Катнаш төркемендә балаларга экологик тәрбия бирү.
учебно-методический материал по теме

Нагимова Гаухария Бариевна

Табигатьне  яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына  сокланырга, табигый байлыкларны ишәйтергә  омтылучы  экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы , иҗади фикер йөртүче  шәхесләр  тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_respublikasy_saba_munitsipal_rayony_iske_mich1.docx36.17 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  Иске Мичән “Таң” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Нагимова Гәүһәрия Барый кызының 2018-2023 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

Тема: Катнаш төркемендә балаларга экологик тәрбия бирү.

Максат:, Табигатьне  яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына  сокланырга, табигый байлыкларны ишәйтергә  омтылучы  экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы , иҗади фикер йөртүче  шәхесләр  тәрбияләү

Бурычлар:

1.     Педагогик эшчэнлекне ойрэну

2.     Бирелгэн юнэлештэ узеңнең эшчэнлегеңне системалаштыру.

Нәтиҗә:

- туган җиреңә,туган авылыңа аның табигатенә,тере  һәм тере булмаган табигать  дөньясына , кайгырту хисләре  тәрбияләү.

- перспектив план төзү.

- экологик тәрбия бирүдә әти-әниләр йогынтысы да булырга тиешлеген ата-аналарга аңлату.

"Табигать кеше тәрбияләүнең бай чыганагЫ"  - дип язды  күренекле  педагог В.А.Сухомлинский.Ә  моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу -балаларның рухи дөньясын баета уйларга өйрәтә.Эчә торган суыбыз, сулый торган һавабыз, йөри торган җиребез  чиста булсын, барлык тереклек ияләре дус , тату яшәсеннәр өчен, аларга сак караш тәрбияләү максатында бакчада экологик тәрбия бирүгә ныклы игътибар бирелә.Экологик тәрбия бирү программа нигезендә алып барыла.

 Актуальлек:

Экология дөньякүләм әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге , үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты.Чөнки киләчәк буыннар  язмышын фән- техника казанышлары түгел, ә җир суларның экологик торышы хәл итәчәк, җитештерү эшчәнлегенең  тизлеге арткан саен, эколгогик проблемалар күбәя бара,әйләнә- тирәнең пычрануы  кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян  китерә.Бигрәк тә балаларның организмнары зарарлы азык-        төлеккә, һавага, суга бик сизгер. Кешеләр табигать байлыкларын ишәйтүгә караганда  күбрәк  файдалануга омтылалар.

Экология проблемасы глобаль  проблема булып, аны үзебез яши торган  урында да чагылуы тәрбиячедә борчылу тудыра  һәм торле педагогик эшчәнлеккә этәрә.Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык - болар килеп туган хәлдән чыгуның  бердәнбер юлы булып  тора. Бу эшләрне ата- аналар белән берлектә башкару аңны, фикерләүне экологияләштерә.Мәктәпкәчә яштәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе кеше шәхесенә эколгик культураның нигезен үз вакытында  яшьтән үк салып калдырырга кирәклегенә басым ясый.Концепция, әйләнә- тирә мохитка булган карашыннан чыгып, балага  фикер йөртү һәм тере табигать белән аралашу мөмкинлеге бирә, аңа шәхес буларак  үсәргә шартлар тудыра.

Экологик тәрбия бирү программа нигезендә  алып барыла.Программа  үзебезнең төбәктәге шартлар, үсемлекләр, хайваннар, табигатьне  исәпкә алып төзелде.Ул  дүрт өлешкә бүленгән:

1.Кеше һәм табигать

2.Тере табигать.

3 Үсемлеләр дөньясы

4.Әйләнә- тирә мохитне саклау.

Һәр иртә  бакчада түбәндәге шигырь юллары белән башлана.

                       Хәерле иртә, агачлар.....

                                                                 Хәерле иртә, кошлар.

              Хәерле иртә, табигать,

                                                                   Хәерле иртә,  дуслар!

Табигать кочагында, саф һавада  оештырган уеннар,  дидактик уеннар балаларның белемен тирәнәйтә, уйлау, фикерләү  сәләтләрен арттыра .Балалар саф һавада уйнарга бик яраталар.Җәен бик матур чәчәкләр үстерәбез. Мин балаларга чәчәкләрнең исемнәрен өйрәтәм, аларның шытып чыгуын, үсүен,  чәчәк атуын күзәтәләр, чәчәкләреннән, яфракларыннан   танып белергә өйрәнәләр.

Бүлмәдә балаларны табигать белән таныштыру  өчен табигать почмагы ясадык. Анда балаларның яшьләренә карап белергә тиешле гөлләр үстерәбез.Гөлләр үсеше өчен кирәкле шартларны  балалар инде бик яхшы үзләштерделәр. Балалар бик теләп гөлләрне карыйлар, суган укроп  үстерәләр. Бу тәҗрибә ярдәмендә дә, эшчәнлекләрдә дә ныгытыла. Үстергән яшелчәләрне юып балалар көндезге ашларына салып ашыйлар.

Уен участогы бик матур урынга урнашкан. Балалар болынга экскурсия ясарга бик яраталар.Анда болын, урман үләннәре барысы да бар. Кар эреп беткәч тә, иң беренче чыккан тузганакларны да , дару үләннәрен  әрекмән, ромашка, үги ана яфрагын, бәбкә үләнен  күзәтәбез. Үләннәр,  чәчәкләр, агачлар турында балалар бик күп әдәби әсәрләр өйрәнәләр.

Көз көне үләннәр саргаеп, кибеп юкка чыккач, кояш сирәгрәк  елмаеп, җир суына башлауга ,  бөҗәкләр кимүенә игътибар итәбез.Балаларга табигатьтә бар нәрсәнең тыгыз бәйләнештә  булуын аңлатабыз.

Кыш көне дә күзәтүләрне дәвам итәбез. Безнең якта кышлаучы кошларның  тормыш көнкүрешләре белән балаларны таныштырабыз. Кошларның кыш көне ризык таба алмауларын, шуңа күрә аларга ризык куярга кирәклеген аңлатабыз.Ата- аналар белән тыгыз элемтәдә эшлибез.Алар ярдәме белән кошларга кышкы суыклар чорында туклану өчен җимлекләр   ясатылды. Ата- аналар белән берлектә   балаларга кошлар -безнең дусларыбыз булуын, аларны сакларга кирәклеген  төшендерәбез.

Үзебез тәрбияли торган балаларны табигатьнең гүзәллегне күрә белергә , ишетә, аның белән соклана  белергә өйрәтү, һәрбер җан иясенә карата мәрхәмәтлелек, җанлы һәм җансыз табигатьне  саклау, яклау хисе тәрбияләүне максат итеп куйдым. Табигать белән аралашу, якыннан танышу балаларда иң гүзәл хисләр тудыра.Кояш  чыгуын,  батуын,  агач яфракларының шаулавын, елгаларның агуын, чишмә тавышын  тыңлап үскән бала гына табигатьнең  иң  якын дусты була ала. Нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына карап, кошлар сайравын тыңлап  тәэсирләнүе, ягъни соклану- сокланмавы,  аның шул яшендә булган экологик аңы ни дәрәҗәдә  булуы хакында сөйли.

Уен мәйданчыгын әйләндереп алган агачлык, кул сузымы ераклыкта гына урнашкан болын , һәммәсе дә балаларны  табигать  белән таныштыруда зур булышлык ясый.

Елның теләсә кайсы вакытында агачларны, куакларны , кошларны һәм үләннәрне күзәтә алабыз. Матур - матур күбәләкләрне, юкәгә очып килгән бал кортларын, тырышып эшләп йөргән кырмыскаларны  һәм башка төрле күп бөҗәкләрне күзәтү оештырабыз.Күзәтүләр   вакыты бик күңелле  үтә,  балалар күп сораулар  бирәләр.

Күзәтү  вакытында өйрәнгән табышмаклар , сынамышлар, әйтемнәр, шигырьләр зур әһәмияткә ия, чөнки алар балаларны тагын да кызыксындырып, оештырып  җибәрәләр.Матурлыкны күрергә  генә түгел, сакларга да өйрәтәбез.Табигатьтәге  бәйләнешне,елгаларыбызны, күлләребезне, болын, урманнарны, барлык тереклек иясен күз карасыдай сакларга өйрәтәм.Табигатькә сак караш  тәрбияләү максаты белән халык авыз иҗатын киң кулланам. Балалар белән мәкальләр, әйтемнәр, такмазалар, табышмаклар бик күп өйрәнәбез. Тереклек ияләренә, табигатькә шулай мәрхәмәтле, ярдәмчел, изге җанлы  булырга өйрәтәм.

Рәсем эшчәнлегендә табигатьне  чагылдырган рәсемнәр ясыйбыз. Сөйләм үстерү эшчәнлекләрендә  табигатькә бәйләнешле хикәяләр, әкиятләр укыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз.эшчәнлекләрдә, эшчәнлектән тыш вакытында бик күп уеннар өйрәнәбез.

Бәйрәм иртәләрен даими үткәреп торабыз."Алтын көз",  "Уңыш  бәйрәме", "Нәүрүз","Кошлар безнең дуслар","Ямьле җәй", "Чишмә буенда"һ.б.

Балаларны сулыкларны, чишмәләрне, болын, яланнарны   чүпләмәскә, ял итәргә баргач тирә -якны сакларга кирәклеге турында аңлатам.

2017 – 2018 уку елы.

Бүлек

Вакыты

Эчтәлек

Нәтиҗә

Методик эш

Ел дәвамында

- экологик  тәрбия буенча әдәбият уку

-табигать почмагын табигый материаллар, дару үләннәре белән тулыландыру;

-шөгыльләр үткәрү;

-ачык занятиләр күрсәтү;

- тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу;

-конкурсларда катнашу;

-ата-аналар белән эшләү;

-тема буенча ата-аналарга мәгьтүматләр бирү;(анкеталар һ.б.)

- ата-аналар җыелышларында   чыгышлар

Гербарий эзерләү

Балаларбеләнэш

Сентябрь

Мөстәкыйль рәвештә һава торышын билгеләү. Аның үсемлекләргә, кошларга,җәнлекләргә йогынтысын әйтү( көчле җил агач яфракларын өзә, кошларга очу өчен кыен һ.б.)

Җәй турында әңгәмә

Каен һәм чыршы агачын күзәтү

Халык сынамышлары белән танышу         

        Чәчәк         орлыклары  әзерләү

Экологик чисталык  көнендә актив катнашу                

Октябрь

Участоктагы  агачларны күзәтү.Кайсы агачтан яфрак коелып беткән?

Җиргә пластмасса, пыяла һәм азык калдыклары күмеп кую.Тәҗрибә

Кошларны күзәтү(  аларның җылы якка китүе)

Көз  турында шигырьләр уку

Беренче суыкларны кырау төшүен күзәтү.

        

"Алтын көз" бәйрәмендә балалар чыгышы

Ноябрь

Ноябрь көзнең соңгы ае. Көзге табигать, аның кошларга, хайваннарга тәэсире.

Кояш нэрсәгә кирәк? Көннәр кыскара, төннәр озыная.Әңгәмә

З.Гомәрова"Кояш елый" хикәясен уку

"Чыршы кызы турында моңсу әкият"-  эшчәнлек

Яфраклар коелып беткән паркка экскурсия

Табигатькә экскурсия үзгәрешләрне чагыштыру.Беренче кар

Мөстәкыйль рәвештә һава торышын табигать календаренда күрсәтү.

Декабрь

Шигырь уку "Чыршының күлмәкләре" Мәрзия Фәйзуллина

Участоктагы кошларны күзәтү. Җимлеккә азык салу.

"Безнең  якларда яшәүче кыргый хайваннар кышны ничек чыгалар?"әңгәмә.

Гөлләрне  тәрбияләү.

Ком һәм балчык белән тәҗрибәләр

Дидактик уен "Җәнлекләргә чыршыны бизәргә булыш"

Январь

Кышкы агачларны күзәтү.Кышкы табигатькә экскурсия .

Кызыл китап турында белемнңрен арттыру.Әңгәмә

З.Гомәрова "Ашыгыч ярдәм" хикәя уку

Кар бөртекләре белән тәҗрибәләр(аларны лупа аша карау)

"Кошларга ярдәм итик"

Акциясендә катнашу.

Февраль

Гөлләрнең тузаннарын сөртү

Суган  һәм укроп утырту

Әкият уку "Кар малае"  Сания Шәвәлиева

Гөлләрнең тузаннарын сөртү

"Урман- күпкатлы йорт."- эшчәнлек

Дидактик уен"Өлешләрдән төзе"

Март

Суның үзлекләре һәм үсемлекләр тормышында әһәмияте-  тәҗрибә  уздыру

Кара каргаларны күзәтү.

Кыргый хайваннар  язны ничек каршы алалар- әңгәмә.

Агач ботакларын алып кереп суга утырту һәм аларны күзәтү.

"Нәүрүз"  бәйрәмендә балалар чыгышы

Апрель

Э.Шэрифуллина "Алтын балык"  хикәясен уку

Гөлләрне күчереп утырту

Һава белән тәҗрибәләр

Кызыл китапка кертелгән чәчәкләр (умырзая, энҗе чәчәк һ.б.) презентация  карау.

Бүлмә гөлләрен күзәтү.Кояш яратучы гөлләрне яктыга кую.

"Кошлар безнең канатлы дуслар" - бәйрәмдә катнашу

Май

Г.Лотфи"Тамчы"- хикәя уку

Ташлар белән тәҗрибәләр уздыру.

"Туфрак  безне туендыручы"-  эшчәнлек уздыру

Чәчәк түтәлләренә  орлыклар чәчү

"Ак каен моңы"-  әңгәмә

Бөҗәкләрне, кырмыска оясын күзәтү

Рахмай Хисмәтуллин" Колак канат" - хикәя уку

Ф.Яруллин "Хәтерсез Күке"-Хикәя уку

Ташлар белән тәҗрибәләр.

Гөлләрне тәрбияләү

Паркка экскурсия

Болынга бару. Андагы үләннәр, чәчәкләр белән танышу

Июнь

Гаиләбеләнэш

Сентябрь

Әңгәмә-" Нәрсә ул экология  Һәм экологик куркынычсызлык".Балалар белән өйдә экологик  эш алып барылуын ачыклау максатыннан , анкета үткәрү

Октябрь

Көзге табигатькә  гаилә белән чыгу"Нинди матур син көзге урман"

Ноябрь

Консультация" Балалар белән чыгып йөреп кайту файдалы булсын өчен, дөрес урын сайлый беләсезме?"

Декабрь

Экология турында бергәләп әкиятләр уйлап чыгару.

Январь

Кошлар турында кайгырту йөзеннән , өй тирәсенә балалар белән бергәләп, җимлекләр кую, һәр көнне кошлар ашату.

Гаилә белән саф һавада бик рәхәт  "Чаңгыда йөрү"

Февраль

"Урман- күпкатлы йорт."- темасына ачык эшчәнлек уздыру

Март

Фотокүргәзмәләр оештыру:

"Без гаиләбез белән табигать кочагында ял итәбез"

"Әти-әни белән су коену бик рәхәт"

"Кече туганнарыбызны бик яратабыз"(йорт хайваннары , җәнлекләр, кошлар турында кайгырту)

Апрель

Агач утырту" акциясендә катнашу

Май

Гаилә белән бергәләп йорт тирәләрен чүп чардан арындыру һәм яшелләндерүдә катнашу.

Июнь

Ата- аналар ярдәмендә  экологиягә багышланган әдәбият туплау.

Кулланылганәдәбият

Ел дәвамында

 «Табигатьнең сафлыгы-күңелемнең пакьлеге» авторы  Г.Хәкимова

«Туган як табигате белән таныштыру»- авторы Р.Борханова

«Сөмбеләне кем белә?»- авторы Г.З.Гарәфиева

«Балачак аланы»- авторы  К.Закирова

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  Иске Мичән “Таң” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе Нагимова Гәүһәрия Барый кызының 2018-2023 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

№ п/п

Эшчәнлек төре

Үткәрү вакыты

2018-2019

Методик тема:" Балалар бакчасында экологик тәрбия"

1

"Балалар бакчасында экологик тәрбия" буенча мәгълүмат туплау

Табигать  почмагында  материалларны яңарту, тулыландыру.

Сентябрь

2

Тәрбиячеләрнең методик технологияләре белән танышу.

Ел дәвамында

3

Ата - аналар җыелышында "Туган ягым   табигате"темасына  лэпбук ясау  өчен материал туплау турында   киңәшләшү

Ноябрь

4

Педагогик киңәшмәләрдә актив катнашу  һәм ачык шөгыль күрсәтү

График нигезендә

5

Балалар бакчасында  чараларда эшне тагын да җанландыру

 Даими

6

Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу; газета журналларга: "Ачык дәрес"; "Тылсымлы куллар"; "Ребенок в детском саду";  " Саба таңнары";  "Мәгариф";  " Салават күпере"; интернет челәтәреннәнтфайдалану: "Маам.ру"; "Сабыем"  сайтлары

Ел дәвамында

7

Әти- әниләрне бәйрәмнәр күңел ачу чараларына чакыру.

Ел дәвамында

8

Район методик берләшмәсендә  тәрбиячеләрнең  тәҗрибәләре белән уртаклашу

Ел дәвамында

9

Бакча  әйләнәсендә агач, куаклар утыртуда катнашу.

Май

№ п/п

Эшчәнлек төре

Үткәрү вакыты

2019-2020

1

Эш прграммалары төзү

Сентябрь

2

Методик әдәбият белән танышу

Сентябрь

3

Гербарий төзү

октябрь

4

Иҗади лаборотаторияне яңарту

даими

5

"Балалар бакчасында экологик тәрбиянең әһәмияте"темасына Әти- әниләр җыелышына презентация  ясау

 февраль

6

Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу; газета журналларга: "Ачык дәрес"; "Тылсымлы куллар"; "Ребенок в детском саду";  " Саба таңнары";  "Мәгариф";  " Салават күпере"; интернет челәтәреннәнтфайдалану: "Маам.ру"; "Сабыем"  сайтлары

Ел дәвамында

7

Югары категорияле тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан ачык чараларда катнашу

Ел дәвамында

8

Йомгаклау

Май

2020-2021 уку елы

1

Эш прграммалары төзү

сентябрь

2

Районда үткәреләчәк семинар конференцияләрдә катнашу

август

3

Ата- аналар почмагын яңарту

1-2 атна

4

Экология   темасына  дидактик уеннар туплау

Ел дәвамында

5

Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу; газета журналларга: "Ачык дәрес"; "Тылсымлы куллар"; "Ребенок в детском саду";  " Саба таңнары";  "Мәгариф";  " Салават күпере"; интернет челәтәреннәнтфайдалану: "Маам.ру"; "Сабыем"  сайтлары

Ел дәвамында

7

Балалар белән үткәрелгән тәҗрибәләрне крарга әти- әниләрне чакыру

График буенча

8

"Чишмәләр эчәр суыбыз чыганагы"-   чишмәгә бару  һәм әйләнә- тирәсен чистартуда катнашу

май

2021-2022 уку елы

1

Эшчәнлекләр өчен эш программалары төзү

Сентябрь

2

Мониторинг   үткәрү

Октябрь

3

 Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу; газета журналларга: "Ачык дәрес"; "Тылсымлы куллар"; "Ребенок в детском саду";  " Саба таңнары";  "Мәгариф";  " Салават күпере"; интернет челәтәреннәнтфайдалану: "Маам.ру"; "Дошколенок.ру"; "Сабыем"  сайтларын карау, курсларда булу

Ел дәвамында

4

Иҗади лабораторияне яңарту

Ел дәвамында

5

Районда уздырылган методик киңәшмәләрдә катнашу.

График нигезендә.

6

Сайтта тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу.

Ел дәвамында

7

Ата- аналарга консультацияләр үткәрү

Ел дәвамында

8

Ата- аналарга ачык ишекләр көне үткәрү

Декабрь- май

9

Мониторинг   үткәрү

май

2022-2023 уку елы

1

Еллык эш программалары төзү

Сентябрь

2

Методик әдәбият белән танышу

Ел дәвамында

3

Район берләшмәсендә катнашу

График нигезендә

4

Газета журналларда чараларны  чыгару

Ел дәвамында

5

Интернет челтәре  аша тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу.

Ел дәвамында

6

Уеннар картотекасын тулыландыру

Ел дәвамында

7

Радио-  телеведениеда чыгышлар ясау

Ел дәвамында

8

Йомгаклау

май


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

Сәяхәтләр аша балаларга экологик тәрбия бирү

Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү-балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки  яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган...

Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары

4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру....

Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә балаларга экологик тәрбия бирү.

2015 нче һәм 2016 нчы елларда Казан шәһәренең "ТИСБИ" идарә университетында һәм Зур Сәрдек балалар бакчасында семинарда укылды....

Танып белү эзләнү эшчәнлеге аша балаларга экологик тәрбия бирү

Экологическое воспитание детей дошкольного возраста - новое направление педагогики, складывающееся в последние годы и сменившее традиционно представленное в программах ознакомление детей с природой. П...