Кызыл калфак кунакта.
план-конспект занятия по обучению грамоте (средняя группа) на тему

Бурычлар:                  1.балаларның [ш], [з], [у] авазларын дөрес әйтүләрен ныгыту, сүздәге

беренче авазны  ишетеп, әйтә белергэ өйрәтүне дәвам итү, капма-каршы     сүзләрне искә төшерү,                

                                   2. балаларның кызыксынуын,ишетү игътибарын , хәтерне, логик фикерләрне

                                   үстерү;

                                   3. балаларда табигатькә сакчыл караш, дустанә мөнәсәбәт тәрбиялэү.

 

Җиһазлау:                  ноутбук, проектор, экран һәр балага карточкалар, карандашлар,    магнитофон, курчак «кызыл калфак», кәрзин, кучтәнәч (печенье).

 

Белем биру өлкәләре: коммуникация, музыка, физкультура, социализация, танып-белү.

 

Алдан эшләнгән эшләр: «Кызыл калфак» әкиятен искә төшерү; капма-каршы сузләрне кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzyl.docx17.68 КБ

Предварительный просмотр:

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге.

Тема:                      Кызыл калфак кунакта.

Бурычлар:                  1.балаларның [ш], [з], [у] авазларын дөрес әйтүләрен ныгыту, сүздәге

беренче авазны  ишетеп, әйтә белергэ өйрәтүне дәвам итү, капма-каршы     сүзләрне искә төшерү,                

                        2. балаларның кызыксынуын,ишетү игътибарын , хәтерне, логик фикерләрне

                        үстерү;

                        3. балаларда табигатькә сакчыл караш, дустанә мөнәсәбәт тәрбиялэү.

Җиһазлау:         ноутбук, проектор, экран һәр балага карточкалар, карандашлар,    магнитофон, курчак «кызыл калфак», кәрзин, кучтәнәч (печенье).

Белем биру өлкәләре: коммуникация, музыка, физкультура, социализация, танып-белү.

Алдан эшләнгән эшләр: «Кызыл калфак» әкиятен искә төшерү; капма-каршы сузләрне кабатлау.

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге барышы.

- Исәнмесез балалар! Ничек хәлләрегез?Мине таныдыгызмы ? (әйе)

-Кем мин? (Кызыл калфак)

-Мин нинди әкияттән?

-Әйе, балалар, мине бүре алдады һәм әбине ашап бетерде, ләкин миңа аучылар булыштылар! Сезгә ошадымы ул әкият? (әйе)

-Мин сезне бик тырыш, акыллы балалар дип ишеттем. Тикшереп карарга килдем. Минем табышмакларыма жавап бирсәгез, мин сезнең белән якыннанрак танышам.

-Шуның өчен балалар игътибар белән тыңлап утырыгыз.

I Бирем :  Өемдэ уенчык тора

Гаражда чыны тора

Ерактагы авылга

Выж итеп кайтып була.

                                (машина)

1.        Слайд  машина (тәгәрмәченең тыны чыккан)

Машина тәгәрмәченең  тыны чыккан

-Карагыз әле, балалар. Нишләгән машинаның тәгәрмәче? (тыны чыккан).

-Нишләргэ була? Ничек булышып була?Йөрсен өчен нишләргэ кирәк? (тын кертергә)

-Әйдәгез әле бергәләп булышыйк.(ш-ш-ш-ш). Булдырдыгыз балалар!

2.        Слайд  Бал корты.

Җәй буе бал жыя

Кышның буе хәл жыя.

- Әйе дөрес бал корты. Бал кортлары, балалар, басулардан, кырлардан, чәчәкләрдән нектар жыя һәм аны умарталыкларына алып кайтып балга әйләндерәләр.

3.        Слайд  Бака.

Үз күлендэ үзе патша.

- Әйе балалар бака. Бака күлдә яши. Бака ничек бакылдый?Без бүген сезнең белән бака булып бакылдарга өйрәнәбез.

