Балага эстетик тәрбия бирүдә музыканың роле
статья

         Музыка шөгыле баланы шәхес итеп тәрбияләргә, үзенең сәләтләрен ачып бетерергә ярдәм итә. Балаларны бердәм, дус , тату мөнәсәбәттә булырга, бер-берсенә ярдәм итеп, килешеп эшләргә этәрә. Борынгы заманнарда ук музыка  тәрбия чарасы итеп каралган. Греклар кече яшьтән үк музыка белән шөгыльләнгән, кызыксынган, музыканы яраткан яшьләрне әдәпле, инсафлы, шәфкатьле була һәм алар күңелендә начарлыкка, вөҗдансызлыкка урын калмый дип  исәпләгәннәр. Безнең балалар бакчасында да музыка, җыр һәм бию дәресләрен нәниләр яратып, зур кызыксыну белән көтеп алалар.

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Балага эстетик  тәрбия бирүдә музыканың роле

МБДОУ  Алан балалар бакчасы

Теләче муниципаль районы

музыка җитәкчесе :

Каримова Румия Анасовна

Балага эстетик  тәрбия бирүдә музыканың роле

       «Музыка тәрбиясе – ул чын музыка шәхесен тәрбияләү белән генә чикләнми, ул иң беренче чиратта кеше сыйфатларын тәрбияли»  бу сүзләр бөек укытучы В.А.Сухомлинский әйткән сүзләр бүгенге вакытта да бик актуаль. Җыр - музыка- кешенең гомерлек юлдашы. Шуның белән бергә ул- бик яхшы тәрбия чарасы да. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә, аннары кеше тормышында уен, хезмәт, мәхәббәт һәм көнкүреш җырлары киңрәк урын ала.Музыка аралашуга, иҗади эшкә этәргеч ясый, эстетик хисләрне уята. Тыңлаучының хисләренә һәм акылына тәэсир итеп аны уйландырырга мәҗбүр итә. "Җырсыз кеше-канатсыз кош"- ди халкыбыз. Кеше үзенең кичерешләрен, ниләр уйлавын, сагышын һәм куанычын җырга салып көйли.

         Музыка шөгыле баланы шәхес итеп тәрбияләргә, үзенең сәләтләрен ачып бетерергә ярдәм итә. Балаларны бердәм, дус , тату мөнәсәбәттә булырга, бер-берсенә ярдәм итеп, килешеп эшләргә этәрә. Борынгы заманнарда ук музыка  тәрбия чарасы итеп каралган. Греклар кече яшьтән үк музыка белән шөгыльләнгән, кызыксынган, музыканы яраткан яшьләрне әдәпле, инсафлы, шәфкатьле була һәм алар күңелендә начарлыкка, вөҗдансызлыкка урын калмый дип  исәпләгәннәр. Безнең балалар бакчасында да музыка, җыр һәм бию дәресләрен нәниләр яратып, зур кызыксыну белән көтеп алалар.

       Кешенең эстетик зәвыгына бала чакта ук нигез салына. Балалар бакчасында инде ул шактый формалаша. Бу очракта балалар бакчасын йортның фундаменты белән чагыштырып була. Дөрестән дә , хәзерге музыка педагогикасы һәм психологиясе өч яшьтән җиде яшькә кадәрге чорны баланың сәләтләрен үстерүдә иң мөһим һәм нәтиҗәле еллар дип саный. Җыр- музыка балаларда шатлык, гаҗәпләнү, күңел күтәренкелеге яки моңлану кебек төрле хисләр уята. Музыкаль сәнгать тормышның төрле ягын сурәтләп баланың рухи дөньясын баета.Нәниләр һәр нәрсәне йотылып, тирән кызыксынып өйрәнәләр һәм тиз үзләштерәләр. Максатыбыз – туган җирне, туган илне, туган табигатьне, туган телне ярату, аларны өйрәнү һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын белү, аларга ихтирам тәрбияләү. Музыка сәнгате элек-электән үк татар халкында шәхес тәрбияләүдә зур көчкә ия булган. Мондый тәрбия баланың физик һәм рухи үсешенә дә уңай йогынты ясый. Музыка ритмнары астында атлау адымнарының җиңел һәм дөрес булуына, гәүдәне дөрес тотуга уңай тәэсир итә. Җырлаганда балаларның сулыш юллары кинәя, тавышы ныгый.

