Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары
статья по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Ямалова Гулфара Мунавировна

4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yamalova_g.5.doc95.5 КБ

Предварительный просмотр:

                 План

1.Кереш өлеш.

   Экология турында гомуми мәгүлумат.

2. Төп өлеш.

    4 – 6 яшҗлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру.

    А) уртанчылар һәм зурлар төркемендә экологик тәрбия бирү максатлары.

    Б) экологик тәрбия бирүдә бакчаның бурычлары.

    В) балаларга экологик тәрбия бирү формалары.

    Г) балаларга  эколгик тәрбия бирү эшен оештыруда эш алымнары.

    Д) ата-аналар белән эш.

3. Йомгаклау.

    Экологик тәрбиянең әһәмияте.

  Яшәү тирәлеге – табигатҗнең организмнар яши торган өлеше. Тере организмнар әйләнә - тирәлек белән тыгыз бәйләнештә :алар бер- берсенә төрлечә йогынты ясыйлар. Тере организмнарның үзара һәм яшәү тирәлеге белән  мөнәсәбәтен өйрәнүче фән экология  дип  атала ( грекча “эйкос”-йорт ,”логос”-өйрәнү). Тирәлекнең организмга тәэсир итүче компонентларын экологик факторлар дип атыйлар. Алар барысы да организмга бер төрле тәэсир итми. Кайберләре организм өчен кирәкле, алардан башка организм яши алмый, икенчеләре, киресенчә, зарарлы, ә кайберләрен организм бөтенләй “сизми”.

     Экологик факторларны өч группага бүләләр: терек булмаган табигатҗ факторлары (җылылык, яктылык, җил, яңгыр, боз, туфрак, дымлылык), тере табигатҗ факторлары (тере организмнарның эшчәнлеге), кеше эшчәнлеге.

      Күпчелек үсемлекләр һәм хайваннар өчен яктылык әһәмиятле фактор булып тора. Алар тормышындагы катлаулы сезонлы үзгәрешләр нәкү менә яктылыкка бәйле. Мәсәлән: җәй уртасында җылы, дым һәм туклыклы матдәләр җитәрлек, ләкин үсемлекләрнең үсүе кинәт акрыная яки бөтенләй туктый. Хайваннар белән дә шундый ук үзгәрешләр була: кошларда һәм хайваннарда көзге йон кою башлана, кайберләре, кышка азык запаслары хәзерлиләр, кайберләренең туклыклы матдәләре май катламы булып тәннәрендә туплана, күчмә кошлар җылы якларга очып китәләр.

        Су җитмәү тереклек проөессларын туктата, хәтта организмнарның үлеменә китерергә мөмкин.

    Температура иң мөһим фактор булып тора. Салкыннар башлану белән җир-су хайваннарының хәрәкәтчәнлеге кими, кышкы йокыга талалар. Ә кошлар, имезүчеләрнең салкын кышны уздыру өчен өстәмә җайланмалары бар.

     Тере организмнар бер-берсенә актив тәэсир итәләр. Барлык хайваннар гөмбәләр, яшел үсемлекләр исәбенә яшиләр. Ләкин үсемлекләр дә үз чиратында, хайваннардан башка яши алмыйлар. Кошлар һәм бөҗәкләр булмаса, күпчелек үсемлекләрнең орлыкларын тарату проблемасы туар иде. Ә гөмбәләрдән башка безнең урманнарда үсүче, каен, имән, чыршы, нарат кебек бик күп агачлар шундый зур һәм көчле булып үсә алмаслар иде. Хайваннар арасындагы бәйләнешләр дә шулай ук күп төрле. Аларның күбесе авырулар таралуга киртә булып тора. (Ерткычлар хәлсез, авыру хайваннарны юк итәләр).

   Соңгы елларда тере организмнарга кеше эшчәнлеге йогынтысы артканнан арта бара. Кеше теге яки бу хайванны аулап, аларга турыдан-туры йогынты ясый. Далаларны сукалап, урманнарны кисеп, сазлыкларны киптереп, организмнарның яшәү шартларын үзгәрткәндә турыдан-туры булмаган йогынты ясала. Тереклеккә әйләнә-тирәлекнең агынты сулар, агулы химикатлар, производство калдыклары белән пычрануы да зур зыян китерә. Болар барысы да еш кына үсемлекләрнең, хайваннарның үлеменә ,ахыр чиктә аларның төрләренең күптөрлелеге кимүгә китерә .

Әйләнә - тирә мохитнең – һава ,җир һәм суларның пычрануы ,табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, хуҗалык эшчәнлегенә. дөнҗяга карашына, кулҗтурасына һәм әхлагына, шулай ук сәламәтлегенә йогынты ясый.

Табигатҗнең чисталыгын саклау гаятҗ зур әһәмияткә ия. Бу һәркемнең граңданлык бурычы. Балаларда кече яшҗтән үк экологик кулҗтура тәрбияләми торы, киләчәктә бу мәсҗәләне уңай хәл ителүенә исәп тотып булмый.

     “табигатҗ ямҗсез һавасы да бик чиста түгел,”- дигән сүзләрне еш ишетәбез. Ләкин шулай булса да табигатҗне, матурлыкны саклый белмибез. Ә бит табигатҗ матур икән, кешеләрнең күңелләре күтәренке була. Әйе,табигатҗ – тиңсез хәзинә. Ул безне җылыта, киендерә, ашата, сокландыра, сыендыра.

