгедә катнаштыгыз?                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  

Танып белү эшчәнлеге. “Тигез хокук белән яшик бу җирдә!”

1. Балаларга дус булырга кирәклеген төшендерү, аларда дуслык, әхлаклылык хисләре тәрбияләү.

2. Фикерләү, игътибарлылык сәләтен, сөйләм телен үстерү.

3. Кеше бер- берсе белән нинди милләттән булуына карамастан туганнарча аралашып яшәүгә хокуклы булу төшенчәсен бирү.

 Сүзлек: хокук, конвенция, җир шары, дөнья картасы, дуслык, тынычлык.

 Күрсәтмәлелек: глобус, карта, указка, яшел яулык, магнитофон, “Дуслык” җыры.

1. Шигырь уку.

Тигез хокук, ирек белән

Ходай биргән безгә гомер.

Сәламәт бул, шатлык белән

Җирдә яшә син бик матур.

2. Глобус ( җир шарының макетын ) һәм дөнья картасы карау.

3. Дидактик уен. “Белсәң әйт!”

( Төрле илләрдә төрле милләт халкы яши. Мәсәлән:

Япониядә- японнар.

Кытайда- кытайлылар.

Рәсәйдә- руслар.

Татарстанда- татарлар.

Башкортстанда- башкортлар һ. б. )

4. Фикер алышу.

- Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар?

- Татарстанда нинди авылларны беләсез?

- Татарстанда нинди халыклар яши?

- Алар ничек яшиләр?

5. Шигырь уку. Ә. Ерикәй “Безгә тынычлык кирәк”.

Шаулый урман, гөрли болын,

Яфрак яра тал- тирәк.

Яшел бакча төзү өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

Тормышны, җирне яңарту-

Безнең беренче теләк,

Зур заводлар салу өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

6. Үстерелешле диалог.

- Бу шигырь нәрсә турында?

- Тынычлык ни өчен кирәк?

7. Тәрбияче хикәясе.

Бар кеше дә яхшы тормышка хокуклы. Җирдәге тынычлык кешеләрнең үзләреннән тора. Бар халыклар да аңлашып ирекле, тигез хокуклы булып, бер- берсе белән дус булып, аралашып яшәргә тиеш.

8. Җыр тыңлау. “Дуслык җыры”.

Мин һәм минем сәламәтлегем.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

 Шифаханәгә ( шәфкать туташы бүлмәсенә) экскурсия.

1. Хезмәт кешесенә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

2. Сөйләмдә ясалма сүзләр, грамматик формалар куллану күнекмәләре бирү, баланың истә калдыру сәләтен, хәтерен үстерү.

3. Яңа сүзләрне бәйләнешле сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

 Сүзлек: шифаханә, табиб, шпатель, танометр, фонендаскоп, шприц, дәва, саулык, терапевт, хирург, педиатр.

 Күрсәтмәлелек: “Беренче ярдәм” почмагындагы кирәк- яраклардан ясалган шифаханә, слайдлар яки рәсемнәр.

1. Шифаханәгә яисә шәфкать туташы бүлмәсенә сәяхәт.

2. Шигырь уку. Х. Халиков.

Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый,

Салкын тисә аз гына,

Дару кирәк барсына.

3. Фикер алышу.

- Безгә салкын тисә, ярдәм сорап кая, кем янына барабыз?

- Нәрсә соң ул шифаханә?

- Табиблар авыруны тикшергәндә нәрсәләр кулланалар?

- Шпатель белән нәрсә карыйлар, ул нәрсәгә ошаган?

- Фонендоскоп- ул нинди корал?

- Танометр нәрсәгә кирәк?

- Табибларга ярдәм итүчеләрне ничек атыйлар?

4. Уен. “Кояш, һава һәм су- безнең якын дуслар”. ( Туп белән.)

- Кояшның файдасы һәм зыяны?

- Саф һаваның файдасы?

- Суның файдасы?

5. Мәкальләр.

а). Саулык- сәламәтлек- зур байлык.

б). Саф һава- тәнгә дәва.

в). Сакланган- саулыкка туйган.

г). Чирнең тиюе тиз, ә китүе озак.

6. Дидактик уен. “Кем нишли?”

- Терапевт ... ( салкын тисә, баш авыртса, тән температурасы күтәрелсә дәвалый.)

- Хирург ... ( кул- аяк сынса, эчке органнар авыртса дәвалый.)

- Теш табибы ... ( теш ала, куя, ямый.)

- Балалар табибы ... ( балаларны дәвалый торган табиб.)

Фикер алышу. “Сәламәтлек- зур байлык”.

1. Чисталыкның сәламәтлек нигезе икәнлеген аңлату, чисталыкка омтылыш тәрбияләү.

2. Игътибарлылык һәм хәтер сәләтен үстерү.

3. Балаларны сөйләмдә төрле сүз төркемнәрен мәгънәсе буенча аңлап, төгәл кулланырга өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: теш щеткасы, сөлге, мунчала, шапшак.

 Күрсәтмәлелек: слайдлар яки рәсемнәр.

1. Мәкаль.

Чисталык- сәламәтлек билгесе.

2. Табышмаклар әйтү.

а). Юеш чакта кулдан ычкынмакчы,

Шуып китә җаны бар кебек.

Мин ваннада шулай утыра торгач,

Күмеп китмәсенме ак күбек!

( Сабын.)

б). Иртә торгач кулыңа ал,

Миннән башла эшеңне.

Паста белән мин чистартам

Ап- ак итеп тешеңне. ( Теш щеткасы.)

в). Тешләре күп - ашамый,

Минсез эшен башламый. ( Тарак.)

г). Бит- кулыңны югач,

Сиңа мин кирәк.

Мин нәрсә булам,

Әйт син, тизрәк! ( Сөлге.)

д). Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк. ( Су.)

3. Фикер алышу.

- Шапшак сүзен сез ничек аңлыйсыз?

- Ни өчен шапшак булырга ярамый?

- Шапшак булмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Чиста булу өчен безгә нәрсәләр ярдәм итә?

- “Чисталык- сәламәтлекнең нигезе” төшенчәсен аңлатып бирегез.

4. Шигырь уку. М. Фәйзуллина “Шапшак Гөлшат”

Гөлшатның алъяпкычында

Ике нәни кесә бар.

Чүп- чар салгач, ямьсез булып

Кабарышып торалар.

Анда ни юк: төймә, курчак,

Акбур, көзге кисәге.

Бу шапшаклыгын ташларга

Бармы икән исәбе?

5. Тел көрмәкләндергеч.

Ике шапшак юлга чыккан,

Кулларында чумадан.

Иреннәрен буяганнар,

Ә битләре юмаган.

6. Шигырь уку. Ф. Яруллин “Сорау һәм җавап”. ( Слайдлар яки рәсемнәр күрсәтеп шигырь аша табигатьнең кеше сәламәтлеге өчен әһәмиятен аңлату.)

 Кабатлыйм бер сорауны

Өнемдә һәм төшемдә:

“Кеше булып яшәргә

Нәрсә кирәк кешегә?”

Диңгез әйтә:- Тирәнлек.

Урман әйтә:- Бердәмлек.

Таулар әйтә:- Горурлык.

Юллар әйтә:- Турылык.

Җир эндәшә:- Юмартлык.

Чык суы әйтә:- Сафлык.

Яшен әйтә:- Кыюлык.

Ипи әйтә:- Олылык.

- Гүзәллек- диләр гөлләр.

- Иркенлек- диләр җилләр.

- Нык канат- ди бөркетләр.

- Биеклек- диләр күкләр.

Һәм шушылар өстенә

Кирәк тагын иң элек

Кешене кеше иткән

Бер нәрсә- сәламәтлек.

 Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

 В. Монасыйпов “Шифалы табиблар”.

1. Табигатькә сакчыл караш, кайгыртучанлык, урманда үсүче үсемлекләргә мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

2. Бәйләнешле, эзлекле итеп әсәрнең эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен үстерү.

3. Туган ягыбызда үсүче дару үләннәренең файдалы үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирүне дәвам итү.

 Сүзлек: мәтрүшкә, бака яфрагы, песи үләне, үги ана яфрагы.

 Күрсәтмәлелек: дару үләннәре турында слайдлар яки рәсемнәр.

 К. В. Закирова “Балачак аланы”.

326 бит.

1. Слайдлар яки рәсемнәр карау, шигырьләр уку. “Дару үләннәре”.

- Без таныйбыз дус- ишне,

Кара нинди хуш исле,

Тагып йөрерлек түшкә

Бу бит зәңгәр мәтрүшкә.

Яфрагын һәм чәчәкләрен

Кайнат та эч курыкмыйча.

Җиңеләеп китәр сулышларың,

Йөрәгең дә тынычланыр.

- Монысы сары мәтрүшкә

Бик күп төрле авыруга

Шифасы бар аның да.

Тамакны да дәвалый ул,

Эчәк авыруларын да.

- Һәркемнең юлдашы-

Бака яфрагы дигән үлән.

Аяк кабардымы юлда-

Аны ябасың.

Җәрәхәтнең төзәлгәнен

Сизми дә каласың.

- Кинәт кенә көтмәгәндә

Авырып китсә йөрәк,

Авыртудан дәваларга

Песи үләне кирәк.

- Бу кычыткан- зәһәр инде,

Чага кул тидерсәң.

Тик барыбер шифалы ул

Сызласа кул- буыннар.

Яфрагында, сабагында

Яшәү көче- суы бар.

- Үги ана яфрагын

Ябалар бит ярага.

Чәй итеп эчкәч

Сулышлар да җиңеләя.

2. Хикәя уку. В. Монасыйпов “Шифалы табиблар”.

3. Хикәя эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Ромашка Гыйлаҗ бабайны нинди авырудан дәвалаган?

- Сәрби әбинең аш казанын нинди үлән төзәткән?

- Мөнәвәрә апаның нервыларын нинди үлән тынычландырган?

- Бака яфрагы Хәйрүш абыйга ничек булышкан?

- Искәндәр дигән малай янына кычыткан нигә барган?

4. Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

( 6- 7 бала сөйли.)

5. Җырлы- биюле уен. “Түгәрәк алан”,

( Балалар кулга- кул тотынышып түгәрәктә такмак әйтеп йөриләр.)

Бу аланда чәчәкләр күп,

Кыймыйм ләкин өзәргә.

Әминә, Гөлфия,

Әйдә әле биергә.

Бу аланда чәчәкләр күп,

Без аларга тимибез.

Лилия, Гөлия,

Әйдә бергә биибез.

Муса Җәлил. Ил сакчылары.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

 Танып белү эшчәнлеге. “Кемнәр алар ил сакчылары?”

1. Ватанны саклау теләге, әтиләре белән горурлану хисе тәрбияләү.

2. Балаларның уй- фикерләү сәләтен камилләштерү.

3. Балаларга Ватанны саклаучылар турында башлангыч төшенчә бирү.

 Сүзлек: хәрби, летчик, снайпер, вертолетчы, парашютчы, танкист, су асты көймәсендә хезмәт итүче, чик сакчысы.

 Күрсәтмәлелек: гаскәрләрнең символлары, киемнәре, хәрби техника, 8- 10 метр бау, слайдлар, рәсемнәр.

 Ф. Ю. Юсупов “Гөлбакча” 117 бит.

1. Мәкаль.

- Ватанга хезмәт- үзеңә хезмәт.

- Ил тыныч булса, без дә тыныч.

- Илдә яшисең икән- илеңә хезмәт ит.

- Илнең күрке- тынычлык.

2. Тел шомарткыч.

Син- чик сакчысы,

Чын чик сакчысы.

Юл салчы теге

Чиккә чаклы син.

3. Шигырь уку. Җ. Дәрзаман “Солдат булдым”.

4. Фикер алышу.

- Кем ул солдат?

- Кемнәр ул ил сакчылары?

- Ил сакчылары нинди була?

- Армия сафларында кем хезмәт итә?

- Әтиең кем булып хезмәт иткән?

5. Уен. “Бу хәрби кем ул?”

( Слайдлар яки рәсемнәр карау.)

 - Самолетта очучы хәрби?

- Вертолетта очучы хәрби?

- Төз атучы хәрби?

- Минаны зарарсызландыручы?

- Парашюттан сикерүче хәрби?

- Танкны йөртүче?

- Су асты көймәсендә хезмәт итүче?

- Чик буен саклаучы?

6. Дидактик уен “Бу символ кайсы хәрбигә туры килә?”

7. Хәрәкәтле уен. “Кем тизрәк үзенең танкына барып җитә?”

( Уен өчен ике кыска таяк кирәк. Таякка  8- 10 метр озынлыктагы бау бәйләнә. Бауның уртасына уенчык танк эленә. Ике уенчы таякларны алып, бауны тарттырып кара- каршы басалар. Уйнаучылар тәрбияче сигналы буенча, кулларында тиз- тиз таякны әйләндереп, бауны чорныйлар. Һәм әкрен генә бер- берсенә каршы баралар. Бауны уртага кадәр беренче булып чорнаган бала җиңүче була.)

“Муса Җәлил – бөек шагыйребез”. (Сәхнәләштерү. М.Җәлил “Карак песи.”)

 

1. Балаларда патриотик хисләр тәрбияләү.

2. Сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү.

3. Песи ролен уйнаганда оста, матур сүзләр кулланып сөйләргә өйрәтү.

 Сүзлек: дошман, чолан, йомыш, карак, үкенер.

 Күрсәтмәлелек: М. Җәлил турында слайдлар, рәсемнәр, яулык, алъяпкыч, чуен, песи, тычкан битлекләре.

 Ф. Ю. Юсупов “Гөлбакча” 68 бит.

1. Шигырь уку. Р. Миңнуллин.

Һәйкәл булып басып тора

Мәйданда Муса Җәлил.

Татарның батырлыгына

Менә кайда ул дәлил.

2. Уен. “Шигырьгә исем куй!”

( Балаларның тәкъдимнәре тыңлана.)

3. Табышмак.

Нинди аучы коралсыз,

Кимерүчеләрне аулый төн буе.

Аннан мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе. ( Песи.)

4. Тәрбияче хикәясе.

( Слайдлар, рәсемнәр ярдәмендә алып барыла.)

 Муса Җәлил Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында  туа. Үсә төшкәч Мусага мәдрәсәгә килергә, тыңлап утырырга рөхсәт бирелә. Алты яшьлек Муса бик тиз белемне үзләштерә. Әтисе Мусаны “Хөсәения” мәдрәсәсенә урнаштыра. Ул бик яшьтән үк шигърият белән кызыксына. Ун яшеннән үк шигырьләр  яза башлый. Балалар журналларында җаваплы редактор булып эшли. Шигырьләр, опера яза.

 1939 елны Казанга кайта. Кызы Чулпанга багышлап матур шигырьләр  яза. Сугыш башлангач Муса Җәлил Волхов  фронтына хәбәрче булып китә. Каты сугышлар вакытында яраланып, аңсыз пленга эләгә. М. Җәлил гомеренең соңгы көненәчә дошман белән көрәшүен туктатмый, ялкынлы шигырьләр яза, Туган илнең җиңәчәгенә ышанып яши. М. Җәлилгә Советлар Союзы герое исеме һәм Ленин премиясе бирелә.

