Хикмәтле алма.
календарно-тематическое планирование по аппликации, лепке (старшая группа) по теме

Салихзянова Фирдия Муллануровна

 

Тема: Хикмәтле алма.

Максат: Тәрбияче сөйләмен игътибар белән тыңлау, әвәләү алымнарын, формаларын күзаллауларын камилләштерү, бармак очлары бәлән пластилинны ябыштыру,  өлкәннәрне хөрмәт итү, тыңлаучан булырга ирешү.

Җиһазлау: пластилин, катырдыдан киселгән зур алма, курчак, аю, алма.

                                  Барышы:

Тәрбияче: Балалар мин сезгә бүген бер әкият сөйлим, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

                  

                     Исәнмесез балалар!

                     Ягез әле килегез, тирәли тезелегез,

                     Әкият сөйлим сезгә, тезеп сүзен сүзгә.

                     Сөендерә торганын, көендерә торганын, уйландыра торганын,

                     Сөйлим сезгә барында.

 

        Борын заманда түгел, менә хәзерге көннәрдә урамда машина, күктә самолетлар гөрләп торган заманда бер бик кире беткән кыз булган ди. Әнисе: Кызым, карале нинди матур уенчык алып кайттым. Юк матур түгел,- дип киреләнә ди. Әнисе тәмле-тәмле ризыклар пешерә икән; ашамыйм, тәмле түгел дип, ашамый утыра ди. Кызның әнисе бик борчыла, кайгыра ди. Әллә авырый микән,табибларга күрсәтеп карыйм микән ди. Төрле табиблар карыйлар ләкин бер чирдә тапмыйлар. Нишлим кая барыйм дип, кайгырып йөргәндә, алма сатучы килә.

                    Алмаларым татлылар,

                    Тышы кызыл, эче бал.

                    Ниндиләрен телисең,

                    Теләгәнен сайлап ал.

Алмаларым хикмәтле, хикмәтен ашап карагач белерсез.

          Сатучының алмасын алып бетерәләр. Кызның әнисе килеп җиткәндә бары бер генә алма калган ди.

Ана сөенеп, алмасын алып, тизрәк өйләренә, кызына, бирергә йөгергән. “Кызым, нинди матур, тәмле алма алып кайттым, мә тизрәк аша әле”, -дип биргән . Ә кызы, “Кирәк түгел миңа алма,ашамыйм,”-дип атып бәргән ди, тагында кычкырып елый башлаган. Хикмәтле алма бик рәнҗегән һәм бу өйдә каласы килмәгән, сукмактан тәгәрәп, зур юлга чыккан.

                      Хуш исләр таратып,

                      Кызарып пештем мин,

                      Җәй буе кояшның,

                      Ал нурын эчтем мин.

                      Үпкәлим һәм рәнҗим,

                      Мәрхәмәтсез кызга,

                      Китәм моннан еракка,

                      Чыгам тизрәк юлга.

            Шулай тәгәри-тәгәри урманга җитә, каршысына аю очрый.

Аю: Әй, кызыл алма, кая болай ашыгасын?

Алма: Кая күз күрә шунда.

Аю: Нишләп әле үзен генә юлга чыктын?

Алма: Бик рәнҗеттеләр, тәмсез, дип идәнгә аттылар.

Аю: Әйе хәлен әйбәт түгел икән шул, тик кая барып чыгарсың икән син, юлда белмәгән килеш?

Алма: Кая барсам да килеп чыгармын, тик шул кире беткән кыз яныннан читтәрәк булыйм. Үземне кадерсезләгәгәннәрне яратмыйм, мине хуҗам бик кадерләп үстерде.

             Алма көн барган, ай барган, битләре бераз сыдырылып китсә дә, элекеге матурлыгын югалтмаган, ә кире беткән кыз бик каты авырып киткән. Ул инде кирелеген оныткан. Әнисе: “ Кызым, тәмле ботканы ашап карале”,- дисә, “И, әнием, ашар идем дә, ашыйсым килми”,- ди икән. Әнисе: “Бу кызыма ни булды икән?”-дип ямансулап йөргән дә, алма сатучыны исенә төшергән. Сатучы янына барып кызыл алма сораган. Сатучы: “Алмагачым корыды, күрәсен аның җимешен кем дә булса кадерсезләгәндер. Хикмәтедә бит күңел җылысы бирә торган алма иде шул”. Әнисе: “ Миңа шул алманың берсен генә бирә алмассыңмы, кызым авырып китте, бәлки терелер иде”,-дигән. Сатучы: “ Тап син ул алманы һәм кызыңа бир”,- дип киңәш биргән. Әнисе алма эзләп бара торгач, урманга килеп җиткән һәм аюны очраткан.

Әнисе:  Аю, син тәгәрәп барган алманы очратмадыңмы?- дигән.

Аю: Күрдем, таба алырсыңмы икән? Син менә шушы юл белән бар, тәгәрәп киткән эзе һәш хуш исе алмага алып барыр.

