“Балаларның сөйләмен үстерүдә Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинованың «Туган телдә сөйләшәбез» 2-3 яшь укыту-методик комплектын куллану” темасына педагогик киңәшмәдә чыгыш
консультация (младшая группа)

 

“Балаларның сөйләмен үстерүдә

Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинованың «Туган телдә сөйләшәбез» 2-3 яшь укыту-методик комплектын куллану”

темасына педагогик киңәшмәдә чыгыш

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_pedsovet.docx23.8 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

 “Олы Әтнә балалар бакчасы”

 

“Балаларның сөйләмен үстерүдә

Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинованың «Туган телдә сөйләшәбез» 2-3 яшь укыту-методик комплектын куллану”

 темасына педагогик киңәшмәдә чыгыш

                                                                             

                                                                                 

                                           

        Тәрбияче: Мөхәмәдҗанова Л.Т.

Олы Әтнә авылы, 2018ел.

Без һәрберебез  балалар белән эшчәнлек алып барганда “Туган телдә сөйләшәбез” дип аталган методик комплект белән даими кулланабыз.  Комплектка, балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, методик кулланма, күрсәтмә әсбаплар (темалар буенча рәсемнәр) һәм аудиоязмалар туплап бирелгән.  

Бу комплектның төп максаты балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү булса, төп үзенчәлеге —бәйләнешле сөйләм үстерү, тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау сәләте булдыру дип уйлыйм. Методик кулланма  танып белү, сөйләм үстерү, матур әдәбият белән таныштыру кебек белем бирү өлкәләрен үз эченә алган. Күрсәтмә материаллар папкасында төрле темалар буенча рәсемнәр тупланган. Шул рәсемнәрне балаларга күрсәтеп, сорау-җавап алып, аерым һәм күмәк кабатлап сөйләм телен үстерергә тырышам.Мәсәлән, песи сот эчә, малай белән кыз чебиләр ашаталар, пешекче аш сала.  

Методик кулланмада беренче кечкенәләр төркеменә (2яшьтән 3 яшькә кадәр) йөрүче балалар эшчәнлеген оештыруның кыскача эчтәлеге (конспектлар) бирелгән һәм нәниләрне туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү эшчәнлеге үзенчәлекләре күрсәтелгән. Беренче кече яшьтәге төркем балаларының сөйләм эшчәнлеген оештыру системасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген оештыру системасыннан аерыла. Кечкенәләр төркемендә балаларны туган телгә өйрәтү һәм сөйләм үстерү әйләнә-тирә белән таныштыру процессында бара. Шушы үзенчәлекләрне исәпкә алып, кече яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү эшчәнлеген оештырганда, әйләнә-тирә предметларны һәм күренешләрне танып белүдә нәрсә чыганак булып торуы игътибар үзәгенә алынган бу кулланмада. “Туган телдә сөйләшәбез” методик комплектка нигезләнеп эшчәнлек төрләрен төрләргә бүлергә кирәк дип таптым.

  1. Табигый шартларда табигать белән турыдан-туры таныштыру. Тирә-юнь белән таныштыру баланың башкалар сөйләменә игътибарын үстерә, сүз байлыгын арттыра. (моңа көн дә саф һавада булу зур роль)

2. Уенчыклар аша да бала тирә-юньгә якыная дип саныйм. Уенчыклар аша да бала тирә-юнь белән якыннан таныша. Монда уенчык почмагында уенчыкларны карыйбыз.   Алар турында сөйләм телләрен баетырга тырышам(мәсәлән, курчак, аю, песи, машина һ. б), һәрбер уенчыкны үз исеме белән атаганнан соң, балаларга әйттереп карыйм.  Аларны башка сүзләр белән бәйләргә өйрәтәм (мәсәлән, зур курчак, бәләкәй машина, күп шакмаклар…)

3. Халык авыз иҗатына һәм матур әдәбият әсәрләре укуга игътибар бирергә тырышам. Балалар 2-3 яшьтә ишетеп кабул итүгә караганда, күрсәткәнне тизрәк кабул итәләр. Шулай ук күрсәтмә материаллар папкасында тупланган рәсемнәр буенча да сөйлим. Монда балалар тиз яратып кабул итә торган “Йомры икмәк”, “Чуар тавык” әкиятләренә иллюстрацияләр бар.Әкиятләрне өстәл курчаклары белән сөйләү отышлы дип саныйм.Әкиятне мин сөйләгәннән соң, балалар белән бергә кыска әкиятләрнең бергәләп эчтәлеген сөйлибез.  

