"Читек бизәү"
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа) на тему

Интегральләштерелгән  эшчәнлек:

Аң-белемгә өйрәтүче:

 балаларны гадәти булмаган алымнар  белән этаплап рәсемләргә өйрәтү;

 Үстерүче:

а) гадәти булмаган алымнар ярдәмендә, балаларнын, рәсем эшчәнлегенә карата  тотнаклы       кызыксынуларын  үстерү;

б)  төсләрне үзләштерү дәрәҗәсен үстерү, бармак, кул, кул чуклары  моторикасын камилләштерү.

в) иҗади күзаллауларын, хыялларын җәелдерү.

   Тәрбияви:

а) гадәти булмаган рәсемнәр ясауга кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен үстерү;

б) чиста, пөхтә итеп эшли һәм кышкы күренешләрнең матурлыгын күрә белергә  өйрәтү. 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл integrallshterelgn_eshchnlek_seminar.docx35.38 КБ

Предварительный просмотр:

Интегральләштерелгән  эшчәнлек:

Аң-белемгә өйрәтүче:

 балаларны гадәти булмаган алымнар  белән этаплап рәсемләргә өйрәтү;

 Үстерүче:

а) гадәти булмаган алымнар ярдәмендә, балаларнын, рәсем эшчәнлегенә карата  тотнаклы       кызыксынуларын  үстерү;

б)  төсләрне үзләштерү дәрәҗәсен үстерү, бармак, кул, кул чуклары  моторикасын камилләштерү.

в) иҗади күзаллауларын, хыялларын җәелдерү.

   Тәрбияви:

а) гадәти булмаган рәсемнәр ясауга кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен үстерү;

б) чиста, пөхтә итеп эшли һәм кышкы күренешләрнең матурлыгын күрә белергә  өйрәтү.  

    Матур сәнгатьне үстерү:                                                                    

– балаларда туган тел, туган  йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү;

– балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам итү;

– татар орнаменты мотивларын (яфрак, ләлә, мәк, кыңгырау, тукранбаш, кәнәфер) искә төшерү һәм кабатлау;

– читек силуэтында орнамент мотивларыннан бизәк төзергә өйрәтү;

– мөстәкыйль рәвештә бизәк төзү сәләтен үстерү;

Сүзлек өстендә эш:

Татар орнаменты ,рәссамчы

Өстәмә эш:

Милли кием  рәсемнәре  карау, шигырьләр уку, әңгәмәләр.

Кулланма-җиһазлар:

видеоязма, музыка,пумалалар, гуашь,кәгазь.

1) Кереш өлеш.

Т-че: Хәерле көн , килгән кунаклар! Хәерле көн, балалар! Балалар, кәефләрегез ничек?

Б-р: Әйбәт

Т-че: Карагыз әле , балалар ,безгә күпме кунаклар килгән, алар белән исәнләшик әле.

Б-р: Исәнмесез!

Т-че: Аларга елмаюларыбызны бүләк итик.

Елмай әле, дускаем ,

Елмаю матур була.

Елмайганда кешенең

Күзләренә нур тула.

Бир кулыңны, дус булыйк,

Һәрчак елмаеп торыйк.

2) Оештыру өлеше.

– Балалар, әйтегез әле, без сезнең белән нинди республикада яшибез?

– Татарстан республикасында .

– Әйе, ә безнең туган телебез нинди тел, без сезнең белән нинди телдә сөйләшәбез?

– Татар теле, татар телендә сөйләшәбез.

– Дөрес, безнең туган телебез –татар теле. Ул безнең милли телебез, республикабызның дәүләт телләренең берсе. Чөнки безнең республикада ике дәүләт теле: рус теле һәм татар теле. Әйдәгез, Туган ил, туган тел турында шигырь тыңлап китик.

 

Дөньяда иң-иң матур ил  –

Ул минем – Туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

 

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин Туган илдә,

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

 

Нинди күркәм минем илем,

Кояштай балкып тора.

Урманнары җыр шикелле

Моңланып шаулап тора.

 

Татарстан – үз илебез,

Безнең газиз җиребез.

Бакчаларда гөлләр төсле

Гүзәл булсын көнебез.

 

– Рәхмәт сезгә. Бүген без сезнең белән татар халкының милли киемнәре турында сөйләшеп алыйк. Татар милли киемнәре үзе бер гүзәл дөнья. Безнең әби бабаларыбыз киемнең килешле, күркәм һәм уңайлы булуына зур игътибар биргәннәр. Өс-баш матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы безнең халык өчен әһәмиятле.

Карагыз әле, балалар, менә монда безнең милли киемнәр бар (элгечләрдә милли киемнәр эленеп тора). Бу киемнәрне балалар бәйрәмнәрдә сәхнәләштерелгән татар әкиятләрендә катнашканда кияләр. Алар шундый матур!

– Санап чыгыйк әле, нинди  татар милли киемнәрен беләбез?

– Читек, түбәтәй, калфак, алъяпкыч, камзул, бала итәкле күлмәк.

Рәсемнәр карала күргәзмәдәге.

– Әби-бабаларыбыз кием-салымга тәнне каплау, җылыту чарасы итеп кенә карамаганнар, аның килешле, уңайлы булуына да игътибар иткәннәр.

– Балалар, рәсемнәргә игътибар итегез әле. Осталар чиккән калфаклар, кәләпүшләр, түбәтәйләр, нәфис муенсалар, чигүле алъяпкычлар, бала итәкле күлмәкләр, камзуллар искиткеч матур! Алар барысы да матур бизәклеләр. Бизәкләрдә халкыбызның бәхет һәм матурлык турындагы уй-хыяллары, элек-электән килгән гореф-гадәтләре, иң якты хис-тойгылары чагыла.

Искә төшереп китик әле, татар орнаментында нинди мотивлар бар?

 Б-р:– Ләлә чәчәк, кыңгырау, кәнәфер, тукранбаш, мәк чәчәге, яфрак мотивлары бар.

  Чәчәк рәсемнәре карала

Татар халык уены “Бу дустың белән күреш”

Т-че :  Сезнең бу мотивлар белән  нинди милли киемнәр чиккәнегез бар?

Б-р: алъяпкыч, түбәтәй, калфак бизәгәнегез бар, ә менә бүген әйдәгез, читекләр бизибез. Читекләр бизәүче остазлар булабыз бүген без сезнең белән.

Әйдәгез әле без сезнең белән читекләрне ничек итеп эшләгәннәрен карап китик әле.(Видео күрсәтелә)

Татар халык уены “Бу дустың белән күреш”

Т-че. Ә хәзер матур гына итеп эш  урыннарыбызга барып утырабыз. Б-р, өстәлдә сез нәрсәләр күрәсез?

Б-р: читек рәсеме, мамык таякчыклар, яшел гуашь,кызыл гуашь , сары гуашь ,су,  пумала , салфетка.

Т-че. Мин бүген сезне рәсем ясауның яңа алымнары белән таныштырырга телим. Моның өчен безгә губкылар, мамыклы таяклар ярдәмгә килер.

Губка  ярдәмендә  без сезнең белән “Читек ” бизиячәкбез. Пумалалар  ярдәмендә губканы кызыл буяуга  буйыйбыз. Һәм эз калдыру алымы белән читеккә сүрәт төшерәбез. Соңыннан  мамыклы таякчыклар  ярдәмендә читегебезгә дулкын сызыклар ясыйбыз. Ә кечкенә губкылар ярдзмендә яфраклар ясыячакбыз.

Эшләү алымы күрсәтелә.

Т-че : Б-р, без эшне нәрсәдән  башлыйбыз? (1-2 баладан сорау)

Эшкә кереп киткәнче кулларыбызны бер җылытып алыйк .

Уен : “Аяклар”

 Ә хәзер, әйдәгез , бергәләшеп “Читекне ”  бизик.( Әкрен генә музыка уйный. Балалар  рәсем ясыйлар)

Читектән күргәзмә оештыру.Анализ ясау

Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Ата-бабаларыбызның йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны кызганмыйк. Сезгә барыгызга да иминлек, исәнлек-саулык телибез!