Доклад Тема: Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте.
консультация на тему

Якупова Галия

Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте. (Чыгыш)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tyshlyk.docx22.33 КБ

Предварительный просмотр:

Доклад

Тема: Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте.

Тәрбияче: Якупова Г.Г.

2018

Удмурт халык милли киемнәре, мәдәнияте.

Удмуртлар. Удмуртларның телләре исә (аларны ар дип тә атаганнар) фин-угыр телләре группасына карый. Аларда басым һәрвакыт сүз ахырында, әлифбалары рус графикасына нигезләнеп барлыкка килгән. Антропологик типлары буенча алар субурал тибына якын, ягъни европа һәм монгол группалары катнашы нәтиҗәсендә барлыкка килгән тип.

Удмуртлар тырыш халык булып, аучылык, җир эшкәртү, балыкчылык белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер инде халыкның төп массасын эшчеләр һәм интеллигенция тәшкил итә.

Борынгы удмурт халыкы Идел буена килеп урнашкан ыруглардан килеп чыккан дип санала. Удмуртлар  тамырда боынгы төньяк һәм урта Урал һәм Җаек буе (Кама) халкы. Удмуртлар үзләре беренчел аңлатманы «көчле кеше» дип тәрҗемә итәләр, икенче атаманы “чит, оч, кырый кешесе”дип тә атыйлар. Борынгы чорларда  удмурт авыллары  тезелеп киткән чишмәләр һәм елга ярында урнашкан. Алар авылларга охшамаган да булган , ярым күчмә тормыш алып барганнар.  Чын  авыллар 19 гасырдагына барлыкка килә башлаган. Йортлары агач корылмалар булган.

         Ирләр иген иккән, аучылык , терлекчелек , умартачылык белән шөгыльләнгән, хатын-кызлар тукыган, чиккән, бәйләгән.... барлык кием кулдан эшләнгән.

        Удмурт милли киемнәре гади түгел,  ә үзләренә җәлеп итүче. Өстәвенә,  удмуртларның киемнәре кайда яшәүләренә карап төрле- төрле булган. Хатын-кызларның берләре  (төньяк удмуртлар) озын җиңле, ачык изүле ак күлмәк (дэрем),  аның өстеннән  тәңкәле, укалы күкрәкчә ( чыртывесь, чыртыкыш, уксе тирлык),  күкрәксез алъяпкыч (азькышет), аларга өстәмә кыска җиңле  камзул (саестэм) кышын йон кафтан (зыбын, дукес, сукман)  кисә, икенче төбәктә (көньяк удмурт ) яшәүчеләр өчен  ак кием дини бәйрәм киеме булып саналган.

Аларның милли күлмәкләре  җете төсле,  бизәкле һәм төрле  тукымалардан теркәп ясалган биек якалы булган.  Удмурт киемнәрендә ромб, квадрат, өчпочмак, йолдыз формалары бизәк буларак еш кулланыла. Аның өстеннән  изүле, күкрәкле тәңкәле алъяпкыч(кабачи), йон кофталар, халат (шортдэрем)   кигәннәр.  Алъяпкычның путасы саклаучы көч дигән ышану булган.  Начар көчләрне куу өчен пута очына һәм алъяпкыч итәгенә чылтырап торучы тәңкәләр теккәннәр.

Хатын-кызлар бәйрәмнәргә озын, бизәкләп бәйләнгән, чигелгән оеклар  (пыдвыл) яки оекбашлар(чуглэс) киеп, чабата (кут), башмак (ката) яки итекләр (гын сапег) кигәннәр.

         Башларына  маңгай капланып тора торган «йыркерттэт»,   сөлге формасындагы косынка «чалмы»,   киеп алар тәңкәләр, укалар белән бизәлгән  Бу баш киеме  рус кызларының баш киеме -  кокошнигын хәтерләткән. Яшь кызлар тәңкәле тәкыя бәйләгән. Аның өстеннән яулык ябылган яки чигүле япма «сюлыкош» кулланылган.

 Ирләрнең өс киемнәре, күлмәк бизәкләре  хатын-кызларныкыннан аерылмаган.  Күлмәк якалары  бизәкләр белән чигелеп, кырыйдан төймәләнеп,  басып тора. Ирләр күлмәге саклаучы көче булган пута белән тулыландырылган.  Камзул сыман җәйге киемнәре «зыбын» , кышкы йоннан тукылганы «дукес»  , туннары «пась» дип аталган. Киң балаклы чалбарлары , җете төсләрдән ( күп вакыт куе зәңгәр)тегелгән, ак сызык сызылган.  Башларында сарык йоныннан бәйләнгән башлыклар яки эшләпә булган, аякларына чабата, итек, башмаклар кигәннәр.  

