“Икмәктә-хикмәт”
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Сунгатуллина Райса Фахрисламовна

 Ата-аналар белән берлектә уздырылган балалар иртәсе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Максат : балаларның сөйләм телен үстерү, халкыбызның иҗаты белән таныштыру: мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр өйрәнүне дәвам итү; икмәкнең -  хикмәт икәнлеген, өстәлгә ничек итеп килүен аңларга булышу, икмәккә карата сак караш тәрбияләү. Ата-аналар белән берлектә бу катлаулы мәсҗәләне чишү.

Алдан эшләнгән эшләр:авыл хуҗалыгы, игенче хезмәте белән таныштыручы рәсемнәр карау, әңгәмәләр уздыру, шигырләр, хикәяләр уку, арыш, бодай башаклары белән  танышу, үзенчәлекләренә игътибар итү, табышмаклар , мәкальләр белән таныштыру. Ата-аналар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр уздыру.

Җиһазлар: арыш, бодай башаклары, бөртекләре, он, йомырка, су, сөт, шикәр комы,ак - кара ипи, пешкән камыр азыкларыннан күргәзмә, уен өчен кирәкле әйберләр, аудио- видео язмалар.

Салмак кына көй уйнап тора, бүлмә матур итеп бизәлгән, өстәлләрдә камыр ризыкларыннан күргәзмә урнаштырылган.

Бала:  Иртә тордык, юындык,

           Матур итеп киендек.

           Бергәләшеп , җитәкләшеп,

           Бакчага йөгереп килдек.

Бала:  Бакча бүген гөрләп тора,

           Шаулап тора, күрегез.

           Без бит бәйрәмгә җыелдык,

           Әллә шуны белмисез?

Тәрбияче: Без бүген көзнең иң бай, иң матур, иң күңелле бәйрәме -“Уңыш бәйрәменә” җыелдык. Татар халкында  “Икмәктә-хикмәт”- дигән мәкал бар. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә ипи-ипекәйгә багышланган.

Бала: (кулына түгәрәк ипи тоткан,Энҗе Мөэминованың шигырен укый.)

                               Икмәк - игенченең җан җылысы,

                               Җир анага кадер хөрмәте.

                               Яшәү чыганагы ул һәр йөрәкнең,

                               Шуңа кадерлибез икмәкне.

                               Әти-әни һәм дә икмәк,

                               Бу сүзләрдә-тормыш мәгънәсе.

                               Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме -

                            Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.

Тәрбияче: Ипи - ул безнең яшәвебез, байлыгыбыз. Ипи булмаса безгә бик кыен булыр иде. Әти-әниләребез, кояш, су - безгә ничек кирәк булса, ипидә безгә шулай кирәк. Безнең татар халкында ипи турында бик күп мәкальләр бар, әйдәгез әле , кайберләрен әйтеп китик:

(Балалар бер-бер артлы  мәкальләр әйтәләр.)

-Икмәк - ил тоткасы.

-Ипи, тоз - якты йөз.

-Икмәк - җир һәм кояш баласы.

-Ипи – иң зур байлык.

-Эшләп ашасаң - арыш ипиедә тәмле була.

-Кышкы кар - көзге икмәк.

-Ипидән зур нәрсә юк.

Тәрбияче:  Рәхмәт балалар, бик күп мәкальләр беләсез икән. Ә менә кунаклар ипи турында мәкальләр беләләр микән, тикшереп карыйк әле.

(Ата-аналар, кунаклар мәкальләр әйтәләр.)

-Иген иккән - морадына җиткән.

-Икмәксез- алтын тавы башында да үлүең бар.

-Ипекәйне кадерсезләмә  -үзең кадерсезлеккә төшәрсең.

-Икмәк табынга нур сибүче, кешегә, илгә, көч-куәт бирүче.

-Алтын - ай булып яктырса – икмәк - ул кояш булыр.

-Язның байлыгы - кояш, көнең байлыгы - уңыш.

-Икмәкнең валчыгы да бездән олы, коеп ашама.

-Икмәкне әрәм - шәрәм итү зур гөнаһ.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, бик зур рәхмәт сезгә. Ә менә ипи өстәлгә килгәнче нинди юллар үтә икән , әйдәгез карап китәбез. (Экранда видео язма карау.)

