Салихзянова Фирдия Муллануровна

Воспитатель дошкольного образования

Халкыбызның асыл-әхлак сыйфатларын сабыйларның күңеленә сәйләннәрдәй тезәмен.

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: воспитывать детей нравственными и благородными

Увлечения: Участвовать в творческой самодеятльности

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д.Шишинер,Балтасинский муниципальный район

Место работы: МБДОУ Шишинерский детский сад

Звание, ученая степень: Воспитатель дошкольного учреждения

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/salihzyanova-firdiya
Күңелен саф, карашын җылы, гамәлен изге булсын!


О себе

 

Мин Салихҗанова Фирдия Муллануровна Шеңшеңәр “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. 1969 елның 24-нче апрелендә туганмын. Кышкы йокыга талган бар дөнья, бар табигатьнең уянган, яшәргән иң матур вакытында, кояш көннән-көн ягымлырак нурларын сипкән, назлап җылы җилләре искәндә, җылы яктан туган якларга кошларга кайтып сайраган, бар ямьлелек күзләрне иркәләгәндә, һәр кешенең бер-берсенә ягымлы караган чорында, мин туганмын. Әллә инде шуңа бар күңелем, бар табигатем, бар дөньям белән бары матурлыкны, яхшылыкны, гүзәллекне, мәрхәмәтлелекне генә яратам.

   Балачагым һәм яшьлегем табигатьнең ин гүзәл иң матур җирендә Ор авылында үтте. Аның челтәреп аккан сулары, әби чәчле Шүрәле тавы, җиләкле Кәкре елгасы, тәмле алмалы алма бакчасы, чикләвекле, гөлҗимеш печмәне, гөмбәле тау итәкләре, бормалы инеш буйларында каз бәбкәләре саклаулар, Шушма елгаларында су коенулар, хуш исле чәчәкле болыннары, күңел түрләрендә онытылмаслык булып юл алган. Кыш көннәрендә тауда чана, чаңгы шуулар, яз көннәрендә көймәләр йөздереп уйнау, җәй көннәрендә җиләк җыю, кәҗә сакалы, какы, песи мәмәйләре ашау, көз көне печмәнгә гөлҗимеш, кара шомырт, миләш җыярга йөрүләрне-безнең якларның бернәрсәгә дә алыштыргысыз гүзәл табигатьле икәненә инандыра.

   ...Мин 1976-елда Ор авылының башлангыч мәктәбенә укырга кердем. 4 малай һәм 8 кызның беренче укытучым Андреева Сирафима апа укытты. Ул бик сабыр әйбәт укытучы булып истә калган, безне тәртипле, тырыш булырга өйрәтте. 1986-елны Смәел урта мәктәтәбендә белем алдым. Җәйге каникулларда 8-9 классларда укыганда Шеңшеңәр балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләдем. Кеше белән аралашырга, үз-үзеңне тота белергә, чисталыкка пөхтәлеккә өйрәнергә, эшеңне җиренә җиткереп эшләргә, иң мөхиме балаларны яратырга кирәклегенә төшендем. Тәрбияче эшенең ничек катлаулы, җаваплы, күп кырлы булуына инандым. 10-классны бетергәч мин бакчага тәрбияче ярдәмчесе булып эшкә килдем. Эшнең һәр нечкәлекләренә төшенеп 2 ел эшләдем. 1988-елны читтән торып Казан педагогия училещасына укырга кердем. 1991-елны тәмамлап тәрбияче булып эшли башладым. Тәрбияче һәр яклап камил, ягымлы, тырыш, белемле, сабыр, балалар яратырга тиеш. Менә инде бер-бер артлы ничә еллар узган, егерме елдан артык балалар арасында. Үзебез тәрбияләгән балалар мәктәк бетереп үзләре әти-әниләр, аларның балаларын тәрбиялибез. Мин эшемне бик яратам, чөнки балалар яратам.

