Авыл урамы буйлап.
методическая разработка по окружающему миру (младшая группа) на тему

Хазиева Венера Мазгаровна

Икенче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү шөгыле.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Авыл урамы буйлап.

Максат:         Балаларда әхлакый сыйфатлар – гаделлек, игътибарлылык          

                тәрбияләү.

                      Балаларны юлда проблемалы ситуацияләргә очраган вакытта үз-

                үзләрен тота белергә өйрәтү.

                     ”Юл фәне” белән бәйле терминнарны өйрәнүне дәвам итү.  

                Светофор белән таныштыру. Урамда үз-үзеңне дөрес тоту  

                кагыйдәләрен кабатлау, ныгыту.

Җиһазлау: Зур урам рәсеме, уенчык светофор, һәр балага светофор макеты,  

                 сюжетлы рәсемнәр, Ш.Галиевның “Светофорның өч күзе” шигыре.

Эшчәнлек барышы:  

Тәрбияче:  Балалар, без Актаныш дигән авылда яшибез. Авылыбызда урамнар бик күп. Урамнарда өйләр, кибетләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, зур йортлар бар. Урам буйлап көнен дә, төнен дә машиналар чаба.  Автобуслар, машиналар кешеләрне эшкә алып баралар, алып кайталар, кунакка алып баралар.    Автобус, машиналарга утырып йөрүчеләрне пассажирлар дип, ә җәяү йөрүчеләрне җәяүлеләр дип атыйлар.

Сүзлек өстендә эш: балалар “пассжир”,” җәяүле” сүзләрен кабатлыйлар.

Тәрбияче: Ә хәзер зур урам рәсемен карыйк. Урамның төп өлешләрен истә калдырыйк: машиналар  йөри торган өлеше – машина юлы дип , ә җәяүлеләр йөри торган өлеше – тротуар дип атала.

Сүзлек өстендә эш: балалар “машина юлы”, “тротуар” сүзләрен кабатлыйлар.

Тәрбияче:       Тротуар – минем юлым!

                        Җәяүлеләр азмы, күпме,

                        Барысы да белсен:

                         Йөрергә кирәк уң яктан!

      Юл – машинаның хәрәкәт итә торган урыны. Ә җәяүлеләр каян йөри инде?

Балалар: Тротуардан.

Тәрбияче:       Бик дөрес, балалар. Ә безгә машина юлыннан йөрергә ярыймы?

Балалар:  Йөрергә ярамый.

Тәрбияче:   Дөрес уйлыйсыз, балалар. Ә машина юлында уйнарга ярыймы соң?

Балалар:  Машина юлында уйнарга да ярамый.

Тәрбияче:     Дөрес. Һич ярамый уйнарга. Мин сезгә сюжетлы рәсемнәр буенча “Ярый – ярамый” уенын уйнап алырбыз.

  • Балалар машина юлында хоккей уйныйлар.
  • Машина юлында туп белән уйныйлар.
  • Балалар өй янындагы мәйданчыкта уйныйлар.

Рәсемнәр буенча сораулар бирелеп белемнәре ныгытыла:

- Машина  юлы  янында уйнарга ярыймы?

- Туп машина юлына тәгәрәп керсә, сез нәрсә эшләр идегез?

- Машина юлы яныда чана шуу дөресме? 

- Сез нинди урында гына уйнарга тиешсез?

Тәрбияче:       Мин сезгә светофор уенчыгы алып килдем, карагыз әле. Сезнең аны кайда күргәнегез бар? (шәһәрләрдә).  Светофор – машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтә. Аның өч уты – күзе бар: кызыл ут  янса, барырга ярамый; сары ут янса, әзерләнеп, көтеп торырга куша; яшел ут янса, барырга ярый.

        Светофор белән уен да уйнап алыйк. Без барыбыз да җәяүлеләр булырбыз. Машина юлы аша чыгарга кирәк. Юл кырыенда светофор тора. (Кызыл түгәрәк күрсәтелә). Кызыл ут янганда нишлибез?

Балалар: Юл аша чыкмыйбыз.

Тәрбияче: Сары ут янганда нишлибез?

Балалар: Әзер торабыз.

Тәрбияче: Ә яшел ут янганда нишлибез?

Балалар: Юл аша чыгабыз

Тәрбияче: Бик дөрес аңлагансыз.

Уен  2-3 тапкыр уйнатыла.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балаалр. Әйдәгез хәзер өстәллә янына килик тә, үзебезгә уйнар өчен светофор ясыйк.

   Өстәлләрдә һәр балага светофор макеты куелган, алар кызыл, сары, яшел төстәге түгәрәкләрне беркетәләр. Балалар белән бергә Ш.Галиевның “Светофорның өч сүзе” шигыре кабатлана. Балалар шигырьнең эчтәлегенә туры китереп светофор макетыннан төсләрне күрсәтеп баралар:   Янып тора өч күзе

                                  Күреп тора ич безне.

                                 Әйтеп тора өч сүзне:

                                 -Кузгалма!- ди кызыл күз.

                                -Сабыр! – дия сары күз.

                               - Ярый! – дия яшел күз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

"Авыл урамы"

Икенче кечкенэлэр торкеме балалары белэн сәяхәт...

Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"

Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту,  авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн  белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....

Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт

материал для воспитателей , подготовительных групп....

Шәһәр урамы буйлап сәяхәт.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту....

Иҗади проект "Безнең шәһәр урамы"

Балаларда юлда йөрү культурасы, игътибарлылык, җаваплылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү....