“Татар халкының милли киемнәре”
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Шаймарданова Гульгена Фасхетдиновна

Милли киемнәрнең нәфис бизәлешләренә соклану хисләре тәрбияләү. Милли культураның үткәненә һәм бүгенгесенә балаларны якынайту. Милли киемнәрнең хатын-кыз һәм ир-атныкын үзенчәлекләренә карап аера белергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл “Татар халкының милли киемнәре”18.59 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Татар халкының милли киемнәре”

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: 

  1. Милли киемнәрнең нәфис бизәлешләренә соклану хисләре тәрбияләү.
  2. Милли культураның үткәненә һәм бүгенгесенә балаларны якынайту.
  3. Милли киемнәрнең хатын-кыз һәм ир-атныкын үзенчәлекләренә карап аера белергә өйрәтү.

Методик алымнар:

  1. Р.Вәлиеваның “Кәләпүшем, кәләпүш” шигыреннән өзек уку, әңгәмә.
  2. Оста куллар күргәзмәсенә сәяхәт.
  3. Милли чигү үрнәкләрен карау – әңгәмә.
  4. Музыкаль уен “Түбәтәй”.
  5. “Түбәтәй, калфак бизә” әзер бизәкләрне урнаштыру.
  6. Нәтиҗә.

Сүзлек өстендә эш: түбәтәй, сөлге,калфак, алъяпкыч, кулъяулык.

Җиһазлау:

  1. Татар милли киемнәре төшерелгән рәсемнәр, курчаклар.
  2. Кәгазьдән ясалган калфак, түбәтәй бизәк төрләре
  3. “Иң матур сүз” китабы, 213 бит.
  4. Нурзия “Әбием сандыгы”.

Белем бирү эшчәнлеге:

Тәрбияче: Балалар, без кайсы республикада яшибез әле?

Балалар: Татарстан.

                           Республикам.

        Чыгып китәм иркен кырларыңа,

        Игеннәрең тора чайкалып.

        Моң тарала Идел буйларына,

        Бәйрәм көен җырлый бар халык.

        Азат та син, гүзәл дә син

        Әй туган җирем!

        Күкрәп яшә, Татарстан,

        Республикам минем!  (Нури Арсланов)

Тәрбияче: Татарстан Республикасының башкаласы ничек атала?

Балалар: Казан шәһәре.

Тәрбияче: Әйе, балалар, Казан шәһәре. (Казанның бер-ике гомуми күренешен альбомнан күрсәтү).

Тәрбияче: Ә без нинди шәһәрдә яшибез?

Балалар: Түбән Кама шәһәрендә (Альбомнан күренешләр күрсәтү).

Тәрбияче: Әйе, балалар. Татарстан Республикасында татарлар гына түгел, рус, мордва, чуваш, мари, башкорт һәм башка милләт вәкилләре дә яши. Һәр халыкның үз теле, үз милли киемнәре, үз гореф-гадәтләре, үзенә генә хас матур җырлары, биюләре бар. Безнең татар халкының милли киемнәре нинди икән – без хәзер шул турыда сөйләшербез. Барыбызның да татар милли киемнәрен күргәне бар. Бәйрәмнәрдә үзебез дә милли киемнә киябез. Искә төшерик әле, сез татар халкының нинди милли киемнәрен беләсез?

Балалар: Калфак, читек, түбәтәй, камзул, бәбиитәкле күлмәк.

Тәрбияче: Бик дөрес. Безнең әби-бабаларыбыз әнә ничек киенгәннәр икән.

             “Кәләпүшем, кәләпүш”

        Йөзләремә килешәсен

        Кайлардан гына белгән.

        Туган көнгә дәү әнием

        Кәләпүш алып килгән.

                    Кәләпүшемне кидем мин,

                    Көзге каршына килдем.

                    -Менә шундый була ул-

                    Татар малае!- дидем.

       Кәләпүшем, кәләпүш,

       Энҗе-мәрҗәннәр чиккән.

       Чиккән кәләпүш үземә

       Бигрәк килешә икән. (Р.Вәлиева)

Тәрбияче: Бу шигырь малайларның баш киеме түбәтәй турында. Чөнки аны ир-егетләребез бүгенге көндә дә кияләр. Балалар, түбәтәйнең бизәлеше турында сөйләгез әле?

