Выступление на тему " Рус телле балаларын татар теленэ ойрэту"
учебно-методический материал

Выступление

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chygysh_rus_telle_balalarny_tatar_telen_oyrtu.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү.

Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары  тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа укыту-методик кулланмалар эшләү зарурлыгы килеп басты.

  Билгеле булганча, телгә өйрәтүнең максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының  белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

  Рус телле балаларга татар теле өйрәтү максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан  тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

  Балаларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, балалар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

  Баланың сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла:

  • өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
  • программада күрсәтелгән темалар буенча тәрбияченең сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
  • бирелгән үрнәк диалоглар буенча охшаш диалоглар төзү, әңгәмәдә катнаша алу;
  • терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү.

  Телне аралашу аша өйрәнү принцибы.

  Атаклы психологлар А.Н.Леонтьев, П.Я.Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары,   ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә:

Лингвистик материал сайлау схемасы

Социаль контактлар, аралашу сфералары, ситуацияләрне ачыклау

Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү

Сөйләм бурычларын ачыклау

Тиешле лингвистик материалны сайлау.

  Әлбәттә, эчтәлек сайлаганда сөйләм материалының  күләмен билгеләү өчен балаларның психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алу зарур.

  Югарыда әйтелгәннәрне искә алып сайланган материал балалар бакчасында телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра.

 Телне өйрәнү процессын индивидуальләштерү принцибы.

  Мәктәпкәчә яшьтәге балалар эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый.

  Телне өйрәтү процессында әкияти, фантастик сюжетлар, кызыклы геройлар белән очрашу, уен элементларын куллану – тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә.

  Материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик – грамматик материалны балаларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе – тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым.

Димәк, эчтәлектә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу мәҗбүр. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен шундук тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуын тәэмин ителә.

  Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу –телне үзләштерү процессын җинеләйтә. Димәк, һәр эшчәнлеккә программа материалын сайлаганда, балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу зарур. Эшчәнлекләрдә ситуатив кагыйдәләрнең рус һәм татар телендә бирелүе балаларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора.

  Безнең иҗади төркем рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле өйрәтүне оештыру буенча  "Татарча сөйләшәбез" дигән укыту методик кулланма төзедек.

  Укыту методик кулланма (УМК) өч проекттан тора һәр проект өчен:

  1. тематик план;
  2. эшчәнлек конспектлары;
  3. балалар өчен эш дәфтәрләре;
  4. аудиоматериаллар;
  5. анимацион күренешләр;
  6. күрсәтмә, таратма материаллар;
  7. диагностик материаллар төзелде.

  Беренче проект “Минем өем”

  1. яшьлек балалар  (уртанчылар төркеме) өчен.

Икенче проект “Уйный – уйный үсәбез”.

5-6 яшьлек балалар  (зурлар төркеме) өчен.

Өченче проект “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” 6-7 яшьлек балалар ( мәктәпкә әзерлек төркеме) өчен.

Һәр проектка 60 ар эшчәнлек конспектлары төзелде, максат, бурычлар куелды:

“Минем өем” проекты.

Максат: Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар: 1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләмдә активлаштыру.

                2. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.

                3. Бер – береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары        

                    тәрбияләү.

“Уйный – уйный үсәбез” проекты.

Максат: Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.

Бурычлар: 1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре        

                     формалаштыру.

                     2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать  

                     итә белү, көндәлек яшәештә аралашу.

                    3. Әдәпле  итеп кара-каршы сөйләшә  белү  

                      күнекмәләрен тәрбияләү.

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты.

Максат: Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак  

                   камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә  

                   өйрәтү.

                  2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә  

                  күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну  

                  һәм сизгерлек уяту.

                 3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү,

                 рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу)

                 кагыйдәләрен камилләштерү.

“Минем өем” проекты:

  1. Аудиоматериал – 64 кисәк (ТРЭК),
  2. Анимацион күренешләр – 11 данә,
  3. Эш дәфтәре – 17 бирем,
  4. Күрсәтмәлелек (исемлеге бирелде),

     5)Актив сүзләр+ сөйләм үрнәге – 62 (269).

“Уйный – уйный үсәбез” проекты:

  1. Аудиоматериал – 63 кисәк (ТРЭК),
  2. Анимацион күренешләр – 15 данә,
  3. Эш дәфтәре – 19 бирем,
  4. Күрсәтмәлелек (исемлеге бирелде),
  5. Актив сүзләр+ сөйләм үрнәге – 46 (406).

