Балаларның социаль шәхси үсешендә уеннар эшчәнлеге.
статья на тему

Гибадуллина Ляйсан Хусаеновна

Федераль таләпләр буенча,балалар бакчасында тәрбиячеләр,иң беренче баланы шәхес итеп тәрбияләргә,аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга,кызыксынучанлык,иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерергә,акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар,мөхит тудырырга,яңа күнекмәләр бирергә,эшкә өйрәтергә тиеш.

Шушы таләпләрне тормышка ашыру өчен бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес,аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш.Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә,аралашырга өйрәтү-бүгенге көннең иң мөһим бурычы булып тора.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшь ул-шәхеснең үсешендә иң мөһим чор.Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек,кешеләр,табигать дөньясы белән таныша,аралаша башлый.Сабыйның дөньяны танып белүе гамәлгә ашырыла,үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли,җавап таптыра.Нәкъменә шушы чорда нәни кешенең шәхес булып формалаша башлавында беренче адымнар ясала да инде.

Федераль таләпләр буенча,балалар бакчасында тәрбиячеләр,иң беренче баланы шәхес итеп тәрбияләргә,аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга,кызыксынучанлык,иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерергә,акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар,мөхит тудырырга,яңа күнекмәләр бирергә,эшкә өйрәтергә тиеш.

Шушы таләпләрне тормышка ашыру өчен бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес,аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш.Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә,аралашырга өйрәтү-бүгенге көннең иң мөһим бурычы булып тора.

Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яктырта бару,яңа технологияләр куллану-тормыш таләбе.Бүген тәрбия эчтәлеге күпкырлы һәм ул үз эченә түбәндәгеләрне берләштерә:балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау,ныгыту;шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр булдыру;гражданлык тәрбиясе;патриотик тәрбия бирү һ.б.Безең коллективта да һәр тәрбияче яшь буынны тәрбияләү процессын заман таләпләренә туры китереп оештыра.(слайдлар- 2,3,4,5,6,7)

ФГОС буенча үсеш юнәлешләре булып:

  • Социаль-аралашу үсеше;
  • Танып-белү үсеше;
  • Сөйләм үсеше;
  • Эстетик сәнгать үсеше;
  • Физик үсеш тора.

Алга куелган төп максат һәм бурычларыбыз:(слайд-8)

  • Социальләштерү,аралашучанлыкны үстерү,әхлак тәрбиясе бирү;
  • Баланың гаиләдә һәм җәмгыятьтә үз-үзен тотышына игътибар итү;
  • Үз-үзенә хезмәт күрсәтү,мөстәкыйльлеккә ирешүчәнлеген үстерү,хезмәт тәрбиясе бирү;
  • Төп куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыру.

Социальләштерү – өзлексез һәм күпкырлы процесс. Ул кешенең гомере буе дәвам итә. Шулай да социальләшү процессы балачакта кызурак бара, чөнки бу чорда кешенең аңында төп кыйммәтләрнең юнәлешләре салына, социаль нормалар һәм тайпылышлар үзләштерелә, социаль тәртип нигезләре формалаша. Баланың социальләшүенә, аның шәхес буларак формалашуына һәм үсешенә әйләнә тирәлек, андагы төрле социаль факторлар зур йогынты ясый.(Слайд-9)

Cоциаль үсеш – ул баланың үзе яшәячәк җәмгыятьнең культурасын, традицияләрен, кыйммәтләрен үзләштерү процессы. Уйнаганда, яшьтәшләре һәм олылар белән аралашканда бала башкалар янәшәсендә  яшәргә, аларның теләкләре белән исәпләшергә өйрәнә, җәмгыятьтәге үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм нормаларын үзләштерә, икенче төрле әйткәндә, социаль компетентлыкка өйрәнә.

Николай Евгеньевич Веракс  редакциясендәге “Туганннан алып мәктәпкә кадәр тәрбия һәм белем бирү программасы”  бала шәхесен, аның танып-белү, коммуникатив, иҗади сәләтләрен һәрьяклап үстерүгә юнәлтелгән.

Бу программаның максатлары:.(слайд-10)

–Баланың мәктәпкәчә чорын тулы кыйммәтле үткәрүе өчен яхшы шартлар тудыру

-Шәхес культурасының төп нигезләрен формалаштыру;

      -Яшенә һәм индивидуаль үзенчәлекләренә туры килерлек итеп, баланың психик һәм физик сыйфатларын һәрьяклап үстерү;

-Баланы җәмгыятьтәге тормышка әзерләү.

Бу максатлар балаларның уен, белем алу, сәнгать, хәрәкәт, хезмәт эшчәнлеге вакытларында тормышка ашырыла.

Бала һәрнәрсәгә кызыксынучан ул.Әмма кызганычка каршы күп кенә күңелсез хәлләр уйламаганда килеп чыгып тора.Бала өчен җаваплы булу-һәрберебезнең бурычы.Үзебезне чолгап алган,матурлык тудырып торучы табигатьтән ни күрәсеңне белеп булмый.Шуңа да безгә,табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләренә өйрәнү шарт.Алар түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • Табигать синең дустың булсын.(пычратма,сындырма,туздырма һ.б.)
  • Безне бакчага илтүче юлдагы үзгәрешләр,транспорт төрләре,урам исемнәре белән танышу.
  • Үз тормышыбызның куркынычсызлыгын булдыру(приборлар белән эш итү,чит кешеләр белән  үзеңне дорес тоту,төрле хезмәт номерларын җыя белергә өйрәнү,үз адресыңны белү һ.б.)

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрнең төп бурычы -балаларны рухи яктан бай,физик яктан сәламәт итеп үстерү.Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла.Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе- уеннар.Бала тормышын уеннарсыз күз алдына китереп булмый.Ул уйный-уйный тормышны өйрәнә.Уйный, димәк ул өметле.Аның ниндидер максаты бар, вакыты бушка узмый.Уен ярдәмендә балаларда зирәклек,оешканлык,коллективта үзеңне тота белү,җитезлек кебек сыйфатлар тәрбиләнә.Уеннарның бала психикасынауңай  йогынтысы турында күренекле педагоглар А.Н.Леонтьев, Д.Б. Эльконин,А.В.Запорожец,А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.Уен эшчәнлеге-мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч булып тора.Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру-төп шарт булып тора.Мәктәпкәчә яшь вакытындагы уеннар логикасыннан чыгып,уен эшчәнлегенең берничә формасын күрсәтеп  була.Аларның һәрберсе үзенә генә хас cпецифик уенчыклар  һәм уен җиһазларын ,атрибутканы күздә тота.

Барлык балалар уенын 3 төрле группага бүлеп карарга була:(Слайд-11)

1.Режиссерлык уены-уенчыклар ярдәмендә сюжет уйлап табу,тиешле яссылыкны күз алдына китерү.Бу уен өчен образлы уенчыклар(персонажлар) һәм аларга туры килә торган предметлы тирәлек кирәк.

2.Рольле уен-персонажлар исеменнән сюжет уйлап табу һәм шул сюжет буенча уйнау.Роль өчен атрибутлар:костюм һәм аксессуарлар,сәхнә җиһазлары булдыру кирәк.

3.Кагыйдәле уеннар-махсус җиһазлар кулланып уйнала торган хәрәкәтле уеннар һәм өстәл уеннары(лото,домино,өстәлдәге футбол,хоккей.)      

Уен вакытында баланың акыл үсешендә генәтүгел,ә шәхес  буларак формалашуында да алга китеш күренә.Уендагы төрле рольләргә кереп,бала,реаль тормыштагы кешеләрнең эш-гамәлләрен кабатлый,алар арасындагы мөнәсәбәтләрне,эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.

(Слайд-12)Аралашырга өйрәткәндә өлкәннәр һәм яшьтәшләре (өч-дүрт бала) белән күмәк уеннарда катнашуга теләк уятыла; әйләнә-тирәдәге тормыш, халыклар яшәеше темасына татар язучылары һәм шагыйрьләренең әдәби әсәрләре, мультфильмнар буенча, уен өчен катлаулы булмаган сюжетлар тәкъдим ителә.Мәсәлән, Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләре аша.

Милли киемдәге курчакларны, образлы уенчыкларны,  кулдан ясалган уенчыклар һәм кайбер сәнгатьлелек чараларын, кул хәрәкәтләре, мимика, интонация кулланып, театральләштерелгән һәм режиссёр уеннарында катлаулы булмаган сюжетлар буенча (татар халык әкиятләре буенча куелган мультфильмнардан) ситуацияләрне уйнап күрсәтелә.

Сөйләм телен үстерү өлкәсендә эшләгәндә,  балалар белән уйнап,зурлар балаларны социаль тирәлеккә яраклаштыруда зур роль уйныйлар.Бу вакытта балаларның “вербаль булмаган аралашу”(невербальное коммуникация)элементлары үстерелә:мимика,пантомимика,куллар белән

хәрәкәтләнеп аралашу(жестикуляция).

Шушы уеннар вакытында балаларның үзенең гәүдә төзелешенә булган игътибары үсә,ныгый һәм аның үз гәүдәсе белән идарә итүе формалаша.

Балалар  уен вакытында бер-берсен аңларга,тыңларга һәм бирелгән мәгълүматны үзләштерергә өйрәнәләр.Үзләренең эмоциональ торышларын билгелиләр һәм ул халәтне алар хәрәкәтләр һәм сөйләм теле аша бер-берсенә тапшыралар.

   Уен вакытында балаларда бер-берсенә ышанулары тәрбияләнә.Образлы фикерләү,вербаль булмаган күзаллау үстерелә.(Слайд-13)

Социаль-аралашу процессында уеннар уйнау, әңгәмәләр, китап уку, үзара ярдәмләшүне, хезмәттәшлекне хуплау – болар барысы да   баланың шәхес буларак үсешенә ярдәм итә.

Аралашу уеннары.

  1. “Арыганлыкны бетер”(Тәндәге эмоциональ киеренкелекне ,тәндәге арыганлыкны бетерүгә юнәлтелгән.)
  2. “Ап-ак куян утыра”(сүзле-хәрәкәтле уен)
  3.  “Чыршыкай”(кул-бармакларга гимнастика)
  4. “Катып кал”, “Көн-төн”
  5.  “Кошлар оча,ашый,йоклый”(сигнал буенча хәрәкәтле уен)
  6. “Куяннар белән төлке”
  7. “Бар  минем акбаем”(сүзле-хәрәкәтле уен)
  8. “Песи һәм тычканнар”
  9. “Казлар-аккошлар”

Күпъеллык күзәтүләр һәм тәҗрибәләр күрсәткәнчә,1,5-3 яшькә кадәрге балалар уенчык һәм әйбер-алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлашалар.Ә уендагы иптәшләре белән аралашу кыска вакытлы була.Ә 3-5 яшьтә –уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар,предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар.5-7 яшьтәге балалар уенда бара торган хәлләрне чиратлаштырып (эпизодлар),2-3 баланың фикерен һәм уйлап табу сәләтен эшкә җигеп, сюжет төзиләр.

(Слайд-Видео-14)

Кешелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк,сюжетлы-рольле уеннар үзеннән-үзе килеп чыкмый.Уенга баланы,ул уенны уйный белүче кеше (тәрбияче,зуррак бала,әти-әни,күрше баласы һ.б)өйрәтә.Урамда-ишегалдындагы зуррак балалар,күршеләр,дуслар,күпбурынлы яки күпбалалы гаиләрдә-олы кешеләр өйрәтсә,балалар бакчасында-тәрбияче-гаиләдәге бердән-бер балага абый-апаны,җитеп бетмәгән өлкән буын кешеләрен дә алыштыра.

Димәк,сюжетлы уенны оештыруның 1нче принцибы: өйрәтә, таләп итә, бәя тотарга тиеш.Балалар узләрен иркен һәм тигез дәрәҗәдә хис итәргә,тәрбияченең басымын һәм буйсынырга тиешле кеше икәнен сизеп  түгел,ә кызыклы итеп уйнаучы уенчы буларак кабул итәргә тиешләр.(Слайд-15)

2нче принцип-мәктәпкәчә балачакның һәрбер этабында уенны шундый итеп төзергә кирәк ки,бала үзенә уенның яңа һәмкатлаулырак якларын ача алсын.Уенның сюжетын аңлау-аның уңышлы барышын тәэмин итә; партнерын нәрсә эшләгәнен аңлау-аның белән аралашуда төп шарт булып тора

3нче принцип-уенның шартларын аңлату һәм уйнаучылар белән шул шартларны бергәләп кабул итә белү.Кечкенә төркемнәргә бүленеп,бергә киңәшләшеп уйнау-балада иптәшләренә дә уенны аңлатма белү күнекмәләрен үстерә.