      Элек-электән кешеләр саф сулы чишмә сулары эчеп көч алганнар, агачлар серләшкәнен тыңлап, рәхәтләнеп ял иткәннәр. Әби-бабаларыбыз төрле экологик дару үләннәре җыеп алар белән сихәт алганнар.Кешелек дөнҗясының алдагы үсеше табигатҗнең чиста, саф булуына бәйләнгән. Бу исә үз чиратында кешеләрдән аңлы караш, экологик кулҗтуралылык һәм сак караш таләп итә.

      Шуңа күрә дә әйләнә-тирә күренешләргә карата күзәтүчәнлек, игүтибарлылык тәрбияләү –мөһим бурыч булып санала. Кешә үзен чорнап алган тирәлектә югалып калмасын өчен, аны кече яшҗтән табигатҗнең серләренә төшендерә башлау зарур. Әнә шулай эшләгәндә генә сабый күңелендә әйләнә-тирә мохит белән кызыксыну туа, әкеренләп табигатҗтәге матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтә. Балаларны кече яшҗтән үк табигатҗ белән турыдан-туры аралашып үсүе, аңа  экологик кулҗтура, экологик  аң формалаштыру да зур әһәмияткә ия. Шушы мөһим бурычны хәл итү өчен түбәндәге максатларны куйдым.

      Уртанчылар төркеме балалары өчен:

  1. Балаларны табигатҗ күренешләрен күзәтергә һәм аларг арасындагы иң гади бәйләнешләрне ачыклау.
  2. Экологик тәрбиянең нигезе булган табигатҗтәге сезонлы үзгәрешләр, бәйләнешләр турында күзаллауларны ныгыту.
  3. Туган илнең табигатенә, байлыгына сакчыл караш тәрбияләү. Кызыл Китапка кергән үсемлекләр белән танышу.
  4. Бүлмә гөлләре белән таныштыру.

     Зурлар төркеме белән түбәндәге максатларны куйдым:

  1. Тирә-юнҗдәге үсемлекләргә кирәкле шартлар һәм ел фасылларына бәйле үзгәрешләр турында белемнәрен киңәйтү.
  2. Табигатҗ күренешләрен күзәтеп, кайбер закончалыклар һәм алар арасындагы үзара бәйләнеш турында нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.
  3. Табигатҗкә сак караш тәрбияләү. Аз калган һәм сирәк очрый торган хайваннар, үсемлекләр китабы – “Кызыл китап” белән таныштыру. Китапка кертелгән хайван һәм үсемлекләр өчен борчылу хисләре тәрбияләү.
  4. Йорт һәм кыргый хайваннар турында белемне киңәйтү.Һәр хайванның табигатҗкә җайлашуын ачыклау.
  5. Табигатҗкә сак караш тәрбияләү. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

                 БУРЫЧЛАР:

  • Экологик белем нигезләре формалаштыру, балаларны экология өлкәсендә табигатҗтәге үзгәрешләр, бәйләнешләр белән балаларның яшҗ үзенчәлекләрен искә алып күзаллауларын киңәйтү.
  • Тере һәм тере булмаган табигатҗ күренешләре арасындагы иң гади бәйләнешләрне аңларга булышу. Табигатҗнең бер бөтен, аерылгысыз булуы турында төшенчә бирү.
  • Кеше табигатҗнең хуҗасы түгел, ул табигатҗнең бер өлеше – кешенең табигатҗтәге ролен күрсәтү.

      Шушы максатларны, бурычларны үтәү өчен түбәндәге эш алымнарын кулланам:

  1. табигатҗкә, туган як музеена, кыр-басуларга, фермаларга экскурсияләр.
  2. тере һәм тере булмаган табигатҗ обүектларын күзәтү арасындагы бәйләнешләрне ачыклау.
  3. тере табигатҗ почмагы оештыру, үсемлекләр һәм хайваннарны күзәтү, тәҗрибәләр үткәрү.
  4. балалар бакчасы мәйданчыкларында эшләү,күзәтүләр алып бару.
  5. табигатҗкә багышланган балалар әдәбиятен уку, балалар ңурналлары һәм гәҗитләрендә чыккан мәкаләләрне күзәтү оештыру.
  6. табигатҗне саклауга багышланган бәйрәмнәр, иртәләр, әңгәмәләр үткәрү.

       Уртанчылар төркемендә балаларны табигатҗ күренешләрен күзәтергә һәм алар арасындагы иң гади бәйләнешләрне ачыклау максатыннан без төрле күзәтүләр алып барабыз. Күзәтүләрне без сезонлап үткәрәбез. Көз көне һава торышын күзәтәбез, аны билгеләргә өйрәнәбез.(җылы-салкын,җилле-тын, яңгыр ява-явымсыз). Күзәтүләрне табигатҗ почмагындагы каленҗдарга билгеләп барабыз.

       Болытлы көнне балаларның игүтибарын күк йөзенә юнәлтәм. Кара болытлар йөзә- алар нинди болытлар? Яңгыр болытлары. Яңгыр яуган вакытны тәрәзәдән күзәтергә мөмкин. Аны җәйге яңгыр белән чагыштырабыз,аермасын билгелибез. Көз көне яңгырлар озак явалар, яңгырдан соң салкын һәм күлдәвекләр барлыкка килүен, аның тиз генә китмәвен билгелибез.

      Җилле көнне болытларның агышын күзәтәбез. Ни өчен агалар алар? Балаларны уйланырга мәҗбүр итәм. Балаларга битләрен җилгә каршы куярга тәкүдим итәм. Җәйге җил белән чагыштырабыз.

      Көз көне үсемлекләр тормышында да үзгәрешләр күбәя. Агачларның яфраклары кызаралар, саргаялар һәм озакламый коела башлыйлар. Балалар белән коелган яфракларны җыябыз. Алардан төрле букетлар, гербарийлар төзеп куябыз. Төрле төстәге яфракларның матурлыгына соклану уятырга тырышам. Шулай ук балаларның игүтибарын чәчәклеккә юнәлтәм. Көннәр узган саен чәчәк атучы үсемлекләрнең сирәләнә баруын күзәтәбез. Аларның орлыкларын балалар белән бергәләп җыеп алабыз, кайбер чәчәкләрне казып группагаалып кереп утыртабыз.

      Көз көне балалар белән шулай ук яшелчә бакчасында да күзәтүләр алып барабыз. Яшелчәләр белән танышабыз. (кыяр, помидор, кишер, чөгендер). Балалар бу яшелчәләрне җыюда бик теләп катнашалар. Аларны сакларга куеп. Кыш көне туклану өчен кулланабыз. Кәз ахырында участоктагы күзәтүләрне дәвам итәбез.

     Уртанчылар өчен кошларны һәм бөҗәкләрнекүзәтү бик кызыклы. Мин прогулка вакытында: Нинди кош тавышы ишетәсез? Алар күпме, азмы? Дигән сорауларны бирәм. Балалар кошларның җылы якларга китүен. Монда бары тик саескан, чыпчык кебек кышлаучы кошлар гына калганын әйтәләр. Балаларга кыш көне кошларга азык табуы читен булуын аңлатам, шуның өчен дә җимлекләр ясап. Аларга ярдәм итәргә кирәклеген төшендерәм. Җимлек янына килгән кошларны күзәтәбез. Аларның тышкы кыяфәтенә карап балалар нинди кош икәнен аерырга өйрәнәләр. (Чыпчык, чәүкә, саескан).

     Беренче кар явуга балаларны кар һәм аның үзлекләре белән таныштырам. Җепшек көнне кар тәгәрәтеп, ечкенә генә Кар бабай ясап куябыз. Моннан алар карның ак. Салкын һәм әвәләп булганлыгын беләләр. Кар яуган вакытта кар бөртекләрен күзәтзбез. Әгәр дә җылы булса, карның эрүен билгелибез. Ни өчен кар эреде? Моны ачыклау өчен кечкенә генә тәҗрибә үткәреп алабыз. Кастрүлҗгә кар алып кереп җылыга куябыз. Тиздән аның суга әйләнүен күрербез һәм балалар белән бергәләп нәтиҗә ясыйбыз.

     Кыш көне балалар карда эз калдырып уйнарга яраталар. Карда төрле эзләр калдырып, тулы бер “картина” ясап куябыз. Кыш көне агачларны күзәтәбез. Алар ялангач. Ботакларына бәс сарган. Балаларны бу хозурлык белән сокландырырга тырышам. Прогулка вакытында балаларга агачларны, куакларны сакларга, аларның ботакларын сындырмаска кирәклеген төшендерәм. Кыш көне кошларга куйган җимлекне күзәтүне дәвам итәбез. Нинди кошлар килә? Алар күбрәк нинди азыкларны яраталар? Нәтиҗә ясыйбыз: Кошларны куркытмаска, аларга ярдәм итәргә кирәклеген төшендерәм.

   Яз – ул иң матур вакытларның берсе. Шуңа күрә дә яз көне күзәтүләр бик кызыклы, мавыктыргыч. Иң беренче һава торышындагы үзгәрешләргә игүтибар итәбез. Көннән көн көннәр җылына. Кар эри. Кечкенә генә күлдәвекләр барлыкка килә. Карның үзлегенә игүтибар иттерәм: ул инде кыш көнендәге кебек ап-ак түгел, карала башлаган. Пычранган. Җепшек көнне балалар карны тәгәрәтеп Кар бабай ясыйлар. Моннан алар шундый нәтиҗә ясыйлар: җылыда кар әкренләп эри һәм кояш ныграк җылыткан урында карның тизрәк эреп бетүен күрәләр. Яз уртасында инде табигатьнеж уяна баруын күрәләр. Агачларның бөреләре бүртә, аннан матур. Яшел яфраклар чыга. Беренче үләннәр күренә башлый. Балаларны үги ана яфрагы белән таныштырам.

      Балалар белән чәчәклекне күзәтәбез. Беренче нинди чәчәк чәчәк ата? Чәчәклектә артык авыр булмаган эш кушам. Андагы чүп-чарны, иске яфракларны җыеп түгәбез.

    Балалар белән кайткан кошларны күзәтәбез. Аларны каршы алырга әзерләнәбез. Кош оялары ясап куябыз. Иң беренче булып кайткан кара карга. Сыерчыкларны күзәтәбез. Аларга сак караш. Мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Бу вакытта кошларны куркытмаска. Аларга зыян салмаска кирәклегенә төшендерәм, кошларның файдалы якларын күрсәтеп үтәм.

      К.Д. ушинский “матур табигатҗ яшҗ күңелнең үсүенә шул кадәр көчле тәрбияви йогынты ясый ки. Бу яктан педагогның сүзләре аның белән тиңләшә алмый; чөнки баланың  әрәмәләрдә яки кырларда бер генә көн булуы да. мәктәптә әллә ничә атна буена үткәргән вакытка тора.” – дигән. Чыннан да, табигатҗ белән якыннан танышмыйча, аның матурлыгын күрмичә экологик тәрбия биреп булмый.

     Шуңа күрә дә мин экскурсияләрне еш үткәрергә тырышам. Экскурсия вакытында балалар табигтҗ белән турыдан-туры аралашалар, үсемлекләр һәм хайваннар дөнясы белән якыннан танышалар. Сакланырга тиешле терклек ияләрен барлыйлар, экологик күзәтүләр алып баралар һәм гербарийлар төзергә өйрәнәләр.

     Уку елы башында уртанчылар белән “Табигатҗтә көз” темасы буенча экскурсия уздырам. Моның өчен җылы, кояшлы, җилсез көнне сайап алам. Балаларның көзнең билгеләре белән таныштыруны ныгытам. Каен агачы белән таныштырам. Урманда үз-үзенңне тоту кагыйдәләренә төшендерәм. Юлда барганда кагыйдәләрне искә төшерәбез. Урманда бары тик сукмактан гына йөрергә кирәклеген төшендерәм. Агач төбендәге кырмыска оясын күзәтәбез. Аларның файдалы якларын искә төшерәбез. Бу вакытта балаларга мин болай дим: “Таяк алам да кырмыска оясын туздырам”. Балалардан уңай җавап ишетәм. Моннан инде нәтиҗә ясыйбыз: кырмыска ояларын туздырырга ярамый. Агач яфракларының төсенә игҗтибар итәбез. Клен агачы белән каен агачы яфракларын чагыштырабыз. Кайсының яфраклары зуррак, алар нинди төстә? Җирдәге яфраклар астында төрле бөҗәкләрне күзәтәбез. Алар ни өчен яфрак асларына качканнар? Соңыннан балалар белән бергәләп бөҗәкләрнең. Хайваннарның һәм кошларның кышка ничек әзерләнүләре турында сөйләшәбез.

     Кыш көне экскурсияне кар бик тирән яуганчы, кыш башында оештырам. Кыш турында белемнәрен ныгытам. Балалар кыш көне суык, җилле. Бураннар була. Экскурсия вакытында балаларның игүтибарын ялангач агачларга юнәлтәм. Тик чыршы белән наратның гына яфраклары (энәләре) яшел. Чыршы белән наратның энәсен, ботакларының ничек үсүен күзәтәбез. Моннон шундый нәтиҗә ясап куям6 чыршының энәләре кыска, катырак. Аның ботаклары өскә таба карап тора. Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Бу вакытта бүлмәне бизүү өчен чыршыларны күпләп кисү башлана. Моңа юл куймаска кирәк. Рөхсәт булганда гына тиешле урыннан алырга кирәклеген, шуның өчен дә яз, көз айларында агачлар утырту кирәклеген балаларга аңлатам. өченче экскурсияне мин көннәр җылынгач, март, апрелҗ айларында оештырам. Язгы табигатҗнен уяна баруына игүтибар итәбез. Агачларның бөреләрен күзәтәбез. Клен белән каенның ботакларындагы бүрткән бөреләрне күзәтәбез. Тиздән бөтен урман яшеллек белән һәм кошлар тавышы белән күмеләчәк. балалар экскурсиядә алган тәэсирләре белән группага кайткач уртаклашалар. Без күргәннәрне, күзәтү нәтиҗәләрен берләштереп төрле шөгылҗләр үткәрәбез. Мәсәлән, мин группада “урман, анда үз-узеңне тоту” дигән темага шөгылҗ үткәрдем. Бу шөгылҗдә балаларның һәм андагы үсемлекләр, агачлар, бөҗәкләр, кошлар. Җәнлекләр турындагы белемнәре гомумиләштерелә. Алар арасындагы гади бәйләнешләрне аңлатам һәм һәрнәрсәнең бер-берсенә кирклегенә төшендерәм. Аларга карата сак караш һәм әдәплелек кагыйдәләре тәрбияләргә тырышам. Бу шөгылҗдә балалар үзләренең күзәтүләр һәм экскурсиялэр вакытында алган белемнәрен тагын бер тапкыр искә төшерделәр.

      Туган илнең табигатенә байлыгына сакчыл караш тәрбияләү, Кызыл Китапка кергән үсемлекләр белән таныштыру максатыннан мин түбәндәге шөгылҗләр үткәрдем. “Кызыл Китапта яшәүчеләр” – бу шөгылҗдә балалар сирәгәя барган үсемлек һәм хайваннарның кайбер төрләре таныштылар. Мәсәлән, үсемлекләрдән умырзая, энҗе чәчәкне танып әйтә белергә өйрәнделәр, хайваннардан балалар төлке, бүре белән танышалар. “Кызыл Китапка” кергән үсемлек һәм хайваннарны саклау, аларга карата игүтибарлылык тәрбияяләү өчен мин “Кызыл Китап” ясап куйдым.  Аны балалар белән күзәтеп, тулыландырып торабыз.

     Шулай ук уртанчылар төркеме балалары белән “Өстәлгә икмәк кайдан килә”, “Кыргый хайваннарның кышкы тормышы” дигән шөгылҗләр үткәрдем.

