Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

материал для воспитателей , подготовительных групп.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarstan_respublikasy_alabuga_munitsipal_rayon2.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «№31 нче «Энҗекәй” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт

(Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә ачык шөгыль конспекты)

Әзерләде: 2 категория

тәрбияче Андреева Х.Х

Максат: юлда йөрү кагыйдәләре, светофор һәм аның төсләре турында белемнәрен ныгыту; юл билгеләре турында белемнәрен үстерү; сервис билгеләре белән таныштыру; игътибарлылык тәрбияләү.

  • Балалар, без бүген сезнең белән шәһәр урамына сәяхәткә чыгабыз. Әйтегез әле, урамга чыккач без кем булабыз? (Дөрес пассажирлар). Бөген без сезнең белән җәяүлеләр булабыз. Балалар, ә хәзер күзләрегезне йомыгыз.Үзегезне зур, матур урамда итеп күз алдыгызга китерегез. Күзләрегезне әкрен генә ачыгыз. Менә без сезнең белән зур шәһәр урамында. Ә сез урамда йөри беләсезме?... Тикшереп карыйм әле. Әйдәгез уен  уйнап алабыз. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез тиз генә уйлап “ярый-ярамый” дип җавап бирегез.

1.Җәяүлеләргә тротуардан йөрергә...(ярый).

2.Юл кырыенда уйнарга...(ярамый).

3.Транспорттан чыгуга  ашыгырга...(ярамый)

4.Юл аркылы рөхсәт ителгән җирдән чыгарга...(ярый).

5.Юл аша чыкканда йөгерергә...(ярамый).

6.Транспортта барганда башны тәрәзәдән чыгарырга...(ярамый).

7.Урам аша чыгар алдыннан светофорга карарга...(ярый)

8.Транспорт барганда, аннан сикерергә...(ярамый).

  • Булдырдыгыз, балалар, барысын да дөрес әйттегез.Сәяхәтебезне башласак та була.Тик кайсы юлдан барырга икәнен белмим.Ә сез беләсезме?
  • Балалар: Беләбез. Бергә тротуардан, яки җәяүлеләр юлыннан барырга кирәк.(күрсәтәләр).
  • Ә бу юлдан барырга ярыймы? Ни өчен?
  • Балалар: Бу машиналар юлы, аннан җәяүлеләргә йөрергә ярамый.
  • Дөрес, балалар.Әйдәгез әкрен генә сез күрсәткән юлдан алга таба барыйк.

Бүлмәгә убырлы карчык йөгереп керә. Башында милиция фуражкасы. Кулында жезл. Ул балалар каршысына баса, юл бирми. “Минем табышмакларыма җавап тапсагыз, юл бирәм”-дип әйтә.

Табышмаклар әйтә:

  1. Ике тәгәрмәчле арба

Атсыз да алга чаба.(Велосипед)

  1. Барам, барам-очы юк.(Юл)
  2. Дүрт аяклы, бер катлы

Йөргән җире мең чатлы.(Машина)

  1. Алда да бар, артта да бар

Борылган да сырылган

Озын булып сузылган.(Юл)

  1. Алмаш-тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көн озын.(Светофор)

Убырлы карчык балаларны мактый, юл бирә.Балалар аны сәяхәткә чакыралар.

  • Әби син светофор турында табышмак әйттең, ә светофорның ничә төсе бар икәнен беләсезме? Балалар, әйтегез әле светофорның ничә төсе бар? Светофорның кызыл төсе нәрсәне аңлата?.... Яшел төс? (Балаларның җаваплары тыңланыла).
  • Светофор нәрсәгә кирәк? (светофор юл хәрәкәтен көйли, тәртипне саклый).
  • Дөрес балалар.Әбигә барысын дөрес сөйләдегез.Ә менә Сәидәнең сезгә тагын әйтәсе сүзе бар.Ул бүген светофор була.(балага светофор костюмы кидерелә), игътибар белән тыңлагыз

Шигырь “Светофор вәгазе».

Юлда йөрү кагыйдәсен

Онытырга ярамый.

Юлны аркылы чыкмагыз,

Минем күзгә карамый.

Кызыл утка каршы барма!

Мин бит сине кисәтәм.

Яшел утымны яндырып,

Ачык юлны күрсәтәм.

Машина юлыннан җәяү

Йөрү бик тә куркыныч.

Тротуардан бардың исә,

Бер кайгың юк, бул тыныч.

Велосипедка атланып,

Олы юлга чыкмагыз.

Үсеп җиткәчтә йөрерсез,

Әлегә ашыкмагыз.

Минем сүзләремне һәрчак

Истә тотып йөрегез.

Өегезгә һәрберегез

Исән кайтып керегез.

  • Ә хәзер әзрәк ял итеп алыйк, светофор белән бергә уен уйныйбыз.

Уен “Светофор”

(Кызыл төс өстә - кулларны өскә күтәрәбез, сары төс-кулларны җилкәләргә куябыз, яшел төс аста- кулларны төшерәбез.)

  • Балалар, әйдәгез сәяхәтебезне дәвам итәбез.Карагыз әле монда нәрсә тора? (юл билгесе).
  • Нинди билге ул? Нәрсә аңлата?

(Бу “пешеходный переход билгесе”.Ул җәяүлеләргә юл аркылы чыга торган урынны күрсәтә)

  • Ә юл аркылы ничек чыгарга кирәк?
  • “Мин беләм” – диеп убырлы карчык юл аркылы сикерә-сикерә йөгереп чыга.
  • Балалар, дөрес чыктымы ул? Ничек чыгарга кирәк?

Балаларның җаваплары тыңланыла.

  • Дөрес балалар.Әйдәгез юлыбызны дәвам итик.(юл аша чыгабыз)
  • Балалар, сез светофордан башка юлда тагын нәрсә күргәнегез бар? Юлдагы тәртипне сакларга тагын нәрсәләр булыша?
  • Ә сез нинди юл билгеләрен беләсез? (Тыючы, кисәтүче, күрсәтмә бирүче, мәглүмәт бирүче).
  • Балалар, карагыз әле бу убырлы карчыкны, гел начарлык эшләп йөри, бу өстәлдәге билгеләрне  бутап бетергән.Миңа ул билгеләрне тәртипкә китереп  җыярга булышыгыз.

Уен “Билгеләрне җый”

(Дүрт бала дүрт төрле билгеләр җыя).Балаларга сораулар бирелә: син нинди билгеләр җыйдың? Алар нинди төстә, формада? Бу нинди билге, нәрсәне аңлата?(Мин кисәтүче билгеләр җыйдым. Алар кызыл төстә, түгәрәк формасында. Бу билге җәяүлеләргә йөрү тыела икәнлеген күрсәтә)

  • Балалар, карагыз. Монда ниндидер билгеләр калган.Сез аларны беләсезме?... Без бу билгеләр турында әле сөйләшмәдек, ләкин сез аларны күргәнегез бардыр.Бу нинди билге дип уйлыйсыз?(Ашау урыны, телефон, заправка, болҗниөа билгеләре күрсәтелә). Бу билгеләр нинди төстә,формада? Алар кайсы билгеләргә охшаган?(Балаларның җаваплары)
  • Дөрес, балалар. Бу билгеләр мәълүмәт бирүче билгеләр санына керә.Алар зәңгәр турыпочмак эчендә урнашкан.Алар безгә телефон, милиция, врач табарга булыша. Бу билгеләрне сервис билгеләре дип әйтәләр.Сервис сүзен әйтеп карагыз әле…Сервиз сүзе халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү дигәнне аңлата.

Уен “ Кирәкле билгене куй”

(Убырлы карчык балалар янына килеп, “бүтән начарлык эшләмим”- дип карточкалар тарата, уенны уйната).

Йомгаклау. (Балалар, без бүген нәрсә эшләдек? Сезгә сәяхәтебез охшадымы? Нәрсә күбрәк охшады? Нәрсәләр турында сөйләштек? Нинди яңа билгеләр турында сөйләштек?

Убырлы карчык балаларны мактый, бүләкләрне өләшә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

"Авыл урамы"

Икенче кечкенэлэр торкеме балалары белэн сәяхәт...

Шәһәр урамы буйлап сәяхәт.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту....

Иҗади проект "Безнең шәһәр урамы"

Балаларда юлда йөрү культурасы, игътибарлылык, җаваплылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү....

Авыл урамы буйлап.

Икенче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү шөгыле....

Мастер класс «Шәһәр урамы»

Әлеге мастер-класс мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче педагогларга файдалы булачак, әмма әти-әниләргә дә кирәк булырга мөмкин. аларның юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерүдә ярдәмчесе булачак....