"Кызыл Калфак маҗаралары"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Газизова Гульназ Явдатовна

Конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzyl_kalfak.docx22.83 КБ

Предварительный просмотр:

                   “Шатлык” 1 нче баланың аң-белемен үстерү үзәге” МАМББУ. 

Тәрбияче: Газизова Г.Я

I квалификацион категорияле  

югары белемле

                           Белем бирү өлкәсе конспекты: “Кызыл  Калфак маҗаралары”.

                                                   Мәктәпкә әзерлек төркеме .

Белем бирү өлкәләре: “Аралашу”, “Матур әдәбият”, “Танып-белү”, “Сәламәтлек”, “Сәнгать”.

Максат:  табигатьтәге бәйләнешләрне аңлата белү күнекмәләрен камилләштерү; монологик сөйләмне үстерү.

Бурычлар:

- Белем бирү:Балаларда сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белү, сорауларга төгәл җавап бирә белү сыйфатын тәрбияләү; балаларны табигатьтә була торган үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү, сюжетлы  рәсем буенча эзлекле хикәя төзи белүләрен камилләштерү.

 -Үстерешле : Яз турында эндәшләр, тизәйткечләр, әйтенүләр, сынамышлар өйрәтүне дәвам итү.

-Тәрбияви: Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисе тәрбияләү.

Сүзлек:  фасыл, йомшак җил, бөре, гөрләвек, җанлана.

Җиһазлар: яз күренешле рәсемнәр, тозлы камыр, түбәтәй.

  • Балалар, миңа бүген бер хат китереп бирделәр. Аның эчендә болай дип язылган:
  • Кадерле балалар!Мин сезнең белемнәрегезне сынарга булдым. Шуңа күрә күрә  әбисе янына кунакка килергә чыккан Кызыл калфакны урлап киттем. Ләкин сез аңа ярдәм итә аласыз. Мин сезгә Кызыл калфакның кәрҗинен калдырам, аның пирожкилар урынына биремнәр салам.(Ә пирожкилары белән мин үзем сыйландым). Әгәр шул биремнәрне дөрес итеп үтәсәгез , сез Кызыл Калфакны коткарачаксыз. Уңышлар Сезгә!

Кабат сәлам белән Соры бүре.

  • Менә шундый хат. Я, балалар , Кызыл калфакка ярдәм итәбезме?
  • Ярдәм итәбез!

1 – бирем: Атнада ничә көн бар? Алар ничек атала? Бүген атнаның кайсы көне? (Атнада җиде көн. Дүшәмбе,сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе. Бүген чәршәмбе.)

2 – бирем: Ничә ел фасылы бар? Нинди фасыллар? Ничек аталалар (кыш, яз, җәй, көз)? (Дүрт ел фасылы бар. Кыш, яз, җәй, көз. Кыш айлары:декабрь, январь, февраль; яз айлары: март, апрель, май; җәй айлары: июнь, июль, август; көз айлары: сентябрь, октябрь, ноябрь.)

3 – бирем Хәзер кайсы ел фасылы? Ничәнче ай?  Бүген ничәнче апрель? Кичә ничәсе иде? Иртәгә ничәсе була? (Хәзер елның яз фасылы. Язның икенче ае. Бүген 23нче апрель.  Кичә 22нче апрель иде. Иртәгә 24нче апрель

4 – бирем: Язның билгеләре нинди? (Карлар эри, гөрләвекләр ага, тамчылар тама, бөреләр уяна, үләннәр чыга, кошлар җылы яктан кайталар һ.б.)

5 – бирем:    Бүре безгә рәсемнәр калдырган, шушы рәсемнәр буенча хикәяләр төзергә кушкан.( Балалар картиналар буенча хикәяләр төзиләр.)

РАЛИНА: Мин бу рәсемдә балаларның язгы бакчада эшләгәннәрен  күрәм. Алмаз белән Алсу җир казый. Рүзия суган утырта Аларга бик күңелле. Илдус абый басуда җир сукалый.

Язның бер көне ел туйдыра.

РҮЗИЯ: Ә мин бу рәсемдә 8 Март – Әниләр бәйрәме җиткәнен күрәм. Марат әнисенә кызыл чәчәкле гөл бүләк итә, Алсу әнисенә дип кулъяулык чиккән. Кечкенә Алия дә әнисенә чәчәчкләр бүләк итә. Балалар әниләрен бик яраталар.  

КАМИЛЬ: Менә яз җитте.  Урамда язгы эшләр башланды. Илдар, Гөлнара һәм Әлфия дә өлкәннәргә булышалар. Илдар белән Гөлнара агач төпләрен агарталар. Әлфия аларга ярдәм итә. Алар шулай итеп агачларны корткычлардан  коткаралар.

НАИЛӘ: Яз җиткәч урман җанлана башлый. Кошлар оя коралар, йомырка салалар. Шулай ук җәнлекләр тормышында да үзгәрешләр була. Аюлар , керпеләр кышкы йокыларыннан уяналар. Аларның кечкенә бәбиләре туа. Куяннар ак туннарын сорыша алыштыралар. Язын урманда бик күңелле.

АЗАЛИЯ: Бу рәсемдә язгы урман күренеше сүрәтләнгән. Яз көне карлар эри, гөрләвекләр ага, елгалардан бозлар китә. Җылы якларда кошлар кайталар. Агачларда бөреләр уяна, алар яфрак яралар. Чәчәкләр үсеп чыга.   Шулай ук язын кояш ныграк яктырта, аның җылысы көчлерәк була. Җил дә йомшак һәм җылы була.

Язын көннәр озая, төннәр кыскара.

  • Балалар, әйдәгез бераз ял итеп  “Түбәтәй”  уенын уйнап алыйк. Түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирәбез. Ә җәзалар яз турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, тизәйткечләр булыр.

Уен “Түбәтәй”.

  • Биремнәрне дәвам итәбез.

6 – бирем: Сүзләрне иҗекләргә бүл: яз, ко-яш, яң-гыр, җил, там-чы-лар, гөр-лә-век-ләр.

7 – бирем: - Сүзләр нәрсәләрдән тора?(иҗекләрдән)  (А из чего состоят слова? (из слогов))

 -) Ә иҗекләр? (авазлардан) (А слоги? (из звуков ))

- Авазлар һәм хәрефләр нәрсә белән аерыла? (авазларны без ишетәбез, ә хәрефләрне без язабыз, укыйбыз һәм язабыз)  (Чем отличаются звуки и буквы? (звуки мы слышим и произносим, а буквы видим, пишем, читаем, печатаем)

- Балалар, тагын  бер уен уйнап, ял итеп алыйк.

Уен. “Саескандай чикаклап”.

  • 8 бирем- Мин сезгә тозлы камыр калдырам. Шушы камырдан Кызыл калфакка өчпочмаклар ясагыз. Әзер өчпочмакларны кәрҗингә салып куегез. Мин аны Кызыл калфакка илтеп бирермен һәм аны тоткыннан чыгарырмын. Ул сезнең өчпочмаклары белән әбисен сыйлар. (Балалар өчпочмаклар, пәрәмәчләр әвәлиләр).
  • Балалар, сезгә биремнәр авыр булдымы?  Кемгә җиңел булды – алар кызыл фишканы өскә күтәрә, Ә кемгә авыр булды – алар яшел фишканы өскә күтәрә.
  • Молодцы! Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кызыл калфак кунакта.

Бурычлар:                  1.балаларның [ш], [з], [у] авазларын дөрес әйтүләрен ныгыту, сүздәгеберенче авазны  ишет...

Кызыл калфак тәртипле җәяүле

ЮЛ йөрү кагыйдәләре,  балалар кәнәфие, куркынычсызлык каешы, җәяүле төшенчәләре белән таныштыру.  Белемнәрен ныгыту...

"Кызыл калфак белән кунакка"

Уртанчылар төркеме өчен эшчәнлек конспекты...

Музыкаль әкият "Кызыл Калфак"

Музыкальная сказка "Кызыл Калфак" на татарском языке для старшей и подготовительной групп...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...

"Кызыл калфак маҗаралары"

Сценарий праздника на 8 марта "Кызыл калфак маҗаралары" в средней группе на татарском языке...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...