Иҗади проект "Безнең шәһәр урамы"
проект (средняя группа) на тему

Сафина Лейсен Хамитовна

Балаларда юлда йөрү культурасы, игътибарлылык, җаваплылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trbiyache.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

 

       Кукмара  муниципаль районы  Березняк балалар бакчасы                

                              Иҗади проект.

              Тема: “Безнең шәһәр урамы”

                                     ( уртанчылар төркеме)

                    Эшне башкарды:

Сафина Ләйсән Хамитовна

Кукмара районы Березняк авылы б/б тәрбиячесе.

                                                          2014 ел.

             

Тема: “Безнең шәһәр урамы”

( уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны “җәмәгать транспорты” төшенчәсе һәм аның төрләре белән таныштыру. Таксиның башка төр җәмәгать транспортыннан аермасын аңлату.”Автобус тукталышы”, “Трамвай тукталышы” билгеләре белән таныштыру.

Җәяүлеләр, җәяүлеләр йөрү юлы, транспортлар турындагы белемнәрен, фикерләү сәләтләрен үстерү; җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен камилләштерү.

Балаларда юлда йөрү культурасы, игътибарлылык, җаваплылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш

Яңа- җәмәгать транспорты, юл билгесе.

Ныгыту- җәяүлеләр, җәяүлеләр юлы, юл аша чыгу юлы, транспорт.

Методик алымнар:

  • сорау, җавап
  • дидактик уен “Нәрсә артык”
  • хәрәкәтле уен “Игътибарлы бул”
  • сюрпризлы момент
  • табышмаклар, шигырьләр
  • проблемалы ситуацияләр

Шөгыльгә материаллар

  • төрле транспорт төрләренең рәсемнәре
  • “Автобус тукталышы”, “Трамвай тукталышы” билгеләре
  • Урындыклардан төзелгән автобус
  • Урам макеты.
  • Автобус,трамвай,троллейбус, таксиның аерым киселгән өлешләре.  

Алдан эшләнгән эшләр:

  • шәһәр урамын күзәтү
  • төрле картиналар карау
  • с/рольле, д/уеннар уйнау
  • матур әдәбият әсәрләре уку
  • шигырьләр ятлау.

 

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча укыту материалына анализ.

Тема: “Безнең шәһәр урамы”

( уртанчылар төркеме)

1.Компонентлы анализ.

а) аңлатмалы.

яңа       “җәмәгать транспорты”, аның төрләре, “Автобус  тук-

              талышы”, “Трамвай тукталышы” билгеләре.

терәк    юл хәрәкәте, җәяүлеләр, җәяүлеләр юлы, җәяүлеләр чыгу юлы.

б) эш төре

яңа       билгеләр буенча тукталышны билгеләү,

терәк    төрле транспортлар, сәяхәт шәһәр урамына, “автобуста”          

              бару, җәмәгать транспортларын кәгазьгә ябыштыру.

2. Техник- технологик анализ.

- “Автобус тукталышы”, “Трамвай тукталышы” билгеләре.

- урам макеты

- төрле транспорт рәсемнәре

- табышмаклар, шигырьләр

- урындыклардан төзелгән “автобус”

3. Экономик оештырулы анализ.

- балаларның эш урынын оештыру

- эш һәм ял режимын саклау

- физминут үткәрү

- балаларга дифференциаль якын килү.

4. Логик анализ.

- белем һәм күнекмәләрне куллану методында проблемалы ситуацияләр тудыру, нәтиҗәләр ясау

- яңа ситуацияләрдә өйрәнелгән белемнәрне куллану

- үтелгән материалны анализларга һәм чагыштырырга өйрәнү.

5. Психологик анализ.

“көчле”                                “уртача”                          “йомшак”            

әңгәмәдә актив катна-        әңгәмәдә катнаша,      махсус биремнәр-

                                               тәрбияче сорауларына  не үтиләр, сорау-

ша, үзе дәлилли, мисал-       җавап бирә.                   ларга тәрбияче  

лар китерә, сораулар                                                    ярдәме белән

бирә.                                                                               җавап бирәләр.

6.Тәрбияви анализ.

- юлда йөрү культурасы, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту күнекмәләре, игътибарлылык, җаваплылык, ярдәмчеллек, коллектив эшләү хисләре тәрбияләү.

Тема: “Безнең шәһәр урамы”

( уртанчылар төркеме)

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген шәһәр урамы буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Шәһәр урамы буйлап йөрүчеләр кемнәр була?

