Музыкаль әкият "Кызыл Калфак"
материал (старшая, подготовительная группа) на тему

Агалямова Алия Альнуровна

Музыкальная сказка "Кызыл Калфак" на татарском языке для старшей и подготовительной групп

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzyl_kalfak_myuzikl.docx21.69 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Кызыл калфак

(музыкаль әкият)

Әкиятчеләр:

1.Борын-борын түгел, әле

Шушы гына заманда,

Яшел урман янындагы

Матур гына авылда

Кызыл калфак исемле

Акыллы бер кыз торган.

Әтисе һәм әнисенә

Бик зур булышчы булган

2.Кызыл калфакның әбисе

Яшәгән шул урманда.

Өе торган аланда,

Чәчәкләр арасында.

Алга таба ни булганын

Бик тиздән сез белерсез.

Кызыл калфак турында

Әкият карап китегез.

Әни өстәлдә камыр ясый. Җырлый. (“Нәниләргә физкультура” көе)

Әни җыры

Камыр җәям, тәгәрәтәм,

Кабартмалар мин пешерәм.

Пешәр алар кызарып,

Матур булып, кабарып.

Ля-ля-ля-ля-ля,

Ля-ля-ля-ля-ля,

Пешәр алар кызарып,

Матур булып, кабарып.

Әни:

Кызым, шушы күчтәнәчне

Илтеп кайтчы әбиеңә.

Сине күргәч ул сөенер,

Рәхмәт әйтер үзеңә.

Әти:

Сагынгандыр әбиең

Үзенең нәни оныгын.

Барып хәлен белерсең,

Бераз кунак булырсың.

Әни:

Тик, кызым, кара аны:

Таныш булмаганнар белән

Аралаша күрмә берүк

Юлда йоргән чагында.

Кызыл калфак:

Ярар, әнием.

Кызыл калфак кабартма тутырган кәрзинне алып өйдән чыгып китә.

Урман буйлап бара. Чәчәкләр, гөмбәләр белән бию.

Җырлы-бию

“Урманда йөрүләре”

(Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы)

Урманнар буйлап барамын –

Кояш көлә һавада;

Үләннәрдән, чәчәкләрдән

Тәмле исләр тарала.

Карыймын да сокланамын,

Туйганчы йөрим әле.

Әй, рәхәт шул, күңелле шул

Урманда йөрүләре!

Җыр беткәндә бүре керә.

Бүре:

Кем әле монда шулай

Бозып йөри тынлыкны?

Кабып йотам бит хәзер.

Бик нык тамагым ачты.

Кызыл калфак:

Син, бүре, тимә миңа,

Кабартма бирәм сиңа. (бүрегә бер кабартма бирә)

Көтә мине әбием,

Күчтәнәч аңа илтәм.

Бүре:

Әәә, әбигә барасын!

Алайса ярышыйк соң.

Мин китим озын юлдан,

Син кыскадан барырсың.

Кызыл калфак:

Ярый, бүре, мин риза.

Икесе ике якка китәләр. Кызыл калфак чыгып китә, бүре кала. Урман буйлап бара. Җырлый.

Бүре җыры (“Балалар бакчасында” көе)

Алдадым, кызык иттем,

Мин кыска юлдан киттем.

Кызыл калфак килгәнче

Кабып йотам әбине.

Уууууу

Бүре чыгып китә.

Урман җәнлекләре чыга. Җырлыйлар.

Урман җәнлекләре җыры (“Безнең бакча” көе)

(Р.Корбан сүзләре)

Бездән башка бик күңелсез

Булыр иде урманга.

Һич кенә дә үкенмибез,

Һич кенә дә үкенмибез

Куян булып туганга!

Керпе булып туганга!

Төлке булып туганга!

Аю булып туганга!

Урман булгач, яши анда

Куян, тиен, керпе дә!

Һәммәсе дә үз ур(ы)нында,

Артык түгел берсе дә.

Куян булып туганмын!

Керпе булып туганмын!

Төлке булып туганмын!

Аю булып туганмын!

Бүре керә.

Урман җәнлекләре:

Бүре, нигә әле болай

Усалланып йөрисең?

Көн дә явызлык эшлисең,

Берәүне дә сөймисең.

Бүре:

Тамагым ач, шуңа күрә

Ачуым яман минем.

Тормагыз юлымда, юкса

Ашап  бетерәм сезне!

Бүре җәнлекләрне куа. Җәнлекләр качалар, чыгып китәләр.

Бүре әби өенә килә. Ишекне шакый.

Бүре:

Ач, әбием, ишекне.

Синең оныгың килде.

Әби (караватта ята):

Ишек бавын тарт, балам.

Мин бераз авырып ятам.

Бүре ишекне ачып өйгә керә. Әби курка. Бүре әбине капчыкка салып куя.

Бүре:

Менә булды. Хәзер инде

Кызыл калфакны көтәм.

Үземнең зур капчыгыма

Аны да салып куям.

Бүре әбинең киемнәрен киеп караватка ята.

Кызыл калфак әби өенә килә. Ишекне шакый.

Кызыл калфак:

Ач, әбием, ишекне.

Синең оныгың килде.

Бүре:

Ишек бавын тарт, балам.

Мин бераз авырып ятам.

Кызыл калфак ишекне ача, өйгә керә.

Кызыл калфак:

Әнием сиңа диеп

Кабартмалар пешерде.

Мин сиңа алып килдем.

Мәле (мә әле), ашап карале (кара әле)

Кызыл калфак кәрзинне өстәлгә куя.

Бүре һәм Кызыл калфак кара-каршы җырлыйлар.

Кызыл калфак белән бүре җыры (“Алмаз” көе)

Кызыл калфак:....Әбием, ә нигә синең

                              Шулай бик зур күзләрең?

Бүре:....................Сине яхшырак күрергә.

                              Бигрәк матур күзләрең.

Кызыл калфак:....Әбием, ә нигә синең

                              Шулай зур колакларың?

Бүре:....................Сине яхшы ишетергә.

                              Матур бит тавышларың.

Кызыл калфак:....Әбием, ә нигә синең

                              Шулай бик зур тешләрең?

Бүре:....................Сине ашап бетерергә!

                              Инде күптән көтәмен!

Бүре Кызыл калфакны капчыкка салып куя.

Бүре:

Өйгә алып кайтам капчыкларны

Һәм кабып йотам боларны.

Аучы, урман җәнлекләре тавышы килә. Бүре куркып кала.

Аучылар җырлый

Аучылар җыры ( “Солдатта булган диләр” көе)

Аучылар:

Соры бүре йөри, диләр.

Биг(е)рәк явыз, диләр.

Кызыл калфак һәм әбине

Ашарга китте, диләр.

Явыз бүрене хәзер үк

Барып тотып алырбыз.

Кызыл калфак һәм әбине

Бәләдән коткарырбыз.

Чык, бүре, каршыбызга!

Мылтыклар кулыбызда.

Бүре:

Зинһар, гафу итегез.

Миңа тия күрмәгез.

Бүре өйдән чыга.

Бүре:

Тимәдем әбигә дә,

Тимәдем оныкка да.

Капчыкка гына салдым.

Качышлы уйнап алдым.

Бүре капчыкны ача. Капчыктан әби белән Кызыл калфак чыга.

Әкиятчеләр:

1.Шушы көннән явыз бүре

Усалланып йөрмәгән.

Тәртиплеләнгән бүре.

Берәүгә дә тимәгән.

2.Кызыл калфак та шул көннән

Өйрәнгән сер сакларга,

Чит-ят кешеләр белән

Бүтән аралашмаска.

Бергә:

Әниләрне тынлагыз сез,

Чыкмагыз сүзләреннән.

Әниләр биргән киңәш

Коткара күп бәләдән.

Күмәк җыр. “Җырлыйм әнием турында”

(Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Фәтхерахман Әхмәдиев музыкасы)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Калфак һәм түбәтәй бизәү

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уздырылган кисеп ябыштыру шөгыленең план – конспекты...

Кызыл калфак кунакта.

Бурычлар:                  1.балаларның [ш], [з], [у] авазларын дөрес әйтүләрен ныгыту, сүздәгеберенче авазны  ишет...

Украшение калфака – татарского женского головного убора

«Украшение калфака –  татарского женского головного убора»Средняя группа Подготовила и провела:воспитатель Аширова Н.Х., МБДОУ «Лямбирский детский сад №3 комбинированного вида» Цель: Ра...

Конспект занятия «Украшение калфака»

Воспитывать у детей интерес к татарским народным промыслам и желание их изучить...

КАлфак һәм читек бизәү

Балаларга милли тәрбия бирү кече яшьтән үк башкарылса бик файдалы дип саныйм. Шуңа күрә шөгыль вакытларында балаларга борынгы йолаларыбыз, бәйрәмнәр турында белем  бирергә тырышам...