"Су буйлап сәяхәт"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Сунгатуллина Райса Фахрисламовна

 “Су буйлап сәяхәт”дигән  экологик темага зурлар төркемендә уздырылган ачык шөгыль конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Су буйлап сәяхәт"14.62 КБ

Предварительный просмотр:

Максат : Татарстан  Республикасының  географик урыны белән таныштыру, Идел елгасын картадан табу, туган як турындагы белемнәрен киңәйтү. Тере һәм тере булмаган табигаткә сакчыл караш тәрбияләү, табигаттә үзеңнең катнашыңны, аңардан файдалануыңның  уңай якларын аңларга булышу. Глобус белән таныштыру. Суның каты хәлгә килеп боз булуын, бозның кайбер хәләтләрен опытлар ярдәмендә ачыклап китү. Видеоматериаллар аша су асты тормышы белән таныштыру.

Сүзлек: диңгез, җир шары, утрау, үтәкүренмәле.

Җиһазлар: аудио-видео язмалар, экран, рәсемнәр, зур төзелеш материаллары, атрибутлар - якорь, штурвал, биноколь.

Опытлар өчен : төрле төстәге,эчендә әйбер калып туңган  боз кисәкләре,чүп-чарлар,пакетлар.

Тәрбияче: Без нинди Республикада яшибез?

Балалар:Без ,Татарстан Республикасында яшибез.

Тәрбияче: Татарстанда нинди елгалар бар?

Җаваплар:Кама,Ык,Идел...

Тәрбияче: Без бүген корабка утырып Идел елгасы буенча сәяхәткә китәбез.

(Алдан зур төзелеш җиһазларыннан төзеп куелган корабка утыралар. Салмак кына су тавышы, диңгез шаулавы язылган язма куела.)

Тәрбияче: Корабны йөртү өчен безгә капитан сайлап куярга кирәк булыр. Әйдәле, Азат, син капитан булырсың. (штурвал бирелә)  Идел елгасы ул бик зур , тирән елга, аның  бер ягынан икенче ягын  күреп булмый.  Ә менә минем кулымда нәрсә икән балалар?

Балалар: Глобус. Җир шары.

Тәрбияче:Әйе, бу җир шарының кечкенә генә макеты - глобус дип атала. Аңарда нинди генә төсләр күрмибез. Ә менә бик тиз итеп әйләндереп җибәрсәк гел зәңгәр төс кенә күргән кебек булабыз. Чөнки анда сулар күп . Ә су - безнең зәңгәр төс белән чагылдырыла. Картада , глобуста сулар,  елгалар, диңгезләр,  океаннар шулай күрсәтелә. Нинди икән соң ул диңгез суы?

Җаваплар:Тозлы , тирән, салкын, зур,киң.

Тәрбияче: Дөрес әйтәсез. Диңгез суын эчсәң ул тозлы , шуңа күрә ул сусауны басмый, аны эчмиләр. Ләкин бит тозлы суның файдасы да  бар. Кем белә?

Бала: Аның белән тамак, теш авыртса чайкыйлар.

Тәрбияче: Диңгезләр бик зур, киң, тирән. Аларда зур кораблар йөк ташый, кешеләрне йөртә. Ә суда нәрсәләр яши?

Җаваплар:Балыклар, акулалар, кит, кашалот, дельфин, су асты атлары, сигезаяклар, диңгез йолдызлары, ташбакалар.Телисезме, бездә сезнең белән балыклар булып алабыз? (кулларны бергә кушып учлардан “балыклар” ясап, салмак кына яңгыраган музыка астында хәрәкәтләр ясыйбыз)

Балыклар йөзәләр,чумалар,

Суны чәчерәтәләр.

Кушылалар,аерылалар,

Комгада качып алалар.

Тәрбияче: Бик салкын булып китте, тоясызмы? Карагыз әле,  без бер утырауга якын килеп җиткәнбез икән.( ак җәймә белән капланган өстәлләр, анда боз тутырган савытлар, төрле төстәге бозлар) Әйдәгез, якынрак барабыз.Менә бу савыттагы бозларны тотып карагыз әле, нәрсә сизәсез?

Җаваплар: Каты, салкын, юеш, эри, кулда су кала, шома, авыр.

Тәрбияче: Менә бу савыттагы бозларга карагыз әле (анда боз эчендә яфрак, чәчәк, калып туңган )димәк , боз үтәкүренмәле дә икән бит. Әгәр суга төрле төсләр кушып , аны салкынга куеп катырсак , ул төрле төсләргә керә.

Без туктаган утрау “Боз утравы “ булды.Корабның туктаган урыны шәһәргә якын булып чыкты, карагыз әле, ничек чүп-чар белән тулган тирә ягы. Безгә хәзер аларны җыеп алырга кирәк булыр.Тирә ягыбызны чисталыкта тотсак безнең сулар һавабыз чиста, яшәгән җиребез матур, яшеллеккә төренгән булыр, һәр кеше  үзе булдыра алганча табигатне сакларга, якларга тиеш. Без хәзер корабларыбызга утырып кире туган йортларыбызга кайтырбыз, ләкин сез монда алган белемнәрегезне онытмассыз, иптәшләрегезгәдә өйрәтерсез дип уйлыйбыз.Рәхмәт. Сау булыгыз.!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"

Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту,  авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн  белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....

"Тукай эзләре буйлап"

Балаларны  Г.Тукай  иҗаты белән таныштыру...

Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт

материал для воспитателей , подготовительных групп....

«Татарстан елгалары буйлап»

Максат: Татарстан җөмһүрияте аша ага торган елгалар турында мәгълүмат бирү.Бурычлар:Елгаларыбызда суның чисталыгын саклау, әйләнә-тирә мохитка сак караш тәрбияләү.Табигать байлыгы – елгаларыбызн...

Шәһәр урамы буйлап сәяхәт.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту....

Экология сукмагы буйлап

МАДОУ №396 “Центр развития ребенка” Сабирова Савия Равиловна 1 категория 1. «Экология сукмагы буйлап»             (уртан...

"Татар халык әкиятләре буйлап сәяхәт"

Балаларга сәхнәләштерү өчен әзерләнгән, татар халык әкиятләре турында сценарий. "Төлке һәм каз", " Төлке һәм торна", Төлке һәм бүре" әкиятләрен берләштереп  әзерләнде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ...