Әбием, барыбыздан олы ул, өебезнең нуры ул!
классный час (старшая группа) на тему

Салихзянова Фирдия Муллануровна

 

Безнең иң кадерле, хөрмәтле,олы кешеләребез-әбиләр. Әбиле гаилә-бәрәкәтле гаилә. Әбиләрнең  тәмле ашлар пешерүче, җылы оекбашлар бәйләүче кадерле кеше, йортка хуҗабикә икәнлеген балаларның исләренә төшерү. Аларга матур, җылы сүзләрне күбрәк әйтергә, ихтирам һәм илтифат күрсәтергә кирәклеген өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biem.docx15.28 КБ

Предварительный просмотр:

Әбием, барыбыздан олы ул, өебезнең нуры ул!

Максат: Безнең иң кадерле, хөрмәтле,олы кешеләребез-әбиләр. Әбиле гаилә-бәрәкәтле гаилә. Әбиләрнең  тәмле ашлар пешерүче, җылы оекбашлар бәйләүче кадерле кеше, йортка хуҗабикә икәнлеген балаларның исләренә төшерү. Аларга матур, җылы сүзләрне күбрәк әйтергә, ихтирам һәм илтифат күрсәтергә кирәклеген өйрәтү.

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Сөйкемле, ягымлы, йомшак күңелле әбиләребез! Сезне ихлас күңелдән бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз. Сүзне балаларга-оныкларыгызга бирәбез.

“Әбием-алтыным” җыры башкарыла.

Чулпан:  Хәерле көн,әбиләр!

                Котлап сезнең барчагызны,

                Әбиләр көне белән

                Бәйрәмебезне башлыйбыз

                Иң матур бер җыр белән.

Җыр: “Минем әбием” С. Сабирова кое.

Әмир: Язгы көн булганга

             Көне дә шундый ямьле.

             Чөнки әбиләр көне бит,

             Шуңадыр бик күңелле.

Зәлинә: Мин дә бүген иртүк торып

                Әбиемне котладым.

               Бәйрәм өстенә ямь өстәп,

               Матур бер җыр җырладым.

Рәмис: Әбиемне бик яратам

              Бабаем да ярата.

              Әбием чәчәк кебек бит

              Өйгә ул ямь тарата.

Илназ: Әбием бик-бик ярата

              Минем белән уйнарга

              Түгәрәктә кул тотышып

              Уйнап, биеп, җырларга.

“Әбием” җыры башкарыла.

Динә: Кояш та бит күзен кысып,

            Әби бәйрәмен котлый.

            Минем әби иң матуры
           Кояш та аны таный.

Азамат: Миннән дуслар гел сорыйлар:

                “ Кулларын ник җылы?”- дип.

               Җылы булмый бияләйләрне

               Әбием бәйләде бит.

Миләүшә: Әбиләргә бу бәйрәмдә

                    Нәрсә бүләк итәргә?

                    Әллә инде бер тыпыртап

                    Шунда биеп китәргә?

Балалар башкаруында күмәк татар биюе.

Рәсүл: Син әбием, минем өчен
            Бу дөньяда бер генә

             Елмайганда йөзләреңнән

             Бар өйгә нур бөркелә.

Рәлинә: Зәңгәр күгемдә ал кояш

                Сүнмәсен балкып торсын.

                Әбиләрнең нурлы йөзе

                Гел көләч булып калсын

Илфир: Күрәсезме, бүген кояш

               Ничек назлы елмая?

               Әбиемнең бәйрәмен

               Ул да бит көтеп ала.

Регина: Безне назлап үстергәгә,

               Әбиләр, рәхмәт сезгә!

               Һәрвакыт эшчән булганга

               Әбиләр рәхмәт сезгә.

Дилүс: Күгәрченнәр гөрләшәләр

              Язгы кояш нурында.

              Алар җырлый иң матур җыр

              Дәү әнием турында.

Зөхрә: Йөрәгемнең иң түрендә

             Иң кадерлем- әбием.

             Яхшылыкта, матурлыкта

             Үрнәк миңа әбием.

“Бәхеттә, шатлыкта” җыр башкарыла.

Алып баручы: Яшәгез, әбиләр, мәңге яшь булып,

                           Туган йортка ямь биреп.

                           Булсагыз сез, сау-сәламәт,

                           Безгә дә булыр бик рәхәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Собственный инновационный педагогический опыт «Развитие творческих способностей дошкольников средствами рисования» воспитателя МБДОУ «Лямбирский детский сад № 3 комбинированного вида» Фазловой Нурии Растямовны.

        Ведущая идея  педагогического опыта – формирование у дошкольников способности выражать восприятие окружающего их мира, совершенствовать их интеллектуальные и тв...

План по самообразованию воспитателя по обучению детей русскому языку Салимгараевой Нурии Фатхетдиновны по теме: «Знакомство с культурой и традициями русского народа через устное творчество»

План по самообразованиювоспитателя по обучению детей русскому языку  Салимгараевой Нурии Фатхетдиновны по теме: «Знакомство с культурой и традициями русского народа   через устное творч...

"Әнием күз нурым"

Әни... Нинди олы сүз бу!Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. А...

Әнием- күз нурым

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Әсәйҙәр байрамы “Әсәкәйем – күҙ нурым” Көй аҫтында балалар залға инәләр.

Әсәйҙәр байрамы “Әсәкәйем – күҙ нурым”Көй аҫтында балалар залға инәләр....

"Әнием-күз нурым"

2 нче кечкенәләр төркеме...

"Әсәйем күҙ нурым!"

Кескәй төркөмөнә  әсәйҙәргә бағышланған байрам кисәһе....