5. Шигырь уку. М. Җәлил “Карак песи”.

6. Фикер алышу.

- Чоландагы ак майга нәрсәләр ияләшкән?

- Ала песигә ни өчен ак майны сакларга кушканнар?

- Нинди сүзләр белән үтенеп сораганнар?

- Каравылдан бушагач песигә нәрсә вәгъдә иткәннәр?

- Ни өчен песине хыянәтче дип атаганнар?

7. Уен. “Мәкальне әйтеп бетер!”

- Иртәгә үкенерлек эшне... ( бүген  эшләмә.)

- Терсәкне бик тешләр идең дә...

( тешләп булмый.)

- Эш үткәч үкенүдә... ( файда юк.)

8. Сүзле- хәрәкәтле уен. “Карак песи”.

( М. Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи көе.)

( Тәрбияче балалар арасыннан хуҗаны, песине, тычканнарны санамыш белән сайлап ала һәм битлекләр бирә. Тәрбияче шигырь укый, балалар шушы шигырьнең сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.)

 Шигырь уку. Р. Корбан “Җәлил турында җыр”.

1. Геройга карата бәяләмә бирү, аның батырлыгына соклану хисләре тәрбияләү.

2. Тәрбияче биргән сорауларга  төгәл җавап кайтара белү күнекмәләрен үстерү.

3. Фикер алышу барышында очраган яңа сүзләрен мәгънәләрен аңлату, сүз запасын баету.

 Сүзлек: дошман, тыл, көрәш, ант, сатмаган, әсир.

К. В. Закирова. “Балачак аланы”,

280 бит.

1. Мәкаль. “Халык әйтсә- хак әйтә”.

Батыр үзе үлсә дә,

Исеме үлмәс.

2. Шигырь уку. Р. Корбан “Җәлил турында җыр”.

3. Фикер алышу.

- Муса Җәлил турында кайсы китаптан укып беләсез?

-Ул дошман тылында кемнәр белән көрәшкән?

- Туган иленә биргән антын ул ничек саклаган?

- М. Җәлил кайсы вакытта үз илен сатмаган?

- Коралга әйләнгән каләм белән

М. Җәлил нәрсәләр язган?

- Дошман килгәч, нәрсәне автоматка алыштырган?

- Әсирлектә М. Җәлил нәрсә(шигырьләр) белән көрәшә?

- М. Җәлилнең батырлыгы, исеме, даны халкыбыз өчен нинди?

4. Антоним сүзләр.

Батыр- куркак.

Җиңә- җиңелә.

Кыю- кыюсыз.

Тырыш- ялкау һ. б.

5.Үстерелешле уен. “ Җәлил нинди ?”

 - Үлемсез- мәңгелек, истән чыкмый, һәрвакыт күңелдә.

- Каһарман- бөек, батыр, данлыклы.

6. Уен. “Күп мәгънәле сүзләр чылбыры”.

- Ак юл, ак бәхет.

- Баш тарту, баш вату.

- Озын сүз, озын тел.

- Түгәрәк сүз, түгәрәк йөз, түгәрәк сәдәф, түгәрәк сәгать.

7. Җыр тыңлау. “Сәгать” ( М. Җәлил сүзләре, Ф. Әхмәтов көе.)

Халыкара телләр көне.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

Фикер алышу. “Дуслык- бөек көч”.

1. Төрле милләт халкына хөрмәт, тыйнаклылык, гаделлек, кыюлык, дуслык хисләре тәрбияләү.

2. Балаларның акыл, хәтер, логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

3. Идел буе халыклары турында балаларның белемнәрен баету.

 Сүзлек: дуслык, милләт, чуваш, мари, удмурд, башкорт, алъяпкыч, калфак, камзул, күлмәк, тухчя.

 Күрсәтмәлелек: мари, чуваш халык костюмнары төшерелгән рәсемнәр яки слайдлар, магнитофон, аудиотасма.

Ф. Ю. Юсупов “Гөлбакча” 110 бит.

1. Аудиотасмадан җыр тыңлау. “Дуслык җыры”. ( Ф. Сафин сүзләре, А. Гарифуллина көе.)

2. Шигырь уку. Р. Вәлиева “Безнең бакчада”.

3. Үстерелешле диалог.

- Безнең бакчага нинди милләт балалары йөри?

- Татарстанда нинди милләт халыклары яши?

- Алар бер- берсе белән ничек яшиләр, аралашалар?

- Татарстанның иң зур байлыгы, горурлыгы нәрсә?

- “Исәнмесез” сүзен нинди телләрдә әйтә беләсез? Әйтеп күрсәтегез әле.

- “Дуслык” бәйрәме дип нинди бәйрәм атала?

4. Дидактик уен. “Белсәң әйт!”

( Төрле илләрдә төрле милләт халыклары яши: Татарстанда- татарлар, Рәсәйдә- руслар, Башкортстанда- башкортлар, Удмуртиядә- удмуртлар ... һ. б.

5. Слайдлар яки рәсемнәр карау.

( Төрле милләт халыкларының милли киемнәрен карап чагыштыру.)

 - Татар халык киемнәре турында балалар сөйли.

 - Чуваш киемен карау, чувашларның яраткан төсләре- сары һәм кызыл. Сары төс- аларда азатлыкка омтылуны аңлата. Кызыл төс- ул байлык, булганлык билгесе. Чуваш халкының киеме гадилеге һәм чигүле булуы белән аерылып тора. Чуваш кызларының баш киеме тәңкә һәм төймәләр белән бизәлгән, тухчя дип атала.

 - Мари киемен карау. Мариларның милли киемнәре бик гади. Ир- егетләр күлмәге чигелгән һәм билбау белән бәйләп куела, ә чалбар балаклары итек эченә тыгылып киелә,

башларында тиредән тегелгән башлык. Ә хатын- кызлар озын чигелгән күлмәк, алъяпкыч, башларына калфак кияләр.

6. Чуваш халкының хәрәкәтле уены.

 “Тили- рам, бездән сезгә кем кирәк?”

( Уенда ике команда катнаша. Ике команда бер- берсенә йөзләре белән 10- 15 метр ераклыкта басып тора. Беренче команда бергәләп  әйтә: “Тили- рам, тили-рам?” (Сезгә кем, сезгә кем?) Ә икенче команда кулга – кул тотынып, беренче командадан бер уенчының исемен әйтә. Аннан рольләрне алыштыралар. Ахырдан командалар, бер- берсе белән канат ярдәмендә тартышалар.)

7. Мәкаль- уен. “Башын әйтәм, ахырын әйт!”

- Кош канаты белән, ... ( кеше дуслары белән көчле.)

- Дустың булмаса- эзлә, тапсаң- ...

( югалтма.)

- Ялгыз агачны җил ... ( сындыра.)

- Күмәк күтәрсә-... ( күлне күчерер.)

 

Әңгәмә. “Россия – безнең илебез.”

1.Туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары   тәрбияләү.

 

2.Балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын, диалогик сөйләмнәрен  үстерү.  

3. Балаларның Россия символикасы, аның башкаласы –Мәскәү турындагы белемнәрен системалаштыру.

  Сүзлек: әләм, бөркет, калкан.

   Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, символика.  

1. Мәкаль.

Балыкка – су, кояшка – һава, кешегә туган ил кирәк.

2. Фикер алышу.

- Без нинди республикада яшибез?

- Татарстан республикасы нинди җирлектә урнашкан? (Татарстан минем республикам, Россиянең матур җирендә...)

- Россиянең башкаласы нинди шәһәр?

- Мәскәү шәһәрендә нинди истәлекле урыннар бар?

- Россиядә тагын нинди шәһәрләр бар?

- Илебезнең президенты кем?

- Россия гимнын кайсы очракларда ишетеп була?

- Гимннарны ничек тыңларга була?

3. Россия символикасын карау.(Интерактив такта яисә рәсемнәр ярдәмендә.)

- Тугра формасы буенча нәрсәне хәтерләтә? (Калкан.)

- Анда нинди кош сүрәтләнгән?

- Ни өчен ул ике башлы?

- Әләм һәм туграны кайда очратырга мөмкин?

-Туграның уртасында нәрсә сурәтләнгән? Ни өчен?

- Россиянең әләмендә нинди төсләр бар?

- Ул төсләр нәрсәне аңлата?

4. Дидактик уен. “Рус халык әкиятен беләсеңме.”

(Рәсемнәргә карап искә төшерү)

5.Үсерелешле уен. “Ярминкә.”

( Рәсемнәр, муляжлар кулланып, Рәсәйнең милли ризыкларын башка милли ризыклардан аерып күрсәтү.)

6. Рус халык уены. “Почта”

- Динь-динь-динь.

- Кем анда?

- Почта.

- Кайдан?

- Шәһәрдән.

- Шәһәрдә нәрсә эшлиләр?

(  Балалар арасыннан алып баручы сайлана, ә калган балаларның кулында- фантлар. Алып баручы итеп сайланган бала сорауларга җавап бирә: бииләр, җырлыйлар, шигырь сөйлиләр һ. б. Алып баручы нәрсә әйтсә, балалар шуны эшли.  Алып баручы, дөрес хәрәкәт ясамаган балалардан биш фант сайлап ала. Балалар аны үзләренең тәмле сүзләре, кызыклы вакыйгалары белән һ.б. яңадан сатып алалар. Соңыннан икенче алып баручы сайланып алына.)  

 

 Шигырь ятлау. Х. Халиков “Сөйләшсәләр безнеңчә...”.

1. Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.

2. Матур әдәбият әсәрләре кулланып сүз байлыкларын арттыру, фикер йөртү сәләтен, игътибарлылык һәм хәтердә калу күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй- фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү, туган телнең матурлыгын һәм аһәңен тоя, күрә белергә өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: дәрәҗәле, җитлеккән, камилләшкән, затлы.

 Күрсәтмәлелек: аудиоязма.

1. Җыр тыңлау. “Туган тел”.

( Ф. Мортазин көе, А. Хәмзин сүзләре.)

2. Тәрбияче хикәясе.

Татар теле ... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлы тарихы булган, җиде миллион халык сөйләшкән дөньяда иң дәрәҗәле ундүрт тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә  җитлеккән, камилләшкән тел ул. Туган тел төшенчәсе Ватан, туган җир, әти- әни сүзләре белән бер дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз.

3. Шигырь уку. Х. Халиков “Сөйләшсәләр безнеңчә...”.

Җирдә нинди илләр юк,

Нинди генә телләр юк ...

Һәркем сөйли үзенчә,

Сөйләшсәләр безнеңчә

Эреп китәм, май кебек,

Йөзем тулган ай кебек

Яктырганнан- яктыра.

Күңелдә таң аттыра

Балдан да татлы телем,

Нәфис һәм затлы телем.

4.Үстерелешле диалог.

- Шагыйрь илләрнең күплеген, телләрнең төрлелеген нинди юллар белән аңлата?

- Шагыйрь татар телен ничек тасвирлый?

- Кайчан кеше май кебек эреп китә?

- Йөзе кайчан тулган ай кебек була?

5. Балалар эшчәнлеге.

( 6- 7 бала сөйли .)

6. Җырлы уен. “Агыйдел”.

( Балалар бер- бер артлы басалар. Парсыз калган бала алга чыга.

Агыйдел суларында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дустым безнең якка,

Безнең яклар күңелле.

Кушымтаны җырлаганда балалар кулларын өскә күтәреп “капка” ясыйлар.

Зәңгәр чәчәк җыя- җыя,

Зәңгәрләттем кулымны.

Бергә- бергә уйныйк әле,

Бир дускаем, кулыңны.

Парсыз калган бала, “капка”лардан чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.)

Бүлмә гөлләре.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

 Тәҗрибә үткәрү. “Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар?”

1. Балаларда барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек, табигатькә сак караш тәрбияләү.

2. Балаларның тикшерү, тәҗрәбә үткәрү эшчәнлеге нигезендә экологик фикер йөртү, иҗади хыял сәләтләрен үстерү.

3. Балаларның туфрак турындагы күзаллауларын киңәйтү, бүлмә гөлләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыруны дәвам итү.

 Сүзлек: туфрак, уңдырышлы, балчык, пычкы чүбе, суалчан, бөҗәк.

 Күрсәтмәлелек: тәҗрибә өчен материал, алдан утыртылган ике гөл, рәсем- схемалар.

1. Табышмак.

Патша түгелмен-  таҗым бар,

Кешеләргә бирер назым бар. ( Чәчәк.)

2. Бүлмә гөлләрен күзәтү.

( Бер гөл уңдырышлы туфракка, икенче гөл пычкы чүбенә утыртылган.)

- Уңдырышлы туфракка утыртылган гөл ничек үскән? Ни өчен?

- Пычкы чүбенә утыртылган гөл турында нәрсә әйтергә була?

- Бу ике савыттагы гөлләргә карап нинди нәтиҗә ясарга була?

3. Тәҗрибә үткәрү.

- Нәрсә ул туфрак? ( Балчык.)

( Ул җирнең уңдырышлы катламы.)

- Ул ни өчен кирәк?

- Туфракны ни өчен уңдырышлы дибез?

( Үсемлекләр үсү өчен кирәкле матдәләр бар.)

- Нинди матдәләр икән ул?

1 нче тәҗрибә:

Коры туфрак кисәген суга салып күзәтү. Бу туфрак кисәгеннән һава шарлары чыга. Димәк туфракта һава бар.

2 нче тәҗрибә.

Туфракны бераз утта җылытабыз һәм салкын пыяла куябыз. Пыяла парлана, димәк анда су бар. Туфракта әле төрле бөҗәкләр, суалчаннар яши. Алар туфракны йомшарта.

3 нче тәҗрибә.

Балчыкны утта кыздырабыз. Ул кызгач, ис чыгачак. Чөнки анда таркала башлаган үләннәр, яфраклар, агач кисәкләре бар. Алар үсемлекләр өчен туклыклы матдә була.

4. Үстерелешле уен. “Кагыйдәне әйт!”

( Рәсем- схемалар ярдәмендә.)

- Җирне пычратырга ярамый!

- Үсемлекләр үссен өчен җирне туендырып торырга кирәк!

- Үсемлекләргә һәрвакыт су сибәргә кирәк!

- Үсемлекләрнең төпләрен йомшартып торырга кирәк!

-Үсемлекләр үсәр өчен кояш нурлары зарур!

5. Җыр тыңлау. “Гөлкәйләрем”.

( В. Агапов көе, М. Разов сүзләре.)

 Хикәя төзү. “Кактус белән фикус гөлен чагыштыру”.

1. Бер- берсен тыңлый белү, үз фикерләрен башкаларга дөрес итеп җиткерә белү сыйфатларын тәрбияләү.

2. Балаларның игътибарлылыгын, күзәтүчәнлекләрен үстерү.

3. Гөлләр турында эзлекле итеп чагыштыру хикәясе төзи белү күнекмәләрен камилләштерү, табигать объектлары, табигатьтәге бәйләнешләрне күрә белү мөмкинлекләрен арттыру.