Бер әни: (кулында бодай һәм арыш бөртекләре салынган савыт.) Балалар, каргыз әле, минем савытымда нинди бөртекләр бар. Болар: бодай һәм арыш бөртекләре. Менә шулардан  үсеп, безнең өстәлләргә тәмле, хуш исле икмәк килә. Икмәк үстерүчене - игенче диләр. Аларның тырышлыгы аркасында без  тәмле ризыклар ашый алабыз, рәхмәт аларга бик зур.

Бала:  Безнең җирләрдә мул үсте,

           Игеннәрнең һәр төре.

           Саламнары камыш кебек,

           Алтын кебек бөртеге.

Бала:   Үсеп утыра арыш,

            Һәр башагы бер караш.

            Бодай үсә ургылып,

            Дулкынланып, зур булып.

Бала:    Көзнең иң олы бүләге -

             Икмәк тора табында.

             Тормышыбыз ямьле булыр,

             Икмәк булган чагында.

Бала:    Киң кырларда иген булса

             Табыныгыз мул булыр.

             Ә табында икмәк булса,

             Күңелегез көр булыр.

Бала:    Туган ил, Әни, Икмәк -

             Бөекләрнең бөеге.

             Әнә шуларга сыенып,

             Без яшибез сөенеп.

Бала:    Яшәү чыганагы - кояш нурын,

            Җир җылысын саклап үзендә.

            Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк,

            Һәр табынның тора түрендә.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән табышмаклар әйтешеп уйнарга яратабыз. Әйдәгез әле, берничә табышмак әйтеп китәбез.

Бала: Болыт мин - һавада,

         Яңгыр мин -  яуганда.

         Җылынсам - пар булам,

         Сиңа мин һәркөн кирәк,

         Нәрсә соң ул, әйт тизрәк?  (Су.)

Бала:  Су түгел - сыек,

           Кар түгел - ак. (Сөт.)

Бала:  Тышы - тамакка утыра,

           Эче - йөрәккә ята.

           Барыннан да бигрәк,

           Сабан туен ярата. (Йомырка.)

Бала:   Тоз түгел - ак,

            Бал түгел-татлы. (Шикәр комы.)

Бала:  Үзе түгәрәк,

           Урыны түрдәрәк,

           Эче тулы күзәнәк.

           Әчкелтемдә -  төчкелтем,

           Бар нәрсәдән дә кадерлерәк. (Ипи.)

Тәрбияче: Балалар, хәзер без сезнең белән барлык шушы ашамлыкларны кушып карыйбыз. Әйдәгез әле, якынырак килегез. (Балалар тәрбияче һәм бер әни белән бергәләп камыр ясыйлар.) Менә безнең камырыбыз әзер булды.Ә сез беләсезме , нинди ризыклар пешереп була камырдан? Әйдәгез,  әйтеп китик әле.

Балалар: Коймак, кыстыбый, бәлеш, өчпочмак, тәбикмәк, гөбәдия, токмач, вак бәлеш, бөкери, пилмән, печенье, мантый, бавырсак, чәк-чәк, ипи, батон.

Тәрбияче: Менә ипи йомшак, тәмле, ә ул искереп, катып китсә нишләргә икән?

Әни: Аңардан сохари ясарга, кошларга бирергә була. Ләкин , кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, без  ипине яратырга,хөрмәт итәргә тиешбез. Ипи безнең өчен - яшәү чыганагы, без аны саклап,  кадерләп тотарга тиешбез.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген бик күп файдалы әйберләр белдек.Ипигә карата сак карашта булырсыз, бу белемнәрегез белән  иптәшләрегезнедә таныштырырсыз дип уйлыйбыз.Ә хәзер, кунакларга бер матур җыр бүләк итик инде.

                                  “Кунаклар “җыры башкарыла.

Соңыннан барлык ата-аналар,  балалар,  кунаклар бергәләп чәй табынына утыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле алма.

Тема: Хикмәтле алма.Максат: Тәрбияче сөйләмен игътибар белән тыңлау, әвәләү алымнарын, формаларын күзаллауларын камилләштерү, бармак очлары бәлән пластилинны ябыштыру,  өлкәннәрне хөрмәт ит...

Проект Хикмәтле "Кызыл китап"

Красная книга Татарстана....

6-7 яшьлек балаларга «Хикмәтле дә, кирәкле дә туган тел» дип исемләнгән темага сәнгати-нәфәсәти белем бирү эшчәнлегенең план конспекты.

6-7 яшьлек балаларга «Хикмәтле дә, кирәкле дә туган тел»дип исемләнгән темага сәнгати-нәфәсәти белем бирү эшчәнлегенең  план конспекты....