      Экологик тәрбия бирүне тагын да тирәнәйтү максатыннан группа бүлмәсендә табигатҗ пос=чмагы ясап куйдык. Анда без төрле гөлләр, аквариум һәм балалар хезмәте өчен кирәк булган әсбаплар урнаштырдык. Уртанчылар белән бүлмә гөлләре белән таныштырганда мин шөгылҗне табигатҗ почмагында үткәрәм. Көз көне балаларны яран гөле белән таныштырам. Аның яфрак формаларын, яфрак, чәчәк төсен күзәтәбез. Табигатҗ почмагында төрле тәҗрибәләр, күзәтүләр алып барабыз. Мәсәлән. Бүлмә гөлләренең тере икәнлекләренә төшендерәм: алар сулый, ничек сулый? – Яфраклары аша. Су эчәләр, тукланалар- тамырлары аша. Бер көнне караңгыга куеп су сипми торабыз. Моннан балалар белән бергәләп нәтиҗә ясыйбыз: гөлләр тере. Алар сулыйлар, туланалар, үсәләр. Шуның өчен дә аларга яхшы шартлар тудырырга кирәк. Гөлләр һәрвакыт игүтибар сорыйлар. Алар уссен өчен. Безгә матурлык өстәсен өчен аларга яктылык, җылылык, су кирәк. балалар моны бик яхшы аңлыйлар, табигатҗ почмагында деҗур торалар, гөл яфракларының тузаннарын сөртеп, су сибеп торалар.

   Кыш көне гөлләргә икенче төрлерәк тәрбия кирәклеген аңлатам. Суны азрак сибәргә кирәк. Январҗ аенда табигатҗ почмагында суган, борчак кебек үсемлекләр утыртабыз. Балалар белән аларның үсүләрен күзәтәбез. Яз көне исә (яз башында) төрле чәчәк орлыклары утыртабыз. Көннәр җылынгач аларны участоктагы чәчәклеккә күчереп утыртабыз. Бакча шау чәчәккә күмелгәндә нәниләрнең дә күңелләре шатлык белән тула. Без үстергән чәчәкләр тирә-юнҗне бизи, матурлыкны күрә белгән бала беркайчан да табигатҗкә зыян китермәс. Бакчаның тәҗрибә участогында төрле яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәбез. Җирне яхшылап эшкәртсәң генә яхшы уңыш алып булганын балалар кечкенәдән өйрәнәләр. Уртанчылар белән яшелчәләрдән помидор, кыяр, чөгендер, кишер, шалкан, редис утыртабыз. Яшелчәләргә су сибеп, аларның чүбен утап торабыз.

       Экологик аң тәрбияләүдә хезмәтнең әһәмияте аеруча зур. Хезмәт проөессында кеше табигатҗнең матурлыгын күрә белергә өйрәнә, шул уквакытта аңарда сакчыллык сыйфатлары да, мәхәббәт хисе дә уяна. Чөнки хезмәт – кеше белән табигатҗне бәйләүче төп чара булып тора.

      Бакчада экологик сукмак схемасын ясап куйдык. Экологик сукмак буйлап сәяхәт үткәрәм. Бу сукмакта балалар чүп үләннәре. Куаклар, агачлар, кырмыска оясы, дару үләннәре. Яшелчәләр белән танышалар. Һәр сезонда аерым күзәтүләр алып барабыз. Бу күзәтүләрдән һава шартларының үзгәрүе, агачлар, үсемлекләргә тәэсир итүен күзәтәбез. Тере һәм тере булмаган табигатҗ арасындагы үзара бәйләнешне шушы күзәтүләрдән чыгып ачыклыйбыз.

      Участокта дару үләннәре тукталышы бар. Анда балалар дару үләннәре һәм аларның нинди максатларда кулланылышы турында танышалар. Мәсәлән: үги ана яфрагы, ромашка белән танышалар. Дару үләннәрен тагын да ныграк өйрәнү өчен “Дару үләннәре - әнием күчтәнәче” дигән ачык шөгылҗ үткәрдем.

      Уртанчылар төркеме балалары хайваннар, кошлар, балыклар белән таныштыру йөзеннән табигатҗ почмагында аквариум булдырдык. Анда алтын балык, гуппи балыклары бар. Балалар балыкларны бик кызыксынып күзәтәләр, тәрбиялиләр. Аквариум өчен чиста су, ком, вак ташлар булдырдык. Балалар белән бергәләп балыкларны ашатып торабыз. Кече яшҗтәге балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү уеннар аша алып барылса, ул нәтиҗәлерәк, отышлырак була, чөнки уенда бала узен иркен тота, теләп катнаша, аны уен үзе дә, аның нәтиҗәләре дә кызыксындыра. Уен –ул күңел ачу гына түгел, ә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, балаларга педагогик тәэсир итү чарасы да.

     Уртанчылар төркеме өчен мин түбәндәге дидактик уеннар төзеп куйдым. “Кайсы агачныкы”-яфраклары буенча агачларны танырга өйрәнәләр. “Бу нинди үсемлек”-үсемлек исемнәре белән танышалар .  “Кайсы артык”, “Бел бу нәрсә”, “Шундый ук чәчәкне тап”.  

