Гаиләдә балаларга эстетик тәрбия бирү
статья

Фазлыева Чулпан Билусовна

Консультация для родителей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gaild_balalarga_estetik_trbiya_biru.docx19.88 КБ

Предварительный просмотр:

Гаиләдә балаларга эстетик тәрбия бирү

Эстетик тәрбия – ул матурлык, гүзәллекне күрә һәм аңлый белергә өйрәтү. Матурлыкны күрә, таный белмәүче кеше җир йөзендә юктыр дисәм, ялгышмамын. Хәтта табигате белән коры, усал кеше дә матурлык алдында тукталып кала, аның ямен тоя, үзенчә зурлый, хөрмәт итә. Матурлык һәм аның иң самими, нечкә ноктасы –гүзәллек борын-борынгыдан кешелек җәмгыятен яшәткән, аңа рухи йөзен югалтырга ирек бирмәгән.

Бала күңеленә сабый чактан ук үсә төшкәч өстенлек итәчәк теге яки бу сыйфатлар салына. Алар аңа ана сүзе, атаның үз-үзен тотышы, гаиләдә урнашкан мөнәсәбәтләр ярдәме белән сеңә. Бала күпмедер тормыш тәҗрибәсен үзен чорнап алган тышкы дөньядан, кешеләрдән, табигатьтән дә ала. Ләкин бу соңгылары дөрес калыплансын өчен, әти-әниләрнең дә катнашуын сорый. Әгәр дә бу юк икән, йортыңа бәла киләсен көт тә тор, бала бүтән юнәлештә үсәчәк.

Табигать матурлыгы – рухи гүзәллек тәрбияләүдә зур роль уйный. Табигать матурлыгы нечкә хисләр тәрбияли, кешенең матурлыгын тоярга ярдәм итә. Без, авыл кешеләре, үзебезне табигать кочагында яшәвебез белән бәхетле дип саныйбыз. Тик шулай да табигать үзе кеше күңеленә тәрбия бирә алмый. Бала күңеленә нечкә хисләрне, табигатьне сөю, аның белән ләззәтләнү хисләрен табактан тәлинкәгә аш бүлгән кебек кенә салып булмый. Аның өчен без, әти-әниләр, үзебез табигать сөюче булырга тиешбез. Бала белән бергәләп өй тирәсенә, бакча буйларына, юл кырыйларына агачлар утырту, сокланып үстерү, “менә күр әле, без утырткан агачлар ничек матур булып үсеп киттеләр” дип аларның күңелен үстергәндә, бала инде агачларга битараф булмас. Ә өй тирәсендә төрле-төрле чәчәкләр үстерү, үзең үстергән чәчәкләрне бүләк итү бала күңеленә матурлык һәм ямь өсти.

Матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтүдә сәнгать тәрбиясе зур роль уйный. Гимнастика кешенең гәүдәсен сылу иткән кебек, сәнгать тә кешенең күңелен сафландыра. Кеше, сәнгатьтәге хәзинәләрне танып белүе белән үзен гүзәллекне аңлау дәрәҗәсенә җиткерә, ләззәтләнү кичерә. “Хәзер миннән җирдәге бәхет нәрсәдә дип сорасагыз, – дәгән К.Станиславский, –мин – сәнгатьтә һәм хезмәттә, аларны аңлау дәрәҗәсенә җитүдә, аларны танып белүдә, табигатьне, дөньядагы тормышны, тормышның максатын танып белүдә. Моннан да зур бәхет юк”, – дип җавап бирер идем дигән. Сәнгатьне чын-чынлап танып белү кешенең гүзәллекне үзе өчен, үзенең рухи тормышы тулы булсын өчен танып белүеннән, аның сәнгать дөньясында яшәвеннән, гүзәллеккә төшенүенә теләге көчле булудан башлана.