Балалар: Җәяүлеләр.

Т: Ә җәяүлеләр кайдан йөри?

Б: Җәяүлеләр җәяүлеләр юлыннан – тротуардан йөриләр.

Шигыр сөйли: Тротуар- минем юлым!

Җәяүлеләр азмы, күпме,

Барысы да белсен алар-

Йөрергә кирәк уң яктан!

Т: Ә шәһәр урамында ниләр бар?

Б: Өйләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, машиналар, машина юллары.

Т: Безнең машина юлында нинди хәрәкәт?

Б: Ике яклы хәрәкәт.

Т: Әйе дөрес. Ә безнең шәһәр урамында нинди транспортлар йөри?

(Өстәл янына киләләр, төрле транспорт рәсемнәрен алып әйтәләр)

Т: Мин сезгә балалар, табышмаклар әйтим әле.

Асфалт өстеннән өй чаба, эче тулы бала-чага (автобус)

Сукмак буйлап, мөгезле елан чаба. ( трамвай)

Соңга калсаң эшеңә

Чакырасың өеңә

Бик тиз генә алып бара

Үзең теләгән җиргә ( такси)

Ике мөгезле, теле юк

Йөргән юлда эзе юк. ( траллейбус)

Тәрбияче: Ә сезнең сәяхәткә нәрсә белән барасыгыз килә?

Балалар: жигули .....

Т:Ә без барыбыз да сыябызмы соң ?

Б: Юк .

Т: Ә нәрсәгә барыбыз да сыябыз?

Б: Автобуска, трамвайга.

Т:Әйе. Шәһәрдә күп кешеләрне утыртып йөрүче транспортларны җәмагать транспорты дип атыйлар.Аларга автобус, трамвай,троллейбус, такси керә (рәсемнәре күрсәтелә)

Такси-үзең теләгән җиргә алып бара . Ә автобус , трамвай , троллейбуслар билгеле маршрут буенча гына йөриләр . Я, әйтегез әле, нәрсәләр керә җәмәгать  транспортына?

Б: Җәмәгать  транспортына автобус, трамвай, троллейбус, такси керә.

Д-у: “ Нәрсә артык”

Т : Ә хәзер балалар , әйдәгез уйнап алыйк ( хәрәкәтле уен “ Иг тибарлы бул “)

Музыка яңгырый , балалар бии . Тәрбияче төрле транспорт исемнәрен әйтә (Камаз, шигули ,автобус , ..... ) . Җәмәгать  транспорты булса балалар туктап кала . Җәмәгать  транспорты булмаса бииләр .

Т : Ә җәмәгать транспортлары  кая туктыйлар?

Б: тукталышка.

Т: Әйе дөрес балалар. Автобус, трамвайлар, троллейбуслар билгеле урыннарда гына туктыйлар. Ул урыннарны күрсәтүче махсус юл билгеләре бар.

( “Автобус тукталышы” , “ Трамвай тукталышы билгеләре” күрсәтелә)

Т: Ә кая икән безнең тукталыш?

Б: Әнә тегендә “ Автобус тукталышы билгесе” тора, шундадыр.

Т: Ә ул якка ничек чыгарбыз икән соң, балалар?

Б: Җәяүлеләр чыгу юлыннан, светофорга карап чыгарга кирәк.

Т: Светофорда нинди төс янгач чыгабыз?

Б: Яшел.

( Балалар юл аша чыгалар)

Т: Җәмәгать транспортына  утыру өчен утырту мәйданчыгында гына көтәргә кирәк. Ә автобуска утыргач без кемнәр булабыз?

Б: Пассаж ирлар.

( Магнитафон язмасында автобус килеп туктаган һәм ишек ачылган тавыш язмасы ишетелә)

Балалар автобуска утырганда этеп- төртеп Белмәмеш автобуска керә. Автобус эчендә сикереп йөри; конфет кәгазен идәнгә ата; кулын, башын тәрәзәдән тыга.

Т: Белмәмеш син нигә болай тотасың үзеңне?

Б-ш: Нигә, сезгә ошамыймы? Мин шулай өйрәнгән, миңа шулай яхшы.

Т: Балалар, автобуска утырганда төртешергә ярыймы?

Б: юк.

Т: Ни өчен?

Б: Кешеләргә комачаулыйсың.

Т: Тагы ниләр эшләргә ярамый һәм ни өчен?  

Б: Автобуска утырганда этешмәскә, кергәндә туктап башкаларга комачауламаска, автобус эчендә сикереп йөрмәскә, тәрәзәдән кулны, башны чыгармаска, чүпләмәскә, өлкәннәргә, балалы әниләргә урын бирергә.

Т: Белмәмеш менә болар барысы да җәмагать  транспортында үзеңне тоту кагыйдәләре дип атала.

Б-ш: Сез бик күп беләсез икән. Минем дә сезнең кебек күп беләсем килә. Сез боларны кайда өйрәндегез?

Б: “ Алсу балалар бакчасында”

Б-ш: Мине дә алыгыз әле үзегез белән.

Т: Балалар, алабызмы Белмәмешне үзебез белән.

Б: Алабыз.

Балалар автобуста барганда җыр җырлыйлар.

(Яр Чаллы шәһәре  2нче номерлы балалар бакчасы музыка җитәкчесе Р. Г. Гыйләҗева көе

Һәм сүзләре .)

Тәрбияче : Балалар менә безнең тукталыш . Әйдәгез автобустан төшәбез .

( балалар автобустан төшәләр ).

Дүрт өстәлдә автобус , трамвай, троллейбус,  таксиларның төсле кәгаз ләрдән киселгән өлешләре тора .

Т : балалар әйдәгез , Белмәмешкә бүләк әзерлик . Аның өчен сез менә бу өлешләрдән автобус , трамвай , такси ябыштырыгыз ( балалар тәлинкәдән алалар геометрик фигуралар

алалар :  өчпочмак  - автобус , квадрат – трамвай , түгәрәк – такси ябыштыра ) (музыка куела)

Т : балалар , сез нинди транспорт төрләрен ябыштырдыгыз ?

Б : җәмәгать  транспортларын ( балалар эшләрен Белмәмешкә бүләк итәләр )

Белмәмеш : Рәхмәт сезгә балалар ! Мин хәзер җәмәгать  транспорты турында,анда үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен һәм шәһәр урамнарында ничек йөрергә икәнен беләм . Моннан соң башка тәртип бозмам . Бүләкләрегез

өчен рәхмәт . Саубулыгыз !

Тәрбияче һәм балалар Белмәмеш белән саубулашалар .

Т: Балалар, безнең сәяхәтебез шуның белән тәмам, без бакчага кайтып җиттек.

Файдаланылган әдәбият.

  1. Артемьев Л. А., Минниханов Р.Н., Ишниязова З. Л., Халиуллин И. А. и др. Обучение детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах (региональный стандарт)- Казань, ТГЖИ,1995 г.
  2. Гарданов Х. Ш. Без китап яратабыз- Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1985 ел.
  3. Гөлбакча. Төзүчеләре: Юсупова Ф. Ю., Камалова З. Ф., Борханова Р. А.- Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел.
  4. Учебный план и программы обучения детей правилам безопасного поведения на дорогах ДОУ ( региональный стандарт). Составители: Минниханов Р. Н., Халиуллин И. А. И др. –Казань, 1995 г.
  5. Хәлиуллин И. А., Миңнеханов Р. Н., Шуралев С. Г. Һ.б. Мәктәпкәчә белем бирү учреңдениеләрендә балаларны юлларда үз- үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү. Укыту планнары һәм программалар – Казан, 1997 ел.
  6. Юл фәне кагыйдәләре: Башл. мәкт. 1 кл. дәреслеге/ Миңнеханов Р. Н., Хәлиуллин И. А., Харисов Ф. Ф. һ.б. – Казан: “Элодея”, 1998 ел.
  7. Юл фәне әлифбасы: Баш. мәкт. 2 сыйныфы өчен дәреслек / Миңнеханов Р. Н., Хәлиуллин И. А., Харисов Ф. Ф. һ.б.- Казан: “Рут” , 2000 ел.
  8. Адеева Н. Н., Князева О. Л. Безопасность на улицах и дорогах – Москва, издательство АСТ-ЛТД, 1997 г.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

"Авыл урамы"

Икенче кечкенэлэр торкеме балалары белэн сәяхәт...

Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт

материал для воспитателей , подготовительных групп....

Шәһәр урамы буйлап сәяхәт.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту....

Авыл урамы буйлап.

Икенче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү шөгыле....

Мастер класс «Шәһәр урамы»

Әлеге мастер-класс мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче педагогларга файдалы булачак, әмма әти-әниләргә дә кирәк булырга мөмкин. аларның юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерүдә ярдәмчесе булачак....