     Прогулкалар, экскурсияләр вакытында хәрәкәтле уеннар оештырам.”Үз агачыңны тап ,”Бүре һәм куяннар” ,”Кояш һәм яңгыр”,”Тиен һәм тычканнар” кебек уеннарны балалар теләп башкаралар. Бу уеннарда өлгерлек, җитезлек тәрбияләү белән рәттән хайваннар, үсемлекләр,кошларның үзенчәлекле якларын ачыклыйлар, Мәсәлән: “БҮРЕ һәм куяннар” уенында бүренең явыз ,  куяннарны аулавын , ә куяннарның  дошманы  бүре икәнен беләләр.Шулай ук балалар белән реңим вакытларында сүзле уеннар да үткәрәм . “Суда , һавада, җирдә” дигән уенда балалар суда нинди хайваннар йөзә, һавада нәрсәләр яши кебек гади сорауларга җавап алалар. Шулай ук шөгылҗләрдә яшелчәләр өйрәнгәндә “Серле капчык”, хайваннар, кошлар темасын өйрәнгәндә “Кемнең баласы”, “Парын тап” кебек уеннар кулланам.

      Экологик тәрбия бирүне аерым бер шөгыллҗләрдә, экскурсияләрдә генә алып бармыйча, аны мин төрле шөгылҗләрдә дә дәвам итәм. Мәсәлән, аны математика шөгылендә дә, физкулҗтура. әвәләү, рәсем шөгылҗләрендә дә тормышка ашырып була. Математика шөгылендә гөлләрнең яфракларын саныйлар, формаларын күрсәтәләр (озынча-овалҗгә охшаган, түгәрәк), һәм шунда ук гөлләрне үстерү. Сак караш тәрбияләү серләренә дә төшенәләр.

      Зурлар төркемендә экологик тәрбия бирү максатыннан иң уңайлы алым дип экскурсияне күрсәтергә мөмкин. Шулай ук экскурсияне бу төркемдә дә сезонлап үткәрәм. Мәсәлән: көзге экскурсия вакытында балаларның игҗтибарын һава торышына, күк йөзенең төсенә юнәлтәм, аны җәйге көн белән чагыштырырга тәкүдим итәм. Аннары тирә-юнҗдәге үсемлекләрне күрсәтәм, аларның исемнәрен ңйтергә кушам. Балаларга табигатҗнең гүзәллеген ачарга, аның белән хозурлану хисе уятырга кирәк. мин балаларга мондыйрак сораулар бирәм: кайсы агач иң матуры? Бу кечкенә бөҗәкләр нишлиләр? Шул ук вакытта агачлар һәм чәчәкләрнең, кошлар һәм кайбер бөҗәкләрнең нинди файдасы булуы турында да әйтеп үтәм. Табигатҗнең кадерен белергә, агачларны сындырмаска, кошларга һәм файдалы бөҗәкләргә тимәскә кирәклегенә басым ясыйм. Урман-кырларга баргач. Сукмактан гына йөрергә киңәш итәм, чөнки бөҗәкләргә басуың бар. Тапталган җирдә яңгыр суалчаннарына үзләренең юлларын ясарга авыр, шуңа туфрак йомшартылмый, үсемлек тамырлары каты туфракта сулый алмыйлар һәм шиңәләр. Экскурсия ахырында балалар файдалы хезмәттә катнашалар: гербарийлар өчен яфраклар җыялар, нарат. Чыршы күркәләре, мүкләр(шөгылҗләр, кул хезмәте өчен) җыялар. Балаларны көз көне агач яфракларына, үсемлекләргә игҗтибар иттерәм. Балаларга сораулар бирәм: Җәй көне яфраклар нинди төстә иде, хәзер нинди? Кайсы агачларның яфракларында үзгәрешләр бар? Урманда кошлар бөтенләй диярлек күренми. Алар кая киткәннәр? Нинди күчмә кошларны беләсез? Ә нинди кошлар бездә кышларга кала? Шушы сораулар ярдәмендә кыска гына әңгәмәләр үткәреп алам.

      Ә кышкы экскурсиянен максаты түбәндәгеләрдән гыйбарәт: балаларда елның бу фасылы хакында якты тәэсир калдыру, аларның кыш көне агачлар, кошлар һәм җәнлекләр тормышы, салкын шартларга ярашулары турында белемнәрен киңәйтү һәм гомимиләштерү, табигатҗкә сакчыл караш тәрбияләү, кышкы табигатҗнең матурлыгын күрү сәләтен үстерү. Ләкин иң элек балалар белән үз-үзенңе ничек тотарга кирәклеге турында әңгәмә үткәреп алам. Сәфәр алдыннан кыш турында табышмаклар, әйтемнәр, халык сынамышларын, шигырҗләр өйрәнәбез, әкиятләр, такмаклар, риваятҗләр укыйм. Алар балаларның танып белү, фикерләү сәләтен үстерә, туган якка мәхәббәт тәрбияли. Г.Тукай, Ш. Галиев, Әнәс Кари әсәрләрендә җәнлекләргә, кош-кортларга миһербанлы караш тәрбияләүдә тәэсирләре игүтибарга лаек. Халык туплаган акыл әлифбасы белән алдан ук танышу экскурсияне күңеллерәк, мавыктыргычрак итә. Монда халык сынамышларын мин киң кулланам. Мәсәлән: “яфракларның соң коелуе – озын. Салкын кышка”, “Миләшнең җимешләре күп булса – кыш салкын булыр” һәм башка шундый сынамышлар кулланам.

