«Бала тормышында уенның әһәмияте».
план-конспект занятия на тему

Гилемханова Рафиса Нурулловна

«Бала тормышында уенның әһәмияте».

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bala_tormyshynda_uennyn_hmiyate.docx21.19 КБ

Предварительный просмотр:

Саба муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе Югары Шытсу “Ак каен”балалар бакчасы

Тема: «Бала тормышында уенның әһәмияте».

 

     

Тэрбияче: Гилемханова Р.Н.

  Бала тормышында уенның әһәмияте бик зур. Бала уенда нинди булса, үскәч эшендә дә күбесенчә шулай була.  Шуңа күрә дә кешенең киләчәктәге эшчәнлеген тәрбияләү иң элек  уен процессында үтә. Аерым кешенең яшәү тарихын, ягьни  аның эшчәнлеген һәм  нинди шәхес булып җитүен, балачактагы уенның алга таба үсеше, аның акрынлык белән эшчәнлеккә күчүе итеп карарга мөмкин. Бу күчү бик акрын бара. Иң кече яшьтә бала күбесенчә уйный, аның эшчәнлек функцияләре бик кечкенә була. Бу чорда баланың төп шөгыле, аны иң җәлеп иткән, иң кызыксындырган нәрсә уен була.

     Баланың  уенына җитәкчелек итү һәм аны уен аша тәрбияләү өчен тәрбиячеләр, ата-аналар уенның чыннан да нәрсә икәнлеге турында, бик яхшылап уйларга тиешләр. Уйламасалар, алар балага җитәкчелек итә алмаячак, баланы тәрбияләү урынына аны бозачаклар. Уен  белән эш арасында әллә ни аерма юк. Яхшы уен яхшы эшкә, начар уен начар эшкә охшый.

     Һәрбер яхшы уенда иң элек көч кую, фикер йөртү-уйлау эше була. Яхшы уен балага шатлык  китерә. Бу шатлык я иҗади шатлык, я җиңү шатлыгы, я эстетик  шатлык-сыйфат шатлыгы була.

     Балалар бакчасының  төп бурычы—баланы  рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычларны тормышка ашыруда иң үтемле, иң нәтиҗәле чара булып уеннар тора. Балага белем бирүдә дә уеннар куллану отышлы санала.

     Рус теленә өйрәтү дәресләрендә мин уеннарның төрле төрләрен актив кулланам. Телгә өйрәтү уен эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп бара. Үз дәресләремдә иң кулай, иң нәтиҗәле эш төре итеп уенны саныйм. Дәресне уен формасында үткәргәндә, я булмаса уен алымнарын күбрәк керткәндә бала үзенә куаныч, шатлык ала. Дәрестә өйрәнеләсе материал да җиңел үзләштерелә.

      Уеннар барышында сөйләм телен үстерү белән бергә, балаларның мөстәкыйль фикер йөртү сәләте дә үсә, тирә-юньгә карата булган мөнәсәбәт формалаша.

      Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп хезмәте, төп эшчәнлеге—уен. Уен аша бала дөньяны танып-белә, билгеле бер күнекмәләрне үзләштерә, үзендә асыл сыйфатларны булдыра, үстерә.

   

    Әйткәнемчә, мәктәпкәчә яшьтәге баланың төп эше, төп максаты уен. Димәк, уен аша алар дөньясына юл салырга мөмкин. Эш дәверендә мин күп кенә әдәбият укыдым, төрле галимнәрнең карашлары белән таныштым. Алар фикеренчә, уенда бала шәхес буларак формалаша, аның характеры үзенчәлекләре, тирә-юньгә, иптәшләренә, олыларга карашы формалаша. Атаклы совет психологлары Л.С.Выготский, А.В.Запорожец, А.Н.Леонтьев, С.Л.Рубинштейннар фикеренчә, уен эшчәнлеге аша  бала психикасында билгеле бер сыйфат үзгәрешләре бара, һәм бала үзенең үсешендә югары стадиягә күчә.

Татар балаларына рус телен  өйрәтү бик четерекле, җаваплы, авыр хезмәт. Бездән ул системалылык, эзлеклелек, иҗадилык таләп итә.

   Дәресне гади генә формада үткәргәндә кайбер балалар сүзне кабатларга кыенсыналар, дөрес әйтмәсәм көләрләр дип уйлыйлар. Дәрес башлаганда --Әйдәгез, балалар, бүген без  “Зоопаркка” барабыз, --дигәч бала уен дөньясына чума. Бу дөнья аңа якын, бу аның дөньясы.

     Татар телле балаларда рус теленә кызыксыну, аны өйрәнергә теләк тудырыр өчен төп алым—уен дигән нәтиҗәгә  килдем. Бу максатны тормышка ашыру өчен эш алып бара башладым. Уртанчылар төркеме балалары белән үткәргән дәресләремдә дә уен  алымнарын киң кулланам.

Зурлар төркеме  балаларының уен эшчәнлеге күпмедер дәрәҗәдә формалашкан, камилләшкән була. Алар сюжетлы-рольле уеннарны да аңлап, үз рольләренә кереп уйный беләләр.

     Мин тема буенча төрле төр уеннарны тупладым, аларны системага салдым. Һәм алар буенча дәрес конспектлары төзедем.

     Дәрес конспектларында сюжетлы-рольле уеннарны да, дидактик, җырлы-сүзле уеннарны да, татар халык уеннарын да керттем. Эшемне бу формада алып бара башлагач, балаларның телне тизрәк үзләштерә башлавын күрдем. Уйнаганда бала үзе дә сизмәстән, телне өйрәнә, тәрбияче өйрәтергә теләгән материалны үзләштерә. Шулай да, уеннарны оештырганда, аның аша телгә өйрәткәндә, тәрбиячедән зур игьтибар, сабырлык, осталык, иҗади эшләү сәләте таләп ителә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар тормышында уенның роле.

Балалар тормышында уенның роле....

Бала тормышында фольклорның әһәмияте.

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытта күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара булса, бала өчен “уен-чын шө...

Бала тормышында уенның әһәмияте

воспитательная работа...

Мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында уенның әһәмияте.

Безнең балаларның балачагы бәхетле булсын дисәк, алар тормышында беренче төп урынны уен алып торырга тиеш. Бала уйный-уйный  тормышны өйрәнә. Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый....

“Бала өчен уенчыкның әһәмияте”

Балага  уенчыкларнын эһәмияте....