Туган телдә сөйләшәбез
материал на тему

Салахова Эльвира Баграмовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telend_soylshbez.docx162.91 КБ

Предварительный просмотр:

                       

 Туган телдә сөйләшәбез

                                                Моңлы тел ул, нурлы тел - Туган тел.

                                         Баш очында кояш булып тора гел.

                                                                                      Ф.Әмәк.

                             

Без – татарлар өчен татар теле туган тел санала. Туган телдә яңгыраган сүзләрнең  эмоциональ – эстетик  буяуларының бик  нечкә төсмерләре чагылышы балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, ата- аналар өчен рухи  байлык  чыганагы  булып тора. Без  аны яшь  буынга  тапшырырга  тиешбез.

Туган тел -  сабыйларга  аң - белем  hәм   тәрбия  бирү  өчен иң шифалы hәм рухландыргыч чишмә. Нәниләр белән  эшләгәндә  шушы чишмәнең – туган тел байлыгының ачылуы өчен  тырышырга кирәк, чөнки тел hәм сүз яшәешнең бөтен өлкәләренә дә үтеп кергән hәм  кеше  тормышнда  зур роль уйный. Кешенең hәрбер  шөгыле, hәрбер эше тел ярдәмендә  башкарыла.

Безгә телгә сәләтлелек бүләк итеп бирелгән икән, аны нәтиҗәле  итеп куллана  белү кирәк. Бала туган телнең  нечкәлекләрен   никадәр тирәнрәк  танып белсә, туган тел төсмерләре  чагылышын шулкадәр яхшырак кабул  итә, аның йөрәге дә сүзнең матурлыгын шулкадәр активрак аңлый, hәм  ул сүзләр  тылсымына  да шулкадәр тизрәк төшенә.

http://madaniyat.ru/wp-content/uploads/2013/03/tatarskiy-ornamet_11_01.jpg

 Сузләр   тылсымына өйрәнү  кешегә  тормышын уңай якка  узгәртү, башка кешеләр  белән актив аралашу, аларга ярдәм итү, бик яхшы оратор, әңгәмәдәш булу мөмкинлеге бирә.

 Туган телне үзләштергәндә,  сөйләм үстергәндә  сүзләр белән уйларга гына тугел, сүзләр турында уйлый белергә hәм балаларны  да шуңа өйрәтергә кирәк.  Тәрбияче үзе сүзләрнең тирән  мәгънәгә, сокландыргыч,  таң калдыргыч  искиткеч  бик зур көчкә  ия булуын  тоемлап, шуны балаларга  төшендерә  алса, аларның хисләрен ,  күңелен, фикерләрен , кичерешләрен яхшыртыр, тирәнәйтер.  Туган телнең, сүзләрнең тылсымга ия мөмкинлекләрен  үзләштерү  hәм  аңлау балаларга киләчәктә күңелгә  хуш килгән  эш белән  шөгыльләнеп , үзләреннән  hәрвакыт канәгать булып, бәхетле, шатлыклы тормышта яшәргә  ярдәм итәр.

     Туган тел могҗизалар  тудыра ала. Сәламәтлек, бәхет, җан тынычлыга, күтәренке күңел халәте безнең нәрсә  уйлау, нәрсә сөйлэү белән белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә  туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү эшендә hәр тәрбияче бала күңелгэ яраган ачкычны табып, аларның телнең матурлыгын тоюларына, сүзгә сак карауларына, аның  сафлыгы  турында кайгыртуларына ирешсен иде. Бу сүзләр буш сүзләр генә булып калмасын иде!

http://lh3.ggpht.com/_tWKJ5zA94g8/Sdy9BAMWDYI/AAAAAAAAB3Q/wPrsktsF1pg/tat-ornamen2.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Туган телдә сөйләшәбез»

Кечкенәләр өчен....

Туган телдә сөйләшәбез

Зурлар төркемендә танып белү шөгыле....

ООД по родному языку "Путешествие по природе Татарстана" для детей старшего дошкольного возраста по проекту "Туган телдә сөйләшәбез"

Занятие по родному языку “Татарстан табигатенә сәяхәт” по проекту "Туган телдә сөйләшәбез" знакомит детей богатством Татарстана. Дети узнают много нового, знакомятся с животным и растительным миром Та...

"Туган телдә сөйләшәбез" (автор З.М. Зарипова.) перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сөйләм үсеше өлкәсенең "Туган телдә сөйләшәбез" буенча перспектив план....

“Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшь)

quot;Туган телдә сөйләшәбез" беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3 яшь) Авторлар Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина...