"Әнием-күз нурым"
план-конспект занятия (младшая группа)

Гибадуллина Разиля Марселевна

2 нче кечкенәләр төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem-kuz_nurym.docx25.13 КБ

Предварительный просмотр:

"Әнием-күз нурым"

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Аудиоязмада “Әнием ”җыры яңгырый.

Алып бар.  Менә  тагын  килде  безгә,

                     Язның  гүзәл бәйрәме.

                     Нинди  бәйрәм,  әйтегезче.

Балалар.    Бу - ӘНИЛӘР  бәйрәме!

Алып бар.  Әйе,  тиздән  әниләр,  әбиләр,  кызлар,  гомүмән,  сөекле  хатын  - кызларыбыз  бәйрәме.  Хөрмәтле  һәм  безнең  кадерлеләребез,  бүгенге  котлау - чыгышларыбыз  бары  сезгә  генә.  Көннәрегез  аяз,  йөзләрегез  көләч,  тормышларыгыз  җиңел   булсын!   Балаларыгыз  белән  исән - имин,   бәхетле  яшәгез!

 Язның беренче көннәре сезгә бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, якты киләчәккә ышаныч, Хатын-кыз бәхете алып килсен. Елмаеп, сөенеп яшәгез! Сәламәт булыгыз!.

Ә хәзер котлау өчен сүз бакчабыз мөдире Ләйсән Рәвис кызына бирелә.

Алып бар. Әйдәгез әниләрне бәйрәм белән котлап аларга матур шигырьләребезне сөйлик.

Ризван. Кояшның  җылы  нурлары
                       Яздан  хәбәр  китерде.

                8 Март  бәйрәмен

                Башларга  рөхсәт  бирде.

Алия.   Котлыйбыз   сезне,  әниләр,

               Бәйрәм  көнегез  белән!

               Җир  шарында  иң  матур  сүз,

               “ӘНИ”   сүзе  мин  беләм.

Ильвир.   Иң  якын  һәм  иң  кадерле.

               Әни  безгә   нык  терәк.

               Күктә  кояш,  җирдә  әни,

               Икесе  дә  бик  кирәк.

Алсылу. Иң  беренче  бүләгебез,

               Сезгә  матур  җырыбыз.

               Чын  күңелдән  теләкләрне

               Кабул  итеп  алыгыз.

ҖЫР:  Җыр: “ Рәхмәт, Әнием”

Алып бар. Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше - әни.. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.

Нурислам. Әни дип язып куйдым

                    Яңа яуган ак карга.

                    Таптамагыз , хич ярамый

                    Әни сүзен таптарга.

Әминә.   Бүгенге  көн  бигрәк  үзгә,        

               Бүгенге  көн  икенче.

               Кояш  та  бүген  кичәдән

               Ягымлырак  шикелле.

Рамазан.  Син  әнием,   минем  өчен

              Дөньяларда  бер  генә.

              Елмайганда  йөзләреңнән

              Бар  өйгә  нур  бөркелә.

Алып бар.  Кояш  та  елмаеп  карый,

                     Җылы  җилләр  исәләр.

                     Тып - тып  тамган  тамчылар
                              Безгә  хәбәр  бирәләр,

                    Яз  килә  бит,  яз   килә,

                 Сагынып  көткән   Яз  килә.

Лирик  көйгә     Яз  кызы   керә.  

Яз  кызы.  Менә  мин  сезгә  киләм,

                    Көтәсез  мине, беләм.

                    Хәерле  көн,  нәни  дуслар,

                    Баш  иеп,  сәлам   бирәм.

Саумысыз әниләр, апалар, әбиләр. Сезне халыкара хатын кызлар көне - 8 март бәйрәме белән котлыйм. Тәүге яз бәйрәме сезгә бетмәс төкәнмәс шатлыклар, бәхетләр алып килсен.

Бәйрәмегез котлы булсын.

Языгыз тыныч булсын.

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын.

     Алып бар. Яз кызы, бәйрәмебезгә рәхим ит! Син дә безнең белән күңел ачарсың.

Яз кызы. Рәхмәт. Балалар, мин җырларга, уйнарга, биергә яратам. Әйдәгез бергәләп җырлап алабыз.

 Җыр.  “Яз  җитә”. 

   Яз кызы. Бигрәк матур җырладыгыз.

   Алып баручы: Балалар әниләргә үзебезнең матур шигырьләрне сөйләп үтик.

Әмир.   Иртән торгач, мин  бүген

               Тәртипле  малай  булдым,

               Үзем  юындым,  киендем,

               Әнине  сөендердем.

Хәйдәр. Мин  дә  синең  кебек, дустым.

               Барысын  үзем  эшләдем.

               Әниемне  кочып  алдым,

               Яратам  сине,  дидем.

Алиана.   Ә  мине,  мине  күрсәгез,

               Танымас  та  идегез.

               Чәчемне  үзем  тарадым,

               Урын-җирләрне  җыйдым.

Юлия.  Мин  дә  бүген  иртән  торгач,

               Үзем  кидем  күлмәкне.

                Менә  шулай  шаккаттырдым

                Бәйрәм  көнне  әнине.

Алып бар. Шундый  көнне  бергәләшеп

                    Биеп  алыйк  әйдәле.

                    Котлы  булсын,  нурлы  булсын,

                  Әниләрнең  бәйрәме.        

Бию: “Күбәләкләр” кызлар бии

Алып бар. Яз кызы, менә  безнең  балаларның  да  әбиләре  бар.    Аларны да бәйрәм  белән  котлыйсыбыз  килә.

Әбисе булган кеше нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Гомернең сикәлтәле юллары артта калган. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә ак кырау кунган. Күпне күргән, күпне кичергән дәү - әниләребез, ак яулыклы әбиләребез, Сезне әниләр бәйрәме белән котлыйбыз. Оныкларыгыздан бүген бәйрәм сәламнәре, шигъри юлларны кабул итеп алыгыз.

Самир .     Әбием, кил  яныма,

                 Утыр  сөйләшик  әле.

                 Эш  бетмәс,  ял  итеп  ал,

                 Әйдә,  серләшик  әле.

Каилла.   Әбием,  минем  кебек

                Син  дә   нәни  булдыңмы?

                Әллә  нәни  булмыйча

                Әби  булып  тудыңмы?

Радмир.  Бу  көмеш  чәчләреңә

                Син  дә   бантик  тактыңмы?

                Комда,   чирәмдә  уйнап,

                Пычыранып  кайттыңмы?

Ясминә.  Сиңа  әйтер  бер  сүзем  бар,

                Мин  сине  бик  яратам.

                Ешрак  кил,  әби,   безгә,

                Син  килсәң  мин  шатланам.

  Алып бар  Язның  ягымлы  җилләре

                Әбиләр  кебек  җылы.

                Бәйрәм  белән  әбиләргә

                Бүләк итик бу  җырны.

         ҖЫР.   “Дәү әнигә бүләккә” 

Яз кызы. Сезнең белән бик күңелле булды. Миңа китәргә вакыт, сау-сәламәт булыгыз, бәйрәм белән сезне.

Алып баручы: Әйе,  ана кеше үзенең йөрәк җылысын, күңел байлыгын гаиләсенә, балаларына бирә. Ә хәзер безнең балалар әниләренең аш - суга ничек оста икәнлекләре хакында да сөйләп китәр.

Зәринә. Минем әни пәрәмәчне

              Шундый тәмле пешерә.

             Телеңне йотарсың малай

             Ашап карасаң менә!

Сафия. Өчпочмакка җитми инде

                Ни генә әйтсәгез дә.

                Әнием кебек берәү дә

               Пешерә белмидер лә!

Иллария. Камыр тылсымга әйләнә,

                Минем әни кулында!

                Кәнфит-прәннек кирәк түгел,

                Гөбәдия барында!

Инэль.Чәк-чәк белән торт ясарга

             Минем әни бик оста.

            Тәмле-татлы ризыкларны

             Әтием дә ярата.

Камил.  – Мактанмагыз инде!

                 Иң остасы – минем әни!!!

                 Сумса, пилмән, кыстыбыйны –

                В-о-о пешерә, билләхи! (Баш бармагын күрсәтә.)

Алып баручы: Безнең егетләребезнең дә сезгә бүләкләре бар "Матрешкалар” малалайлар бии

Сәйдә. Көннәр һәрчак аяз булсын,

            Кояш гел көлеп торсын.

             Әниләр дә кояш кебек

             Озын гомерле булсын.

Вильдан.  Кояшлы   бәйрәм  белән,

                Чын  күңелдән  котлыйбыз.

                 Әниләрне,  әбиләрне  

                Кадерлибез,  зурлыйбыз.

   Юлианна.  Бакчабызда  өйрәтәләр,

                Безгә  бик  күп  һөнәрләр.

                 Апалар   белән  бергәләп

                 Ясадык   шәп  (зур)  бүләкләр

Алып бар. Бүләкләрнең  дә  бүләге,  безнең  күз  нурларыбыз.

              Кадерлеләр,  сөйкемлеләр, газиз  балаларыбыз.

              Һәрбер  көннән  шатлык  алып, бергә  яшәргә  язсын,

              Әни  һәм  бала  бәхете  гөлдәй  үрелеп  барсын.

       Алып баручы. Кадерле әниләр, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Тыныч, матур, исәнлектә - саулыкта, тазалыкта, байлыкта яшәгез! Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбием, барыбыздан олы ул, өебезнең нуры ул!

Безнең иң кадерле, хөрмәтле,олы кешеләребез-әбиләр. Әбиле гаилә-бәрәкәтле гаилә. Әбиләрнең  тәмле ашлар пешерүче, җылы оекбашлар бәйләүче кадерле кеше, йортка хуҗабикә икәнлеген балаларның ...

Собственный инновационный педагогический опыт «Развитие творческих способностей дошкольников средствами рисования» воспитателя МБДОУ «Лямбирский детский сад № 3 комбинированного вида» Фазловой Нурии Растямовны.

        Ведущая идея  педагогического опыта – формирование у дошкольников способности выражать восприятие окружающего их мира, совершенствовать их интеллектуальные и тв...

План по самообразованию воспитателя по обучению детей русскому языку Салимгараевой Нурии Фатхетдиновны по теме: «Знакомство с культурой и традициями русского народа через устное творчество»

План по самообразованиювоспитателя по обучению детей русскому языку  Салимгараевой Нурии Фатхетдиновны по теме: «Знакомство с культурой и традициями русского народа   через устное творч...

"Әнием күз нурым"

Әни... Нинди олы сүз бу!Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. А...

Әнием- күз нурым

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Әсәйҙәр байрамы “Әсәкәйем – күҙ нурым” Көй аҫтында балалар залға инәләр.

Әсәйҙәр байрамы “Әсәкәйем – күҙ нурым”Көй аҫтында балалар залға инәләр....

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...