Тәрбияче уен вакытында үзе дә уйный белергә,балаларның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кабул итә алырга тиеш.Уенда тәрбияче сүзе-закон буларак түгел, ә бер уенчының  теләге буларак кабул ителергә тиеш.Уенда кыенлыклар барлыкка килгәндә,ситуациядән чыга белү,сюжетны тиз һәм профессиональ рәвештә үзгәртә белү сыйфаты да тәрбияче өчен бик мөһим сыйфат.

Беребез өчендә  сер түгел: башкаларны нәрсәгә булса да өйрәтү өчен өйрәтүче кеше ул әйберне үзе бик яхшы белергә тиеш.Шуның кебек үк тәрбияче,үзе уен грамотасын,культурасын белми торып,балаларны уйнарга өйрәтә алмый.

Тагын берничә мөһим шарт булып түбәндәгеләртора:

1.Бакчадагы уен тирәлеге өчен материаль базы булдыру;

2.Уенчыклар һәм уен зоналары белән тәэмин итү;

3.Балаларның мөстәкыйль уеннары өчен уңай шартлар тудыру.

Бу шартларны тормышка ашыру-балаларның тормышын кызыклу итү, уен атмосферасын уңай эмоцияләр белән сугару өчен бик кирәк.

Кагыйдәле уеннарга дидактик уеннар керә.

Дидактик уеннар-балаларны уйланырга,эзләнергә,фикер тупларга,берләштерергә,күнекмәләрне,гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр:(Слайд-16,17,18,19)

1)предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;

2)өстәл уеннары;

3)сүзле уеннар.

Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль предметлар кулланыла.Уен вакытында  бала предметларны чагыштырырга,охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә;предметларның үзенчәлекләре:төсе,зурлыгы,формасы,сыйфаты белән таныша.Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра.

Баланы әйләнә-тирәдәге предметлар белән таныштырганда аның сөйләмен үстерүгә дә әһәмият бирергә кирәк.Предметлар,аларның исемнәре белән таныштыргач,сүзле уеннарда шул исем-атамаларны төрле вариантта куллану отышлы.Андый уеннар бала аңында сүзнең мәгьнәви эчтәлеген киңәйтә,төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә.

Мәсәлән: “Нәрсә нинди була?” дигән уенны алыйк. “Нәрсә биек була?”дигән сорауга бала:агач,багана,кеше дип җавап бирә.Шунда ук чагыштыру ясарга да мөмкин. "Кайсыбиегрәк-агачмы,әллә кешеме?”-дияргә була.Мондый вакытта бала чагыштыра,гомумиләштерә белергә өйрәнә, “биеклек”сүзенең абстракт мәгьнәсен аңлый башлый.

Предмет белән уеннар аерым дидактик бурычларны да хәл итәргә ярдәм итә.

Кечкенә төркем балаларына үзлекләре белән бер-берсеннән нык аерылып тора торган предметлар бирелә.Курчаклар белән уен вакытында балаларда культура –гигиена күнекмәләре,әхлак сыйфатлары формалаша.

Мәсәлән “Алсу курчак уянган”дидактик уены вакытында бала киемнәрнең исемнәрен әйтергә өйрәнү белән беррәттән,киенү эзлеклеген дә өйрәнә,курчакка карата кайгыртучанлык хисләре дә формалаша.

Табигый материаллар белән уеннар да балаларда кызыксыну,уйныйсы килү теләге уята.Үсемлек орлыклары,яфраклар,чәчәкләр,төрле ташлар-барысы да уеннар еоштырганда кулланыла. “Бу кайсы агачтан”?, “Бизәкне төзе”, “Яфракларны зурлыклары буенча урнаштыру” һ.б уеннарын прогулка вакытларында уйнатырга була.

IIнче төркем-өстәл уеннары-боларга парлы картиналар,лото,домино уеннары керә.