1 бала: Бик матур итеп чигелгән.

2 бала: Түбәсен алтын җеп белән чиккәннәр.

3 бала: Түбәтәйнең чите буйлап дулкынлы үсемлек бизәге урнаштырылган.

Тәрбияче: Балалар, хәзер сезнең белән “Оста куллар” күргәзмәсенә сәяхәт итәрбез. Нәрсә бу, балалар?

Балалар: Сөлге.

Тәрбияче: Нинди сөлге соң бу?

Балалар: Татар халкының чигүле сөлгесе.

Тәрбияче: Баш-башлары нинди аның?

Балалар: Чигелгән.

Тәрбияче: Балалар, сөлге чигү – сөлгегә ясалган рәсемне яки бизәкне төсле җепләр белән тегү ул. Карагыз әле, ничек матур чигелгән бу сөлгеләр! Аларны бит татар кызлары чиккән. (Чигүле сөлгеләрне карау. Икенче әйберне алалар).

Тәрбияче: Ә монысы нәрсә?

Балалар: Монысы – алъяпкыч.

Тәрбияче: Ай-яй нинди матур алъяпкыч! Ничек матур итеп чигелгән. Нәрсә соң ул – алъяпкыч?

Балалар: Алъяпкыч – ул өс киемнәре пычранмасын өчен киелә торган әйбер.

Тәрбияче: Монысы, балалар, нәрсә?

Балалар: Кулъяулык.

Тәрбияче: Чигелгән кулъяулыклар, алар нинди матурлар. Аларны кызлар егетләр өчен кич утырып чиккәннәр. Вәгъдә билгесе булып торган. Егетләр кулъяулыкларны түш кесәсендә генә йөрткән.

Тәрбияче: Ә бу нәрсә?

Балалар: Калфак.

Тәрбияче: Калфакларның төрлесе була. Кечкенә калфак чәчкә кыстырып куела, аның өстенә шәл ябыла. Ә зур калфакны тулысынча башка кияләр. Кияр алдыннан аны яннарын бераз кайтарып куялар, чук белән бизиләр. Заманалар узу белән калфаклар да үзгәргән. Бәйләнгәнне кечкенә бәрхет калфак алыштырган. Аны алтын җепләр белән бизәгәннәр. Соңрак калфакларга  чәчәкле ак сәйлән, энҗеләр такканнар.

Тәрбияче: Монысы нәрсә?

Балалар: Түбәтәй.

Тәрбияче: Әйе, балалар. Безнең зби-бабаларыбыз нинди оста булганнар, хезмәт яратканнар, һөнәрле булганнар. Балалар, нәрсәләр чигелгән бу әйберләргә?

Балалар: Чәчәкләр.

Тәрбияче: Нинди чәчәкләр?

Балалар: Кыңгырау чәчәк, лалә, кашкарый.

Тәрбияче: Әйе, бик матур чигү үрнәкләре бар. Хатын-кызларыбыз аларны төшереп төннәр буе чигү чиккәннәр. Хәзер чигү үрнәкләрен карап китик.

(5-6 үрнәк күрсәтү).

Тәрбияче: Хәзерге кебек үк, борынгы заманнарда да бәйрәмнәр булган һәм алар бик күңелле узганнар. Чөнки бу бәйрәмнәрдә уен-көлке, җыр-бию, такмак әйтешүләр күп булган. Хәзер без сезнең белән “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк әле.

Тәрбияче: Бергәләшеп түбәтәй белән калфак бизәп алыйк. Әзер бизәкләр белән матур итеп бизик. (Балаларның мөстәкыйль эшләре. Кызлар калфак, малайлар түбәтәй бизи).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Хәзер һәрберегез чыгып үзенең эшен күрсәтә. Ә без карарбыз.

           Балкып тора түбәтәй, калфаклар

           Энҗе бөртекләре белән.

           Алар монда килгән гүя

           Чын әкият иленнән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....

Доклад Тема: Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте.

Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте. (Чыгыш)...

Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.

Халкыбыз мирасы,бәйрәмнәре, йолалары....

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү....