ООД по родному языку "Путешествие по природе Татарстана" для детей старшего дошкольного возраста по проекту "Туган телдә сөйләшәбез"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Хабибулина Фануза Миннизагитовна

Занятие по родному языку “Татарстан табигатенә сәяхәт” по проекту "Туган телдә сөйләшәбез" знакомит детей богатством Татарстана. Дети узнают много нового, знакомятся с животным и растительным миром Татарстана. Воспитывает любовь к родному краю. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

33 нче санлы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Йомры икмәк”

Мәктәпкә әзерлек тәркемендә татар телле балаларны ана теленә өйрәтү буенча шөгыль конспекты

Тема: “Татарстан табигатенә сәяхәт

                                                        Яр Чаллы

                              Тема: «Татарстан табигатенә сәяхәт»

              (мәктәпкә әзерлек төркемендә ана теленә өйрәтү шөгыле)

Программа бурычлары:

  1. Балаларда туган якка мәхәббәт, табигатьнең матурлыгына соклану хисләре, үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
  2. Татарстан һәм аның табигате турында балаларның белемнәрен ныгыту;
  3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, сөйләмдә исем, сыйфатларны дөрес кулланырга өйрәтүне дәвам итү;

Җиһазлау:

  1. Күрсәтү материалы – агачлар, чыршылар (урман), яшел келәм (алан), чәчәкләр.
  2. Таратма материал – бинокльләр, аудиоязма “Бу яфрак кайсы агачтан?” дидактик уенына агачлар, яфраклар рәсемнәре.

Алдан эшләнгән эш: Татарстан турында сөйләшү, фото һәм рәсемнәр карау. Табышмаклар өйрәнү. Кыргый хайваннар турында мәгълүмат бирү, рәсемнәр карау, әңгәмә үткәрү. Агачларны “Бу нинди агач?” дигән дидактик уен аша таный белергә өйрәнү. “Урман чәчәкләре” альбомын карау, исемнәрен истә калдыру. Рәсем төшерү. “Без табигать дуслары” картинасын карау, әңгәмә үткәрү. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү.

Тәрбияченең шөгыльгә әзерлеге: Методик әдәбият белән эшләү; шөгыльнең конспектын язу; кирәкле материаллар туплау; дидактик уеннар әзерләү; аудиоязма сайлау; матур әдәбият белән танышу; медальләр ясау.

Шөгыль барышы.

I. Кереш өлеш.

Т. – Исәнмесез, балалар!

Б. – Исәнмесез, апа!

Т. – Хәлләрегез ничек, балалар?

Б. – Рәхмәт, кояшлы көн кебек!

Т. – Бик яхшы, бүген чыннан да матур, кояшлы көн. Балалар, минем бер серем бар, әгәр сез мин биргән сорауларга дөрес җавап кайтарсагыз, мин серемне сезгә ачам.

II. Төп өлеш.      “Сорау – җавап” уены.

Т. – Балалар, әйтегез әле без кайсы республикада яшибез?

Б. – Без Татарстан республикасында яшибез.

Т. – Татарстанның башкаласы кайсы шәһәр?

Б. – Казан шәһәре.

Т. – Татарстан республикасында нинди халыклар яши?

Б. – Татарстан республикасында татарлар, руслар, марилар, удмуртлар, башкортлар, чувашлар, мордвалар яшиләр.

Т. – Халыклар үзара ничек яшиләр?

Б. – Халыклар дус, тату яшиләр.

Т. – Татарстан республикасы нәрсәләре белән бай?

Б. – Татарстан республикасы урманнары, елгалары, күлләре, таулары, чишмәләре, төрле кошлары, кыргый хайваннары, гөмбәләре, җиләкләре белән бай.

Т. – Татарстан урманнарында нинди кыргый хайваннар яши?

Б. – Татарстан урманнарында аю, бүре, куян, тиен, поши, төлке, керпе, кабан яшиләр.

Т. – Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт. Ә хәзер мин сезгә үземнең серемне ачам. Балалар, без бүген табигать кочагына сәяхәткә барабыз. Без хәзер – сәяхәтчеләр. Татарстан урманнары бик ерак һәм зур, шуңа күрә без анда поезд белән барабыз. Менә сезгә, кызлар, билетлар. Билетларда кыргый хайваннар сүрәтләнгән. Сез шул хайваннар турында табышмаклар уйлап әйтерсез (табышмаклар уйлап әйтергә үткән шөгыльләрдә балалар өйрәнделәр), ә малайлар табышмакларның җавабын табып әйтергә тиеш булалар.

“Табышмак әйтәм – җавабын тап” уены.

– Колак озын, туным йомшак, кишер ашасам, туям.

  Үзем куркак, шуңа ахры, исемем минем... (куян);

– Нечкә билле, көлтә койрыклы... (төлке);

– Ыржайган теш, курка аннан көчсезләрнең һәрбере.