              Ана ары барган, бире барган, карурманнар кичкән, тауларга менгән, арган, ачыккан һәм су буенда алманы күреп тотып алган. Әнинең шатлыктан күз яшьләре алмага тамган, алма элеккеге матур, кызыл, тәмлегә әверелгән. Бәхеле ана шатланып өйләренә кайтып җиткән. “Кызым, таптым алманы, хикмәтле алманы таптым”- дигән. Кыз да әнисенең исән-сау әйләнеп кайтуына бик сөенгән. “Әнием мин алманы ашыйм, ә төшләрен бакчага утыртырбыз, алмагач үскәч кызыл алмаларны барлык  балаларга да өләшербез, алар да авырмасыннар”,- дигән. Кыз алманы ашаган, терелгән һәм кирелегедә беткән.

                Тәрбияче: Баллар сезгә әкият ошадымы? Әкияттә кемнэр катнашты?

Балалар: Әйе әкият ошады, әкияттә әни, кыз, алма сатучы, кызыл алма, аю катнаша. Киребеткән кыз терелде, без аның өчен сөенәбез, шатланабыз. Кыз өчен куанып күмәк татар биюе башкарыла.

Тәрбияче: Әйдэгез балалар, бездә хикмәтле кызыл алмалар әвәлик әле. Балалар өстәл артында эшли. Балалрга булышу һәм эшләрен мактау. Безнең алма бакчаларыбызда да хикмәтле алмалар үссен дип теләп “Көзге табын” дигән җыр башкарыла:

Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без.

Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

Тәрбияче: Балалар  үзебезнең тырышып ясаган хикмәтле алмаларыбызны.  Безгә кунакка килгән апаларга бүләк итик әле. Алар авырмасыннар гел көләч йөзле булсыннар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hikmtle_alma.docx17 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Хикмәтле алма.

Максат: Тәрбияче сөйләмен игътибар белән тыңлау, әвәләү алымнарын, формаларын күзаллауларын камилләштерү, бармак очлары бәлән пластилинны ябыштыру,  өлкәннәрне хөрмәт итү, тыңлаучан булырга ирешү.

Җиһазлау: пластилин, катырдыдан киселгән зур алма, курчак, аю, алма.

                                  Барышы:

Тәрбияче: Балалар мин сезгә бүген бер әкият сөйлим, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

                   

                     Исәнмесез балалар!

                     Ягез әле килегез, тирәли тезелегез,

                     Әкият сөйлим сезгә, тезеп сүзен сүзгә.

                     Сөендерә торганын, көендерә торганын, уйландыра торганын,

                     Сөйлим сезгә барында.

        Борын заманда түгел, менә хәзерге көннәрдә урамда машина, күктә самолетлар гөрләп торган заманда бер бик кире беткән кыз булган ди. Әнисе: Кызым, карале нинди матур уенчык алып кайттым. Юк матур түгел,- дип киреләнә ди. Әнисе тәмле-тәмле ризыклар пешерә икән; ашамыйм, тәмле түгел дип, ашамый утыра ди. Кызның әнисе бик борчыла, кайгыра ди. Әллә авырый микән,табибларга күрсәтеп карыйм микән ди. Төрле табиблар карыйлар ләкин бер чирдә тапмыйлар. Нишлим кая барыйм дип, кайгырып йөргәндә, алма сатучы килә.

                    Алмаларым татлылар,

                    Тышы кызыл, эче бал.

                    Ниндиләрен телисең,

                    Теләгәнен сайлап ал.

Алмаларым хикмәтле, хикмәтен ашап карагач белерсез.

          Сатучының алмасын алып бетерәләр. Кызның әнисе килеп җиткәндә бары бер генә алма калган ди.

Ана сөенеп, алмасын алып, тизрәк өйләренә, кызына, бирергә йөгергән. “Кызым, нинди матур, тәмле алма алып кайттым, мә тизрәк аша әле”, -дип биргән . Ә кызы, “Кирәк түгел миңа алма,ашамыйм,”-дип атып бәргән ди, тагында кычкырып елый башлаган. Хикмәтле алма бик рәнҗегән һәм бу өйдә каласы килмәгән, сукмактан тәгәрәп, зур юлга чыккан.

                      Хуш исләр таратып,

                      Кызарып пештем мин,

                      Җәй буе кояшның,

                      Ал нурын эчтем мин.

                      Үпкәлим һәм рәнҗим,

                      Мәрхәмәтсез кызга,

                      Китәм моннан еракка,

                      Чыгам тизрәк юлга.

            Шулай тәгәри-тәгәри урманга җитә, каршысына аю очрый.

Аю: Әй, кызыл алма, кая болай ашыгасын?

Алма: Кая күз күрә шунда.

Аю: Нишләп әле үзен генә юлга чыктын?

Алма: Бик рәнҗеттеләр, тәмсез, дип идәнгә аттылар.

Аю: Әйе хәлен әйбәт түгел икән шул, тик кая барып чыгарсың икән син, юлда белмәгән килеш?

Алма: Кая барсам да килеп чыгармын, тик шул кире беткән кыз яныннан читтәрәк булыйм. Үземне кадерсезләгәгәннәрне яратмыйм, мине хуҗам бик кадерләп үстерде.

             Алма көн барган, ай барган, битләре бераз сыдырылып китсә дә, элекеге матурлыгын югалтмаган, ә кире беткән кыз бик каты авырып киткән. Ул инде кирелеген оныткан. Әнисе: “ Кызым, тәмле ботканы ашап карале”,- дисә, “И, әнием, ашар идем дә, ашыйсым килми”,- ди икән. Әнисе: “Бу кызыма ни булды икән?”-дип ямансулап йөргән дә, алма сатучыны исенә төшергән. Сатучы янына барып кызыл алма сораган. Сатучы: “Алмагачым корыды, күрәсен аның җимешен кем дә булса кадерсезләгәндер. Хикмәтедә бит күңел җылысы бирә торган алма иде шул”. Әнисе: “ Миңа шул алманың берсен генә бирә алмассыңмы, кызым авырып китте, бәлки терелер иде”,-дигән. Сатучы: “ Тап син ул алманы һәм кызыңа бир”,- дип киңәш биргән. Әнисе алма эзләп бара торгач, урманга килеп җиткән һәм аюны очраткан.

Әнисе:  Аю, син тәгәрәп барган алманы очратмадыңмы?- дигән.

Аю: Күрдем, таба алырсыңмы икән? Син менә шушы юл белән бар, тәгәрәп киткән эзе һәш хуш исе алмага алып барыр.

              Ана ары барган, бире барган, карурманнар кичкән, тауларга менгән, арган, ачыккан һәм су буенда алманы күреп тотып алган. Әнинең шатлыктан күз яшьләре алмага тамган, алма элеккеге матур, кызыл, тәмлегә әверелгән. Бәхеле ана шатланып өйләренә кайтып җиткән. “Кызым, таптым алманы, хикмәтле алманы таптым”- дигән. Кыз да әнисенең исән-сау әйләнеп кайтуына бик сөенгән. “Әнием мин алманы ашыйм, ә төшләрен бакчага утыртырбыз, алмагач үскәч кызыл алмаларны барлык  балаларга да өләшербез, алар да авырмасыннар”,- дигән. Кыз алманы ашаган, терелгән һәм кирелегедә беткән.

        Тәрбияче: Баллар сезгә әкият ошадымы? Әкияттә кемнэр катнашты? Балалар: Әйе әкият ошады, әкияттә әни, кыз, алма сатучы, кызыл алма, аю катнаша. Киребеткән кыз терелде, без аның өчен сөенәбез, шатланабыз. Кыз өчен куанып күмәк татар биюе башкарыла. Тәрбияче: Әйдэгез балалар, бездә хикмәтле кызыл алмалар әвәлик әле. Балалар өстәл артында эшли. Балалрга булышу һәм эшләрен мактау. Безнең алма бакчаларыбызда да хикмәтле алмалар үссен дип теләп “Көзге табын” дигән җыр башкарыла:

Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без.

Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

Тзрбияче: Балалар  үзебезнең тырышып ясаган хикмәтле алмаларыбызны.  Безгә кунакка килгән апаларга бүләк итик әле. Алар авырмасыннар гел көләч йөзле булсыннар.

                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий новогоднего праздника "СЕРЛЕ АЛМА" для старшей группы (на татарском языке)

Работая в двуязычном саду, столкнулась с   дефицитом сценариев на татарском языке.Приходилось либо переводить с руссого, либо повторять сценарии из года в год. Вот и приходится придумывать самой....

Бакча утыртмый, алма булмый.

        Кешенең шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенең әһәмияте зур. Хезмәт итеп яшәү – халкыбызның төп халәте. Милләтебезнең төп сыйфатлары, пакълеге, әхлакый са...

“Икмәктә-хикмәт”

Ата-аналар белән берлектә уздырылган балалар иртәсе....

музыкальная сказка на татарском языке "Бер алманы бишкә бүләек"

Музыкальная сказка на татарском языке на осеннюю тематику....

Развлечение "Бер алманы бишкә бүләек."

Развлечение для старших дошкольников....

Проект Хикмәтле "Кызыл китап"

Красная книга Татарстана....

6-7 яшьлек балаларга «Хикмәтле дә, кирәкле дә туган тел» дип исемләнгән темага сәнгати-нәфәсәти белем бирү эшчәнлегенең план конспекты.

6-7 яшьлек балаларга «Хикмәтле дә, кирәкле дә туган тел»дип исемләнгән темага сәнгати-нәфәсәти белем бирү эшчәнлегенең  план конспекты....