«Балаларны татар һәм ана телләренә өйрәтүдә ИКТ уеннар һәм интернет чыганаклар” «ИКТ игры и интернет ресурсы в обучение детей татарскому и родному языку»
презентация на тему

Сафина Айгуль Зиннуровна

«Балаларны татар һәм ана телләренә өйрәтүдә ИКТ уеннар һәм интернет чыганаклар” «ИКТ игры и интернет ресурсы в обучение детей татарскому и родному языку»

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ммуниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад №370 комбинированного вида»

        Чыгыш темасы:        

«Балаларны татар һәм ана телләренә өйрәтүдә ИКТ уеннар һәм интернет чыганаклар”

«ИКТ игры и интернет ресурсы в обучение детей татарскому и родному языку»

Чыгышны әзерләде:

370 нче балалар бакчасының

1 нче категорияле балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче

Сафина Айгөл Зиннур кызы.

Казан - 2017

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан

башка заман өчен укытыгыз,

чөнки алар сезнең заманыгыздан

башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

Р.Фәхреддин

(2 нче слайд)

       Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, тәрбиячеләргә дә, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәресләребездә инновацион  технологияләр кулланып эшләргә тиеш.

     (3 нче слайд) Нәрсә соң ул инновация? Инновация- латин сүзе. Безнең телгә тәрҗемә итсәк,”яңарту, яңалык, үзгәртү” дигәнне аңлата. Педагогик инновация - ул укыту һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләр. Бүгенге педагогик инновациянең төп бурычы - тәрбиячегә кирәкле яңалыкларны туплау - җыйнау, өйрәнү һәм классификацияләү.

      Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион  технологияләрне куллану — тормыш таләбе.

       Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Укыту процессында инновацион технологияләр куллану балаларда татар телен тагын да ныграк белергә кызыксыну уята.

       (4 нче слайд) Информацион технологияләрне куллану формалары:

1.Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.

2.Мультимедиалы презентацияләр куллану. Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп,материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.

3.Интернет челтәре ресурслары куллану . Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.

          Инновацион технологияләр белән укыту - уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.

        Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында ике дәүләт теле. Шуңа да безнең балаларның кечкенәдән үк рус телен дә, татар телен дә үзләштерү, ике милләтнең мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бар. Һәм бу юнәлештә төп рольләрнең берсен, әлбәттә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре башкара.

2012 нче елда районыбызның барлык балалар бакчаларында ике дәүләт теленә өйрәтү буенча яңа укыту-методик комплектлар, инновацион технологияләр кулланыла башлады. Балалар бакчалары бүгенге көндә ноутбуклар, мультимедиа җиһазлары, күрсәтмә материаллар белән тәэмин ителгән. Бу комплектлар балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү, шул телләрдә сөйләшү, аралашу бурычларын үз эченә алды һәм безнең өчен көтеп алынган ярдәмлек булды. Балалар белән эшчәнлекнең төп максаты информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру. Чынлап та, бу комплектлар һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә, таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязмалар, бармак театрын үз эченә ала.

        Болар барысы да балаларның сүз байлыгын, сүзләрне отып калу аша хәтер, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы ике телдә дә диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.

        Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде. Һәр баланың белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була: беренчеләре ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, икенчеләре укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була.

       Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Әмма бу сюжетлар гына безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерми.

      Балалар бакчасында соңгы вакытта презентацияләр киң кулланыш ала.

    (5 нче слайд)  Презентация-уку материалын слайдлар формасында бирү дигән сүз. Анда төрле сүзләр, җөмләләр, рәсемнәр, таблица, схемалар, аудио һәм видео материаллар күрсәтелә.

      Презентацияләр Power Point программасында эшләнә. Презентацияне тулы бер темага яки теманың аерым бер этабына гына да эшләргә мөмкин. Информацион-коммуникатив технологияләр балаларны активлаштыра һәм эшчәнлекне нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә. Презентация күрсәтмә материалны тәртипкә китерергә булыша. Зур экранда иллюстрацияләрне төрле зурлыкта яки аның аерым өлешләрен генә, иң әһәмиятлеләрен аерып алып , төрле төсләр белән күрсәтергә мөмкин. Иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә яки музыка фонында бирергә була. Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый ,иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә. Ә эмоцияләр , кичерешләр аша бирелгән белем үстерелешле укытуның нигезе булып тора.

Мондый программа белән танышканда , бала үзен кино караучы итеп хис итә, чөнки ул анын алдында бер-бер артлы кадрлар булып чыга.

      Мультимедия технологиясе слайд - иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә, икт уеннар ясарга мөмкинлек бирә.

   Мин эшемдә Power Point программасында эшләнгән дидактик уеннар кулланам. ИКТ уеннар кулланганда дәресләр җанланып китә, балаларның татар теленә кызыксынулары арта.

Мисал өчен: ИКТ уен  “Бар матур бакча”.

(6 нчы слайд) Интернет – ул массакүләм һәм оператив мәгълүмат чыганагы.

Интернет – белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.

   Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар һәм ана телләренәнә өйрәткәндә интернет чыганаклардан ничек файдаланып була соң? Интернет челтәрендә бик зур күләмдә булмаса да, балалар бакчалары, тәрбиячеләр, ата-аналар өчен татар сайтлары бар. Әйдәгез шул кайбер сайтларны карап китек:

www.balarf.ru (7 нче слайд)

   Электрон мультимедиа балалар китапханәсе – “онлайн "БАЛА"” -  Татарстандагы мәгариф сыйфатын күтәрү максатыннан татар телен һәм татар әдәбияты өйрәнү өчен билгеләнгән. Татар телен укытучы тәрбиячеләр өчен татар телен өйрәтүдә, татар әкиятләрен һәм татар телендәге мульфильмнарны өйрәнүдә “БАЛА” электрон мультимедиа иллюстрацияле  балалар китапханәсе ярдәмче булып тора. “БАЛА” балалар китапханәсендә ике төп бүлек тәкъдим ителә:

  1. “Татар телендә мультфильмнар”
  2. “Татар һәм рус телендә китапханә”

  “Китапханә” бүлегендә татар язучыларының һәм шагыйрьләренең иң яхшы әсәрләре, шигырьләре рус һәм татар телендә күрсәтмә һәм аудио формада бирелә.

www.sabyem.ru (10 нче слайд)

   Бу сайт балалар, ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен татар телендә эшләнелгән. Биредә шөгыль конспектлары, белгеч киңәшләре, шигырьләр, видеоматериаллар, аудиоязмалар, методик ярдәмлекләр, табышмаклар, фольклор, әкиятләр  һәм педагоглар өчен кулланырга мөмкин булган файдалы мәгълүматлар тупланган. Шулай ук үз эшләреңне дә урнаштырырга мөмкинчелекләр бар.

www.watan.su (11 нчы слайд)

Бу сайтта шулай ук, татар әкиятләре, мультфильмнар, татар балалар язучыларының әсәрләрен, татар әкиятләре буенча буялышлар табарга мөмкин.

 Күп кенә башка интернет ресурсларны да  күрсәтергә була www.tatarmultfilm.ru (12 нчы слайд).

  Тәрбиячеләр өчен файдаланырга мөмкин булган сайтлар: www.maam.ru, www.nsportal.ru, www.pedportal.net, www.infourok.ru  һ.б., бу сайтларда шөгыль конспектлары, төрле темаларга караган әзер презентацияләр һәм үз хезмәтеңне урнаштыру мөмкинчелеге бар.(13, 14 слайдлар)

      Заман таләбе буенча, балаларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар телен югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин. Татар телен өйрәнү эшчәнлегендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, баланың шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, төрле эшчәнлекнең үзара бәйләнешен булдыру, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү эшчәнлекнең эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.

      Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Балаларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли.

      Балачак чоры –үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья бит ул. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк.

     


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

« Балаларны татар һәм ана телләренә өйрәтүдә ИКТ уеннар һәм интернет чыганаклар » «ИКТ игры и интернет ресурсы в обучение детей татарскому и родному языку» Чыгышны әзерләде: МАДОУ №370 нче балалар бакчасының 1 категорияле балаларны татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Сафина Айгөл Зиннур кызы Казан - 2017

Слайд 2

“Балаларыгызны ү зегезнең заманыгыздан башка заман ө чен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Р.Фәхреддин

Слайд 3

Инновация - латин сүзе. Безнең телгә тәрҗемә итсәк, “ яңарту , яңалык, ү згәртү” дигәнне аңлата. Педагогик инновация - ул укыту һә м тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән ү згәрешләр .

Слайд 4

Информацион технологияләрне куллану формалары: 1.Ә зер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә. 2.Мультимедиалы презентацияләр куллану . Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп,материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша. 3.Интернет челтәре ресурслары куллану . Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.

Слайд 5

Презентация - уку материалын слайдлар формасында бирү дигән сүз. Анда төрле сүзләр, җөмләләр, рәсемнәр, таблица, схемалар аудио һәм видео материаллар күрсәтелә. Мультимедия технологиясе слайд - иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә, икт уеннар ясарга мөмкинлек бирә.

Слайд 6

Интернет – ул массакүләм һәм оператив мәгълүмат чыганагы . Интернет – белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һә м системага салырга ярдәм итә.

Слайд 7

www.balarf.ru

Слайд 9

www.sabyem.ru

Слайд 10

www.watan.su

Слайд 11

www.tatarmultfilm.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Повышение качества образования и воспитания на основе применения инновационных технологий - учебно-методических комплектов по обучению детей татарскому и русскому языку

Модернизация Российского образования внесла конструктивные изменения в систему дошкольного образования. На смену традиционным методам организации педагогического процесса ДОО пришли технологии личност...

«Укыту-методик комплектларны кулланып балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә яңа караш» (ата-аналар җыелышы)

Татарстан Республикасының  белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп ар...

«Игры из бросового материала для обучения детей татарскому языку по УМК».

Одна из важнейших форм обучения детей татарскому языку - игра. Во время игры дети, сами того не замечая, усваивают определенную лексику, овладевают языковыми умениями, речевыми навыками и таким образо...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

План самообразования воспитателя по обучению детей татарскому и родному языкам Шамсутдиновой А.М. на 2019-2023гг.

План самообразования по теме "Современные игровые технологии в ДОУ по обучению детей татарскому и родному языкам"...

План самообразования воспитателя по обучению детей татарскому и родному языкам Сабировой Г.М. на 2022-2026гг.

План самообразования воспитателя по обучению детей татарскому и родному языкам Сабировой Г.М. на 2022-2026гг. на тему «Обогащение словаря через различные виды деятельности при обучении...