Бакча утыртмый, алма булмый.
методическая разработка (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Хузягалиева Газима Миннегалиевна

          Кешенең шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенең әһәмияте зур. Хезмәт итеп яшәү – халкыбызның төп халәте. Милләтебезнең төп сыйфатлары, пакълеге, әхлакый сафлыгы, гаделлеге, кешелеклелеге, сабырлыгы, тырышлыгы – барысы да хезмҽт даирәсендә күренә.

Хезмәт тәрбиясе акыл, әхлак, зәвык, физик тәрбия төрләрен үстерүгә нигез булып тора. Бары тик хезмәт сөючәнлек, тырышлык кына алга куелган максатларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Авыр хезмәт ныклык, түземлек сорый, күп вакыт таләп итә. Авырлыкның җиңелүен, максатка ирешүне тою кешегә чиксез рухи канәгатьлек бирә. Бу шатлыкка хезмәт яратучы кешеләр генә ирешә  ала.
Бигрәк тә халык тәҗрибәсе тырыш хезмәт күнекмәләре, киң һәм күпкырлы алымнар, ысуллар җыелмасы аша балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт тҽрбияли.
Хезмәт сөйгән кеше генә әхлаклы, акыллы, физик яктан сәламәт, туган иленә ихтирамлы, өлкәннәргә игътибарлы, әдәпле була ала. Халык педагогикасына нигезлҽнеп, балаларда шул сыйфатларны тҽрбияләү, киләчәктә җәмгыятьтә үз урыннарын табарга, үзләре яраткан һөнәр сайларга, бүгенге фәнни   алгарыш чорында тормышта югалып калмаска кечкенәдән өйрәтү, барлык халыкларда да эш сөюче кешелҽрнең югары бәяләнүен, хезмәтне ярату үз вакыты белән җимешләрен бирүен балаларга төшендерү - тәрбиячеләрнең төп бурычы.
Методик кулланмада беренче кечкенәләр тҿркеменнән башлап, мәктәпкә хҽзерлек төркеменә кадәр, балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, программа таләпләрен һәм куелган бурычларны үтәү максатыннан, һәр төр хезмәткә өйрәтүнең перспектив планнары, алган белемнәрне тикшерү һәм балалар белән индивидуаль эшне оештыру өчен диагностика үрнәкләре, уеннар, һәр төр хезмәтне башкарырга өйрәтү өчен әзер шөгыль конспектлары, физминуткалар, матур әдәбият әсәрләренең хезмәткә кагылышлы картотекасы, хезмәткә өйрәтү өчен кирәк булган халык авыз иҗаты, һәр төр хезмәт өчен кирәк булган эш коралларының, инструментларның, инвентарьләрнең исемлеге бирелгән.
Татар халык авыз иҗатын, балалар фольклорын һҽм танылган татар шагыйрьләре әсәрләрен, ял минутларын, бармаклар өчен күнегүләрне куллану балаларда күтәренке кәеф, эшне нәтиҗәле башкарырга теләк уята, баланың сөйләмен баета, хәтерләрен яңарта, туган телгә, туган якка, табигатькә сакчыл караш, ярату хисләре тәрбияли.

Методик кулланма тәрбиячеләргә, ата-аналарга, педучилище студентларына хезмәт тәрбиясе бирүдә, төрле хезмәт төрләрен оештыруда, балаларда хезмәткҽ мәхәббәт тәрбияләүдә, аның шәхси тормышыбыз өчен әһҽәмиятен аңлатуда, төрле профессияләр белән таныштыруда, дөрес һөнәр сайлауда, иҗади хезмәт белән кызыксыну уятуда, хезмәт итүнең кирәклеген төшендерүдә үз максатын үтәр дип уйлыйм.  

Скачать:

ВложениеРазмер
PDF icon 2008._bakcha_utyrtmyy_alma_bulmyy.pdf2.07 МБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле алма.

Тема: Хикмәтле алма.Максат: Тәрбияче сөйләмен игътибар белән тыңлау, әвәләү алымнарын, формаларын күзаллауларын камилләштерү, бармак очлары бәлән пластилинны ябыштыру,  өлкәннәрне хөрмәт ит...

Сценарий новогоднего праздника "СЕРЛЕ АЛМА" для старшей группы (на татарском языке)

Работая в двуязычном саду, столкнулась с   дефицитом сценариев на татарском языке.Приходилось либо переводить с руссого, либо повторять сценарии из года в год. Вот и приходится придумывать самой....

Курчаклар беркайчан да күп булмый.

Уенчыклар ярдәмендә кыз бала үзен ана ролендә саный башлый....

Булмә гөлләрен тәрбияләү

Занятие в подготовительной группе по трудовому воспитанию, как ухаживать за комнатными растениями....

музыкальная сказка на татарском языке "Бер алманы бишкә бүләек"

Музыкальная сказка на татарском языке на осеннюю тематику....

Развлечение "Бер алманы бишкә бүләек."

Развлечение для старших дошкольников....

Мастер-класс «Мәктәпкәсә йәштәге балаларҙың ижади һәләттәрен традицион булмаған һүрәт төшөрөү техникаһы аша үҫтереү»

Познакомить педагогов с использованием нетрадиционных техник рисования на занятиях по изобразительной деятельности для детей дошкольного возраста.Формирование у детей дошкольного возраста художественн...