Курчаклар беркайчан да күп булмый.
консультация на тему

Уенчыклар ярдәмендә кыз бала үзен ана ролендә саный башлый. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kurchaklar_berkaychan_da_kup_bulmyy.docx12.55 КБ

Предварительный просмотр:

Курчаклар беркайчан да күп булмый.

Сезнең кызчыгыгызга әле дүрт яшь юк икән, уртача зурлыктагы курчаклар сатып алыгыз. Курчакларның йомшак һәм тотарга уңайлы, киемнәрен киендереп – чишендереп уйнарлык булуы зарур. Мондый уенчык кыз балага сексуаль ориентлашырга ярдәм итә, кызлар шул яктан малайлардан аерылып торалар. Кече йомышын башкара, елый, көлә торган табигыйлыкка якын курчаклар бу өлкәдә тагын да уңышлы. Әмма әлеге чорда уенчыклар белән кызыксыну тотрыксыз, игүтибар бер уенчыктан икенчесенә бик тиз күчә. Кызыгыз курчакны чишендергәннән соң, ташлап китсә, ачуланмагыз. “Ана һәм бала” уены өчен вакыт килеп җитмәгән дигән ишарә генә бу.

Өч ярым, дүрт яшьтән бала иң кызыклы үсеш стадиясенә – рольле уеннар белән мавыгу чорына керә. Рольле уеннар мәктәп яшенә кадәр әйдәүче уеннар булып торалар, ә мондый вазыйфаны башкару өчен бер курчак кына аз була. Курчак янына төрледән-төрле аксесуарлар – ванна, савыт-саба, биләүсә һәм коляска кирәк. Шул уенчыклар ярдәмендә кыз бала үзен ана ролендә саный башлый. Кешеләргә хас уңай сыйфат һәм тискәре сыйфатлы курчаклар нәкү шушы яшь өчен эшләнгән.

Мәктәпкәчә яшьтәге кызларга Барби бүләк итәргә киңәш ителми. Бу курчак мәсьәләсендә психологлар уртак фикергә килмәделәр әле. Кайбер тикшерүләр күрсәткәнчә, Барби кызларның, психик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый – дисморфомания (үз тәнеңнән канәгать булмау) һәм нерв анорексия (ябыгу өчен ашаудан туктау) кебек тайпылышлар тудырырга мөмкин. Бер генә ана да кызын, күпме ябыкса да, Барби кебек була алмаячагына күндерә алмый. Ә затлы киендерелгән Барби – 8-10 яшьлек кызлар өчен менә дигән бүләк. Үзенең озын аяклы курчагын матур киендерергә  тырышу аша, кызларда яшь модельер һәм тегүчелек сәләте дә ачылырга мөмкин. Бу яшьтәге кызларга өйләре һәм бүтән өстәмә аксессуарлары күп булган кечкенәрәк курчаклар ошый. Мондый курчаклар белән үткәрелгән уеннар тәртипкә, төгәллеккә өйрәтә. Гадәттә кызлар курчак өендәге әйберләрнең, билгеле бер тәртипкә, үз урынында ятуына зур игътибар бирәләр.

Әгәр дә курчагының, чәчен кисү, юындыру, курчак кименәрен чишендереп карау этабын үтүен сизсәгез, кызыгызга кыйммәтле, матур курчаклар сатып ала аласыз. Әгәр сез олы кызлар курчаклар белән уйнамый дип уйласагыз – ялгышасыз. Затлы итеп киендерелгән матур курчаклар нинди генә кызның, күңелен җилкендермәс икән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Курчаклар өчен клиндерләр" әвәләү эшчәнлеге

"Курчаклар өчен клиндерләр" әвәлүу эшчәнлеге...

Бакча утыртмый, алма булмый.

        Кешенең шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенең әһәмияте зур. Хезмәт итеп яшәү – халкыбызның төп халәте. Милләтебезнең төп сыйфатлары, пакълеге, әхлакый са...

Булмә гөлләрен тәрбияләү

Занятие в подготовительной группе по трудовому воспитанию, как ухаживать за комнатными растениями....

"Әбием курчаклары" Зурлар төркеменә тукымадан курчак ясау шөгыле

Максат: балаларны тукымадан ясалган курчаклар белән таныштыруны дәвам итү.Тәрбия бурычы: тукымалардан ясалган курчакларның әһәмиятен ачыклау, аларга соклану, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, тата...

"Бармак курчаклары"

Әти-әниләр өчен мастер – класс “Бармак уенчыклары  ясау”....

Мастер-класс «Мәктәпкәсә йәштәге балаларҙың ижади һәләттәрен традицион булмаған һүрәт төшөрөү техникаһы аша үҫтереү»

Познакомить педагогов с использованием нетрадиционных техник рисования на занятиях по изобразительной деятельности для детей дошкольного возраста.Формирование у детей дошкольного возраста художественн...

Конспект занятия: Халык курчаклары

Балаларны халык мәдәниятенә һәм гореф гадәтләренә җәлеп итү...