  Бозау, сарык, куян аулый, ач күзле ерткыч... (бүре);

– Үзе бүрек кебек кенә, кигән туны энәле, бу ни була,

  Кайда яши, берәрегез беләме?.. (керпе);

Т. – Балалар, сез бик зирәкләр, рәхмәт сезгә. Ә хәзер утырышыгыз поездка, киттек! Кулларыгызга бинокльләр алыгыз һәм игътибар белән күзәтеп бырыгыз. Нәрсәләр күрерсез икән? (Залда урман кәренеше, кыргый хайваннар, кошлар, бөҗәкләр рәсемнәре беркетелгән. Кошлар тавышы яңгырый). – Менә инде балалар матур урман аланына килеп тә җиттек. Бик матур итеп кошлар сайрый. Әйдәгез, бераз кошлар тавышын тыңлап алыйк әле.

“Кем игътибарлы” уены.

Т. – Нинди кошлар тавышын ишеттегез, балалар? (балалар кошларның рәсемнәрен күрсәтәләр)

1 Б. – Күке тавышын.

2 Б. – Мин тукран тавышын ишеттем.

3 Б. – Ерактан сандугач тавышы ишетелде.

4 Б. – Апа, мин чикерткәләр тавышын ишеттем.

Т. – Әйе, балалар, урманны кошлар, бөҗәкләр тавышы бизи. Ә менә бал корты выжылдаганын ишетмәгәнсез. Әйдәгез әле тыңлыйк!  

“Минем арттан кабатла” уены. ([Җ] авазы өстендә эш)

Т. – Балалар, ничек бал котры выжылдый?, - Жжж-жжж-жжж

Т. – Әйе, балалар, әти бал корты Жжж-жжж-жжж – ди. Ә әни бал корты Җҗҗ-җҗҗ-җҗҗ – ди.

“Җырлый, җырлый Наҗия, урманда җиләк җыя

Сызганган ул җиңнәрен, өзә кура җиләген.” (балалар кабатлыйлар)

Т. – Балалар, юлда бик озак булдык, арыгансыздыр, әйдәгез уйнап алабыз.

Хәрәкәтле ял минутлары.

Аю бара урманнан – бер-бер артлы баралар     Курка  икән аюдан – башларын яшерәләр

Утын җыя учакка – алга таба иеләләр.              Куян, куян курыкма – сикерәләр

Усак артында куян – чүгәлиләр                          Аю тими ул сиңа – кул чабалар.

Т. – Утырышыгыз, балалар, шушы матур аланда әйдәгез әле сөйләшеп алыйк. Балалар, поездда барганда мин бинокльдән тукран күрдем. Тукран - урман кошы (рәсем күрсәтә). Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Тукран үзенең көчле, озын томшыгы белән агачлардан бөҗәкләр эзли. Очлы тырнаклары ярдәмендә агачта нык утырып тора. Тукранны “урман докторы” дип тә атыйлар. Ә менә син, Ренат, нәрсә күрдең?

Б. – Мин тиен күрдем (рәсем күрсәтә).

Т. – Тиен нинди?

Б. – Тиен бик җитез. Аның йоны кызгылт сары төстә. Аның койрыгы зур, йомшак.

Т. – Тиен нәрсә ярата?

Б. – Тиен чикләвек, гөмбә, җиләк ярата.

Т. – Дөрес, рәхмәт. Ә Диләрә нәрсә күрде икән?

Б. – Мин куян күрдем (рәсем күрсәтә). Куян соры төстә.

Т. - Әйе, куян җәй көне соры, ә кышын ак төстә була. Уйлап карагыз әле, ни өчен шулай икән?

Б. – Кыш көне ак куян кар өстендә күренми, шулай ул бүредән кача.

Т. – Әйе, бик дөрес, шулай итеп куян дошманнардан саклана.

Б. – Куян матур, йомшак, җитез һәм куркак.

Т. – Булдырдың, Диләрә, куян турында күп беләсең икән.

Б. – Апа, ә мин керпе күрдем (рәсем күрсәтә). Керпе бәләкәй, аның туны энәле. Керпе гөмбә, тычканнар ашый.

Т. – Ә Айзилә нәрсә күзәтте икән?

Б. – Мин бик күп агачлар күрдем. Аларның яфраклары төрле-төрле.

Т. – Ә нарат һәм чыршы яфраклары нинди?

Б. – Нарат һәм чыршы агачларының яфраклары юк, аларның энәләре бар.

Т. – Балалар, карагыз әле, мин агач төбендә бер конверт таптым, нәрсә икән анда? Урман хуҗасы конвертка төрле-төрле яфраклар салган, ул безне сынап карарга уйлаган.

“Бу яфрак нинди агачтан?” д/уены.

(бу имән яфрагы, бу каен яфрагы, бу усак яфрагы, өрәнге, юкә, миләш һ.б.)

Т. – Булдырдыгыз, балалар. Агачларны һәм аларның яфракларын таныйсыз икән, урман хуҗасы риза булып калыр инде. Балалар, карагыз әле без утырган аланда бигрәк күп матур чәчәкләр үсә. Ә бу чәчәкләрнең исемнәрен беләсезме соң?

