«Рус телле балаларга татар телен өйрәтү»
статья

«Милли тәрбия-милли яшәешнең нигезе»

Региональ семинар-практикумга

«Рус телле балаларга татар телен өйрәтү»

темасы буенча чыгыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vystuplenie.docx13.77 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида № 32»

«Милли тәрбия-милли яшәешнең нигезе»

Региональ семинар-практикумга

«Рустеллебалаларга татар теленөйрәтү»

темасы буенча чыгыш.

                Әзерләде:

32-нче балалар бакчасы

 татар һәм рус теле

 тәрбиячесе Нуриева А.К.

Нижнекамск, 2017

Мин 32-нче балалар бакчасында татар һәм рус телләрен өйрәтү буенча тәрбияче булып эшлим. Без бакчада рус балаларын татар теленә өйрәтү – УМК ( 4-7 яшьлек балалар өчен) «Татарча сөйләшәбез» программасы буенча эшлибез.

Балага белем бирү, аны тәрбияләү һәм тормышка әзерләүдә күп факторлар катнаша: гаилә, тирә-юнь, урам, табигать һәм шулар белән бер рәттән милли-региональ үзенчәлекләр. Һәр халык, һәр милләт үзенең рухи байлыгын үзенчеләлекле шартларда, үзенчәлекле юллар һәм алымнар белән туплаган. Безнең бурыч – татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап, баетып балаларга җиткерү.

Балалар белән бергә өйрәнелгән темаларны яхшырак үзләштерү, истә калдыру өчен мин дидактик, сюжетлы-рольле, җырлы-биюле уеннар, күрсәтмә материаллар кулланам. Сезнең игътибарыгызга минем «Серле барабан» уенын тәгъдим итәсем килә. Бу уенның кыйммәте аның күпьяллыгы һәм куллану төрлелегендә.Аны уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә дә үткән темаларны кабатлау өчен кулланып була. Киләсе күрсәтмә материал – китап «Минем өем». Бу китапны уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары белән индивидуаль эштә кулланып, игътибарлык, хәтер, логик фикерләү, кул чукларын үстерүдә бик нык ярдәм итә.

Хәзерге тормышта татар телдә сөйләшергә өйрәнү ул сүзләр, җөмләләр ятлау гына түгел, ә балаларда түземле, татар халкысына карата толерант караш тәрбияләү, тулырак итеп әйткәндә, гореф-гадәтләре бәйрәмнәре, әдәби әсәрләре, әкиятләре, балалар уеннары белән якыннан танышу.

Без балалар бакчасында бөек шагыйрьләребезгә багышланган иҗат кичәләре оештырабыз. Шагыйрьләрнең шигырьләре белән төрле конкурсларда катнашабыз. Хәзерге күрсәтәче видео Г. Тукайның «Фатыйма белән Сандугач» шигыре белән 92-нче балалар бакчасында узган «Бәхетле балачак» исемләнгән конкурста 2-нче урынлы дипломга лаек булдык. Рәхим итеп, карап үтегез. (Видео карау)

15-нче февральдә безнең бакчада мәктәпкә әзерлек төркеме белән М. Җәлильнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кичә үтте. Кичәнең йомгаклау нәтиҗәсе булып, М. Җәлильнең «Кызыл ромашка» шигыренә багышлап, балалар белән бергәләп аппликация ясау булды. (балаларның фотолары).

Кичә генә зурлар төркеме белән «Весело играем и поём, в Татарстане мы живём» дигән бик күңелле бәйрәм үткәрдек. Балалар Татарстанда яшәүче төрле милләтләр белән, аларның милли уеннары белән таныштылар һәм уйнадылар. Кичәбез турында шәһәребезнең аксакалларыбыз да үзләренең уңай фикерләрен, рус балаларына татар телен өйрәтүнең зур дәрәҗә булуын ассызыклап үттеләр.

Гомумиләштереп әйткәндә, телне баетучы чаралар балаларны татар культурасына карата җылы караш тәрбияләү булып тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар теленә кызыксыну уяту”.

2019 – 2024  уку елы аралыгында профессиональ белем күтәрү буенча тәрбияче Галимова Гөлгенәнең шәхси иҗади планы...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга йомгаклау эшчәнлеге

Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак  файдалана белү күнекмәләрен күрсәтү.2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.3...

"Татарча сөйләшәбез" укыту методик комплектының "Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар" проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге конспекты

Конспект образовательной деятельности по УМК "Говорим по-татарски" в подготовительной к школе группе "Мы в цирке"....

"Театр сэнгате аша балаларга татар телен өйрәтү

Бүген мәктәпкәчә белем бирү оешмалары алдында торган төп бурыч- мәктәпкәчә яшьтәге балаларның җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары булып җитешүе, рухи-әхлакый үсеше, иҗади сәләтләренең камилләшүе. Шәхси...