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты:

1) Аудиоматериал – 71 кисәк (ТРЭК),

2) Анимацион күренешләр – 19 данә,

3) Эш дәфтәре – 20  бирем,

4) Күрсәтмәлелек (исемлеге бирелде),

5) Актив сүзләр+ сөйләм үрнәге – 60(483 сүз булган).

  Тәрбиячеләр өчен язылган методик кулланмага:

  1. Тематик план,
  2. Эшчәнлекләр конспекты,
  3. Диагностик материаллар кертелде.

  Бу укыту методик кулланмалар нәрсә белән аерыла соң?

  Бүгенче көндә балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыр өчен эш дәфтәрләре, аудиоматериаллар, анимацион күренешләр булмады. Без өч төркем өчен дә эш дәфтәрләре ясадык, аларның эчтәлеген, биремнәрен, нинди рәсемнәр куллануны уйлап. Аудиоматериал, анимацион күренешләрнең эчтәлеген эшчәнлекләргә туры китереп эшләдек.

  Эш  дәфтәрләре, аудиоматериал һәм анимацион күренешләр һәр эшчәнлектә дә кулланылмый. Кулланылган очракта эшчәнлекнең бер өлеше булып бара.

  Анимацион күренешләр өченче эшчәнлектә карау өчен уйлап эшләнелде. Эчтәлеге 3-7 минут алар балаларның белгән сүз байлыгына яшь үзенчәлекләрен  исәпкә алып төзелде.

  Берничә эшчәнлек узгач өйрәнгән сүзләр һәм алдагы эшчәнлекләрдә сөйләмдә куллануга кертелә торган яңа сүзтезмәләр дә кулланылды.

Бу анимацион күренешләрне караганнан соң балалар белән сорау – җавап тибында әңгәмәләр үткәрелә, вакыт калса алда өйрәнелгән уеннарны кабатларга тәкъдим ителә.

  Аудиоматериаллар: танышу, яңа сүз, өйрәткәндә, диалог, сөйләм үрнәкләре, уеннар, кыска җырлар,  өстәл театры күрсәткәндә куллану өчен төзелде.

  Эш дәфтәрләре эшчәнлектә өйрәнелгән материалны ныгытуны күздә тотып төзелде. Дәфтәрләр белән эшләгәндә балалар кабатлыйлар, бер-берсенә сораулар бирәләр,  тәрбияче белән аралашалар. Бик уңай ягы,  балалар үзләренең эшчәнлек вакытында эшләгән дәфтәрләрен өйгә алып кайтып кабатлый алалар.

 Бу дәфтәрләр белән әти-әниләр дә, төркемдә эшләгән тәрбиячеләр дә эшли ала,  чөнки биремнәр рус телендә язылды.

  Безнең язган укыту – методик кулланмага таянып ТНВ каналы “Әкият илендә” дигән тапшыру эшләде. Ул якшәмбе көнне 9.30 минутта ТНВ каналыннан күрсәтелә башлады.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Акбайдан хат" (уртанчылар төркеменә йөрүче рус балаларына татар теленнән йомгак шөгыль өчен конспект)

Уртанчылар төркеменә йөрүче рус балаларына татар теленнән йомгак шөгыль өчен конспект...

Выступления на тему«Рус балаларына татар телен өйрәтүдә экологик тәрбия бирү асылы»

Выступления на семинарах-практикумах, выступление из опыта работы....

Выступление на тему:“Балаларда татар телен өйрәнүдә патриотик хис тәрбияләү”

Выступление на тему:“Балаларда татар телен өйрәнүдә патриотик хис тәрбияләү”...

Проект эше. "Өлкәннәр төркеме балаларын татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру.

Халык сәнгате, традицияләре белән таныштыру, бәйрәмнәрендә катнашу- балаларны рухи яктан баета,үзенең халкы өчен горурлану хисе тәрбияли һәм аның тарихына , мәдәниятенә кызыксыну уята....

Выступление по теме "Яңа инновацион технологияләр кулланып балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү".

Выступление по теме "Яңа инновацион технологияләр кулланып  балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү"....

«Рус телле балаларга татар телен өйрәтү»

laquo;Милли тәрбия-милли яшәешнең нигезе»Региональ семинар-практикумга«Рус телле балаларга татар телен өйрәтү»темасы буенча чыгыш....