"Ата һөнәре- балага мирас" проект
проект (старшая группа) на тему

Шайхутдинова Гузель Робертовна

"Ата һөнәре- балага мирас" әтиләр белән үткәрелгән җыелыш проекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ata_honre.doc162 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “ Актаныш катнаш төрдәге 6нчы балалар бакчасы”

             

           ТӨЗЕДЕ: Шайхутдинова Гузәл Роберт кызы

            I кв. категорияле тәрбияче.

Ата һөнәре- балага мирас

Әзерлек.

  1. Анкета тутырту.
  2. Балаларның әтиләре турында сорауларга җавапларын яздыру.
  3. Җыелышка чакыру кәгазьләре әзерләү.
  4. Плакатлар язу: “Хатыныңны балалардан, балаларны кешеләрдән башка     өйрәт”, “Ата һөнәре- балага мирас”, “Аталар сүзе- акылның үзе”.
  5. Әтиләрнең кулдан ясалган эшләре.
  6. Балалар ясаган әтиләренең портретлары.

Анкета.

  1. Сезнеңчә гаиләдә әтиләрнең роле нинди?
  2. Сез балагыз белән күпме вакыт үткәрәсез, нәрсә белән шөгыльләнәсез?
  3. Балагыз сездән аның белән уйнавыгызны, китап укуыгызны сорыймы? Аның соравын үти алмаган очракта нәрсә эшлисез?
  4. Сез балагызны башкалар алдында ачуланасызмы?
  5. Балагыз каршында тартасызмы?
  6. Балагыз белән аралашуда нинди кыенлыклар кичерәсез?
  7. Бала тәрбияләүдә нәрсәгә өстенлек бирәсез, ягымлылыккамы, яки тәлапчанлыккамы?
  8. Балагыз белән бергә кызыксынып шөгыльләнгән эшегез бармы?
  9. Иртән балагызны кем уята, балалар бакчасына кем әзерли?
  10. Сез отпускагызны балалар белән, яки алардан башка үткәрергә яратасызмы?

Балаларга әтиләре турында сораулар.

  1. Әтиеңне ни өчен яратасың?
  2. Өйдә кем белән ешрак  уйныйсың әниең беләнме, әтиең беләнме?
  3. Әтиең кич белән нәрсә эшли?
  4. Син әтиең урынында булсаң, өйдә әниеңә ничек ярдәм итер идең?
  5. Әтиең кайда эшли, эшендә нәрсә белән шөгыльләнә?
  6. Синең әтиең нинди, ягымлымы әллә усалмы?

Бүлмә бизәлеше.

Бүлмә әтиләргә багышланган мәкальләр,  балалар тарафыннан ясалган әтиләренең портретлары беләнн бизәлгән. Этиләрнең куллары белән ясалган эшләреннән күргәзмә оештырылган. Ноутбук, экран.

Җыелыш барышы.

Исәнмесез, хәерле көн, әтиләр. Бүгенге җыелышыбызның темасы ” Һөнәрле ата- мираслы бала”- дип атала. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? (әтиләрнең җаваплары тыңланыла). Ә хәзер анкетаның беренче соравына тукталып китик. Сезнеңчә әти кешенең гаиләдә роле нинди?  Анкетаның җаваплары укыла. Нәтиҗә.

        Чынлапта, бигерәк тә малай кешегә, әйләнә- тирәгә карата ирләрчә мөнәсәбәтен, доньяда үз урынын таба алуын, туган җире каршындагы бурычын үтәвен һәм ниһаять рыцарьлеген бары тик әти кеше генә формалаштыра ала. “Без бит синең белән ир- егетләр”- ди әтисе улына тыныч кына. Малай әтисенең бу сүзләренең мәгънәсен шундук аңлап. Автобуска кергән ханыма урын бирә. Шушы кечкенә генә мисалда да әтисе белән улы арасындагы күренми торган дуслык, авторитетлык, бердәмлек җепләре сизелә.

        Әти кешенең, баланы гаилә тормышына әзерләүдә роле гаятm зур. Аның ышанычлылыгы, әнисенә, тормыш иптәшенә, балаларына карата игътибарлылыгыны, аларның өй эшләрендә бердәмлелекләре, гаилә тормышын тагын да кызыклырак итергә тырышуы- болар барысы да баларга күчә. Малайларны чын ир кеше, ә алга таба инде яхшы тормыш иптәше, иң әйбәт әти булырга өйрәтсә, кызларын инде, егетләрне үз әтисе белән тиңләп, яхшы тормыш иптәше сайларга этәрә.

        Әхәзер балалар үз әтиләре турында нинди фикердә микән, шуның турында карап, тыңлап китик. (экранда балаларның “Әтиеңне ни өчен яратасың?”- дигән соравына ңаваплары күрсәтелә).

        Әтиләргә сорау. Балагыз белән бергә кызыксынып эшләгән шогылегез бармы? Ничек уйлыйсыз, сез балагызга җитәрлек вакытыгызны багышлыйсызмы? Буш вакытыгызны ничек үткәрергә яратасыз? (әтиләрнең җаваплары тыңланыла). Анкета буенча уңай, кызыклы җаваплары булган әтиләргә чыгыш ясарга тәкъдим итү. (Чыгыш ясарга алдан әзерләнергә кушу кирәк).

        Ә хәзер балаларның җавапларын тыңлап карыйк, сезнең җаваплар балаларныкы белән туры килә микән.

        Экранда балаларның түбәндәге сорауларга җаваплары яңгырый:

  1. Өйдә кем белән ешрак  уйныйсың әниең беләнме, әтиең беләнме?
  2. Әтиең кич белән нәрсә эшли?
  3. Әтиең белән нәрсә эшләргә яратасыз?

Нәтиҗә. Бала кечкенәдән үк аралашуга мохтаҗ. Шуңа күрә монда соңга калырга ярамый. Иң мөхиме- иң беренче көннән башлап балада да, үзеңдә дә ничек тә күберәк вакытны бергә үткәрү ихтияҗын тәрбияләргә кирәк. шакмаклардан өй төзисезме, комнан пулатлар күтәрәсезме, ватык уенчыкларны төзәтәсезме, конструктордан кран төзисезме, футбол уйныйсызмы, китап укыйсызмы, солдатлар белән сугышлы уйныйсызмы, һәрвакыт балагызга берни беләндә чагыштырып булмый торган үз- үзенә, әтисенә, якыннарына ышану тойгысын төшендерү. Бала шушы тойгылар белән балачагы буйлап, авыр яшьусмер чорына күчә. Һәрбер тормыш борылышында, аңа, “Минем әти барысында булдыра ала”- дигән фикер ныклы таяныч булачак.

        Балалар кечкенә вакытта тәрбия процессы шактый тыныч үтә. Әтиләр шушы чорда еш кына балаларның үз- үзләрен тотышындагы ниндидер сәерлекләр, яки күңелсезлекләреннән гәҗит, яки телевизор белән читләшәләр. Әтиләр һәм балалар арасындагы проблема, балалар үсеп буйга җиткәч килеп чыга да инде. Әти белән бала арасында кечкенәдән үк дуслык, ышаныч, уңай мөнәсәбәтләре булганда, бала әтисенең  аның тормышындагы бар нәрсә белән дә кызыксынуын белсә, әгәр әтисе баласының алган билгеләре белән генә түгел, ә укыган китабы, хоббие белән кызыксынса авыр яшьүсмер чоры күпкә җиңелерәк үтәчәк. Әти белән бала арасында уңай контакт булмаганда , бала: “Әти мине аңламый һәм аңларга теләми”- дип уфтанган гаиләдә яшьүсмер чоры авырлык белән үтә һәм тормышта да мондый урнәкләр җитәрлек.

Әтиләргә сорау. Сезне балаларыгыз тыңлыймы? Сез моңа ирешү өчен нинди    чаралар кулланасыз? Бала тәрбияләүдә нәрсәгә өстенлек бирәсез, ягымлылыккамы, яки тәлапчанлыккамы?

Ә хәзер балаларның җавапларын тыңлап карыйк. Экранда балаларның түбәндәге сорауларга җаваплары яңгырый:

Синең әтиең нинди, ягымлымы әллә усалмы? Нигә шулай уйлыйсың?

Атаклы педагог А.С. Макаренко әйтүе буенча гаилә дисциплинасының төп нигезе бала тәрбияләүдә дуамаллык, ачулану, кычкыру, ялыну түгел, ә тыныч, җитди һәм эшлекле күрсәтмә бирә белү. Кайбер гаиләдә әтиләр артык тәлапчан булалар, балалардан берсүзсез буйсынуны, көндәлек режимны тайпылусыз саклауны, тавышсыз уйнауларын тәлап итәләр,  ә менә балалар бакчасында, мәктәптә бала бөтенләй икенче кешегә әверелә, чөнки монда ирек, өйдәге тәлаплар белән чагыштырып та булмый. Нәрсә әйтәсе килә, һәр тәрбия чарасы чамалы булырга тиеш. Әти кеше тыңлаусызлыкка җаза бирергә тиеш, югыйсә балада җавапсызлык хисе туачак. Ләкин үкенүсез җаза- тәрбияли алмый. Әгәр дә бала үз гаебен танымый, яки аңламый икән җаза бирү аны бернигә дә өйрәтми, ә бәлки киресенчә усалландыра яки йөма гына. Бала алдында авторитетны югатас өчен иң элек баланы хөрмәт итергә кирәк. Бөек язучы, педагог Л.Н. Толстойның “Акыллы кеше үзеннән тәлап итер, түбән кеше башкалардан”- дигән сүзләре белән килешми булмый.

Гаиләдә балаларга әни тәрбиясе дә, әти тәрбиясе дә тигез бирелергә тиеш. Әни кеше, тәртип буларак, балага ягымлылык, йөмшаклык белән тәэссир итеп, характерның гуманитар чалымнар тәрбияләүдә зур роль уйный. Ә инде максатчанлык, үз дигәнендә нык торучанлык, кыюлык- бусы әти кеше вазыйфасы.

Хөрмәтле әтиләр, балалар бик тырышып, күнел җылылыкларын биреп сезнең портретларыгызны ясадылар. Хәзер сезнең максат: шушы портретлар арасыннан үзегезнекен табарга һәм ни өчен нәкъ шушысын сайлавыгызны аңлатырга. (әтиләр үз портретларын сайлыйлар).

Әтиләр, җыелышка килүегез өчен зур рәхмәт, бу очрашудан сез үзегезгә файдалы киңәшләр алгансыздыр дип ышанам һәм сөйләшүебезне матур сүзләр белән тәмамларга рөхсәт итегез. ”Иң яхшы балалар бәхетле ата- аналарныкы гына була” .

Җыелышны табын артында уеннар белән дәвам итергә була.

Әдәбият.

  1. Н.М. Метенова “Родительское собрание”  Ярославль 1999г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адашкан балага ярдәм итик.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү....

Ата ананың балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия

Ата-ананың балага калдырган иң зур мирасы - яхшы тәрбия...

Балага яхшы тәрбия бирәбез дисәгез

Бала тәрбияләүдә әти-әнигә файдалы киңәшләр....

“Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”. Гаиләнең балага тәэсире.

Гаиләнең балага тәэсире турында чыгыш.Тәрбия һәр яшь шәхеснең яңа шартларда яшәргә сәләтле, әхлаклы һәм социаль актив булып үсүен тәэмин итәрлек педагогик шартлар булдыру ул.Баланы ничек итеп тәрбиялә...

Балага эстетик тәрбия бирүдә музыканың роле

       Музыка шөгыле баланы шәхес итеп тәрбияләргә, үзенең сәләтләрен ачып бетерергә ярдәм итә. Балаларны бердәм, дус , тату мөнәсәбәттә булырга, бер-берсенә ярдәм итеп, кил...

Балага әкият укыгыз

Ата-аналар өчен консультация...