Танып белү эзләнү эшчәнлеге аша балаларга экологик тәрбия бирү
статья по окружающему миру

Экологическое воспитание детей дошкольного возраста - новое направление педагогики, складывающееся в последние годы и сменившее традиционно представленное в программах ознакомление детей с природой. Проблема экологического воспитания подрастающего поколения возникла, в первую очередь, в связи с внимательным исследованием современными учёными взаимодействия человеческого общества и природы. Экологическому воспитанию дошкольников уделяется особое внимание, так как в этом возрасте закладываются основы экологической культуры личности, что является частью духовной культуры.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tanyp_belu_ezlnu_eshchnlege_asha.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Танып белү эзләнү эшчәнлеге аша

балаларга экологик тәрбия бирү

”Кеше – табигать патшасы, ә патша мәрхәмәтле булырга тиеш”, - ди М.Пришвин. Ә без мәрхәмәтлеме соң? Мөгаен, юктыр. Һәр кеше дә табигатьнең никадәр нәфис булуын, ә кеше кулы аны рәнҗетә алуын аңларга тиеш. Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора, чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз сыйфатсыз, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында. Бу һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.

Табигатькә сакчыл караш сабый күңелендә кечкенәдән формалашырга тиеш, әмма “Агачны сындырырга ярамый, чүпне ташларга ярамый” дип кенә белем биреп, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләп булмый. Шуның өчен танып белү-тикшеренү эшчәнлегенә өстенлек бирелә. Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты да балаларның танып белүен төрле яклап кызыклы, мөстәкыйль рәвештә күзаллауларын һәм кызыксынуларын үстерергә тәкъдим итә бит.

Бары тик кызыксыну уятканда гына, сабыйга ниндидер тәрбия биреп була, шул исәптән экологик тәрбияне дә. Танып белү-тикшеренү эшчәнлеге, ягъни тәҗрибәләр ясап карау аша кече яшьтән үк сабыйларны тикшерергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү – иң отышлы юл дип саныйм, чөнки тәҗрибәләр эшләп карап, "ничек?" һәм “нигә?» дигән сорауларга җавап алып, өйрәнелә торган объект турында һәръяктан тулы мәгълүмат җыеп, аның башка объектлар һәм әйләнә-тирәлек белән бәйләнешен күбрәк ачыклагач, сабый агач ботакларын сындырырга да, кош ояларын туздырырга да бармаячагына иманыбыз камил. Чөнки балалар тәҗрибәне үзләрен кызыксындырган проблемадан чыгып өйрәнә башлыйлар, үзләре башкара һәм үзләре кирәкле нәтиҗәләр ясый. Шулай итеп, балалар лабораториясендә тәҗрибә ярдәмендә сорауларга җаваплар җыела, балалар фикер алыша.

Бу юнәлештә берничә ел эшлибез инде, шул дәвердә башлангыч тәҗрибәләр картотекасын төзедек. Эксперимент процессында без компьютер һәм мультимедиа укыту чараларын кулланабыз, бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларның кызыксынуын тагы да арттыра, чөнки табигый объектлар яки күренешләрне үз күзләрең белән күрү күпкә кызыклырак.

Әйтергә кирәк, балаларның барысы да тикшеренү-эзләнү эшчәнлегенә бик тиз генә кереп китмиләр. Без барыбыз да беләбез, балалар урамда мөстәкыйль үткәргән экспериментлар хәтта вәхшиләрчә булырга мөмкин, шуңа күрә башта балаларның тәҗрибә-эксперименталь тикшеренүләр үткәрү мөмкинлекләренә түбәндәге методикаларны кулланып диагностика үткәрдек: 1.В. С. Юркевичның «Теләкләр агачы» авторлык методикасы.

2. Л. Н. Прохорованың «эшчәнлекне сайлау» ситуатив методикасы.

3. Дидактик проектив «шикәр» методикасы. Мәсәлән, шикәр методикасы балаларның объектны яки күренешне анализлый белүен, мөһим билгеләрен аерып, төрле факторларны чагыштырып, үз фикерләрен раслый белүен күрсәтә.

Ситуация тәкъдим ителә: Бервакыт әнисе балага чәй ясады һәм шунда 2 кисәк шикәр салды. Бала чәйдәге шикәрне алырга һәм ашарга теләде. Булдыра алмагач, малай елый башлады. “Кем минем шикәрне ашады” дип сорады. Балалар бу сорауга җавапны ничек табуларыннан чыгып, аларның эксперимент үткәрә белү дәрәҗәсе билгеләнә һәм инде алга таба үз фикерләрен әйтергә курыккан балалар белән лабораториядә эшләгәндә индивидуаль алымнар кулланыла.

Табигатькә карата кызыксынуны уңай якка юнәлтү өчен балалар белән тикшеренүләр үткәрүнең системалы кагыйдәләрен булдырдык. Төркемдә тәҗрибәләр үткәрү өчен эш кораллраы тупланды, почмак булдырылды. Әлбәттә танып белү-тикшеренү эшчәнлеге уен, күзәтү, хезмәт белән үрелеп бара. Мәсәлән, балалар hәр көнне гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә, аларны тәрбияләү серләренә төшенәләр. Үсемлекләрнең дә тере табигать икәнен, аларның үсешенә яктылык, су сибеп тору, төпләрен йомшарту кирәк икәнен тәҗрибәләр аша төшенәләр, гөлләрнең төренә, нинди табигать шартларына яраклашып үсүенә карап, тәрбияләү ысуллары да төрле икәнен үзләштерәләр. Кышын тәрәзә төпләрендә суган үстерү, аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык. Монда да тикшеренү-эзләнү ысулы ярдәмгә килә, суганны кайсы ягы белән утыртасын эксперимент ясап, балалар үзләре билгелиләр. Иртә язда клумбаларга утырту өчен, орлыклар чәчеп, чәчәк үсентеләре үстерәбез.

Табигать серләренә бүлмәдә генә төшенеп булмый, шуңа күрә күзәтүләрне, тәҗрибәләрне бакча участогында һәм урман почмагында дәвам итәбез. Балалар кошлар, бөҗәкләр, үсемлекләр тормышы белән танышып, үзләре нәтиҗәләр ясыйлар, гади фәнни аңлатмалар ясауга ирешәләр.

Бу юнәлештә эшләвебезнең иң зур нәтиҗәсе дип без балаларда кышлаучы кошларга карата ярдәмчеллекне атар идек. Алар ни өчен кошларның, үсемлекләрнең, хайваннарның Кызыл китапка кергәнлелләрен яхшы аңлыйлар, районыбыз Кызыл китабының калынаюын теләмиләр. Кайсы кошның нинди азык яратканын да беләләр, өйләреннән алып килгән азыкны җимлеккә салгач кайсы кош килеп ашаганын күзәтергә яраталар. Бу эштә “Кошларга ярдәм итик” девизы астында үткәрелгән экологик акция зур нәтиҗә бирә, чөнки балалар гына түгел, ата-аналар да актив катнаша.

Балаларга тәрбия бирүдә безнең иң ышанычлы таянычыбыз – ул әти-әниләр. Экология буенча эшләү дәверендә үткәрелгән җыелышлар, әңгәмәләр, ачык шөгыльләр, табигатькә чыгулар, табигатьтә файдалы хезмәттә катнашулар, бергәләп табигый байлыклардан, гамәлгә яраксыз кулланмалардан файдалы эшләнмәләр ясау – болар барысы да бала белән әти-әнине, ата-ана белән тәрбиячене якынайта, үзара аңлашып эшләүдә зур роль уйный.

Шулай ук Төньяк территориаль идарәсе һәм “Ашыт” тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән “Язның беренче чәчәкләре”, “Кошлар – канатлы дусларыбыз”, “Җир көне”, “Кошлар – язның канатлары” кебек күңел ачу чараларында, җимлек, сыерчык оясы ясау, кулланылган батарейкалар һәм кәгазь җыю акцияләрендә, экологик бәйгеләрдә катнашу да нәни экологлага киләчәккә зур ышаныч тудыра.

Конфуцийның “әйт – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, эшләп карарга бирсәң, аңлармын” дигән әйтемен күрсәткеч итеп алып, алга таба да бу юнәлештә эшебезне дәвам итеп, ышанып шуны әйтә алабыз: табигатьне саклау буенча системалы эш алып барылганда гына бала үзен кечкенәдән табигатьнең бер кисәге итеп тоеп, аны сакларга өйрәнеп үсәчәк. Без балаларны үзебезнең туган як табигатен яратырга, аның байлыкларын сакларга өйрәтергә тиеш. Без, зурлар, балаларны кечкенәдән үк табигать күренешләре белән кызыксындырсак, тереклеккә мәхәббәт хисен тәрбияләсәк, аларга карата мәрхәмәтлелек хисе уята алсак, балалар зур үскәч, тирә-юньгә карата яхшы мөнәсәбәттә булырлар.

Кулланылган әдәбият:

Веракса Н.Е. Познавательно-исследовательская деятельность дошкольников. – М.: Мозаика-Синтез, 2012

Дыбина О.В. Неизведанное рядом: Опыты и эксперименты для дошкольников. – М.: Сфера, 2017. – 192 с.

Николаева С.Н. Теория и методика экологического воспитания дошкольников. – М.: Академия, 2011. – 336 с.

Шаехова Р.К. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы: балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. – Казан, “ТАТМЕДИА”, 2011


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

Сәяхәтләр аша балаларга экологик тәрбия бирү

Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү-балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки  яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган...

Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары

4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру....

Катнаш төркемендә балаларга экологик тәрбия бирү.

Табигатьне  яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына  сокланырга, табигый байлыкларны ишәйтергә  омтылучы  экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы , иҗади фикер йөртүче  шәхес...

Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә балаларга экологик тәрбия бирү.

2015 нче һәм 2016 нчы елларда Казан шәһәренең "ТИСБИ" идарә университетында һәм Зур Сәрдек балалар бакчасында семинарда укылды....