Интерактив җихазны балаларның иҗадый сәләтен сынлы сәнгать аша үстерү өчен кулану.
консультация по рисованию (подготовительная группа) на тему

Бадертдинова Гульназ Юнусовна

Статья подготовлено для выступлдения на городском методическом объединении воспитателей и педагогов ДОУ г. Нижнекамска

Интерактив җихазны балаларның иҗадый сәләтен сынлы сәнгать аша үстерү өчен кулану.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya.docx29.13 КБ

Предварительный просмотр:

Интерактив җихазны

балаларның иҗадый сәләтен сынлы сәнгать аша үстерү өчен кулану.

Информацион технологияләргә багышланган күп кенә мәглүмат чараларында “шөгелдә интерактив җихазны куллану”  дигән сүзләрне очратырга мөмкин. Мондый шөгел дип мәглүмәтне берничә чыганактан беръюлы бирүче, яхшы итеп аңлатучы, күрсәтмә әсбап буларак бары тик компьютер, такта, проектор ярдәмендә кулланып эшләнгәнен атыйлар. Заманча мультимедиа кирәк яраклары үзләрендә яңа технологияләрне берләштереп  укыту барышын яңа биегрәк дәрәҗәгә күтәрә. Бу төр эшләрнең ликаяте булып күрсәтмә асбапны көчәйтү торса да алдагы таләпләрне үтәү зарур: танылу, динамика, иң яраклы үлчәү, иң яраклы күләм.

Мондый төр җихаз тавыш, рәсем, видео мәглүматны техник чаралар аша бәйләп кулланырга мөмкинлек бирә. Иң әйбәте булып, сынлы сәнгать шөгелнең төрле өлешендә, слайдтан торган презентация кулану дип санала. Аны кереш әңгәмә яки материалны кабатлау вакытында интерактив такта, проектор, компьютер аша күрсәтү кулай. Шунда ук интернеттан мәглүмат, видеомагнитафоннан, флешхәтерләрдән, видеокамера, документкамерадан кулланып була.

Бу төр шөгелне алып баручы тәрбияче менә мондый өстенлекләр ала:

тактага рәсемнәрнең репродукцияләрен, рәссамнарның сүрәтләрен, схемаларны чыгару, объектны күчереп йөтү, видеоны һәм интеркатив анимацияне кабызу, мөхим җирләрне төсле сызыклар белән билгеләү, документ камера аша вак өлешләрне зурайтып карау.

Шушы ысулларны куллану балаларның игътибарын җәлеп итәргә, кызыксыну уятырга, яхшы итеп алган белемне истә калдырырга, материалны аңларга булыша. Интерактив тактаның программа тәэминәте эчтәлегенә кергән төрле махсус  эффектлар (чаршау, лупа, зум) шөгелдә балаларның игътибарларын иң кирәкле, мөхим вакытта җәлеп итәргә булыша (мәсәлән экран лупасы рәсемнең аерым өлешләрен җентекләп карарга мөмкинлек бирә). Бу кулланмаларны шөгелнең теоретик өлешендә Һәм практик өлешендә дә кулланырга мәмкин. Монда да остенлекне интератив чараларга бирер идем. Гади тактага асма рәвештәгә куеп, пумала һәм буяулар ярдәмендә  ясалган рәсемнең буяулары агыпкитү очраклары була. Ярты такта тәрбияче гәүдәсе белән капланү сәбәпле бер өлеш балалар эше күрми калуы мөмкин. Алдан әзерләнгән буяу алгоритмын интерактив тактадан бер киртәсез карап була. Шул ук арада балалар узләре дә ясап, сөртеп карый ала. Моннан мин яңа төр чараланы куллануны кулайрак дигән нәтиҗә ясадым.

Шөгелгә әзерләнү тактаның булуын таләп итми. Моның өчен бары тик махсус программаның шәхси компьютерда булуы кирәк. Интернета урнаштырылган әзер материаллар эшне тагын да җиңеләйтә. Тәрбияче ясаган электрон материал озакка компьютерда, флешкартада, дискта, интернетта саклана ала. Кирәк очракта аны, бер киртәсез узгәртеп була.

        Бу остенекләр сынлы сәнгать шөгеләрен кызык, мавыктыргыч, төрле, хәрәкәтчән итеп эшләргә бирә. Шуңа күрә үземнең эшемдә мин төрле интерактив чаралар кулланам.  SMART Board, Elite Panaboard такталары, Mimio Mimio Teach интерактив алкушымчасыларыннан куллана беләм. Аларны шөгелемдә шушы олешләрдә кулланам:

- сынлы сәнгать әсәрләрен күрсәтү, анализлау;

- төрле композицион уеннарны үткәрү;

- эш алгоритмын  аңлату;

- яңа материалны кабатлау.

        

        Хәзерге вакытта  фундоменталь белем генә бирү түгел, ә шәхеснең  шәхси потенцеалын  гамәлгә ашыру, иҗадый сәләтне үстерү төп бурыч. Шуңа күрә мәгълүматый-элемтә чараларны  куллану заманча укыту-тәрбияләү процессында зарури шарт булып кала. Информацион технологияләрне куллану максат буларак түгел бары тик тагын бер максатка ирешергә булышучы педагогик корал буларак санала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәнгать эшчәнлеге аша балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү.

Кеше тормышының, гомеренең иң истә кала торган, иң сагындыра торган вакытлары, хатирәләргә бай чаклары була. Әйтеп бетергесез күңелле истәлекләр бигрәк тә балачак белән бәйле. Ә шул балачакның ...

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

"Адам и Ева" (оригами из кружков)

Работа по теме "Я - человек". Техника оригами из кружков, название работы "Адам и Ева"....

“Балаларның туган як табигатенә мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”. Шәһәребез бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен доклад

“Балаларның  туган як табигатенә  мәхәббәтен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.Шәһәребез бакчаларында   эшләүче тәрбиячеләр өчен    доклад....

Сәнгати-эстетик үсеш, сөйләм үстерү (грамотага өйрәтү), танып белү үсеше (математика) буенча интеграль эшчәнлек (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Эшчәнлек структурасы:    1. Хәерле иртә теләү.2. Сюрприз момент.3. Математик Галактикага юл тоту.4. Рәсемнәр ярдәмендә ребус чишү.5. Математик табышмакларга җавап табу.6. Геометрик...