Развлечение "Бер алманы бишкә бүләек."
материал по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Развлечение для старших дошкольников.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ber_almany_5_buleek.docx25.2 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

“Гомуми үсеш төрендәге “Алтынчәч” балалар бакчасы”

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль

бюджет учреждениесе

Бер алманы бишкә бүләек.

Үткәрде тәрбияче: Мөхетдинова Л.В

Музыка эби керэ

Әби. Исәнмесез, саумысез!

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Бала. Исәнме, әби, безнең әкият тыңлыйсыбыз килә. Син безгә әкият сөйләмәссеңме?

Әби. Әкият сөйлим сезгә,

Әкият ул күп төрле:

Тормышның үзе шикелле

Катлаулы, кызык, серле!

Әкиятләрдә төрле хәлләр була:

Коточыргыч шомлылары булса,

Шундый чакта нишләрсез?

Бала. Без аптырап калмабыз,

Бер дә куркып тормабыз.

Әби. Әкияттә кемдер очрап куйса.

Үзегездән ярдәм сорап торса,

Шундый чакта нишләрсез?

Бала.Игътибар белән тыңларбыз,

Ярдәм кулы сузарбыз.

Әби. Алайса тыңлагыз... Борын-борын заманда, ерак урманда яшәгән, ди, бер матур, тату Куян гаиләсе.

Музыка куяннар керэ.

Әби.Чү! Әнә үзләре дә монда киләләр бугай.

Аланда бии әти-куян, әни-куян, куян кызы, куян малае чыгалар. “Куян биюе” башкаралар.

Куян малае. (әтисе янына килеп) Әти ашарга бир! Әти, ашыйсым килә!

 Әни куян. Җирсе-йортсыз ил булмый,

Ашсыз-сусыз көн булмый!

Уйнавын уйна,

Эшеңне дә уйла, әтисе.

(әти куянга кәрзин бирә)

Ал кәрзинеңне кулга,

Ризык тап балаларга.

(Әти куян китә)

“Миләшләр биюе” (Миләшләрем җырына)

Әти куян. (миләшләр каршына йөгереп чыга)

Нихәтле  монда җиләк!

Тизрәк җыярга кирәк.

Миләшләр. Куян, куян, ашыкма,

Без тыңлыйбыз, син сана!

Әти куян. Бер, ике, өч!

Куяннарда бөтен көч!

Миләшләр утыралар.

Әти куян. Кая качтылар инде?

Әллә миннән куркалармы?

Гөмбә булса да эзлим,

Кәрзинемне тутырыйм.

“Гөмбәләр җыры”

Әти куян (гөмбәләр җыя)

Нихәтле монда гөмбә!

Инде кәрзинем тула!

Гөмбәләр. Куян, куян ашыкма.

Без  тыңлыйбыз, син сана!

Әти куян. Бер, ике, өч!

Куяннарда бөтен көч!

(гөмбәләр утыралар)

Әти куян. Болары да качтылар,

Әллә миннән куркалар?

Әти куян йөри-йөри алмагач төбенә килеп баса.

Балаларым йомшакларым, бик ачыкканнар!

Каян табарга инде тәмле ризыклар?

(алмаларны күреп ала да шатлана)

Менә кызыл алмалар,

Кәрзингә сыя алар.

Җыр: “Үз җырыбыз булсын әле”

Әти куян шатлана-шатлана куак артына кереп китә.

  • Балаларым, йомшакларым, бик ачыкканнар.

Әтиегез алып кайтыр тәмле алмалар!

Сикерә-сикерә тиен керә.

Тиен. Нинди матур урманда!

Тик беркем юк уйнарга.

(балаларны күреп ала, куркып китә)

Чү! Болар кемнәр? Мин куркам!..

Бала. Курыкма син, Тиенкәй,

Без сине рәнҗетмибез,

Әйдә бергә уйныйбыз.

Тиен. Бик рәхәтләнеп уйныйм,

Уеннан мин һич туймыйм.

Уен. Кем гөмбәне күбрәк җыя.

Балалар урындыкка утыралар. Тиен куянны күреп артыннан бара исни-исни.

Әти куян. Балакайларым, йомшакларым, бик ачыкканнар,

Әтиегез алып кайтыр тәмле алмалар.

Тиен. (алмаларны иснәп)

Бигрәк тәмле ис сизәм,

Алма сорыйм Куяннан!

Бик талчыктым, Куянкай.

Бик ачыктым, Куянкай.

Бер алманы бир миңа.

Ярдәм итче дустыңа.

 Куян. (аптырап балаларга карый)

Үземә калдырыйммы?

 Дустыма булышыйммы?

Йә балалар, әйтегез,

Миңа җавап бирегез.

Бала. Куян, бер дә аптырап  торма.

Ярдәм сорап килгәндә беркемне кире борма.

Тиенгә алманы бирергә кирәк.

Куян. Мә, Тиен, сиңа алма.

Тиен. Рәхмәт.

Куян. Балаларым, йомшакларым, бик ачыкканнар,

Әтиегез алып кайтыр тәмле алмалар. (куак артына китә)

Керпе керә.

Керпе. Нинди матур урманда!

Тик беркем юк уйнарга.

(балаларны күреп курка)

Чү, бу кем? Мин куркам!..

Бала. Керпе, керпе, курыкма!

Без сине рәнҗетмибез.

Әйдә, бергә уйныйбыз.

Уен.Чикләвекне алып кил.

Куян. Балаларым, йомшакларым, бик ачыкканнар,

Әтиегез алып кайтыр тәмле алмалар.

Керпе. (алмаларны иснәп)

Бигрәк тәмле ис сизәм,

Алма сорыйм Куяннан!

Бик талчыктым, Куянкай.

Бик ачыктым, Куянкай.

Бер алманы бир миңа.

Ярдәм итче дустыңа.

Куян. (аптырап балаларга карый)

Үземә калдырыйммы?

 Дустыма булышыйммы?

Йә балалар, әйтегез,

Миңа җавап бирегез.

Бала. Үзеңә үзең – каты бул!

Кешеләргә йомшак бул!

Керпегә алманы бирергә кирәк.

Куян. Мә, Керпе, сиңа алма.

Керпе. Рәхмәт. (Утыра)

Аю.Иң көчле мин урманда!

Кем мине җиңә ала?

Әби. Тукта әле, мактанма,

Элек син безгә кара.

Уен. Аркан тартыш.

Аю. Ай-һай, җитез балалар, миннән көчлерәк алар!

 Куян. Балакайларым, йомшакларым, бик ачыкканнар,

Әтиегез алып кайтыр тәмле алмалар.

Аю. (алмаларны иснәп)

Бигрәк тәмле ис сизәм,

Алма сорыйм Куяннан!

Бик талчыктым, Куянкай.

Бик ачыктым, Куянкай.

Бер алманы бир миңа.

Ярдәм итче дустыңа.

Куян. (аптырап балаларга карый)

Үземә калдырыйммы?

 Дустыма булышыйммы?

Йә балалар, әйтегез,миңа җавап бирегез.

Бала. Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык.

Аюга алманы бирергә кирәк.

Куян. Мә, Аю, сиңа алма.

Аю. Рәхмәт.

Куян. (кәрзинне күрсәтеп)

Күрегезче, дусларым, монда бер алма калган!

Балаларым, йомшакларым, ризыксыз хәзер калган. (елый)

Тиен. Алтын тутыкмас,

Яхшылык онытылмас.

Мә, Куян сиңа кишер.

 Керпе. Мә, Куян, сиңа кәбестә.

 Аю. Үзең ничек – без дә шулай!

Мә, Куян, сиңа бал.

Куян. Тәрәзәдән тәрәзәгә гөлләр күчереп була,

Сезнең кебек дуслар белән гомер кичереп була.

Сез, балалар, миңа яхшы киңәшләр бирдегез. Менә сезгә дә Куян күчтәнәче. (Кәрзиндәге алманы бирә)

Әби. Бер алманы бишкә бүләек, диләр. Алманы бүлик әле. Күрегезче, монда барыбызга да җитәрлек тәмле күчтәнәләр.

Бала. Тәрәзәмне ачкан идем, очты микән кошларым?

Күңелле бүген бездә, җырлыйк әле, дусларым!

Дуслык турынды җыр.

Әби. Кыш аклыгы гөлгә күчкән.

Алмагач та кояш эчкән.

Йөрәкләргә шатлык күчкән-

Бер шатлыкны бишкә, әй, бүләек.

Димәк, балалар, шушы сүзләрдәге кебек бер-берегезне тыңлап, бер-берегезгә ярдәм итеп, дус-тату яшәргә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

музыкальная сказка на татарском языке "Бер алманы бишкә бүләек"

Музыкальная сказка на татарском языке на осеннюю тематику....

«Бишка»

Конспект непрерывной образовательной деятельности,ОО ФГОС ДО «Речевое развитие»,пересказ сказки с заменой главного героя...

План обучения пересказыванию «Рассказ К. Д. Ушинского «Бишка» в средней группе

План обучения пересказыванию «Рассказ К. Д. Ушинского «Бишка» в средней группеТатьяна ЛевероваПлан обучения пересказыванию «Рассказ К. Д. Ушинского «Бишка» в средне...

Конспект обучения пересказу. Рассказ К. Д. Ушинский «Бишка» средняя группа.

Конспект обучения пересказу. Рассказ К. Д. Ушинский «Бишка» средняя группа.    ...

Музыкаль әкият «Бер алманы бишкә бүләек». Подготовительная группа.

Музыкаль әкият «Бер алманы бишкә бүләек». Подготовительная группа. ...

Сказка на татарском языке. Музыкаль әкият «Бер алманы бишкә бүләек».

Сказка на татарском языке. Музыкаль әкият "Бер алманы бишкә бүләек"....