Сәяхәтләр аша балаларга экологик тәрбия бирү
учебно-методический материал по окружающему миру по теме

Миннахметова Накия Хамбаловна

 Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү-балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки  яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган кешедә мондый тойгылар тәрбияләү-бик кыен эш. Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз,аны саклый белергә дә кирәк. Ә моңа табигатьне белү-аңлау нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин .

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bkhet.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Әҗәкүл балалар бакчасы

Сәяхәтләр аша балаларга

экологик тәрбия бирү

(белем күтәрү курсларында ясаган чыгыш)

1 нче категорияле тәрбияче

Миннахметова Н.Х.

Ноябрь, 2013 ел

                                 “Бәхет –табигать белән аралашу ул. аны күрү һәм аның белән сөйләшү” - дигән Л.Н.Толстой.

Чыннан да табигать-кешенең яшәү чыганагы. Ул анда туа,яши,тереклек итә. Табигать кешене сокландыра да, моңландыра да.тынычландыра да. Кеше кечкенәдән табигать кочагында үсә. Табигатьнең бөтен матурлыгын-яшел урманнарын,чәчәккә күмелгән болыннарын, иркен иген басуларын,челтерәп аккан чишмәләрен, кыскасы барлык тереклек ияләрен күреп, ишетеп ,алар белән аралашып үсә.  

Әмма әйләнә-тирә мохитның-һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше язмышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына, шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү бик тә мөһим. Әгәр дә без балаларны кечкенәдән үк табигать күренешләре белән кызыксындырып, һәрбер тереклеккә мәхәббәт хисен тәрбияләсәк, аларга карата мәрхәмәтлелек уята алсак, балалар зур үскәч, тирә-юньгә яхшы мөнәсәбәттә булырлар дип, ышанып әйтәсе килә.                                                                            

Минем үземнең максатым сәяхәтләр аша балаларга экологик тәрбия бирү.

 Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү-балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки  яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган кешедә мондый тойгылар тәрбияләү-бик кыен эш. Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз,аны саклый белергә дә кирәк. Ә моңа табигатьне белү-аңлау нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин .                                                                                  

Н.А.Рыжова үзенең “Табигать-безнең өебез”  дигән китабында хәзерге вакытта кешеләрнең табигатьтән читләшүе турында яза. Шәһәрләрнең тиз генә калкып чыгуы, ясалма тирәлектә яшәүгә китереп чыгарды, табигать белән аралашу мөмкинлеге юкка чыга бара, ди ул.

Чыннан да шәһәр баласы көн саен таш өйләр күрә, аяк астында асфальт юлны тоеп бара, компьютер уеннары уйный, телевизор карый. Табигать турындагы бик матур киноны да, тере аралашу белән алыштырып булмый. Телевизордан караганда бала күрә генә, ә ул яфракны үз куллары белән тотып карап, исен иснәргә, яшел үләннән яланаяк йогерергә, агачны кочаклап карарга, мөстәкыйль рәвештә табигатьнең серләренә төшенергә тиеш.

Профессор Н.А.Рыжова шулай  ук үзенең китабында табигать белән тыгыз элемтәдә булырга, сәяхәтләр вакытында төрле формада эш оештырырга,балаларны күбрәк яшеллеккә алып чыгарга,участокта төрле шартлар тудырырга һәм безне чолгап алган тирәлектән юк кына әйберне дә күрә белергә өйрәтергә тәкъдим итә.

Табигать белән якыннан таныштыруның төп роле булып сәяхәтләр тора. Н.К.Крупская: “Тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә         сәяхәтләр бик мөһим роль уйный” ди. Ә.Е.Тихеева да сәяхәтләрне югары бәяли һәм методикага үзенең төпле өлешен кертә. Аның төп таләбе - сәяхәтләрнең эчтәлеген кызыкпы итеп оештыру.

        

Сәяхәтләрнең төрләре,структурасы һәм эчтәлеге

        

Сәяхәт аерым бер төр щөгыль булып, табигать белән таныштыруны күздә тота. Ул уртанчыпар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә үтә.

Эчтәлеге буенча 2төргә бүленә:

Беренче төргә урманнар, кырлар, сулыклар керә.

Икенче төргә басу-кырлар.яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары керә.

        Сәяхәтләрнең эчтәлеге тәрбия һәм белем бирү программасына нигезләнеп, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләргә һәм яшәү шартларына карап төзелә һәм тәрбияче кызыклы итеп үткәрә. Максаты төрлечә булырга мөмкин.(таныштыру, киңәйтү, ныгыту һ.б.). Мәсәлән: яз көне сулыкларның өстендә үләннәр барлыкка килүен, бакаларның бакылдавын,бөҗәкләрне күзәтү. Сәяхәтләр үсемлекләрне һәм хайваннарны төрле табигый шартларда таныштырырга мөмкинлек бирә. Балалар безнең янда яшәүче кошларны гына түгел кыр, басу, тугай кошларының ояларын яфраклардан.кипкән үләннәрдән ясалганлыгын да беләләр. Үсемлекләр өчен дым,җылылык, яктылыкның уртак шарт икәнен үзләштерәләр. Кошларның зарарлы бөҗәкләрне ашап безгә зур файда китерүләрен күреп беләләр.

Көз көне агачларның кышка әзерләнүен күреп, кыш көне карның аларны каплап салкыннан саклавын да беләләр.

Һәрбер сәяхәтләрдә дә тәрбия һәм белем бирү бурычлары бергә чишелә. Шуның өчен сәяхәтләрне төзегәндә белемнең күләмен, үзләштерү мөмкинлеген алдан билгеләргә кирәк. Таләпне тормышка ашыру өчен балалар белән “Таныш агачларны таны һәм ата” уены уйныйбыз һәм аларда нинди үзгәрешләр булганын билгелибез(чәчәк атуы беткән, җимешләре барлыкка килгән). Балалар өлгергән җимешләрне күрсәтә.тәмнәре буенча аерырга, формаларын билгеләргә, сүзләрне активлаштырырга,күргәннәре турында сөйли белергә тиешләр. Шунда ук бакча караучыга да хөрмәт тәрбияләнә.

Сәяхәтнең нәтиҗәсе аның төгәл булуына, максатның дөрес куелуына һәм һәрбер этапның методик оешканлык белән үтүенә бәйле.

Сәяхәтләрнең структурасы:

1. Кереш әңгәмә (әзерлек этапы )

2. Күмәк күзәтү

3. Балаларның мөстәкыйль күзәтүләре

4 .Материаллар җыю

5. Җыйган материаллар белән уеннар

Йомгаклау өлешенә тәрбияченең йомгак ясавы һәм табигатьне сакларга кирәклеге турында әйтүе керә.

 

Сәяхәтнең этаплары:

  1. Әзерлек
  2. Танып белүне һәм практик эшне оештыру
  3. Йомгаклау

Беренче этапка балаларны оештыру, күзәтүнең максатын кую,аларның тәҗрибәсен ачыклау,кызыксыну уяту керә. Әзерлек эше берничә көн алдан башланып, күзәтү алдыннан балаларга
үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшергәннән соң тәмамлана.

Икенче этапның нәтиҗәсе булып тәрбияче кулланган методик алымнар тора. Төп алым-сораулар һәм аңлатулар ярдәмендә объектны күзәтү.

Өченче этап үз эченә сәяхәтләрдән соң булган тәрбия һәм белем бирү эшчәнлекне ала. Балаларның белемнәрен тирәнәйту, ныгыту өстендә эш алып барыла. Табигатьтән алган кичерешләрне бергәләл уртаклашу тора.

Күзәтүләрдән күренгәнчә сәяхәтләр экологик тәрбия генә биреп калмый алар баланың төрле яклап үсешенә зур йогынты ясый.

Сәяхәтләр - экологик тәрбия бирүнең, катлаулы бер эшнең төп формасы ул.

Ул балалар бакчасыннан читтә, ачык һавада уза. Сәяхәтләрнең өстенлеге шунда, балалар сәяхәт вакытында табигать белән күрешеп, аны чынбарлыкта тоялар күрәләр. Үсемлекләрнең ничек үскәнен, хайваннарның яшәү шартларын беләләр. Кеше белән табигать арасындагы төрле бәйләнешләр турында күзаллаулары арта.

Сәяхәтләр балаларнын күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын арттыра. Аларның туган як табигате турында билгеле бер күзаллаулары барлыкка килә. Балалар табигатьнең бөтен байлыклары белән танышалар, әйберләрнең төсләре, исләре, тавышлары һәм дә сезонлы үзгәрешләрен өйрәнәләр.

Сәяхәт вакытында без агачларның яфракларының төрлелегенә генә тугел, ә көз көне аларның төсләренең төрле булуына игътибар итәбез.                                

Балалар белән бергәләп кошлар тавышын, җил шаулавын, яфракларның шыгырдавын тыңлыйбыз, гөмбәләр, үләннәр исен билгеләргә өйрәнәбез. Сәяхәт вакытында әйберләрнең үзлекләрен, ныклылыгын билгелибез.

Балалар үзләренең кичерешләрен дә яшереп тора алмыйлар, сөйләшүләренең эчтәлеге бай, бәйләнешле була һәм күргәннәре турында анлата да белә башлыйлар. Үзләре дә сизмәстән табигатьне яратырга, сакларга өйрәнәләр.                          

Табигатьтәге сәяхәтләр балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияли. Әтиләре белән бергәләп ясаган сыерчык ояларына килгән кошларны күзәтү, җимлекләренә җим салу, чэчэклэр артыннан кайгырту, балаларда кошлар артыннан кайгыртучанлык хисе тэрбиялэнэ. Без һэрдаим сыерчыкларнын баларына җим алып кайтуын, акчарлакларнын һәм урдәклэрнен су буенда уйнауларын кузэтэбез. Су буйларында сэяхэтлэр вакытында балаларда суга сакчыл караш, аны пычратмау, балыкларга һэм су кошларына мэрхэмэтлелек хисе уята. Балалар белэн берэр кызыклы объекты күзэтү, практик эш белэн шогыльлэнү балаларда соенечле кичерешлэр китерэ һэм балаларны берлэштерэ.

Кызганычка каршы балаларның игътибарын  кайвакытта тискәре күренешләргә дә юнәлтергә туры килә.Җыеп ташлаган бер кочак кыр чәчәкләре бәйләменә, елап утырган каен кызына карата жәлләү, шау чәчәккә күмелгән бакчадагы ачылып килә торган яфрак бөресендәге чуар келәм, юл кырыена ташлап калдырылган чүп, чокыр-чакырга түгелгән тирес һәм көн-күреш калдыкларына, учак эзләренә карата килешмәүчәнлек хисләре тәрбияләргә тырышам.                                                                                                      

 Без балалар бик еш балалар бакчасы тирәсендә күмәк эш оештырабыз, чүп-чарларны җыябыз, үзләренең эшләреннән тәм табарга өйрәтәбез. Күзәтелә торган объектның барлыкка килү сәбәпләрен һәм аның әйләнә-тирәлеккә йогынтысын анализларга тырышабыз.

Башка төр шөгыльләрдәге кебек сәяхәтләрдә дә үтәргә тиешле кагыйдәләр балаларны тәртиптә тота. Мисал очен,орлыклар җыйганда балалар җаваплылыкны тоеп иптәшләре белән килешеп, төгәл, пөхтә, сак эшләргә тиешләр.

Мин үзем билгеле бер ситуация тудырып дөреслек, ярдәмләшү, бер-берсенә хөрмэт тэрбиялэргэ яратам. Алар узләренен уңышларын куреп сөенергә, уңышсызлакларына көенергә, иптәшлэренен җавапларына бәя бирергә өйрәнәләр. Төрле яшьтәге балалар булганда кечкенәлэр артыннан кайгыртырга, күзәтү вакытында аларны алга чыгарга өйрәтәм. Группага кайтканда зур балаларга, бигрәктә малайларга җыйган материалларны, эш җиһазларын тотып кайтырга кушам.

Сәяхәтләрнең тәрбияви мәгънәсе балаларны табигатьнең матурлыгын күрә, аңлый белергә, аның белән хозурланырга, аны сакларга һәм үзләренең кичерешләрен эшләрендә чагылдырырга өйрәтү (рәсемдә, кул эшләрендә, җырларда һ.б). Без шулай эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз.                        

Кулланылган әдәбият:

  1. Балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү программасы.

М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С.Комарова. 2006 ел

2. Без – табигать балалары

Т.Р Актаныш районы. 2011 ел

3. Мәгариф №5. 2009 ел

4. Веретинникова С.А. Ознакомление дошкольников с природой, 1980 год

5. Как ознакомить дошкольников с природой. Под редакцией

П.Г.Саморуковой, 1983 год

6. Куликова Т.А. Экскурсии в природу с детьми дошкольного возраста.

Просвещение, 1985 год

7. Рыжова Н.А Наш дом – природа, 2005 год

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары

4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру....

Катнаш төркемендә балаларга экологик тәрбия бирү.

Табигатьне  яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына  сокланырга, табигый байлыкларны ишәйтергә  омтылучы  экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы , иҗади фикер йөртүче  шәхес...

Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә балаларга экологик тәрбия бирү.

2015 нче һәм 2016 нчы елларда Казан шәһәренең "ТИСБИ" идарә университетында һәм Зур Сәрдек балалар бакчасында семинарда укылды....

Танып белү эзләнү эшчәнлеге аша балаларга экологик тәрбия бирү

Экологическое воспитание детей дошкольного возраста - новое направление педагогики, складывающееся в последние годы и сменившее традиционно представленное в программах ознакомление детей с природой. П...