                Музыкаль тәрбия, беренче чиратта, рухи, әхлакый, эмоциональ тәрбия һәм, иң мөһиме, милли материаллар нигезендә тәрбия бирү. Туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, милли үз аң үсеп җиткәч кенә тумый, ул беренче сүз, беренче адым, беренче җыр һәм беренче уеннардан башланырга тиеш.

          Билгеле, балаларга музыкаль тәрбия бирүне милли материаллар нигезендә алып барырга кирәклеген барыбыз да беләбез. Балалар тыңлый  белергә, ә барыннан да бигрәк, үзләренә аңлаешлы, уңайлы һәм кызыклы булган материалны башкара белергә тиеш. Җыр, бию, уеннар балаларның яшь үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алып сайлау мәҗбүри.

        Мәрхәмәтлелек, әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт тәрбияләүне мин музыкаль тәрбия бирүнең нигезе дип саныйм, чөнки музыкаль тәрбия ул эстетик тәрбия бирү, төрле хисләр уяту. Музыкаль тәрбия бирү – бик катлаулы процесс, чөнки үз эченә күп яклы һәм төрле аспектларны ала.

        Музыка тыңлау балаларның рухи дөньясын  гына баетып калмый, ул аларның акылына да тәэсир итә: бала уйлана, сорауларга җавап бирә, чагыштыра. Болардан тыш, балаларның музыкаль сәләтләре үсә.

        Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып минем шуны әйтәсем килә: ике яшьтәге балалар хәрәкәтләр ясап җырлый торган җырларны бик яраталар. Бу очракта беренче урында әйлән-бәйлән җырлары тора. Балалар нинди дә булса персонажны тасвирлап биергә яраталар. Мәсәлән: «куяннар», «күбәләкләр» булып бииләр. Балаларга төрле әйберләр белән хәрәкәтләр ясап бию бик ошый,  мондый биюләр балаларны бигрәк тә мавыктыра. Сөйләү, аңлату, күрсәтү, башкару табышмаклар, шаян шигырьләр, юаткычлар-боларның бырысы да дәрестә кулланылырга тиеш.

        Балалар белән эш итү тулысынча аларның кызыксынучанлыкары аркылы төзелә. Матур, мавыктыргыч итеп оештырылган музыка дәресләре балаларга шатлык, җылы хисләр бүләк итә, эмоциональ хисләр уята.

          Балалар бакчасында   нәниләр   кече  яшьтән үк төрле бәйрәм, кичәләрдә катнаша. Нәкь шушы чорда баланың музыка һәм җыр  белән якыннан, оешкан төстә танышуы башлана. Кайвакытта бу  чорда алган матур тәэсирләр гомер буена күңелдә саклана. Укытучы, әти-әниләр баланың музыкага сәләтен үз вакытында ачыклый алса, аның киләчәк тормышының бу өлкәдә дөрес юнәлеш алуы бик мөмкин.

        Музыка тәрбиясе балаларны эстетик яктан да тәрбияли һәм шәхес буларак формалашырга ярдәм итә. Эстетик тәрбия дигәндә, ул халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тоту. Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде бакча, мәктәп һәм гаиләнең бер булып эшләве мөһим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адашкан балага ярдәм итик.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү....

Ата ананың балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия

Ата-ананың балага калдырган иң зур мирасы - яхшы тәрбия...

"Ата һөнәре- балага мирас" проект

"Ата һөнәре- балага мирас" әтиләр белән үткәрелгән җыелыш проекты....

Балага яхшы тәрбия бирәбез дисәгез

Бала тәрбияләүдә әти-әнигә файдалы киңәшләр....

Виды и формы работы по слушанию музыки. Роль воспитателя в организации и проведении работ по слушанию музыки

Работа по развитию навыков слушания музыки проводится на занятиях, развлечениях, в ходе самостоятельной деятельности ребенка. Слушанию музыки на занятиях следует придавать большое значение. Результаты...