      Әңгәмә вакытында мин шундыйрак сораулар бирәм: Хәзер елның кайсы фасылы? Кыш ничә ай дәвам итә? Кыш көне һава нинди була? Ул көзнекеннән кайсы ягы белән аерыла? Агачлар һәм куаклар кышны ничек үткәрәләр? Бөҗәкләр, кошлар. Хайваннар тормышында нинди үзгәрешләр була? Кешенең дә яшәү һәм хезмәт шартлары үзгәрәме?

      Экскурсия барышында агачларны күзәтәбез. Чыршы, нарат агачларының төс. Биек булып утыруларына. Аяз. Кояшлы көндә пәһллевандай басып торуларына сокланабыз. Көз көне танышкан имән агачын күзәтәбез. Нинди үзгәрешләр бар? Агачлар барысы да ялангач. Тик нарат белән чыршы. Карагай агачларының энәләре генә яшел.

  Өченче экскурсияне мин табигатҗ кышкы йокыдан уянган вакытта яз көне үткәрәм. Иң беренче булып баш калкыткан умырзая чәчәген күзәтәбез.Ул нинди урыннарда калкып чыккан? (иң беренче булып кардан ачылган урыннарда).Тирә-юнҗне күзәтәбез, Үзгәрешләрне санап чыгабыз, Агачларның бөреләренә, яфрак ярырга әзерләнүен зур ихтибар белән күзәтәбез. Балаларнын ихтибарын матур булып үсеп утыручы ак каенга юнәлтәм.Шунда балаларга мин шигырҗ юллары укыйм.

   Бик сөйкемле,бик зифа

   Басып тора аланда.

   Ябынган яшел кофта,

   Ак сарафан өстендә.

Яз көне суын эчәбез диеп, кешеләрнең каен агачын җәрәхәтләвен сөйлим. Каеннар корый һәм үләргә мөмкин.Шуның өчен бу начарлыкка юл куймаска киршклеген төшендерәм.Ә каен суын агызганда бары тик кечкенә генә борау кулланырга, үзеңә тиешле суын алгач аны пластилин белән яки башка берәр нәрсә белән беркетеп куярга кирәклегенә басым ясыйм.

    Урман-үсемлекләр һәм җәнлекләрнең йорты,кешеләр урманда кунак, кунак булсаң тыйнак бул, урман кагыйдәләрен үтә,урманның байлыгын кирәгенчә генә тот.Кешеләр урманны бик яраталар, анда ял итәләр Табигатҗнең матурлыгына сокланалар,урман ңимешләрен җыялар.Урманда ничек ял итәргә,уйнарга кирәк соң? Балалар белән мондый нәтиҗә ясыйбыз: куаклар арасыннан йөрмәскә,аларны сындырмаска,пәрәвәзләрне өзмәскә кирәк. Куаклар астында һәм агачларда кош оялары булырга мөмкин.Әгәр дә анда утырган кош булса, ул куркып очып китәргә мөмкин һәм кечкенә кошчыкларның туңып үләләре бар. Кырмыска ояларын туздырма! Урманда кычкырма!

    Балаларның яшҗләре үскән саен аларның күзәтүчәнлекләре,кызыксынучанлыклары тагын да арта. Шуның өчен без участокта экологик сукмакта күзәтүләр алып барабыз. Монда балалар файдалы чүп үләннәре(кычыткан,әрем),куаклар,агачлар,аларның охшаш,аерым яклары белән,дару үләннәре,яшелчә,җиләк-җимешләр белән танышалар. Аларның һава торышына карап, ничек үзгәрүләрен күзәтәләр. Күзәтүләрне табигатҗ почмагындагы календарҗга теркәп барабыз. Участокта шулай ук тәҗрибә почмагы булдардык.Монда яшелчәләрдән помидор,кыяр,шалкан,суган,кишер,чөгендер редиска,петрушка үстерәбез, Балалар белән яз көне туфракны эшкәртеп,орлыкларын чәчәбез,даими су сибеп,чүбен утап торабыз. Монда балалар аларның ничек үсүен,орлыктан шытып чыгуын күзәтү белән бергә хезмәт күнекмәсе дә алалар. Эшләп алынган әйбер бик кадерле була, балалар көз көне җыеп алган яшелчәләрне туклану өчен кулланабыз. Яшелчә бакчасында гади генә булса да тәҗрибәләр алып барам.Шул уңайдан чүп утау,үсентеләрне сирәкләү кебек чараларның үстерелә торган яшелчәләргә яктылык күбрәк төшсен өчен эшләнүен аңлатам. Ә чәчәклектә төрле чәчәкләр утыртабыз. Анда күпҗеллыклардан ак һәм ал флокслар,лалә,лилия: берҗеллыклардан-өиния,бәрхет гөл,кашкарый,арслан авызы,салҗвия,агератум,канәфер чәчәкләре үсә.

  Группадагы табигатҗ почмагында зурлар инде катлаулырак эшләр башкаралар.Алар гөл яфракларының тузаннарын сөртүне,гөлләргә су сибүне мөстәкыйлҗ башкаралар. Нинди гөлләрнең яфракларын чүпрәк,пумала,су бөркеп юабыз.