-Булдырдыгыз балалар!

4.        Слайд  Ябалак.

Төнлә йөрергэ ярата

Көндез йөрми, йокыга ята.

-Бу нинди кош балалар? ( төнге, чөнки ул төнлә генә оча, ул бөртекле азыклар ашамый. Тычкан һәм бакалар белән туклана.)

        II Бирем «Исемеңне әйт».

-Булдырдыгыз балалар! Миңа сез бик тә ошадыгыз. Әйдәгез әле якыннанрак танышыйк.

-Исемеңне әйтеп, беренче авазын билгелә яки әйт. (һәрбер бала үзенең исемен әйтә.)

        III Бирем «Тере сүзләр».

- Мин сезне җөмләләр укый беләсез дип ишеттем. Тикшереп карыйк әле

-Сез хәзер сүзләр буласыз. Ә без бергәләп укып карарбыз. ( Берничә бала чыга һәм балалар укыйлар)

Сузлэр: 1 бала- ямьле

           2 бала-яз

           3 бала- җитте

           1 бала- бакчада

           2 бала-матур

           3 бала –чәчәк

           4 бала- үсә.

- Булдырдыгыз балалар! Молодцы.

        IV Бирем «Туп белән уен»

-Түгәрәккә басабыз. Капма-каршы сүзлэр әйтешебез.

-Матур-ямьсез

-Чиста-пычрак

-Ак-кара

-Якты-караңгы

-Зур- кечкенә

-Көн-төн

-Салкын-җылы

-Биек- тәбәнәк

-Калын-юка

-Баллы-ачы

-Каты-йомшак

-Калын-юка

-Юан-нечкә

Физминутка (музыка астында)

-Ә хәзер өстәлләргә утырып Кызыл калфакка үзебезнең белгәннәребезне тагын бер кат күрсәтик (өстәлдә индивидуаль эш)

- Карточкаларда нинди рәсемнәр күрәсез?

-Кызыл калфак әкиятенең геройлары.

-Әйдәгез әле әйтеп чыгыйк әле( кызыл калфак, әби, бүре, аучы).

- Ә хәзер аларның беренче авазын әйтик:

-Калфак [кь]

-әби[ә]

-Бүре [б]

-Аучы [а]

-Ә хәзер калфак [к] нинди рәсем [к] авазына башлана (калак).

-Дөрес  әби[ә] –әтәч [ә].

-Дөрес ,бүре[б]-балык [б].

-Дөрес, аучы [а] –ат [а].

- Булдырдыгыз балалар! Сез бу эшләрегезне миңа биреп жибәрегез әле. Мин аны әкият патшалыгына алып китеп сезнең турында әкият уйлап чыгарырмын. Чөнки сез шундый уңган, тырыш, акыллы балалар икәнсез. Мин сезгэ кучтәнәч алып килдем. Тәрбияче апагызга бирәм, бергәләп авыз итәрсез. Миңа китәргэ кирәк. Башка балаларны да тикшерәсем бар. Сау булыгыз.

-Балалар сезгә бугенге шөгыль ошадымы?

-Нәрсәләр өйрәндек?

-Нинди уеннар уйнадык?

-Барыгызга да рәхмәт. Молодцы!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кызыл калфак тәртипле җәяүле

ЮЛ йөрү кагыйдәләре,  балалар кәнәфие, куркынычсызлык каешы, җәяүле төшенчәләре белән таныштыру.  Белемнәрен ныгыту...

"Кызыл калфак белән кунакка"

Уртанчылар төркеме өчен эшчәнлек конспекты...

Музыкаль әкият "Кызыл Калфак"

Музыкальная сказка "Кызыл Калфак" на татарском языке для старшей и подготовительной групп...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...

"Кызыл калфак маҗаралары"

Сценарий праздника на 8 марта "Кызыл калфак маҗаралары" в средней группе на татарском языке...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...