Бала тормышында фольклорның әһәмияте.
материал на тему

Шайхуллина Айсылу Рашитовна

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытта күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара булса, бала өчен “уен-чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул” (Н. Исәнбәт).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bala_tormyshynda_folklornyn_hmiyate.doc35.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Тәрбиячеләр өчен консультация.

Бала тормышында фольклорның әһәмияте.

        Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытта күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара булса, бала өчен “уен-чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул” (Н. Исәнбәт).

        Уен белән эш арасында күп кенә кешеләр уйлаганча, әллә ни аерма юк. Яхшы уен яхшы эшкә, начар уен начар эшкә охшый. Нәниләрнең уеннары асылда зурларның тормышы, көнкүреше һшм хезмәтенең бер чагылышы булып тора.

        Бала үскән саен, аның дөньяны танып белүе дә, эстетик зәвыгы да үсеш кичерә. Ул инде үзишләре белән аралашып, алар белән партнер булып, бергәләп уен кора ала.

        Җырлы-биюле уеннар нәниләр репертуарында сан ягыннан күп булмаса да, балалар аларны яратып уйныйлар. Бу төр уеннарда музыка, җыр, такмак хәлиткеч роль уйный. Көй уен хәрәкәтләре белән тәңгәлләшә, җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләрдә чагылыш таба.

        Балаларның уеннары вакыйга-сюжет кору рәвешендә генә түгел, ә тел-сүз сферасында да була. Шундыйлар рәтенә санамышлар керә. Санамышның уеннарны оешторуда төп вазифасы да бар. Аның ярдәмендә балалар алып баручыны сайлап куялар яки “гөрләүче”не билгелиләр, сүз уеннары итеп, кычкырып сөйләп тә йөриләр.

        Санамышлар поэтик яктан үзәнчелекле-саф ритмлы әсәрләр.

Бердән-бармак,

Уннан-уймак,

Табада-коймак,

Мичтә-бәлеш,

Ал да ябыш,

Чүрәкәй үрдәк,

Чум да чык!

        Балалар санамышларны төрле хәрәкәтләр белән әйтсәләр, уен кызыклырак була.

        Балалар репертуарында диалог формасында төзелгән шигъри әсәрләр аерым бер төркемне тәшкил итәләр. Бу әсәрләрне капма-каршы ике кеше дә, бер генә бала  да башкара ала. Рус фольклористикасында мондый әсәрләрне диалог-җырлар дип йөртәләр. Татар фольклорында бу әсәрләрне “әйтешләр” дип атыйлар. Аларны башкарылу рәвеше, сюжет корылу алымнары буенча ике төргә: традицион һәм импровизацияле  әйтешләргә бүлергә мөмкин. Традицион әйтешләрнең, кагыйдә буларак, балалар телендә элек-электән формалашкан билгеле бер сюжеты, эчтәлеге бар. Бу әсәрләр, гадәттә, бер көйгә салыбрак әйтеләләр.

        Татар балалар фольклорында үзенең килеп чыгышы белән халыкның борынгы йолаларына бәйләнешле бер төркем бар. Алар – яңгырга, кояшка, кошларга һ.б. эндәшүләр. Мәсәлән, җәй көне яңгыр сибәли башладымы, балалар яланбаш, яланаяк, такмаклый-такмаклый, яңгыр астына йөгерәләр:

Яңгыр яу,яу,яу.

Тәти кашык бирермен,

Тәмле ботка бирермен.

Тәти кашык базарда,

Майлы ботка казанда.

        Эндәшләрнең эчтәлегендә балаларның иҗатына хас сыйфатлар, балаларча фикер йөртү элементлары (мәсәлән: пәрәмәч, коймак, сөт, катык күп булсын дип теләүләр һ.б.) шактый. Соңгы вакытта балалар мөхитендә күңел ачу такмагы рәвешендә барлыкка килгән эндәшләр дә байтак. Аларда балаларның үз кызыксынулары (уйнау, су керү һ.б.) күз алдында тотыла:

Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач!

        Татар халкының уеннары һәм уен фольклоры милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә дә мөмкинлек бирә. Аларда халыкның бөек рухы, иҗат күәте чагыла. Икенче яктан ул халыкның рухи тормышын, көнкүрешен, матурлык кануннары нигезендә оештыруның мөхим чаралары да булып тора.

Кулланылган әдәбият.

  1. Р. Ягфаров. Татар балалар фольклоры, - “Раннур” нәшрияты, 1999.
  2. Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе. Мәгълүмәти-методик үзәк. Милли тәрбия – милләт яшәешенең нигезе, 2010ел.
  3. Үз илемдә, үз телемдә: Логопедлар, тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен методик кулланма/ М.Ф. Зиннурова.- Казан: Мәгариф, 2009.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар тормышында уенның роле.

Балалар тормышында уенның роле....

5-6 яшьлек балаларның тормышында уенчыкларның роле (әти-әниләр җыелышында чыгыш).

Уенчыкның бала өчен күңел ачу чарасы гына түгел, эффектив үсеш инструменты да, хәрәкәтләрне камилләштерүче, сөйләмне активлаштыручы ярдәмлек булуы турында әйтелә....

Бала тормышында уенның әһәмияте

воспитательная работа...

«Бала тормышында уенның әһәмияте».

laquo;Бала тормышында уенның әһәмияте»....

Мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында уенның әһәмияте.

Безнең балаларның балачагы бәхетле булсын дисәк, алар тормышында беренче төп урынны уен алып торырга тиеш. Бала уйный-уйный  тормышны өйрәнә. Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый....

“Бала өчен уенчыкның әһәмияте”

Балага  уенчыкларнын эһәмияте....