“ Әхлакый – эстетик тәрбия”
консультация на тему

“ Әхлакый – эстетик тәрбия”

Педагогик сәгатьтә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча чыгыш

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл _hlakyy_-_estetik_trbiya.docx16.82 КБ

Предварительный просмотр:

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждение

“ Әхлакый – эстетик тәрбия”

Педагогик сәгатьтә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча чыгыш

Әзерләде:

 тәрбияче Мифтахова Г.И.

2013 ел

Һәрбер  тәрбияченең бурычы  балада эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә - тирә мөхиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтүдән гыйбарәт. Тәрбияче буларак, үз халкыбызның мәдәниятен, гореф - гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Бала күңелен ап-ак кәгазь белән чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әби-бабаларыбыздан калган йолалар аша. Үзенең тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксынган, китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була.

Халык иҗатында тәрбиянең һәр юнәлешенә караган, кешедәге барлык әхлакый сыйфатлар хакында фикерләп, тәкъдимнәр, әйтемнәр, киңәшләр, үгет-нәсихәтләр бар. Аларда халыкның балаларга әхлак, акыл тәрбиясе, эстетик, физик тәрбия, белем-сабак бирүгә караганнары аеруча эчтәлекле һәм мәгънәле. Шулардан мәкальләр һәм әйтемнәр зур урын алып тора. Халкыбыз мәкальләрен өйрәнүчеләр: фольклорчылар, тел белгечләре мәкальләрнең грамматик төзелешен, сүзләрнең тапкырлыгын, аларның барлыкка килү тарихын, нинди сабак бирүләрен, мәкальләрнең чыганакларын өйрәнәләр. Без исә аларның тәрбияви ягына игътибар итәбез; балаларны, яшьләрне тәрбияләүдә, аларны ничек куллану мөмкинлекләрен тикшерәбез. Сөйләшкәндә сүзгә ямь, куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган тәҗрибә, дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре мәкаль дип әйтелә. Мәкальнең көчен һәм аның тормышта нинди вазифа үтәгәнен укыганда гына белеп бетереп булмый. Аның яме һәм куате сөйләшкәндә, сүзне үз урынында әйтеп җибәргән чагында гына тапкыр чагыла. Мәкальне урыны килгәндә генә сүзгә кыстыра белергә кирәк. Югыйсә урынсыз әйтелгән мәкаль вакытсыз кычкырган әтәч шикелле. Мәкаль, әйтемнәрнең эчтәлекләре бик гыйбрәтле. Аларны өйрәнгәндә, балаларның мәкальләрне яттан белүләре генә җитми. Үсмерләрнең үз- үзләрен тотуда гына түгел, кешеләр белән аралашканда да мәкальләрдә әйтелгән үрнәккә омтылышлары, гыйбрәт алулары аеруча мөһим. Без шөгыльләрдә халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль, әйтемнәрне еш кулланабыз. Мәсьәлән- Дусың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма. - Дус акчадан кыйммәт. - Дөресен сөйләгән котылыр, ялган сөйләгән тотылыр. - Дөнья яктыра көн белән, адәм яктыра белем белән.

Камил акыл, әдәп-әхлак тәрбияләүдә табышмакларның да роле зур. Табышмакка җавап табу өчен, ут кебек зиһен йөгереклелеге кирәк. Ул үзе кечкенә булса да, эче төш кенә. Аның шул төшен табу кызыклы. Тик моның өчен хыялың бай һәм җитез булсын да , зиһенең йөгерек булсын. Табышмакларны иҗат итеп, халык камил акыл, әдәп-әхлак тәрбияләүне күз алдында тоткан. Табышмаклар аеруча балаларда зирәклек, тапкырлык, логик фикерләү сәләтен үстерә, сөйләмне камилләштерә. Алар балалар өчен эстетик ләззәт чыганагы. Эшебездә халык педагогикасының бай хәзинәләреннән, табышмаклардан файдалану уңай нәтиҗәләр бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нәфис – эстетик тәрбия бирүдә УМК ның роле”

Кул эше эшчәнлеге аша балаларга нәфис - эстетик тәрбия бирү. Эшчәнлекнә УМКның роле....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү (методик рекомендацияләр).

Методик рекомендацияләрдә әхлакый-патриотик тәрбия эшенең системасы һәм эзлеклелеге яктыртыла. Аның роленә әһәмият бирелә. Мәктәпкә баручы баланың нәрсәләр белергә тиешлеге билгеләп үтелә. Тематик пла...

Консультация “Уеннар ярдәмендә балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү”.

1.Әхлак тәрбиясенең  бурычлары .2.Яшь үзенчәлекләре.3.Әхлак тәрбиясе бирү нинди эшчәнлекләрдә тормышка ашырыла?4.Әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәлеге.5.Төрле кызыклы алымнар куллану....

Бармак уеннары аша әхлаки патриотик тәрбия бирү

Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильеваның «Туганнан алып мәктәпкәчә» программасына хас үзенчәлекләрнең берсе ул - әхлакый тәрбиягә, традицион кыйммәтләрнеяклауга юнәлгәнлек. Бу исә ата-а...

Балага эстетик тәрбия бирүдә музыканың роле

       Музыка шөгыле баланы шәхес итеп тәрбияләргә, үзенең сәләтләрен ачып бетерергә ярдәм итә. Балаларны бердәм, дус , тату мөнәсәбәттә булырга, бер-берсенә ярдәм итеп, кил...

Гаиләдә балаларга эстетик тәрбия бирү

Консультация для родителей...