Төп ризыклары булып хайван итләре һәм үсемлекләр торган. Урманнардан гөмбә, җиләк, үләннәр җыйганнар, бакчада үстерелгән  кәбестә, шалкан, керән, бәрәңге киң кулланылыш алган. Иң яраткан ризыклары булып төрле эчлекле (творг, ит, бәрәңге, кәбестә) пилмән, төрле ярмалы, кәбестәле ашлар санала. Салкын окрошка, шалкан ашын аеруча яратканнар. Төрле квас, морсларны  еш кулланганнар.

 Удмуртларның мәдәнияте күбрәк авыл хуҗалыгы белән бәйләнгән. Алар бәйрәмнәрне югары көчләргә табыну, аларга корбан китерү белән башлап җибәреп, соңыннан уеннар, күмәк җырлы-биюләр белән дәвам иткән.

19 гасырдан соң провославие динен кабул иткәч чиркәү бәйрәмнәре , дини бәйрәмнәр аларның тормышын үзгәртеп җибәрә.   Аларның Раштуа, Чукындыру, Пасха  һ.б.кебек бәйрәмнәрне икенчерәк төс ала. Бүгенге көндә дә удмуртлар, проваславие динендә булсалар да, бәйрәмнәрендә борынгы христиан диненең кайбер элементларын  кулланалар.

Хәзерге вакытта Татарстан республикасының җиде районында(Кукмара, Мамадыш, Арча, Балтач, Әтнә, Биектау)удмурт 25000 яши.  Язгы чәчүдән соң  татар халкы “Сабантуй” бәйрәме уздырса, удмуртлар «Гырон быдтон»ны  бәйрәм итә.

Башкор  халык милли киемнәре, мәдәнияте.

Урта Идел буе Көнчыгыш Европаның аерым бер этнографик өлкәсе булып тора. Идел буенда яшәүче халыклар тарихи һәм икътисадый үсешләрендә күп кенә уртаклыкларга ия булган кебек, аларның килеп чыгышлары, мәдәниятләре, көнкүрешләрендә дә уртаклыклар күп.
Идел буенда, Татарстан Республикасында күп милләтләр яши. Тарихи яктан караганда Идел буе халыкларына мордва, мари, удмурт, чуаш, Казан һәм Идел буе татарлары, руслар  һәм башкортлар керә.

Башкортлар Идел буе халыкларына шартлы рәвештә кертелгәннәр. Дөреслектә алар Урта Азия һәм Идел буе халыклары арасында урта урынны алып торалар һәм мәдәни яктан ике якка да якын.

Бүгенге көндә Татарстанның Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Әлмәт, Алабуга, Минзәлә, Сарман, Мөслим, Лениногорск, Менделейвск, Тукай, Ютазы районнарында башкортлар төпләнеп яши.

Башкортларның борынгы бабалары булып төркиләр халыклар санала. Урал тауларының башланган урыннарына, тау итәкләренә, Идел, Чулман (Кама) елгалары  килеп урнашып, көтү көтеп ярым күчмә яшәү рәвеше алап барганнар. Алар җәйләрен далалаларда урнашкан тирмәләрдә (Юрта дип атаганнар) көтү көтеп, иген иккәннәр, кышлау өчен урман эчендә авыллары булган. Анда кызыл балчыктан  измә изеп, бүрәнәләрне сылап йортлар (бурама) төзеп кышлаганнар, ул йортлар ярым җир астында булган (землянка).  Бу йортларның алачыклары булган, шунда аш әзерләнгән. Алдан әйтеп үтелгәнчә, башкортлар элек электән ярым күчмә тормыш рәвеше алып барганнар, һәм бу яшәеш аларның үзенчәлекле гореф-гадәтләрендә дә, ашау-эчүләрендә дә ачык чагылган. Төп шөгыльләре терлекчелек булган. Аларның башка терлекләрдән кала зур гына ат көтүлекләре дә булган. Аучылык, урман эше, балыкчылык та башкорт халкы белгән кәсепләр саналган. Күбрәк алтын приискаларында эшләгәннәр: утын кискәннәр, күмер әзерләгәннәр, руда ташыганнар һ.б. Чисталык һәм пөхтәлекләрен истә тотып, башкортларга алтын юу эше дә йөкләнә торган булган

Башкортлар. Физик төсмерләре буенча алар татарлардан аерылмыйлар дияргә мөмкин. Әмма монгол йөзле, кысык күзле, чыгып торган яңаклы башкортлар да булган. Буйлары озын түгел, әмма алар көчле.

Төп шөгыльләре терлекчелек, малчылык булган. Аларның сарык(куй), сыер кебек  терлекләрдән кала зур гына ат көтүлекләре дә булган. Аучылык, урман эше, балыкчылык, умартачылык та башкорт халкы белгән кәсепләр саналган.  

Традицион башкорт киеме- кешенең кайсы милләттән икәнен ачык күрсәтеп тора. Башкортларның күчмә халык икәнен, малчылык белән шөгыльләнгәнен күрсәтеп , төрле тукымалардан,  сарык тиреләренән  тегелгән аларның киемнәре. Аларда  күберәк кызыл, яшел, күк, кара төсләрне кулланганнар.

Хатын-кызларның өстендә билле , бала итәкле озын күлмәк, аның астыннан, башка төрки халыкларныкы кебек үк, ыштан булган. Кулмәк өстеннән төрле укалар, тәңкәләр белән бизәлгән, чигелгән  камзул кигәннәр. Камзулларның озын җиңле халат сыманнары да булган. Алар гадәттә  бәрхет тукымалардан тегелеп, башкортларның яраткан төсләре белән укалап чигелгән. Муеннарына, түшләренә тәңкәләр, мәрҗәннәр белән бизәлгән күкрәкчә-түшлекләр бәйләгәннәр. кияүдә булганнар, кошмау(яулык) япканнар, яшь кызлар башларына тәңкәләр тезеп бизәлгән тәкыя бәйләгәннәр. Кыш көне чикмән, тун, толып киеп йөргәннәр. Бәйрәм киемнәре чылтыручы тәңкәләр, елтыраучы укалар белән бизәлгән. Аякларына күн итек, башмак, туфли, күн галошлар киеп йөргәннәр.  Малчылык белән шөгыльләнүче халыкның барлык кешеләре дә, ярлы, бай булуына карамастан, күн аяк киеме кигән.

Башкортлар ирләре нигездә – күлмәк һәм бик киң булмаган ыштан, камзул яки кафтан кигәннәр. Кыш көннәрендә сарык тиресеннән тегелгән тун яки толып кигәннәр, билләрен каеш белән буганнар. Көндәлек баш киеме - түбәтәй - өлкәннәрнеке кара, яшьләрнеке яшел, кызыл, күк төсле, алар ука, чигү җепләре белән бизәлгән.  

Башкортлар бик кунакчыл халык, кунакларга тәгъдим ителә торган сый – атаклы башкорт балы белән сөтле кайнар чәй. Эссе җәйдә ат сөтеннән ясалган кымыз, әйрән аларның төп эчемлеге . Ашамлыклардан – ат яки сарык итеннән пешкән бишбармак, токмач, палма, куллама, итле аш , аерым савытта, шулпа белән бирелә торган казы (өйдә ясалган, киптерелгән колбаса ) иң атаклылыардан санала.  Төче камырдан – җәймә, көлчә пешерәләр. Шулай ук бавырсак, чәк-чәк, алар табыны ризыклары.

  Башкорт халык музыка уен кораллары: курай, кубыз, думбыра.

Башкорт  халык  уеннары. Кем алдан өлгерә?

Уйнау тәртибе

Ике бала, кара-каршы торып, бауның очларын тота. Аларның һәр берсе ягында, ике метр ераклыкта, берәр түмәр (төп, түмгәк) утыртыла.

Сигнал булу белән, уйнаучылар икесе дә бер-берсен үз ягына тарта башлый һәм сыңар кулы белән түмәрне тотып алырга тырыша. Кем үз ягындагы түмәрне элегерәк тотып өлгерә, шул җиңүче була. Бау тартышырга янә ике кеше чыга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү....

“Татар халкының милли киемнәре”

Милли киемнәрнең нәфис бизәлешләренә соклану хисләре тәрбияләү. Милли культураның үткәненә һәм бүгенгесенә балаларны якынайту. Милли киемнәрнең хатын-кыз һәм ир-атныкын үзенчәлекләренә карап...