 Сүзлек: кактус, фикус, чүл.

 Күрсәтмәлелек: кактус һәм фикус гөлләре.

1. Шигырь уку. Н. Гайсин “Бүлмә гөлләре”.

Әни утыртты гөлләр,

Алар үсә зур булып,

Утыралар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып.

Хуш исле нәфис гөлләр

Үсәләр биек булып,

Утырырлар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып.

2. Үстерелешле диалог.

- Бүлмә гөлләре ни өчен кирәк?

- Бүлмә гөлләре урман, кыр һәм бакча чәчәкләреннән нәрсәләре белән аерылалар?

- Ни өчен аларны “тере” диләр?

- Нинди бүлмә гөлләрен беләсез?

3. Кактус белән фикус гөлен чагыштыру.

- Кактус нинди гөл?

- Фикус турында нәрсә әйтергә була?

- Ни өчен кактусның яфраклары урынында энәләр? Аның сабагы бармы?

- Фикусның яфраклары нинди?

- Сабагы турында нәрсә әйтер идең?

- Аларны ничек тәрбияләргә кирәк?

4. Балалар эшчәнлеге.

( 6- 7 бала хикәя төзеп сөйли. Мәсәлән: Бу кактус, ә бу фикус гөле. Кактус тәбәнәк, шар формасында, ә фикус озын. Кактусның яфраклары энәле, сабагы урынында түгәрәк шар. Ул анда дым саклый, чөнки ул чүлдә, су аз урында үсә. Ә фикусның яфраклары зур, калын, сабаклары озын булып үскән. Ул дымлы урыннарны ярата. Кактусны комлы туфракка утыртырга, суны аз сибәргә кирәк, ә фикуска суны күп сибәргә кирәк.)

5. Сүзле- җырлы уен. “Ал кирәк, гөл кирәк”.

( Балаларның һәрберсенә гөл исеме бирелә: яран, роза, тамчы гөл, фикус, кына ... . Балалар икегә бүленәләр, кулга- кул тотынышып, кара- каршы басалар.

1 нче төркем:

Ал кирәк, гөл кирәк

Безгә нәфис гөл кирәк.

2 нче төркем:

Сезгә нинди гөл кирәк?

Беренче төркем балалары тиз генә җыйналып, кайсы гөлне чакырасын сөйләшәләр. Аннан тезелеп җырлыйлар:

Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә матур чәчкәле

Тамчы гөле бик кирәк.

“Тамчы гөл” каршы якка йөгереп барып, ике бала арасыннан үтәргә, аларның кулларын өзәргә тырыша. Өзеп чыга алса, ике баланың берсен җитәкләп үзенең ягына кайта. Өзә алмаса үзе шул якта кала.)

6. Тизәйткеч ятлау. “Абага гөле” [г].

Абагага бага, бага,

Башым бәрдем баганага.

 

 Шигырь уку. Ә. Габиди “Минем гөлем”.

1. Үсемлекләргә карата сак караш, шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү, матур әдәбият аша эстетик тойгылар уяту.

2. Матур әдәбият әсәрләренең эчтәлеген аңлап, сорауларга дөрес җөмләләр белән җавап бирә белү сәләтен үстерү.

3. Бүлмә гөлләрен танып әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү; гөлләрне үстерү, карау тәртибе турында белемнәрен ныгыту, кушма сүзләр төзүдә булышлык итү.

 Сүзлек: Гөлназия, Гөлчирә, Гөлсирин, Гөләндәм, Гөлдәния.

 Күрсәтмәлелек: бүлмә гөлләре төшкән рәсемнәр.

 Р. Ш. Халикова “Раушан көзге.”,

148 бит.

1. Әйтем.

Гөлләр- тормыш яме.

2. Ми чарлау.

- Нинди бүлмә гөлләрен беләсез?

- Гөл нинди өлешләрдән тора?

- Гөл үссен өчен нинди шартлар кирәк?

- Гөлләрне нинди сүзләр белән атарга була?

3. Шигырь уку. Ә. Габиди “Минем гөлем”.

4. Фикер алышу.

- Шигырьдә сүз елның кайсы фасылы турында бара?

- Бүлмәбезне нинди чәчәкләр балкыта?

- Кыш булса да чәчәкләр нинди исләр аңкыта?

5. Уен. “Исемең матур- кемнәр кушкан?” ( Туп белән.)

( Балалар бер- берсенә тупны бирәләр һәм “гөл” сүзе кергән исемнәрне әйтә баралар. Мәсәлән: Гөлнур, Гөлнара, Гөлсара, Гөлназ, Гөлназия, Гөлсем, Гөлсинә, Гөлшат, Гөлсөя, Гөлчәчәк, Гөлбану, Гөлчирә, Гөлсирин, Гөләндәм, Айгөл, Гөлсәрия, Гөлдәния, Гөлфия, Гөлгенә һ. б. )

6. Сүзле- җырлы уен. “Түгәрәк алан”.

( Балалар кулга- кул тотынышып, түгәрәк буйлап йөриләр. Исеме әйтелгән балалар уртага чыгып бииләр. Уен дәвам итә.)

Бу аланда чәчәкләр күп,

Кыймыйм ләкин өзәргә

Гөлгенә, Гөлгенә,

Әйдә әле биергә.

Бу аланда чәчәкләр күп,

Без аларга тимибез.

Айгөл, Айгөл,

Әйдә бергә биергә.

7. Дидактик уен. “Бу нинди гөл?”

( Балалар рәсемнәргә карап, гөлләрнең исемнәрен атыйлар.)

Ямьле яз.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. ( 23-1)

 Паркка экскурсия.  “Туган якка яз килде.”

1. Табигатькә карата сак караш тәрбияләү.

2. Ситуатив сораулар ярдәмендә балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Табигатьтәге бәйләнешләрне аңлата белү күнекмәләрен камилләштерү.

 Сүзлек: нур бөркелде, бөре, күлдәвек, гөрләвек, йомычка, җанланган.

 Күрсәтмәлелек: рәсемнәр.

1. “Табышмак әйтәм- тап!”

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара. ( Яз.)

2. Шигырь уку.

Яз килде, кояш көлде,

Дөньяга нур бөркелде.

Агачлар уяндылар,

Барсыда кузгалдылар.

3. Фикер алышу.

- Табигатьтә нинди ел фасылы?

- Бүген нинди һава торышы?

- Күк йөзе нинди?

- Күктә нинди болытлар йөзә?

- Җыелып торган кар сулары ничек дип атала? ( Күлдәвек.)

- Аккан суларны ничек дип атыйлар?

( Гөрләвек.)

- Агачларда нинди үзгәрешләр күрәсез?

- Нинди күчмә кошлар беләсез?

4. Уен. “Тавышыннан таны!”

[р].

Мин әйтәмен: кар- кар,

Монда кемдер бар, бар.

Танып кара: бар, бар. ( Кара карга.)

[г].

Гөлдер-гөлдер, гөлдергү,

Күк күгелҗем, миндер бу.

( Күгәрчен.)

[т].

Тук- тук, тук итәм,

Агачтагы кортларны

Юк итәм. ( Тукран.)

[ч].

Чык- чырык, чык- чырык,

Ник көләсең шырык- шырык?

( Чыпчык.)

5. Тизәйткеч. “Йомычкада кырмыска”.

Суда йөзә йомычка,

Йомычкада кырмыска.

Бушатмас бушны- бушка,

Баруыдыр йомышка.

6. Дидактик уен. “Агач исемен әйт!”

( Кәүсә, ботак, бөреләре буенча агачны тану һәм исемен әйтү.)

7. Җырлы- хәрәкәтле уен. “Там, там, тамчы там”.

( Уенчылар пар- пар булып, кулга- кул тотынып, бер- бер артлы басалар. Алар күмәкләшеп хәрәкәтләр ясап, җырлыйлар:)

Там, там , тамчы, там,

Тамганыңны яратам.

Тамган тамчыларга карап,

Мин җырларга яратам.

Тамчы тама, тамчы тама,

Тамчы тама түгелме?

Тамчы тамса, матур язлар

Килеп җитә түгелме?

 Эчтәлекле рәсемнәр сериясе буенча хикәя төзү. “Яз. Сыерчыклар”.

1. Балаларда табигатькә, кошларга карата сак караш, миһербанлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү.

2. Балаларның монологик сөйләмен, фикерләрне мөстәкыйль әйтә белү сәләтен үстерү.

3. Балаларның сюжетлы рәсемнәр буенча эзлекле хикәя төзи белүләрен камилләштерү.

 Сүзлек: бөреләр, фасыл, сыерчык оясы

 Күрсәтмәлелек: сюжетлы рәсемнәр сериясе.

1. Табышмак.

Яңгырлы да, карлы да,

Ә каеннары сулы.

Бөреләр туп- тулы-

Елның кай фасылы? ( Яз.)

2. Уен. “Тәртип буенча тез!”

( Балалар сюжетлы рәсемнәрне эчтәлегенә карап, тәртип буенча тезеп чыгалар.)

3. Әңгәмә.

- Рәсемдә нинди ел фасылы күрсәтелгән?

- Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

- 1 нче рәсемдә балалар кая килделәр?

- Алар анда нәрсә күрделәр?

- Сыерчык оясы нинди?

- Балалар моны күргәч нишләделәр?

- Алдагы рәсемдә алар нишлиләр?

- Нигә алар читкәрәк китеп басканнар?

- Хикәягә нинди исем бирер идегез?

4. Балалар эшчәнлеге.

( 6- 7 бала сөйли. Мәсәлән: Балалар иске, ватык сыерчык оясын күргәннәр. Аны мәктәпкә алып кайтып төзәтәләр. Балалар каенга сыерчык оясын эләләр. Сыерчык оясына сыерчыклар килеп кунган

һ. б.)

5. Эндәш әйтү. “Сыерчык”.

Сыерчык, сыерчык,

Күк күлмәгең киеп чык;

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык!

Атаңныкы булмаса,

Анаңныкын киеп чык ;

Анаңныкы булмаса,

Бабаңныкын киеп чык ...

6. Уен. “Сүзне дәвам ит!”

( Яз- ул кояш, җылы, яктылык, гөрләвекле, кошлар җыры, чәчәкләр...

Язгы кар- кара, пычрак, тыгыз, салкын, юеш...

Күк йөзе- зәңгәр, чиста, матур, якты, ачык...

Кояш- җылы, якты, назлы, нурлы, иркә, сары ... һ. б.)

 Шигырь уку. Н. Мәдъяров “Көләч яз”.

1. Язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү һәм яз килүгә сөенү хисләре тәрбияләү.

2. Шигырьдә балаларга таныш булмаган сүзләрнең, чагыштыру алымнарының мәгънәләрен аңлату, сүз байлыгын арттыру һәм сөйләмдә кулланышка кертү.

3. Балаларда яз турында белемнәрен мөстәкыйль эшчәнлектә иҗади куллана белү күнекмәләрен булдыру.

 Сүзлек: җиһан, мөлдери, туң, көлтә.

 З. М. Зарипова. “Бал бабай”, 111 бит.

1. Табышмак.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара. ( Яз.)

2. Шигырь уку. Н. Мәдъяров “Көләч яз”.

3. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Ни өчен җиһанга нур тулган?

- Ни өчен сулар агарга юл эзли?

- Агачның бөреләре нишли?

- Үләннәр, чирәмнәр ни өчен туң ярып калкалар?

- Яз килгәч табигать ничек үзгәрә?

4. Дидактик уен. “Бәйләнешле сүзләр әйт!”

Мәсәлән: кар- эри, кими, җиргә сеңә, юкка чыга.

Гөрләвекләр- ...

Кояш- ...

Агачлар- ...

Кошлар- ...

5. Мәкальләр.

- Яз яме чәчкә белән,

Көз яме көлтә белән.

- Язның байлыгы- кояш,

Көзнең байлыгы- уңыш.

- Язгы көн ел туйдыра.

6. Сүзле уен. “Яз килә”.

Тәрбияче: Я, балалар, карагыз,

Тышта, әнә, килә яз.

Балалар: Әйе, әйе, күрәбез,

Яз килгәнен беләбез.

Тәрбияче: Миңа якын килегез,

Яз турында сөйләгез.

Балалар: Канат кагып ерактан

Кошлар кайтты көньяктан.

Тамчы тама тып та тып,

Булмый аны туктатып.

Зәңгәр күктә кояш балкый,

“Тышка чык” дип, безне алдый.

Сикергеч туп кулга алыйк,

Сикереп уйнап карыйк.

Яз бездә озак тормый,

Җәй килер җырлый- җырлый.

Күзәтү. “Ак болытлар ага зәңгәр күктә”.

1. Табигатькә аңлы караш, экологик култьтура  тәрбияләү.

2. Балаларның күзаллау, күзәтүчәнлек, фикер йөртү кебек сыйфатларын үстерү.

3. Фикер алышу вакытында үз фикерләрен ачык, төгәл, аңлаешлы итеп әйтә белергә, катлаулы булмаган нәтиҗәләр ясарга өйрәтү.

 Сүзлек: каракучкыл, каурыйсыман, өем болыт, катламлы болыт, болытлылык.

 

1. Табышмак.

Йөзәм, ләкин суда түгел,

Йөзәм сезнең өстә мин.

Шат чагында ап- ак булам,

Кайчак кара төстә мин. ( Болыт.)

2. Мәгълүмати хикәя. “ Болыт ничек барлыкка килә?”

  Кояш әледән- әле кыздыра һәм җир өстендәге суны парга әйләндерә. Шунлыктан күзгә күренми торган су парлары һавада һәрвакыт булып тора. Һава суынгач, пардан вак кына су тамчылары хасил була, һәм алар томанга әйләнә. Без аны күрә башлыйбыз.

  Болытлар да- шул ук томан, ләкин алар җир өстеннән бик югары булалар. Чынлап та күк йөзенә карасаң, болытларның бик биектә икәнлегенә ышанасың. Аларны якыннан да күрергә мөмкин. Әйтик, биек тауларга менгән альпинистлар, самолетта очкан кешеләр болытлар белән күзгә- күз очрашалар.

  Самолет оча, аның астында ак болытлар диңгезе күзгә чалына. Менә самолет үзе дә болыт эченә килеп керә һәм куе томан эчендә кала.

  Болытлар һәрвакыт хәрәкәт итеп тора. Аларны җил куып йөртә.

3. Фикер алышу.

- Болытлар нинди була?

- Күк йөзенең иң биек өлешендә булган җиңел болытны ничек атыйлар? ( Каурый сыман болыт.)

- Түбәндәрәк йөзүче, тышкы күренешләре, формалары белән зур мамык төргәген хәтерләтүче болытлар ничек аталалар? ( Өем болытлар.)

- Зур- зур катламнардан торган болытларны ничек атыйлар? (Катламлы, катлы- катлы ).

- Каракучкыл төстәге болытлар нәрсә алып килә? ( Яңгыр.)

- Нәрсә ул болытлылык? ( Күк йөзенең болыт белән каплануы.)

- Болытлы көнне ни өчен һава бераз салкынрак була? ( Болытлар кояш нурларын йоталар, ягъни үзләренә сеңдерәләр.)

4. Шигырь уку. Л. Шәех “Болыт”.

Килеп чыкты

Нәни болыт.

Нәни болыт,

Бәби болыт.

Үзе шундый

Гади инде,

Ихлас инде,

Сабый инде.

Көлеп тора

Ап- ак булып.

Чиста болыт,

Ап- ак болыт ...

5. Үстерелешле уен “Файдасы, зыяны”.

Мәсәлән: Болытларның файдасы- кояшлы җәй көннәрендә күк йөзендә йөзеп йөриләр һәм күләгә алып киләләр.

Зыяны- гел болытлы булып торса, үсемлекләр үсми, кояш чыкмый һ. б.

6. “Сүз эчендә энҗе бар”.

Болытлау- болыт белән каплану, болыт җыелу.

Болытлы (көн.) ...

7. Уен “Болыт- болыт”.

( Күк тә йөзгән болытларны нәрсәгә охшатасың? Мәсәлән: Кайберләре өч башлы аҗдаһага, каргага, куянга, зөһрә йолдызга һ. б.)

8. Хәрәкәтле уен “Болытлар куера”.

( Балалар су тамчылары була, алар бер- берсенә кушылалар, балалар төркеме зурая. Бер зур төркемгә әйләнгәч яңгыр яки кар бөртекләре булып бөтерелеп- бөтерелеп җиргә ситбелеп явалар.)

Исәнмесез, кошкайлар!

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. ( 24-3)

 Шигырь ятлау. Г. Юнусова “Кара”.

1. Балаларда матур әдбият аша кошларга карата мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.

2. Шигырьне ятлау теләге булдыру, хәтер сәләтен үстерү.

3. Шигырьне сәнгатьле уку, шигырьдә еш ишетелгән авазны танып белергә өйрәтү.

 Сүзлек: сутлы кара туфрак, чем кара.

К. В. Закирова “Балачак аланы”,

497 бит.

1. Әйтенү.

Карга кара, кара карга!

Каррык- каррык каркылдама.

2. Шигырь уку. Г. Юнусова “Кара”.

3. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Карга канаты ни төсле?

- Кара төсне белер өчен кая карарга кирәк?

- Тагын чем кара нинди кошлар туган якка кайтканнар?

4. Шигырьне яттан сөйләү.

( 6- 7 бала сөйли.)

5. Санамыш.

Каенда карга,

Имәндә чыпчык,

Җирдә елан,

Һавада кош,

Бар син дә оч.

6. Сүзле- хәрәкәтле уен “Әйтеп бирче, үскәнем”.

( Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер бала санамыш ярдәмендә сайланып уртага чыгарыла, калганнары күмәк җырлап әйләнәләр. Уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Эшләр кошлар тематикасына багышлана.

- Әйтеп бирче, үскәнем,

Нинди төстә каргалар?

- Кара төстә, кара төстә,

Чем кара ул каргалар.

- Әйтеп бирче, үскәнем,

Ни төстә сыерчыклар?

- Кара төстә, чем кара,

Бу була сыерчыклар.

Танып белү эшчәнлеге. “Күчмә кошлар безгә яз алып килде.”

1.Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек  сыйфатлары   тәрбияләү.

 

2.Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.  

3. Балаларның күчмә кошлар. Аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү.

  Сүзлек: Тургай, сандугач, карлыгач.

   Күрсәтмәлелек: Кошлар тавышы белән аудиоязма, күчмә кошлар рәсемнәре, кроссворд.  

1.Шигырь уку.

Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган

Туган үскән җирләре.

2. Аудиоязма тыңлау. “Кошлар тавышы.”

3.Кроссворд.

Т

у

р

г

а

й

А

к

к

о

ш

С

ы

е

р

ч

ы

к

С

а

н

д

у

г

а

ч

К

а

р

л

ы

г

а

ч

 

Бер кошым бар: тынмый,

Агачта оя кормый.

Өе – җирдә.

Җыры күктә.(Тургай)

Күктә оча, суда йөзә,

Муены озын, горур кош.

Кара да була ул, ак та

Исеме аның (Аккош.)

Агач башында йорты,

Эчендә яши – җырчы.(Сыерчык)

Ары да чут-чут,

Бире дә чут-чут.

Төскә матур булмаса да.

Сайравына тиңнәр юк. (Сандугач.)

Кулы юк-балчык ташый.

Балтасы юк-оя ясый. (Карлыгач.)

4.Дидактик уен. “Сорау-җавап.”

- Көз көне җылы якларга китеп, кыш көне кайтучы кошлар ничек дип атала?

- Иң беренче нинди кошлар кайта?

- Нинди кошның баласын башка кошлар үстерә?

- Сыерчык оясы булмаса, сыерчыклар кая оялый?

- Ни өчен каргалар, сыерчыклар җир сукалаучы трактор  артыннан бара?

-Нинди кошлар төрле чит авазларны отып алып сайрыйлар?

5.Әйтемнәр.

-Кош оясын туздырма, башың авыртыр.

-Кошларга таш атма, күзең сукыраер.

-Сыерчыкларга оя яса –эшең уңар.

-Кош йомыркаларын ватма, күз яшеңне түгәрсең.

6.Җырлы-биюле уен. “Ике аккош.”

Балалар түгәрәккә басалар, ике бала уртада кала. Алар “Аккошлар” була. Балалар җырлап әйләнәләр.

Очалар ике аккош,

Алар кечкенәләр.

Кара кошкайларым,

Кара күзкәйләрем,

Алар бара торгач,

 Утырып ял итәләр.

Кара кошкайларым,

Кара күзкәйләрем,

Алар бара торгач,

Салют бирешәләр.

 Кара кошкайларым,

Кара күзкәйләрем,

Алар бара торгач,

Иптәш сайлашалар,

Кара кошкайларым,

Кара күзкәйләрем.

“Аккошлар” түгәрәктән ике иптәшен сайлап алып, уртага чакыралар урыннарын алышалар. Уен шулай дәвам итә.

Урман. Кызыл китап.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. ( 25-1)

 Танып белү эшчәнлеге. “Нәрсә ул кызыл китап?”

1. Балаларда күмәк сөйләшүдә катнашу, бер- береңне тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру.

2. Балаларның сорауларга ашыкмыйча, эзлекле итеп җавап бирү сыйфатын, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларның табигатьне саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү,

“Кызыл китап” турындагы белемнәрен тирәнәйтү, Татарстанның “Кызыл китабы” турында белешмә бирү, кыска хикәя төзи белүне камилләштерү.

 Сүзлек: тыюлык, энҗе чәчәк

( ландыш), нәүрүз ( первоцвет ), төнбоек, туй чәчәге, кеш.

 Күрсәтмәлелек: слайдлар, рәсемнәр, фотолар.

1. Тәрбияче хикәясе.

Язның матур бер көнендә балалар урманга барганнар. Урман аларны бик шатланып, матур җырлары белән каршы алган. Алан тулы умырзаялар, нәүрүз, энҗе чәчәкләре үсә икән. Балалар күпләп шушы чәчәкләрне җыйганнар, урманда туйганчы уйнаганнар. Урман гына никтер тынып, моңсуланып калды. Гүя ул борчулы иде. Балалар өйләренә кайтып киттеләр.

2. Үстерелешле диалог.

- Ни өчен урман моңсуланып калган?

- Балалар урманга килгәч, нинди хата җибәргәннәр?

- Чәчәкләрне күпләп өзсәң алар нишлиләр?

- Нәрсә ул “Кызыл китап”?

3. Табышмак.

Кош- корт, җәнлек, үсемлекләр

Бетәбез дип торганда,

Бирешмәскә булганнар:

Саклар диеп, яклар диеп,

Аңа кереп тулганнар. ( “ Кызыл китап.” )

4. Слайдлар яки рәсемнәр карау “Кызыл китап”.

( Җир йөзендә бик сирәк очрый торган үсемлекләрне, хайваннарны, кошларны кызыл китапка кертәләр. Алар саклауга мохтаҗ. Сирәк калган һәм бетеп баручы үсемлек, җәнлек, кош- кортларны саклап калуда тыюлыкларның әһәмияте зур. Анда эшләүчеләр мондагы хайваннарны, үсемлекләрне күзәтеп торалар, санын исәпкә алалар. Безнең республикабызда бик зур Раифа тыюлыгы бар.

(Республикабызда кызыл китапка кертелгән тереклек турында сөйләү.)

“Кызыл китап” ачылмалы календарьга ошаган. Аның битләрен яңалары белән алыштырырга яисә бөтенләй алып куярга мөмкин. Тыюлыкларда яшәүче хайваннарның, үсемлекләрнең, кошларның һ. б. саны арта, үрчи бара. Әгәр дә без табигатькә зыян салмасак, үсемлекләрне күпләп өзмәсәк, кошларны тотмасак ул вакытта аларны “Кызыл китаптан” чыгарырга мөмкин булыр.

5. Үстерелешле уен “Урман кагыйдәләре” ( Туп белән.)

- Чәчәкләрне өзәргә ярамый!

- Кошларның ояларын туздырырга ярамый!

- Агачларны сындырырга ярамый!

- Керпе балаларын өйгә алып кайтырга ярамый! Һ. б.

6. Уен “Бирелгән сүзләрдән хикәя төзе!”

(Урман, балалар, кош баласы, оя, шатлана, рәхмәт әйтә, җыр.)

Үрнәк: Балалар урманга бардылар. Марат агач төбендә кош баласы күреп алды. Балалар аны оясына менгезеп куйдылар. Әни кош аларга рәхмәт әйтеп, үзенең матур җырын сузды. Балалар ярдәм итә алуларына шатландылар.

7. Сүзле уен “Урманда”.

( Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.)

Бергәләшеп җыйналып,

Без барабыз урманга.

“Хәерле юл” теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи- җилпи,

Күбәләкләр очалар.

Ак каеннар төпләреннән

Без гөмбәләр эзләдек.

Агач башында уйнаган

Тиеннәрне күзләдек.

Кызарган җиләкләрне,

Салдык җыеп кәрзингә.

Урман озатып калды,

“Килегез!”- дип иртәгә.

 Әңгәмә “Урман- безнең байлыгыбыз”.

1. Балаларда игътибарлылык, тирә- юнь табигатькә, урманга карата сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү.

2. Табигатьтәге үзара мөнәсәбәтләрне күрә белү сәләтен, диалогик сөйләмне үстерү.

3. Татарстан җирлегендә үсә торган урман үсемлекләре турында белемнәрен камилләштерү. Үз тәҗрибәсенә, белеменә таянып агачлар турында кыска хикәя төзүдә күнектерү.

 Сүзлек: колач, имән, карама.

   

 Күрсәтмәлелек: аудиоязма, урман рәсемнәре, агач рәсемнәре, аю битлеге.

1. Табышмак.

Колач җәеп каршы ала

Сулышларны киңәйтә.

Кайчак ул караңгы, шомлы,

Исемен аның кем әйтә? ( Урман.)

2. Музыка тыңлау “Урман”. Н. Җиһанов музыкасы ( “Кырлай” симфоник поэмасыннан.)

3. Үстерелешле диалог.

- Бу музыканы тыңлаганда сез урманны нинди итеп күз алдына китердегез?

- Урманның нинди төрләрен беләсез?

( Ылыслы, яфраклы, катнаш.)

- Урман кешегә ни өчен кирәк?

- Кошларга, хайваннарга, бөҗәкләргә урман ни өчен кирәк?

- Урман безгә нинди файда китерә?

- Әгәр урманнарны сакламасак нәрсә булырга мөмкин?

4. Дидактик уен “Агачны таны һәм сөйлә!”

( Балалар агач рәсемнәре төшерелгән карточкаларны алалар, исемен әйтәләр һәм үзенчәлекләрен сөйлиләр.)

Үрнәк: Имән зур, көчле агач. Алар яктылык ярата. Имәннән йорт җиһазлары ясыйлар, корабль төзелешендә кулланалар. Аннан кешеләргә дарулар  да әзерлиләр. Имәннең себеркесе дә шифалы. Имән бер мең ел үсә ала.

Юкә июльдә чәчәк ата, безгә тәмле бал бирә, чәчәге дару була. Аның агачыннан кашыклар, төрле савытлар, йорт өчен кирәк- яраклар ясыйлар. Һ. б.

5. Җырлы уен “Урманга барам”.

( Балалар таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап җиләк җыялар һәм җырлыйлар.

Тиз- тиз итеп савытыма

Эре җиләкләр җыям.

Аларны йә киптерәм,

Йә татлы каклар коям.

Монда җиләк күп икән,

Аю- бүре юк микән.

Соңгы сүзне әйтүгә аю килеп чыга һәм балаларны куа башлый.)

6. Тизәйткеч ятлау [җ].

Урманда җиләк җыйганда

Җиңен ерткан Җамалый.

Елама- елама, Җамалый,

Елап җиңең ямалмый.

7. Сынамышлар.

- Кыш көне урман шауласа- көн җылыта.

- Февральдә агачларда бәс күп булса, бал күп була.

- Чикләвек күп, гөмбә аз булса- кыш салкын һәм карлы була.

- Имәндә чикләвек күп булса- кыш салкын була.

 Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

 Р. Төхвәтуллин “Шомырт нигә елый?”

1. Әдәби әсәрләр аша балаларда табигатькә сак караш, миһербанлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

2. Балаларның монологик сөйләмен, фикернең бер юнәлешкә җыя белү сәләтен, хәтерне үстерү.

3. Әдәби жанрны аера белү күнекмәләрен, әсәрнең эчтәлеген башкаларга җиткерә белүне камилләштерү.

 Сүзлек: канат- ботак, әрнү, рәхимсез.

 Күрсәтмәлелек: шомырт агачы, туп.

К. В. Закирова “Балачак аланы”

417 бит.

1. Ми чарлау. ( Туп белән.)

- Агач исеме?

-Нинди куаклар беләсез?

- Дару үләннәре?

- Кызыл китапның файдасы?

- Урман төрләре?

- Кызыл китапка кертелгән чәчәкләр?

- Файдалы бөҗәк?

2. Табышмак.

Иелә, бөгелә

Ак мамыгы түгелә,

Кара күзе күренә. ( Шомырт.)

3. Хикәя уку  Р. Төхвәтуллин “Шомырт нигә елый?”

4. Әңгәмә.

- Мин сезгә нәрсә укыдым? ( Хикәя, шигырь, әкият.)

- Шомырт агачы ни өчен моңаеп басып тора иде?

- Ни өчен ботакның яфраклары әрнеп йөзләрен җыерган?

- Малай нәрсә дип кайгырган?

- Шомырт рәнҗеп кешеләргә нәрсә дигән?

- Әти белән малай шомыртка ничек ярдәм иткәннәр?

- Көз көне әти белән малай аланлыкка баргач нәрсә күргәннәр?

- Шомырт нигә елаган?

- Сез шомыртны сындыручыларга нәрсә әйтер идегез?

5. Балалар эшчәнлеге.

( 6- 7 бала сөйли.)

6. Җыр тыңлау “Табигатьне саклыйк!” ( Р. Харис сүзләре, Р. Әхиярова көе.)

