Шәһәр урамы буйлап сәяхәт.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Ханафиева Лейсан Зульфаровна

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dus_bak_shhr_ur._buy._syakht.docx19.43 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә районы Дусым “Кояшкай” балалар бакчасы.

Тема: Шәһәр урамы буйлап сәяхәт.

Тәрбияче: Ханафиева Л. З.

Максат: балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен үзләштерү, балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү. Әкият геройлары аша балаларда эшчәнлеккә кызыксыну уяту. Балаларның сөйләм телләрен баету, фикерләү сәләтен үстерү.

Үткәрү формасы: презинтация  белән.

Җиһазлар: йомры икмәк, дид.уен “автобусны җый”, табышмаклар.

Эшчәнлек барышы:

Т: исәнмесез, балалар! Бүген без сезнең белән шәһәр урамы турында сөйләшербез. Безгә бүген кунакка Йомры икмәк килгән. Аның да безнең белән сәяхәткә чыгасы килә. Балалар, сез “Йомры икмәк” әкиятенең ничек тәмамланганын хәтерлисезме?

Б: әйе, төлке Йомры икмәкне ашый.

Т: дөрес, ә безнең Йомры икмәкне төлке ашамаган. Йомры икмәк төлкедән хәйләкәрерәк булып чыккан. Юл буйлап бара торгач, шәһәргә килеп җиткән. Без бүген сезнең белән шәһәр урамы буйлап, Йомры икмәк белән сәяхәт итәрбез. (слайд 2)

Т: әйдәгез, балалар, шәһәр урамын карыйк әле. Сез анда нәрсәләр күрәсез?

Балаларның җавабы.

Т: әйе, шәһәр урамында күп өйләр бар. Алар төрле-төрле: биек һәм тәбәнәк. Аларда кешеләр яши. Рәсемдә ашамлык кибетендә күрергә була. Әйтегез әле, ашамлык кибетендә нәрсәләр сатып алалар?

Балалар җавабы.

Й.и: балалар, миңа урманда йөрергә уңайлырак булган. Ләкин мине анда тотып ашарга мөмкиннәр. Ә шәһәр урамында йөрергә куркыныч, монда йөрергә авыр, бернәрсәне дә аңлап булмый.

Т: борчылма, Й.и, без сиңа балалар белән булышырбыз. Балалар сез әзерме?

Б: әйе.

Т: игътибар итегез әле, бу юлдан нәрсәләр йөри?

Балалар җавабы. Слайд

Т: әйе. Машиналар, автобуслар йөри торган юл ничек атала?

Балалар җавабы.

Т: дөрес, аннан бары тик машиналар гына йөри. Исеңдә калдыр моны Й.и.

Й.и: әйе, миңа бик кызык.

Т: балалар, юлның җәяүлеләр йөри торган урыны нәрсә дип атала?

Балалар җавабы.

Т: дөрес, аннан бары тик җәяүлеләр генә йөри. Тратуарның бары тик уң ягыннан гына йөрергә кирәк. Җәяүленең төп һәм авыр эше, ул юл аша чыгу. слайд.

Й.и: ничек кызык. Рәхмәт балалар, миңа бар да аңлашыла.

Т: игътибар белән карагыз әле, юлның икече ягында сез нәрсә күрәсез?

Балалар җавабы. Слайд.

Т: дөрес, светофорның ничә төсе бар?

Балалар җавабы. Слайд.

Т: кызыл төс янса нишлибез?

Балалар җавабы.

Т: сары төс нәрсә дигәнне аңлата?

Балалар җавабы.

Т: яшел төсне ничек аңларга?

Балалар җавабы.

Т: безнең Илвирыбыз светофор турында шигырь өйрәнгән. Әйдәле безгә шуны сөйләп күрсәт әле.

        Урамнарны күзәтеп

        Ваемсызны кисәтеп

        Чатта тора светофор,

        Сакта тора светофор.

        Кузгалма! – ди кызыл төс.

        Сабыр! - дия сары күз.

        Ярый! – дия яшел күз.

Й.и: миңа бик охшады бу шигырь. Үземә дә өйрәнергә кирәк әле. Рәхмәт балалар.

Т: әйдәгез бергә “Светофор” уенын уйнап алыйк. Йомры икмәк тә безнең белән уйный.

Менә без сезнең белән светофор турында искә төшердек. Ә хәзер әйдәгез дәвам итик. Яңадан рәсемгә карыйбыз, юлда тагын нәрсәләрне күрәбез?

Балалар җавабы. Слайд.

Т: бу сызык зебра дип атала. Зебра дигән җәнлек тә бар (рәсем). Ул җылы яклар да яши. Юлдагы зебра ерактан  ук җәяүлеләрг дә, шоферларга да күренеп тора.

Т: балалар безнең кунагыбыз нигәдер моңсуланды. Й.и син нигә бик моңсу.

Й.и: әбием белән бабаемны сагындым.

Т: моңсуланма. Й.и, сиңа балалар әбиең белән бабаең янына кайтырга булышырлар. Ә хәзер табышмак ярдәмендә, Йомры икмәкнең нинди транспорт белән өенә кайтуын белербез. (слайд)

        Каладагы үгезләрнең

        Тар сукмакта мөгезләре.

        Сукмактан чыкса мөгез,

        Шып туктар чапкан үгез.  (троллейбус)

Сукмактан да чыгалмыйлар,

Бер-берсендә уздырмыйлар.   (трамвай)

Т: бу транспортлар барысы да шәһәр эчендә йөри торган транспортлар. Трамвай һәм траллейбуста урман да йөреп булмый. Шуңа күрә без Йомры икмәкнең нинди транспорт белән кайтуын хәзер белербез.

(таратма җиһаз белән эш: “Автобусны җый”.

Нәрсә килеп чыкты?

Балалар җавабы.

Й.и: рәхмәт, сезгә, балалар! Сау булыгыз. (Йомры икмәк автобуска ашыга)

Т: без бүген сезнең белән шәһәр урамы буйлап сәяхәт иттек. ( балалар белән эшчәнлеккә йомгак ясау.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

"Авыл урамы"

Икенче кечкенэлэр торкеме балалары белэн сәяхәт...

Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт

материал для воспитателей , подготовительных групп....

Иҗади проект "Безнең шәһәр урамы"

Балаларда юлда йөрү культурасы, игътибарлылык, җаваплылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү....

Авыл урамы буйлап.

Икенче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү шөгыле....

Мастер класс «Шәһәр урамы»

Әлеге мастер-класс мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче педагогларга файдалы булачак, әмма әти-әниләргә дә кирәк булырга мөмкин. аларның юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерүдә ярдәмчесе булачак....