Адашкан балага ярдәм итик.
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Марданова Альфия Рашитовна

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Адашкан укучы балага ярдәм итү.

Максат:    Балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү, җәяүлеләр юлы һәм светофорнын 3 төсе турында белемнәрне ныгыту, ГАИ инспекторы яки хезмәткәре, аның эш киеме, кораллары белән таныштыру, фикер алышу, сөйләм телен үстерү.

Сүзлек өстендә эш: Милиционер, жезл, ГАИ хезмәткәре.

Алдан башкарылган эш: Юл хәрәкәтләре сүрәтләнгән иллюстрацияләр, ГАИ инспекторын кунакка чакыру.

Кулланма материал: Укучы киеме, милиционер киеме, эш кораллары, “Буратиноның урамда күргәннәре” дигән темага китап, руль, фуражка, светофор, карандаш, альбом бите.

ЗАНЯТИЕ БАРЫШЫ

1 нче өлеш:

 Исәнмесез, балалар. Менә безнең Алсу мәктәпкә барганда юл билгеләрен бозган да, мин аны сезнен яныгызга алып килдем. Әйдәгез, без аңа булышыйк. Балалар, мин кем булам әле?

-Милиционер:

Минем белән якыннан танышасыгыз киләме?

-Килә.

Минем киемем гади генә: җил-яңгыр үткәрми торган костюм-юбка, пилотка. Мин апа кеше. Ә абый кешеләр костюм-чалбар, фуражка кияләр, ә кулларына менә шушындый перчатка кияләр, ә бу таякны кулларына тоталар. Бу таяк жезл дип йөртелә.

  Балалар әйдәгез әле бу сүзне истә калдыру өчен кабатлыйк әле ( жезл ) . Бу таяктагы юллар караңгыда янып шофёрларга әллә каян күренеп тора. Милиционер абыйлар, балалар, ГАИ дип язылган машиналарга утырып йөриләр. Машинада телефон-радио, рупор, сигналлар була.

Тәрбияче: Балалар, сез урамда йөргәндә нәрсәләр күргәнегез һәм нәрсәләргә игътибар иткәнегез бар?

-“Юл билгеләренә”, “Светофор”га. Аның ничә күзе һәм ничә төсе бар?

-Өч күзе,өч төсе бар.

Әйдәгез, Ш.Галиевның ”Светофорның 3 күзе” дигән шигырен искә төшерәбез.

Урамнарны күзәтеп

Ваемсызны кисәтеп,

Чатта тора светофор.

Сакта тора светофор.

Янып тора 3 күзе,

Күреп тора ич безне.

Әйтеп тора 3 сүзне:

“Кузгалма!”- ди кызыл күз.

“Сабыр!”-дия сары күз.

“Ярый!”-дия яшел күз.

Балалар, рәхмәт сезгә, светофор турында шушындый матур шигырь дә беләсез икән.

Әйдәгез, хәзер “Автобуста” дигән уен уйныйбыз. Моның өчен 1 шофер һәм милиционер абый кирәк.

 Мин хәзер шофер сайлап чыгарам.

Әлчи-бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Чәүкә-чыпчык,

Син кал – мин чык!

Тиз генә урындыклар белән “Автобус” төзибез. Шоферга кепка, рульбирәбез. Милиционер кулында өч түгәрәк (кызыл, сары, яшел).

Пассажирлар – безнең балалар.

                             Автобус – машина шина-шина.

 Балалар утырткан, алга бара.

Милиционер кызыл түгәрәкне күтәрә.

Тукта, автобус, син барма.

Син азрак сабыр ит.

Алда кызыл ут яна.

Сары түгәрәк күрсәткәч балалар җайлап утыралар, тиздән автобуснын  кузгалачагын көтәләр.

Яшел төс янгач

Бернинди киртә юк.

Автобус кузгала,

Балаларны илтә.

Шофер: Без бардык, бардык, бардык, барып та җиттек. Автобус, тукта-тукта, тукталыш. Балаларга төшәргә вакыт.

Уен 2-3 тапкыр кабатлана.

Милиционер: Балалар, миңа ктәргә дә вакыт. Укучы кызны сезнең яныгызда калдырам. Ул сезнең белән уйнасын, юл билгеләрен өйрәнсен. Ә менэ китапны “Буратиноның урамда күргәннәрен” сезгә бүләк итеп калдырам. Сез буратино кебек була күрмәгез, көлкегә калырсыз, машина астына керерсез. Рәхмәт сезгә җаваплылыгыз өчен, сау булыгыз!

2 нче өлеш:

Балалар, без сезнең белән “Бу билгене дөрес әйт”- дигән уен уйнарбыз. Хәзер барыгыз да берәр билге алырсыз. Бу нәрсәне аңлатканын, сез әйтерсез. (Билгеләр буенча җаваплар алына).

3 нче өлеш:

Менә сез бик күп билгеләр белән таныштыгыз, Ә истә калганнарын, сез рәсемгә төшерерсез. (Балалар альбом битләрендә рәсем ясыйлар).

4 нче өлеш:

Балалар, без сезнең беләнБалтач авылы картасы, схемасы белән танышкан идек. Әйдәгез, безнең бакча кайда урнашкан икән? Шуны эзләп табыйк әле. Машина белән хәрәкәт иткәндә юл билгеләренә игътибар итәргә кирәк.

Уенда 1-2 бала катнаша, калганнар булыша.

Соңыннан  “Буратиноның урамда күргәннәре” дигән китап белән сөйләшү алып бару.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Адашкан Сөмбелә"

Зурлар яисә мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Сөмбелә" бәйрәмен үткәрү өчен сценарий. Шигъри формада....

"Адашкан Сөмбелә"

Зурлар яисә мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Сөмбелә" бәйрәмен үткәрү өчен сценарий. Шигъри формада....

Ата ананың балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия

Ата-ананың балага калдырган иң зур мирасы - яхшы тәрбия...

"Ата һөнәре- балага мирас" проект

"Ата һөнәре- балага мирас" әтиләр белән үткәрелгән җыелыш проекты....

Балага яхшы тәрбия бирәбез дисәгез

Бала тәрбияләүдә әти-әнигә файдалы киңәшләр....

“Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”. Гаиләнең балага тәэсире.

Гаиләнең балага тәэсире турында чыгыш.Тәрбия һәр яшь шәхеснең яңа шартларда яшәргә сәләтле, әхлаклы һәм социаль актив булып үсүен тәэмин итәрлек педагогик шартлар булдыру ул.Баланы ничек итеп тәрбиялә...