Выступление на тему:“Балаларда татар телен өйрәнүдә патриотик хис тәрбияләү”
материал ( группа) на тему

Давлетшина Налия Нурулловна

Выступление на тему:“Балаларда татар телен өйрәнүдә патриотик хис тәрбияләү”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_menzelinsk.docx17.7 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение -детский сад №1 «Золотой ключик» г.Агрыз Агрызского муниципального  района  Республики Татарстан

“Балаларда

татар телен өйрәнүдә

патриотик хис тәрбияләү”

                                                                  Әзерләде:

                                                                                      татар телен өйрәтүче

                                                                                    беренче категорияле

                                                                                           тәрбияче :  Давлетшина

                                                                                     Налия Нурулла кызы

                                             

2015ел

Татарстан республикасы Әгерҗе шәһәренең 1 санлы «Алтын ачкыч» исемле муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә 170 бала тәрбияләнә. 14 педагог эшли. Балалар бакчасында җиде төркем бар. Барлык төркемнәрдә дә төрле милләт балалары бар. Барлык төр чаралар да ике телдә алып барыла. Шулай ук безнең балалар бакчасында традициягә кереп киткән бәйрәмнәр дә бик җанлы, күңелле үтә. Боларга ”Уңыш бәйрәме”, “Нардуган”, “Яңа ел”,, Әтиләр көне”, “Әниләр бәйрәме”, “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Гаилә”, “Сабантуй” бәйрәмнәре керә, шулай ук М. Җәлилнең, Г. Тукайның туган көненә багышланган кичәләрне үткәрәбез.

Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителгән 2010 – 2015 елларда мәгарифне үстерү Стратегиясе (30.12.2010, № 1174) – “Киләчәк” программасында мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирә алырдай  укыту-методик комплектлар (УМК) булдыру бурычы куелган. Балалар бакчаларында балаларны татар теленә өйрәтү, аларның сөйләм телен үстерү өчен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар белән тәэмин итү зарур. Әлеге максаттан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән яңа укыту-методик әсбаплар төзелде. Татарстан Республикасының  белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

  Безнең балалар бакчасында уртанчы төркемнән башлап татар телен өйрәнү алып барыла  Безнең балар бакчасында төркемнәр барсыда рус төркемнәре. Шулай булуга карамастан, татар телен бик яраталар. Татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Шәүкәт Галиев, Фанис Яруллин һәм башкаларның  әсәрләрен укырга һәм яттан сөйләргә өйрәнәбез,шулай ук татар халык язучыларының А. Алиш әсәрләре  белән танышабыз. Төрле халык әкиятләрен укыйбыз. Балалар  аудиоязмалар тыңларга, мультимедио карарга, хәрәкәтле һәм төрле халык уеннар уйнарга бик теләп катнашалар. Балаларда татар телен өйрәнү белән  беррәттән мин телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга һәм мирасыбызга  мәхәббәт, балаларга патриотик тәрбия бирүне  бурыч итеп куям. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү,белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле. Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш, шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин.

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт.

Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, хезмәт итү, иптәшләренә, өлкәннәргә ярдәм итү теләге уяту да бик мөһим нәрсә булып тора. Зуррак төркемнәрдә балалар күмәк эшләрне үзләре теләп башкарырга өйрәнергә тиешләр. Тирә-юньдәгеләр өчен кирәкле кеше икәнлеген бала кечкенәдән үк белеп, күреп үсәргә тиеш. Ул һәрвакытта да үзенең яхшы эшләре белән өлкәннәрне шатландыра һәм  нинди дә булса файда китерә алуын күреп, гел шуңа омтылырга тиеш.

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән илебезнең тынычлыгын саклауга, бу тынычлыкны саклаучы солдатлар һәм офицерлар хезмәтенә бәйле сөйләшүләр үткәрү аларда кыюлык, Туган илне саклауга омтылыш тәрбияләргә ярдәм итә. Балаларны үз илебезнең патриотлары итеп тәрбияләүдә матур әдәбият әсәрләрен уку, патриотик темага төрле альбомнар, рәсемнәр карау да уңай нәтиҗә бирә.

Кем соң ул патриот? Нәрсә ул патриотизм? “ Патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше. Патриотизм – үз илеңә, туган телеңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәниятка мәхәббәт ул. .Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендәге балалар белән февраль аенда герой шагыйребез Муса Җәлилгә багышлап бәйрәм кичәсе уздырабыз. Шагыйрьнең биографиясенэ игътибар итәбез. М. Жэлил, А. Алиш hэм башка татарларның фашистлар тарафыннан җәзалап үтерүләрен балаларга аңлатам. «Бу хәлне балалар белергә тиешләр, үз милли геройларыбыз белән горурланырга тиешләр», - дип уйлыйм мин.. Җәлил батырлыгы һәм иҗаты тарихка үлемсез жырлары белән теркәлгэн. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан без җәлилчеләрнең батырлыгын, кахарманлыгын кат-кат искә төшерәбез, аларның әсәрләрен укыйбыз,шигырь сөйләүчеләр конкурсы, Муса Җәлилнең әсәрләрен театральләштерү, рәсемнәр бәйгесе уздырабыз.

Язучыларыбызның батырлыгы, аларның иҗаты бүгенге көндә җирдәге тынычлык һәм бәхетле тормыш хакына яңадан – яңа героик эшләргә рухландыралар, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүнең бетмәс – төкәнмәс чыганагы булып торалар. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: патриотик тәрбия бирүне әхлак, экологик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясеннән аерып алып карарга ярамый. Алар комплекслы рәвештә алып барылса гына, гражданлык хисләре тәрбияләүдә уңышка ирешеп була.

Кулланылган әдәбият:

1.”Балалар бакчасында тәрбия hәм белем бирү программасы” К.В.Закирова,

Р.А.Борhанова Казан”Хәтер”2000

2.”Гаиләдә,балалар бакчасында әдәплелек тәрбияләу программасы

 .К.В.Закирова Казан ”Мәгариф”2005

3.”Балалар бакчасында татар теле өйрәтү программасы” Р.А.Борhанова, Ф.Ф. Юсупов Казан:РИЦ «Школа»,2004

4. “Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү:программа, методик киңәшләр, диагностика”З.М. Зарипова, Р.С.Исаева, Р.Г.Кидрячева һ.б.-Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013

5. Туган телдә сөйләшәбез: 5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / Төз.: З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова һ.б.- Казан: ФОЛИАНТ, 2012


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль...

Пиктограммалар ярдәмендә татар теленә өйрәтү

Балаларны татар теленә өйрәткәндә пиктограммалар куллануны бик кулай дип саныйм. Мәктәпкәчә бала укый белми ,ләкин пиктографик язуны укый ала һәм бала татарча өйрәнә башлый. Минем үземә дә пиктограмма...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Т Р Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк укыту программасы» нигезләнеп , Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева  ...

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

Выступления на тему«Рус балаларына татар телен өйрәтүдә экологик тәрбия бирү асылы»

Выступления на семинарах-практикумах, выступление из опыта работы....

Выступление на тему "Татар телен үстерүдә сюжетлы уеннарның роле"

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкән...