КАлфак һәм читек бизәү
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Балаларга милли тәрбия бирү кече яшьтән үк башкарылса бик файдалы дип саныйм. Шуңа күрә шөгыль вакытларында балаларга борынгы йолаларыбыз, бәйрәмнәр турында белем  бирергә тырышам

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kalfak_bizu.docx18.06 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: "Калфак" һәм "читек" бизәү.

Максат: Балаларны татар халкының милли сәнгать әсәрләре, аларга төшерелгән орнаментлары (лалә чәчәге, ак чәчәк, яфрак) белән таныштыру (сөлге, читек, калфак, алъяпкыч, түбәтәй). Шаблон буенча кисеп, бизәкләрне завык белән тиешле эзлеклелектз ябыштырырга өйрәтү, матурлыкны күрә белергә, аның белән соклана белүләренә, чиста. пөхтә эшләүләренә ирешү.

Сүзлек өстендә эш: Читек, калфак, алъяпкыч, түбәтәй, лалә чәчәк, чокып.

Җиһазлау: Татар халык орнаментлары белән чигелгән өй әйберләре (сөлге, урын - җире. өстәл япкычы, самавыр, чәйнек, чинаяклар, балалар санынча киезләр, сандык, анын эчендә түбәтәй һәм калфак, бизәкләр (ак чәчәк, лалә чәчәк), пумала, келәй. салфетка, гади карандаш.

Оештыру өлеше.

Ягымлы "'җылы куллар чылбырын" төзү.

Тәрбияче: Балалар, уйлап карыйк әле, кешеләр бер-берсенә яхшылыкны, җылылыкны өләшәләр икән? Бер-берсенә кул бирү аркылы. Ә җылы, йомшак куллар кешенең хәлен ничек беләләр? (тоеп). Алар кешенең хәлен белгәндә үзенең җылысын бер кулдан икенчесенә күчерә, тунган кулларны җылыта. Әйдәгез, бездә җылы, йомшак куллар чылбыры төзик. (Балалар куллары белән җитәкләшәләр). Чылбырыбыз нык булып чыкты. Бер - беребезнең йөрәк җылысын тойдык. Бер - беребезгә карата яхшы мөнәсәбәттә икәнлегебезне аңладык. Бу хис безгә шөгылебездә ярдәм итәчәк, төркемнең бер почмагы татар өен хәтерләтә: борынгы әйберләр белән җиһазландырылган. түрдә сандык, өстәлдә самавыр, чәйнек. Тәрбияче татар киемен кия.

Тәрбияче: Балалар, безнең бу шөгылебез гади генә түгел. Без үткән көннәргә әби -бабаларыбызның сезнең кебек кечкенә булган вакытларына сәяхәткә барырбыз. Безнең барасы җиребез бик ерак. Шуңа күрә без нәрсәгә дә булса утырып барырбыз. Ә менә әби бабаларыбыз ераграк җирләргә ат белән барганнар. Атны матур итеп бизәгәннәр: муенына кыңгыраулар тагын, башына чигелгән сөлгеләр элгәннәр. Без дә сезнең белән атка утырып барыйк әле. (Әкрен генә көй яңгырый, балалар атта барган хәрәкәт ясыйлар). Менә килеп тә җиттек. Ашыкмыйча гына өйгә керик. Балалар, бу өйдә кемнеңдер әби -бабасы яшәгән дип күз алдына китерик. Өй эче нинди матур! Нәрсәләр бар монда, карап үтик әле.

Балалар: Өстәл, карават, сандык, бишек.

Тәрбияче: Карагыз әле, челтәрле ак пәрдәләре, бизәкле, чәчәкле чаршаулары, чигүле сөлге, ашъяулыклары булмаса, бу өй болай матур булыр иде микән? Түрендә төп хуҗа булып сандык тормаса, нәрсәдер җитмәгән кебек булыр иде. Безнең әби - бабаларыбыз өйне һәрчак матур итеп бизәргә тырышканнар. Бу бизәлешләр өйгә ямь, бәйрәм тесе биреп тора. Ә бизәкләрне ничек итеп төшергәннәр соң? Сез ничек уйлыйсыз?

Балалар: Чигеп, бизәп, кисеп, ябыштырып.

Тәрбияче: Менә без хәзер хәрбер әйберне карап чыгабыз, якынрак килегез. Балалар, менә бу сандыкны бабаларыбыз калайны кисеп, чокып бизәкләр төшергәннәр. Ә менә бу ашъяулыкларны чигеп бизәгәннәр. Бу әйберләрне бер буыннан икенче буынга тапшырганнар. Әби - бабаларыбыз үзләре дә матур йөргәннәр. Татар халкының милли киемнәрен кигәннәр. Егетләребез чигүле камзул, күлмәк, түбәтәй, читек кигәннәр. Ә хатын - кызларыбыз чигелгән күлмәк, калфак, камзул, алъяпкыч, читек киеп йөргәннәр. Шагыйрьләребез санап киткән киемнәр турында шигырьләр дә язганнар. (Тәрбияче сандыктан әйберләрне ала бара, балалар һәрберсенә карата шигырьләр сөйлиләр).

I бала: Бу сөлге - эскәтерләр Тамбур белән чигелгән. Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр сибелгән.

2        бала: Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак, үзе ап - ак Бик килешә йөземә.

3        бала: Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

 Чын әкият иленнән.

4        бала: Һай, читеге, читеге

Бөтен җире чигүле. Биюче биемәсә дә Үзе биер шикелле.

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, киезләргә килеп утырыгыз. Мин сезгә бик кызыклы әкият әзерләдем. Шул әкиятне тыңлап үтик.

Борын - борын заманда искиткеч гүзәл табигатьле бер татар авылында яшәгән ди Миңсылу исемле бер апа. Аның Алмаз исемле малае, Гөлназ исемле кызы булган. Баталар әниләренә чигү, тегү эшләрендә бик теләп ярдәм иткәннәр. Көннәрдән бер көнне Алмаз белән Гөлназ иптәшләрен аулак өйгә дәшкәннәр. Миңсылу апа балаларга комачауламас өчен кул эшләрен алган да, күршеләренә кереп киткән. Яшьләр бик тиз килеп җиткәннәр. Өйгә килеп керүгә өйнең матурлыгына шаккатканнар. Өйнең тәрәзә пәрдәләре, мендәр, өстәл, карават япкычлары, идәндәге паласлар күз явын алырлык матур булган. Гөлназның алъяпкыч, калфагына, Алмазның түбәтәенә, читегенә иптәшләренең исе киткән. (Түбәтәй, читек, калфак, алъяпкыч күрсәтелә). Яшьләр өйдә җырлап - биеп күңел ачканнар. Ул заманда яшьләр гел уйный торган бер уенны искә төшереп уйнап атыйк әле. («Тәңкә салыш» уены уйнала, тәңкә кемдә кала, шул бала җәза үти).

Бу вакытта күршеләрдә булган Миңсылу апа чиккән җиреннән нигәдер уйга кала. Шулвакыт чигү җебе тәгәрәп өйдән чыгып китә һәм өйләренә таба тәгәри. Миңсылу апа йомгак артыннан бара. Өйгә кайтып җитсә, ни күзләре белән күрсен, бөтен матурлык юкка чыккан. Гөлназ белән Алмаз бу хәлне күреп нишләргә белмичә аптырап елыйлар. «Әни, әнкәй, без иптәшләребезгә чигелгән әйберләрне күрсәткәндә өйгә бер көя күбәләге очын керде һәм бөтен әйбернең төсләрен алып китте» - дигәннәр. Әнисе бик борчылган һәм ничек тә бу хәлне тизрәк төзәтергә кирәклеген әйткән. Алар бергәләп Сабантуй бәйрәменә җитештерергә дип бергәләп эшкә тотынганнар.

Әйдәгез, балалар, без бу көя күбәләгенең явызлыгын төзәтик әле. Алмазга читекне. Гөлназга калфакны бизәргә ярдәм итәбез.

(Балалар өстәл янына утыралар. Анда читек һәм калфак шаблоны куела. Балаларга бизәлеш тәртибе аңлатыла).

Тәрбияче: Балалар, сезнең өстәлләрдә читек һәм калфак үрнәге бар. Без хәзер аларны татар орнаментлары белән бизәрбез. Сезнең алдыгызда чәчәк шаблоннары куелган. Хәзер сез аларны төсле кәгазьләргә төшерерсез. Мин сезгә читек һәм калфакны бизәп күрсәтәм, сез дә, минем үрнәккә таянып я үзегезнең күзаллауларыгыз буенча бизәп чыгарсыз. (Балалар аппликация белән шөгыльләнәләр, ахырдан һәр баланың эше карала. Төшерелгән бизәкләргә балаларның төсләрне сайлап алуларына анализ ясала. Бар эшләр дә Миңсылу апага һәм аның балаларына бүләк итеп калдырыла).

Тәрбияче: Минем әкият сезгә ошадымы? Минем үземә дә бик ошады.

Без бүген йорт җиһазларын күзәтү, яңа әкият белән танышу аркылы хатыбызның күңел җәүһәрләре белән танышып үттек. Алар күзләребез аша безнең күңелләргә дә күчтеләр дип уйлыйм мин, балалар, һәм без барыбыз да көчлерәк булып чыгабыз бүгенге шөгыльдән.

Ә хәзер, кая безнең атыбыз? Безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт. Анда безне көтеп торалар. Без бүген күргәннәрне, ишеткәннәрне кайткач башкаларга да сөйләрбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Калфак һәм түбәтәй бизәү

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уздырылган кисеп ябыштыру шөгыленең план – конспекты...

Кызыл калфак кунакта.

Бурычлар:                  1.балаларның [ш], [з], [у] авазларын дөрес әйтүләрен ныгыту, сүздәгеберенче авазны  ишет...

Украшение калфака – татарского женского головного убора

«Украшение калфака –  татарского женского головного убора»Средняя группа Подготовила и провела:воспитатель Аширова Н.Х., МБДОУ «Лямбирский детский сад №3 комбинированного вида» Цель: Ра...

"Читек бизәү"

Интегральләштерелгән  эшчәнлек: Аң-белемгә өйрәтүче: балаларны гадәти булмаган алымнар  белән этаплап рәсемләргә өйрәтү; Үстерүче:а) гадәти булмаган алымнар ярдәмендә, балаларнын, ...

Дидактическая игра «Украшаем фартук, тюбетейку, читек»

Цель: Учить детей составлять татарский национальный узор или орнаментЗадачи:1.Познакомить детей с букетными композициями, особенностями набора цветов и листьев, цветовыми сочетаниями; умение составлят...

“Чигүле читек”

Балаларны халкыбызның милли бизәкләре белән  таныштыру...