Музыкаль әкият «Бер алманы бишкә бүләек». Подготовительная группа.
методическая разработка

Муллагулова Лилия Альфировна
Музыкаль әкият «Бер алманы бишкә бүләек». Подготовительная группа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon muzykalnaya_skazka_ber_almany_bishke_buleek.doc59.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Музыкаль әкият «Бер алманы бишкә бүләек».

(Подготовительная группа)

Катнашалар: Көз, Аю, Куяннар, Тиен, Керпе, Гөмбәләр, Миләшләр.

Көзге урман аланы. Аның бер ягында – алмагач, җирдә дүрт алма ята; икенче ягында – Куяннар өе.

Көз (залга керә). Исәнмесез, кадерле дусларым,

Мин Алтын Көз!

Балалар. Исәнме, Көз! Рәхим ит!

Көз. Бергә күңел ачарбызмы?

Җырлап, биеп алырбызмы?

Балалар: Әйе.

«Көз кунака килгән» җыры башкарыла.

Балалар. Көз, безнең әкият тыңлыйсыбыз килә. Син безгә әкият сөйләмәссеңме?

Көз. Әкият сөйлим сезгә,

        Әкият ул күптөрле:

        Тормышының үзе шикелле

        Катлаулы, кызык, серле!

Әкиятләрдә төрле хәлләр була

        Коточыргыч шомлылары булса,

        Шундый чакта нишләрсез?

Балалар. Без аптырап калмабыз,

              Бер дә куркып тормабыз.

Көз. Әкияттә кемдер очрап куйса,

        Үзегездән ярдәм сорап торса,

        Шундый чакта нишләрсез?

Балалар. Игътибар белән тыңларбыз,

        Ярдәм кулы сузарбыз.

Көз. Алайса тыңлагыз... Борын-борын заманда, ерак урманда яшәгән, ди, бер матур, тату Куян гаиләсе.

Күңелле музыка яңгырый.

Чу! Әнә үзләре дә монда киләләр бугай.

Аланда бии-бии, күңелле хәрәкәтләнеп, куяннар - Әти куян, Әни куян, Куян кызы, Куян малае керә.

«Куяннар биюе» башкарыла.

Куян малае (әтисе янына килеп). Әти, ашарга бир! Әти, ашарга бир! Әти, ашыйсым килә!

Әни куян. Җирсез-йортыз ил булмый,

                Ашсыз-сусыз көн булмый!

Уйнавын уйна,

Эшеңне дә уйла, әтисе.

(Әти куянга кәрзин бирә.)

Ал кәрзинеңне кулга,

Ризык тап балаларга.

Әти куян китә, балалары аны кул болгап озатып калалар, урыннарына утыралар. Әти куян, җырлый-җырлый зал буйлап баргач, миләш агачы күреп ала, аның артына яшеренә.

«Миләшләр биюе» башкарыла.

Әти куян Миләшләр каршына йөгереп чыга.

Әти куян. Нихәтле монда җиләк!

        Тизрәк җыярга кирәк.

Миләшләр. Куян, Куян, ашыкма,

Без тыңлыйбыз, син сана!

Әти куян(гайрәтләнеп). Бер, ике, өч!

Куяннарда бөтен көч!

Миләшләр качалар, урыннарына утыралар.

        Кая качтылар инде?

        Әллә миннән куркалар инде?

Гөмбә булса да эзлим,

Кәрзинемне тутырыйм.

«Гөмбәләр биюе» башкарыла.

        Нихәтле монда гөмбә!

        Инде кәрзинем тула!

Гөмбәләр. Куян, Куян ашыкма,

        Без тыңлыйбыз, син сана!

Әти куян (гайрәтләнеп). Бер, ике, өч!

Куяннарда бөтен көч!

Гөмбәләр качалар, урыннарына утыралар.

        Болары да качтылар,

        Миннән, ахры, курыктылар?

Әти куян җырлый-җырлый зал буйлап бара, алмагач янында туктала.

         Балаларым, йомшакларым

Бик ачыкканнар.

Каян табырга соң инде

Тәмле ризыклар?

Алмаларны күреп ала да шатлана.

Менә кызыл алмалар,

Кәрзингә сыя алар.

Әти куян шатлана-шатлана җырлый, куак артына кереп китә.

Балаларым, йомшакларым

Бик ачыкканнар.

Әтигез алып кайтыр

Тәмле ризыклар!

Сикерә-сикерә, залга Тиен керә.

Тиен. Нинди матур урманда!

        Тик беркем юк уйнарга.

Балаларны күреп ала, куркып китә.

        Чу! Болар кемнәр? Мин куркам!..

Бала. Курыкма син, Тиенкәй,

        Без сине рәнҗетмибез,

        Әйдә бергә уйныйбыз.

Тиен. Бик рәхәтләнеп уйныйм,

        Уеннан мин һич туймыйм.

«Тиенкәй» уены оештырыла.

Балалар урыннарына утыралар. Тиен, Әти куянны күреп, иснәнә-иснәнә, сиздерми генә аның артыннан бара.

Әти куян (җырлый-җырлый зал буйлап бара). 

                Балакайларым, йомшакларым

                Бик ачыкканнар.

                Әтигез алып кайтыр

                Тәмле ризыклар!

Тиен(иснәнә, алманы күрә).

        Бигрәк тәмле ис сизәм!

Алма сорыйм Куяннан.

- Бик талчыктым, Куянкай,

Бик ачыктым, Куянкай.

Бер алманы бир миңа,

Ярдәм итче дустыңа.

Куян аптырап балаларга мөрәҗәгать  итә.

Әти куян. Үземә калдырыйммы?

                Дустыма булышыйммы?

Йә, балалар, әйтегез,

Миңа җавап бирегез.

Бала.         Куян-озынколаккай,

        Бер дә аптырап торма.

        Ярдәм сорап килгәндә

        Беркемне кире борма.

Тиенгә алманы бирергә кирәк!

Әти куян. Мә, Тиен, сиңа алма.

Тиен. Рәхмәт!

Тиен, алманы алып, урынына утыра. Әти куян җырлый-җырлый куак артына китә.

Әти куян. Балакайларым, йомшакларым

                Бик ачыкканнар.

                Әтигез алып кайтыр

                Тәмле ризыклар!

Вак-вак атлап, залга Керпе керә.

Керпе. Нинди матур урманда!

        Тик беркем юк уйнарга.

Балаларны күреп курка.

        Чу, бу кем? Мин куркам!..

        Болар кемнәр?

Бала. Керпе, Керпе, курыкма!

        Без сине рәнҗетмибез.

        Әйдә бергә уйныйбыз.

Керпе. Бик рәхәтләнеп уйныйм,

        Уеннан мин һич туймыйм.

«Кем тизрәк яфрак ала?» уены.

Балалар түгәрәккә тезеләләр. Түгәрәк уртасына яфрак сибелә. Күңелле көй астында балалар тәгәрәк буйлап йөриләр.

Музыка бетүгә, түгәрәк эчендәге яфракларны алырга тырышалар. Кемгә яфрак җитми, шул уеннан чыга бара. Уенны икенче мәртәбә кабатлаганда түгәрәктә өч яфрак кала. Ә өченче мәртәбә уйнаганда балалар бер яфрак янында бииләр. Шулай итеп, иң игътибарлы, өлгер бала билгеле була. Балалар урыннарына утыралар. Керпе, Куянны күреп, исни-исни артыннан бара.

Куян (җырлый). Балакайларым, йомшакларым

                Бик ачыкканнар.

                Әтигез алып кайтыр

                Тәмле алмалар!

Керпе (иснәнә).

        Бигрәк тәмле ис сизәм!

Алма сорыйм Куяннан.

- Бик талчыктым, Куянкай,

Бик ачыктым, Куянкай.

Бер алманы бир миңа,

Ярдәм итче дустыңа.

Әти куян. Үземә калдырыйммы?

                Дустыма булышыйммы?

Йә, балалар, әйтегез,

Миңа җавап бирегез.

Бала.         Үзеңә-үзең каты бул!

        Кешеләргә йомшак бул!

Керпегә алманы бирергә кирәк!

Әти куян. Мә, Керпе, сиңа алма.

Керпе. Рәхмәт, Куян!

Керпе, алманы алып, урынына утыра. Авыл атлап, Аю керә.

Аю. Иң көчле мин урманда!

        Кем соң мине җиңә ала?

Бала. Тукта әле, мактанма,

        Элек син безгә кара.

«Аркан тартыш» уены. Арканның бер башына Аю, икенче башына  балалар тотынып басалар. Сигнал бирү белән, арканны һәркем үз ягына тарта башлый.

Балалар җиңеп чыга.

Аю (башын кашып). 

        Ай-һай уңган балалар,

         Миннән көчлерәк алар!

Әти куян (җырлый-җырлый зал буйлап бара). 

                Балакайларым, йомшакларым

                Бик ачыкканнар.

                Әтигез алып кайтыр

                Тәмле алмалар!

Аю (иснәнә).

        Бигрәк тәмле ис сизәм!

Алма сорыйм Куяннан.

- Бик талчыктым, Куянкай,

Бик ачыктым, Куянкай.

Бер алманы бир миңа,

Ярдәм итче дустыңа.

Әти куян. Үземә калдырыйммы?

                Дустыма булышыйммы?

Йә, балалар, әйтегез,

Миңа җавап бирегез.

Бала.         Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык.

Аюга алманы бирергә кирәк!

Әти куян. Мә, Аю, сиңа алма.

Аю. Рәхмәт сиңа, Куянкай!

Аю, алманы алып, урынына утыра. Әти куян кәрзинендә бер алма калганын күреп гаҗәпләнә.

Әти куян (борчылып). 

                Күрегезче, дусларым,

                Монда бер алма калган!

                Балаларым, йомшакларым

                Ризыксыз хәзер калган.

Әти куян елый башлый.

Тиен. Алтын тутыкмас,

        Яхшылык онытылмас.

        Мә, Куян, сиңа кишер.

Керпе. Кадерләсәң кешене,

        Кадерләрләр үзеңне.

        Мә, Куян, сиңа кәбестә.

Аю. Үзең ничек – без дә шулай!

        Мә, Куян, сиңа бал!

Куян. Тәрәзәдән тәрәзәгә

        Гөлләр күчереп була.

        Сезнең кебек дуслар белән

        Гомер кичереп була.

Сез, балалар, миңа яхшы киңәшләр бирдегез. Менә сезгә куян күчтәнәче.

Кәрзиндәге алманы бирә.

Көз. Бер алманы бишкә бүләек, диләр. Без дә алманы бүлик әле. Күрегезче, монда барыгызгы да җитәрлек тәмле күчтәнәчләр!

Көз алма эченнән конфетлар ала.

Бала. Тәрәзәмне ачкан идем,

        Очты микән кошларым?

        Бездә бүген күңелле,

        Җырлыйк әле дусларым!

«Дуслар белән күнелле» җырлана.

Аннан «Бер алманы бишкә бүләек» җыры янгырый..

Көз. Димәк, балалар, җырдагы кебек бер-берегезне тыңлап, бер-берегезгә ярдәм итеп, дус-тату яшәргә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

музыкальная сказка на татарском языке "Бер алманы бишкә бүләек"

Музыкальная сказка на татарском языке на осеннюю тематику....

Развлечение "Бер алманы бишкә бүләек."

Развлечение для старших дошкольников....

Музыкаль әкият "Кызыл Калфак"

Музыкальная сказка "Кызыл Калфак" на татарском языке для старшей и подготовительной групп...

Картотека игр и экспериментов с водой старшая и подготовительная группа.ИГРЫ И ЭКСПЕРИМЕНТЫ С ПЕСКОМ В СТАРШЕЙ И ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ ГРУППЕ.КАРТОТЕКА ИГР И ЭКСПЕРИМЕНТОВ С ВЕТРОМ И ВОЗДУХОМ В СТАРШЕЙ-ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ ГРУППЕ.

Картотека игр и экспериментов с водой старшая и подготовительная  группа. ИГРЫ  И ЭКСПЕРИМЕНТЫ С ПЕСКОМ В СТАРШЕЙ И ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ ГРУППЕ.КАРТОТЕКА ИГР И ЭКСПЕРИМЕНТОВ С ВЕТРОМ И ВОЗД...

Картотека игр и экспериментов с водой старшая и подготовительная группа.ИГРЫ И ЭКСПЕРИМЕНТЫ С ПЕСКОМ В СТАРШЕЙ И ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ ГРУППЕ.КАРТОТЕКА ИГР И ЭКСПЕРИМЕНТОВ С ВЕТРОМ И ВОЗДУХОМ В СТАРШЕЙ-ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ ГРУППЕ.

Картотека игр и экспериментов с водой старшая и подготовительная  группа. ИГРЫ  И ЭКСПЕРИМЕНТЫ С ПЕСКОМ В СТАРШЕЙ И ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ ГРУППЕ.КАРТОТЕКА ИГР И ЭКСПЕРИМЕНТОВ С ВЕТРОМ И ВОЗД...

Сказка на татарском языке. Музыкаль әкият «Бер алманы бишкә бүләек».

Сказка на татарском языке. Музыкаль әкият "Бер алманы бишкә бүләек"....