Б-лар. – Бу зәңгәр чәчәк – кыңгырау чәчәге. Бу ак чәчәк – ромашка чәчәге. Бу сары чәчәк – сары мәтрүшкә.

Т. – Балалар, сары мәтрүшкә матур чәчәк кенә түгел, ул бик файдалы чәчәк тә.

Аланда, аланда ал чәчәкләр үсәләр.

Ал чәчәкләрне тирбәтеп, җылы җилләр исәләр, – дип язган татар халык шагыйре Хәй абый Вахит. – Әйе, балалар, чәчәкләр безнең тормышны бизи, кәефне күтәрә. Табигать чәчәкләрне җирне матурлау өчен үстерә. Кешеләр табигать матурлыгын бозмаска, сакларга тиешләр. Ә сез, балалар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме? Әйдәгез, аларны искә тешерик әле.

Б-лар. – Урманда учак ягарга ярамый;

           – Урманны чүпләргә ярамый;

           – Кошларның ояларын туздырырга ярамый;

           – Урман хайваннарын өйгә алып кайтырга ярамый, чөнки алар урман балалары;

           – Җиләкләрне, чәчәкләрне, гөмбәләрне тамыры белән өзәргә ярамый, чөнки киләсе елга алар үсеп чыкмый.

Т. – Рәхмәт балалар. Сез бик акыллылар. Әйдәгез әле ял итеп, уйнап алыйк!

“Түгәрәк алан” уены. (Балалар түгәрәктә йөриләр һәм такмак әйтәләр)

Б-лар. – Бу аланда чәчәкләр күп,  

              Кыймыйм ләкин өзәргә.

              Без аларга тимибез,

              Диләрә, Айзилә, Лилия

              Әйдә әле биергә! (балалар уртага чыгып бииләр)

III. Йомгаклау.

Т. – Инде кайтырга да вакыт җитте. Ләкин минем сезгә бүләкләр-медальләр бирәсем килә. (Балаларга медальләр таратыла). Бүген Марат бик актив булды. Ә Айзилә иң яхшы сөйләүче булды, Һ.б.

Медальләр: – “Иң яхшы балага”, “Иң яхшы сөйләүчегә”, “Иң яхшы хикәя төзүчегә”, “Иң акыллы балага”, “Иң зирәк балага”.

Т. – Ә һәзер күзләрне йомабыз да, уннан бергә кадәр саныйбыз. Менә, балалар, бакчага кайтып та җиттек. Сәяхәт сезгә ошадымы?

Б. – Әйе, рәхмәт апа.

Т. – Сау булыгыз, балалар!

Б. – Сау булыгыз, апа!

Әдәбият:

1. Методик кулланма “Туган телдә сөйләшәбез” (5 – 7 яшь)З.М. Зарипова, Ф.В. Хазратова

2. “Балачак аланы”  К.В. Закирова (хрестоматия)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Синтез искусств как средство формирования эстетического отношения к природе у детей старшего дошкольного возраста (на примере художественно-экологического блока "Уральская рябинушка")

  Методическая разработка составлена с учётом интеграции образовательных областей "Познание", "Художественное творчество", "Музыка", "Чтение художественной литературы", состоит из вступите...

Природоведческая литература как средство развития интереса к живой природе у детей старшего дошкольного возраста

Природоведческая литература для детей появилась поздно. В конце XVIII в. журнал Н. И. Новикова «Детское чтение для сер­дца и разума» первым стал публиковать очерки о природных яв­лениях и даже с...

Особенности представлений о взаимодействии человека и природы у детей старшего дошкольного возраста

Представлены выводы об особенностях представлений о человеке, ценностных ориентаций детей по отношению к природе, взаимодействии человека и природы у детей старшего дошкольного возраста...

ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ ПРОЕКТ ТЕМА: «ВОСПИТАНИЕ БЕРЕЖНОГО ОТНОШЕНИЯ К ПРИРОДЕ У ДЕТЕЙ СТАРШЕГО ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА».

Цель: создание условий для усвоения и закрепления знаний и навыков бережного отношения к природе у детей старшего дошкольного возраста  и их родителей. Задачи:1.    Исследоват...

Экологический КВН «Человек — друг природы» для детей старшего дошкольного возраста

Программное содержание: закрепить и расширить знания учащихся о природе; воспитывать заботливое отношение к родному краю; учить разумно использовать дары природы; развивать творческие способности дете...

Статья "ФОРМИРОВАНИЕ ПРЕДСТАВЛЕНИЙ О ПРИРОДЕ У ДЕТЕЙ СТАРШЕГО ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА ПРИ ОЗНАКОМЛЕНИИ С ПРИРОДОЙ ПОСРЕДСТВОМ ЭКСПЕРИМЕНТИРОВАНИЯ"

В статье раскрываются теоретические и прикладные аспекты познавательно-исследовательской деятельности дошкольников, рассматривается ее сущность и развивающий потенциал, дается характеристика экспериме...