Парлы буенча картиналарны сайлау максатыннан балаларга башта иң гади биремнәр бирелә,мәсәлән, “Бертөрле шапканы тап”. “Предметныңсыңарын тап”.Соңыннан бирем катлаулана бара:бала предметларны тышкы күренешләре белән генә түгел,мәгьнәсе буенча да аера.Мәсәлән,барлык предметлы рәсемнәр арасыннан “2 самолетны тап”,яисә “2 алманы тап”(Бу очракта самолетлар яки алмалар төрле формада,төрле төстә ясалган була).Картиналарны гомуми билгеләрне карап сайлап сайлап алу яки предметларны классификацияләүмаксатыннан, “Бакчада  ниләр үсә ?”, “Легодан өй төзү” “Пентамино”, “Шнурны бәйлә”уеннарын уйнатырга була.(Видео-Слайд-20)

Без эш процессында әлеге эшчәнлек функцияләрен әкренләп катлауландырабыз, балага һаман катлаулырак эшләр кушабыз. Ләкин әле бу чорда баланың төп шөгыле, аны иң җәлеп иткән, иң кызыксындырган нәрсә уенчык һәм уен булганны да истә тоып эшлибез.

Минем уйлавымча,уен уен булып калырга тиеш, ләкин уенда киләчәктәге шәхеснең кешелек сыйфатлары да тәрбияләнә бит әле.Мин иҗади сәнгать эстетик

үсеш бирү эшчәнлегендә интеграцияалымнары куланам.

Эшемдәуенга дөрес җитәкчелек итергә тырышам балалар уенына төптәнрәк уйлап, саклык белән индивидуаль якын киләм.(Слайд-21,22,23)

Үземнең практикадан чыгып әйтә алам, кече яшьтәге  балалар ялгыз гына уйнарга яраталар, уенга бик сирәк кенә бер яки ике иптәшен катнаштыра, төркемдә уйнарга яратмый, ул иптәшләре белән еш кына ызгышып, алар белән бергә кызыксынып уйный алмый. Мин бала ялгыз гына уйнаганда, көчләп иптәшләртакмыйм. Алай итү баланың уенын боза, аны ярсып китүчән һәм ызгышу гадәтләренә этәрә. Әгәр бала  берүзе генә уйный икән, ул конструктив күнекмәләр, материаль оештыру күнекмәләре ярдәмендә үзенең күз алдына китерү, уйлау, фикерләү кебек сәләтләрен үстерә.

Онл

Актаныш гомуми үсеш бирүче№5 балалар бакчасы

Балаларның социаль шәхси үсешендә уеннар эшчәнлеге

Тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсендә сөйләгән чыгыш

                                                                       Тәрбияче:  Гибадуллина Л.Х.

2015 ел.

п җавап бирә. Шунда ук чагыштыру ясарга да мөмкин. “Кайсы биегрәк- агачмы, әллә кешеме?”- дияргә була. Мондый вакытта бала чагыштыра, гомумилләштерә белергә өйрәнә, “биеклек” сүзенең абстракт мәгънәсен аңлый башлы

Предмет белән уеннар аерым дидактик бурычларны да хәл итәргә ярдәм итә.

Кечкенә төркем балаларына үзлекләре белән бер-берсеннән нык аерылып тора торган предметлар бирелә. Курчаклар белән уен вакытында балаларда культ Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр:

1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;

2

Табигый материаллар белән уеннар да балаларда кызыксыну, уйныйсы килү теләге уята. Үсемлек орлыклары, яфраклар, чәчәкләр, төрле ташлар – барысы да уеннар оештырганда кулланыла. “Бу кайсы агачтан?”; “Бизәкне төзе”, “Яфракларны зурлыклары буенча урнаштыр” һ.б. уеннарын прогулка вакытларында уйнатырга була.

 II төркем – өстәл уеннары – боларга пДидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр:

1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;

2) өстәл уеннары;

3) сүзле уеннар.

Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра.

Баланы әйләнә-тирәдәге предметлар белән таныштырганда аның сөйләмен үстерүгә дә әһәмият бирергә кирәк. Предметлар, аларның исемнәре белән таныштыргач, сүзле уеннарда шул исем- атамаларны төрле вариантта куллану отышлы. Андый уеннар бала аңында сүзнең мәгънәви эчтәлеген киңәйтә, төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә.

Мәсәлән, “Нәрсә нинди була?” дигән уенны алыйк. “Нәрсә биек була?” дигән сорауга бала: агач, багана, кеше дип җавап бирә. Шунда ук чагыштыру ясарга да мөмкин. “Кайсы биегрәк- агачмы, әллә кешеме?”- дияргә була. Мондый вакытта бала чагыштыра, гомумилләштерә белергә өйрәнә, “биеклек” сүзенең абстракт мәгънәсен аңлый башлы

Предмет белән уеннар аерым дидактик бурычларны да хәл итәргә ярдәм итә.

Кечкенә төркем балаларына үзлекләре белән бер-берсеннән нык аерылып тора торган предметлар бирелә. Курчаклар белән уен вакытында балаларда культура- гигиена күнекмәләре, әхлак сыйфатлары формалаша.

Мәсәлән “Алсу курчак уянган” дидактик уены вакытында бала киемнәрнең исемнәрен әйтергә өйрәнү белән беррәттән, киенү эзлеклеген дә өйрәнә, курчакка карата кайгыртучанлык хисләре дә формалаша .

Табигый материаллар белән уеннар да балаларда кызыксыну, уйныйсы килү теләге уята. Үсемлек орлыклары, яфраклар, чәчәкләр, төрле ташлар – барысы да уеннар оештырганда кулланыла. “Бу кайсы агачтан?”; “Бизәкне төзе”, “Яфракларны зурлыклары буенча урнаштыр” һ.б. уеннарын прогулка вакытларында уйнатырга була.

 II төркем – өстәл уеннары – боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.

Парлары буенча картиналарны сайлау максатыннан балаларга башта иң гади биремнәр бирелә, мәсәлән, “Бертөрле шапканы тап” , “Бияләйләрнең парын тап”. Соңыннан бирем катлаулана бара: бала предметларны тышкы күренешләре белән генә түгел, мәгънәсе буенча да аера. Мәсәлән, барлык предметлы рәсемнәр арасыннан “2 самолетны тап” , яисә “2 алманы тап” (Бу очракта самолетлар яки алмалар төрле формада, төрле төстә ясалган була).

Картиналарны гомуми билгеләренә карап сайлап алу яки предметларны классификацияләү максатыннан, “ Бакчада ниләр үсә?” , “Нәрсә башта, нәрсә соңыннан?” уеннарын уйнатырга була.арлы картиналар, лото, домино уеннары керә.

Парлары буенча картиналарны сайлау максатыннан балаларга башта иң гади биремнәр бирелә, мәсәлән, “Бертөрле шапканы тап” , “Бияләйләрнең парын тап”. Соңыннан бирем катлаулана бара: бала предметларны тышкы күренешләре белән генә түгел, мәгънәсе буенча да аера. Мәсәлән, барлык предметлы рәсемнәр арасыннан “2 самолетны тап” , яисә “2 алманы тап” (Бу очракта самолетлар яки алмалар төрле формада, төрле төстә ясалган була).

Картиналарны гомуми билгеләренә карап сайлап алу яки предметларны классификацияләү максатыннан, “ Бакчада ниләр үсә?” , “Нәрсә башта, нәрсә соңыннан?” уеннарын уйнатырга була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәнгать эшчәнлеге аша балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү.

Кеше тормышының, гомеренең иң истә кала торган, иң сагындыра торган вакытлары, хатирәләргә бай чаклары була. Әйтеп бетергесез күңелле истәлекләр бигрәк тә балачак белән бәйле. Ә шул балачакның ...

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

Балаларны социаль тормышка әзерләүдә театраль эшчәнлекнең роле.

Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм театр түгәрәкләрен җитәкләүче педагоглар өчен...

Зурлар төркемендә «Уйный, уйный үсәбез» проекты буенча “Күңелле уеннар” йомгаклау эшчәнлеге

Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус  балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...

"Балаларның физик һәм психологик үсешендә дидактик уеннарның роле"

Уен – балаларның төп эшчәнлеге hәм тәрбия бирүнең төп чыганагы да булып тора. Балалар уены уенчык белән аерылгысыз бәйләнештә. Уеннар ижади, сюжетлы-рольле, сүзле-хороводлы була. Уен бик күптәнн...

Театр эшчәнлеге һәм бармак уеннары аша балаларның сөйләм телен үстерү.

Театр эшчәнлеге  һәм бармак уеннары ашабалаларның сөйләм телен үстерү...