     Шөгылҗләр- экологик белем һәм тәрбия бирүнең төп чарасы,Экологик чисталык һәм иминлек төшенчәсенең асылына төшендерү,тирә-юнҗнең пычрануы сәбәпләрен ачыклау,аның халыкларны һәм планетаны фаҗигага дучар итү мөмкинлеген тулычынча аңлату өчен экологиягә,экологик тәрбиягә багышланган халык педагогикасы материалларын, татар әдәбияте әсәрләреннән өзекләрне шөгылҗләрдә еш кулланам. Минем өчен иң мөһиме- һәр шөгылҗдә тирә-юнҗ,туган як һәм тормыш белән бәйләнеш булдыру.Зурлар төркеме белән мин тирә-юнҗ һәм табигатҗ белән таныштыру максатыннан түбәндәге шөгылҗләрне үткәрдем: “Бүлмә гөлләре үстерәбез”, “Урманга сәяхәт”, “Иркен минем туган илем”, “Йорт хайваннары”, “Җәнлекләр”.

   Бу шөгелҗләрдә мин туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләргә һәм аны сакларга кирәклеген аңлаттып. Шөгылҗләрдән тыш эшләр мәктәпкәчә яшҗтәге балалар белән эчтәлекле һәм мавыктыргыч эш алымнарының иң үтемлесе дияр идем. Балалар иртән һәм кичен үткәрелгән чараларда әйләнә-тирәне өйрәнәләр, кешенең табигатҗ белән үзара тыгыз бәйләнгән булуына ышаналар, ягүни үзебезне чолгап алган гүзәллекне саклау өчен ниләр эшләргә кирәклегенә төшенәләр. Ә менә шул шөгылҗләрдә һәм башка эшләрдә кулланылган рәсемнәрне, картиналарны, табышмак, мәкалҗ, халык җырларын, сынамышларны һәм башка материалларны җыеп, шулар ярдәмендә табигатҗ күренешләренә, ел фасылларына багышланган кулҗязма алҗбомнар төзеп барам. Мәсәлән, “Дару үләннәре”, “агачларда кеше язмышлары” дигән алҗбомнар шундыйлардан. Мондый мондый алҗбомнар балаларда табигатҗ күренешләрен игҗтибар белән күзәтү, аңа үз иҗатын, тормышын багышлаучыларга ихтирам белән карау кебек әһәмияте тойгыларны тәрбиялиләр. Сабыйлар шулай ук сүрәтлүәләр, уңышлы сүз һәм сүзтезмәләрне, җөмләләр белән эш итәләр, аларның кулланыш үзенчәлекләренә игҗтибар бирергә өйрәнәләр. Болар исә аларның тел байлыгын үстерү, гомумән, туган телне һәм әдәбиятны кызыксыну уята. Бу эшне халык педагогикасы белән бәйләнештә алып бару табигатҗнең гүзәллеген аңларга, үзләренә тарих калдырган байлык белән горурланырга һәм бу хәзинәне арттыруда, саклауда катнашырга өйрәтә, туган як табигатенең матурлыгын, аның кешеләре күркәмлеген, йөрәк тойгыларының тирәнлеген, сафлыгын, кадерен белүче, рухи ихтыяҗларын канәгатҗләндерергә омтылучы шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Алҗбом түбәндәге бүлекләрдән тора:

1 бүлек -- “Агачларда кеше язмышлары”.

2 бүлек -- Агачлар турында картиналар, шигырҗләр.

3 бүлек -- Мәкалҗ, әйтем, табышмаклар.

4 бүлек -- Агачларның савыктыргыч үзенчәлекләре.

5 бүлек -- Син беләсеңме?

  Зурлар төркеме өчен түбәндәге уеннар төзеп куйдым: Экологик уеннар: “Нинди җәнлек” “Минем исемне әйт”, “Табышмак сукмак”, “Нәрсә яшеренгән?”

Дидактик уеннар: “Бу кайсы агасныкы?”, “Парын тап”, “Нинди төр хайваннар була?”, “Кайсы фасыл?”, “Дару үләннәре”, “Аквариумда ниләр яши, алар ни өчен кызыл китапка кергән?”, “Тере яки тере булмаган табигатҗ”. Хәрәкәтле уеннардан балалар белән “Казлар һәм төлке” “Куяннар һәм буре”, “Хәйләкәр төлке”, “үз агачың янына йөгер” һ.б.

   Табигатҗкә сак караш тәрбия тәрбияләү, аз калган һәм сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләр китабы “Кызыл Китап” белән таныштыру максатыннан “Кызыл Китап” ясап куйдым. Анда кергән хайван һәм үсемлекләр ни өчен юкка чыгалар, аларның сәбәпләрен ачыкладык. Моның өчен “Ни өчен алар Кызыл Китапка кергән?”-дигән дидактик уен әзерләп куйдым. Кызыл Китапны балалар белән тулыландырып, күзәтеп торабыз.    

     

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

Сәяхәтләр аша балаларга экологик тәрбия бирү

Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү-балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки  яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган...

Катнаш төркемендә балаларга экологик тәрбия бирү.

Табигатьне  яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына  сокланырга, табигый байлыкларны ишәйтергә  омтылучы  экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы , иҗади фикер йөртүче  шәхес...

Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә балаларга экологик тәрбия бирү.

2015 нче һәм 2016 нчы елларда Казан шәһәренең "ТИСБИ" идарә университетында һәм Зур Сәрдек балалар бакчасында семинарда укылды....

Танып белү эзләнү эшчәнлеге аша балаларга экологик тәрбия бирү

Экологическое воспитание детей дошкольного возраста - новое направление педагогики, складывающееся в последние годы и сменившее традиционно представленное в программах ознакомление детей с природой. П...