"Кызыл калфак белән кунакка"
методическая разработка по математике (средняя группа) на тему

Егорова Гульназ Айратовна

Уртанчылар төркеме өчен эшчәнлек конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzyl_kalfak_beln_kunakka.docx16.21 КБ

Предварительный просмотр:

“Кызыл калфак белән кунакка”

Максат: балаларның логик фикерләү сәләтләрен  үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү.

Үстерү бурычы:1 дән 5 кә кадәр тәртип санын ныгыту, санау күнекмәләрен камилләштерү. Геометрик фигуралар турындага күзаллауларын ныгыту.

Белем бирү бурычы: логик фикер йөртергә, план – схема буенча ориенлашырга, дүртпочмактан өчпочмак кисәргә өйрәтүне дәвам итәргә.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү

Методик алымнар һәм чаралар: уен, продуктив эшчәнлек, сөенеч мизгеле, танып белү-тикшеренү, сорау-җавап.

Җиһазлау: проектор, каен агачы, чыршы, 1 дән 5 кә кадәр саннар төшерелгән күркәләр, камкалар, чәчәкләр, геометрик фигурага охшаган эшләпәле гөмбәләр, төрле зурлыкта “таш”, дүртпочмаклы төсле кәгазь битләре, кайчы,  кисеп ябыштыру өчен әсбаплар.

Алдан үткәрелгән эш: “Кызыл калфак” әкиятен уку, таратма, күрсәтмә материаллар әзерләү, ял минутын, методиканы өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше:

Психологик көйләү, оештыру.

Төп өлеш: Сәяхәткә китү.

Дидактик уен “ Елга аша чыгу”

Нәтиҗәле эш: балыклар ясау.

Дидактик уен “Чыршы күркәләрен тезү”

Нәтиҗәле эш: “Камкаларга ярдәм”

Ял минуты “Җиләк җыям, как коям...”

Дидактик уен “Гөмбәләрне таны”

Йомгаклау.

        

Кызыл калфак: Исәнмесез дусларым!

Балалар: Исәнмесез!

Кызыл калфак: Хәлләрегез ничек? Сез мине таныдыгызмы?

Мин нинди әкияттән?

Балалар:Кызыл калфак әкиятеннән

Кызыл калфак: Дөрес, дусларым. Минем кайда барганны беләсезме?

Балалар: әбигә кунакка

Кызыл калфак: Әйе, мин әбием янына барам. Тик мин берүзем генә барырга куркам. Сез дә минем белән бармассыз микән?

Балалар: барабыз

Кызыл калфак: Тик кунакка күчтәнәчсез барып булмый бит. Дусларым, кәрзинемә нәрсә салыйк икән?

(экранда Кызыл калфак һәм пирожкилар чыга, балалардан исемләп сорыйм)

Балалар : пирожки

Кызыл калфак: Әйе шул, миңа әнием аларны пешергән, тик кәрзингә салырга оныткан. (кәрзингә пирожкилар салам) 

Кызыл калфак: Ә хәзер юлга! Дусларым, юлда адашмас өчен әнием миңа план-карта биреп җибәрде. Әйдәгез, карыйк әле

Кызыл калфак: Беренче  турыга – елгага таба барабыз. (баралар, салмак көй, кошлар сайравы).Карагыз әле, урман нинди матур, саф һава.  Тирән итеп сулыш алыйк әле (2-3 тапкыр). Менә шулай. Инде елгагага да җиттек, дусларым, карагыз әле нинди зур елга. Теге ярга елга аша ничек чыгарбыз  микән?

Балалар җавап бирә.

Кызыл калфак: Монда ташлар да бар, әллә ташны суга салыйкмы? Кайсын салабыз, зурысынмы әллә кечкенәсенме?

Балалар җавап бирә. (Елга аша чыгабыз)

Кызыл калфак: Дусларым, ни өчендер елгада балыклар  күренми, әйдәгез бергәләшеп балыклар ясап җибәрик.

Балалар: Әйдәгез

Кызыл калфак: Бу нинди фигура?

Балалар: Квадрат.

Кызыл калфак: Хәзер әйдәгез квадратларны диаганаль буенча бөкләп урталайга кисеп өчпочмаклар ясыйбыз. Кайчы белән эшләгәндә сак булыгыз!

(Балалар өчпочмак кисәләр)

Кызыл калфак: Менә нинди матур балыклар килеп чыкты. Синең балыгың нинди төстә? Ә синең? Хәзер аларны суга җибәрик. Зур булып үсеннәр, үрчесеннәр.

Ә без юлыбызны дәвам итик. Уңга чыршыгы таба барабыз.

(Чыршы яныны килеп җитәбез, аның янында 1-5 кадәр санлы күркәләр таралып ята)

Кызыл калфак: Менә чыршыга да җиттек. Карагыз әле, ни кадәр күп күркәләр ята. Тик алар гади күркәләр түгел, санлы күркәләр. Әйдәгез, аларны билгеле бер тәртиптә чыршыга элеп куйыйк.

 (Көй астында эләләр)

Кызыл калфак: чыршыдан уңга каен агачына кадәр барыйк. Нинди зифа каен! Ә чәчкәләр өстендә камкалар ята. Алар безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Карагыз әле, нинди ярдәм кирәк аларга?

Балалар: алар өстенә түгәрәкләр кирәк.

Кызыл калфак: Әйдәгез бергәләшеп алар өстенә түгәрәкләр ябыштырыйк.

(көй астында ябыштыру)

Кызыл калфак: Молодцы! Булдырдыгыз! Син ничә түгәрәк ябыштырдың? Ә син ?

Кызыл калфак: Балалар, камкалар бик файдалы  бөҗәкләр, аларны таптарга ярамый, сакларга кирәк. Шуның өчен без аларны чәчәкләргә утыртып куйыйк.

Кызыл калфак: Ай монда чәчәкләр генә түгел, җиләкләр дә күп икән. Әбиемә тәмләп чәй эчәргә җиләкләр җыеп алыйк әле, дусларым.

        Җиләк җыям как коям

        Дәү әнигә бүләккә

        Монда җиләк күүүп икән

        Аю-бүре юк микән?

          Һа, бүре...

Бүре: Исәнме, Кызыл калфак. Мин сине  күптән көтеп утырам инде.

Кызыл калфак: Без бераз җиләк җыеп алсак кына дигән идек. Ачуланма инде, без хәзер юлыбызны дәвам итәбез.

Бүре: Ә мин сезне җибәрә алмыйм. Кайчаннан бирле карап утырам: ни өчендер гөмбәләрнең эшләпәләре төрле-төрле.

Кызыл калфак: Чынлап та, дусларым. Әйдәгез әле бүрегә аңлатыйк, бу гөмбәләрнең эшләпәләре нинди геометрик фигураларга ошаган?

(балаларның җаваплары)

Бүре: Ай балалар, көне буена башымны катырыдым. Рәхмәт сезгә, саубулыгыз.

( балалар әбинең өенә килеп җитәләр)

Кызыл калфак: Менә, дусларым, без килеп тә җиттек.

(ишек шакыйлар, әби чыга)

Кызыл калфак:

       Исәнме, әбием, саумы син?

       Нишләп ишек ачмыйсың?

       Шакый-шакый арып беттек.

       Нигә каршы алмыйсың?

Әби:  И-и-и-и ишетмәдем бит, балалакайларым, исәнмесез! Көттем, бик көттем. Табыным да әзер, чәем дә кайнаган. Тик сез нигәдер озакладыгыз. Ничек килеп җиттегез?

Балалар: Әйбәт.

Нәтиҗә:

Әби: Балалар, сезгә оныгым белән бүгенге сәяхәт ошадымы? Ул ничек узды?

Балалар: Файдалы, әкияти, күңелле, тормышчан, иҗади.

(слайдта кояш рәсеме)

Әби: Сезнең җавапларыгыздан менә шундый зур кояш килеп чыкты. Ә минем сезгә кечкенә кояшчыклар бүләк итәсем килә.

(кояшчыклар тарата)

Кызыл калфак: Ә хәзер кояшчыкларны күкрәкләргә куябыз һәм сезнең күңел җылысын кояш аша кунакларга, балалар бакчасына  бүләк итәбез. Рәхмәт сезгә, дусларым.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кызыл калфак кунакта.

Бурычлар:                  1.балаларның [ш], [з], [у] авазларын дөрес әйтүләрен ныгыту, сүздәгеберенче авазны  ишет...

Кызыл калфак тәртипле җәяүле

ЮЛ йөрү кагыйдәләре,  балалар кәнәфие, куркынычсызлык каешы, җәяүле төшенчәләре белән таныштыру.  Белемнәрен ныгыту...

Музыкаль әкият "Кызыл Калфак"

Музыкальная сказка "Кызыл Калфак" на татарском языке для старшей и подготовительной групп...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...

"Кызыл калфак маҗаралары"

Сценарий праздника на 8 марта "Кызыл калфак маҗаралары" в средней группе на татарском языке...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...