Аңлау өчен иң җиңел һәм шул ук вакытта иң көчле булган сәнгать – ул матур әдәбият. Сүзнең матурлыгын танып белү – гүзәллек дөньясына беренче һәм әһәмиятле адымны атлау дигән сүз. Матур әдәбиятка, китапка, газета-журналларга мәхәббәт тәрбияләү гаиләдә башлана. Хәзерге интернет, компьютер, планшет, телефоннар заманында китап, газета-журналлар укырга өйрәтә алсак, әз генә булса да матурлыкка омтылыш нигезләре сала алыр идек. Әгәр әти-әни бер китап алып, әле укырга кермәгән баласы белән бергә утырып, шул китапны укыса, рәсемнәрен күрсәтеп, сөйләшеп утырсалар һәм бу еш кабатланып торса, балада китапка кызыксыну уята алыр иде. Матур әдәбият яраткан бала аңлап һәм йөгерек укый, ә йөгерек укыган бала мәктәп программасын да җиңел үзләштерә.

 Балага сәнгать тәрбиясе бирүдә музыканың да роле бик зур. Музыка – хисләр теле ул. Җыр һәм музыка кешенең бөтен рухи тормышын эмоциональ һәм эстетик яктан бизәргә тиешле куәтле чара. Гаиләдә әти-әнинең, гаилә членнарының музыкага ихтирамы балага йогынты ясамый калмый. Әгәр дә инде гаиләдә берәрсе уен коралында уйный белсә, аңа кушылып җырлап яки биеп җибәрүче дә булса, бала күңеленә ул үтеп керәчәк, аның күңел кылларының сизгерлеген арттырачак. Безнең мәктәптә музыка мәктәбенең баян, фортепиано класслары эшли. Бәлки балаларның шул уен коралларында уйнарга өйрәнү теләге дә туар. Чөнки музыка сөйгән, уен коралларында уйнарга хыялланган балалар күп. Аларның бу омтылышларын үстерүгә, олы максатларын тормышка ашыруга без, әти-әниләр, булышлык итәргә тиеш.

Балага эстетик тәрбия бирүдә тагын бер чара – сынлы сәнгать. Сынлы сәнгать әсәрләре – кеше дөньяны нечкәләп, матур итеп күрә белү сәләтенә өйрәтә торган бер якты тәрәзә ул. Баланың кечкенәдән үк рәсем ясарга омтылышын шиңдермичә, аңа буяулар алып биреп, аның хезмәтен мактап тагы да үсендерергә кирәк. Ә мәктәптән кайткач, әдәби уку дәресләрендә өйрәнгән рәссамнарның эшләрен бергәләп карап, аны бергәләп сөйләп чыксак баланың матурлыкны күрә белү сәләте тагы да үсәр.

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә акыл бирергә җыенмыйм, ләкин шуны искәртәм: һәртөрле матурлыкның башлангычы гаиләдә, бары тик гаиләдә генә өлгерә. Аны кабул итәргә, зурларга, яшәтергә тиешле шәхесләр бары биредә генә туа. Күңелеңнең китеклеген заманга, башкаларга сылтарга ярамый. Матурлыкны тудыруга караганда җимерү җиңел. Аны яңадан торгызу гына ифрат читен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

Сәяхәтләр аша балаларга экологик тәрбия бирү

Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү-балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки  яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган...

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нәфис – эстетик тәрбия бирүдә УМК ның роле”

Кул эше эшчәнлеге аша балаларга нәфис - эстетик тәрбия бирү. Эшчәнлекнә УМКның роле....

балалар бакчасы һәм гаиләнең балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге

Выступление на родительской конференции на тему: "Сотрудничества ДОУ и семьи в нравственном воспитании!"...

“ Әхлакый – эстетик тәрбия”

“ Әхлакый – эстетик тәрбия”Педагогик сәгатьтә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча чыгыш...

Балага эстетик тәрбия бирүдә музыканың роле

       Музыка шөгыле баланы шәхес итеп тәрбияләргә, үзенең сәләтләрен ачып бетерергә ярдәм итә. Балаларны бердәм, дус , тату мөнәсәбәттә булырга, бер-берсенә ярдәм итеп, кил...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе буенча балалар бакчасы һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлеге.

quot;Ватан белән шәхси бәйләнешне сизмичә,  ата-бабаларыбызның, әтиләребезнең һәм бабаларыбызның ничек яратканнарын һәм аны ничек саклаганнарын белмичә, патриот булып булмый.Гаилә -  ул бал...