 Балалар белән оештырылган эшчәнлек күбрәк уен характерын ала.

Бала беренче тапкыр бакчага килгәч, бераз аптырап кала, сөйләшми. Азрак сөйләшкән очракта да аның сөйләмен аңлап булмый, бала шуңа уңайсызлана. Шуңа күрә дә шундый халәттән тизрәк чыгарга ярдәм итәрөчен уен куллану иң отышлы алым дип саныйм. Кече яшьтәге балаларны уйнату өчен уеннар бик күп төрле: кул-бармак уеннары, түгәрәк уеннар, дидактик, сюжетлы-рольле уеннар.

    Методик кулланмада сөйләмне үстерүдә туган төбәк көнкүрешен өйрәтүгә корылган  материаллар бар. Шуңа нигезләнеп, шөгыль вакытларында җирле халыкның гадәти көнкүрешен, яшәү шартларын,  зурлар башкарган эшлэрне,  гореф-гадәтләрне, милли бәйрәмнәрне къзалласыннар дип чагылдырырга тырышам. Монда “Кунаккка чакыру..”, “Әминәнең туган көненә килегез” шикелле уеннарны балалар бик яраталар. Бу яшьтә Сюжетлы-рольле уеннар вакытында да балаларның сүзлек запаслары байый, алар дөрес җөмләләр кулланып сөйләшергә өйрәнәләр.  Сюжетлы-рольле уеннарда, аларга, “Ашханәдә”, “Кибеттә”, “Табиб” кебек уеннарда балалар бик теләп катнашалар.  

Сөйләм үстерү мәсьәләләрен чишкәндә, өйрәтүнең төрле методлары, алымнары, чаралары билгеле. Шундый чараларның берсе — бармак уеннары. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интеллект үсешенә уңай йогынты ясый. Моңа “Бу-бармак....” уены керә. Эшчәнлек барышында төрле предметлар тотып уйный торган уеннар киң кулланыла. Нәниләр уенчыкларны яшерәләр, эзлиләр, табалар. Мондый уеннар балаларда  зур  кызыксыну уята, мин күрсәткән хәрәкәтләрне балалар тырышып кабатлыйлар: «куян булып сикерәләр», «кошлар булып очалар», «җим чүплиләр», «аю кебек алпан-тилпән йөриләр», «әтәч булып кычкыралар» һ.б

Балаларның игътибарын туплау, эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту, ял иттерү (релаксация) максатыннан, шигъри әсәрләргә зур игътибар бирәбез. Бу әсәрләрне укыганда, балалар, эчтәлеккә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар: «яфраклар, кар бөртекләре кебек очалар», «кер юалар, чайкыйлар, сыгалар», «кояшны сәламлиләр», «кояш нурлары ясыйлар» һ.б. Матур әдәбият, халык иҗаты, күрсәтмәлелек, предметлар белән уен хәрәкәтләре, кошларның, җәнлекләрнең образларын имитацияләү — болар барысы да нәниләрне туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә зур әһәмияткә ия.

Бу методик кулланмада тәкъдим ителгән материаллар балаларга туган телне өйрәтүдә һәм аларның сөйләмен үстерүдә безгә - тәрбиячеләргә зур ярдәм дип саныйм.

Чыгышым ахырында, шуны әйтәсем килә. Балалар – безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт тәрбиячеләр кирәк.Барчагызга нык сәламәтлек,күңел тынычлыгы,рухи матурлык телим.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-методик комплектын шөгыльләрдә һәм режим чорларында куллану

Презентация и конспект об использовании УМК на занятиях и в режимных моментах...

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...

Чыгыш “Балаларның математик күзаллауларын үстерүдә уеннар куллану.”

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен нәрсәне беләсе, аңл...

"Татарча сөйләшәбез" укыту методик комплектының "Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар" проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге конспекты

Конспект образовательной деятельности по УМК "Говорим по-татарски" в подготовительной к школе группе "Мы в цирке"....

Презентация "УЕННАР АША БАЛАЛАРНЫ ТУГАН ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШЕРГӘ ӨЙРӘТҮ"

Уеннар , үткәрелү максатыннан чыгып, өч аспектка нигезләнә:-Танып белү. Балаларның иҗади күзаллауларын арттыра, логик фикерләү сәләтен үстерә.-Сөйләм үстерү. Балаларның диалогик сөйләмен формалаштыра,...