  Хикәянең эчтәлеген сөйләү. М. Пришвин “Алтын болын”.

1. Әдәби әсәрләр аша балаларда табигатькә карата уңай мөнәсәбәтләр, бер- берсен тыңлый белү сыйфаты тәрбияләү.

2. Балаларның табигать, андагы бәйләнешләр турында белергә теләкләрен, кызыксынучанлыкларын үстерү.

3. Әдәби жанрны аера белү, хикәянең эчтәлеген башкаларга җиткерә белү күнекмәләрен камилләштерү.

 Сүзлек: тузганак, гаҗәп.

 Күрсәтмәлелек: тузганак рәсеме.

 Ф. Ю. Юсупов “Гөлбакча” 190 бит.

1. Табышмак.

Нечкә яшел сабакта

Юл буенда шар үскән.

Кай арада җил искән,

Ак шар очкан да киткән. ( Тузганак.)

2.  Хикәя уку М. Пришвин “Алтын болын”.

3. Әңгәмә.

- Мин сезгә нәрсә укыдым?

- Тузганак чәчәкләре өлгергән вакытта малайлар ничек итеп уйнаганнар?

- Авылда малайларның тәрәзә каршындагы болынны ничек дип атаганнар?

- Иртә белән малай балыкка барырга чыккач, болынны нинди төстә күргән?

- Төш вакытында болын ничек үзгәргән?

- Кич белән болынның яшелләнгәнен күргәч малай нишләгән?

- Ул тузганак чәчәкләрен нәрсә белән чагыштыра?

- Ни өчен тузганак малайлар өчен иң кызыклы чәчәк булып киткән?

4. Балалар эшчәнлеге.

( 6- 7 бала сөйли.)

5. Сүзле- хәрәкәтле уен “Апрель”.

( Сүзләргә туры китереп балалар хәрәкәтләр ясыйлар.)

Гөрләвекләр агалар,

Күктә кояш елмая.

Каңгылдашып торналар,

Тезелеп үтте бая.

Инешләрдә коена

Канатланып үрдәк- каз.

Җирне яшәртеп безгә

Гөлләр алып килә яз.

Китап кайдан килә.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

Китапханәгә экскурсия.

1.Балаларда китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз –үзеңне тота белү сыйфатлары   тәрбияләү.

2.Китапханә белән турыдан-туры таныштыру аша балаларда күзәтүчәнлек, игтибарлылык, эзлекле фикерләү сәләтен   үстерү.  

3.Балаларда китапханәче һөнәренең мөһимлеген аңлату.

   Сүзлек: редактор, китап төпләү,китап бастыру.

   Күрсәтмәлелек:  

1.Табышмак.

Тавышсыз кулсыз булса да,

Күп сүзле, күп рәсемле.

Нинди тылсымлы әйбер ул?

Син дускай, беләсеңме?(Китап.)

 

2.Китапханәгә экскурсия.

-Китапханә ни өчен кирәк?

-Ул нинди заллардан тора?

-Киштәләр нинди бүлекләргә бүленгән? Ни өчен?

-Китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәк?

-Сезгә нинди китаплар ошый?

-Китапханәче нинди эшләр башкара?

3.Мәкаль.

Китап укысаң белемең артыр, укымасаң белгәнең дә онтылыр.

4.Зиһен уены. “Кайда, нәрсә, ничек?”

-Китап ның гомере озын булсын өчен  нәрсә эшләргә кирәк?

-Китапка язар өчен башта нәрсәләр кирәк?

-Язучы, шагыйрь китап өчен нәрсә яза?

-Редактор нишли?

-Кем китап бастыра?

-Китапның битләрен нишләтәләр?

(Ябыштыралар, төплиләр.)

-Китапка рәссам нәрсә ясый?

-Кайчан китап әзер була? (Тышлап исем кушкач?

5.Тел көрмәкләндергеч. “Тап”

Тап-тап-тап кызыклы китап.

Тап-тап-тап калын китап.

Тап-тап-тап рәсемле китап.

Тап-тап-тап бу минем китап.

Тап-тап-тап миңа бир китап.

Бирелгән сүзләрдән хикәя төзү. “Китап кибете.”

1.Балаларда сөйләм әдәбе    тәрбияләү.

2.Логик фикерләү, иҗади күзаллау сәләтен   үстерү.  

3.Балаларда логик кысага сыйган эзлекле хикәя төзи белү күнекмәләре формалаштыру.

   Сүзлек: таҗ, керле кул, керсез күңел.

   Күрсәтмәлелек:  Акчәчәк(Ромашка) таҗлары.

1. Мәкаль.

Китап –кешенең дусты.

2.Шигырь уку. Х.Шобанов. “Кадерлә син китапны”

Китап – киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син.

Ул яратмый пычракны,

Керне, тузанны, тапны.

Саф, керсез күңелең белән.

Бик чиста тот китапны.

4.Бирелгән сүзләрдән хикәя төзү:

Сатучы, китап, касса, акча, кызыклы, рәсемнәр, киштә.

5.План.

-Кибеткә кем белән бардыгыз?

-Кибеттә нәрсәләр сатыла?

-Китап сайлауда кем ярдәм итте?

-Акчаны кайда түләдегез?

-Сезгә нинди тылсымлы сүзләр ярдәм итте?

-Сезнең уй-кичерешләрегез?

  1. Балалар эшчәнлеге. (6-7 бала.)
  2. Уен. “Акчәчәк” (Ромашка)[к],[л] авазлары кергән сүзләр табу.

Акчәчәкнең таҗ яфракларындагы иҗекләрне  куеп сүзләр ясау.

Ка-л, ку-л,кы-л, ки-л, кү-л.

Шигырь уку. Х.Халиков. “Китап докторы.”

1.Балаларда китапларга сак караш, хөрмәт   тәрбияләү.

2.Сорауларга эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп җавап бирә белү  күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләрен  үстерү.  

3.Шигырь жанрын аера белүне камилләштерү.

   Сүзлек: китап докторы, дәва, чир.

   Күрсәтмәлелек:  Эчтәлекле рәсемнәр, микрофон.

1.Табышмак.

Кечкенә генә сандыкка

Бөтен дөнья сыйган. (Китап.)

 

  1. Шигырь уку. Х.Халиков. “Китап докторы.”

3.Әңгәмә.

-Китап ничек чирли? (Авырый.)

-Китапны ничек дәваларга була.

4.Сүзле уен. “Киресен әйт.”

Алырга –куярга.

Ачарга –ябарга.

Матур-ямьсез.

Калын-юка.

Кызык-кызганыч.

Яхшы – начар.

5.Зиһен уены. “Тәртип буенча тез.”

Китап ремонтлау буенча эчтәлекле рәсемнәр бирелә. Балалар шул рәсемнәрне тәртибе буенча тезеп чыгалар һәм сөйләп бирәләр.)

6.Уен-нтервью.

(Алып баручы бала үзен ңурналист итеп күрсәтә, микрофон ярдәмендә сораулар бирә.)

-Син китап укырга яратасыңмы?

-Нинди китаплар яратасың?

-Нинди әкият (шигырь, хикәя) геройлары сиңа охшый? Ни өчен?

-Китапларны ничек саклыйсың?

-Китап бите ертылса нишлисең?

-Китапларны каян аласың?

-Китапларны кем яза, кем төпли, сата?

Космос.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар. ( 27-1)

 Танып белү эшчәнлеге. “Нәрсә ул кояш системасы?”

1. Тирә- юньне, табигатьне аңларга һәм сакларга сәләтле социаль актив иҗади шәхес тәрбияләү.

2. Балаларның аралашу осталыкларын, вакыйгаларның яңа эзлеклелеген төзү күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның кояш системасы  турындагы белемнәрен камилләштерү.

 Сүзлек: кояш системасы, галәм- космос, орбита, күк җисемнәре, метеорит.

 Күрсәтмәлелек: күк җисемнәре кергән рәсемнәр, фотографияләр, слайдлар.

1. “Зирәкләргә табышмаклар”.

а). Өй башына утырган

Җир йөзен нур белән тутырган.

( Кояш.)

б). Зур палас,

Төбендә йомры калач. ( Ай һәм йолдызлар.)

в). Төнлә калка, көндез ята? ( Ай.)

2. Үстерелешле диалог.

- Ай, кояш, йолдызларны ничек дип атыйлар? ( Күк җисемнәре.)

- Тагын нинди күк җисемнәрен беләсез?

- Космос дип нәрсәне атыйлар?

( Космос ул- җирдән күренә торган тирәлек: йолдызлар, кояш, планеталар, метеоритлар.)

3. Тәрбияче хикәясе.

( Интерактив такта, рәсемнәр, фотографияләр ярдәмендә сөйләнә.)

 Кешеләрне элек- электән күк йөзе, йолдызлар, ай, кояш кызыксындырган. Аларны тикшерер өчен галимнәр телескоп уйлап тапканнар. Галәмдә барлыгы 9 планета бар: Плутон, Нептун, Меркурий, Венера, Марс,Уран, Җир,

Юпитер һәм Сатурн. Алар кояш тирәли әйләнә. Бер- берсенә бәрелмиләр, чөнки һәрберсенең үз юлы  ( орбита) бар. Бу планеталар һәм кояш- кояш системасы дип атала.

Җир планетасы-  тереклек булган бердән- бер планета. Кояш безгә җылылык һәм яктылык бирүче йолдыз.

4. Сүзле уен “Кояш һәм йолдызлар”.

( [з] авазы кергән сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр башкарыла.)

Иртән кояш күренә

Менеп китә үренә.

Сокланабыз эшенә

Нур сибә бар кешегә.

Көне буе йоклыйлар да,

Төн җиткәч, уяналар,

Лампочка күк кабыналар,

Җем- җем итеп яналар.

Нәрсә соң ул, балалар.

Без беләбез: - Йолдызлар.

Бергәләп акрын һәм тиз кабатлау:

“Без- з- з, йолдыз- з- з- лар.)

5. Шигырь уку Г. Гыйльманов “Чүмеч йолдыз”.

Чүмеч йолдыз яши күктә,-

Төнлә чыгып карагыз.

Балкып җемелди башласа,

Гел яхшыга юрагыз!

Бу йолдызның күк йөзендә

Эше җайлы көйләнгән.

Ул һәр таңда сихри суын

Сибеп чыга үләнгә.

“Чык” диләр, аны кешеләр,

Чык- суның иң чистасы.

Чүмеч йолдыз- йолдызларның

Иң шәбе, иң остасы!

Әңгәмә. “Ю. А. Гагарин- беренче космонавт”.

1. Балаларда уен барышында ярдәмләшү, бер- береңә булышу күнекмәләре тәрбияләү.

2. Балаларның кызыксынучанлык, алган белемнәрен мөстәкыйль куллана белү сәләтен үстерү.

3. Балаларның беренче космонавт Ю. А. Гагарин, космонавтика көне турында белемнәрен формалаштыру.

 Сүзлек: ракета, космонавт, космонавтика көне, скафандр, глобус.

 Күрсәтмәлелек: кәгазьдән киселгән йолдызлар, аудиоязма, рәсемнәр, фотолар, слайдлар, глобус.

1. Җир макеты- глобусны карау.

- Безнең планетабыз нинди?

- Зәңгәр төс нәрсә аңлата?

- Яшел төс нәрсәне билгели?

- Җирнең нинди “туганнарын” беләсез?

- Җир башка планеталардан нәрсә белән аерыла?

- Анда нинди материклар бар?

2. Тәрбияче хикәясе.

( Слайдлар, рәсемнәр,фотолар ярдәмендә сөйләнә.)

 Кешеләрне электән үк күк җисемнәре кызыксындырган. Алар галәмгә очу турында хыялланганнар.  Галимнәр космик корабль уйлап тапканнар. Галәмгә башта кешеләрне очыртырга курыкканнар. Шуңа күрә иң беренче булып галәмгә этләрне җибәреп караганнар. Ул этләрнең исеме “Белка” һәм “Стрелка” булган. Алар галәмнән исән- имин әйләнеп кайткач, кешеләр үзләре очканнар. Иң беренче булып галәм киңлекләрен яулаган кеше Ю. А. Гагарин. Шуннан бирле 12 апрель һәр елны космонавтика көне дип билгеләп үтелә. Космонавтлар алар бик көчле, кыю, батыр кешеләр. Космик корабльләр елдан- ел камилләшә бара. Очучылар ачык космоска чыгалар. Аларның киемнәре скафандр дип атала. Башларына шлем, аякларына махсус итекләр кияләр. Космоста очучылар яши торган станцияләр бар. Анда космонавтлар бик озак вакытлар яши алалар.

3. Уен- викторина. ( Туп белән.)

- Космоска нәрсә белән очалар?

- 1 нче космонавт кем?

- Җир йөзендәге иң тиз транспорт төре?

- Космонавт костюмы?

- Сез нинди планеталарны беләсез?

- Галәмдә иң зур һәм иң кызу йолдыз?

- Чын космонавт нинди була?

4. Хәрәкәтле уен “Кем күбрәк йолдыз җыя?”

Тәрбияче:

Күктәге йолдызларны

Тизрәк тотасы килә.

Галәмдәге серләрне

Бик тиз беләсе килә.

( Тәрбияче төрле төстәге йолдызларны идәнгә сибә.)

Балалар:

Галәмгә без очарбыз

Йолдызларны тотарбыз.

Очкан чакта болытларны,

Ак җилләрне кочарбыз.

( Балалар идәндәге йолдызларны җыялар. Кем күп җыя, шул җиңүче була.)

5. Җыр тыңлау “Яшь космонавтлар”

( Ф. Әхмәтов көе, Т. Мөхәммәтшин сүзләре.)

 Шигырь уку.  Йолдыз.  “Сәлам, галәм!”

1. Әдәби әсәрләрдән кызыклы сюжетлар кулланып, балаларда юмор хисе тәрбияләү.

2. Балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, җитезлекләрен үстерү.

3. Балаларның галәм турындагы белемнәрен системалаштыру, диалогик сөйләм формаларын камилләштерү, оригами ысулы белән уенчык ясарга өйрәтү.

 Сүзлек: сер, метеорит яңгыры.

 Күрсәтмәлелек: планета сүрәтләнгән ярым битлекләр, һәр бала өчен кәгазьләр.

 К. В. Закирова “Балачак аланы”

375 бит.

1. Ми чарлау.

- Күк җисемнәре?

- Планета исемнәре?

- Безгә җылылык һәм яктылык бирүче йолдыз?

- 1 нче космонавт?

- Җир макеты?

- Галәмгә очучы очкыч?

-  Безгә нәрсә якынрак болытлармы әллә кояшмы?

- Безгә иң якын күк җисеме?

2. Шигырь уку Йолдыз “Сәлам, галәм!”

3. Үстерелешле диалог.

- Айнур исемле малай кайда хәбәр бирә?

- Ул марсианнарга көз турында нинди сораулар бирә?

- Айнур аларны ничек итеп чакыра?

4. Сүзле уен “Галәм” [ж], [ш].

( Балалар түгәрәккә басалар. 9 планета ярым битлекләре балаларга таратыла.

