“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар теленә кызыксыну уяту”.
материал на тему

2019 – 2024  уку елы аралыгында профессиональ белем күтәрү буенча тәрбияче Галимова Гөлгенәнең шәхси иҗади планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_na_5let.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

2019 – 2024  уку елы аралыгында профессиональ белем күтәрү буенча тәрбияче Галимова Гөлгенәнең шәхси иҗади планы

Тема: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар теленә кызыксыну уяту”.

Максат: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда татар халкының гореф гадәтләре, йолалары, милли бәйрәмнәре, татар халык уеннары  аша татар теленә карата кызыксыну уяту.                           

  Бурычлар:

1.Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре формалаштыру.
2.Балаларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. телнең чисталыгын, дөреслеген саклап, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
3.Халык авыз иҗатына карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Теманың актуальлеге:

  Балалар бакчаларында сөйләм теле үстерүне формалаштыру, камилләштерү балаларга үз туган теленең матурлыгын, кодрәтен аңларга, аны яратырга, халкыбызның рухи һәм иҗади байлыгын, чын тарихы белән кече яшьтән үк тирән кызыксыну уятырга ярдәм итә. Балалар бакчасында үткәрелә торган барлык бәйрәм яки чаралар бәйләнешле сөйләм үстерү бурычларын читләп үтә алмый. Бәйләнешле сөйләм үстерү балалар бакчасында туган телне тирәнтен үзләштерүнең гомуми методы, телгә өйрәтүнең төп принцибы.Халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән тел үстерү чаралары вакытында да, уйнаганда да, теләсә нинди буш вакытта да таныштырырга була. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, табышмак, әкиятләр һ.б.ш. балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлеген, сөйләм телен үстерәләр.Яшь буынны намуслы, игелекле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрендә тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, такмаза, табышмак ,әкиятләр балаларда   матурлыкны тоемлауны тәрбиялиләр, танып-белү эшчәнлеген үстерәләр. Халкыбызның рухи мирасын китаплардан гына түгел, ә бәлки үзебезнең төбәкнең табигатен, милли гореф- гадәтләрен өйрәнү аша тормышка якынрак килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра.

Елы

Эшчәнлек төре

2019-2020 ел

Еллык эш планын өйрәнү, кабул итү.

Әкиятләр аша акыл тәрбиясе  бирү алымнарын өйрәнү һәм куллану.

Балалар белән “Сөмбелә” бәйрәменә әзерлек.

 Методик матбугатка язылу.

Халкыбызның яратып әйтелә торган “ әдәп төбе күркәм гадәт” мәкален  эш алымнарында  киң куллану.

Балаларны татар халык мэкальлэре белэн таныштыру.            

Акыл сәләтен үстерүдә халык- авыз иҗатын өйрәнү.

Сөйләм телен үстерүдә  халкыбыз иҗатын әхлак тәрбия се алымнары аша куллану.

Аулак ой куренешен балалар белэн кую

Озын толым бәйгесе.

Тәрбия нигезләре-ата-аналар белән кичә.

Шигырь кичәсе уздыру

Йомгаклау шөгыльләре үткәрү, педсоветта катнашу

2020-2021 ел

Яңа уку елына эш планын  кабул итү

Сөйләм телен үстерүдә  халкыбыз иҗатын әхлак тәрбиясе бирү алымнары аша куллану.

Бармак уеннары картотекасы булдыру.

Татар халык уеннары белэн балаларны таныштыру.

Педагогик киңәшмәдә катнашу “Балаларның сөйләм телен үстерүдә үстерешле уеннар куллану.

Конкурс “Иң сәнгатьле шигырь сөйләүче”

Педсоветта чыгыш “Балаларны татар халык традицияләре белән таныштыру”

Йомгаклау шөгыльләре үткәрү, педсоветта катнашу

И туган тел, и матур тел кичэ уткэру  

Балаларны яклау көне, “Сабантуй” бәйрәмнәре уздыру

2021-2022 ел

Яңа уку елына эш планлаштыру

Ата – аналар җыелышында чыгыш: “Яңа уку елында алда торган бурычлар”.

Өлкәннәр көненә карата бәйрәмгә шигырь  өйрәнү.  

Татар халкының милли мирасы булган  әкиятләрне  тәрбия бирүдә  әһәмиятле  алымнарын куллануны ныгыту.

Ата – аналар белән консультация “Бармак уеннары”.

Үсеп килүче яшь буынга  белем һәм  тәрбия бирүдә халык тәҗрибәсе  алымнарын куллануны өйрәнүне  ныгыту.

“Могҗизалар кыры” –әбиләр белән бәйрәм

Әти- әниләргә әкиятләр җыентыгын тәкъдим итү.

Ата – аналар белән консультация “Балаларның сөйләм теленә игътибар итик”

Йомгаклау шөгыльләре үткәрү, педсоветта катнашу

“Сабантуй” бәйрәме оештыру

2022-2023 ел

Яңа уку елына эш планлаштыру

Татар халык әкиятләрен сәхнәләштерү.

Татар орнаментларын кулланып дидактик уеннар ясау.

Семинарларда чыгыш ясау.

Җырлы-биюле уеннарның картотекасын булдыру.

Төрле милләт халкының мәкальләре һәм табышмакларыннан кулланма бастырып чыгару.

2023-2024 ел

Еллык эш планын кабул итү, методик бүлмәдә эш

Консультация “Балалар белән нинди уеннар уйнарга”

Ата – аналар белән “Оста куллар” конкурсы

Үсеш бирүче тирәлекне тулыландыру, баету.

Ата – аналар җыелышында чыгыш “Балаларның сөйләм телен үстерүдә әкиятләрнең әһәмияте”

Кечкенә хикәя төзеп сөйли белү.

Әхлакый яктан белем бирүче әкиятләр, мәкальләләрне  шөгыльләрдә куллану.

Педсоветта катнашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз халкына, тарихына , гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту” эш тәҗрибәсеннән чыгышы.

Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз   халкына ,  тарихына , гореф-гадәтләренә,  мәдәниятенә   карата    кызыксыну   уяту ,  үз  мил...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану

Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму  или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның роле.

Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларны татар  теленә өйрәтүдәдидактик уеннарның роле....

«Рус телле балаларга татар телен өйрәтү»

laquo;Милли тәрбия-милли яшәешнең нигезе»Региональ семинар-практикумга«Рус телле балаларга татар телен өйрәтү»темасы буенча чыгыш....

"Татар халык уеннары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли һәм әхлак тәрбиясе бирү"

Тема: Татар халык уеннары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли һәм әхлак тәрбиясе бирү.Составила: Хуснутдинова Сирена МансуровнаОбъем работы: 14 слайдов...

"Театр сэнгате аша балаларга татар телен өйрәтү

Бүген мәктәпкәчә белем бирү оешмалары алдында торган төп бурыч- мәктәпкәчә яшьтәге балаларның җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары булып җитешүе, рухи-әхлакый үсеше, иҗади сәләтләренең камилләшүе. Шәхси...