    ...1990-елны Шеңшеңәр авылы егете Салихҗанов Раузит белән кавыштык. Бергә гомер итә башлавыбызга да егерме ел булды. 4 бала табып үстерәбез 3 кыз һәм бер малай. Иптәшемдә балалар ярата. Ул ихтирамлы, тырыш, тәрбияле, булырга өйрәтә. Балалар белән кызыклы китаплар укый, спорт уеннары уйный, һәр эшне төгәл башкарырга өйрәтә. Үзем дә, иптәшемдә күп балалы гаиләдә туып үскән кешеләр, өлкәннэр тәрбиясе алган. Безнең гаиләдә эти, әни, әби, бабай, дәү әти, дәү әни беренче урында, иң мөхтәрәм иң күркәм кешеләр. Өлкәннәр сүзен тыңлап, ягымлы, ихтирамлы булу, кирәк вакытта ярдәм итү, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләнә. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне, дип тикмәгәнгә генә әйтмиләр бит.

   ...Гаиләбез музыкаль дисәңдә була, әтиләре җырлый, үземдә сәнгатькә гашыйк, балаларыбыз бииләр, җырлыйлар, үзешчәннәр чыгышларында катнашыбыз. Район үзәгендә дә чыгыш ясаган бар. Бакчада эшләү дәверендә үз өстемә алган проблемам өлкәннәрне хөрмәтләү шәфкатьлелек кылу йөзеннән әхлак тәрбиясе бирүне алдым. Өлкән кешене хөрмәтләү, олылау, ихтирам күрсәтү, тәрбияләү һәр баланың бурычы. Олы кеше инде көче беткән, үзе ярдәмгә мохтаҗ, олы кешегә әлләни күп кирәкми, бары җылы ягымлы сүз, чиста кием, урын-җир, кайнар аш, чәй-бары шул гына. Аларга кирәкми олау-олау бүләкләр. Балаларыбызга тәрбияне без үзебез аш бирәбез, без ничек эндәшәбез, кадерлибез, хөрмәтлибез олыларны, алар барысын күреп, ишетеп, белеп тора, үзенә сеңдереп. Һәм килер бер көн, яманы сеңгән булса начарлык күрерсең, ә инде шәфкатьлелек сеңгән булса мәрхәмәтлелек күрерсең. Гаиләдәге кешеләрне белү исемнәрен әйтү, кайда эшли, туган көннәре, бәйрәмнәре ничек үтә, әби-бабайлар белән китаплар карау, бишек җырларны тыңлаулары турында әңгәмәләр үткәрелә, гаилә альбомнары, шәҗәрә әзерләнә. Әби-бабайларда оныкларын яраталар, бәйрәмнәренә киләләр, кызыксыналар. Олылар үзләренең кирәкле киңәшләре белән бик кирәк шул алар. Өлкәннәрдән күргән мең-мең яхшылыкка тик бер рәхмәт кенә җитәрме, сезнең аша үзләштеребез бит кешелекнең яшәү сабагын.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

1. В. Казыйханов. Әхлак дәресләре. 

2. К. В. Закирова. С. М. Гаффарова. Әткәм-әнкәмнең теле. 

3. Балаларга үгет-нәсыйхәт.

4. М. Ф. Кашапова. Иң гүзәл тел- туган тел.

5. К. В. Закирова. Р. А. Кадыйрова. Әхлак нигезе-матур гадәт.

6. М. А. Васильева. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы.

7 К. В. Закирова. Иң матур сүз.

8. Гаиләдә, балалар бакчасында әдәплелек тәрбияләү программасы.

9. Р. Ш. Маликов. И. М. Маликова. Гадәт китмәс.

10. Тәрбия, Киңәш, Көмеш кыңгырау, Мәгрифәт- гәҗитләре.

11. Мәгариф.

12. Раушан көзге.

13. Гөлбакча.

14. Балачак аланы.

 

Мой взгляд на мир

Әй балачак, балачак. Ул безнең өчен бик еракта калган хәтирә. Ә мин бит әле һаман шул балачак илендә, бергәләп җырлаулар, уйнаулар, елаулар, эчкерсез көлүләр, апа дип әйтәсенә әни дип эндәшеп сабыйларның кочакка сыенулары, берсен-берсе узып сөйләүләре, иртәдән кичкә кадәр без бергә, без- балачак илендә. Һәр мизгелне бер нәрсә белән дә алыштырып булмый торган балачак. Төп максатым ак кәгазьдәй саф күңелле сабыйларның йөрәгенә тәрбиялелек, миһербанлык, әхлаклелек һәм матурлык сыйфатларын сендерү.

Мои достижения

1. Диплом.

Шеңшеңәр урта мәктәбе Салихҗановлар гаиләсен Гаилә елы уңаеннан үткәрелгән " Әти, әни һәм мин- спорт сөеюче гаилә" ярышында " Иң тату гаилә" номинациясендә бүләкли. Апрель 2008.

2. Диплом.

Шеңшеңәр җирле үзидарә Салихҗановлар гаиләсен Гаилә елы уңаеннан үткәрелгән " Спорт сөюче гаилә"  дип исемләнгән район ярышында актив катнашканы өчен бүләкли. Апрель. 2008.

3. Благодарственное письмо.

Награждается семья Салихзяновых за творческую инициятиву и активное участие в районном конкурсе " Семья года- 2008" май.

4. Диплом.

Награждается воспитательница Салихзянова Ф. М.  Шишинерского детского сада за активное участие в художественной самодеятельности в Шишинерском сельском поселение. 2009.

5. Сертификат

Воспитательница Салихзянова Ф. М. приняла участие в круглом столе " Особенности воспитательно-образовательного процесса в рамках ФГТ ".2013

6. Сертификат

Воспитательница Салихзянова Ф. М. выступила на республиканском семинаре по проблеме " Организация методической работы в дошкольном образовательном учреждении в контексте с федеральными государственными требованиями" 2013

7. Сертификат

Подтверждает, что Салихзянова Ф. М. успешно прошла обучение на семинаре-тренинге " Театрализованная деятельность в детском коллективе" 2012

8. Грамота

Награждается воспитанница МБДОУ "Шишинерского детского сада" Ахметова Малика Айратовна за участие в районном конкурсе мастеров художественного слова. Руководитель Салихзяного Ф. М. 2012

9. Грамота

Награждается танцевальный коллектив Шишинерского детского сада за активное участие в районном фестивале " Алло, мы ищем таланты", среди воспитанников докольных учреждений Балтасинского муниципального района в номинации "Танец". Руковадитель Салихзянова Ф. М.

10. Благодарность

Награждается Салихзянова Ф. М. за высокий профессионализм и активное участие в оргонизации интеллектуальной и творческой деятельности дошкольников. 2013

11. Сертификат

Воспитательница Салихзянова Ф.М. действительно прослушала авторский курс " Инновационные технологии развития детского изобразительного творчества в условиях реализации ФГОС ДО" 2014

12. Сертификат

Участника семинара реализация требований Федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования средствами образовательных программ издательства" Просвещение" 2014

13. Сертификат

Салихзянова Ф. М. принимала участие в семинаре Создание современной образовательной среды для реализации требований ФГОС дошкольного и начального образования. 2014.

 

Моё портфолио

 

Тулы исеме: Салихҗанова Фирдия Муллануровна .

Белеме: махсус урта.

Тәмамлаган: КПУ №1.

Белгечлеге: балалар бакчасы тәрбиячесе.

Стаж: 26 ел.

Категория: 1нче квалификацион категория.

Бу исем бирелде:2013

Квалификация үстерү курслары: ИПКРО 2000.

 

                                                        ИПКРО 2007.

 

                                                         ИПКРО 2011.

                                                         НОУ ДПО 2014

                                                        ГАОУ ДПО 2014

Өй адресы: ТР, Балтач районы, Шеңшеңәр авылы, Комсомол урамы, 141нче йорт.

Өй телефоны: 3-98-54

Мои публикации:
Аппликация, лепка
Разное
Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы