“Бала өчен уенчыкның әһәмияте”
консультация (младшая группа)

Балага  уенчыкларнын эһәмияте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uenchyk_balaga_berenche_tapkyr_kurgnd_gen_tugel.docx17.43 КБ

Предварительный просмотр:

Уенчык балага беренче тапкыр күргәндә генә түгел, ә аны тотып, капшап караганда да, бер урыннан икенче урынга күчергәндә дә, гомумән, һәрвакыт канәгатьлек хисе бирергә тиеш.Уенчыкның йомшак, зәвыклы,җылылык биреп торырлык булуы мөһим. Ул баланың тән тиресенә зыян китерерлек каты, чәнечкеле булырга тиеш түгел.Яшь үзенчәлеген, кызыксынуын, зәвыгын искә алып сайлап алынган уенчыкны бала ярата, үз итә, ул аның иң кадерле әйберенә әйләнә.Әгәр уенчык тышкы кыяфәте белән матур, үзенчәлекле, кызыклы, яңа, катлаулы булса, бала үсә төшкәч аның тормыш- көнкүрештәкулланыла торган предметлар белән охшаш һәм уртак якларын да табарга омтыла. Ул уенчыкның аерым өлешләренә- курчакның аяк- кул бармакарына, хәттәа тырнакларына, күлмәгендәге төймәләргә игътибар итә. Гомумән, балага курчагының чын кеше белән охшаш яклары күбрәк булуы ошый. Кайчагында без баланың уенчыкны вату, сындыруының сәбәбен дә аңлап бетермибез бит. Әгәр курчак утырып тора алмаса, бала аның аякларын бөгә. Үзе теләгән нәтиңәгә ирешә алмаса, ул киреләнә, кычкыра, елый башлый.

Шуңа күрә ике яше тулган балага курчакларның һәм җәнлекләрне чын барлыкка охшатып эшләнгәннәрен дә тәкъдим итәргә кирәк. Әлбәттә һәр баланың бик яраткан уенчыгы була. Бу очракта яшенә туры килә дип, баланы башка уенчык елән уйнарга мәҗбүр итәргә ярамый. Бары тик уен барышында җайлап кына яңа уенчык тәкъдим итәргә кирәк, баланың игътибарын аның кызыклы, үзенчәлекле якларына юнәлтергә кирәк.

Бала уенчыклары төрле булырга тиеш. Уенчыклар төрле булган саен баланың уены да кызыклы , мавыктыргыч, иҗади була.

Кече яшьтәге балаларның уенчыклары күз алдында булырга тиеш, чөнки бала уенчыкларын күргәндә генә уенның сюжетын уйлап таба ала. Бала күбрәк өлкәннәр янында уйнарга ярата, чөнки ул хуплау, ярдәмгә моһтаҗ.

Уеннар күптөрле. Сүзле уеннар авазларны, сүзләрне дөрес, ачык итеп әйтергә булышлык итсә, хәрәкәтле уеннар балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык кебек матур сыйфатлар тәрбияли. 3-4 яшьтәге балаларның игътибарлары үзгәрүчән бул, шуңа күрә аларга гади сюжетлы уеннар тәкъдим ителә. Мәсәлән, “Кошлар кебек очабыз”, “Машиналар гаражга кайта” һәм башка.Билгеле бер биремне үтәргә кирәк булган уеннар да уйнала, мәсәлән, “Минем яныма килегез”, “Тупны куып тотыгыз”. Мондый вакытта нәниләрне флаг, шакмак, туплар кулланып кызыксынуларын арттырырга була.

Шулай ук балага уен өчен махсус бер урын гына билгеләп кую дөрес түгел, әлбәттә. Ул, уйнаудан туктагач, уенчыкларын җыеп куярга теләмәсә дә, аларны бер урыннан икенче урынга күчереп өйртүне тыймаска кирәк.

Мисал өчен 3 яшьлек бала яши торган фатирга күзаллыйк. Бала уйнаудан туктаган, ләкин уенчыкларын җыярга теләми. Бу мәсәләне хәл итү өчен әнисе ярдәмгә килә.

Син, кызым, үзеңнең уенчыкларыңны җыеп куй, ә мин аш бүлмәсендә савыт- саба юам, — ди аңа әнисе.- Ләкин алдан ук килешеп куябыз: барысы да чиста, пөхтә итеп җыештырылган булырга тиеш. Эшне кайсыбыз беренче тәмамлар икән?

Мондый алымны куллану уңай нәтиҗә бирә. Тагын башка алымда кулланырга мөмкин.

Баланың уенчыкларын даими рәвештә бергәләп карап, юып, билгеле бер урынга әйбәтләп урнаштыруда мөһим. Ватык уенчыкларны бергәләп төзәтергә мөмкин. Уенчыкларны “дәвалау” да образлы ярдәмендә сюжетлы-рольле уен рәвешендә оештырырга мөмкин

Йомгаклап шуны әйтергә була, уен баланы активлаштыра, аңарда иптәшлек, дуслык, бер-берсенә карата,үзара ихтирам итү хисе тәрбияли, аның акыл үсешенә йогынты ясый.

                                 

                         

                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Бала тормышында фольклорның әһәмияте.

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытта күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара булса, бала өчен “уен-чын шө...

Бала тормышында уенның әһәмияте

воспитательная работа...

«Бала тормышында уенның әһәмияте».

laquo;Бала тормышында уенның әһәмияте»....

Мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында уенның әһәмияте.

Безнең балаларның балачагы бәхетле булсын дисәк, алар тормышында беренче төп урынны уен алып торырга тиеш. Бала уйный-уйный  тормышны өйрәнә. Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый....