"Кызыл калфак маҗаралары"
материал (средняя группа)

Сценарий праздника на 8 марта "Кызыл калфак маҗаралары" в средней группе на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл сценарий праздника на 8 марта29.15 КБ

Предварительный просмотр:

   “Кызыл калфак  маҗаралары”

        Уртанчылар төркеменең 8 март – әниләр

бәйрәме иртәсенә әзерләнгән бәйрәм эшкәртмәсе.

                                Тәрбияче: Валиева А.Г.
Балалар музыка астында залга керәләр һәм ярым түгәрәк ясап басалар. 


Җыр:”Бәйрәм бүген” 


Алып баручы: Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләр, әбиләр, бакчабызның барлык хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булыр. 
Март аенда кар өстендэ, 
Кояш нурлар уйната 
Яз килә, каршы алыгыз, 
Дигән хәбәр тарата. 
Без беләбез, җылы язның, 
Иң беренче бәйрәме – 
Әниләр, әби – апалар, 
Хатын-кызлар бәйрәме. 


Ислам: Кояш көлә, мин елмаям, 
8 нче март бүген. 
Бүген әниләр бәйрәме, 
Шуңа күңелем шат минем. 


Эмиль: Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп, 
Бар дөнья, көлеп торсын. 
Әни бәйрәме икәнне. 
Әти дә белеп торсын 
Әти дә көлеп торсын. 


Рәнис: Бүген бәйрәм көнендә 
Әниләрне котлыйбыз. 
Бәхет, шатлык, сәламәтлек 
Һәммәсенә телибез. 


Җыр: “Әниемә”. 


Алып баручы: 8 нче март – үзеңә күрә бер үзенчәлекле матур бәйрәм инде ул. Бу көнне һәркем үз әнисен бәйрәм белән котлый. Ә менә кем ничек, хәзер шуны карап үтик. Балалар, кемдер ишекне шакый? Кемдер безгә кунакка килә. Әйдәгез ишекне ачып карыйк, кем анда? Бу бит Кызыл Калфак! Рәхим ит безнең бәйрәмгә. 


Кызыл Калфак: Исәнмесез, кунаклар! 
Исәнмесез, балалар! 
Күңелле яз бәйрәме, 
Бүген кунакка килгән. 
Әниләр хөрмәтенә, 
Кояш нурларын сипкән. 


Алып баручы: Кызыл калфак, син кая ашыгасың? 


Кызыл Калфак: Әбием янына барам, аны хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйсым килә. 


Алып баручы: Бездә бүген яраткан әниләребезне, әбиләребезне бәйрәм белән котлыйбыз, алар өчен җырлар җырлыйбыз, күңелле биибез. 


Кызыл Калфак: Бераз гына сезнең бәйрәмдә утырсам ярыймы? Минем сезнең белән күңел ачасым килә. 


Алып баручы: Әлбәттә, Кызыл Калфак. Безнең балаларыбыз, дәү әниләрен, әбиләрен котлап җыр җырларлар. 


Җыр: “Песенка о бабушке”. 


Кызыл Калфак: Балалар булдырдыгыз, бик күңелле җырладыгыз! Ә сез биергә яратасызма? 


Алып баручы: Әлбәттә, алар бит инде зурлар! Кызыл калфак күрәле, безнең нинди матур кашыклар бар. Хәзер балалар биеп тә күрсәтерләр. 


Бию: “Кашыклар”. 


Балалар уртага чыгып шигырьләр сөйлиләр. 


Раиль: Бик зур үстем инде мин, 
Әниемә булышам. 
Үз ботинкамны үзем, 
Кияргә тырышам. 


Зөлфия: Пөхтә итеп өйне җыям, 
Гөлләремә су сибәм. 
Курчакларымны йоклатам, 
Еласалар, юатам. 
Менә ничек тырышам, 
Әниемә булышам. 


Х.Аяз: Бер матур чәчәк, 
Мин кырда өздем. 
Бәйрәм көнендә, 
Әниемә бирдем. 


Эльвина: Әни – диеп язып куйдым 
Яңа яуган ак карга 
Таптамагыз һич ярамый 
“Әни” сүзен таптарга. 


Алып баручы: Балалар, 8 март бәйрәме ул яз бәйрәме. 
Тәрәзәгә кояш карый, 
Яктырта бүлмәбезне, 
Матур җырлар җырлый-җырлый, 
Үткәрик без бәйрәмне. 


Шигырьләр: 
Артур: Мама нас ласкает, 
Солнце согревает. 
Солнце, как и мама, 
Лишь одно бывает. 


Регина: Син, әнием, минем өчен 
Бу дөньяда бер генә. 
Елмайганда йөзләреңнән 
Бар өйгә нур бөркелә. 


Ралинә: Әнием минем матур, 
Күзләре якты, көләч. 
Шундый күңелле була 
Ул өйгә кайтып кергәч. 


Әдилә: Йөрәгемнең иң түрендә 
Иң кадерлем – әнием. 
Яктылыкта, матурлыкта 
Үрнәк миңа әнием. 


Даниил: Сколько звезд на небе! 
Всех не сосчитать. 
Эти звезды маме 
Подарю опять. 


Алмаз: Мине әнием көн саен 
Бакчага үзе илтә. 
Мин бакчада уйнап калам, 
Әнием эшкә китә. 


Алып баручы: Балалар, дәү әниегезгә, әбиләрегезгә, әниләрегезгә багышлап берәр бию башкарыйк. 


Бию: “Полька”. 


Кызыл Калфак: Балалар уйныйсыгыз киләме? Әйдәгез, бергәләп уен уйнап алабыз. 


Уен: “Әни бөтенесен эшли”. 

Бүре керә. 


Бүре: Әй, нинди шәп балалар. Килегез әле яныма, минем кәнфитләрем (балаларны кул болгап чакыра). 


Кызыл Калфак: Син нәрсә соры Бүре, нәрсә эшләргә җыенасың? Без сиңа балаларыбызны кыерсытырга ирек бирмибез. 


Бүре: Сез курыкмагыз, тынычланыгыз, тизрәк! Мин усал, явыз түгел, сезнең балаларыгызны ашамам. Бүген бит бәйрәм, мин дә үз бүре – әниемне бәйрәм белән котлыйсым килә. 

Кызыл Калфак: Ә без синнән Бүре курыкмыйбыз да әле! Безнең малайларыбыз көчлеләр һәм җитезләр, батырлар һәм зирәкләр. Алар зур үскәч үзләренең әниләрен, әбиләрен, апа – сеңелләрен саклый һәм яклаячаклар.

 
Җыр: “Солдатлар”. 


Бүре: Мин дэ үз әбиемне бик яратам. Ә тагын мин бик тә уйнарга яратам, сезне дә өйрәтәм. 


Уеннар: 
1. “Золушка”. 
2. “Хозяюшка”. 
3. “Баламны эзлим”. 


Бүре: Минем эбием бик карт инде. Ә шулай да ул үзенең оныкларына оекбашлар бәйләргә ярата. Хәзер мин сезгә аның ничек бәйләгәнен күрсәтермен. 
(Бүре яулык бәйли, итек һәм күзлек кия, почмакка утыра һәм кәрзиннән энәләр чыгарып бәйли башлый). 


Кызыл Калфак: 
-Почмакка утырып эби, 
Балаларга оек бәйли. 
Утырып бәйли – бәйли, 
Йокыга китте эби. 
(Бүре хырылдап йоклый, энәләре төшеп китә, кәрзин ава, йомгаклар чуала). 
-Шул вакытта песәйләр, 
Йомгакларны алдылар 
(Балалар – песәйләр йөгереп киләләр һәм йомгакларны алалар). 


Бүре: (әби – уяна) 
-Кая минем йомгакларым, 
Ничек оегымны бәйлим? 


Алып баручы: Кайгырма әбекәй, без хәзер сиңа булышырбыз. Безнең балаларыбыз игтибарлы, булдыклы, йомгакларны тиз җыеп бирерләр. 


Уен: “Кем күбрәк йомгак җыя”. 


Бүре: (әби) Рәхмәт оныкларым. 


Җырлы-уен: “Котята – поварята”. 


Бүре: (әби киемен сала). Мин яхшы әби була алдыммы? (балалар җавап бирәләр: әйе). Кызыл Калфак, ә син үзеңнен әбиеңә нәрсә бүләк итәсең? 


Кызыл Калфак: Бер чүлмәк май һәм күмәчләр. Әй, мин үземнең кәрзинемне каядыр калдырдым бит, ә кая икәнен һич кенә дә искә төшерә алмыйм. 


Бүре: Менә сиңа мә кирәк булса, син нәрсә инде. 


Кызыл Калфак: Өйгә кайтырга бик ерак инде. Әйдәгез, балалар, яраткан әниләребезгә чәчәкләр бүләк итик, мин дэ яраткан дәү әниемә чәчәкләр бүләк итәм. (Кызыл Калфак белән Бүре саубуллашып чыгып китәләр). 


Бәйрәм белән котлыйбыз, 
Бәхет – шатлык телибез. 
Нәниләр зур үссеннәр, 
Сау – сәламәт булсыннар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кызыл калфак кунакта.

Бурычлар:                  1.балаларның [ш], [з], [у] авазларын дөрес әйтүләрен ныгыту, сүздәгеберенче авазны  ишет...

Кызыл калфак тәртипле җәяүле

ЮЛ йөрү кагыйдәләре,  балалар кәнәфие, куркынычсызлык каешы, җәяүле төшенчәләре белән таныштыру.  Белемнәрен ныгыту...

"Кызыл калфак белән кунакка"

Уртанчылар төркеме өчен эшчәнлек конспекты...

Музыкаль әкият "Кызыл Калфак"

Музыкальная сказка "Кызыл Калфак" на татарском языке для старшей и подготовительной групп...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...