Жи- ши- жи

Шу- жу- шу

Жу- шу- жу

Ши- ши- жи.

Космонавт булырбыз

Галәм буйлап очарбыз.

Галәмдәге серләрне

Сезгә кайтып сөйләрбез- дип түгәрәк буйлап йөриләр. “1, 2, 3” сүзләренә ярым битлекләр кигән балалар кояш системасында урнашу тәртибен саклап тезелергә тиешләр.

Кояш- Меркурий- Венера- Җир- Марс- Юпитер- Сатурн- Уран- Нептун- Плутон. ( Планеталарны киметеп алырга да була.)

5. Космик табышмаклар.

а). Зәңгәр яулык буйлап сары шар тәгәри. ( Күк йөзе, кояш.)

б). Яктырта, ләкин җылытмый. ( Ай.)

в). Нинди яңгыр чылатмый?

( Метеорит яңгыры.)

г). Ул булса көн,

Ул булмаса төн. ( Кояш.)

д). Үзе ялтырый, Үзе калтырый.

( Йолдызлар.)

е). Тау аркылы ук аттым

Аткан угым югалттым. (Йолдыз атылу.)

6. Балалар эшчәнлеге- оригами.

( Балалар белән кәгазьдән бөкләп

ракеталар ясау.)

Спорт.

Тема, программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

Танып белү эшчәнлеге. “ Казанда Универсиада.”

1.Балаларда спортка карата уңай караш, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, сәламәтлек өчен файдалы һәм кызыклы эшчәнлеккә өстенлек бирү омтылышы булдыру.

2.Спорт уеннары, күнегүләре,спортка бәйле вакыйгаләр белән кызыксынуларын үстерү.  

3.Татарстан спортчыларының физкультура һәм спорт өлкәсендә ирешкән кайбер уңышлары, Казанда үтәчәк  Универсиада турында мәгълүмат бирү.

  Сүзлек: Универсиада, символ, континент,чемпион.

   Күрсәтмәлелек:  Универсиаданың символы, флагы, йолдызы, уен өчен рәсемнәр.

1.Шигырьдән өзек  уку. Г.Морат. “Физкультура.”

Көн дә күнегүләр ясыйм.

Гер күтәрәм, туп тибәм...

Шаккатмассыз әгәрмәшһүр

Чемпион чыкса миннән.

Көчле, нык булып, чыныгып

Үсәсем килә тизрәк.

...Туган телне сакларга да,

Туган телне якларга да

Сәламәт акыл кирәк.

2.Үстерелешле диалог.

-Спорт кешегә ни өчен кирәк?

-Иртән күнегүләр ясыйсызмы?

-Аларның кеше организмына нинди файдасы бар?

-Спортбелән дус булмаган балалар нинди булалар?

3.Тәрбияче хикәясе. (Универсиада флагы тоткан, юни рәсеме күрсәтлә.)

Бу 2013 елда Казанда үтәчәк универсиада символы барс малае юни рәсеме. Универсиада ул спорт ярышлары һәм уеннары. Бу уеннар үткәрелә башлауга 50 елдан артык вакыт үткән. Биш төстәге йолдыз Универсиада флагын бизи. Бу ярышларда биш континенттан килгән студентлар катнаша. Биш төстәге йолдыз биш континентны аңлата.Европа-зәңгәр, Азия-сары,

Африка-көрән, Австралия –яшел, Америка-кызыл төс белән бирелгән.Бу спорт ярышлары аша төрле континент кешеләре арасында дуслык ныгый. Универсиада программасында спортның 13 төре бар: җиңел атлетика, футбол, баскетбол, нәфис гимнастика, фехтование, йөзү, су полосы, теннис, өстәл теннисы, волейбол, суга сикерү, дзюдо,спортгимнастикасы.

Татарстан спортчылары барлык спортярышларында катнашалар һәм призлы урыннарны алалар. Мәсәлән. 2008 елда Пекинда уздырылган Олимпия уеннарында Татарстаннан 12 спортсмен катнашты. Аннан 7 спортсмен бүләкләр алып кайтты. Шуларның өчесе алтын медаль иде.  

Гөлнара Галкина-Самитова җәйге олимпиада уеннарында чемпион булды. Безнең республикабызда биш дөнья чемпионы яши.

Татарстанның барлык шәһәр һәм авылларында спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен төрле шартлар тудырыла, чөнки спртның кеше тормышында әһәмияте бик зур. (Тәрбияче хикәясе слайдлар. Фотолар, рәсемнәр ярдәмендә сөйләнә.)

4.Сүзле уен. “Шаян балалар.”

(Балалар ирекле басалар, сүзгә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар.)

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез.

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз.

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

5.Дидактик уен. “Бу нинди спорт төре.”

(Тәрбияче спорт өчен кирәк яраклар төшерелгән рәсемнәр күрсәтә, балалар спорт төрен атыйлар.)  

Мәсәлән:

Шайба, кәшәкә-хоккей.

Кимоно-карате.

Туп-футбол.

Шар, ракетка-өстәл теннисы.

 

Рәсем буенча  хикәя төзү. “Спорт мәйданчыгында”

1.Балаларда  бер-берсен тыңлый, кирәк вакытта башкаларның җавапларын тулыландыра белү сыйфатлары тәрбияләү.

 

2.Балаларның хәтерен, иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен үстерү.  

3.Тәрбияче тәкъдим иткән рәсем буенча зур булмаган күмәк хикәяләр төзеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. Сәламәтлекнең мөһим булуын төшендерү.

  Сүзлек:

   Күрсәтмәлелек:  “Спорт мәйданчыгынада” рәсеме, спорт җиһазлары төшерелгән рәсемнәр.

1.Санамыш.

Бер, ике, өч

Бездә гайрәт, бездә көч!

2.Фикер алышу.

-Бу санамышны нинди балалар әйтә?

-Алар көчне ничек җыярга мөмкин?

-Сез үзегезне көчле, гайрәтле дип әйтә аласызмы?

3.Рәсем карау. “Спорт мәйданчыгында.” (Тәрбияче балалар җавабын схема ярдәмендә тактага төшереп бара.)

-Рәсемдә елның кайсы вакыты?

-Балалар кайда?

-Спорт мәйданчыгына алар нигә килгәннәр?

-Аларның кулларында нәрсәләр күрәсез?

-Рәсемнең алгы өлешендәге кыз белән малай нишлиләр?

-Алар янындагы кыз нәрсә белән шөгыльләнә?

-Арткы планда балалар нишли?

-Ничек уйлыйсыз, бу балалар нинди булып үсәләр?

-Сез нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә яратасыз?

4.Тәрбияче хикәясе.

Җәйге матур көндә балалар спорт мәйданчыгына килделәр.Алар спорт белән шөгыльләнергә яраталар. Балалар кулларына спорт кирәк - яраклары тотканнар. Мәйданчыкта һәр бала үзенең яраткан спорт төре белән шөгыльләнә. Рәсемнең алгы өлешендә кыз белән малай кыршау белән гимнастика ясый. Алар янында кыз сикергечтә сикерә. Рәсемнең арткы өлешендә малай белән кыз туплы уйный. Бер малай баскычтан өскә үрмәли, ике малай тасмалар белән күнегүләр ясый. Бу балалар көчле, кыю, җитез, сәламәт булып үсәләр.

5.Балалар эшчәнлеге. Бер бала гомумиләштереп хикәяне сөйли.

6.Сүзле – хәрәкәтле уен. “Эзләп тап.”

Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала читкә китеп күзен йома. Тәрбияче, алдан әзерләнгән спорт җиһазлары яисә рәсемнәре арасыннан берне сайлап, балаларга күрсәтә. Читтә торган баланы чакырып уртага бастыралар. Балалар:

Без әти белән кибеткә бардык,

Әйт әле, Азат , без нәрсә алдык?

Түгәрәктәге балалар тәрбияче күрсәткән спорт җиһазы турында сөйлиләр. (Мәсәлән: Ул түгәрәк, сикерә, суда батмый, аны тибеп, чөеп уйныйлар, тәгәри, төрле төстә була.) Уртадагы бала җавабын белсә рәсемнәр арасыннан табып күрсәтә.

Ул агачтан эшләнгән, озын, кыш көне кирәк, кардан бара, таяклары бар. (Чаңгы.) һ.б.    

Шигырь ятлау. Г.Юнысова. “Зарядкага бас.”

1.Матур әдәбият аша балаларда көндәлек хәрәкәт эшчәнлегенә ихтыяҗ формалаштыруны дәвам итү, спорт белән шөгыльләнү теләге  тәрбияләү.

 

2.Балаларның хәтер сәләтен, бер-берсен тыңлый белүләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.  

3. Шигырь аша кеше тормышында спортның әһәмияте  турындагы белемнәрен камилләштерү.

  Сүзлек: Җиләс.

   Күрсәтмәлелек: Зарядка ясаучы балалар рәсемнәре.  

1.Мәкаль.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

 2. Шигырь уку. Г.Юнысова. “Зарядкага бас.”

3.Үстерелешле диалог.

-Урыныңнан сикереп торгач, нишләргә кирәк?

-Кайчан  чыныгып үсеп була?

-Зарядкага басканчы ни өчен тәрәзәне ачып җибәрәләр?

-1, 2,3 ничек итеп бас?

-Кояш, җиләс җилгә ничек итеп эндәшәбез?

4.Балалар эшчәнлеге.

(5-6 бала яттан сөйли.)

5.Сүзле – хәрәкәтле уен. “Шаян балалар.”

Бигрәк шаян инде без

Тик тормыйбыз бер дә без.

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез.

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз.

Аннан сулга карыйбыз,

Һәм сикерә башлыйбыз.

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыййбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

Габдулла Тукай иҗаты.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.)

 Әдәби викторина. “Мультфильмда кунакта.”

1. Г. Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү.

2. Балаларның игътибарлылыкларын, хәтерләрен, фикерләү сәләтен үстерү.

3. Таныш әдәби сюжетлар буенча балаларның Г. Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен камилләштерү.

 Сүзлек: сайрый, әгъза, гайрәтле, шәкерт.

 Күрсәтмәлелек: дисклар.

1. Шигырь уку.

- Һич сине куркытмасыннар,

Шүрәле, Җен һәм Убыр.

Барчасы юк сүз аларныд

Булганы юктыр гомер!

2. Фикер алышу.

- Сез бу шигырь юлларын ничек аңлыйсыз?

- Бу геройларны кайда очратырга була?

- Бу геройлар кайсы әкияттә яши?

- Әкият геройларын кайда күреп була?

3. Әдәби викторина “Г. Тукай шигырьләрен беләсеңме?”

- Кайсы шигырьдә куян яшь балага үзенең хәсрәтен сөйли? ( “Бичара куян”.)

- Тын да алмыйча, шауламыйча кошлар сайравын тыңлый.

 ( “Кошларга”. )

- Г. Тукайның кайсы җырын басып тыңлыйбыз һәм ни өчен? ( “Туган тел”.)

- Кайсы шигырьдә песи гаилә әгъзасы булып санала? ( “Безнең гаилә”.)

- Авызы белән балчык ташып, матур итеп оя ясаучы кош исеме.

( “Карлыгач”.)

- Көчле Сарык белән Гайрәтле Кәҗәне кайсы әкияттә ишеттегез?

( “Кәҗә белән сарык әкияте”. )

4. Тизәйткеч [а].

Аз- маз алдап өйрәнгәч,

Алдарны да алдаган.

Алдап алты адым да,

Алга китә алмаган.

5. Дидактик уен “Яхшы- начар”.

( Мультфильмнар буенча.

Мәсәлән: Яхшы- күңелне күтәрә һ. б.

Начар- вакытны ала, уйнарга вакыт калмый һ. б.)

6. Мультфильмнар карау. ( Заманча итеп эшкәртелгән Г. Тукай мультфильмнарын карау. “Гали белән кәҗә”, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Җил һәм яңгыр”, “Кызыклы шәкерт” һ. б.)

Сәхнәләштерү. Г. Тукай “Кызыклы шәкерт”.

1. Г. Тукайның иҗаты турында алган белемнәрен гомумиләштерү һәм балаларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү.

2. Телнең сәнгатьлелеген үстерү, камилләштерү, хәтер сәләтен үстерү.

3. Шигырьдәге төп фикерне аңларга, әсәрне сәхнәләштерергә өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: шагырь, язучы, ятим, аума, газаплыйсың, ауныйсым килә, юләр, маэмай, яшьләй, җайсыз, каткач буыннар, уңайсыз.

 Күрсәтмәлелек: магнитофон, эт маскасы, “Шагыйрьнең балачагы” поэмасы буенча слайдлар яки рәсемнәр.

1. Җыр җырлау “Туган тел”.

2. “Г. Тукайның балачагы” поэмасыннан өзек уку. ( Слайдлар яки рәсемнәр карау.)

3. Әңгәмә “Г. Тукайның тормыш юлы”.

- Тукай кайсы айда туган?

- Әти- әнисе турында нәрсәләр беләсез?

- Аңа әсәрләр иҗат итәр өчен нәрсә этәргеч булган?

- Сез аның нинди шигырьләрен, әкиятләрен беләсез?

- Тукай иҗатын без бүгенге көндә дә өйрәнәбез. Ни өчен?

- Алар безне нәрсәгә өйрәтә?

4. Шигырь уку Г. Тукай “Кызыклы шәкерт”.

5. Үстерелешле диалог.

- Малай Акбайны нәрсә эшләргә өйрәтә?

- Акбай ничек итеп җавап бирә?

- Малай Акбайны ни өчен ачулана? Нинди сүзләр белән хәрәкәтләнергә өнди?

6. Шигырьне сәхнәләштерү Г. Тукай “Кызыклы шәкерт”.

7. Дидактик уен “Табышмакның җавабын әйт!”, “Кайсы әсәрдән икәнен бел!”

а). Мыегы бар, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк.

( “Безнең гаилә”.)

б). Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми аңа.

( “Гали белән кәҗә”.)

в). Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып.

( “Бала белән күбәләк”.)

г). Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы була ярык,

Исеме аның ... ( сарык.)

( “Кәҗә белән сарык әкияте”.)

д). Урманнан чыгар, үзе чабар.

( “Бичара куян”.)

е). Нәкъ  кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты” – дип, акыра,

Туганнарын чакыра. ( “Шүрәле”.)

ж). Кычкырадыр: “Качма! Качма! Тукта, тукта и карак!” ( “Су анасы”.)

 Шигырь уку Г. Тукай “Эш беткәч, уйнарга ярый”.

1. Матур әдәбият аша балаларда тырышлык, игътибарлылык, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

2. Балаларның әдәби әсәрләрне тыңлый һәм аңлый белү сәләтен, эчтәлеге буенча сорауларга тулы җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның Г. Тукай иҗаты турындагы белемнәрен баету һәм камилләштерү.

 Сүзлек: заман, сабыр, ихлас, дәртенә.

 Күрсәтмәлелек: рәсем- иллюстрацияләр, аудиоязма, мультфильм.

1. Мәкаль.

Тырышкан табар,

Ташка кадак кагар.

2. Шигырь уку Г. Тукай “Эш беткәч, уйнарга ярый”.

3. Үстерелешле диалог.

 - Мин сезгә нәрсә укыдым?

- Шигырь хикәядән ничек аерыла?

- Җәйге көндә өстәл янында сабый нишли?

- Кояш аны тышка нинди сүзләр белән чакыра?

- Кояшның сүзенә каршы баланың җавабы нинди?

- Өй түрендә сандугач ни дип сайрый?

- Сандугачка каршы биргән җавабында бала нәрсә ди?

- Өй түрендә бакчада бер алмагач тышка сабыйны ничек итеп чакыра?

- Сабый алмагачка нәрсә дип җавап кайтара?

- Күп тә үтми дәресен тәмамлап куйгач, бала нишләде?

- Кояш, алмагач, сандугач, агачлар малайны ничек каршы алды?

4. Мультфильм карау Г. Тукай “Эш беткәч, уйнарга ярый”.

5. Уен “Мәкальне дәвам ит!”

( Туп белән.)

- Хөрмәтнең төбе- ... ( хезмәт.)

- Хезмәт иясе- ... ( хөрмәт иясе.)

- Уңган кеше- ... ( алтын кеше.)

- Тырышкан табар- ... ( ташка кадак кагар.)

- Сүзең белән мактанма- ... ( эшең белән тактан.)

- Бетми калган эш- ... ( пешми калган җимеш.)

6. Сүзле уен “Булышу” [з],[д].

( Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.)

Тышка чыктык,

Ике кулга пычкы тоттык.

Утын кистек

Зиң- зиң, зиң- зиң.

Ике кулга балта тоттык,

Утын ярдык

Дддак- дддак, дддак- дддак,

Өйгә кайттык.

 Үстерелешле уен.  “ Тукай әкиятләренә сәяхәт.”

1. Бөек татар шагыйре  Г. Тукай иҗатына кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү.

2. Балаларның шигырьләрне сәнгатьле уку осталыкларын формалаштыру, шагыйрь әсәрләре аша балаларның танып белү сәләтләрен үстерү.

3. Балаларны атрибутлар кулланып әкият дөньясына керергә өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: карак, чапан, сәфәр, уңа, бизәге, чуар, тояк, тугры, игелекле, шәкерт.

 Күрсәтмәлелек: рәсемнәр, атрибутлар.

1. Шигырь уку.

Табышмакларның җавапларын

Эзләмә әллә кайдан.

Уйласаң әгәр тырышып

Тиз табарсың Тукайдан.

2. Тукай иҗаты буенча викторина.

а). - Нәкъ  кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты” – дип, акыра,

Туганнарын чакыра. ( “Шүрәле”.)

б). Кычкырадыр: “Качма! Качма!

Тукта, тукта, и карак!

Ник аласың син аны,

Ул бит минем алтын тарак!”

( “Су анасы”.)

в). Мыегы бар, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк.

( “Безнең гаилә”.)

г). Мыегы бар, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк.

( “Безнең гаилә”.)

д). Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып.

( “Бала белән күбәләк”.)

е). Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы була ярык,

Исеме аның ... ( сарык.)

( “Кәҗә белән сарык әкияте”.)

ж). Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек... ( эт.)

( “Кызыклы шәкерт”.)

з). Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак.

( “Бичара куян”.)

и). Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.

( “Карлыгач”.)

3. Дидактик уен “Кайсы әкият кирәк- яраклары?”

( Атрибутлар, рәсемнәр: тарак, капчык, күбәләк тоткыч, түбәтәй, балта, салам һ. б.)

4. Конкурс “Нәни шагыйрь”.

( “Кызыклы шәкерт” шигырен рольләргә бүлеп сөйләү.)

5. Җыр җырлау “Бишек җыры”.

( Елак кыз Әнвәрәне “Бишек җыры” белән йоклату.)

6. Мультфильм карау “Бала белән күбәләк”.

9 нчы май- Җиңү көне.

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

  Ветераннар белән очрашу “Алар безгә җиңү бүләк итте”.

1. Патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

2. Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын үстерү.

3. Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү.

 Сүзлек: Бөек Ватан сугышы, Җиңү көне, парад, ветеран, батыр, патриот.

 Күрсәтмәлелек: Бөек Ватан сугышы геройлары турында стенд, “Хәтер” китабы, магнитофон, чәчәкләр.

1. Җыр тыңлау. “Җиңү көне”.

( А. Гайнетдинова сүзләре һәм көе.)

2. Стенд карау “ Бөек Ватан сугышы каһарманнары”.

3. “Хәтер” китабы белән танышу.

4. Фикер алышу.

( Солдатларның батырлыклары, үз илен яратучы чын патриот булулары турында сөйләшү.)

- Сугышта һәлак булганнарны ничек атыйлар? ( Геройлар, батырлар.)

- Бөек Ватан сугышында җиңү яулап кайткан сугышчыларны хәзер ничек дип йөртәләр? (Ветераннар.)

- Ветераннар белән кайда һәм нинди очракларда очрашканыгыз бар?

- Безнең Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларның исеме кайсы китапта язылган?

- Хәтер китабын ни өчен илебезнең горурлыгы дип атыйлар?

5. Бөек Ватан сугышы ветераны чыгышы.

6. Балалар эшчәнлеге. ( “Җиңү көне” нә багышланган шигырьләр сөйләү.)

7. Бөек Ватан сугышы ветераннарына чәчәкләр бирү.

8. Обелиск, һәйкәлләргә чәчәкләр кую.

 Хикәянең эчтәлеген сөйләү. Л. Кассиль «Күңелләрдә мәңге сакланыр”.

1. Балаларда Ватанга мәхәббәт, патриотик хисләр, кыю һәм батыр булу теләге тәрбияләү.

2. Хикәянең эчтәлеге буенча сорауларга төгәл, һәркем ишетерлек һәм аңларлык итеп, грамматик яктан дөрес җөмләләр белән җавап бирү күнекмәләрен үстерү.

3. Бирелгән хикәя аша сугышчыларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турындагы белемнәрен киңәйтү.

 Сүзлек: Кремль стенасы, гранит йолдыз, мәңгелек ут, ант, Ватанга турылыклы.

 Күрсәтмәлелек: слайдлар, рәсемнәр.

 Ф. Ю. Юсупов. “Гөлбакча”, 121 бит.

1. Слайдлар карау “Бөек Ватан сугышы геройлары”.

( Аларның батырлыклары турында сөйләшү.)

2. Хикәя уку. Л. Кассиль «Күңелләрдә мәңге сакланыр”.

3. Фикер алышу.

- Батыр солдат кабере кайда урнашкан?

- Аны ничек хөрмәтлиләр?

- Ул солдат ничек һәлак булган?

- Нәрсә ул мәңгелек ут?

- Яшь бер солдат батыр каберенә карап нәрәс уйлый?

- Пионерлар билгесез солдат каберендә нинди вәгъдә бирәләр?

- Ни өчен “Тынычлык булсын!”- дип, телибез?

4. Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

( 6- 7 бала сөйли.)

5. Мәкальләр, әйтемнәр.

- Ил тыныч булса, без дә тыныч.

- Батыр иле өчен үләр.

- Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә.

6. Хәрәкәтле уен “Кем җитез?”

( Командалар алдында старт сызыгы, 1 метр ара билгеләнә. Старт сызыгыннан 3,5 ара калдырып, һәр команда каршысына идәнгә кыршау яткырып куела. Сигнал буенча командада беренче торучылар ком тутырылган кечкенә капчыкларны өчәр тапкыр ыргыталар да команданың артына барып басалар. Чираттагы уенчылар шуны кабатлыйлар. Кыршауга капчыкларны күбрәк төшерә алган команда җиңүче була.)

Хуш бакчам, исәнме, мәктәп!

 Тема. Программа эчтәлеге, сүзлек, күрсәтмә материаллар.

Методик алымнар.

 Үстерелешле уен. “Без барабыз мәктәпкә.”

1. Белем алуга омтылыш уяту.

2. Сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү.

3. Балаларның мәктәп турында күзаллауларын киңәйтү.

 Сүзлек: кыңгырау, әсбап, сумка сөйрәлер.

 Күрсәтмәлелек: таблица,  уку әсбаплары, бозгыч, карандаш, китап, дәфтәр, уенчыклар.

1. Табышмаклар бакчасы.

а). Арттан калмас иярер,

Начар булсаң- сөйрәлер.

( Укучы сумкасы.)

б). Бары тик сине тыңлый,

Башыңда нинди уй-

Ул шуны җырлый. ( Каләм.)

в). Каләм, кара аласың,

Ак юлына язасың. ( Дәфтәр.)

г). Үзе укый белмәсә дә,

Гомере буе яза. ( Ручка.)

д). Бер тартмада алты дус,

Алтысында алты төс.

Ләкин алар барсы да

Башкаралар берүк эш.

( Буяу карандашлары.)

е). Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе,

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк. ( Китап.)

ж). Кара кыр буйлап

Ак куян чаба. ( Акбур.)

з). Сумка тотып керәсең,

Белем алып чыгасың. ( Мәктәп.)

2. Үстерелешле диалог. “Без мәктәпкә барабыз”.

- Көз җиткәч балалар кая баралар?

- Мәктәпкә баручы балаларны кемнәр дип атыйлар?

- Укырга, язарга, җир, табигать, тормыш серләрен аңларга кем ярдәм итә?

- Кыңгырау тавышы нәрсә турында хәбәр итә?

- Укучыларның сумкасында нәрсәләр бар?

- Мәктәптә үзеңне ничек тотарга кирәк?

3. Уен. “Кем тизрәк мәктәпкә җыена?”

( Уку әсбапларын укучы сумкасына тутыру.)

4. Үстерелешле уен. “Реклама”.

( Алып баручы балаларга уку әсбаплары сайлап алырга куша. Һәр бала үз әсбапларына реклама ясарга тиеш. Иң күп билгеләр әйтеп мактый алган бала җиңүче була.)

5. Дидакдик уен “Сүз яса һәм җөмлә төзе” [м].

М- ... ( ал.)        М- ...( арт.)

М- ... ( ул.)        М- ... ( арс.)

М- ... ( ич.)        М- ... ( арш.)

6. Җыр тыңлау. “Хуш, сөекле бакчабыз”. ( Ә. Бикчәнтәева сүзләре, Н. Лотфуллина көе.)

Хуш, сөекле бакчабыз,

Сау булыгыз, апалар!

Кала курчакларыбыз,

Безне көтә парталар.

Кушымта: Парталар, парталар,

Үзләренә тарталар.

Мәктәпләр дә матурлана,

Нурлар сибеп таң аткач.

Бик күңелле була икән,

Китапларны яраткач.

Кушымта шул ук.

 Сәхнәләштерү. Г. Тукай. “Һәркем эштә”.

1. Балаларда театр сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү.

2. Образлар аша баланың күзаллау сәләтен, фантазиясен, сөйләм телен үстерү.

3. Әкиятне сәхнәләштергәндә балаларны образга керергә, авазларны, сүзләрне ачык, дөрес итеп әйтергә өйрәтүне дәвам итү.

 Сүзлек: сабак, булдыклы, гадел, тугры, шөшле.

 Күрсәтмәлелек: туп, театр киемнәре.

1. Мәкаль.

Уйнавын уйна, эшең турында да уйла.

2. Әкият уку. Г. Тукай “Һәркем эштә”.

3. Фикер алышу.

- Әкият кем турында бара?

- Борһанетдин ни өчен сабакка бармый?

- Борһанетдин атка нәрсә тәкъдим итә?

- Ат ни өчен уйнаудан баш тарта?

- Борһанетдинның нәрсә белән күңел ачасы килгән?

- Умарта корты ничек җавап бирә?

- Кош Борһанетдин Үтенечен кабул итәме, итмәсә ни өчен?

- Малайның нәрсә уйлаганын беләсезме?

4. Әкиятне сәхнәләштерү.

5. Тел төзәткеч [ш].

Көчле кеше очлы шөшле белән

Шушы төшне тиште.

6. Дидактик уен “Сүзләр чылбыры”.

( Эшчән кешегә нинди сыйфатлар хас икәнлеген туп ыргытып әйтү.

Мәсәлән: Уңган, булган, тырыш, эшчән, булдыклы, ярдәмчел, төгәл, сәләтле, җаваплы, тәртипле, гадел, чыдам, түзем, тугры һ. б.)

Шигырь ятлау. Б.Рәхмәт. “Мәктәпкә.”

1.Балаларда белем алуга омтылыш тәрбияләү.

2Баларның хәтерен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларның мәктәп турындагы белемнәрен баету, укырга теләк уяту.

  Сүзлек: тормышка юл.

   Күрсәтмәлелек: Курчак, җиләк, кармак төшерелгән  рәсемнәр яки уенчыклар.  

К.В.Закирова. “Балачак аланы,”

1.Тел шомарткыч. [ш]

Беләсеңме?

Үзе яхшының

Эше дә яхшы,

Үзе яхшыга

Кеше дә яхшы.

 2. Мәкаль

Мәктәп –белем йорты.

  1. Шигырь уку.Б.Рәхмәт. “Мәктәпкә.”

4.Әңгәмә.

-Чәчәкләр тотып кулга без кая барабыз?

-Нчек котлый әтиләр?

-Нәрсә әйтә әниләр?

Дәү әтиләр, дәү әниләр нинди юл телиләр?

5. Балалар эшчәнлеге. (5-6 бала.)

6.Арифметик табышмак.

Без без без идек ,

Без 5 кенә кыз идек.

Килеп керде Хәдичә,

Без инде хәзер ничә?

7.Әйлән -бәйлән уены. (балалар теләге  буенча)

 

Зурлар төркеме өчен рәсемнәр.

Рәсем. “Балалар бакчасында.”

Рәсем эчтәлеге. Бу рәсемдә, балалар бакчасында зурлар төркеме сурәтләнгән. Стенада “Йомры икмәк” әкиятеннән бер рәсем эленгән. Шкафта тәртип белән тезелгән күп төрле уенчыклар. Яшел келәм өстендә төрле- төрле шакмаклар белән уйнаучы малай һәм уенчык атка атланган малай басып тора. Төркем уртасында тәрбияче, әтәч башлыгы кигән малай һәм чәчен ике толымнан үргән кыз белән әкият сәхнәләштерәләр. Сары итәкле, сары тасмалы кыз, урындыкта курчагының чәчен тарап утыручы яшел күлмәкле кызга, үзенең пөхтә итеп киендерелгән курчагын күрсәтеп тора.

Рәсем. “Көзге табигать.”

Рәсем эчтәлеге. Бу рәсемдә көзге табигать сурәтләнгән. Бик ерактагы планда, тирә- ягын урман чолгап алган, авыл күренеше. Күк йөзендә каурыйсыман-  өем болытлар йөзә. Урман читендә зур булмаган елга ага. Агачлар төрлесе- төрле төстә ( сары, кызыл, яшел.)

Рәсем. “Кышкы уеннар.”

Рәсем эчтәлеге. Бу рәсемдә кышкы уеннар сурәтләнгән. Алгы планда башына бүрек кигән, жилетлы малай чаңгыда, арты белән борылып басып, балаларга  карап тора. Тау башында чанада ак башлыклы кыз үзенең сеңлесен алдына утыртып, шуарга әзерләнә. Аларга таба карап, елмаеп, шуып китәргә ярдәм итеп, өч кыз басып тора. Тау башында чаңгыда шуучы кызлар һәм малайлар тау итәгендә чанадан тәгәрәп төшкән ике малайны күзәтәләр. Арткы планда зуррак кызлар һәм малайлар тимераякта шуалар. Балаларның барысы да шат.

Рәсем. “Кошлар килгән җимлеккә.”

Рәсем эчтәлеге. Бу рәсемдә кышкы урман күренеше сурәтләнгән. Алгы планда зур әкияти агачта түбәле кошлар җимлеге эленгән. Җимлектә песнәкләр һәм чыпчыклар җим чүплиләр. Күгәрченнәр җиргә коелган җимнәрне чүпли. Агачның иң очында тукран утыра. Һавада агачлар арасыннан саесканның очып барганы күренә. Җимлектә җим чүпләгән кошларны, якын килеп, бер тиен күзәтеп тора.

Рәсем.  “Кыш. Куяннар.”

Рәсем эчтәлеге. Рәсемдә кыш сурәтләнгән. Рәсемнең алгы өлешендә печән кибәне, ул агач белән терәтелгән. Печән кибәне өстендә кар ята. Печән кибәне янында ике зур, ак куян бар. Бер куян арткы аякларында басып тора, икенчесе  печән ашый. Карда куян эзләре күп. Рәсемнең арткы өлешендә куе урман, күктә ябалак оча.

Рәсем. “Яз.”

Рәсем эчтәлеге. Рәсемдә яз башы сурәтләнгән. Алгы планда урыны- урыны белән кар эрегән, умырзая чәчәкләре, яшел үлән, яшел чыршы, ак каеннар үсә. Рәсемнең уртасында елга боз белән капланган.Тау итәкләрендә  кара җирләр күренгәли. Җылы яктан күчмә кошлар кайта.

Рәсем. “Песи һәм песи балалары.”

Рәсем эчтәлеге. Рәсемдә ана песи һәм өч  песи баласы бар. Рәсемнең алгы өлешендә ала песи баласы зәңгәр йомгак белән уйный. Сары песи баласы кырые яшел төстә булган тәлинкәдән сөт эчә. Арткы өлештә  ана песи келәмдә ята. Ул аклы- сарылы песи баласының уйнаганын күзәтә. Ана песи янында бөгәрләнеп аклы- каралы песи баласы йоклап ята.

Рәсем. “Төзүче.”

Рәсем эчтәлеге. Рәсемнең алгы планында төзүче кранга элмәк эләргә җыена. Төзүченең башында каска, кулында эшче бияләй, өстендә костюм һәм чалбар, аягында ботинка. Төзүче янында эретеп ябыштыручы эшли. Ул битенә махсус битлек кигән. Эретеп ябыштыручы эретеп ябыштыру эшен башкара. Рәсемнең арткы планында биек- биек краннар, күпкатлы төзелеп бетмәгән йортлар.

Рәсем. “Көчле һәм көчсез малай.”

Рәсем эчтәлеге. Бу рәсемдә җәйнең ямьле көне. Арткы планда авыл күренеше. Алгы планда елга буенда кызыл майкалы, таза гәүдәле малай бүрәнәнең юан башыннан тотып алда бара. Арттагы зәңгәр кипке кигән, чандыр гәүдәле малай бүрәнәнең икенче, нечкә башын тотып, йөзен сытып, сөйрәлеп бара. Алар елга буена басма салырга җыена.

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен рәсемнәр.

Рәсем. “Ат белән колын.”

Рәсем эчтәлеге. Бу рәсемдә җәйнең кичке вакыты сурәтләнгән. Арткы планда, авыл күренеше. Алгы планда шаян, кечкенә колынын саклап, колагын шомартып ат басып тора. Алар бер- берсенә охшаганнар. Икесенең дә маңгайларында йолдызга охшаган ак тамгалары бар.

Рәсем. “Спорт мәйданчыгында.”

Рәсем эчтәлеге. Рәсемдә җәй көне спорт мәйданчыгы сурәтләнгән. Рәсемнең алгы өлешендә кыз һәм малай кыршау белән гимнастика ясый. Алар янында кыз сикергечтә сикерә. Рәсемнең арткы өлешендә малай белән кыз туплы уйный, бер малай баскычтан өскә үрмәли, ике малай тасмалар белән күнегүләр ясый.

Эчтәлекле рәсемнәр сериясе. “Яз. Сыерчыклар.”

Рәсем эчтәлеге. 1 нче рәсем: Рәсемдә балалар язгы паркка баралар. 2 нче рәсем: Балалар агач башында, иске, ватык сыерчык оясын күргәннәр. 3 нче рәсем: Балалар сыерчык оясын мәктәпкә алып кайтып, төзәтәләр. 4 нче рәсем: Балалар каен агачына яңарткан сыерчык оясын эләләр. 5 нче рәсем:  Балалар яңа сыерчык оясына килгән, сыерчыкларны читкәрәк басып, күзәтеп торалар.

Рәсем. “Кыш. Тиеннәр.”

Рәсем эчтәлеге. Кышкы урман сурәтләнгән. Алгы планда, ботаклары карга сыгылып торган нарат агачында, тешләрен ыржайтып сусар карап тора. Кечкенә тиен баласы нарат башына үрмәли, ә икенче тиен куркудан аска таба ботакларга сикерә.

Рәсем. “Алтын көз.”

Рәсем эчтәлеге. Көзге урман сурәтләнгән. Арткы планда башына эшләпә кигән, кулына таяк тоткан малай гөмбә эзли. Алгы планда аю агач ботакларын кочагына алып бер өемгә ташый.  Керпе сыртына салып, гөмбә ташый. Тычкан үзеннән зур башакны агач төбе астындагы өненә алып кереп бара. Тиеннең кулында миләш тәлгәше, үзе агачта һәм очып барган кыргый үрдәкләргә карап тора.

Рәсем. “Көзге эшләр.”

Рәсем эчтәлеге. Көзге бакча сурәтләнгән. Арткы планда авыл йорты һәм урман күренеп тора. Алгы планда ал курткалы малай бәрәңге казый, ә зәңгәр панама кигән кыз казылган бәрәңгене кәрзингә җыя. Зәңгәр кипкеле малай алма җыйган вакытта үзе янында груша җыйган, ак яулыгын чөеп бәйләгән кызга, алма тәкъдим итә.Читтәрәк чәченә ак тасма таккан кыз түтәлдә кишер йолкый, ә кызыл безболка кигән малай кәбестә кисә. Барысының да кәрзиннәре тулы, үзләре шат.

Һөнәрләр буенча рәсемнәр.

Рәсем. “Кошчы.”

Рәсем эчтәлеге. Зур заманча кошчылык фермасының ишегалды. Ишегалдында токым тавыклары йөри. Ишегалдының уртасында улак тора. Бер улак янында зәңгәр халат һәм ак яулык япкан кошчы чүгәләп утыра. Ул улакка азык сибә, ә азык чиләгендә бер тавык утыра. Ишегалдының арткы өлешендә күпкатлы кош читлекләре күренә, анда тавыклар утыра.

Рәсем. “Комбайнчы.”

Рәсем эчтәлеге. Алтын бодай басуында комбайн бара. Комбайнны комбайнер йөртә. Комбайн янында йөк машинасы хәрәкәт итә, аның арбасына “җиңнән” чиста бодай коела. Еракта шоссе юл күренә, аннан ашлык төягән машиналар бара.

Рәсем. “Табиб.”

Рәсем эчтәлеге. Балалар табибы бүлмәсе. Ак халат һәм ак башлык кигән табиб малайны фонедоскоп белән тыңлый. Бүлмәдә кушетка тора. Чирле балаларны карар өчен табибның өстәлендә шпательләр салынган стакан тора.

Рәсем. “Чәчтараш.”

Рәсем эчтәлеге. Якты чәчтараш бүлмәсе. Малай кәнәфидә утыра. Чәчтараш кайчы белән малайның чәчен кисә. Һәрбер кәнәфи алдында өстәл, стенада көзге бар. Өстәлләрдә хушбуй, тарак, кайчы, чәч киптергеч, чәч катыргыч лак тора.

Рәсем. “Китапханәче.”

Рәсем эчтәлеге. Китапханә. Киштәләрдә күп китаплар. Китапханәче сайлаган китапны кызга бирә. Китапханәченең өстәлендә абонемент карточкаларының картотекасы. Стенд янында бер малай яңа китаплар карый.

Рәсем. “Төзүче.”

Рәсем эчтәлеге. Төзелеш мәйданында йорт төзү эшләре бара. Бер төзүче эшче киемендә, кызгылт- сары төстәге каскадан. Бу төзүче артында ике эретеп ябыштыручы тимер констуркцияне эретеп ябыштыра. Еракта төзүчеләр, күтәрә торган кран ярдәмендә, панельне урнаштыралар.

Рәсем.”Тракторист.”

Рәсем эчтәлеге. Киң басу. Басуның уртасында трактор туктаган. Трактор янында кулына чиләк тоткан тракторист басып тора. Еракта икенче трактор эшли.  Басуның яртысы сөрелгән, кара полоса булып сөрелмәгән җирдән аерылып тора.

Рәсем. “Очучы.”

Рәсем эчтәлеге. Аэродромга пассажирлар самолеты төшкән. Алар самолеттан чыгалар һәм вокзалга таба баралар. Алдан матур җәйге форма кигән очучы бара.

Рәсем. “Космоска очучы.”

Рәсем эчтәлеге. Асфальт җәелгән старт юлында махсус киемнәр кигән ике космоска очучы басып тора. Алар галәм киңлекләренә очарга әзерләнәләр.

Рәсем. “Тәрбияче.”

Рәсем эчтәлеге. Зәвыкъ белән бизәлгән төркем бүлмәсе. Матур итеп киенгән тәрбияче. Алгы планда малайлар шакмаклардан корабль төзиләр. Өстәл янында ике малай өстәл уены “Лего” белән уйный. Арткы планда кызлар “Гаилә” уены уйныйлар. Ике толымга үрелгән ак тасмалы кыз коляскада курчак тибрәтә. Ә сары күлмәкле, яшел тасмалы кыз белән футболка һәм кыска чалбар кигән кыз газ плитәсе янында ашарга әзерлиләр.

Рәсем. “Сыер савучы.”

Рәсем эчтәлеге. Сыер фермасы. Ак халатлы сыер савучы сыерның җилеменә электр сөт саву аппараты кидерә. Янында сауган сөтне салу өчен бидон тора.

Рәсем. “Милиционер- регулировщик.”

Рәсем эчтәлеге. Юл чатында милиционер- регулировщик тора. Бер- берсенә кара- каршы төрле транспорт хәрәкәт итә. Милиционер кулындагы жезл ярдәмендә юл хәрәкәте белән идарә итә. Милиционер янында светофор тора. Балалы хатын тротуарда тора.

Рәсем. “Машина йөртүче.”

Рәсем эчтәлеге. Бензин салу станциясе. Мәйданчыкта җиңел машиналар тора, алар янында машина йөртүчеләр. Бер машина йөртүче чүпрәк белән машинасының тузанын сөртә, икенчесе бензин колонкасыннан бензин сала.

Рәсем. “Тегүче.”

Рәсем эчтәлеге. Киемнәр тегә торган ательеның эш бүлмәсе. Өстәлләрдә тегү машиналары тора. Алар артында чәчәкле яулыклар һәм алъяпкычлар бәйләгән тегүчеләр утыра. Алар күлмәкләр тегәләр. Беренче өстәлдә кайчы, кәтүк һәм тукымалар ята. Элгечләрдә төрле төстәге эзер күлмәкләр эленеп тора.

Рәсем. “Буяучы.”

Рәсем эчтәлеге. Яңа төзелүче йортның зур тәрәзәле бүлмәсенең бер өлеше. Комбинезон кигән буяучы урындыкка басып, тәрәзә өлгесен буйый. Аның уң кулында пумала. Буяучы янында чиләк белән буяу тора.

Рәсем. “Рәссам.”

Рәсем эчтәлеге. Рәссам табигать күренеше ( пейзаж ) яза. Аның алдында мольберт, сул кулында төсле буяулар. Уң кулында пумала. Еракта басу, урман күренә.

Рәсем. “Хат ташучы.”

Рәсем эчтәлеге. Йортның мәйданчык баскычында калын каешлы, зур сумка аскан хат ташучы тора. Аның сумкасында бик күп хатлар, газета- журналлар. Хат ташучы почта ящигына хат сала. Сумкасыннан конверт һәм маркалар күренеп тора.

Рәсем. “Укытучы.”

Рәсем эчтәлеге. Зур тәрәзәләр белән заманча эшләнгән сыйныфның бер өлеше. Матур өстәлләр артында укучылар утыра. Өстәлләр өстендә ручка, карандаш һәм дәфтәрләр. Такта янында бер кыз тора, ул акбур белән мисал

 ( мәсьәлә ) чишә. Укытучы аның җавабын күзәтә.

Рәсем. “Машинист.”

Рәсем эчтәлеге. Тимер юл станциясе. Станциядән поезд китеп бара. Машинист баскыч буенча электровозның кабинасына күтәрелә.

Рәсем. “Пешекче.”

Рәсем эчтәлеге. Ашханә. Пешекче башлыгы һәм ак халат кигән пешекче плитә янында тора. Ул зур кәстрүлдәге ашны чүмеч белән болгата. Плитә өстендә кәстрүлләр, табалар бар. Бер өстәлгә яшелчәләр куелган, ә икенчесендә ипи кисү җайланмасы, киселгән икмәк кисәкләре тора. Стенага сәгать эленгән.

Рәсем. “Сатучы.”

Рәсем эчтәлеге. Көнкүреш кирәк- яраклары кибете, “Җиләк- җимешләр” бүлеге. Ак халатлы сатучы өстәл артында бала күтәргән яшь хатынга виноград үлчи. Бер ир кеше үзенең чиратын көтә. Сатучының алдында өстәлдә үлчәү. Киштәләрдә җиләк- җимешләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Туган телдә сөйләшәбез»

Кечкенәләр өчен....

Туган телдә сөйләшәбез

Зурлар төркемендә танып белү шөгыле....

ООД по родному языку "Путешествие по природе Татарстана" для детей старшего дошкольного возраста по проекту "Туган телдә сөйләшәбез"

Занятие по родному языку “Татарстан табигатенә сәяхәт” по проекту "Туган телдә сөйләшәбез" знакомит детей богатством Татарстана. Дети узнают много нового, знакомятся с животным и растительным миром Та...

"Туган телдә сөйләшәбез" (автор З.М. Зарипова.) перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сөйләм үсеше өлкәсенең "Туган телдә сөйләшәбез" буенча перспектив план....

“Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшь)

quot;Туган телдә сөйләшәбез" беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3 яшь) Авторлар Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина...